ТР язучылар берлегее идарәсендә

 

Ркаил Зәйдулланың язылмаган законнары, яки Марсель Галиевның премиядән баш тартуы турында

Язучылар берлеге идарәсеннән Рузилә Мөхәммәтова репортажы

Ркаил Зәйдулланың язылмаган законнары, яки Марсель Галиевның премиядән баш тартуы турында
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Язучылар берлеге идарә утырышларын байтак вакыт үткәрә алмады – бинада ремонт барды. Дөрес, ул әле дә бара. Әмма башкача сузарга ярамый – җыелырга кирәк иде. Чөнки яңа әгъзалар аласы, әдәби премияләрне бүләсе һәм иң мөһиме – Тукай премиясенә кандидатларны билгелисе бар.

Идарәгә бер катнашым булмаса да, мине дә кертәләр, Аллага шөкер! Шулай дип йөгерә-атлый килгәндә, Берлек ишегалды капкасы төбендә Хәбир Ибраһим очрады – утырыш хакына кар ерып, буран туздырып авылдан килгән икән: идарә әгъзасы бит. «Син булгач, тагын дәшмичә утырасы була икән», – диде ул, авыр сулап. «Әйдә, кафеда ашап чыгыйк, үзем ашатам», – диде. «Ашатасаң-ашатмасаң да, язам, яме, язасын», – дим. «Беләм», – диде ул, шулай да мин алган жульен өчен түләде – рәхмәт!

Язучылар тузанлы фойе аша булса да утырышлар залына үттеләр һәм армый-талмый 2 сәгать эшләделәр. Беләсезме, күпме кул күтәрергә туры килде аларга?! Иренмәделәр, фикерләрен дә әйттеләр, ачык һәм ябык тавыш бирүләрдә дә актив катнаштылар – зарядка ясаган шикелле куллар күтәрелеп-төшеп торды.

«Ремонт бетеп килә – очына чыгарлар, язга бакчаны рәтләрбез», – дип, бинага кагылышлы мәсьәләләр белән таныштырудан башлады Ркаил Зәйдулла. Аннару язучылар бакыйлыкка күчкән 3 язучыны искә алды: Рашат Низамиев, Разил Вәлиев һәм Дамир Гыйсметдинов истәлегенә 1 минут басып тын тордылар.

Аннары бер уңайсыз процедураны хәл итеп алырга туры килде.

Ркаил Зәйдулла: Үткән идарәдә сезгә Рафис Корбанның гаризасын укыган идем. Безнең бит инде язылмаган канун бар: мин аны рәис итеп сайланганда әйттем, һәм сез риза булдыгыз – без, идарә әгъзалары, әдәби премияләргә дәгъва итмибез. Язучыларны бу мәсьәләдә күп тәнкыйтьләделәр. Шуңа күрә, ул сүзләргә нигез бирмәс өчен, минемчә, бу язылмаган канун дөрес, аңа зур мәгънә салынган. Безнең әдәбият бай, әгъзалар да күп, талантлылар да бар. Рафис Корбан: «Мине Язучылар берлеге идарәсеннән чыгаруыгызны түбәнчелек белән үтенәм», – дип гариза язган иде – мин аңа «хуп» дип кул да куйган булганмын. Түбәнчелек белән үтенгәч, без аның теләгенә каршы килергә тиеш түгел. Кем дә кем Рафис Корбанның теләгенә каршы түгел – кул күтәрүегезне сорыйм.

Язучылар берара югалып калды. Кемнәрдер, пышылдап кына, Рафис абзыйның үзеннән сорады. Кемдер каршы булуын тел белән әйтте. Әмма күпчелек Рафис Корбан гаризасына каршы килмәде. Кемдер бу язылмаган канунның объектив булмавыннан зарланды.

Рәдиф Сәгъди: Идарәдә – иң яхшы язучылар. Син үзең бөтен премияләрне алып бетергәч…

Ркаил Зәйдулла: Мин алып бетермәдем. Миңа бирделәр. Бу мәсьәләне хәл иттек. Хәзер ике идарә арасында эшләнгән эшләрне…

Рафис Корбан: Мин чыгып китимме?

Ркаил Зәйдулла: Утыра аласың. Тавыш бирү хокукың гына булмый.

Рафис Корбан ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Алга таба әле аның исеме көн тәртибендә булачак иде. Чөнки ул Остаханәләр утырышында Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Башта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова һәм Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиевның отчетын тыңладык. Чаллыларның бүген була алмавын Ркаил Зәйдулла үзе аңлатты.

Ркаил Зәйдулла: Чаллылар бик күп очрашулар үткәрә. Факил абый бик актив. Мин аларның актив авторларын республика күләмендәге зур чараларга да җәлеп итергә тырышам. Бик шәп чыгыш ясыйлар. Бик матур итеп «Картлар (Өлкәннәр) көне» үткәрделәр. Минем дә аны үткәрү турында уйланганым бар. Ләкин ул безнең съездга әйләнәчәк. Чөнки безнең уртача яшь 70 тирәсе – димәк, «Картлар көне» – бөтен язучыларны җыеп алу дигән сүз. Без аларга башкача ярдәм итәргә тырышабыз – азык-төлек пакеты илтеп бирәбез.

Камил Кәримов: Картлыкның яшь планкасын күтәрик. 75 дип алыйк. Димәк, мин әле карт булмыйм – миңа 73 кенә. Яки 80 дип алыйк.

Ркаил Зәйдулла: Хисап бирелде. Бөтен яңалыклар көнендә сайтка куела бара – язучыларның эшчәнлеге белән танышып барырга була. Язучылардан кемнәрнең нинди очрашуларга йөрүе күренә. Очрашуларга йөрергә яратмаучылар да бар.

Язучылар Берлекнең 90 еллыгын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышты. Аны нинди форматта үткәрсәң отышлы булачагы турында уйландылар. Юбилей тантанасын тамашачы җыеп берәр залда үткәрергәме, әллә язучыларны табын артында гына сыйларгамы – ягъни, язучы төрле котлау нотыкларын һәм җырчылар чыгышын ашап-эчеп утырганда тыңлый. Ул вариант сайланса, киң җәмәгатьчелеккә язучы бәйрәмен без – журналистлар гына җиткерәбез була инде.

Әле бер ашау-эчү табыны белән генә эш бетми бит. Очрашулар, утырышлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр – 90 еллыкны инфосәбәп итеп, татар әдәбиятын һәм Татарстан әдәбиятын промагандалый торган әллә күпме чара үткәрергә була. Идарәдәгеләр идея яңгыры яудырып атсалар да, моны формалаштырып рәсми документ итәсе бар ләбаса. Боларның бөтенесен бер документ итеп формалаштыру эшен идарәнең яшь кешесе һәм шактый тәҗрибәле Кабмин белгече Рүзәл Мөхәммәтшинга йөкләделәр. Рүзәл «футбол тубының» үз капкасында калуы белән ризалашса да, чаралар исемлеген төзеп бирүне үтенде.

Әдәби ел йомгакларын ничек үткәрергә? Башка зал табаргамы, әллә ремонт беткәнен көтеп җиткерергәме? Жанрлар буенча докладларны кем әзерли? Проза остаханәсен җитәкләгән Камил Кәримов бу эшне җиңел генә галимнәргә аткарып калдырмакчы иде, Ркаил Зәйдулла «һәр остаханәнең йомгаклау чыгышын ясаучыны остаханә үзе билгели» дип хәл итеп куйды. Дөрес инде, әллә премия генә бүлеп утырмакчымы сез, хөрмәтле остаханә башлыклары?

Шул вакыт халык шагыйре Рәдиф Гаташтан бер сорау яңгырады: «Бер сорау мөмкинме, Ркаил Рафаилович! Былтыргы әдәби премияләр бирелеп беттеме?»

Шулай итеп чират әдәби премияләр темасына җитте. Былтыргы премияләрнең акчалары түләнеп беткән, премиянең диплом-фәләне тапшырылмаган, чөнки әлеге дә баягы ремонт – җыелыр урын юк.

Аллага тапшырып, башладык, җәмәгать!

Гаяз Исхакый премиясенә Язучылар берлеге остаханәләреннән татар әдәбиятын тәрҗемә итеп төрек укучысына җиткерүе өчен Фатих Котлу һәм публицистик әсәрләре өчен Нурулла Гариф, «Каумемә» һәм Удмуртия татарларының милли тормышы турындагы китаплары өчен Ибраһим Биектаулы тәкъдим ителгән иде. Чаллылар Хәмит Латыйфны тәкъдим иттеләр. Әлмәттән кандидатура юк иде. «Молодцы, әлмәтләр», – диде Рәдиф Гаташ, күрәсең, ул җиңәргә тиеш дип санаган кешесен тәгаенләгәндер.

Ркаил Зәйдулла: Гаяз Исхакый премиясе беренче чиратта публицистика һәм иҗтимагый эшләр өчен бирелә. Бирелгән дәвердәге бөтен исемлекне карасаң, андый эшләре булмаган кешеләргә дә бирелгән. Мин бу юлы 2 кешегә бирергә тәкъдим итәм. Фатих Котлу 2 дистәгә якын китап тәрҗемә итте, Нурулла Гариф – бик милли җанлы кеше. Язучы димәсәк тә, төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләсендә бик күп китаплар чыгарган кеше…

Илсөяр Иксанова: Монда бер сумка китабын китерделәр…

Ркаил Зәйдулла: Ул бит әле Равил Фәйзуллин музеен ясарга да ярдәм иткән…

Ркаил Зәйдулла шушы сүзне әйтеп авызын ачылган мәлдә ишек ачылып китте, һәм идарәнең аксакалы Равил Фәйзуллин килеп керде.

Ркаил Зәйдулла: Премияне икегә бүлергә мөмкин… Мин киңәш итергә ярата торган кеше – киңәшләштем – бүлеп була.

Рәдиф Гаташ: Бик дөрес.

Кемнеңдер тавышы: Хәл итеп тә кайтмадыңмы?

Ркаил Зәйдулла: Хәл итү – сездән.

Камил Кәримов: Тавышка куйыйк.

Ркаил Зәйдулла: Бюллетеньнарны хәзер китерәләр.

Камил Кәримов: Тере тавыш белән дә…

Хәбир Ибраһим: Ярамый диләр бит…

Бюллетеньнар килгән арада Һади Такташ премиясен карый тордылар.

Илсөяр Иксанова: Һади Такташ премиясенә 3 кандидат – «Кыйбла барлау» китабы өчен Шәмсия Җиһангирова, «Таң калып багам таңнарга» китабы өчен Айрат Суфиянов (Чаллы)…

Рәдиф Гаташ: Монысын да бүлеп булмыймы?

Нәбирә Гыйматдинова: Нәрсәгә бүләсең инде аны?

Рәфкать Шаһиев: Әлмәттән дә бар – «Аклыкка сыену» китабы өчен Таһир Шәмсуаров.

Ркаил Зәйдулла: Санау комиссиясенә кемнәрне куябыз?

Камил Кәримов: Әнә – каршы якта түрдә утыручыларны.

Ркаил Зәйдулла: Рүзәл, Әлфәт…

Рүзәл Мөхәммәтшин: Минем математика юк бит – хәрефне цифрдан аермыйм.

Илсөяр Иксанова: Миңа 2 бюллетень бирегез – Факил абый тавышын биреп калдырды.

Газинур Морат: Рөстәм Галиуллин тавышын миңа калдырды.

Исхакый премиясе саналган һәм Такташ премиясенә бюллетень ясалган арада, Фатих Хөсни премиясен карый башладылар.

Илсөяр Иксанова: Фатих Хөсни премиясенә остаханә утырышыннан 2 кеше үтте – «Кышкы розалар» китабы өчен Фәрит Яхин һәм «Гафу ит мине» китабы өчен Кәрим Кара. Чаллы һәм Әлмәттән юк.

Рәфкать Шаһиев: Нигә Айгөл Әхмәтгалиева юк икән?

Нәбирә Гыйматдинова: Нишләп икән?

Рәдиф Гаташ: Кәрим Кара еш басыла. Бик кызыклы язучы.

Ркаил Зәйдулла: Бик үзенчәлекле прозаик. Теле бик матур.

Гәүһәр Хәсәнова: Гаяз Исхакый премиясе буенча бюллетеньнар саналды: Фатих Котлы өчен – 21, Нурулла Гариф өчен – 18, Хәмит Латыйф өчен 1 тавыш бирелгән.

Санау комиссиясе эшен кул күтәреп расладылар. Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Фатих Котлы һәм Нурулла Гариф булды.

Гәүһәр Хәсәнова: Ркаил әфәнде, бер сорау бирсәм буламы? Котлы чиратына ничек эләгеп була? Принцип отбора? Әтием әсәрләрен тәрҗемә иттерәсем килә (Гәүһәр Хәсәнова – халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы. – авт.).

Ркаил Зәйдулла: Башта Аяз Гыйләҗевны тәрҗемә итте, аннары анталогия өчен хикәяләр тәрҗемә итте.

Гәүһәр Хәсәнова: Кем түли?

Ркаил Зәйдулла: Башта түләүсез эшләде. Хәзер тәрҗемә үзәге аша түли башладым.

Гәүһәр Хәсәнова: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен тәрҗемә итергә заказ биреп булмасмы икән?

Бу теманы аерым сөйләшеп бетерергә булып, премия темасын дәвам иттеләр.

Илсөяр Иксанова: Абдулла Алиш премиясенә Ринат Мәннан, Чаллыдан – Рәзинә Мөхияр, Әлмәттән Зинаида Захарова һәм Рухия Ахунҗанова тәкъдим ителде.

Гәүһәр Хәсәнова: Абдулла Алиш премиясенә 22 бюллетеньнан Рухия Ахунҗановага – 14, Ринат Мәннанга – 4, Зинаида Захаровага – 3, Рәзинә Мөхияргә 1 тавыш.

Ркаил Зәйдулла: Рухия Ахунҗанованың «Биләргә сәяхәт» китабын күргән идем. Балалар өчен тарихны күзаллый торган китап, минемчә. Рәсемнәр белән бик матур чыккан. Әйдәгез, беркетмәне хуплап кул күтәрик.

Әлмәттән Рухия Ахунҗанова Абдулла Алиш премиясе лауреаты булды.

Гәүһәр Хәсәнова: Такташ премиясе буенча 22 бюллетеньнан Айрат Суфиянов 14 тавыш җыйды, Шәмсия Җиһангирова – 7, Таһир Шәмсуаров – 1 тавыш.

Һади Такташ премиясе шагыйрь Айрат Суфияновка биреләчәк дип расланды. Аны Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим иткән иде.

