Минзәлә театры

Г.Джавид “Иблис” (“Дьявол”) трагедия 12+

Перевод с азербайджанского на татарский Ркаил Зайдулла, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, лауреат Государственной премии имени Г.Тукая Режиссер – постановщик – Сергей Потапов, заслуженный деятель искусств республики Саха,лауреат национальной театральной премии «Золотая маска» Российской Федерации Художник – постановщик – Валерий Яшкулов, заслуженный деятель искусств Российской Федерации и Республики Калмыкия Режиссер по пластике – Нурбек Батуллин Этим спектаклем мы не хотим восхвалять Дьявола. Свет, добро – всё равно должны победить зло. Это древний закон. Здесь мы говорим о человеческих слабостях, искушении. У человека всегда есть возможность остановитьстя и отторгнуть, “вынуть” из себя Иблиса и повернуться к свету…

Фәйзуллин турында

Ак каенның күкрәкләрендә…

/Ркаил Зәйдулла/

Балачак тәэсирләре җете була. Күңел күгеңне яктыртып алган балачак хатирәләре беркайчан да җуелмыйдыр, мөгаен. Офыкларны киереп, дөньяны киңәйтергә хыяллангангамы әллә? Заман заманга туры килми, әлбәттә, хәзерге балалар чынбарлыкны онытып компьютер каршында утыра, аңнарын виртуаль дөнья биләп алган, алар җир читендәге берәү белән рәхәтләнеп гәпләшә, аралаша ала. Аларның үз тәэссораты. Безнең хыялга да килмәгән киңлекләр, мөмкинлекләр.

18-1

Юкса әле күпме генә гомер үткән.

Заманны да, милләтне дә, ата-ананы да сайлап алмыйлар. Заманнан исә, мөртәт булып, ваз кичеп тә булмый. Һәркемгә үзе­неке үзәк­тә, үзенеке газиз. Һәр­хәлдә, шулай булырга тиеш.

Безгә үкенәсе дә, кемнәрдән­дер көнләшәсе дә түгел. Без шигырь тылсымына ышана торган заманда үстек, һәм шул тылсым безнең еллар салкынында туңган күңелләрне әле дә җылытып тора.

Тормыштагы сукмагыңны ачык­лар-ачыкламас Шигърият ди­гән олы дөньяга тиенү гаҗәеп бер бәхет бит ул. Дөрес, ул әле пәрдә читен генә ачкан, шулай да аңа әллә кайдагы йолдызларның яктысы төшә, җил исеп моңарчы күр­мәгән, ишетмәгән гөлләрнең хуш исен китерә, ерак гасырларда адашкан зирәк сүзләрнең әчкел­тем тәме иренгә куна. Һәм син тирә-ягыңа күз саласың: янәшә­дәге куак каядыр ашкынган сәер кошка әверелә, кояшны эчкән чык бөртеге үлән яфрагыннан тәгәрәп кереп күңелне кы­мырҗыта. Яшә­веңне тоясың! Яшәешнең мәгъ­нәсенә орына­сың! Нәкъ менә бүген, нәкъ менә шушы төштә басып торуың белән син бәхетле икәнсең ләбаса. Гүя синең иңеңнән кагып, Шигърият илчесе сүз куша:

 Шулай, энем,

 Иртәгесе иртән,

 Бүгенгесе кыйммәт

 дөньяның.

Равил Фәйзуллинның “Аҗа­ган” китабы кулга кергәннән соң ниндидер тиле шатлык кичер­гәнемне хәтерлим. Уч төбенә сыярлык юка гына җыентык. Сыерны елга үзә­ненә сусыл үлән утларга җибәреп, яр өстендә кичке тынлыкны бөр­кәндем. Тынлык эчендә әле зил­зилә кузгалды, әле җылы ләйсән сибәләде, әле җил­дә җилфердә­гән керләрнең җы­ры ишетелде. Әйе, керләр җыры! Шаккатарсың… Күз күнеккән га­дәти генә нәрсәләрне дә шагыйрь могҗизага әверелдерә ала икән. Эленгән керләрнең җил­фер­дәвендә өр-яңа җыр ишетер өчен дә тирә-ягыңа бүтән күз белән карарга, үзгәчә колак салырга кирәк, мөгаен. Ә аңарчы бит әле:

 Кер чайкыйлар кызлар.

 Тезләрендә – Кояш!

 Күзләрендә – Яз!

 Ярымачык күкрәкләре

 Оялган күк бераз.

