Фикрәт Табиев кемнең колы булган?


Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Фикрәт Табиев (с) һәм Баден-Вюртемберг хөкүмәте рәисе Лотар Шпэт. 10 февраль 1988
Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Фикрәт Табиев (с) һәм Баден-Вюртемберг хөкүмәте рәисе Лотар Шпэт. 10 февраль 1988

XX гасырның икенче яртысында Татарстан тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең берсе – Фикрәт Табиевка бүген 90 яшь тулган булыр иде.

Гаҗәеп үзенчәлекле әлеге шәхес утыз ике яшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты белән җитәкчелек итә башлый (1960-1979), аннары Әфганстанда СССРның тулы вәкаләтле илчесе булып эшли (чынлыкта әлеге ил белән идарә итә), аннары Мәскәүдә зур урыннар били.

Фикрәт Табиев Рәзән өлкәсенең Әҗе авылында туган. Әлеге атаклы авылда XX гасыр башында җиде меңләп кеше яшәве билгеле. Табиевның шәҗәрәсе турында мәгълүматым юк, әмма татар тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар кеше буларак, әлеге фамилия мине төрле фаразларга этәрә. Эш шунда ки, Казан алынганчы ук үз ягына чыккан бәк-морзаларга Мәскәү хөкүмәте, элекке җирләрендә калдырмыйча, эчке Русиядә яңа җирләр бүлеп биргән. Аларның күбесе, гореф-гадәтләрне, дини йолаларны сакларга җайлы булсын дип Касыйм ханлыгын сайлый. Явыз Иван үзенең йомышлы татарларына мондый мөмкинлек бирә. Әҗе авылында киң таралган фамилияләргә генә игътибар итегез: Бурнашев, Байков, Беглов, Бекбулатов, Девликамов, Еникеев, Каипов, Маматов, Муратов, Тагаев, Танеев, Теркулов, Урманов, Чанышев, Чепкунов… Һәм, әлбәттә, Табеевлар.

Табеевның нәселен атаклы Казан бәге Табайга бәйле дип уйлыйм

Бурнашевларның Казан бәге Бурнаштан таралуы турында шәҗәрә мәгълүматлары бар. Тау ягындагы Бурнаш авыллары ханлык чорында аның биләмәләре булган. Танеевларның нәсел башы Данай да шулай ук Казан бәге була. Мәскәү ягында булган Тәңрекол углан да (Теркуловлар) Казан тарихында билгеле. Ә Табеевның нәселен мин атаклы Казан бәге Табайга (Табәй, Таби) бәйле дип уйлыйм. Моңа гаҗәпләнәсе юк, телгә алынган фамилияләрне һәм шул ук заманда Мәскәү ягына чыккан Кастров (Хөсрәү) бәк фамилиясенең дә нәкъ менә Касыймда безнең көннәргә кадәр килеп җитүен искә төшерү җитә.

XVI гасырның егерменче елларыннан башлап, Табайның исеме Казанда иң югары торган аксөякләр (Булат Шириннәр, Апай угланнар) арасында телгә алына. Аның олуг илче дәрәҗәсендә Мәскәү кенәзлегенә, Нугай Урдасына йөргәнлеге урыс елъязмаларында теркәлеп калган. 1530 елда Сафа Гәрәй ханның олуг илчесе булып Мәскәүгә килгәч, ул үз ханының йомышын “онытып”, Василий кенәздән Казан тәхетенә Шаһгали ханны җибәрүен үтенә. Шул вакытта әйткән сүзләре тарихта калган: “Үзегез дә беләсез: Казанда яхшы кешеләр бик аз; андагы кешеләрнең барысы да ваклар; йортны ныгытырлык бер кеше дә юк; барысы да үзара талашуда, куркаклыктан азган төрлелектә, безнең уйлаганыбызны тотмауда; үзенең җирен (Казан ханлыгын – Һ. А.) олуг кенәз үзе кайгыртырга тиеш. Алла һәм олуг кенәз үз җирендә ирекле. Казан йорты – Алланыкы һәм дә син олуг падишаныкы булганга күрә, син аның белән теләсәң ничек эш кыла аласың.” (Һади Атласиның “Казан ханлыгы” хезмәтеннән).

Сафа Гәрәй тәхеттән куылгач, Табай Мәскәү билгеләгән Җангали хан белән Казанга кайтып төшә. Мондагы төрле интригаларның үзәгендә кайный. Яңадан хан булгач, Сафа Гәрәй нигәдер аңа тими, хәтта хатыннарын, балаларын алып кайтырга дип, Нугай Урдасына илче итеп җибәрә. Хан гаиләсе исән-сау пайтәхеткә килә, ә Табай бәк исә илгә яңадан кайтмый, нугай даласы буйлап тагын Мәскәүгә мөһаҗирлеккә китә. Мөгаен, Сафа Гәрәйнең иртәме-соңмы җәзалавыннан курыккандыр. Аның Казанны алуда катнашуы турында мәгълүмат юк. Бу вакытта инде ул, күрәсең, олы яшьтә булган.

Нәсел башы Табай бәккә тоташса, Фикрәт Табиевның Русия дәүләтенә күрсәткән хезмәтләре бөтенләй яңа яктан ачылып китә

Әгәр дә нәсел башы чыннан да әлеге Табай бәккә тоташса, Фикрәт Табиевның Русия дәүләтенә күрсәткән хезмәтләре бөтенләй яңа яктан ачылып китә, өстәмә мәгънә ала. Аны бүген Татарстан икътисадын яңа биеклекләргә күтәргән олы дәүләт эшлеклесе буларак сурәтлиләр. Татнефтькә нигез салган, Чаллыда Кама автомобиль заводын салуга ирешкән, кыскасы Татарстанны Русиянең иң алдынгы төбәгенә әверелдергән. Әлбәттә, әлеге чорда татар халкының республикада сан исәбе бик нык кимүе телгә алынмый. Хәлбуки, РСФСРның ул вакыттагы министрлар советы рәисе Вороновның истәлекләренә караганда, заводны кайда салу мәсьәләсен хәл иткән чакта (Косыгин һәм аның тарафдарлары аны Красноярски краенда салырга җыена, әмма партиянең үзәк комитеты Чаллыны сайлый), Мәскәү Кремле Татарстанга бөтен союздан бүтән милләт кешеләрен, бигрәк тә “олы туганыбызны” күпләп китерүне күздә тоткан.

Билгеле булганча, Хрущев милли республикаларны юкка чыгару ниятендә була. Аның бу нияте шактый ачык рәвештә КПСС програмына да теркәлә. Һәм ул вакытта да төбәкләрне эреләндерүдән башлыйлар. Совнархозлар оештырылып, Татарстанның (якын-тирәдәге өлкәләрне дә кушып) халык хуҗалыгы белән җитәкчелек итүне Куйбышев (Самар) шәһәрендәге үзәккә йөклиләр. Әлеге сәясәт күпмедер вакыт Брежнев идарә итә башлагач та дәвам итә. Мәшһүр язучыбыз Гомәр Бәширов үзенең көндәлегенә болай язып куйган:

“Татарстан дигән җөмһүрият исемдә генә калды. Татарстан хөкүмәте (хөкүмәт, имеш!) Кремльдә утыра иде. Ләкин Югары Совет рәисенең бер тиен акчасы юк. Зур итеп Татарстан Министрлар Советы дип аталган оешманың шулай ук бер тиен акчасы һәм ике тиенлек хокукы калмады. Министрлар Советы рәисенең Кремльдә утыра торган урындыгы бар, бер машинасы бар, машинисткасы бар һәм карамагында иске итекләр, ботинкалар төзәтә торган инвалидлар артеле генә бар иде. Нинди автономия ул, ничек аны республиканың хөкүмәте дип атарга мөмкин? Адәм көлкесе. Без һәммәбез дә шуңа риза булып яшибез.” (1965 елның 2 октябрь язмасы. “Күңел дәфтәре,” ТКН, 2011).

Бу вакытта инде Табиев биш ел Татарстанның җитәкчесе булып санала.

Табиев татар теленең 15-20 елдан юкка чыгачагын белдерә

“Казан тәхетенә” менүгә үк, обком пленумында ул татар теленең 15-20 елдан юкка чыгачагын белдерә. Чыгыш, әлбәттә, урыс телендә һәм мин дә аны татарчага тәрҗемә итеп тормадым. Табиевларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без шундый хәлгә килеп җиттек ки, урысчадан тәрҗемәнең хәзер хаҗәте дә калмады.

“Сейчас, в период развернутого строительства коммунистического общества, многое из того, что считалось присущим той или иной нации, подчеркивало ее экономичесие и культурные особенности, – изживает себя. Раз так, зачем впустую тратить усилия, стараясь остановить этот якобы “прогрессивный” процесс? Не имеет смысла выпячивать роль и значение татарского языка, а кто это делает – того следует осуждать!” (Камил Фасеев истәлекләреннән – “Вспоминая прошедшее”, Издательство Казанского университета, 1999)

Шул ук көннәрдә обком бюросы, акча җитмәүне сылтау итеп, Тукай исемендәге премияләрне юкка чыгару турында карар кабул итә.

Табиев идарә иткәндә татар мәктәпләренең саны бик күпкә кими. Әлбәттә, Табиев бу сәясәтнең башында тормый, ул аны карусыз үти генә. Ирексездән тагын Табай бәкнең сүзләре искә төшә: “Без Аллаһның коллары, шулай ук син олуг падишаһның коллары…” Ерак бабасының сүзләрен бераз үзгәртеп, Фикрәт Табиевка “Аллаһ” урынына “партия” сүзен кулланырга мөмкин булыр иде. Бары шул гына.