Ркаил Зәйдулла: Җамал Вәлиди премиясенә бер генә кандидатура бар. Ул да булса – Дамир Гарифуллин. Аны белмәгән кеше юктыр. Кем дә кем аны лаек дип саный – кул күтәрегез! Кем каршы? Кем битараф?

Дамир Гарифуллин, кандидатурасы бертавыштан хупланып, Җамал Вәлиди премиясе лауреаты булды.

Ркаил Зәйдулла: Туфан Миңнуллин премиясенә күчәбез. Остаханәләр утырышында Рөстәм Галиуллин тәкъдим ителгән иде. Рөстәм Галиуллин баш тартты. Самоотвод.

Рәдиф Сәгъди: Безнең башка кандидат та бар…

Ркаил Зәйдулла: Хәзер юк инде. Алай ярамый. Чаллылар Айгөл Әхмәтгалиеваны тәкъдим итте. Рөстәм Галиуллин Айгөл Әхмәтгалиева файдасына баш тартты. Айгөлнең драматургия өлкәсендә эшләгән эшләре күп. Моны үзегез дә беләсез…

Рәдиф Сәгъди: Җәмәгать, әйдәгез, Юныс Сафиуллинны да тавышка куйыйк…

Ркаил Зәйдулла: Үзең бит остаханәләр утырышында Рөстәмне тәкъдим иткәнсең… Кем дә кем Айгөлне Туфан Миңнуллин премиясенә лаек дип саный – кулларыгызны күтәрегез! Кем каршы? Кем битараф?

Туфан Миңнуллин исемендәге премия Айгөл Әхмәтгалиевага бирелә дип расланды.

Гәүһәр Хәсәнова: Фатих Хөсни премиясенә 22 бюллетеньнан Фәрит Яхин 9 тавыш җыйды, Кәрим Кара – 13.

Ркаил Зәйдулла: Сайлау комиссиясе протоколын расларга кул күтәрегез! Кем каршы? Кем битараф?

Фатих Хөсни премиясе Кәрим Карага (Һади Кәримов) бирелә дип хәл ителде.

Ольга Иванова: Безнең рус секциясеннән Максим Горький премиясенә 2 кандидат – Наил Ишмөхәммәтов һәм Евгений Сухов тәкъдим ителеп, Наил Ишмөхәммәтовка 11 тавыш булды, Евгений Суховка – 5. 4 кеше икеләнеп калды.

Ркаил Зәйдулла: Евгений Суховның саллы, фундаменталь романы тәкъдим ителгән. Ул зуррак масштабтагы премиягә дә лаектыр дип уйлаган идем. Державин премиясенә, бәлки… Ул Горький премиясенә кызыкты, әмма 5 кенә тавыш булган. Идарә утырышына куя алмыйбыз.

Илсөяр Иксанова: Безнең остаханәләр утырышыннан Марсель Галиев кандидатурасы да үтте. «Чытырманлыкта» тәрҗемә китабы өчен тәкъдим ителде.

Тавышлар:

– Горький премиясе рус телендәге әсәрләр өчен түгелмени?

– Нигезләмәдә күрсәтелмәгән.

– Язылмаган законы бар инде аның…

– Тавышы да чыгар…

Ркаил Зәйдулла: Җаны теләгән – җылан ите ашаган. Нигезләмәсендә татар телле язучы алырга тиеш түгел дигән язу юк.

Гәүһәр Хәсәнова: Минем уйлавымча, Горький премиясе рус телле текст өчен бирелә. Оригиналда русча булган текст тәрҗемә ителеп татар телле текстка әверелгән икән – ул инде рус телле текст түгел.

Ркаил Зәйдулла: Заманында Державин премиясен Марсель Галиев белән икәү бүлгән идегез.

Гәүһәр Хәсәнова: Әйе, рус теленә тәрҗемә текстның авторы татар язучысы иде. Монда логика дөрес, шулай да «обидно».

Ркаил Зәйдулла: Димәк, Марсель Галиев Наил белән дә бүлешә ала…

Марсель Галиев: Мин премиядән баш тартам…

Камил Кәримов: Син алай итмә әле. Горький ул китапта шагыйрәнә тәрҗемә ителгән. Укыйсы килеп тора.

Гәүһәр Хәсәнова: Татар премиясенә тәкъдим итәргә кирәк булган. Марсель абый татар телле укучы өчен әсәр иҗат итә.

Ркаил Зәйдулла: Тәрҗемә әсәрләре өчен аерым премия кирәк. Мин аны гамәлгә куярга тәкъдим дә иткән идем. Нигезләмәсе дә язылган иде.

Марсель Галиев: Мин премиядән…

Камил Кәримов: Тукта әле…

Нәбирә Гыйматдинова: Кеше самоотвод ала бит…

Рүзәл Мөхәммәтшин: Ркаил абый, утырыш башында башланган «идарә әгъзасы премиягә дәгъва итә алмый» дигән сүз Тукай премиясенә генә карыймы?

Ркаил Зәйдулла: Бөтенесенә дә. Ләкин бит бу – Марсель Галиев!

Нәбирә Гыйматдинова: …Рафис, Рафис кына…

Марсель Галиев: Чын күңелдән самоотвод…

Ркаил Зәйдулла: Самоотводны кабул итәбезме?

Рәдиф Гаташ: Марсель – зуррак премияләргә лаек кеше.

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Марсель Галиевның премиядән баш тартуын кабул итә – кул күтәрегез!

Камил Кәримов: Үзе күтәрәме?

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Наил Ишмөхәммәтов кандидатурасы сайлануын хуплый – кул күтәрегез. Каршылар һәм битарафлар юк.

Горький исемендәге премия язучы һәм тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтовка бирелде.

Инде килеп Язучылар Тукай премиясенә кандидатлар сайлау кебек изге эшкә тотындылар.

Илсөяр Иксанова: Язучылар берлеге остаханәләре аша прозаиклар Рафис Корбан, Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами һәм шагыйрь Ләис Зөлкарнәй кандидатуралары кергән иде. Айдар Хәлим кандидатурасын Чаллы бүлеге тәкъдим итте.

Рәдиф Гаташ: Ркаил Рафаилович, идарә аша ничә кешен үткәрәбез?

Ркаил Зәйдулла: Минемчә, 2 кешене тәкъдим итәргә кирәк – поэзиядән һәм прозадан. Кем дә кем 2 кешене тәкъдим итәбез, ди – кулларыгызны күтәрегез. Бер кешене калдырырга да мөмкин. Ләкин 2 кешене калдыру мөмкинлеге бар…

Рүзәл Мөхәммәтшин: Минем каршы икәнлегемне протоколга кертегез!

Нәбирә Гыйматдинова: Ник?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин берне генә калдыру яклы. Сез комиссиядә тавышны икегә бүләсез дә, нәтиҗәдә безнең язучы алмый кала.

Рәдиф Гаташ: Идарәдән гомер-гомергә 2 кешене – прозаикны һәм шагыйрьне тәкъдим итәләр иде. Элек-электән 2 кешегә бирәләр иде.

Гәүһәр Хәсәнова: Тукай премиясенә тәкъдим итү бюллетеньнары буенча мондый нәтиҗә чыкты. 22 бюллетеньнан Рафис Корбанга – 6 тавыш, Марат Әмирхановка – 7 тавыш, Ләис Зөлкарнәйгә – 15 тавыш, Рәфкать Кәрамигә – 2, Айдар Хәлимгә – 3…

Рүзәл Мөхәммәтшин: Кемдер – 1, кемдер 2 кешегә тавыш биргән. Шуңа күрә 22 тавыш булмаганга аптырамагыз.

Гәүһәр Хәсәнова: Иң күп тавышлар – 15 һәм 7.

Зиннур Мансуров: Тавыш бирүдә 3тән 2 дигән принцип бар. 7 саны бу очракта бу принципка туры килми.

Ркаил Зәйдулла: Корбан хакына 2 тавыш үткәрикме әллә, дип уйлаган идем…

Залдан тавыш: Рафисның гаризасын кире үзенә бирик… Идарәдә калсын алайса.

2 кешене үткәрергә планлаштырып, икенче кандидат тиешле санда тавыш җыймаганга, тагын бер кат тавыш биреп карадылар. Әмма саннар барыбер шул чама иде: Рафис Корбан 9 тавыш җыйды, Марат Әмирхановка 11 тавыш бирелде. 2 бюллетеньда 2 кандидатура да сызылган булып чыкты. Бер генә кандидатура да «өчтән ике тавыш» та, «50 процент + 1 тавыш» та җыя алмады.

Ркаил Зәйдулла: Димәк, бер генә кандидатура тәкъдим итәргә тәкъдим итәм. Ләис Зөлкарнәй кандидатурасын.

Рәдиф Сәгъди: Ике кешенен тәкъдим итү мөмкинлеге югаламыни?

Ркаил Зәйдулла: 2 премия бирәм дип торган кеше юк әле.

Рәдиф Сәгъди: Анысы синнән тора.

Ркаил Зәйдулла: Читтән керүчеләр күп булачак. «Ватаным Татарстан», Татарстан китап нәшрияты, музейлар…

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим итәчәк.

Ркаил Зәйдулла: Хәзер күңеллерәк миссиягә күчәбез. Берлеккә яңа әгъзалар…

Вахит Имамов: Чакыра башлагыз!

Ркаил Зәйдулла: Фирдүс Гыймалтдиновның «Буа» һәм «Үзбәк хан» романнары китап булып басылып чыкты. Икенчесе – Рәмис Латыйпов: Кариев театрында спектакле бара, «Казан утлары» сериясендә китабы басылып чыкты…

Фирдүс Гыймалтдинов «Исәннәрмесез!» дип килеп керде.

Илсөяр Иксанова: Фирдүскә рекомендацияне Равил Сабыр, Вакыйф Нуриев, Гөлнур Айзат биргән. Хәбир Ибраһим да рекомендация биргән, ләкин ул үзе кабул итү комиссиясендә.

Зиннур Мансуров: Язучылар берлегенә керү процессын узган гасырның 70нче елларыннан бирле күзәтеп киләм. Төрле багаж белән киләләр – шагыйрьләр сберкнижка калынлыгындагы китап чыгарса да керә иде. Фирдүс Гыймалтдинов мәсьәләсенә килгәндә, ул шәкертлек чорын сикереп үтеп, Язучылар берлегенә зур багаж белән килде – Татарстан китап нәшриятында 2 китабы чыкты. Фирдүс Гыймалтдинов иҗатына профессиональ яктан бернинди шик белдереп булмый. Тормыш булгач, кайчакта кешеләрне Берлеккә сыкранып та алабыз. Фирдүс Гыймалтдинов татар әдәбиятына менә дигән дебют белән килеп керде. Каләмдәшләремне аңа тавыш бирергә чакырам.

Рәдиф Гаташ: Ренат Харисның «ученигы» түгелме икән? Якташлар!

Вахит Имамов: Фирдүс Гыймалтдиновны кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Тарихи роман язган кешеләр күп түгел.

Вакыйф Нуриев: Фирдүс Гыймалтдинов әдәбиятка безне гаҗәпләндереп, хәтта сискәндереп килеп керде. Быел ябык әдәби конкурста заманча әсәр белән җиңеп чыкты.

Рифат Җамал: «Үзбәк хан» романы шулкадәр ышандырып язылган – моның шулай булганына бернинди шик юк. Башлангыч язучының әсәре кебек тә түгел. Мин Фирдүснең үзенә дә әйттем: «Бу – кино төшерергә готовый сценарий», – дидем.

Камил Кәримов: Шәп әйткәнсең!

Яшерен тавыш биреп, Фирдүс Гыймалтдиновны бертавыштан кабул иттеләр. Протоколны кабул итү өчен тагын бер кат кул күтәрделәр. Котладылар. «Член булдың», – диештеләр.

Фирдүс Гыймалтдинов: Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһның рәхмәте яусын! Җылы сүзләрегез белән канат куйдыгыз. Сезнең арада булу минем дөньяга карашта, укый торган әдәбиятта, мин яза торган әсәрләрдә дә чагылыш табадыр дип уйлыйм. Мин бик дулкынланам. Гадәти бер вакыйга түгел. Мин бу турында хыялланмаган да идем. Алла бирсә, милләткә хәлемнән килгәнчә, булдыра алганча хезмәт итәргә вәгъдә бирәм. Шушы вәгъдәмне соңгы сулышыма кадәр үтәячәкмен.

Фирдүс Гыймалтдиновны Рәмис Латыйпов алыштырды.

Илсөяр Иксанова: Рәмис Латыйповка рекомендацияне Әлфәт Закирҗанов, Факил Сафин, Камил Кәримов бирде.

Зиннур Мансуров: Әдәбиятка килергә уйлаган кеше үзенә генә хас иҗат почеркын булдырырга тиеш. Үз стилен булдыра алмый икән, андый кешедән зур язучы чыкмаска мөмкин. Бу җәһәттән Рәмис Латыйпов бик аерылып тора. Аның фикерләү рәвеше, язу рәвеше бар, яхшы мәгънәсендә «хулиганить» итеп тә җибәрә. Без аның көндәлек матбугатта чыккан язмаларын да укып барабыз. Каләмен драматургия өлкәсендә дә сыный. Рәмис Латыйпов җаваплы урында эшли. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире. Шушы вазыйфада да ул милләтебезгә шушы югарылыктан торып хезмәт итәргә тиеш. Язучылар берлегенә кабул ителә икән, Берлек эшендә дә актив катнашырга тиеш. Ул матбугатта язучының дәрәҗәсен күтәрү буенча зур тырышлык куярга тиеш дип уйлыйм. Киләчәктә дә шушы югарылыкта калсын, язу стилен тагын да камилләштерсен. Каләмдәшләремне аңа тавыш бирергә чакырам.

Камил Кәримов: Камилләштерсен дигән сүзгә торып басам. Рәмис Латыйповның кыска форматлы әсәрләр язу осталыгына игътибарны юнәлтәсем килә. Ул үсмерләр өчен язып башлады – бу тансык юнәлеш. Фундаменталь романнар язу, бәлки, кемгәдер җайлыдыр, гонорары да әйбәттер. Кыска форматлы әйберләр язарга бик сирәк кешеләр алына, һәм ул авыррак та. Озын язарга өйрәтерләр әле. Рәмиснең кыйбласы дөрес. Ул интернет киңлекләрендә эшли – анда язучылар иҗатын күрсәтү белән дә безгә зур файда китерә. Рәмис Латыйповны Язучылар берлегенә алсак, безнең идарә изге эш эшләячәк.