Монысы инде мин үсмернең фикерен бөтенләй чуалтып таш­лады. Кер чайкаучы кызларны күр­гән бар ла ул. Тезләрдәге кояш ничек моңарчы күзгә чалынмаган, нәгъләт?! Матурлыкны кү­рә бе­лергә дә кирәк икән.

Равил Фәйзуллиннан алган тәүге сабагым шул булды бугай.

Тагын гаҗәпләндергәне – шигырь кысаларына сыя алмыйча тугарылып язуы иде аның. Әйтерсең лә, сикәлтәле юлларда арбаны ташлап калдырып җай­дагат чаба. Аның вазыйфасы гүяки бастырыклаган йөкне каядыр тартып бару түгел, ә бәлки киләчәккә безнең барлыкны бел­дергән кичекмәслек хәбәр илтү. Һәм ул, һичшиксез, кайчан да булса камчы сабы белән офыкны шакыячак!

Тукай үзе язган бит: “Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар ши­гырьләр үлчәве.”

 Тояк тавышына кушылып набат яңгырый:

 Фаҗигаләр! Фаҗигаләр!

 Тарих үзе буйдан-буйга

 Торамыни фаҗигадән!

 Атчабар бик ерактан килә. Төрле чорда аны төрле исем белән атаганнардыр. Миңа исә – ак кү­беккә баткан атның кара ялларын таратып чапканын күреп калган мизгелдә – ул Равил Фәйзуллин иде. “Безнең якта – борынгыдан хәрабәләр генә. Чын тарихны азлар белә, хәбәр­дарлар гына.” Атчабарның җиле тиеп үткән кеше, әлбәттә, сис­кәнми калмас, йөрәген тарихи гамь учлап алыр. Офыкларга бәрелгән оранны ишетер ул: “Таш кебек каты булыйк, горур – төз манарадай!”

Үсмер чакта миңа аратаны җимереп чыккан атны иярләгән кебек тоелса да, күз ияләнгәч күр­дем: ат элекке, үзебезнең ат иде. Җайдак гайрәте, җайдак дәрте атка күчеп, алар бер булып куш йөрәккә әверелә ала икән. Юк, Равил Фәйзуллинның юлны санламыйча, баш югалтып, билгесезлек тезгенен бушатып чабуы түгел. Аның кайдан килүе дә, кая алгысынуы да шигырь сөючеләр өчен анык: ул халык бәгыреннән өзел­гән шагыйрь.

Рөстәм Кутуйдан да уңыш­лырак әйтеп булмас: “Шигърият­нең саф сулы күлләре – җир күз­ләре аның алдында иде: Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан… Ерактагы тавышларны ишетеп һәм сине кайдадыр көткәннәрен белеп, анда синең үз икәнеңне аңлаган килеш әлеге болыннан баруы рәхәт.

Остазларың булу оят түгел, остазлык итүдән дә кыенсынмыйлар. Бу гөнаһлы җирдә тормыштан да кызыклырак берни дә юк. Ул гына иң төп һәм хилафсыз остаз, без барыбыз да аның балалары. Равил Фәйзуллин әлеге хакыйкатьне йөрәге белән тоя”.

Кутуй шагыйрьне болын буйлап баручы юлчы итеп күз алдына китерә. Чөнки мондый күз­аллавын язганда ул чәченә чал кунган ил агасы, аны инде набатлар да, оран салу да, атчабарлык та артык җәлеп итми, аңа шагыйрьнең акыл тирәнлеге мөһим.

Һәркем шагыйрьдә үзен кү­рергә тели. Шагыйрь үзе дә төрле еллар, төрле юллар үтеп шаккатмалы әверелешләр кичерә. Картаеп беткәч тә яшьләрчә кыланып йөргән кемсә көлке дә, кызганыч та. Кутуй бу юлларны язган елларда Фәйзуллин да олпатланган ир уртасы кеше иде – андый чакта гомер дәрьясының ярларына кайтып төшүе гаҗәпмени!

Ләкин йөрәк әлсерәп, көн­дәлек мәшәкатьтән арып, барысына кул селтисе килгән мәл­ләрдә мин кабаттан яшьлек дәрте һәм бераз максимализм бөрке­леп торган шул шигырь­ләрне укыйм. Балачак хатирә­ләре, яшьлек истә­лекләре яңара, яшисе килә башлый.