Сүз ахырында Табиев заманында халык арасында таралган бер мәзәкне дә искә төшереп китәсем килә. Казанның ак сакаллы мөселман картлары Табиевка зар белән барганнар, имеш: “Кибет киштәләре буш, булса да тик дуңгыз ите генә. Аны ашап балаларыбыз дуңгыз кебек мыркылдый башлады бит инде!” Табиев аларга ышанмаган, “юкны сөйлисез, – дигән, – менә мин көн дә тавык ите ашыйм бит әле, бер дә кыткылдамыйм…”

Ркаил Зәйдулла
язучы

РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: ТҮБӘН КАМА ТЕАТРЫ ТҮБӘННӘН КҮТӘРЕЛДЕ

2 Марта 2018

Укылган: 212 тапкыр

Автор: Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Фото: Солтан Исхаков
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казанда булачак гастрольләре уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.

Рөстәм Галиев театраль фестивальләрне өнәп бетерми. Рөстәм – Түбән Кама театрының директоры һәм баш режиссеры. “Фестивальләргә күп йөрсәң, гади тамашачының ихтыяҗларына хилафлык килергә мөмкин,” – дип саный ул. Ләкин фестивальләрнең кирәклеген дә таный. Биредә башка театрларның спектакльләрен күрәсең, үзара аралашасың, танылган театр белгечләренең бәясен аласың. Ә кемнең башкаларны күреп, үзен дә күрсәтәсе килми?!

Былтыр Түбән Кама театры Кыргызстан башкаласы ART-ORDO 6 Халыкара театр фестивалендә җиңүчеләрнең берсе булды. Ә бит биредә барлык төрки илләрдән килгән артистлар үз тамашасын күрсәтте. Рөстәм Чыңгыз Айтматов бәяненә нигезләнеп куелган “Анам кыры” спектаклен алып килгән иде. Уңышның тагын бер күрсәткече – Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрдәнова “Иң яхшы хатын-кыз роле” билгеләнешендә җиңеп чыкты. (Сүз уңаеннан әйтим, Гүзәл соңгы вакытта гына “Тантана” һәм театр әһелләренең Дамир Сираҗиев премиясенә дә лаек булды). Аңарчы театр шушы ук спектакль белән Талдыкурган шәһәрендә үткән “Казакъстан – Аурупа йөрәге” 6 Халыкара театр фестивалендә катнашып, диплом белән бүләкләнгән иде.

Гастрольләрне дә бик өнәп бетерми Рөстәм Галиев. “Гастрольләргә күп йөрсәң, үз тамашачыңнан аерылуың да бар,” – дип хәвефләнә. Ләкин хәзер Түбән Каманың театр бинасында төзәтү-сипләү эшләре бара, ирексездән татар дөньясы буйлап чыгып китәрсең! Театрның төрле төбәкләргә таралган халкыбызны барлап, аларны үз театр сәнгатебез белән таныштырып йөрүе дә табигый. “Сәйяр”ны гына искә төшерик! Татар театры – тамырыннан аерыла язган халкыбызны азмы-күпме укмаштырып торучы зур көч ул. Рөстәм Галиев моны яхшы аңлый. Соңгы араларда гына алар Себер якларында йөргән, Башкортстанны айкаган, Сембер өлкәсен иңләгән.

Ләкин иң җаваплысы – башкалабыз Казанга гастрольләр. Түбән Кама театры бирегә ел саен килеп, ел тәүлегендә куелган спектакльләрен Казан тамашачысына тәкъдим итә. Кайда диген әле – атаклы Камал театры сәхнәсендә!

Гастрольләр 13 мартта Нәбирә Гыйматдинованың бәяне буенча куелган “Сихерче” спектакле белән башланып китә. Бәянне сәхнә әсәренә күренекле шагыйребез Рүзәл Мөхәммәтша әйләндергән, режиссеры, әлбәттә, Рөстәм Галиев.

Былтыр “Кече шәһәр театрлары” дигән Бөтенрәсәй кысаларында Түбән Кама театры өч спектакльне сәхнәгә менгерде. “Сихерче”дән кала А. Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасы да сәхнәләштерелде. Әлеге мәшһүр әсәрне Рөстәм гел үзенчә куйган, персонажларның исеменә игътибар итмәсәң, үзеңне Чирмешән буйларында йөргәндәй хис итәсең. Ул аның исемен дә хәтта “Сыка туе” дип алмаштырмакчы иде дә… классикага алай ук артык бәрелергә ярамый ла инде!

Татар режиссерларының күбесе кебек, Рөстәм Галиев та хәзерге татар драматургиясеннән канәгать түгел. Андый чакта нишләргә? Дөрес! Үзең язып күрсәтергә! Ә Рөстәмнең, башка режиссерлардан аермалы буларак, каләме бар. Ул үзе дә Түбән Камада шактый билгеле драматург. Бу юлы аның “Карурман аша” әкиятен театр артисты Юрий Павлов куйган.

Гастрольләр 16 мартта “Нәзер” (Т. Миңнуллин) спектакле белән тәмамлана. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр премиясенең беренче лауреаты Рөстәм Галиев.

Түбән Кама театры түбәннән күтәрелде. Аны Рөстәм Галиев үзе генә белә. Шуңа һәр яуланган үр аерата кадерле дә. Казан тамашачысы да моңа ышаныр.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы (артист) – Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесты буенча куелган спектакль өчен быелГ.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

 

 

Фикерләр

Көндәлек

Гомәр Бәшировның “Күңел дәфтәре” дигән китабына (ТКН, 2011) тупланган көндәлекләрен кабат укып чыктым. 1937 елдан башлап вафатына кадәр (1999 елның мае) ул мөһим уйларын дәфтәргә язып барган. Бик гыйбрәтле фактларны очратып була монда.Мәсәлән:
“Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 150 ел тулар алдыннан Х. Туфан белән без бу юбилейны бик зурлап уздыру хакында сүз кузгаттык. ӨКда (КПССның Татар өлкә комитеты) ул юбилейны уздырмаска уйлап куйганнар икән. Мин моны кайдан белим? Берничә көннән мине ӨКның пропаганда сәркатибе М. Вәлиев чакырды. Ул миңа һөҗүи елмаю белән сорау бирде:
-Мин сезне әдәбият белән генә кызыксынасыз дип йөри идем. Сез әле сәяси мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәсез икән?
-Шулай дисезмени? Мәсәлән?
-Мәсәлән, кемнең юбилеен ничек уздырырга, кайчан уздырырга? Әйеме? Сезне андыйлар да кызыксындыра икән! Беләсезме, андый мәсьәләләрне башка оешмалар хәл итә бит!
Мин аңа “аңлашылды” дип баш кактым.
-Әдәбият гомуми мәдәниятнең бер тармагы. Мәрҗани зур хөрмәткә лаек, безнеңчә.
-Ә ул, безнеңчә, барыннан да элек мулла гына!”
Шунысын әйтергә кирәк, Гомәр ага бу вакытта СССР дәүләт премиясе (элек Сталинныкы дип аталган) лауреаты, Ленин ордены кавалеры, ике тапкыр СССР Верховный советы депутаты булган кеше. Ләкин обком секретаре бу нәрсәләрнең совет чынбарлыгындагы колониаль шартларда берни дә аңлатмавын бик яхшы белә. Эчтән ул үзенең дә Мәскәү кулындагы бер нәни винтик кына икәнен аңлый, әлбәттә һәм кәнәфие өчен кан калтырап утыра. Йәгез, кем хәтерли хәзер Морзаһит Вәлиевне? Шул ук кәнәфиләрдә калтырап утыручы варислары хәтерләсә генә инде. Һәм без, өлкән язучылар, онытмыйбыз.
Илле ел узды, система үзгәргән сыман булды, ә барысы да элеккечә.

Алмалы ел

 

 

 

Күрше бүлмәдән кыңгырауның чәң-чәң килгәне ишетелде. Чыраендагы ризасызлык пәрәвезен учы белән себереп төшерде дә, җиңел генә урыныннан торып, шул тавышка таба тартылды Айгөл. Бер елга якын ул ире белән җәфалана иде. Кем уйлаган бит аны! Югыйсә Әхсән Ренатовичка нинди якты өметләр, дөньяны колачлый алмаслык хыяллар белән кияүгә чыккан иде. Артында ысылдаучылар булды, билгеле – аларсыз буламыни?! – янәсе, үзеннән егерме яшькә олы байга яратып чыкмыйлар гадәттә, исәп-хисапсыз гына кем муенына андый камыт кисен? Янәсе, карт кияүнең салкын кочагына караганда яшь ирнең кайнар камчысы татлы. Айгөл эчтән генә гайбәтче ахирәтләре белән гел бәхәсләшә иде Әхсән Ренатович белән йөри башлаганда. Беренчедән, утызга җитеп барганда бер дә исәпсез булсаң, андыйны кем дияргә? Кем дисәң дә акыллы дип булмый тучны! Икенчедән, Әхсән Ренатович – Ахсанчик! – алар өйләнешкәндә кырык тугыз яшьлек шома битле, төз буйлы, кап-кара чәчле егетләр солтаны иде әле. Һи, аңардагы егәр… Аюның үзен, тауга каратып, этеп менәрлеге бар иде. Сыек буынлы бетчәле яшьләргә төс түгел иде ул! Анысын гына Айгөл беренче күрүдә үк әллә кайсы төше белән чамалады.

Әхсән Ренатович авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли иде ул чакта. Анда эшләп кенә әллә кая ерак китеп булмый, әлбәттә; аның үз бизнесы –һәм бик керемле! –бар иде бугай. Дөресен әйткәндә, Айгөл болар белән кызыксынмады да… Сазаган кыз өчен мондый булдыклы, дәрәҗәле кавалер – хахаль дияр иде ахирәте Зуля – табылуы үзе үк мәртәбә. Һәрхәлдә ач-ялангач калдыра торганнардан түгел. Тик хатыны бар, ике баласы үсеп җиткән, кызы инде кияүдә, баласы йөгереп йөри, димәк, Әхсән Ренатович бабай була инде вата. Самый натуральный бабай! Тик нигә моңа исегез китә? Кырык тугыз яшьлек таза-сау ир-ат кеше буйдак булып йөрсә, исегезне китәрергә тиеш иде югыйсә. Хәзер андыйлар да күп. Айгөлнең аларга дәгъвасы юк-югын, төрле авырулар да күп безнең заманда… кайбер ир-атка гупчем хатын-кыз кирәкми… Кайсыларының гаилә тормышы белән интегәсе килми, үзе генә рәхәт яшәсен! Шулай да күңелне кырып тора: шулар аркасында күпме хатын-кыз интегеп ята, ялгызлык мендәрен яшькә чылатып… Юкса Рәсәйдә хатын-кыз болай да ирләрдән шактый күп, әллә унбер миллионга артык диме соң… Бу шактый гына түгел инде,бу инде би-ик күп. Шуңамы кая карама – уйнаштан бала табучы. Картлык көнемдә таянычым булмасмы дип, таба инде хатын-кыз, кияүгә чыгу өмете киселсә… Шәһәрдә бигрәк тә… Монда кемне кем белә? Белсәләр дә хәзер зина өчен гаепләү юк. Кемдә кемнең эше бар? Уйнаш иткән кызның капкасына дегет буяп йөргәннәр юкса элек. Булган бит кыргый заманалар!

