Чыгыш турында

Ркаил Зәйдулла: Әти-әни карашыннан курыккан балаларның ата-аналарына һәйкәл кую кирәк

Ул милли үзаңны саклап калу, милләт яшәешенә тереклек өстәп тору, беренче чиратта, хатын-кыз эше булуын искәртте. «Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш», – диде.
Бүген, 17:41Автор: Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларны әти-әнисенең күз карашыннан да куркып торырлык итеп тәрбияләгән әти-әниләргә һәйкәл куярга кирәк. ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шул фикердә.

«Интернет бөтен дөньяны камап алган чорда колакчын киеп, экранга төбәлгән бала үзгә дөньяда булганда, аңа тәрбия бирү түгел, йомыш кушуы да кыен, ул сине ишетми. Әти-әнинең кыек карашыннан да куырылып килгән балалар турында истәлекләр язучыларның әсәрләрендә генә калды. Бәлки, андый балалар сирәк-мирәк бардыр. Булса, аларның әти-әниләренә һәйкәл куярга, һичьюгы Путин исемендәге орден бирергә кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Ак калфак» хатын-кызлар җыенында.

Ул милли үзаңны саклап калу, милләт яшәешенә терелек өстәп тору, беренче чиратта, хатын-кыз эше булуын искәртте. «Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан югалтмый», — диде.

«Татарга креатив, харизматик шәхесләр кирәк. Аларны бары тик милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра һәм тәрбияли ала. Бүген милли стратегия шул», — диде.

Ркаил Зәйдулла рус хатын-кызларыннан да үрнәк алырга өндәде. «Карагыз, рус хатын-кызларына, аларның күбесе үз теле, үз дине өчен җанын бирергә әзер. «Татар телен укытмагыз дип шаулаган татар ата-аналарына каршы чыгып, «нишлисез сез, татарлар, үз телегезне ник шулай кадерсезлисез» дип, чыгыш ясаган, баласын татарчага өйрәтергә теләгән рус милләтеннән булган Татарстан патриотын да беләм», — диде.

Аның фикеренчә, фаҗига булган гимназиядә милли белем бирүне кайгыртканчы хәрби сакны көчәйтсеннәр иде дип уйлаучылар ялгыша. «Хәрби сак куеп кына андый афәтләрдән котылып булмый. Сәбәпне баш миеннән эзләргә кирәк. Кеше тормышында бәхетнең дә, бәхетсезлегенең дә тамыры гаиләдән. Ояда нәрсә күрсә, очканда шуны күрсәтер», — дип белдерде. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/21-05-2021/rkail-z-ydulla-ti-ni-karashynnan-kurykkan-balalarny-ata-analaryna-yk-l-kuyu-kir-k-5824120