Вахит Имамов: Гонорар дип сөйлисең. Бетте бит ул. Шәледә ятып (Камил Кәримовның авылы. – авт.) белмисеңмени?

Камил Кәримов: Барыбер язабыз, Аллага шөкер!

Марсель Галиев: Мин Рәмис Латыйповны белмичә йөри идем. Бервакыт бер егет миннән интервью алып китте…

Залдан берсе: Башкортлар турындамы?

Марсель Галиев: Киенгән килеш кенә бирдем. Үзем нигә алды микән, барыбер чыгара алмый дип уйлыйм. Чыгарды бит. Миңа каршы язылган фикерләрне миңа җибәрмәгән, чөнки миңа төрле начар сүзләр дә язганнар. Рәмисне шуннан соң укый башладым. Фикерле егет! Йомшак җәеп катыга утырта да белә.

Нәбирә Гыйматдинова: Чеметеп ала.

Марсель Галиев: Күсәк күтәрмичә генә катыга утырта белә. Молодец! Член булгач, повестьларын укырмын, дип уйлыйм. Безнең арага интеллигент егет килә, дип сөенеп торам.

Ркаил Зәйдулла: Иронияле егет. Тел темасына бәхәскә дә кергән идек. Ул, халык сөйләшкәнчә язарга кирәк, дип әйтте кебек истә калган. Безнең Тукайлардан килгән әдәби тел дә булырга тиеш дип уйлыйм.

Нәбирә Гыйматдинова: Үзе ул әдәби телдә яза.

Ркаил Зәйдулла: Бездә хәзер редакторлык культурасы бетеп бара. Газинур Моратка чират тезелгән. Монысы әдәбият турында сөйләшү иде. Рәмисне күргәч, әдәбият турында сөйләшәсе килә башлый. Ул әдәби процесска үзе дә битараф түгел. Әмма иң үткен әйберләрен аккаунтына куя икән. Заманнан артта калырга ярамый – аннан да укырбыз. Рәмискә уңышлар телибез! Мин Фирдүсне дә, Рәмисне дә әдәбият өчен табыш дип уйлыйм. Алар төптән җигелеп тартучылар булырлар.

Гәүһәр Хәсәнова: 21 бюллетеньнан 20се кабул итү яклы. Берсе каршы.

Рәмис Латыйпов күпчелек тавыш белән Берлеккә кабул ителде.

Ркаил Зәйдулла: Димәк, кемнедер тәнкыйтьләгән булгандыр.

Рәмис Латыйпов: Әдәби тел турындагы сүземнән башлыйм әле. Мин, ясалма әдәби тел булырга тиеш түгел, дигән идем. Бигрәк тә телевидениедә күп ул ясалма матурландырылган тел…

Камил Кәримов: Хәзер ачыктан-ачык сөйләшә аласың – тавышлар бирелгән инде.

Рәмис Латыйпов: Мин шул ясалма телгә каршы. Аны әле «әдәби тел» дип атыйлар. Бу – әдәби түгел, ясалма тел…

Ркаил Зәйдулла: Әйе, исемә төште, без бер фикергә килеп тәмамладык бәхәсне.

Рәмис Латыйпов: Язучылар берлеге безгә бик якын. Без сезнең хакта даими язып торабыз. Сезнең-безнең бу онытылмаслык гүзәл очрашу хакында да репортажны укырсыз. Зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)

Тулырак: https://intertat.tatar/news/rkail-zaidullanyn-yazylmagan-zakonnary-yaki-yazucylarnyn-adabi-premiya-bulese-5864256

Исхакый турында. Чистай кем шәһәре?

Былтыр Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулды, әмма татар тормышында әлеге юбилей олы вакыйгага әверелә алмады. Гомерен татар дәүләтчелеге өчен көрәшкә сарыф иткән бөек язу­чыны рәсми рәвештә зурларга безнең татар түрәләре гаҗәеп нык шүрли.

Илһам Шакиров җеназасында Минтимер Шәймиев бакыйлыкка күчкән әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең исемнәрен мәңгеләштерергә, иҗади мирасларын кадерләп сакларга чакырды. Аның сүзләренчә, андый шәхесләрнең юбилей кичәләрен дә зур сәхнәләрдә үткәрергә кирәк. Соңгы елларда андый искә алуларны язучыларның Тукай клубында шыпырт кына үткәреп җибәрү гадәткә кергән иде. М.Шәймиев Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу тантанасын Камал сәхнәсендә уздырылачагын да алдан хәбәр итте. Олуг әдипнең 100 еллык юбилее киң җәмәгатьчелек тарафыннан бәйрәм ителмичә калган иде.

Ел башында бөек галимебез Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган мәрасимнәр Әлмәттә һәм туган авылы Кичүчатта гына үтте. Бу елны без “Татарстанда Риза казый елы” дип игълан итсәк тә мөмкин булыр иде, чөнки XX гасыр башында татар дөньясына рухи яктан иң зур йогынтыны ул ясаган. Бу җәһәттән аны фәкать Шиһабетдин Мәрҗани белән генә чагыштырып була. Кичүчатта 1995 елда ачылган музей “Татнефть” ярдәме белән яңа бинага күчәчәк, аны заманча технологияләр белән баетачаклар. Югыйсә, ул моңарчы бик үзешчән авыл музее иде. Нәкъ Яуширмәдәге Гаяз Исхакыйның музее кебек… Исегездә калса, бөек язучы тууның 140 еллыгын да шул Яуширмә музеенда да билгеләп үттеләр бит. Элекке еллардагы кебек зур залларда тантаналы кичәләр үтмәде; форсаттан файдаланып урамнарны, мәйданнарны аның исеме белән атау турында, Казанда яисә Чистайда һәйкәл кую хакында да сүз кузгатучы булмады. Матбугатта аптыраулы язмалар чыкканнан соң, җәмәгатьчелектә тыенкы ризасызлык уянганын сизеп, февраль аенда ук дөньяга килгән Исхакыйның юбилеен артык тавышланмый гына көз көне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “халыкара конференция” кысаларында үткәреп җибәрделәр.

Татар түрәләре бар гомерен татар халкына дәүләтчелек яулау өчен көрәшкә сарыф иткән Исхакыйны рәсми рәвештә зурларга һаман тарсыналар. Патша вакытында ук төрмәләрдә утырган, сөргендә яшәргә мәҗбүр ителгән мәшһүр әдип, бөтен төрки дөньяга танылган җәмәгать эшлеклесе “советлар иле” дип аталган Россиядә дә татарлар өчен иң куркыныч дошман дип игълан ителгән иде. Үзгәртеп кору чоры башлангач та, матбугатта өстән кушу буенча аны хурлаган мәкаләләр чыгып, җәмәгатьчелектә кызу бәхәсләр кузгалды. Әмма мондый бөек исемне, затлы иҗатны андый көчәнүләр белән генә инкяр итеп булмый иде инде. Акрынлап аның төп әсәрләре кабат халкыбызга кайтарылды. Ләкин алар, ни кызганыч, татар күңелендә инкыйлаб куптара алмады. Аны җентекләп укырлык, аңларлык, җанына сеңдерерлек укучылар бик аз калган инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Иң беренче булып нәшер ителгән “Зиндан” җыентыгының озак еллар кибеттә тузан җыеп ятуын тагын ничек аңлатасың?

Әмма ничек кенә булмасын, Исхакыйның исемен халыкка кайтару эше дәвам итте, туган авылы Яуширмәдә 1993 елда музей ачылды, анда ике ел саен “Исхакый укулары” уза башлады, архивы илгә кайтты, иң мөһиме – унбиш томлык сайланма әсәрләре нәшер ителде. Гомумән алганда, рәсми даирәләрнең Исхакыйга мөнәсәбәтен күзаллап, илдәге сәяси-иҗтимагый вәзгыятьнең ниндилеген чамалап була.

Исхакыйның әдәби иҗаты шулкадәр олы, тирән; ул язган әсәрләрнең хәзер дә әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә күпмедер тәэсир итми калуы мөмкин түгел. Былтыр Камал театрында аның берничә әсәренә нигезләнеп “Тормышмы бу?”, Кариев театрында мәгълүм хикәядән файдаланып “Кәҗүл читек” спектакльләре сәхнәдә куелды.

Әлбәттә, бүген патшаларны, императорларны һәр төрле попларны пьедесталларга күтәргәндә, православие яңадан дәүләт диненә әверелә барганда, шул ук вакытта Сталинга әледән-әле мәдхияләр явып торганда – империализм шулай шаккатырлык кыяфәтләргә керә! – милли азатлык өчен көрәшкән Исхакый, хәзергечә әйт­сәк, бу форматка һич тә туры килми. Безнең халыкта бер гыйбрәтле мәкаль бар бит: “Иртә уңмаган кич уңмый, кич уңмаган һич уңмый”.

Бераздан “Исхакый укулары” өзелде (әлеге чараны башта ук “Исхакый сабаклары” дип атарга кирәк булгандыр), Яуширмәдәге музейның да аяныч хәле беркемгә дә сер түгел иде инде. Бер тапкыр да төзәтү-сипләү эшләре башкарылмавын, экспозициясенең яңартылмавын, яңа әсбаплар өстәлмәвен җәмәгатьчелек һәрчак белеп торды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, җәй көне көпә-көндез музей-йортның янәшәдәге корылмалары да янып киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Милли музееның филиалы булганда азмы-күпме игътибар күрсәтелсә дә, 2014 елда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлегенә әверелгәч, һәр татар өчен газиз булырга тиешле әлеге урын бөтенләй ташландык хәлдә калды. Нәтиҗәдә музейны зиярәт итүчеләр дә бик аз. Авыл читеннән музейга кадәр салынган юл авыр техника йөрү сәбәпле ватылып беткән, монда зур авто­буслар керә алмый. Исхакый туган авыл туристик маршрутлардан читтә кала.

Бер карасаң, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, республиканың ике дистәләп авыл-районында татар халкының күренекле шәхесләренә арналган музейларның барысы да диярлек мескен хәлдә. Аларның берсе дә бүгенге заман таләпләренә җавап бирми. Күрәсең, өстәге түрәләр татарның музейлары да милләтнең үзе кебек үк үткән заманда калырга тиеш, дип уйлыйдыр.

Исхакый музее тирәсендә күпмедер шау-шу купкач, төрле даирәләр аның киләчәктәге торышы турында уй-фикерләрен белдерә башлады. Мәдәният министрлыгы да кымшанды, Дәүләт Шурасы да әлеге мәсьәләгә битараф калмады: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында төрле белгечләр катнашында җыелыш узды. Чис­тай хакимияте музейга карата мөнәсәбәтен алдан ук белдергән иде инде: алар, музейга килүчеләрнең аз булуын сәбәп итеп, аны Чистайның үзенә күчерергә кирәк, диләр. Шәһәр үзәгендә аңа яраклы бина да бар икән. Беренче карашка Чистай түрәләренең нияте изге – алар Исхакыйның иҗаты, тормыш юлы белән күбрәк халыкны таныштырырга тели кебек. Ләкин ниятнең артында һәрвакыттагыча акча галиҗәнап­ларының шәйләнүен дә күрми мөмкин түгел.

Әлбәттә, Исхакыйның туган авылындагы музеен саклап калу зарур. Ләкин ул хәзерге Чистай җитәкчелегенә кирәкми. Шуңа күрә аның статусын яңадан Татарстан Милли музееның филиалы итеп үзгәртү максатка ярашлы булыр иде.

Чистайның үзенә килгәндә, җитәкчеләр дә “атлыгып” торганда, анда күптән Татар милли-мәдәни үзәген булдырырга вакыт инде. Югыйсә, әлеге шәһәрдә йөргәндә сәер хисләр кичерәсең: татарның эзе бар, ә үзе юк кебек. Татарстан каласымы соң бу? Әгәр милли-мәдәни үзәк оешса, музей да шунда урнаша алыр иде. Чистай бит Исхакый белән генә данлыклы түгел, андагы атаклы ишан Закир Камали (1804-1893) җитәкләгән “Камалия” мәдрәсәсе генә дә ни тора! Менә анда белем алган шәхесләрнең кайберләре: Гыйльман Кәрими (1841-1902) – ахун, нәшир; Ризаэддин Фәхретдин (1859-1936) – мөфти, галим; Гариф Бадамшин (1865-1939) – Россия Думасының I һәм II чакырылыш депутаты; Галиәсгар Гафуров (Чыгытай) (1867-1942) – язучы, мулла; Фатыйх Кәрими (1870-1939) – язучы, җәмәгать эшлеклесе; Харис Фәйзи (1871-1933) – мәгърифәтче; Фуат Туктаров (1880-1938) – публицист, җәмәгать эшлеклесе; Салих Баттал (1905-1995) – шагыйрь. Исхакый үзе дә биредә укыган.

Ләкин Чистайда әлеге бөек исемнәрне мәңгеләштерү түгел, киресенчә, татар эзләрен дә юкка чыгару эше бара. 2013 елда “Камалия” мәдрәсәсенең бинасы янып киткән (тагын янгын). Әлеге борынгы кызыл кирпечтән салынган бинаны шул сәбәп белән бөтенләй сүтеп ташлаганнар. Закир ишанның мәчете дә җимерек хәлдә, тиздән аның да янып китүе бар. Чистай татар зиратында исә Камаловлар нәселенең кабер ташлары ватылып, аунап ята. Аларга гына түгел, татарның тулаем мәдәни мирасына шундый мөнәсәбәт хөкем сөрә Чистайда. Руска ул кирәкми, ә руслашкан татар инде бабаларының мирасын үзенеке дип танымый, күрәсең.

Бу җәһәттән Гаяз Исхакыйның васыяте хәтергә килә. Ул “Җыен” нәшриятында “Шәхесләребез” сериясендә чыккан “Гаяз Исхакый” (2011) дигән китапта беренче тапкыр безгә килеп иреште. Кайда җирләнәсе килүен бөегебез төгәл, анык язып калдырган: “Үлемем кайда булса булсын, ислам әхвәлендә җеназа укылып, ислам мәзаратында җирләнсен. Әгәр ватаным кяферләрдән азат ителсә, җәсәдемнең калдыгы туган илемдә, Казан шәһәренең мөселман зиратында, мөмкин булса, Шиһабетдин Мәрҗани, Габделкаюм Насыйри, Һади Максуди, Габдулла Тукайның каберләре янына куелсын”.

Әлбәттә, Гаяз Исхакый җәсәденең бәкиясе (ул үзе шул гыйбарәне куллана) сәяси ихтыяр җитеп туган илгә кайтарылса, аңа Иске зиратта урын табарлар иде. Тик шарты бар шул. Әлегә ул Истанбулның Әдирнәкапы зиратында ята. Ерак та түгел – өстенә Сөембикә манарасы куелган Йосыф Акчура кабере.