Шулай да бит анысы… Тик аякланган баланың, теле ачылгач, әти диясе килә, Ходаның хикмәте. Инстинкт! Ни дисәң дә ирләр кирәк әлегә. Ата тәрбиясен дә берни алыштыра алмый. Җүнле ата булса инде… Күп хатынлыкны законлаштырганда, бу проблеманың беразын хәл итәргә мөмкиндер дә… Кайсыдыр ир-ат депутат –күрәсең бу мәсьәләдә дока – күп хатын алырга ярый торган закон чыгарырга омтылган иде күптән түгел, бик тиз урынына утырттылар. Бер хатын-кыз депутат – шыксыз! моны кем икенче хатынлыкка алсын? Гомумән ире юктыр әле… – чәчрәп каршы төште: янәсе, мондый безабрази урыс менталитетына туры килми. Ыһы, килмәс… Закон чыгарып кара әле, мач килеп торыр иде ничек кенә! Юк, чыгармадылар.

Әхсән Ренатовичның бөтен бизнесы хатыны исемендә иде. Чөнки аңа, намуслы чиновник буларак, андый бизнеска ия булырга яхшы түгел, ярамый да. Әйе, халыктан ояла иде Әхсән Ренатович. Әйтик, еллык керем декларациясен салым органнарына белдерергә кирәк, аннары аны әле интернетка чыгаралар, янәсе халык белсен үз хадимнәренең хәлен: Әхсән Ренатовичның кереме җиде йөз мең сум булган, ә хатынының егерме миллион! Ничек министрлыкта аның кәнәфиенә булдыклы хатынын утыртмаганнардыр… Кем утыртсын… Аларның барысының да хатыннары үзләренә караганда булдыклырак.

Ә сез илдә гелән кризис дип аптырыйсыз. Ул кризисны юкса бик ансат җиңеп була. Шылдымы? Менә-менә! Чиновникларны күп акча эшли торган булдыклы хатыннарына алыштырырга дигән закон чыкса, безнең ил әллә кайчан алга киткән булыр иде, хәтта без – аның халкы – аны, илне дип әйтүем, беркайчан куып җитә алмас идек. Олы максат кирәк инде анысы. Кайчан да булса куып җитәрсез дип өметләндерәләр хәзергә.

Хәер, без болай да кайда соң? Шунда, әлбәттә… Җил-яңгыр тими торган төшкә тыкты безне түрә-кара. Артка…

Әхсән Ренатович бөтен дөньясын онытып гашыйк булды Айгөлгә. Әйе. Гашыйк булмаслык та түгел иде. Чибәр иде Айгөл. Хәзер дә чибәр. Биш ел эчендә үз-үзен тәрбияли белгән хатын-кыз картаямы, йә? Утыз биш яшендә! Ә биш ел элек шул авыл хуҗалыгы министрлыгына секретарь-референт булып урнашкан иде ул. Әхсән Ренатович җитәкләгән бүлеккә. Бүлек җитәкчесенең аңа игътибар итми калу мөмкинлеге бик аз иде. Дөресрәге, бөтенләй юк иде. Һәм Әхсән Ренатович игътибар итте Беренче көнне үк… Соңрак үзе раслаганча, беренче минутта ук! Мәхәббәт, шайтан алгыры…

Айгөлнең авыл хуҗалыгына бернинди катнашы юк иде, әлбәттә. Аллам сакласын. Ул унбиш яшенә кадәр ипи булкилары агачта үсә дип чын күңелдән ышанып йөрде. Шундый “ипи агачлары” ясалган рәсемнәре әле дә саклана. Балачагында әбиләренә кунакка кайткач, сыерны күреп шаккатып кычкырган иде:

–Әнәй, кара бу сыерны, китаптагы рәсемгә охшаган!

Әнисе күрмәгәндә, чын сыермы икән дип, койрыгыннан да тартып карады. Шуның истәлеге булып бот төбендә әле дә эзе бар. Ышанды… Чын сыер икән!

Әхсән Ренатович сак кеше иде. Айгөл белән гыйшык-мыйшык уенын кешеләргә белдермәскә тырышты. Иң якын дусты бар иде – мәктәптә үк бергә укыганнар, рәссам; инде өлкән яшьтә булса да озын чәчле, чаларган сакал-мыеклы, арык гәүдәле, кыска буйлы… Малай килеш картайган! Ә менә күз карашы… Ул караш белән очрашкан саен Айгөлнең аркасына салкын йөгерә иде. Эчеңне актарып чыгара… Бер генә серне дә аңардан яшереп булмый сыман. Күзе дә кешенекенә охшамаган: карасы сары боҗра белән каймаланган! Күрешә дә карашын җаныңа батырып: “Исәнмессс…” ди һәм шунда ук ишектән чыгып югала. Остаханәдә Айгөл белән Ренат Әхсәнович кына кала.

Остаханә Лядской бакчасына каршы гына бер борынгы йортның иң аскы катына урнашкан. Ул җир астында диярлек – түшәмгә терәлеп торган тәрәзәләрдә тротуардан үткән кешеләрнең тубыктан аяклары гына күренә. Алай да монда коры, һава әйбәт… күнеккәч, ә болай, әлбәттә, буяу исе гел үзен сиздереп тора. Әле дә буяу исе борынына керсә күңеле кузгала Айгөлнең. Йөрәге ешрак тибә башлый. Рәссамның буявы да үзенчә – алма исе килә идеме соң җиңелчә?

Исеме Шәфигулла булса да, дустына Әхсән Ренатович “Нимес” дип эндәшә иде. Ул каядыр Себердә туган, әнисе немец әсирләре яшәгән лагерьда җыештыручы булып эшләгәнме соң… Сталин вакытсыз үлмәгән булса, – аны бит мәңгелек дип инандырдылар! – ул шунда бәлки гомерлек калган да булыр иде. Тик үлемсез Сталин үлә, алманнарны илләренә кайтарып җибәрәләр; сәяси вәгазьләр тыңлый-тыңлый теңкәсе корыгач, итәген җыештырып йөрмәгәнгә мең кат үкенеп,  җыештыручы хатын бер яшьлек Шәфигулласын күтәреп туган авылына юнәлә. Анда инде кабул итәрләр. Тавык кетәклеге кадәр генә йортта ялгыз әнисе яшәп ята. Икәүләп ничек тә “дошман калдыгын” аякка бастырырлар… Малайның әтисе, әлбәттә, самалют шартлап юкка чыккан, авылда аны кем тикшереп йөри? Һи, авылда сер сакланамы соң инде. Аяк атлап китүгә үк малайга Нимес дип кушамат тагалар.

Сугыш киноларында күрсәткән немецларга охшамаган иде ул үзе. Монголларгарак тартым идеме соң…

Нигә шул рәссам искә төште соң әле?

Аның картиналарыннан алма исе килә иде.

…Кыңгырау чәң-чәң килеп мигә бәреп тора.

Тәнәфес тәмам.

Айгөл ашыгып Әхсән Ренатовичның кабинетына килеп керде. Тәгәрмәчле креслосы өстәл аягына терәлеп калган, шуннан чыга алмый интегә икән. Каты сукты шул аңа инсульт. Исән калуына да ышаныч юк иде. Тернәкләнде, үрмәләп үлем базыннан өскә менде… Менеп җиткәндә кыяфәте дә, холкы да бик нык үзгәргән иде. Ә-әй, нәрсә сөйләп торырга… Хәзер бик популяр авыру бит ул – инсульт дигән нәстә. Алла сакласын! Дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен, әгәр дә артык явыз булмаса…

Айгөл тастымал белән Әхсән Ренатовичның авызын сөртте, үтә күренмәле озын бармаклары белән чәчен рәтләде. Ефәк күлмәгенең киң җиңе өскә кайтарылды, ап-ак итләч беләге иренең борын төбендә ялтырап алды. Әхсән Ренатович нидер бытылдады… Нидер әйтергә тели иде ул.

Остаханәгә керүгә сул якта диван бар иде. Каршыда озын өстәл, уң якта мольберт. Арттарак кысага тарттырган картиналар. Алар күрше бүлмәдә дә күп. Нимес сюрреалистмы, авангардистмы иде бугай. Безнең сәнгать белгечләре дә, – халыкны инде әйтеп тә тормыйм! – аның картиналарында ни ясалганын аңламый иде әлегә. Моңа Нимеснең исе дә китми, борчылмый иде дияргә дә була. Бөекләрне үз заманында кем аңлаган? Әнә Гоген… Ван Гог… Модильяни… Ләкин берничә кеше аның бөеклегенә чыннан да ышана иде, хәер. Берсе каратут чырайлы карсак кына сәнгать белгече әби – сөйли башласа, дөньясын онытып үзе генә кала; икенчесе, әлбәттә, Әхсән Ренатович; өченчесе үзе – Шәфигулла Кадим… Дүртенчесе – Айгөл, бәлки ул Нимескә бөтен күңеле белән ышанган, аның картиналарына сокланган, аны ниндидер аңлашылмас тойгы белән аңлаган бердәнбер кешедер. Әйе, теге сөйләмчәк әбидә сизелер-сизелмәс фальш бар иде, Әхсән Ренатович дустын бераз кызгана иде ахрысы. Шәфигулла Кадимнең дә үз-үзенә ышанычы бөтен түгел, кайчагында күзендә әллә нинди өметсез тынлык катып кала – малай килеш олыгайган бу аңлаешсыз рәссамның башыннан сыйпыйсы килә…

Нигә тынычсызлана бу Әхсән Ренатович? Бу вакытта ул черем итеп ала иде бит. Итәгенә куеп берәр китап караштыра иде дә… Рәсемле альбомнарны актара иде гадәттә…

Айгөл стенадагы картинага күзен төшереп алды. Ул андагы сәер сызыкларны төрле халәттә төрлечә күрә. Күзен төшерде һәм дертләп китте! Стенада бүген бөтенләй бүтән картина. Сузынкы юл ахырда өзелеп түгәрәкләнгән, сызыклар берсе өстенә берсе менеп, йөнтәс боҗра барлыкка килгән, ә аның аша яп-якты дөнья күренеп тора! Яп-якты! Иге-чиге юк!

