Камил Кәримов

Бүгенге татар прозасын Камил Кәримов әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Иҗат юлын балалар өчен хикәяләр, юморескалар белән башлаган иде. Әдәбиятта һәрбер үрне ул әзерлек белән, җайлап ала белде. Хикәя-бәяннәрен дә талымлы укучы яратып кабул итте. Әмма болар аңа төп биеклекне алырга плацдарм гына булган икән. Соңгы елларда ул менә күләмле әсәрләре белән куандырды, гаҗәпләндерде. “Ком сәгате”, “Сакау күке”, “Уен”,”Тургайлы болытлар”… Мөгаен, чыннан да, чәчмә әсәр иҗат итүчегә бай тормыш тәҗрибәсе кирәктер. Әлбәттә, әдәби талантың булмаса, тәҗрибә белән генә ерак китеп булмый. К. Кәримов үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнеп яза. Аның юлы традицион. Ул постмодернизмның ясалма чытырманлыкларын урап үтә. Ләкин аны һич кенә дә тапталган юлдан бара дип әйтеп булмый. Үзенә генә хас бай күңел дөньясы бар, теле үзенчәлекле (Фатих Хөсни булса, мамыклы дип атар иде). Күрер күзгә гади генә тоелган күренешләрдән тоташ бер картина хасил итү сәләте бар аңарда. Ләкин иң мөһиме –  Камил Кәримовта фикер хөрлеге! Ул як-ягына каранып, кемгәдер ярарга тырышып язмый. Сәхнә кешесе буларак, публиканың зәвеген, нәфесен яхшы белсә дә, арзан ялтыравыклар белән мавыкмый ул. Әдәбият аның өчен яшәү мәгънәсе. Үз-үзеңә хыянәт итәргә ярамый!

Аның күңел хөрлеге, әдәбиятның офыкларын чигереп, безнең күңелләрне алгысыткан яңа бер җиһан хасил итә. Прозаның төп бурычы истә калырлык каһарманнар тудыруда, минемчә. Бу җәһәттән Камил Кәримовның осталыгын икърар итми мөмкин түгел. Чөнки әсәрләрендә үзе белгән, үзе күргән кешеләр. Аларның һәрберсе кабатланмас холыкка, кыяфәткә ия. Һәрберсе үзенә генә хас телдә сөйләшә. Бу табигый, чөнки вакыйгаларның үзәгендә автор үзе. Баш каһарманда авторның үзен, холык-фигылен таныйсың. Г. Флоберның “Мадам Бовари – мин ул” гыйбарәсе ирексездән искә төшә.

Камил Кәримов әсәрләрендә мине иң җәлеп иткәне рухи җиңеллектер ахрысы. Ул көчәнеп язмый, ясалма конструкцияләр корып үзе дә интекми, укучыны да газапламый. Хәер, укучыны газаплап булмыйдыр да ул, кем генә студент-филолог булмаган килеш, газаплана-газаплана, әдәби китап укысын икән… К.Кәримов шушы җиңеллеккә, минемчә юмор, ирония ярдәмендә ирешә. Уйлап баксаң, фани дөнья артык җитди мөнәсәбәткә лаек та түгел. Тормышта фаҗига белән көлке шулкадәр тыгыз янәшәлектә, без күп очракта моңа игътибар гына итмибез. Ә язучының сизгер каләме аларны әсәргә күчерә. Көлдергәндә күздән яшь чәчрәп чыга, елаганда күз яше аша елмаясың… Яшәеш авырлыкларын сурәтләгәндә дә күңелләрне бу гөнаһлы җир өстеннән бер карыш булса да күтәрә алу җиңеллегенә зур талантлар гына ирешә.

Ф.С. Фитсҗералдның “Яшь бай” дигән әсәрендә “Бай кешеләр безнең белән сезгә охшамаган” дигән җөмлә бар. Шул җөмлә аркасында алар Э. Һемингуәй белән ачулышлы да булалар. Соңгысы байларның өстенлеген, аерымлыгын кабул итми. Камил Кәримов әсәрләрен укыганда без мондый бәхәстән азат. Хикмәт бит байларның аерым каста булуында түгел, ә безнең аларга мөнәсәбәтебездә. К. Кәримов социаль баскычның өске аратасына ук менә алганнарга ләббәйкә дип тормый – андый язучы кемгә кирәк! –  ул аларны гап-гадәти кеше сыйфатларына ия итеп тасвирлый, хәтта бу кемсәләр бераз гына җәл дә булып китә. Ябай кеше булуның кадерен аңлыйсың, хәтта шуңа берара –  әсәрне укып бетергәнче! – горурланып та аласың. Автор моңа әлеге дә баягы ирония аркасында ирешә. Юкка гына Фәрит Яхин аңа “ирония реализмы” вәкиле дип бәя бирмәгәндер. Әлбәттә, зур язучыны ниндидер кысаларга куып кертеп булмый. Реализм безнең тормышыбыз кебек үк төрле төсмерләргә бай, язучы аларның һәрберсеннән файдаланырга тырыша.

Камил Кәримов – реалист. Ләкин аның реализмын “тәнкыйди”, “иронияле”, “магик” һәм башка шуның ише сыйфатламалар белән аныклау мөмкин түгел. Боларның барысы да аңарда бар. “Тургайлы болытлар” – нон-фикшн. Аны хәтта автобиографик әсәр дип алданырга мөмкин. Автор шул максатны куйган да. Ләкин әзерлекле укучы андагы уен моментларын, фантазия очышын искәрми кала алмый. Җитди фәлсәфи проблемаларны шундый җиңеллек белән укучыга җиткерә алу сәләтенә сокланмый мөмкин түгел.

Камил Кәримов иҗатының миллилеген дә атап әйтергә кирәк. Ул моңа “түбәтәй кидерү” кебек тышкы эффектлар ярдәмендә ирешми. Әсәрен язганда, әлбәттә, ул миллилек, милли характерлар тудыру хакында уйламый да. Махсус эшли торган нәрсә түгел. Камил Кәримовның һәр күзәнәгеннән татарлык кычкырып тора. Биек маңгайлы интеллектуалларга бәлки аның татары артык бәләкәй тоелыр. Нишлисең, үзебез кадәр ул. Көзгегә үпкәләүдән дә мәгънәсез эш юк. Мохит татарныкы! –  хәтта каһарманнар татар булмаган очракта да татарча кычкырып тора. Әллә искиткеч сыгылмалы теле аркасында мондый нәтиҗәгә ирешәме ул? Ләкин төп хикмәт җанда, рухта. Ә аның җаны – фәкать татарныкы! Үз милләтеңнең портретын тудыра алу теләсә кемнең хәленнән килми. Камил Кәримовның татары бераз гына хәйләкәр, бераз гына наив, бераз гына көнчел… Әмма саф күңелле, тырыш, үз дигәненә ирешә торган… Пародоксаль сыйфатларга ия үз татарымыз. Шуңа күрә күңелгә якын ул, шуңа күрә Камил Кәримов әсәрләрен йотлыгып укыйсың. Кайда гына булмасын – кое казучылар (бораулаучылар) арасындамы, сәнгатьтәме, алтын эзләүчеләр төркемендәме, – ул югалып калмый, кояш астында урын даулый. Шул бит инде, шул – без! – утта янмый, суда батмый торган татар!