Әлбәттә, иң беренче нәүбәттә – Равил Фәйзуллин лирик шагыйрь. Сөю-гыйшрәт шагыйре. Әлмисак­тан бирле хатын-кызга мәхәббәт белдереп йөз меңнәр­чә шигырь язылгандыр, күпме җырлар чыкмаган, ләкин әлеге илһам чыганагы хатын-кыз шикелле үк төпсез. Ярата белү сәләте теләсә кемгә бирелми. Равил Фәйзуллин Тәңредән шундый сәләт алган бәхетле шагыйрь. Ихлас мәхәббәт хисләре генә гап-гади сүзләрдән илаһи музыка тудыра ала.

Акыл утырып, оста гаувас сыман фәлсәфә диңгезеннән мәр­җәннәр алып чыгачак дәверендә дә шагыйрь самимилеген, күңел садәлеген югалтмаска тиеш. Бу дөньяның төрле хасиятләренә га­җәпләнү хисе генә шагыйрьлекне исән-имин саклый ала. Чын шагыйрь үлгәнче сабый. Чөнки сабый гына үзе өчен гел яңалык ача, кояшта ялтырап киткән пыяла кисәге дә аңа асылташ булып күренә, аның өчен дөнья гел өр-яңа! Сабыйлыгын инде күптән оныткан бәндә дә шул дөньяга орынгач сафланып кала һәм га­җәпләнү хисе тансык булып калкып чыга: без нигә мондый? Без бит мондый түгел идек…

Олы кеше булып казгану, шуларга хас малтабарлык, кибарлык, кызганыч ки, шагыйрьлекне үтерә.

Равил Фәйзуллин җиһанга һәмишә сабый күзләре белән карый. Аның җитди бер өлкән кеше булырга тырышуы да сабыйларча килеп чыга.

Заманында мин аның бер шигырен укып тетрәнгән идем.

Сау кеше өчен тагын язлар

килде,

Бар гамьнәре, дәртләре

белән.

Кемнең анда сагыш яше

чыккан

Ак каенның

күкрәкләреннән?

Шулай… Язлар арты язлар килә. Гомер уза. Ялларын офык­ларга чәчеп чабучы ярсу атка без әле исемен танымаган бүтән гаярь егет менгәндер. Чапсын, чапсын… Ак каеннар каймалаган болын аша үз офыгыңа баруның рәхәтен ул да бик тиздән татыячак. Мизгелләр ләззәте соңрак килә. Ак каеннар кул болгап кала. Күкрәкләрендә…

Күкрәкләрендә безнең сагыш яше, Равил абый, безнеке…

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 130, 08.08.2013/)

Премьера

6 март, 2018 ел
Буа мәдәният йортында 24 февральдә узган «Язмыш сынавы» премьерасы бүген янә сәхнәгә куелачак. Спектакль Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла сценарие буенча Чаллы татар дәүләт драма театры репертуарыннан алынган. Әсәр күпсанлы тамашачы соравы буенча яңадан куела.+

Спектакльнең режиссёры Зөһрә Талипова: “Буа халкы бик хисле халык — 40 минут буена кул чабып басып торды”.

Спектакль инструменталь музыка, утлар белән алып барылачак. Әсәрне “Яктылык” халык театры артистлары уйнаячак: 4 геройлык сәхнә әсәрен 21 кеше башкара: 8 кеше – актер, 8е массовкада катнаша, калганнары – төп героиняның оныклары. Зөһрә Талипова үзе сәхнәдә тулы гаиләсе белән катнаша: үзе (Мөнирә ролендә), ире һәм ике баласы.

Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана. 400 урынлык залга билетлар инде сатылып беткән.

Әстерхан

Баш бит / Әстерханда Газизә Сәмитованы искә алалар
Әстерханда Газизә Сәмитованы искә алалар

Әстерханда Газизә Сәмитованы искә алалар

Әстерханда бүген беренче татар шагыйрәсе Газизә Самитова тууына 155 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.

Әлеге чара Әстерхан шәһәренең Г.Тукай исемендәге 74нче мәктәбендә барды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән истәлекле чарада катнашу өчен Казаннан шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла һәм Булат Ибраһим бардылар.

Киләсе ел февраль аенда Казанда да  бу истәлекле датаны — беренче татар шагыйрәсе Газизә Самитова тууына 155 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.Бу чара Бөтендөнья татар конгрессының эш планына кертелгән.

Газизә Сәмитова 1862 елда  Ташлы Яр, Кәменни (Каменный Яр — Әстерхан өлкәсенең Янкала районында урнашкан торак пункт) II гильдия дәрәҗәсендәге сәүдәгәр гаиләсендә туа. Ул үз тырышлыгы белән төрле телләр өйрәнә: калмыкча, русча, гәрәпчә, гомере буе вакытлы матбугатка язылып килә, җирле татарлар фольклорын туплый, беркемгә белдермичә яшүсмер чагыннан шигырьләр яза.