Әхсән Ренатович тагын нидер бытылдады.

–Ни дисең?

–Б-б-ы… – Кулын күтәрмәкче була. Айгөл аңлады: ишегалдына чыгасы килә, ахрысы. Аларның ишегалдыннан ук алма бакчасы башлана.

Кеше күзеннән качып, Нимес остаханәсендә очрашып йөрү күңелен кайтарды Айгөлнең. Һәр очрашудан соң кимсенү тойгысы кала иде. Әхсән Ренатович зур урында утыручы олпат кеше, Айгөл дә инде утызга якынлаша, ә һаман качып-посып…  Түзмәде, әйтте бер көнне Айгөл:

–Ахсанчик! Я больше не могу так. Син бит минем белән кафеда утырырга да куркасың.

–Икегә ярыла алмыйм бит инде!

–Мин болай яшерен сөяркә булып йөри алмыйм бүтән. Это унизительно.

–Бәгырем! Мәхәббәткә аулак урын кирәк. Аны мир каршына чыгарып селекмиләр.

Айгөл чыраен сытты.

–Чыгарып селекмиләр! Тәрәт чүпрәге мәллә ул? Сез, ирләр, үз файдагызга дигәндә мәхәббәт турында сөйли башлыйсыз. Синең белән култыклашып театрга барасым килә… Мин дә бит җан иясе. Хатын-кыз. Мин бит сиңа нәпсе савыты гына…

–Нигә алай дисең? Икәү генә безгә начармыни?

–Син бик яхшы аңладың мине.

Әхсән Ренатович бик озак эндәшми утырды. Айгөл белә иде: ирләр картлык чүленә күчәр алдыннан киртә сикереп ала… Дулап киткән алаша кебек. Тик бераздан алар басыла, тәртәгә керә, язмыш белән килешеп, ашаган җирләренә әйләнеп кайта. Хәләл җефете акыллы булса, аның бу мәхәббәтләнеп йөрүен сизмәмешкә салыша, тавыш чыгармый, көлемсерәп мәхлугенең күндәм генә үз тагарагына борын төртүен көтә. Тик Луиза Бариевна андый түгел иде. Акыллы иде ул, анысына сүз тидереп булмый. Тик артык сабырсыз иде. Үлеп көнләшә иде иреннән. Көнләшү бит ул эгоизмның бер чагылышы гына. Луиза Бариевна иреннән берничә яшькә өлкәнрәк, ә хатын-кызга картлык тоҗымы иртәрәк сарылучан… Заманында Луиза Бариевна Әхсән Ренатовичны бөтереп кенә тота иде. Әтисе Саргылт йортның үзендә эшли, обкомда! Авылдан килеп яңа гына университет тәмамлаган Әхсәнне бер күрүдә ошатты ул. Һәм өйләнде! Өйләнде, чөнки өй, ягъни фатир, аныкы иде, әтисе алып биргән. Чырыш кеше, кушканны тыңлый, өстәвенә күзнең яуын алырлык чибәр, Һолливуд артистларына торырлык. Чыннан да Роберт Де Нирога охшаган иде Әхсән Ренатович. Хәтта уң яңагында шундый ук миң дә бар. Андыйны кем кулдан ычкындыра инде?! Дөрес, ышкыланмаган әле, нәкышлар юк, авыл мокытлыгы үзен сиздерә, аның каруы натуральный!

–Мин сине кеше иттем! – дип кычкыра иде Луиза Бариевна ачуы килгәндә. Олыгайган саен ачуы ешрак килде. Әлбәттә, шәхесенә тукынганны беркем дә яратмый. Хәзер инде Әхсән Ренатович та юк кеше түгел, урыны өстә – түрдәгеләр тирәсенә кысылган, хатынының искене искә төшерүе бер дә рәхәт түгел. Бабасы – Әхсән аңа “әти” дип эндәшә иде, нәселдә булмаганны… – инде картлыкның чигенә чыккан, маразм, кыскасы… Аның арттан төртүе инде күптән онытылган. Булдыксызны төртеп тә ерак җибәрә алмыйсың. Әхсән Ренатович та үз тырышлыгы, үз үҗәтлеге белән ирешмәдемени шундый дәрәҗәле урынга? Хатыны әтисен яклап чәчрәсә дә, аның этәргеч ярдәме бик бәләкәй булып тоела иде Әхсән Ренатовичка хәзер.

Әйе, сабырсызрак иде шул Луиза Бариевна. Иренең уҗымдагы маҗарасын ишетсә, ул бу хәлне… хыянәт буларак кына түгел… үзен мыскыл итү дип кабул итәчәк иде.

Беркөнне Айгөл кабинетына – ул инде шәхси кабинетта утыра, һи-и – тулы гәүдәле, йомры чырайлы хатын килеп керде. Чем кара күзе, тәнеңне тишеп, тамырыңа дегет агыза торган… Бөтен кыяфәтеннән тәкәбберлек аңкый.

–Синме ул сөйрәлчек? – диде тигез тавыш белән һәм кулындагы фотога күз төшереп алды. “Яхшылык теләүче” аңа Айгөлнең сурәтен дә җибәргән, күрәсең.

Мондый сорауга әйе дип тә, юк дип тә җавап биреп булмый. Хәер, Луиза Бариевнага җавап кирәк тә түгел иде. Ул мәче адымнары белән якын килде дә Айгөлнең беләген борып чеметте. Бармаклары келәшчә! Тимер бармак. Айгөл аның күгелҗем тут төшкән симез кул битен генә күреп калды, бәгыренә бәрелгән авыртудан а-аһ дип кычкырып куйды, күзеннән тыелгысыз яшь ага башлады. Инде каршында ап-ак уч төбе уйнап алды – Луиза Бариевна кизәнми генә көндәшенең яңак төбенә кундырды.

Аннары бүтән бер сүз дә әйтмичә ишекне сак кына ябып чыгып китте.

Әхсән Ренатович белән ничек аңлашканнардыр тагын… Шуннан соң атна-ун көн эшкә килмәде Әхсән Ренатович. Суык тиеп больничный алган, диделәр. Шулайдыр… Эшкә чыкканда күз төпләре саргаеп тора иде әле.

Айгөл исә эштән китте. Үзе теләп китте. Яз кайный иде җиһанда. Яшел әләмнәр күктә чайкалып әллә кая, әллә кая чакыра, алгысындыра. Айгөл бөтен күзәнәге белән сизде: яңа тормыш башлана! Искесе белән тыныч кына, гасабиланмыйча гына хушлашырга кирәк. Елмаеп…

Ул җиңелде. Җиңелгәндә дә елмая белергә кирәк. Күз яшьләре аша елмайганда тирә-яктагы һәр нәрсә, кискенлеген җуеп, җәенке күренә.

Яңа эш эзләргә җыенмый иде әле ул. Стресс. Бер кая да чыкмыйча үз бүлмәсендә аңга килергә иде исәбе. Яраларны ямаштырып… Тик алай озак ятарга язмаган икән. Ә бит ахирәте Зуля бик өметләнгән иде! Үзе янына базарда чүпрәк-чапрак сатарга да кыстап карады. Һы-ы… Министрлыкта җылы урында утырган кеше алай тиз генә базар юлына басмый ул! Әнисе бик борчылды борчылуын… Айгөл аңарга да сер капчыгын селкергә ашыкмады. Көтте. Бер көн үтте шулай, икенче көн дә узды. Һәр иртәдә Айгөл, эшкә барырга җыенгандай киенеп-ясанып, тәрәзә янындагы кәнәфиендә китап укып утыра торган булды. Әдәби китаплар укырга кече яшьтән үк өйрәнгән иде ул. Ун көн дигәндә, ниһаять, Әхсән Ренатович сак кына ишек шакыды. Ул! Марат Кәбирнең кеше ашаучылар турындагы романын атып бәрде дә ишеккә йөгерде Айгөл. Ахсанчигын сагынган иде чөнки. Тик ишекне ялкау гына ачканда йөзенә битарафлык пәрдәсен бөркәнеп өлгерде үзе. Гамьсез булырга тырышып, әле кичә генә аерылышкандай, түргә ишарәләгән иде дә… Әхсән Ренатович аны кочаклап алды. Исәнләшеп тә тормастан колагына пышылдадады: “Әйдә, киен тизрәк!” Айгөл кискен генә аның кочагыннан суырылып чыкты. Корсак турысында инде бу арада онытыла башлаган татлы авыртынуны сизеп үз-үзенә ачуы килде. Алма исе борынына килеп бәрелгәндәй булды.

-Юк! Без аңлаштык бит инде.

Әхсән Ренатовичның йөзе кара коелды. Ияге алга чыкты, ирене ефәк җеп кебек нечкәреп калды.

-Киттек! Минем сиңа бер сюрпризым бар.

