Ркаил турында

RqailРкаил Зәйдулла (Рафаил улы Ркаил Зәйдуллин) —  татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1988 елдан СССР Язучылаар союзы, 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла озак еллар анда  бүлек мөхәррире вазыйфасын башкара. 2009 – 2012 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. Хәзер ул профессионал язучы. 2017 елда бер ара “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире булып ала.

Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р. Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була. 2007 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 2010 елда аңа Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Ул – Ф. Хөсни, Д. Сираҗиев исемендәге әдәби һәм театраль премияләрнең, журналистлар өчен “Бәллүр каләм” бүләгенең иясе.

Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.

Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали», “Ак япанчалы карт” кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләрнең мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина бүлып күз алдына килеп баса. Әдипнең маҗарага корылган проза әсәрләре дә бар («Шаман», < Төнге сәфәр» Һ.6.). Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач», “Үлеп яратты”, “Артист” һәм башка пьесалары  белән билгеле. Аның әсәрләре Татарстан, Башкортстан, Оренбург татар театрларының сәхнәләрендә уйнала.

Р. Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. «Идел» журналында хәтта аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.

Р. Зәйдулланың китаплары башкорт, төрек, урыс телләрендә нәшер ителде, аерым әсәрләре, инглиз,  үзбәк, казакъ һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

 

Википедиядән: https://tt.wikipedia.org/wiki/Ркаил_Зәйдулла