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/rkail-zydulla-trlr-iskhakyydan-shrli

Президент белән очрашу

Герой булсаң, һәйкәлне исән чакта ук куялар. Әмма Кырлайда. Президент белән очрашу

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Габдулла Тукайның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы музеенда зыялылар белән очрашты. Сүз алганнарның барысы да нәрсәдер сорап, гозер-үтенечләрен җиткерсә, арада бер Илгиз Зәйниев кенә Президентны кунакка, олылар өчен курчак спектакленә чакырды.
26 Апрель 2021Автор: Гөлнар Гарифуллина

Салават Камалетдинов

Яңа Кырлайдагы очрашуда сүзне беренче булып Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдуллага алды. Әле күптән түгел генә вазифага керешкән яңа рәиснең инде идея-тәкъдиме дә бар.

— Тукай әле көнбатыш телләренә тәрҗемә ителмәгән. Тукайның иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгарырга иде. Ул гына түгел, иң яхшы классикларның әсәрләрен дә, хәзерге заман әдәбиятын да. Сезнең ярдәм белән әдәби тәрҗемә үзәген ачсак, беренче чиратта, классиканы рус теленә, аннары төрки телләргә тәрҗемә итү эшен башлар идек.

Үзбәк теленә тәрҗемә ителә икән, ул Ташкентта чыгарга тиеш. Шушы эшкә вәкаләтле вәкилләрне дә җәлеп итәсе иде. Казахстан тәҗрибәсен өйрәндем, аларда союздаш республика булган вакытта ук, шушы үзәк булган. Казанда Генераль консул белән очраштык. Безнең алар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлек бар. Бу эшне башлап җибәрсәк, татар халкын пропагандалауда зур эш булыр иде, — диде Ркаил Зәйдулла.

Бу ниятне Рөстәм Миңнеханов хуплады, штат кирәкме дип тә сорашты. «Бу мәсьәләне хәл итәрбез. Кирәкле эш», — диде ул.

 

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар театр каршындагы бинаны төзекләндерүне сорады.

— Театр каршында аның балансына күчерелгән бик матур бина бар, ләкин ул ташландык хәлдә, аңа реконструкция кирәк. Шул бинаны вазифага керешкәннән бирле карап йөрим. «Дәвам» дигән бер проект бөреләнеп килә. Яшүсмерләрне милли мохиткә җәлеп итү буенча комплекслы бер үзәк эшлисе килә. Анда театраль һәм әдәби лабораторияләр, телне өйрәнә торган лингвистик үзәк тә булырга мөмкин. «Балачак» дигән театраль студия эшләү хыялы да бар, аны да шунда урнаштырасы килә, — диде.

Шул арада Президент ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллинны чакырып кертте һәм эш тә кушты. «Петербург урамында театр каршында элекке хәрбиләр бинасы бар. Аны ремонтларга кирәк», — диде.

— Әйе, мин хәтерлим ул бинаны. Без аны үзебезгә алырга йөргән идек. Башта хәрбиләр аны бирмичә ятты. «Туган авылым» ны ясаганда алырга тырышкан идек, ул чакта килеп чыкмады ул. Мин әле ул чакта Премьер-министр булып эшли идем, — дип исенә төшерде. «Аның бинасы булыр, эчтәлеге булсын», — дип тә кисәтеп куйды Янсуарны.

 

Композитор Эльмир Низамовның яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясенә лаек булганын искәртеп, Рөстәм Миңнеханов: «Зур бүләкләр алгач, очып йөрисеңдер әле», — дип шаяртты.

«Озак очып булмый, чөнки эш күп. Рәхмәт сезгә шундый зур бүләк өчен. Ул төнне мин төне буе йокламадым», — дип җавап кайтарды Эльмир.

Композитор Татарстанда оркестр, хор яздырыр өчен зур сыйфатлы студия булмавын әйтте.

— Бездән еш кына сорыйлар, ә безнең сыйфатлы аудиоязмалар юк дип әйтерлек. Без үз музыкабызны дөньяга күрсәтә алмыйбыз. Музыканы яздырыр өчен урын юк. Коллективларга да мотивация кирәк. Күпме әсәрләр язылмаган! Без аларны Интернетка кертер идек, аудиоязма юк. Ә Интернетта бик зур таләпләр, фондтан алып кертә алмыйсың. Студия булмаса, һичьюгы безне яздырсыннар дип, махсус тавыш режиссерлары командасын чакырырга иде. Һәр коллектив ике елга бер диск чыгарса да, зур эш булыр иде. Миннән «музыкагызны җибәрегез» дип сорыйлар, мин инде «үзем төшердем, шуны җибәрә алам» дим. Ә сыйфат турында сүз алып барып булмый, — диде.

Президент студияне булдыру буенча министрлыкка күрсәтмә биреләчәк, дип сүз бирде. «Хөкүмәткә дә, коммерциягә дә эшләргә мөмкин бит ул», — диде.

«Аның тарихы бар», дип, сүзгә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кушылды.

— Элек совет заманында «Татарстан» радиосы карамагында даими эшли торган студия бар иде.

— Менә сиңа кушабыз студия ясарга. Хәзер бит коллективлар күп, яздырсыннар. Алайса бер клипны көнгә 15 тапкыр әйләндерәсез, яңа әйбер күрер идек, бәлки. Иртән куям мин, берничә каналны, бер клипны 15 тапкыр куялар, — дип Рөстәм Миңнеханов.

Президент кабат Низамовның премиясенә әйләнеп кайтып: «Премия алдым дип, ялга китә күрмә, эшләргә кирәк», — диде. «Эшлибез», — диде Эльмир.

 

Мәскәү скульпторы Рим Акчурин — журналист Фәрит Сәйфелмөлекев, СССРның халык артисты Мәхмүт Эсаэмбаевка һәйкәлләр авторы. Ул иҗади бәйгеләргә, грантларга республикадан читтә яшәүче татарларны да җәлеп итү мөмкинлеген сорады.

Президент хуплады.

Нигә әле безгә танылган рәссам, сынчыларны чакырмаска? Әгәр татар кешесе булса, дөрес дип саныйм. Татарча бераз белсә. Белгәннәрен чакырырга була…«Өйрәнерләр» диючеләр булса да, алар өйрәнми, алдан ук шартын куймасаң, — диде Миңнеханов.

Грант бирсәң, өйрәнәм ди, — дип үз сүзен кыстырды Ркаил Зәйдулла.

Анысы да бар, — дип килеште Президент.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Сара Садыйковага һәйкәлне Рим Акчурин белән куячакларын әйтте.

Ркаил Зәйдулла Рим Акчурин чыгышыннан соң исенә төшкән бер гозерен җиткерергә ашыкты. Президент белән кызык кына диалогларына күз салыгыз.

— Сценарийны бозып әйтим әле, өч ел элек күренекле әдәбият, сәнгать кешеләренең бюстларыннан скверда аллея эшләү буенча мөрәҗәгать иткән идек. Әзәрбайҗанда, Төркмәнстанда, Таҗкистанда да бар. Шуны эшләп булмасмы икән?

— Синең үзеңнән башлыйбызмы?

— Юк әле, яшәргә исәп.

— Нигә инде, герой булсаң, исән чакта да куялар. Герой булырга кирәк. Мин каршы түгел, бәлки, Тукай Кырлай тирәсендә эшләргәдер аны…

— Казанда әйбәт инде…

— Нигә, монда килергә исәбең юк әллә синең? Без монда Тукайның нигезе дип киләбез.

— Киләбез монда да, ләкин Казан башкала бит инде. Казанда да булсын, монда да булсын.

— Минем бюст тора, дип, кунакларны монда алып килергә сәбәбең була, — дип шаяртты да Президент, чынлап дәвам итте:

Уйларга кирәк, без бу җирлекне үзебез, күтәрмәсәк… Ул Арча районы урыны гына түгел, республиканың бер йөзе булырга тиеш. Мин монда райпо рәисе булып килгәч, Тукайның 100 еллыгын үткәрдек. Бу җир безнең өчен бик якын җир. Арчада эшләгәндә зур тантана булган иде.

«Хәзер план эшлибез», — дип, Президент кабат Министрлар Кабинетының төзелеш идарәсе рәисенә сүз катты. «Илдар, син бит Арча егете, Арчада туган, әтиең гомер буе Арчада эшләгән. Хет монда бер файдаң булсын әле эшләп торганда. Пенсиягә киткәч, бер кайтырга җаең булыр, бу эштә минем өлешем бар диярсең», — дип дәште.

 

«Акча сорамадың, кунакка гына чакырдың»
«Әкият» дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүз башлаганчы ук, бер кочак комплиментлар ишетте.

«Ошаган сценаристка, чәчләр озын, сакал бар» — диде Рөстәм Миңнеханов. «Истә калыр өчен, аерылып торыр өчен шулай йөрим инде» дип җавап бирде Илгиз Зәйниев.

Бик тыйнак булып күренергә тырышып, гозерләре булмавын әйтте.

— Гадәттә сезне күргәч, бөтен кеше эш кушарга тырыша.

— Аптырама, син генә түгел. Авылга кайткач та, мин аны танымыйм да инде, ә ул миңа «синең белән күрешәсе бар, минем сиңа кереп чыгасы бар», ди. Мин ияләнгән инде. Кемдер минем белән исәнләшкәч, ул миннән нәрсәдер сорарга тиеш.

— Минем эш кушасым килми инде.

— Юк, ул бит үзе өчен сорый, ә син бит халык өчен эшләргә җыенасың.

Инде Зәйниев үз эше турында гына сөйләргә җыенганда, Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры бинасының беренче катында су агу белән бәйле проблемаларны телгә алды.

— Сез карыйсызмы бу мәсьәләне? Ирада, бу сезнең җитешсезлек. Карарга тиешсез. Без төзегән әйберләрдә су агып торгач, кәкрәйсә, бөкерәйсә, нәрсә була инде ул?! — дип мөрәҗәгать итте Ирада Әюповага.

— Сез күрсәтмә биргәнсез, бу эшләр эшләнер, бик зур рәхмәт, — дип Илгиз тизрәк теманы борырга ашыкты. — Бүген театр репертуары 10 айлык балалардан өлкәннәргә кадәр. Безнең хыял — театр балалар өчен генә дигән стереотипны бетерү, шуны җимермәкче булабыз, — дип олылар өчен дә спектакльләр күрсәтүе белән горурланып сөйли башлаган иде кебек, тик Президент «Әкият» курчак театры күбрәк балаларга өстенлек бирергә тиешлеген әйтте.

— Берара коммерцияле КАИ, КХТИ лар коммерцияле бүлекләрдә инженерлардан бигрәк, юристлар, экономистлар укыта башладылар. Сез дә шуның кебек балаларны оныта күрмәгез. Бәлки, сез акча эшләргә планлаштырасыздыр, анысы да кирәктер, ләкин сезнең фокус балалар, без бит аны балалар театры дип төзедек, — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Өлкәннәр өчен чыккан спектакльләр балалар спектакльләренә хилафлык китерми. Кичләрен сәхнә барыбер буш тора. Әгәр сез „Әлдермештән Әлмәндәр“ гә, я башкасына килеп карасагыз, Президент та курчак театрына йөри дигән сүз чыкса, башкалар да йөрергә мәҗбүр булачак», — дип җавап бирде Илгиз Зәйниев һәм театрга чакырып калды.

— Килербез. Әле бик каты орышып китәсем бар сезне. Шундый театрны шундый хәлгә җиткергәнгә. Министрдан башлап… Без бит эшләнгән эшләрне сакларга тиеш. Театрның хуҗасы бар, ул хуҗаның министры бар. Ул эшләрне сез эшләмәгәч, кем эшләргә тиеш?! Төзегәнгә 10-15 ел, 10-15 елдан капремонт белән керә башлагач, нәрсә була ул? — дип шелтәсен дә белдереп алды Миңнеханов.

Аннан бераз йомшый төшеп: «Ярар, аңладым, акча сорамадың, кунакка гына чакырдың», — диде.

 

Шагыйрь Зиннур Мансуров «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур ансамбль төзергә тәкъдим итте.

— «Туган тел» әсәрен дөньяда меңнәрчә кеше яттан белә, җырлый. Аңа багышлап, скульптур ансамбль төзеп булмасмы икән?

Ул шушы һәйкәлне тасвирлап, Тукай үзе, шунда ук бер милли киемле ана, аның улы белән кызы, шигырь юлларын уртада татарча, рус, инглиз, гарәп телләрендә, арткы ягында гарәп графикасында биреп, җырның ноталарын да күрсәтү күздә тотылганын әйтте. «Ноталар янына QR код куеп була, җыр һәм бию ансамбле татар, рус, инглиз телендә «Туган тел» шигырен яздырып, туристлар аны телефонына яздырып алса, бөтен дөньяга тарата ала, — диде.

Ркаил Зәйдулла кабат үз аллеясен искә төшереп: «Мин әйткән аллея шушы ансамбльдән башланып китсә, гаҗәп матур булыр иде», — диде.

— Сез уйлап куйгансыз, алай дөрес булмый. Әйдәгез, конкурс уздырабыз. Һәйкәлне кем ничек күзаллый? Комиссия рәисе итеп Марат Әхмәтовны билгелибез. Урынын уйларга кирәк. Уңайлы җирдә булырга тиеш. Фикерегез бик әйбәт, дөрес. Һәр милләткә ниндидер символ кирәк, — дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай рибейтлар (ретро-бонус дип тә атыйлар, күпләп сатып алучыларга кире кайта торган процентлар) системасын үстерә алырлык кинокомиссия булдыру турында сөйләде. Бу республика территориясендә җирле белгечләр белән эшләнгән фильм өчен кинокомпанияләргә чыгымнарның бер өлешен кайтару дигән сүз.

Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев кадрлар мәсьәләсен күтәрде. «Без татар артистларын әзерлибез, ә театр училищеларын тәмамлаучылар, торак булмагач, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Буага кайтырга теләмиләр. Бәлки, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ичмасам, яшәп торырга тулай торак булса да бирелсен иде», — дип үтенечен җиткерде.

«Безгә формасын табып, кайтарырга кирәк инде аларны. Театрда артист булмаса, театр була алмый бит инде», — дип Рөстәм Миңнеханов, Бикчәнтәевнең фикерен хуплады.