Айгөл үз Ахсанчигын яхшы белә – иң мөһиме чама белә иде! – плащын элгечтән алды. Каршылык уенын артыграк башкарудан Ходай сакласын. Нечкә җирен кигәвен тешләгән ат кебек чыгымчылап, китеп баруы да бар Әхсән Ренатовичның. Бөтенләйгә… Бер киресе килсә, аны берничек тә үзең теләгән туры юлга чыгара алмыйсың.

Үз ихтыярындагы биләмәдә Әхсән Ренатович хокугы чикләнмәгән диктатор итеп тоя үзен. Дөресрәге, үзенә бәйле яраннарының шулай тоюын тели иде. Биләмә кечкенә, ул аның хәтта үз өенә кадәр дә җәелми, нишлисең, һәркемнең өлешенә тигән көмеше… Шул көмешне кулда тотар өчен өстәгеләрнең күзенә генә карап торырга, кирәксә чәчең белән җир себерергә тиешсең.

Берничә ай элек, күпме колак итен ашаганнан соң, Әхсән Ренатович аны Казан елгасына карап торган бер кафега алып керде. Шоферына ике сәгатьтән соң килергә кушты. Кафе хуҗабикәсе – бер юантык хатын, танышы икән, аларны эчке бүлмәгә әйдәде. Каратут түгәрәк йөзенә елмаю ябыштырып, сыгылып торган табынга ике кулын җәйде:

-Рәхәтләнеп утырыгыз!

-Рәхмәт, Гөлсинә Зинатовна, табын бик мул, – дип, Әхсән Ренатович аның иңенә кагылып алды. Сизелеп тора, алар бик яхшы танышлар, ахрысы. Әле туган-тумача да түгел микән…

-Сезнекеләр Сингапурга баргаллар икән, юллары унганмы, жай гына йөргәлләрме? – дип сорады хуҗабикә Дөбъяз шивәсендә.

-Кайттылар… – дип коры гына җавап бирде Әхсән Ренатович. – Үзенең бу сәфәргә бармый калуына бик кимсенгән иде ул, сорау бөтенләй кәефен кырды. – Чөгендер үстерергә өйрәнеп, бик канәгать булып кайттылар…

Аның боз сөңгеседәй карашыннан аерылырга теләп, хуҗабикә чыгарга ашыкты.

-Кирәк булсам, чакырырсыз, – дип, артын артык уйнатмаска тырышып ишеккә атлады.

-Һе… – дип Әхсән Ренатович бокалына мул гына Һенесси коньягы коеп, тиз генә авызына каплады. Тик кәефе күтәрелмәде. Сүз сүзгә ябышмады. Әллә ят урын булгангамы, белмәссең… Монда алма исе юк иде шул. Табын уртасында вазада кып-кызыл алмалар күз кыздырып утырса да, иссез иделәр. Иренеп кенә сөйләшеп, иренеп кенә ашап бер сәгатьне уздырып җибәрделәр. Берничә тапкыр Гөлсинә Зинатовна кереп чыкты, әмма бүтән сүз катмады. Ул да Әхсән Ренатовичны яхшы белә иде булса кирәк.

-Сиңа ошамады ахрысы бу кафе?

-Әйбәт, – дип йөзенә елмаю тартты Айгөл. – Тыныч, беркем борчымый.

-Канәгать алайса… – Әхсән Ренатович телефонына баскалады. – Айгөл аңлады инде, шоферына чылтырата. Тик телефоннан марҗаның тантаналы тавышы гына җавап бирә: на данный момент… не доступен… Аннары шуны ук инглизчә аңлата башлый.

-Черт-те что…

-Соң син үзең бит ике сәгатьтән килергә куштың.

-Ул һәрвакыт севәздә булырга тиеш!

Айгөл ачуын басарга тырышып минераль су эчеп куйды. Күр инде син бу ирләрне! Бала-чагадан ни аермалары бар? Менә Әхсән Ренатовичка гүя уенчык бирми калдырганнар, бәлки онытканнардыр, бәлки бүтәннәрнең чираты булгандыр, ә ул авыз турсайта, елап җибәрергә әзер… нәни йодрыкларын йомарлап кемгәдер – тик һич тә уенчык өләшүчеләргә түгел! – ташланырга да күп сорамас. Айгөл тынычланды, йөзе кыегайган Әхсән Ренатовичка карап көлемсерәде:

-Борчылма. Нервыңны сакла. Әйдә, чыгабыз. Фукс бакчасында йөреп торырбыз. Шундый матур төн…

Аллея буйлап акрын гына Казан елгасына таба киттеләр. Тик Әхсән Ренатович тынычлана алмады. Әледән-әле телефонын алып төймәләренә баскалады. Тик аннан һәмишә марҗа тавышы гына килә иде.

Төп-төгәл ике сәгатьтән соң машина кафе ишек төбенә килеп туктады. Шофер – Талгат Ахметович – алтмышка җитеп килә торган озын буйлы, киң җилкәле олпат ир, һәрвакыт энә-җептән төшкән кәчтүмнән, ак күлмәк, кара галстуктан – вәкарь белән генә машинадан төшеп арткы ишекне ачты. Ул эшенең җаен белә иде. Заманында Табеевның үзен йөрткән, имеш. Булса да булыр. Үзе озын буйлы, киң күкрәкле – шуңа андыйлардан көнләшмичә, тирә-ягына да буйдашларын туплаган диләр бит Табеевны. Шоферлар арасында тере легенда иде Талгат Ахметович. Үзе югында “Татарстанның халык шоферы” дип тә атыйлар иде телгә беткән кайберәүләр.

Менә шул легенданың якасыннан эләктереп алды Әхсән Ренатович.

-Нигә синең телефоның не доступен? – дип акырды ул аның йөзенә селәгәен чәчеп. – Син, мудак, иртәгә үк урыныңнан очасың бит, аңлыйсыңмы шуны?

Мондый көтелмәгән һөҗүмнән Талгат Ахметович каушап калды.

-Зәрәдкәсе беткән микәнни… – дип авыз эчендә ботка пешерде ул. – Кичерегез, Әхсән Ренатович…

Яңа гына кикриген киереп торган әтәчнең суга төшкән тавык хәлендә калуы шулкадәр кызганыч иде, Айгөлнең күзенә яшь килде. Тик ул монда бернишли дә алмый. Батып барган кешегә кул бирсәң, гадәттә ул сине дә үзе белән су төбенә өстери. Дөнья куласа… Менә Талгат Ахметович та ике сәгатькә азат булуына куанып, министрлар кабинетының гаражына киткән иде, анда диванга кырын ятып, затлы каһвә капкалап, эштән соң домино уйнарга, өч борынга бераз төшерергә калган яшь шоферларга киңәшләр биреп кинәнгән иде. Менә бит нинди хәлгә калды! Кем уйлап тапкан бу кесә телефонын, авызын корт чаккыры…

-Кичерегез?! Җиңел генә, ә? – Айгөлнең Әхсән Ренатовичны мондый кабәхәт халәттә күргәне юк иде әле, урыныннан да кузгала алмыйча телсез калды. – Тезлән! Кулымны үп! Шунда карармын – кичерергәме, юкмы?

Айгөл өшегән акылы белән һаман өметләнде: киртә сикергән түрәне бер якка этәрер дә Талгат Ахметович, горур башын югары тотып китеп барыр сыман иде… Юк, ул китмәде.

Китмәде… Олпат гәүдәсен чайкалдырып каралган карга тезләнде, бозлы иренен хуҗасының җылы кул аркасына төртте.

-Киттек! – дип Әхсән Ренатович кулын тартып алды да машинага таба атлады. Кичерелүен аңлаган Талгат Ахметович торып кыйммәтле чалбарының тез урынын какты, аннары, берни булмагандай, һаман аңына килмәгән Айгөлне арткы урындыкка утыртты.

Бу юлы Әхсән Ренатович үз машинасы белән килгән иде.

-Луиза Бариевна белән аерылыштык, – диде ул бераз баргач.

Айгөл эндәшмәде.

-Эштән киттем, – диде ул шәһәрне чыкканда.

Айгөл авызын ачмады.

Тагын шактый сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, Айгөл телгә килде:

-Без кая барабыз?

Әхсән Ренатович рәхәтләнеп көлде, уң кулын сузып Айгөлне үзенә тартты.

-Иңемнән тау төшкәндәй булды, – диде ул… тавышы киселде. – Мин бәхетле бүген, аңлыйсыңмы шуны, Айгөлем!

Самара чигенә җитәрәк, ул, олы юлдан борылып, машинасын уйсулыкта яткан бер кечкенә авылга таба юнәлтте. Авыл читендә тау итәгенә җәелгән алма бакчасына килеп керделәр. Өстә сары кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт йорт калкып тора иде. Коттеҗ диләр моны хәзер!

-Менә бу йорт безнеке, – диде Әхсән Ренатович. – Алма бакчасы да безнеке. Монда син хуҗабикә!

Айгөл тигез рәтләр булып тезелгән алмагачларга карады. Ак читек кигән яшел яулыклы кызлар гүя түбәндә аккан инеш үзәненә төшәргә җыенып торалар сыман. Чәчәкләре инде бөреләнгән, берничә көннән алар ак күбеккә күмелер, аннары, ике-өч айдан, яңа өйнең тәрәзәләренә кагылып алма исе күңелне кытыклар. Йарабби, бәхетле хәят шулай кул сузымы гына булды микәнни?!

Ишектән ак яулыгын кыеклап бәйләгән өлкән яшьләрдәге бер апа йөгереп чыкты.

-Исән-саумысыз гынамысыз! – дип ике кулын сузып күреште ул. – Күптән көтәбез.

-Бу Марфа түтәй! – Әхсән Ренатович яратып аның иңеннән какты. – Сиңа булышыр. Бик чистоплотный мукшы апабыз. Мондый йортта тавык чүпләп бетермәстәй эш. Аның улы да безгә ярдәмче булыр. Сергей мондамы, Марфа түтәй?

-Монда… – Апа бакчага таба кулын селтәде. – Алмагачлар белән мәш килә. Яңадан тугандай булды, бахыр.