Газизә Сәмитованың шигъри мирасы аның вафатыннан соңгына ачыла. Шагыйрәнең туганнары ул гомере буе туплап барган дәәфтәрләрен Ленинград каласыннан килгән экспедиция галимнәренә тапшыралар. Бүгенге көндә Сәмитова кулъязмалары: 800 ләп дәфтәр бите — Санкт-Петербургның Шәрыкъ институтында саклана.

Беренче шигъри җыентыгы 1965 елда Казанда басылып чыга. Кәменни авылында шагыйрәнең туган йорты саклана. 1992 елда аңа мемориаль такта куелган.

Мәрсия

11 июня 2017 ел.
Илфак Шиһапов үлеменең кайбер сәбәпләре

Кичә Илфакның җәсәден туган авылына озаттык. Аның үлеме көтелмәгән булды һәм күп кешене аптырашка салды. Ләкин, минемчә, аптырарлык бер ни дә юк, әҗәл беркемгә дә сорап килми. Кешенең яше дә Газраил өчен һич мөһим түгел.
Шулай да авыр. Ир кешенең басса тимер изәрдәй вакытта китүе икеләтә үкенечле. Илфак гадәти кеше түгел иде. Һәрбер талантлы кешегә хас булганча, аның да үз сәерлекләре бар иде.
Үлгәч, кешенең дуслары күбәя гадәттә. Без дус түгел идек. Арада дустанә мөнәсәбәтләр генә иде. Күп мәсьәләдә фикердәшләр дә булдык. Шөгер ягында торып, «Татарстан яшьләре»ндә көлке һәм һөҗүле хикәяләр чыгара башлагач, аңа каләм әһелләренең күбесе игътибар итте. Аңарчы әлеге газетада нәкъ шулай Зөлфәт Хәким калкып чыккан иде. Бу юлы да әдәбиятта яңа йолдыз кабынып маташуын сиздек. Ләкин ул кабынмады… Югыйсә, талант җәһәтеннән олы татар әдибе булырга Илфакның бөтен мөмкинлеге бар иде. Ни җитмәде?
Характер. Ул артык нечкә күңелле иде. Җаны алагаем ачык. Ул сибелеп яшәде. Әдәбият исә аяусыз, ул үзенә генә табынганны, үзендә генә казганганны күтәрә. Казанга килгәч, Илфак шул газаплы да, ләззәтле дә юлдан китәр кебек иде. Газетада эшли башлады, берсеннән-берсе кызыграк мәкаләләр, хикәяләр язды. Ләкин аның башка максаты булган икән – яңа хатынына, мин сине сәхнә йолдызы итәм, дип сүз биргән. Ул аны өйләнгәндә вәгъдә сыманрак итеп биргәндер инде, андый чакта кемнәр ни генә әйтми, ләкин Илфак сүзендә торучан кеше иде шул. Менә шулай ул үзе дә сизмәстән шоу-бизнеска кереп китте. Ә анда кергән кеше, намуслы булса, кире исән-сау чыга алмый. Йә Илфак кебек йөрәге тота, йә, рухы гарипләнеп, чыгырдан чыга.
Йолдыз итте хатынын Илфак, ләкин үзе бетте. Бизнес белән әдәбият яраша алмый, Илфакның шау-шулы эстрада белән мавык­канда язылган пьесалары әдәби әсәр булудан бигрәк, коммерция проектлары. Менә шул хакыйкатьне аңлау, әлбәттә, һәрдаим аның җанын ашап торгандыр, дип уйлыйм. Гомер узып бара, ә син тәкъдиреңдә язылган миссияңне үти алмагансың. Ә аның миссиясе, һичшиксез, әдәбият иде.
«Йолдыз кабызгач, бераздан ул синең кулыңны пешерә башлый; өстәвенә ул инде тора-бара учыңны да тарсына», – диде Марсель Галиев, Илфакның фаҗигале язмышы турында гәпләшкәндә.
Ялгызлыкны Илфак авыр кичерде. Хыя­нәткә күнегә алмады. Социаль челтәрләргә чибәр кызларның рәсемен куюы да сабыйларча үзенең һаман җитеш, уңышлы икәнен кемгәдер раслау теләгеннән иде.
Чарасызлык та йөрәген телгәләде. Милләтеңнең юкка чыга баруын күреп тору һәм шуңа каршы бернинди чараң булмау – бу түгелме соң безнең иҗат зыялыларының уртак трагедиясе?!
Йөрәге чыдамады…