Очрашуны йомгаклап, Президент Ирада Әюповага сүз бирде. Бик зәвыклы киенгән иде министр, милли кием, калфагы бик килешле иде йөзенә. «Зур рәхмәт, эш күп, тырышабыз» — дип ышандырды.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иҗат зыялыларына халык белән күбрәк очрашырга киңәш итте.

— Бездә күпчелек шундый мөнәсәбәт: мин әсәр иҗат иттем, син бастыр да, сатып бир. Язучыларның халык белән элемтәсе җитми, күбрәк күренергә кирәк. 1,5 меңнән артык мәктәп, 2 меңгә якын балалар бакчасы, 3 меңгә якын мәдәният учреждениесе бар. Сез шушы һөнәрне сайлагансыз икән, иҗат җимешегезне дә халыкка җиткерергә тырышсагыз иде, — диде. Авыллардан мәктәп балаларын театрларга йөртү проекты кирәклеген дә ассызыклап узды.

Рөстәм Миңнеханов иҗат әһелләре гел халык арасында йөргәнен искәртеп: «Үзегезне саклагыз. Вакцинация үтмичә булмый. Мин инде авырдым дию дөрес түгел ул. Антитәнчекләр кими алар», — дип очрашуга нокта куйды.

 

Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/26-04-2021/geroy-bulsa-yk-lne-is-n-chakta-uk-kuyalar-mma-kyrlayda-prezident-bel-n-ochrashu-5821262

Каланча

Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре (14.01.2021)

Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан. Имеш, ул кызга мәхәббәтен аңлатып караган да, кыз аны кире каккач, шундый җинаять ясаган. Кызның әти-әнисе дә аларның аралашуына каршы булган.
Юкка түгел, дибез хәзер, чамалаганнар, димәк, кем икәнен. Ләкин алар нинди тәмуг кисәве белән бәйләнешкәннәрен бөтенләй үк аңлап җиткермәгәннәр шул. Юкса аңа ишек ачарлар идеме… Хәер, башка сыймастай җинаятьне ничек чамалыйсың? Кичке уннар тирәсендә әлеге егерме ике яшьлек бәндәнең, куенына пычак яшереп, әлеге өйгә килүе җинаятьнең алдан ук уйлап эшләнгән гамәл икәнен күрсәтеп тора.

Әлеге хәбәрне ишеткән һәркемнең дә күңеле тетрәнгәндер, мөгаен. Ләкин җинаять корбаннарын элек күреп белгән, аралашкан кешеләргә тагын да авыр. Мин дә шулар арасында. Үтерелгән Фәридә ханымны мин яхшы белә идем. Кызы Камиләне дә сабый чакта күргәнем булды. Фәридә татар матбугатында кырык елга якын хезмәт иткән ханым. Мин белгәндә ул «Мәдәни җомга» газетасында сәркатип вазифасын башкара иде. Аңарчы «Социалистик Татарстан», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында эшләгән. Сабыр, итагатьле ханым буларак исемдә калды.

Үзен татар матбугатына җитәкләп керткән күренекле журналист Шәех Зәбиров турындагы истәлекләрендә ул татар матбугатында эшли башлавын болай сурәтли: «1978 елның көзе. Мин, унҗиде яшьлек кыз, „Социалистик Татарстан“ газетасы редакциясенә эшкә килдем. Машинкада эшли алам, урыс мәктәбен тәмамласам да, татар телен яхшы беләм дип әйтергә була, чөнки кечкенәдән туганнарыма, Әтнәгә кайтып үстем».

Белүемчә, кызы Камилә дә чын татар тәрбиясе алып, тыйнак һәм эш сөючән булып үсте. Фәридә ханым аны шактый соңлап, кырык яшендә тапкан иде, шуңа ата-ананың барлык назына мөлдерәмә килеш тиенеп буй җиткергән кызыйның шулай япь-яшь килеш фаҗигале рәвештә һәлак булуы… юк, сүз табып булмый моңа.

Әлеге кешелексез җинаятьне кылучы Рөстәм Мөхәммәдуллин кем ул? Нишләп ул мондый коточкыч җинаятькә барган? Тикшерүчеләр, әлбәттә, җеп очын табарлар, җинаятьче дә лаеклы җәзасын алыр. Ләкин төп сорау калыр: өч кешенең җанын кыю өчен кем, нәрсә булырга кирәк?

Мин инде милли тәрбия турында, безнең гореф-гадәтләр, өлкәннәрне олылау, кечеләрне санлау кебек нәрсәләр турында фәлән-фәсмәтән дип сүз озайтып тормыйм. Аның ише кешене тотнаклы итә торган тормоз, күренеп тора, бу бәндәгә көйләнмәгән, бу чып-чын хәзерге цивилизациянең продукты.

Бәлки ул гаиләсендә «дөньяның кендеге» булып үстерелгәндер…

Ниндидер теләге үтәлмәсә яисә кемдер аңа каршы төшсә, кулга корал алып проблеманы хәл итү ышанычы, әлеге кемсәнең психикасы сау булуына да шик уята. АКШта әнә мәктәпкә корал алып килеп, сабакташларын күпләп үтергән яшүсмерләр турында әледән әле ишетеп торабыз. Минемчә, бу яңа төр җинаятьчеләр — виртуаль дөньяны чынбарлык белән бутаучы буынның вәкилләре. Компьютер уеннары бүген бөтен дөньяны яулап алды. Балалар, яшүсмерләр, капланып, дөньяларын оныткан әлеге уеннарның күбесендә сугыш, үтереш, туктаусыз кан кою. Ләкин ул уеннарда үтерелгәннәр кабат терелә, янә уен дәвам итә. Виртуаль дөньяда кеше гомере бер тиен дә тормый. Ләкин тормыш уен түгел. Кеше җанын кыясың икән, иң каты җәзаны да алырга тиешсең. Психикасы авышкан дигән сылтау була алмый.

Әлбәттә, минем уйлануларым фараз-гоманлау гына. Җан кыючылар һәр заманда да булган. Ләкин виртуаль дөньядагы киртә сикерүләрнең реаль тормышка да йогынты ясавын күреп торабыз.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/comment/z-ydulla-rkail/14-01-2021/terelg-nn-r-kabat-terelmi-yaki-virtual-d-nyany-aguly-imeshl-re-5799053

Ркаил каланчасы

Казакъстан бөтенлегенә кемнең эче поша? (07.01.2021)

Яз да түгел, көз дә түгел, ләкин аң авыш булса, ул барыбер кышкы салкында да тышка бәреп чыга икән.
РФ Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никоновның: «Казакъстан территориясе — Россия тарафыннан олы бүләк», дип белдерүен башкача ничек аңлатасың? Әллә биредә ел фасылларының бернинди катнашы юкмы? Кемнәрнеңдер уенда йөргәне еш кына кайберәүләрнең теленә күчә бит… Аннары Сталиннан кала иң кансыз дәүләт эшлеклесе саналган Вячеслав Молотов кулында тәрбияләнгән Никоновның, Советлар Союзы таркалып, дистәдән артык бәйсез дәүләт барлыкка килүенә һәмишә кайгырып йөрүе дә гаҗәп түгел. Аның бит исеме дә бабасы хөрмәтенә кушылган! Империяне элеккеге чикләрдә торгызырга теләүчеләр бер ул гына түгел. Никоновтан соң ук Дәүләт Думасының тагын бер депутаты Евгений Федоров Казакъстанның кайбер өлкәләре (төньяктагы өлкәләр булса кирәк) кайчандыр РСФСР тарафыннан арендага бирелүе, ә СССРдан чыгуга аның бу җирләрне кире кайтарырга тиешлеге турында белдерде. Ул гына да түгел, Казакъстан белән бердәм дәүләт төзү кирәклеген дә әйтте.

Киң инде, киң Казакъстан аркылыга да, торкылыга да! Зурлыкны берничек тә яшереп булмый бит аны. Үзләрен дөньяның кендеге санаган кемсәләрнең күзен кыздырып тора, бернишли алмыйсың. Мин аларның Казакъстан картасына карап хыяллануларын да ап-ачык күз алдына китерәм. Янәсе, моңарчы дәүләткә дә тиенмәгән күчмәннәр шундый олы биләмәләргә хуҗа булсын әле! Менә гаделсезлек! Күршенең бит аның тавыгы да күркә булып күренә.

Казакълар мондый белдерүләрдән соң кымшанып алды, әлбәттә. Казакъстанның бөтенлегенә сүз белән янаучылар бит төрле саяк-сандырак түгел, биек кәнәфиләрдә утыралар. Тышкы эшләр министрлыгы нота да бирде, министр Мохтар Тләүбирде депутат Федоровның сүзләрен саф урыс телендә «бред сивой кобылы» дип тә атады. Казакълар урыс телен безнең кебек үк яхшы белә. Киресенчә, бездәге кебек үк, үз телләрен җүнләп белмәүчеләр шактый. Ничек инде шуларны үз кочагыңа алмыйсың?!

В. Никонов бик озак акланып маташты. Янәсе, Казакъстан республика буларак оешканда казакъларның барлык территориаль ихтыяҗы үтәлгән икән, ул шуны гына күздә тоткан. Ягъни, казакълар, башкалар кебек үк, дәүләтчелекне Мәскәү кулыннан алганнар. Мин инде монда тарихка кермим, Алаш Урдачыларның дәүләтчелек өчен көрәшен дә сөйләп тормыйм (соңыннан аларның барысы да атып үтерелә).

Кыскасы шул: Тләүбирде дөнья җәмәгатьчелеген болай дип тынычландырды: «Тышкы эшләр министры буларак шуны әйтәсем килә, бу (депутатларның сөйләгәне — Р. З.) һич тә Россия Федерациясенең рәсми позициясенә туры килми.»

Болар ел ахырында булган хәлләр, менә берничә көн элек (5 гыйнвар) Казакъстан президенты (Мәмләкәт башчысы) Касыйм-Җумарт Тукаевның «Egemen Qazaqstan» газетасында «Бәйсезлек барыннан да кыйбат» дигән мәкаләсе дөнья күрде. Һичшиксез, ул РФ сәясәтчеләренә җавап рәвешендә язылган: «Казакъларга беркем дә читтән мондый олы территорияне бирмәгән. Безнең тарих 1991 елдан яки 1936 елдан башланмый. Безнең кешеләр биредә Казакъ ханлыгы чорында да һәм аннан да элгәре — Алтын Урда, Түрк каганаты, һуннар һәм саклар заманында ук яшәгән, тормыш иткән.» Һәм ул «безнең территориянең бөтенлеген шик астына алган кайбер чит ил кешеләре» провокациясенә каршы торырга һәм милли мәнфәгатьләрне якларга чакыра.

Безнең монда нинди катнашыбыз бар? Юк, әлбәттә. Безгә яңа елның имин булуын теләргә генә кала.

Нәфрәт орлыклары: без татарга үлгәч тә тынгы юк (04.01.2021)

Декабрь башында Әстерханда Тукай һәкәленә буяу сибеп, беләгенә һәм күкрәгенә свастика ясап куюлары хакында гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәр ителгән иде инде. Шул төнне үк атаклы нугай мәгърифәтчесе Габделхәмид Җанибәковның (1879-1955) Тукай һәйкәленнән шактый ерак куелган бюстын да буяуга манчыганнар.
Әстерхандагы «Дуслык» татар мәдәни җәмгыятенең җитәкчесе Әнвәр Алмаев әйтүенчә, шушы җинаятьләрне эшләүдә гаепләп, өч адәм актыгын инде кулга алганнар икән. Ләкин әле аларның исем-фамилияләрен әйтмиләр. Яшьләр икәне генә билгеле. Шулай да аларның кемлеген чамалау кыен түгел. Свастика билгесе үзе үк боларның нинди горуһтан икәнен ачык сөйли, минемчә.

Шушы аяныч вакыйга үзебезнең Казанда берничә ел элек булган хәлләрне искә төшерде. Хәтерлисезме, дүрт ел элек Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Явызларча… Башына чүкеч белән сукканнар, тәненә әллә ничә тапкыр пычак кадаганнар. Җан кыючылар иректә озак йөри алмады, тиз арада ике бәндәне кулга алдылар. 20 яшьлек Роман Халилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов (чын фамилиясе Хәялиев, ул аны татарча булганга алыштырган!) булып чыкты алар. Урыс фашистлары икән. Үзләрен мифик арийга санап, урыс канының саф килеш калуы өчен көрәшеп йөрүләре. Тәннәре тәреләр, качлар белән чуарланган.

Казанга белем эстәргә килгән бичара студент  тәне кара булганга үтерелгән… Аңарчы Казанда Һиндстан студентын үтергәннәр иде, әлеге җинаятьне дә шушы төркемнән күрәләр.     Кыяфәте ошамаганга, болар татар егете Ранил Мирсәитовны да урамда үтергәнче кыйнаган. Каратут чырайлы булган, мөгаен. Югыйсә Халиловның үз кыяфәте дә аннан ерак китмәгән. Кыйнау, талау… Иң мөһиме — болар расистик идеологияне корал иткән экстремистик төркем оештыруда гаепләнде. Тикшерүчеләр әлеге төркемнең унсигез тапкыр җинаять кылуын ачыклаган.

Нацикларның саны бу ике адәм актыгы белән генә төкәнми. Төркем җитәкчесе Халиловның һич курыкмыйча прокурорга кычкыруы күпне күргән репортерларны да шаккатырган иде: «Барыбызны да утыртып бетермәссез! Тоталмассыз!»

Халилов белән Архиповны башта Яңа бистә зиратындагы йөздән артык мөселман кабер ташын җимерүдә дә гаепләгәннәр иде. Ләкин, күрәсең, тикшерүчеләр аларның бу җәһәттән гаебен раслый алмаган. Аңарчы ук, элегрәк экстремист чыгышлары белән билгеле булган 24 яшьлек Ростислав Малахов та кабер ташларын җимерүдә гаепләнеп тоткарланган иде. Анысы тоткынлыктан җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, бу вәхшилектә үзенең гаебе булмавын белдерде. Янәсе, әлеге зиратта аның әтисе, туганнары дәфен ителгән, андагы кабер ташларының җимерелүе аның йөрәген дә җәрәхәтли. Урыс милләтчесенең нәсел очы күп очракта татар зиратына барып тоташа! Хәер, шул ук хатында ул бу зиратның кайда икәнен дә белмәвен, анда бер тапкыр да булмавын яза. Ата-бабасының каберенә килеп бер мәртәбә дә баш имәгән бәндәдән ни көтәсең? Нинди баш ию?! Гамәлләренә, исем-атына караганда ул алардан әллә кайчан ваз кичкән инде. Тора-бара алиби да табылып, тикшерүчеләр аның өстеннән дә әлеге гаепне алдылар.