-Телсез ул, – дип Айгөлгә аңлатты Әхсән Ренатович. – Колхоз таралгач, бөтенләй эшсез калып депрессиядә иде. Ә болай бик эшчән егет. Кулыннан килмәгәне юк. Бакчаның теге очында җәйге йорт бар, шундадыр.

-Рәхмәт инде сиңа, Әхсән улым, – диде Марфа түтәй.

-Яшибез әле бергәләп, дөньяның артына тибеп.

-Әйдәгез, чәем әзер, ашым пешкән, – дип Марфа түтәй аларны өйгә әйдәде.

Айгөл ике кулын җәеп, алмагачларны суырып алырдай булып, тирән сулыш алды.

-Син! – диде ул, – син! Астыртын икәнсең бит, әй. Шундый олы эш куптаргансың, сиздермичә дә.

Әхсән Ренатович кинәнеп, горурланып көлеп җибәрде.

-Вакытыннан элек нигә кычкырырга? Былтыр командировкага килгән идем, күрәм – шундый алма бакчасы. Колхоз таралгач, бөтенләй ташландык калган. Урынын кара син аның! Оҗмах җире бит! Мәшәкате күп булды инде. Мондый урынга һәркемнең күзе кыза. Район үзәге ерак түгел. Бизнесны анда күчердем.

…Колясканы ишеккә таба тәгәрәтә башлагач, Әхсән Ренатович, гасабиланып, быт-быт килеп, авызыннан селәгәй чәчеп, кулы белән өстәл астына ымлады. Иелеп караса Айгөл… аның кыз чагындагы фотолар альбомы чәчелеп ята. Ул, тезләнеп, фотоларны җыя башлады. Кулы пешкәндәй, кинәт артка тартылды. Иң өстә – чәчен туздырып, серле елмаеп, ялангач иңбашын алга чыгарып төшкән сурәте икегә ертылган килеш… Бу теге – аны яңаклаган чакта Луиза Бариевна күтәреп килгән фото иде. Йөзе кара-кучкылланып киткән Әхсән Ренатович шуңа бармагын төртеп нидер кычкырырга маташа, тик тавышы чыкмый. Айгөл фото ертыкларын халат кесәсенә тыкты да тураеп басты.

-Нигә шаккаттың? – диде ул салкын гына. – Луиза Бариевнага “яхшылык теләүче”дән килгән фотоның сыңары дипме? Ә мин яхшылык теләүче түгелмени? Үземә, сиңа… Син бит хатыныңа шушы фото белән анонимка килмәгән булса, аерылырга уйламый да идең! Скандал гына сине мәрттән чыгарды. Миңа рәхмәт укырга тиеш син!

Сабый бала төсле йөзен учлап, Әхсән Ренатович елый иде.

-Маңкаңны агызып торма инде. – Айгөл, колясканы кисәк борып, ишеккә тәгәрәтте. Әхсән Ренатович, тигезлеген югалтып, идәнгә егылды.

-И, җәфа булдың бит тәмам! – Айгөл аны күтәреп яңадан утыртты. Җиңеләйгән иде хәзер Әхсән Ренатович.

Алма бакчасына чыктылар. Ишелеп уңган иде быел алма. Һәм алма исе гүя дөньяга сыя алмыйча, куе дулкын булып, офыкка агыла, офыкка бәрелеп кире кайта – үзенә урын таба алмый бәргәләнә иде.

Алмагачлар арасыннан алма тулы әрҗәле арбасын этеп Сергей килеп чыкты, хуҗаларны күргәч, елмаеп башын иде. Җәйге йортка таба киткән егетне күз карашы белән озатып калды Айгөл. Ул биленә кадәр ялангач, атлаганда кояшта янган аркасында мускуллар биегәне ерактан күренә… Былтыр Марфа түтәй гүр иясе булды, ятим калган егет бик бәхетсез сыман тоелды Айгөлгә. Бер ялгызың калу бик авыр бит ул дөнья йөзләрендә! Юатасы килде үзен…

Төштән соң, Әхсән Ренатовичны йокларга салгач, алма исенә исереп, Айгөл алмагачлар арасында озак кына йөрде. Йөзенә көзге салкын сукса да, кояш эссе иде әле. Кыздыра иде. Шуңамы Айгөл дә күңелендә ниндидер аңлатып булмастай күтәренкелек сизеп каядыр алгысына, кемгәдер ниндидер бер яхшылык эшлисе килә иде. Үзе дә сизмәстән җәйге йорт каршына килеп чыкты. Бераз икеләнеп торгач, эчкә үтте. Йортта әрҗә-әрҗә алма, район үзәгенә, Айгөлнең сок ясый торган цехына алып китәргә өлгермәгәннәр, күрәсең. Сергейның җыештырылмаган ятагы әрҗәләр арасында калган. Бичара! Ятактагы япмасы да керләнеп беткән. Үзе кайда йөридер…

Кире чыкканда Айгөл ишек төбендәге әрҗәдән үтәли күренмәле булып өлгергән, тулып пешкән алманы кулына алды. Күзен кысып кояшка карады. Эссе иде кояш, эссе. Кыздыра иде әле. Күңеле ташып, ул алманы кояшка таба сузды. Чү, алманың нәкъ үзәгендә нәни генә корт кыймылдый түгелме соң? Кыймылдый, җаныкаем. Алманың үзәгенә үткән дә һаман үзенә җайлы урын эзли. Кортлы алманы әллә кая ыргытырга дип селтәнгән дә иде Айгөл, туктап калды. Әйе шул… Ние бар аның алма кортының? Чын, натуральный алмада корт булырга тиеш тә әле. Йоп-йомшак, ап-ак, зыянсыз бер җан иясе бит ул…

Айгөл тигез ак тешләрен алмага батырды.

Р.Зәйдулла: «Толерантлык» ул – медицина термины, организмның чит-ят йогынтыга бирешүе, дигән сүз. Ә без андый чит-ят тәэсирләргә бирешергә тиеш түгелбез!

Әдәбиятка яшь көчләр төркем-төркем булып килә, дип сөйли иде күренекле галимебез Мөхәммәт Мәһдиев. Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдуллалар – чирек гасыр элек әнә шундый төркемне тәшкил итүчеләр.

Язмыш сынаулары төрле кешегә төрлечә мөнәсәбәттә. Ләкин табигать тарафыннан бирелгән эчке куәт, иҗат кодрәте әлеге егетләрне ташламады. Шөкер, бүген инде алар әдәбиятның җигелеп тартучы фидаиләре арасында. Шуларның берсе – туры сүзле һәм кайнар йөрәкле Ркаил Зәйдулла.

– Ркаил абый, сезне «гыйсъянчы шагыйрь» диләр, моңа үзегез ничек карыйсыз?

– «Гыйсъянчы» дигән сүзгә, дөресен генә әйткәндә, мин шикләнеп карыйм. Гыйсьянчы, икенче төрле әйткәндә, фетнәче дигән сүз. Әлбәттә, минем холкым ул кадәр соклана торган түгелдер, ләкин шагыйрьне бит иҗатына карап  билгелиләр. Гыйсъянчылык, ниндидер протестчылык ул, әлбәттә, теләсә кайсы шагыйрьгә хас сыйфат булырга тиеш. Шагыйрь ул, гомумән,  рухи оппозициядә торырга тиеш дип саныйм. Аның кыйммәте дә шунда. Эстетик хәзинә буларак та аның иҗаты игътибарга лаек. Беренче нәүбәттә, әсәрләренең эстетик кыйммәте югары булсын! Иҗатчының (бу очракта шагыйрьнең) холкы аның иҗатында чагыла, бу инде тумыштан бирелә. Тыныч кына йөрүче кешеләр дә бар. Татар халкында «Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат  ята»,  дигән мәкаль бар. Кайберәүләрнең экспрессиясе, хисләре тышка бәреп чыкмаска да  мөмкин. Ә иҗатында  ул барыбер чагыла, чөнки кеше үзен яза бит.

– Мишәрлек иҗатта ярдәм итәме?

– Мин үзем «мишәрлек» дигән  сүзгә көлемсерәп карыйм. Үзара сөйләшкәндә, шаяру формасында «син – мишәр, мин – мишәр» дияргә мөмкин. Ә гомумән яшәү рәвешендә, тормышта  мишәрләрнең аерым бер холкы  бар дип уйламыйм. Татар халкына нинди сыйфатлар хас булса, мишәрләрдә дә – шул ук.  Мишәрләр этник берәмлек түгел. Урта гасырларда  алар Алтын Урда татарлары булганнар, аңарчы – кыпчак халкы. Танылган тарихчы Әзһәр Мөхәммәдиев, аларның тамыр очын, гомумән, хазарларга  тоташтыра, чөнки  аларның  идарә итә торган бер кабиләсе «ц» белән сөйләшкән. «Коман мәҗмугасы»нда,  ягъни «Кодекс куманикус»та бу теркәлеп тә калган. Ул сүзлекне бит итальян сәүдәгәрләренә Алтын Урдада аралашырга җиңел булсын өчен, махсус чыгарганнар. Анда, әлбәттә, аерым бер төбәкнең шивәсен түгел, ә дәүләт телен теркәгәннәрдер, дип уйлыйм. Шуңа күрә «мишәр» дигәндә,  аерым бер халыкны күз алдында тотарга ярамый. Кырым татарлары белән дә аралашкан бар. Аларда да – шул ук менталитет. «Мишәр» дигән сүзнең килеп чыгуына тукталсак, ул – географик нигезле атама. Кырым – шәһәр исеме (аны «Иске Кырым» дип тә атыйлар). Казан татарлары  Казан шәһәренә нисбәтле. Ә мишәрләр, «Мещера» дигән шәһәргә, хәзерге Касыйм каласына мөнәсәбәтле. Менә шул тирәдә яшәгән татарларны  мишәр татарлары дип атаганнар…

– Сезнең «Татар булып калыйк, егетләр!» дигән шигырегезне, шәхсән үзем татарның гимны булырлык дип саныйм. Бу әсәрегезне сез мәктәп яшендә язгансыз икән бит…

– «Безнең мирас» журналында бик кызыклы материал чыгып килә. Хәсән Туфан үлгәч, Рифә Рахман  аның архивын барларга җибәрелә. Рифә ханым ул архивтан минем хатны табып алган. 1977 елда язылган  ул. Мин ул чагында унбиш яшьтә булганмын. Менә шул хатта: «Минем шигырьләрне укып бәя бирегез әле. Шигъриятнең мәҗнүне Ркаил Зәйдуллин», – дигәнмен. Бу табыш минем өчен дә көтелмәгәнрәк булды. «Татар булып калыйк, егетләр!» шигырен шул вакытта Хәсән агага җибәргән булганмын икән. Әйе, дөрес, мәктәптә укыганда, ундүрт яшемдә язылган шигырь ул.