Аңлашылса кирәк, биредә Яшел Үзәннең Бәчек авылындагы кебек, бу вәхшилекне психик авыруга сылтап калдыру мөмкин түгел. Тарихтан беләбез: кабер ташларын җимерү — бүтән халыкка булган нәфрәт хисеннән акылы томаланган бәндәләр эше ул. Вәхшилекнең иң җирәнгеч мисалы. Ләкин аның үз мантыйгы бар. Вәхшиләр фикеренчә, алар күралмаган халык, кабер ташларын югалта-югалта, җир йөзеннән хәбәр-хәтерсез мәңгелеккә юкка чыгарга тиеш. Шуңа күрә дә гасырлар дәвамында татар кабер ташлары чиркәү нигезләренә куеп калдырылды, урамнарга, дуңгыз абзарларына түшәлде.

Һәйкәлләр турында инде әйтеп торасы да юк. Ниндидер чүчмәкләргә һәйкәл?! Төбе-тамыры белән актарып алырлар иде, тик әлегә буяу сибү белән чикләнәләр.

Хәзерге заманда, бөтен җирдә видеокамералар эленеп торганда, яңадан-яңа тәфтишләү ысуллары гамәлгә кергәндә, шәһәр зиратындагы мондый вәхшилекнең ачылмый калуы гаҗәпләндерә, әлбәттә. Йөздән артык кабер ташын шулай шыпырт кына аударып-җимереп чыгу мөмкин эшме? Һәр экстремистик оешма иминлек органнарының күз уңындадыр ләбаса!Нәфрәт орлыклары уңдырышлы туфракта! Адәм актыкларын мондый юлга этәргән сәбәпләрне аңлавы кыен түгел. Бер генә халыкның аерымлыгын, бөеклеген раслап хәтта рәсми кешеләр лаф органда, бөтен дөньяга мәгълүм залим Явыз Иванга һәйкәлләр куелганда (патша вакытында да мондый гамәл кылмаганнар), аңы ныгымаган инфантиль буынның зомбилашуына гаҗәпләнеп булмый.

Салымны түлә, үз телеңнән ваз кич! (25.12.2020)

Кырым татарларын ватаннарыннан кугач, авыл-шәһәрләрнең исемен дә тоташ алыштыру башлана. Татарның үзе генә түгел, сүзе дә дә калмасын! Шулай итеп Карасубазарны Белогорск дип атый башлыйлар, борынгы авылларга Солнечное, Яблоневое, Веселое исемнәрен тагалар. Монда күчерелеп утырган халык һәрвакыт «веселый» булсын, дигәннәрдер инде.

Безгә моның ни катнашы бар, диярсез. Безнең илдәге әллә кайчан булган фаҗигаларны искә төшереп утыра башласаң, сүз байлыгың җитмәс, күз яшьләрең корып кибәр. Шөкер, Татарстан дигән милли республикада (үзара җөмһүрият дип тә җиппәрәбез әле кайчак!) яшибез. Беркем дә аны бездән тартып алырга җыенмый сыман. Ләкин юк-юкта үткәннәрнең канлы шәүләләре күз алдында пәйда була да куя.

Искә төшереп торалар бит!

24 декабрьдә Алабугада шәһәрнең башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын үтәүче А. Минебаев җитәкчелегендә топонимик комиссиянең утырышы булган. Анда әлеге комиссиянең 24 августта узган җыелышта кайбер урамнарга бирелгән татарча исемнәрне урысчага алыштырырга дигән карарга килгәннәр. Ни өчен Татарстанда урамнарга татарча исемнәр кушып булмый? Моңа ук барып җиткәннәре юк иде бит әле. Җавап бер: Мәскәү татарча исемнәргә каршы икән. Аның да әле салым түләтү службасы! (Бу турыда урысча язылган документ әлеге язмага теркәлә). Ягъни без салым түли-түли үз телебездән ваз кичәргә тиеш. Монысы да яңалык түгел инде — балалар бакчаларында да үзебездән үк акча түләтеп балаларыбызны урыслаштыралар бит.

Мәскәү чиновниклары татарча атамаларга каршы булуларын РФ хөкүмәтенең 2014 елның 19 ноябрендә кабул ителгән «Адресларны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару Кагыйдәләрен раслау турында» N 1221 Карары белән бәйләп аңлатканнар. Аның 55 пунктында акка кара белән язылган (тәрҗемә итеп тормыйм): «Наименования элементов планировочной структуры и элементов улично-дорожной сети должны отвечать словообразовательным, произносительным и стилистическим нормам современного русского литературного языка».

Ләкин бу Карар, минемчә, урыс атамаларына гына кагыла. Ә татарча атамалар фәкать татар әдәби теленең һәр төрле нормаларына туры килергә тиеш. Югыйсә, бу Карар РФ Конституциясенең үзен үк санга сукмый дигән сүз.

Хыял урамы хәзер улица Мечтателей булачак. Без үз телебездә хыяллана да алмыйбыз булып чыга. «Мечтать не вредно» ди дә бит дәүләт төзүче халык, тик бер шарты бар икән: димәк, аның телендә генә «мечтать итәргә» кирәк. Татарча хыяллансаң, бик тә зыянлы булырга мөмкин. Үзеңә дә, илеңә дә. Мало ли что…

Ләкин шунысын әйтергә кирәк, Мәскәүдәге салым түләттерү хезмәтенең татарча атамаларны теркәргә каршы булуы федераль законнарны да, үзебезнең кануннарны да тупас бозу булып тора. Алабудагы топонимик комиссиянең бу шовинистларга бернинди каршылык күрсәтмәве гаҗәп. Хәер, нигә гаҗәп? Бу урында башка сүзне кулланырга кирәк.

Әлбәттә, Татарстан Дәүләт Советынның киләсе сессиясендә бу турыда сүз кузгалыр дип уйлыйм.

 

Фәрит Гыйбатдинов… Без аңладык аның кем булганын! (17.12.2020)

Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте (автономиясе) рәисе Фәрит Гыйбатдинов татар дөньясында билгеле шәхес иде. Алтмыш яшьлек гомер бәйрәмен уздырып озак та үтмәде, быел бөтен дөньяны үлем кубызында биетә башлаган зәхмәт чиреннән арына алмыйча, җәй көне бакыйлыкка күчте.

Якташлары аны онытмый: 15-16 декабрьдә Чабаксар шәһәрендә һәм мәрхүмнең туган авылы Урмайда «Гыйбатдинов укулары» дигән исем астында искә алу кичәләре узды.

Фәрит белән мин сиксәненче елларның азакларында танышкан идем. 1989 елда Чувашиядә Татар иҗтимагый үзәге оештырып, безнең якта борын-борыннан яшәгән милләттәшләребезне ул милли-мәдәни җәһәттән бер йодрыкка туплауга иреште.

Җиңел эш түгел. Безнең татар берләшергә бик атлыгып тормый. Шундый көннәрнең берсендә икәү генә гәпләшкәнебез әле дә истә. Бик мавыгып үзенең киләчәккә ниятләре урында сөйләде ул; мин аңа ышандым, максатына ирешәчәк бу! Күзе янып тора, мәсләге ачык, нияте изге. Ләкин ул вакытта әле аның гомумтатар милли хәрәкәтендә гаҗәеп зур урын тотачагын күз алдына да китереп булмый иде. Халыкара фестивальләр оештыруы, үз ансамбле белән чит илләргә кадәр барып җитүе, Урмай авылының исемен күз күрмәгән биеклеккә күтәрүе аның никадәр максатчан, фидакяр кеше булуын күрсәтте.

Кызганыч, бездә андый кешеләр сирәк; бу аның вафатыннан соң бигрәк тә ачык аңлашылды, йөрәкне тагын да ныграк әрнетте.

«Бер кеше үзе генә берни эшли алмый», дигән гыйбарә бар. Эшли ала! Мәйданга башта һәрвакыт бер кеше чыгып баса һәм үз янына фикердәшләрен, тарафдарларын җыя.

Кайвакыт Фәрит үзен «көтүче» дип атый иде. Аның бу сүзендә тирән мәгънә ята. Безгә чыннан да җитәкләүче, алга өндәүче көтүчеләр җитми.

Кайвакыт Фәрит үзен «көтүче» дип атый иде. Аның бу сүзендә тирән мәгънә ята. Безгә чыннан да җитәкләүче, алга өндәүче көтүчеләр җитми.
Юкса бит Фәрит бөтен асылы белән сәнгать кешесе иде! Милли-мәдәни эшләрне оештыру, җитәкләү юнәлешенә кереп китүен ул үзе дә сизми калды шикелле. Башыңа төшсә, башмакчы буласың. Ул оештырган «Мишәр» фольклор ансамбле бөтен төрки-татар дөньясында дан алды. Чирек гасыр дәвамында ул «Урмай моңы» эстрада фестивале үткәрде. Татар сәхнәсен тоткан хәзерге җырчыларның байтагы шунда канат ярды шикелле. «Урмай-Зәлидә» исемле төрки халыклар мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фестивале дә федерациядә яшәүче төрки халыклар өчен яңалык булган иде. Ә татар халкының милли мирасына багышланган «Кәрван-мирас» фестивале? Мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар фестивале «Мәдхия»… Фестивальләр, конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләр, татар теле укытучыларының җыеннары, мәдәният хезмәткәрләренең семинарлары… Болар бит даими, ел саен! Ничек вакыт тапкан? Соңгы елларда әле ул биш вакыт намазын да калдырмый иде. Аллаһка сыгынуы да ярдәм иткәндер…

Үзе исән чакта без аның нинди масштабтагы шәхес икәнен тулысынча аңлый идекме соң? Дәригъ! Тукай әйтмешли, «без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?» Хәер, үлгәч мәртәбәли белү дә сирәк күренешкә әверелеп бара.

Шактый гына этеш-төртештән соң, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе вазифасына, ниһаять, Фәритнең тарафдары, авылдашы, хәзер Чабаксар шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Хәйдәр Сафиуллин сайланган. Һәм иң куанычлысы — эшен ул Фәрит кардәшебезнең исемен мәңгеләштерүдән башлады. Әлеге искә алу кичәләрендә Фәрит Гыйбатдинов турындагы истәлекләр китабын да тәкъдим итү булды (Төзүчесе Рафис Җәмдихан). Комсомольский районы үзәгендә Фәрит үзе озак еллар директор булып эшләгән сәнгать мәктәбе хәзер аның исемен йөртәчәк. Урмай мәдәният сараеның диварына Фәрит истәлегенә мемориаль такта куелды. Урмайның бер яңа урамына да аның исеме биреләчәк.

Хәйдәр Сафиуллин миңа милли-мәдәни мохтариятнең тагын бер нияте турында сөйләде. Чабаксарда бер урамга Тукай исемен бирергә җыеналар икән. Чувашия Башлыгы белән бу хакта сөйләшү булган. Әлеге урам Батыр районы Бикшик авылында туып-үскән академик Хәбиб Миначев (1908-2002) исемен йөрткән урам белән кисешә. Шул урында җыйнак кына сквер да бар. Милләттәшләр анда бөек шагыйребезгә һәйкәл дә куярга тели.

Бу эштә Татарстаннан да ярдәм көтәләр. Анысы инде табигый. Ансыз булмас.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/comment/z-ydulla-rkail/17-12-2020/f-rit-gyybatdinov-bez-a-ladyk-any-kem-bulganyn-5793489

Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш.

Ркаил Зәйдулла: Тел хакына бергә кузгалыйк

Киләсе елга Татарстан автономияле республикасының 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.

Бүгенге Татарстанның икътисадтагы, иҗтимагый тормыштагы уңышлары шул йөз ел элекке вакыйгаларга барып тоташа. Милли республиканы төзүнең төп максаты дәүләтчелек ярдәмендә татар телен, мәдәниятен саклап калу иде. Ягъни милләт буларак саклану. Егерменче еллар башында Татар телен гамәлгә кую (РТЯ – реализация татарского языка) сәясәтен үткәрү дә шул турыда сөйли. Ә бүген татар теленең иҗтимагый тормышыбызда урыны нинди соң? Турысын әйтергә кирәк – татар теле бүген гаять аянычлы хәлдә. Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. “Теле юкның иле юк”, дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә, милләт тә, аның дәүләтчелеге дә үзеннән-үзе юкка чыга.

Ләкин халык та аерым кеше кебек – аңарда яшәү, исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифен юкка чыгаралар икән, халыкның да үз телен, үз мәдәниятен сакларлык көче калмый. Без хәзер менә шундый куркыныч астында.

Хәер, без генә түгел. Бу куркыныч Россия Федерациясендә яшәгән барлык халыкларга да яный. Хәтта бөек һәм кодрәтле рус теле дә үзенә карата булган басымны сизә икән. 5 ноябрьдә узган РФ президенты каршындагы рус теле буенча советта В.Путин кайбер илләрдә сәясәткә әверелгән “рус теленә каршы сугыш” турында сүз кузгатты. “За ней, диде ул, ягъни шул сәясәт артында; – и это тоже должно быть понятно и ясно – всё то же давление, прямое нарушение прав человека, в том числе право на родную речь, на культуру и историческую память”.

Бик дөрес сүзләр! Ләкин бу бит барлык телләргә дә карый. Һәркемгә үз теле якын. Миңа да менә татар теленә каршы яшерен сугыш бара кебек тоела. Хәер, нинди яшерен… Барысы да ачыктан-ачык. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) каршындагы Мәгариф үсеше федераль институтының милли проблемалар үзәге директоры Ольга Артеменко җитәкчелегендә туган тел укытучылары белән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Россия Федерациясендә әлеге ханым туган телләр буенча “зур белгеч” санала. Гәрчә ул яшьлегендә хайваннарның нерв системасын өйрәнеп биология фәннәре кандидаты булган кеше. 2007 елда №309 законга төзәтмә кертеп мәктәптә милли-төбәк компонентын юкка чыгару эше дә иң әүвәл туган телләргә аның һөҗүменнән башланган иде. Былтыргы гаугалы закон да аның катнашы белән әзерләнде. Татарстанга, татарларга  аның аеруча “мәхәббәте” бар, ул монда еш килә. Әле ноябрь башында булган сәфәрендә дә безгә РФ Конституциясенең 68 нче маддәсен үзенчә аңлаткан иде. Хәтерегездә булса анда шундый юллар бар: “Республики вправе устанавливать свои государственные языки. В органах государственной власти, органах местного самоуправления, государственных учреждениях они употребляются наряду с государственным языком РФ”. Ләкин О.Артеменко аңлатуынча, “наряду” әле ул “наравне” дигән сүз түгел, һәм аның бу казуистикасына ризасызлык күрсәткән бер картка ул аяктан егарлык дәлил китерә: “Вот мы с вами рядышком стоим, я здоровая, а вы маленький!”