– Ркаил абый, 14 яшьтә милләт язмышын кайгырткан фәлсәфи әсәр тудыргансыз, бер карасаң, шагыйрь егет мәхәббәт хакында язар иде кебек. Мәхәббәт  шигырьләрегез күзгә чалынмый. Хатын-кызларны яратмыйсызмы әллә?

– Бәлкем,  публицистик шигырьләрем халык арасына күбрәк кереп киткәнгә күрәдер ул. Әлбәттә, мәхәббәт турында шигырьләрем шактый. Алар бер җыентыкны тәшкил итә. Аерым бер җыйнак кына китап чыгарырга да мөмкин. Мәктәптә укыганда ук, «борынга ис керә башлагач», беренче мәхәббәтемне хәтерлим. Ул хакта юмор белән язган да идем. Өлкән сыйныфларда укыганда,  минем дәфтәрләрдә  «ләззәтле газап»  юллары шактый теркәлгән. Үземнең хисләрне белдергәннәре дә бар. Сезнекедәй фикер тумасын өчен, бер җыентыкка туплап чыгарырга кирәк булыр әле…

– Сез драматургия өлкәсендә дә ярыйсы ук танылдыгыз…

– Режиссер Ренат Әюпов  соңгы берничә елда минем әсәрләр буенча Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында өч спектакль чыгарды. «Айрыз батыр», «Артист» әсәрләре куелды. Аның белән «җеннәребез килешә». Фикердәшлек, теләктәшлек тә бар. Фәрит Бикчәнтәев белән дә әдәбият турында сөйләшеп утырабыз, фикерләр шулай ук туры килә. Әле аның минем әсәргә тотынганы юк. Зифа Кадыйрова әсәре буенча пьеса яздым, аны Илдар Хәйруллин сәхнәгә куйды. Аның белән эшләү нәтиҗәсеннән бик мәмнүн калдым. Татар театрына хезмәт иткән һәр режиссер безнең өчен кадерле.

– «Казан ятиме» драматургиябезгә яңа сулыш, үзгә юнәлеш алып килде, дип кабул иттем. Ятимнәрнең кырыс тәкъдирендә  милләт язмышы ярылып ята. Куелыш та көчле, актерлар составы да уйланылган, ышандырырлык итеп уйныйлар. Үзегез дә канәгать калгансыздыр, дип уйлыйм.

– Балаларның ятимлеге, шушы приютка эләгүе – зур тема. Монысы өстәрәк ята. Биредә мин безнең милләтнең хәлен күрсәтергә теләдем. Без дә шундый ятим кимәлдә. Шундый ук кырыс, дәһшәтле тормышта һәм исән калыр өчен үзебез көрәшәбез. Яхшы куелыш, әмма нишләптер, ул тамашачыга еш тәкъдим ителми. Үз биналары барлыкка килгәч, күбрәк куелыр, бәлки. Безнең хезмәттәшлегебез дә халык күзенә ныграк чалыныр.

– Узып киткән ел сезнең өчен шактый уңышлы булды кебек. Китабыгыз да чыкты…

– Ел ахырында гына рус телендә минем «Мечь Тенгри» дигән китабым нәшер ителде. Монда – тәрҗемәләр, кемнәр генә тәрҗемә итмәгән! Күренекле рус язучылары, шагыйрьләреннән алып, үзебезнең талантлы тәрҗемәчеләребез Гәүһәр Хәсәнова, Алия Кәримова, Наил Ишмөхәммәтов, Рөстәм Сабиров, Гадел Хәеров, Фаяз Фәиз, Гөлсирә Гайнанова, Альбина Гомәрова. 25 ел эчендә минем әсәрләрнең тәрҗемә ителгән  вариантлары биредә урын алган. Аларның күбесе журналларның  рус вариантында чыкты инде. Менә шуларны бергә туплагач, калын китап булып куйды. Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә, корректорларга, китап чыгаруда катнашы булганнарның барысына да  рәхмәт! Чыннан да, язучы өчен зур куаныч. Анда татар укучысына таныш булмаган әсәр дә юктыр. Әмма төп максат – безнең татарча укый белмәгән милләттәшләребезгә «ишек шаку» иде. Бәлкем, руслар өчен дә кызыклы булыр, чөнки монда соңгы 25 елдагы сәяси вакыйгаларны да, әдәби процессны да шагыйрь призмасы аша күзалларга мөмкин.

– Ркаил абый, милләтне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бу турыда минем бик күп уйланганым бар. Милли горурлык кирәк! Милли горурлык хисе! Кайберәүләр әйтә: мәктәптә генә татарчага өйрәтеп булмый, имеш. Иң беренче өйдә, гаиләдә кирәк, диләр. Ана теле гаиләдә, ана сөте белән керергә тиеш. Мин үзем, бөтен яктан да үрнәк кеше түгел, ләкин минем өемдә дәүләт теле – татар теле. Балаларга кече яшьтән үк, безнең өйдә чит телдә сөйләшергә ярамый, дигән таләп куйдым. Аллага шөкер, аның нәтиҗәсе булды! Балалар бакчасына киткәч, балалар русча сөйләшә башлый… Улым Чишмәле урамындагы мәктәптә, төрек-татар лицеенда укыды. Кызымны татар сыйныфына бирдем. Анда барысы да – этник татар балалары, ләкин алар татарча сөйләшми. Өйдә татарча тәрбияләнгәч, гел шул телдә гәпләшкәч, ул руслашуга авыр бирешә. Өйдәге өченче буын руслашкан гаиләләрдә әти-әнисе, хәтта әби-бабасы да телне белмәгән татар баласы нәрсә эшләргә тиеш? Иң кызганычы: безнең татар теле, әдәбияты укытучыларының да шактые үз дәрәҗәсенә туры килми торган кешеләр. Татар теленең бөеклегенә үзләре дә бик ышанып бетмиләр. Бу, әлбәттә, күңелне бик борчый… Без бу мәсьәләдә толерантлык артына качарга тиеш түгел. «Толерантлык» бит ул – медицина термины. Организмның чит-ят  йогынтыга бирешүе, дигән сүз. Ә без андый чит-ят тәэсирләргә һич тә бирешергә тиеш түгелбез!

– Кайберәүләр: «Тел бетә, милләт бетә дип, тыпырчынырга кирәк түгел, бу – табигый хәл», – диләр. Мондый фикергә ничек карыйсыз?

– Безнең барыбызның да, иртәме-соңмы әҗәле җитә. Кайчан да булса барыбер үләм дип, ятакка сузылып ят инде! Шулай гына чагыштырып әйтә алам. Урта белемне татар телендә бирә торган мәктәпләр кирәк. Иң мөһиме: аеруча  талантлы татар балаларын бергә җыеп элитар мәктәп ачарга. Татарстан, гомумән бөтен татар дөньясы буйлап кече яшьтән үк, конкурс нигезендә шушы мәктәпкә тупларга кирәк. Бөтен мөмкинлекләре булган  шушындый уку йорты оештырырга иде. Актанышта оештырып карадылар, ләкин Актаныш татар дөньясының үзәге түгел. Ул Казанда булырга тиеш. Конкурс та зур, дәрәҗәсе дә олы булыр иде. Татар телендә укуның  нәрсә икәнен, нинди файда китерәсен дә безнең меркантиль холыклы ата-аналар аңлар иде. Татар телендә укуның өстенлекләре бик күп. Телләрне өйрәнергә җайлы, татар телен белгән кешегә Көнбатыш телләрен өйрәнергә дә җиңелрәк. Ә инде төрки дөнья турында әйтеп тә тормыйм. Меңәр еллык бай мәдәниятебез бар. Моның белән, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү зарур. Административ юл белән дә күп эшләр башкарып булыр иде… Шунысы да  бар: һәркем дә уңышлы булырга тиеш димәгән. Мәктәп тәмамлагач, барысы да югары уку йортына кермәкче. Ул бер илдә дә алай түгел. Аллаһы Тәгалә һәркемнең язмышын, тәкъдирен шул кешегә хас итеп язган. Бик маһир балта остасы булырга тиеш икән,  әдәбият юлыннан киткән очракта да, аннан юньле язучы чыкмаячак, һәм киресенчә. Тиешле кимәлдәге мәктәп булса, әдәбиятыбыз да көчле булачак.

Мәктәпләребездә православие дине нигезләрен укытырга телиләр. Бу – безнең буыннан-буынга килгән мәдәни нигезебезне эретеп, бүтән культура, бүтән цивилизацияне йоктырырга тырышу, дип саныйм. Моны ачыктан-ачык танырга һәм аңа каршы көрәшергә кирәк.

– Сез үз фикерләрегезне турыдан бәреп әйтә торган кеше, мондый сыйфатыгыз кыенлыклар тудырмыймы?