Әлеге түгәрәк өстәлдә туган тел укытучылары гына катнашырга тиеш иде кебек, ләкин Артеменко Казаннан үзенең фикердәше ниндидер Татьяна Череватая дигән хатынны да чакырган. Менә ул нәрсәләр сөйли: “ Мы видим, что появилась необходимость пересмотреть статус родного языка. Его нужно исключить из перечня обязательных дисциплин”.

Һәм дәвам итә: “С целью улучшения системы образования России в целом предлагаем рассмотреть вопрос о реформировании региональных министерств образования в региональные филиалы министерства образования России. Управление школами и назначение руководства осуществлять из федерального центра для исключения возможности давления на директоров и принятия решений на усмотрение региональными властями. Учитывая огромное негативное влияние на подрастающее поколение и большой общественный резонанс, предлагаем предусмотреть уголовную ответственность за нарушение федерального законодательства для администраций учебных заведений и ответственных лиц в региональных министерствах и муниципальных органах образования”.

Татар теленә (әлбәттә, башка милли телләргә дә) каршы сугыш башланмаган, дип кем генә әйтә алыр хәзер? Күзләрен нәфрәт томалаган бу бәндәләргә игътибар итмәскә кирәк, диючеләр дә булыр. Ләкин беләбез бит, башта менә шундыйлар мөнбәргә менә, аннары югарыдан күрсәтмәләр пәйда була, прокуратура йөгереп килә, закон чыга…

Турысын әйтергә кирәк, биредә милли республиканың нигезен җимерү турында сүз бара. Һәм бу хыялларын алар инде артык яшереп тә тормый.

Республиканың конституцион тәртипләрен саклый торган берәр механизм бармы бездә? Әллә ул эшләмиме? Киресенчә, республикага каршы эшләүчеләрне “карагруһ” дип атасаң да, алар сине кичекмәстән судка бирә. Мин коллегабыз Илшат Әминов эшен күздә тотам.

Мондый шартларда кул кушырып утыру  җинаятькә тиң. Вакыт бик тиз үтә, без инде күп нәрсәләрне югалттык. Татар мәгарифе сүтелеп юкка чыга бара. Киләчәктә фәннәрне татар телендә укытучы кеше дә табылмаячак.  Хәтта татар теле һәм   әдәбияты укытучылары да халкыбызга нисбәттә гаять тә аз әзерләнә. Хәер, бу аңлашыла да, мәктәбе булмагач, укытучылары нигә кирәк?

Ләкин милли мәгарифнең тамырына иң төп балта чабучы – Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) бары тик рус телендә генә бирү мөмкинлеге. Татар теленең урта белем алырга да кирәге юк! Югыйсә, РФ Конституциясе буенча һәркем үз туган телендә белем алырга хокуклы. Андый хокукы булгач, аның шул телдә имтихан бирергә дә хокукы булырга тиеш ләбаса! Шул хокукны кире кайтармый торып, безнең милли киләчәгебез юк. Милли мәгариф мәсьәләләре һәм  татар теленең язмышы турында сөйләшергә мин Татарстан Дәүләт Советының бер сессиясен багышларга тәкъдим итәм.

Сүз уңаеннан әйтәм, РФ президенты каршындагы рус теле буенча советның күчмә утырышы киләсе елга Казанда узарга тиеш. Бу безнең өчен бик куанычлы хәл. Әйдәгез, татар һәм рус телләренең исән калуы өчен бергәләп, кулга-кул тотынышып көрәшик. Икесе дә бик авыр хәлдә…

мәкалә

ЯЗУЧЫ РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: ЯЗЫК УЛ ТАТАРДА ДА ЯЗЫК

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, публицист Ркаил Зәйдулла журналист Рәмис Латыйповның “әдәби тел” турындагы фикерләренә үз карашын белдерә.

Исегезгә төшерәбез, Рәмис Латыйпов язучылар, журналистлар тарафыннан уйлап чыгарылган, махсус рәвештә матурланган, бизәкләнгән ясалма телне “әдәби тел” дип атауга каршы чыга. Ул “әдәби тел” дип күпчелек халык сөйләшкән гади татар телен атарга кирәк дигән тәкъдим әйтә.

Алга мәкалә

каланча

Ркаил Зәйдулла: Могҗизалар иле

14.06.2016 13:25 | ЯңалыкларПринтерга

Ркаил Зәйдулла: Могҗизалар иле

 

Интеллигент ул – Галиция кенәзе Владимирко; ул 12 гасырда ук: ”Безнең чорда могҗизалар була алмый”, – дип әйткән. Шул дәвердән соң инде алты йөз ел гомер узган, зыялылар һаман бер-берсенә: “Могҗиза булмый, могҗиза булмый”, – дип тукый. Ә бөтен халык, 12 гасырдагы кебек, могҗизаларга отыры ышана бара.
Лев Толстой

Кеше гомер-гомергә гайре табигый могҗиза күрергә интегеп яшәгән. Борынгы заманнар турында инде мин искә дә алып тормыйм. Бүген! Табигатьнең бөтен сере тәмам коелып беткән сыман югыйсә. Могҗиза көтәбез. Мине иң гаҗәпләндергәне – зур-зур урыннарда утыручы түрә-кара егылып китә инде могҗиза исе чыкса. Ә бит бик тә аек акыллы, яман да прагматик күренәләр читтән карап торышка.
21 июльдә Казанга Рәсәйнең иң зур побы килә икән! Могҗизага тиң вакыйга. Күпме чакырып та элегрәк шәһәребезгә аяк басмаган иде. Әле мәктәпләрдә православие укытмаганга үпкәли, әле Казан үзәгендә зур чиркәү салыгыз дип шарт куя. Шартын үтәделәр: салачаклар! Мәйданы 2500 кв. м. була диме соң… Мәктәпләрдә дә тиздән чукынырга өйрәтерләр, Алла боерса…
Казан Божьей матери (бу сүзтезмәне татарча әйтергә тел әйләнми) иконасы табылган урында салыначак ул чиркәү. Әлеге иконаның 1579 елда пәйда булуы үзе үк могҗиза. Ярты шәһәрне ялап алган янгыннан соң, Матрона исемле бер кызый төшендә Мәрьям ананы күрә. Кызның өеннән ерак та түгел, җир астында Мәрьям ана иконасы ята икән. Мәрьям ана, урысча әйтсәк, Божья матер, шул хакта әрхирәйгә, шәһәрнең башка түрә-карасына хәбәр итәргә куша. Чыннан да могҗиза – җир астыннан кыйммәтле ташлар белән бизәлгән икона килеп чыга! Аны тәре ходы белән Благовещение чиркәвенә илткәндә янә могҗиза: ике сукырның күзе күрә башлый.
Икона табылган урында митрополит Ермоген хатын-кыз монастыре сала. Беренче монахиняны кем дип уйлыйсыз? Уйлыйсы юк – төш күрүенә үзе үк ышана башлаган бичара Матрона була ул. Иконаны саклар өчен шунда ук алагаем зур чиркәү салалар. (Яңа собор утызынчы елларда шартлатылган шул чиркәү урынына салынырга тиеш тә инде). Күптән түгел безгә митрополит итеп җибәрелгән Феофан, килгән көнне үк, Казанны урыс җире дип белдергән иде. Әлеге белдерү өчен алар 1579 елда ук могҗизаи рәвештә кайгыртып куйган – шундый кыйммәтле икона табылган җир тагын кемнеке булсын?!
Казан Божьей матери иконасының могҗизалары моның белән генә төкәнми әле. Тарихта иң тирән эз калдырганы, мөгаен, 17 гасыр башында Мәскәүдән полякларны куып чыгаруыдыр. Әйе, иконаны күрүгә мескен поляклар, алны-артны күрмичә, чатыр-чотыр илләренә качкан… Мимечләрнең Ленинградны алырга хәлләреннән килмәве дә шушы икона аркасында, имеш.
Дөрес, 1904 елның 29 июнендә гап-гади караклар бу иконаны чиркәүдән урлап чыга, алтын-көмешен, кыйммәтле ташларын кубарып алып, агач тактасын могҗизасыз-нисез генә гап-гадәти мичтә яндыралар. Ни гаҗәп – үз-үзен коткарып калырга иконаның могҗизасы җитенкерәмәгән.
Ләкин аның дистәләп күчермәсе калган. Вакыт дигән галиҗәнап аларны да аямаган нигәдер. Унбиш еллар элгәре шуларның берсе Рум папасының кабинетында саклана, дигән сүз чыкты. Шуңа карап кына гыйбадәт кыла икән Икенче Иоан Павел. Җаныннан артык күрә икән әлеге иконаны. Шул хәбәрне ишетүгә үк Казанның ул чактагы башлыгы Камил Исхаков аның хозурына йөгергән иде. Кайткач шаккатып, могҗиза күрүенә чын күңелдән ышанып, сөйләде: “Меня и посла России в Ватикане первыми подвели к Римскому Папе по его просьбе. Все расценивали это как чудо, как знак свыше. Я был потрясен до глубины души. Папа – исключительно светлый человек, вокруг него сияние, свет, аура доброты”. Хисләре бөтен төштән бәреп чыккан Камил абзый түзми – попның сузылган кулын чуп итеп үбеп тә ала. Әлләни уйламагыз, могҗизаның үзен үбәм, дип уйлый ул!
Татар малаеның иконага мондый мәхәббәтенә Рум папасы үзе дә шакката, христианнар өчен кыйммәтле ядкәрне Казанга кире бирергә риза була. Могҗиза дими, ни дисең?!
Ләкин могҗизага да безнең илдә кыенга туры килә. Иконаны Мәскәүдә тоткарлыйлар. “Әнә, Богородицкий монастырен яңадан корыгыз, аннары иконаны бирербез”, – ди патриарх. Ә аны корырга 30 миллион доллар кирәк булачак, дип язганнар иде Мәскәү гәзитләре. Ләкин безнекеләр могҗизага шулкадәр сусаган, иконага мәхәббәтләре галәмгә сыймый, мондый гына акчага карап торалармы инде? Булдырабыз! – диделәр. Вәгъдә – иман. Бирделәр, ниһаять, иконаны Казанга. Могҗиза!
Казанның хәзерге башлыгы Илсур Метшин да иконага битараф түгел, һәм аңардан гел дә инде менә могҗиза көтүче икән. Үзенең тануы буенча, көтеп тә җиткергән. Үзегез аңлыйсыздыр, мондыйлар мәхәббәтләрен татарча белдерми, шуңа мин дә тәрҗемәләп мәшәкатьләнмәдем, йә эссесен сүрелдерермен, Алла сакласын. Икона сакланырга тиешле алагаем чиркәүне салу мәсьәләсенә кагылышлы җыелышта Метшин да бик дулкынланып үзенең могҗизага орынуын белдергән: “Когда молодым мэром меня сюда привели и показали Казанскую икону Божьей Матери, я читал молитвы. Слава богу, все сбылось, все, о чем я просил за эти 10 лет. Мы просили, чтобы Казань выросла среди других городов, и нам всевышний ответил. Поэтому наш долг, мой долг как мэра – сделать все для того, чтобы этот храм для наших верующих был построен. Пусть он будет построен всем миром”.
Әйе, бездән генә эш калмас, могҗиза хакына соңгы тиеннәрне дә салырбыз уртак казанга. Ил төкерсә, күл җыела. Кризис безгә нипачум. Бер очтан бурычларны да түли башларга кирәк. Казанның 10 ел элек федераль үзәккә 4,7 млрд. сум бурычы булса, хәзер ул сан 29 млрд. икән. 10 ел дәвамында могҗиза өмет итеп дога кылган арада шулай арткан, бәдбәхет.
Әнә биш ел эчендә Рәсәйдә 12377 мәктәп ябылган, 20000 гыйбадәтханә ачылган. Һәрберсендә могҗиза өмет итеп дога кыла башласалар, бу бит… бу бит… Бернинди саннар белән дә үлчәп булмый моны…
Мәккә җаһилләре Мөхәммәд галәйһеәссәламнән могҗиза таләп иткәннәр, имеш. Пәйгамбәр булсаң, янәсе, чыгар да сал могҗизаны! Аллаһның иң олы могҗизасы – кеше, дип җавап биргән рәсүл.
Кеше ул, минемчә, Аллаһның могҗизасы гына түгел, ә үз нәүбәтендә үзе дә теләсә нинди могҗизаны уйлап табучы…
интертат.ру

Әдәби тел

Язык ул татарда да язык

 

Әдәби телнең торышы турында фикер алышканда без аны нигәдер матур әдәбият теле белән тәңгәл куябыз. Әдәби тел ул гомумирәк төшенчә. Милләтеңнең мәдәни кимәлен билгеләргә теләсәң, аның әдәби телен барла. Грамматик нормалары аныкланган, төгәл кысаларга кергән, бөтен милләткә аңлашыла торган телне әдәби дип атап буладыр. Матур әдәбият теле аның бер өлеше генә һәм ул бертөрле була алмый. Һәр язучының үз теле, үз өслүбе. Әдәби телне тагын фәнни, дини, сәяси, канцеляр, публицистик (газеталар теле)  һәм башка өлешләргә бүләләр. Шартлы рәвештә, әлбәттә. Ләкин татар милләте сәяси җәһәттән мөстәкыйль булмаганга, бездә аның матур әдәбият теле һәм публицистик өлеше генә күпмедер гамәлдә. Әлегә. Монда әлбәттә дини телне дә кертеп булыр иде, чөнки ул Риза казый Фәхретдин заманында шәкелләшеп җитә. Без аны кайбер муллалар авызыннан ишетәбез дә. Ләкин бүген безнең дин галимнәре хезмәтләрен асылда урыс телендә яза.

Шуңа күрә интернеттагы бәхәсләр матур әдәбият теле тирәсендә бара, дип уйлыйм. Ул да бертөрле генә түгел: бар шигърият теле, чәчмә әсәрләр теле. Драма әсәрләренең теле шулай ук проза теленнән нык аерыла. Әле, әйткәнемчә, һәр язучының үз өслүбе! Мин, әлбәттә, чын әдипләрне күздә тотам. Үз өслүбен булдырган язучы гына әдәбият мәйданында урын тота ала. Андыйлар һәр заманда да күп булмаган.

Хәзерге әдәби телнең ясалмалыгы турында шактый сүз уйнаттылар. Әлбәттә, әдәби тел җанлы сөйләм теленә нигезләнә. Ләкин ул үзе асылы белән ясалма. Бүгенге төрек әдәби телен генә искә төшерик. Ул бит үткән гасырның егерменче елларыннан соң гына, Ататөрек заманында, барлыкка килә. Аңарчы анда “госманлы” дип аталган корама тел гамәлдә булган. Гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган әлеге телдән баш тартып, төрек телчеләре, Ататөрек әмере белән, өр-яңа тел “ясыйлар.” Борынгы төрки сүзләрне тарих төпкеленнән чокып чыгаралар, яңа сүзләр уйлап табалар. Еракка китмичә, хәзерге башкорт әдәби телен дә мисалга китерергә мөмкин. Аңа, татар әдәби теленнән күпмедер аермалы булсын өчен, Урал аръягындагы куакан кабиләсенең шивәсе нигез итеп алынган.

Егерменче гасырга кадәр барлык төрки халыклар өчен (чуаш, якут кебек кайбер ераграк тармакларыннан кала) әдәби тел уртак була. Әлбәттә, аны мәдрәсә тәмамлаган укымышлылар гына аңлаган. Исмәгыйль Гаспралы “Тәрҗеман” газетасы үрнәгендә әлеге иске төрки телне яңартырга теләсә дә уңышка ирешми, чөнки, күрәсең, андый эшне башкарырга дәүләт кодрәте, дәүләт мөмкинчелеге зарур.

Халыкның сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел үз нәүбәтендә халык сөйләменә тәэсир итә башлый. Без хәзер бик күп гарәп-фарсы сүзләрен нәкъ үзебезнеке дип кабул итәбез. Бу иске әдәби телебезнең халык тормышына бик тирән үтеп керүе нәтиҗәсе.

Унтугызынчы гасырда ук, әле матбугат булганчы, җанлы сөйләмгә якын телдә язучы шагыйрьләр була.  Иң беренче итеп монда Габделҗаббар Кандалыйны искә төшерәбез. Ләкин аның фәлсәфи-дидактик поэмалары укымышлыларга гына аңлаешлы гадәти әдәби телдә иҗат ителгән. Ә менә мәхәббәт шигырьләре гап-гади “урам телендә”. Чөнки Габделҗаббар хәзрәт аларның һәрберсен диярлек берәр кызга атап язган һәм үз хисләренең алар йөрәгенә барып җитүенә өмет тоткан.

Әдәби әсәрләр сурәтле тел белән язылырга тиеш. Бу иҗатның төп шарты. Тел никадәр коры булган саен әсәрнең әдәби кыйммәте дә түбән була. Һәм киресенчә… Бүген матур әдәбият булырга дәгъва иткән күп язмаларның теле шаблон сүзләр, җөмләләр, калькалар белән шыплап тулган. Аларны, әлбәттә, тәнкыйтьләргә кирәк. Ләкин моның өчен тәнкыйтьчеләрнең дә орлыкны кибәктән аеру сәләте булырга тиеш. Сурәтле тел белән язу өчен аерым талант кирәк булса, дөрес җөмләләр белән әдәби телдә язарга һәркем өйрәнә ала. Моның өчен исә татар мәктәпләре кирәк.

Әдәби телебезнең чишмәләре корып бара. Халыкның күбесе хәзер асыл татар телендә сөйләшми, аның теле – суржик. Үз теленә битараф булмаганы да “Мин татар языгы белән интересоваться итәм!” – дип еш кына ничек әдәби телдә язарга өйрәтә башлый. Әйе, “язык” безнең татар телендә дә бар. Әйтелеше бүтән дә, мәгънәсе үзгә.

Язучылар бездә байтак. Югары өслүбтә язган берничә кешене исәпкә алмаганда, чәчмә әсәрләрнең күбесе “мәкалә прозасы”. Җанлы сөйләмнең ярлылана, корамалана баруы әдәби телгә дә тәэсир итә. Әлбәттә, без барыбыз да әсәрләребез укучга барып ирешсен өчен язабыз. Ләкин әсәр укылышлы булуы өчен нәкъ бүгенге халык сөйләгәнчә яза башласак, кая барып чыгарбыз соң? Гасырлар дәвамында чарланган әдәби тел бөтен милләтнең уртак байлыгы. Әгәр дә инде ул шул байлыкның кадерен белмәсә, аннан баш тартырга теләсә, анысы инде бүтән мәсьәлә. Теле юкның иле дә юк.

Фәйзуллин турында

Ак каенның күкрәкләрендә…

/Ркаил Зәйдулла/

Балачак тәэсирләре җете була. Күңел күгеңне яктыртып алган балачак хатирәләре беркайчан да җуелмыйдыр, мөгаен. Офыкларны киереп, дөньяны киңәйтергә хыяллангангамы әллә? Заман заманга туры килми, әлбәттә, хәзерге балалар чынбарлыкны онытып компьютер каршында утыра, аңнарын виртуаль дөнья биләп алган, алар җир читендәге берәү белән рәхәтләнеп гәпләшә, аралаша ала. Аларның үз тәэссораты. Безнең хыялга да килмәгән киңлекләр, мөмкинлекләр.

18-1

Юкса әле күпме генә гомер үткән.

Заманны да, милләтне дә, ата-ананы да сайлап алмыйлар. Заманнан исә, мөртәт булып, ваз кичеп тә булмый. Һәркемгә үзе­неке үзәк­тә, үзенеке газиз. Һәр­хәлдә, шулай булырга тиеш.

Безгә үкенәсе дә, кемнәрдән­дер көнләшәсе дә түгел. Без шигырь тылсымына ышана торган заманда үстек, һәм шул тылсым безнең еллар салкынында туңган күңелләрне әле дә җылытып тора.

Тормыштагы сукмагыңны ачык­лар-ачыкламас Шигърият ди­гән олы дөньяга тиенү гаҗәеп бер бәхет бит ул. Дөрес, ул әле пәрдә читен генә ачкан, шулай да аңа әллә кайдагы йолдызларның яктысы төшә, җил исеп моңарчы күр­мәгән, ишетмәгән гөлләрнең хуш исен китерә, ерак гасырларда адашкан зирәк сүзләрнең әчкел­тем тәме иренгә куна. Һәм син тирә-ягыңа күз саласың: янәшә­дәге куак каядыр ашкынган сәер кошка әверелә, кояшны эчкән чык бөртеге үлән яфрагыннан тәгәрәп кереп күңелне кы­мырҗыта. Яшә­веңне тоясың! Яшәешнең мәгъ­нәсенә орына­сың! Нәкъ менә бүген, нәкъ менә шушы төштә басып торуың белән син бәхетле икәнсең ләбаса. Гүя синең иңеңнән кагып, Шигърият илчесе сүз куша:

 Шулай, энем,

 Иртәгесе иртән,

 Бүгенгесе кыйммәт

 дөньяның.

Равил Фәйзуллинның “Аҗа­ган” китабы кулга кергәннән соң ниндидер тиле шатлык кичер­гәнемне хәтерлим. Уч төбенә сыярлык юка гына җыентык. Сыерны елга үзә­ненә сусыл үлән утларга җибәреп, яр өстендә кичке тынлыкны бөр­кәндем. Тынлык эчендә әле зил­зилә кузгалды, әле җылы ләйсән сибәләде, әле җил­дә җилфердә­гән керләрнең җы­ры ишетелде. Әйе, керләр җыры! Шаккатарсың… Күз күнеккән га­дәти генә нәрсәләрне дә шагыйрь могҗизага әверелдерә ала икән. Эленгән керләрнең җил­фер­дәвендә өр-яңа җыр ишетер өчен дә тирә-ягыңа бүтән күз белән карарга, үзгәчә колак салырга кирәк, мөгаен. Ә аңарчы бит әле:

 Кер чайкыйлар кызлар.

 Тезләрендә – Кояш!

 Күзләрендә – Яз!

 Ярымачык күкрәкләре

 Оялган күк бераз.

Монысы инде мин үсмернең фикерен бөтенләй чуалтып таш­лады. Кер чайкаучы кызларны күр­гән бар ла ул. Тезләрдәге кояш ничек моңарчы күзгә чалынмаган, нәгъләт?! Матурлыкны кү­рә бе­лергә дә кирәк икән.

Равил Фәйзуллиннан алган тәүге сабагым шул булды бугай.

Тагын гаҗәпләндергәне – шигырь кысаларына сыя алмыйча тугарылып язуы иде аның. Әйтерсең лә, сикәлтәле юлларда арбаны ташлап калдырып җай­дагат чаба. Аның вазыйфасы гүяки бастырыклаган йөкне каядыр тартып бару түгел, ә бәлки киләчәккә безнең барлыкны бел­дергән кичекмәслек хәбәр илтү. Һәм ул, һичшиксез, кайчан да булса камчы сабы белән офыкны шакыячак!

Тукай үзе язган бит: “Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар ши­гырьләр үлчәве.”

 Тояк тавышына кушылып набат яңгырый:

 Фаҗигаләр! Фаҗигаләр!

 Тарих үзе буйдан-буйга

 Торамыни фаҗигадән!

 Атчабар бик ерактан килә. Төрле чорда аны төрле исем белән атаганнардыр. Миңа исә – ак кү­беккә баткан атның кара ялларын таратып чапканын күреп калган мизгелдә – ул Равил Фәйзуллин иде. “Безнең якта – борынгыдан хәрабәләр генә. Чын тарихны азлар белә, хәбәр­дарлар гына.” Атчабарның җиле тиеп үткән кеше, әлбәттә, сис­кәнми калмас, йөрәген тарихи гамь учлап алыр. Офыкларга бәрелгән оранны ишетер ул: “Таш кебек каты булыйк, горур – төз манарадай!”

Үсмер чакта миңа аратаны җимереп чыккан атны иярләгән кебек тоелса да, күз ияләнгәч күр­дем: ат элекке, үзебезнең ат иде. Җайдак гайрәте, җайдак дәрте атка күчеп, алар бер булып куш йөрәккә әверелә ала икән. Юк, Равил Фәйзуллинның юлны санламыйча, баш югалтып, билгесезлек тезгенен бушатып чабуы түгел. Аның кайдан килүе дә, кая алгысынуы да шигырь сөючеләр өчен анык: ул халык бәгыреннән өзел­гән шагыйрь.

Рөстәм Кутуйдан да уңыш­лырак әйтеп булмас: “Шигърият­нең саф сулы күлләре – җир күз­ләре аның алдында иде: Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан… Ерактагы тавышларны ишетеп һәм сине кайдадыр көткәннәрен белеп, анда синең үз икәнеңне аңлаган килеш әлеге болыннан баруы рәхәт.

Остазларың булу оят түгел, остазлык итүдән дә кыенсынмыйлар. Бу гөнаһлы җирдә тормыштан да кызыклырак берни дә юк. Ул гына иң төп һәм хилафсыз остаз, без барыбыз да аның балалары. Равил Фәйзуллин әлеге хакыйкатьне йөрәге белән тоя”.

Кутуй шагыйрьне болын буйлап баручы юлчы итеп күз алдына китерә. Чөнки мондый күз­аллавын язганда ул чәченә чал кунган ил агасы, аны инде набатлар да, оран салу да, атчабарлык та артык җәлеп итми, аңа шагыйрьнең акыл тирәнлеге мөһим.

Һәркем шагыйрьдә үзен кү­рергә тели. Шагыйрь үзе дә төрле еллар, төрле юллар үтеп шаккатмалы әверелешләр кичерә. Картаеп беткәч тә яшьләрчә кыланып йөргән кемсә көлке дә, кызганыч та. Кутуй бу юлларны язган елларда Фәйзуллин да олпатланган ир уртасы кеше иде – андый чакта гомер дәрьясының ярларына кайтып төшүе гаҗәпмени!

Ләкин йөрәк әлсерәп, көн­дәлек мәшәкатьтән арып, барысына кул селтисе килгән мәл­ләрдә мин кабаттан яшьлек дәрте һәм бераз максимализм бөрке­леп торган шул шигырь­ләрне укыйм. Балачак хатирә­ләре, яшьлек истә­лекләре яңара, яшисе килә башлый.

Әлбәттә, иң беренче нәүбәттә – Равил Фәйзуллин лирик шагыйрь. Сөю-гыйшрәт шагыйре. Әлмисак­тан бирле хатын-кызга мәхәббәт белдереп йөз меңнәр­чә шигырь язылгандыр, күпме җырлар чыкмаган, ләкин әлеге илһам чыганагы хатын-кыз шикелле үк төпсез. Ярата белү сәләте теләсә кемгә бирелми. Равил Фәйзуллин Тәңредән шундый сәләт алган бәхетле шагыйрь. Ихлас мәхәббәт хисләре генә гап-гади сүзләрдән илаһи музыка тудыра ала.

Акыл утырып, оста гаувас сыман фәлсәфә диңгезеннән мәр­җәннәр алып чыгачак дәверендә дә шагыйрь самимилеген, күңел садәлеген югалтмаска тиеш. Бу дөньяның төрле хасиятләренә га­җәпләнү хисе генә шагыйрьлекне исән-имин саклый ала. Чын шагыйрь үлгәнче сабый. Чөнки сабый гына үзе өчен гел яңалык ача, кояшта ялтырап киткән пыяла кисәге дә аңа асылташ булып күренә, аның өчен дөнья гел өр-яңа! Сабыйлыгын инде күптән оныткан бәндә дә шул дөньяга орынгач сафланып кала һәм га­җәпләнү хисе тансык булып калкып чыга: без нигә мондый? Без бит мондый түгел идек…

Олы кеше булып казгану, шуларга хас малтабарлык, кибарлык, кызганыч ки, шагыйрьлекне үтерә.

Равил Фәйзуллин җиһанга һәмишә сабый күзләре белән карый. Аның җитди бер өлкән кеше булырга тырышуы да сабыйларча килеп чыга.

Заманында мин аның бер шигырен укып тетрәнгән идем.

Сау кеше өчен тагын язлар

килде,

Бар гамьнәре, дәртләре

белән.

Кемнең анда сагыш яше

чыккан

Ак каенның

күкрәкләреннән?

Шулай… Язлар арты язлар килә. Гомер уза. Ялларын офык­ларга чәчеп чабучы ярсу атка без әле исемен танымаган бүтән гаярь егет менгәндер. Чапсын, чапсын… Ак каеннар каймалаган болын аша үз офыгыңа баруның рәхәтен ул да бик тиздән татыячак. Мизгелләр ләззәте соңрак килә. Ак каеннар кул болгап кала. Күкрәкләрендә…

Күкрәкләрендә безнең сагыш яше, Равил абый, безнеке…

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 130, 08.08.2013/)