– Андый холкым бар. Бер яктан, ул әйбәт инде. Әйтәсең дә онытасың, ләкин тыңлаган кеше ошатып бетермәскә мөмкин, авыр кичерүчеләр дә бар. Конкрет кеше турында ул кадәр йөзгә бәреп әйтмәскә тырышам инде мин. Бу мәсьәләдә Туфан Миңнуллинның  сүзләре истә: «Ркаил, син һәрвакытта  да дөресен, турысын әйтмә!» – ди торган иде. Сүз дә юк, кешене рәнҗетәсем килми. Ә болай сәяси мәсьәләләрдә, минемчә, дөресен, турысын әйтергә кирәк. Ул бит сәясәтчеләр генә бер төрле уйлый, икенче төрле әйтә, өченче төрле эшли. Мин, Аллага шөкер, сәясәтче түгелмен!+

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ — | 08.01.2017
Интертат.ру печать

1
Комментарии (0)

Фикерләр

Россия гадел хөкем дәүләт университеты сайты

10.08.2017

Интервью с магистрантом Казанского филиала Российского государственного университета правосудия Баязитом Зайдуллиным.

Баязит, добрый день! В этом году Вы поступили в магистратуру Казанского филиала Российского государственного университета правосудия. Скажите, чем был обусловлен выбор образовательного учреждения?

Добрый день! Я родился и вырос в Казани, но обучался и закончил московский кампус бакалавриата Высшей школы экономики, факультет права. Алга Россия гадел хөкем дәүләт университеты сайты

Әңгәмә

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә ТР Композиторлар берлеге бинасында булырга тиеш иде. Язучыларның бер өлеше хәзер шушында “яши” бит. Ркаил абый бүлмәсенә керә-керешкә үк бу вәзгыятькә карата фикерен “бер җимеректән качып икенчесенә каптык” дип усал гына әйтеп куйды. Менә шундый бер караганда усал, икенче караганда юаш, ипле генә җавапларында да төртке, чеметкеләр кыстыра торган шагыйрь ул.

   – Ркаил абый, сүзне “Шул булды эш…” драмасыннан башлыйк әле. Аны Тукайны заманга эшләтү омтылышы дип бәяләсәк, килешәсезме?

– Аның турында каләм әһелләре арасында төрле сүзләр булды. Кемдер Ркаил Тукайны үз кимәленә төшергән диде. Ләкин хикмәт менә нәрсәдә:

Алга Әңгәмә

Марат Кәбиров сорауларына җаваплар

rkail-zaydulla

УН ӘДИПКӘ УН СОРАУ: РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА

1. Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?

Ркаил Зәйдулла: Мине соңгы арада эстон әдәбиятының торышы борчый. Укырлык әсәр юк. Арво Валтон һәм башка күренекле әдипләр иҗат иткән елларны сагынам. Вакланды эстон әдәбияты. Гади халык белән элемтәсе җуелды. Урыс теленә тәрҗемә ителеп, дөнья мәйданына чыгу юлын да яптылар. Дөресен әйткәндә, шуның аркасында хәзер эстон әдәбиятын укый алмыйм да инде мин. Урыс теленә тәрҗемәләр бүген юк кимәлдә. Ә үзем эстонча белмим. Ләкин барыбер, үзем укымагач, эстон телендә хәзер яхшы әсәрләр язылмый кебек.

Алга Марат Кәбиров сорауларына җаваплар

16 март, 2013 ел хәбәре

В рамках своего визита в Королевство Саудовская Аравия Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с эмиром провинции Мекка Халедом Фейсалом. Беседа состоялась в рамках открывшегося сегодня международного экономического форума в Джидде. Алга 16 март, 2013 ел хәбәре

Әңгәмә

Ркаил Зәйдулла: Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәм

18 июль 2017, 10:25

Ркаил Зәйдулла: Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәмЯзучы, шагыйрь һәм драматург, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бүген татар әдәбиятын югарыга күтәрерлек юллар эзләргә кирәк

 (Казан, 18 июль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). “Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята”, – дип белдерә язучы, шагыйрь һәм драматург, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла. “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында ул бүгенге татар әдәбиятының халәте, телебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү ысуллары, рус телле татар язучылары хакында сөйләде.

 

 

Прозаны да, драматургияне дә, хәтта публицистиканы да шигърият әдәбият итә

– Сезнең 20 яшьлек шагыйре булмаган әдәбиятның киләчәге юк, дигән бер фикерегез бар иде. Шул яктан караганда, безнең әдәбиятның киләчәге ничек күренә?

– Бу минем сүзем түгел. Бу сыналган сүз инде. Моны миңа кадәр дә әйткәннәр. Ул чыннан да шулай. Гомумән, шагыйрьләрнең чылбыры өзелмәскә, 18-20 яшьлек кызлар-егетләр, формалашкан шагыйрьләр булырга тиеш. Мин шуны күздә тотам. Ә шигырь язу балачактан ук башлана. Мин үзем сигез яшемнән шигырь чыгара башлаган идем. Әлбәттә, ул өйрәнчек язмалар. Балага шигъри талант, сәләт бирелгән икән, ул аны укырга-язарга өйрәнгәнче үк такмаклап йөри башлый.

Дыр-дыр дырабан, Мокамай йомырка урлаган,
Әйшә әби тоткан, арт сабагын укыткан.

Такташның, укый-язарга өйрәнгәнче, мәдрәсәгә кергәнче үк чыгарылган шигыре бит инде бу. Минем дә андый шигырем бар. Үзем мишәр татарлары авылыннан, китап та укымаган, шуңа күрә әдәби телнең нәрсә икәнен дә белми идем. Беренче чыгарган шул шигырь әле дә исемдә. Бездә “ц” белән сөйләшәләр бит.

Кояш цык-цык,
Көндез дә цык, төн дә цык,
Синең өчен һәрцакта минем тәрәзә ацык.

Шундый шигырь. Бу, әлбәттә, табигый. Андый шигырь чыгаручыларның күбесе әдәбият юлыннан китми. Ләкин үзен аңлы рәвештә әдәбиятка багышларга, шушы милли юлдан китәргә теләгән яшьләр, гадәттә, 18-20 яшендә инде шагыйрь буларак формалашырга, шәкелләшергә тиеш. Шагыйрь димен, чөнки проза өчен барыбер тәҗрибә кирәк. Тормыш тәҗрибәсе, дөнья күрү кирәк. Ә шигырь ул барыбер экспрессив жанр, шуңа күрә бик күп прозаиклар, барысы да диярлек шигырьдән башлаган.

Поэзиягә мөкиббәнлек, тугры калу, язганда бөтен жанрларда да ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, прозаны да, драматургияне дә, хәтта публицистиканы да шигърият әдәбият итә. Шигърият, образ булмаса, чагыштырулар, метафоралар белән баетылмаса, ул бер коры текст булып кына кала. Андый нәрсәне укырга-язарга һәм җөмлә төзергә өйрәнгән һәркем яза ала дип уйлыйм. Ә инде шигърият белән баетылган текст теләсә кемнең кулыннан килми.

Шигърият ул – ир-атлар шөгыле

Әлбәттә, хәзерге әдәбиятка килгәндә, безнең яшьләр арасында талантлы каләм осталары бар. Аларны әдәбият сөючеләр барысы да беләдер. Санап тормыйм, берәрсен онытып калдырсам, үпкәләүләре бар. Ләкин 18-20 яшьлекләр арасында ир-егетләрнең күренмәве, күңелдә борчу уята. Бездә бит күбрәк кызлар. “Калеб”тә “Яңа дулкын” тамашасын Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәткәннәр иде. Анда бер-ике егет, шул Элнар Байназаров, Азат Нургаязовтан кала, барысы да кызлар иде. Әлбәттә, мин кызларның әдәбиятка, шигърияткә килергә атлыгып торуын ниндидер кимчелек дип санамыйм. Ләкин тарихтан беләбез, әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр ир-атлар булган. Дөресен генә әйткәндә, аны, гомумән, ир-атлар шөгыле дип саныйм. Ләкин хәзерге заманда бөтен өлкәләрдә дә хатын-кызлар алга чыкты. Ул әдәбиятта гына түгел. Бу инде заманның ниндидер үзенчәлегеме, яисә ир-атларның җенес буларак кризис кичерүеме? Киләчәктә күрербез, нәрсә булыр. Ни өчен ир-атлар дип әйтәм? Язучылар берлегендә “Әдәби ел яңалыклары” үтә иде. Ел саен шундый җыелыш. Күптән инде, егерме еллар электер, шунда чыгыш ясаган идем. Шигърият турында сөйләдем дә: “Хатын-кыз шагыйрәләргә килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Чөнки, гомумән, дөньяда шагыйрьләрне сандугач белән чагыштырабыз икән, тапталып беткән шундый чагыштыру бар бит инде, ир-ат сандугачлар гына сайрый”, – дидем. Бик күп хатын-кыз шагыйрәләр аны һаман да онытмый әле, үпкәләп йөрделәр. Ләкин Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Сандугач ул безнең – кешеләрнең күңеле булсын өчен сайрамый, аның сайравының төгәл вазыйфасы бар. Ул яз көне генә сайрый. Җәй, көзгә таба тавышы ишетелми, чөнки гаилә корган була. Балаларга ризык табарга кирәк. Анысы инде аның тормыш прозасы. Ә сайравы белән ул мәхәббәтен аңлата һәм үзенең территориясен билгели, гап-гади. Әлбәттә, поэзияне нәкъ табигатьтәге күренешләр белән чагыштырасым килми, ләкин монда уйланырга сәбәпләр бар.

Язучыларның зарланып утыруы яшьләрдә әдәбиятка кире тәэсир тудыра

– Моның сәбәпләрен әйтү кыен, әйеме. Ни өчен бүгенге әдәбиятта шулай? Кемдер моны акча белән бәйли. Әдәбиятта акча эшләп булмый, егетләр шуңа күрә килми, диләр. Сезнең фикерегез ничек?

– Бу сәбәп бардыр. Менә 90 елларда бигрәк тә. Ул чакта әле язучыларга телевизор экраннарыннан да күбрәк вакыт бирәләр иде. Үземнең дә, каләмдәшләрнең экран аша җан авазларын халыкка белдерүен, тыңлаганым булды. “Безнең хәзер гонорарлар аз, яшәп булмый”, – дип гел зарланалар иде. Шигърият белән җенләнгән яшь малай тыңлап утыра да уйлый. “Ә нишләп мин монда килергә тиеш әле”, – ди. Чөнки һәрбер яшь кеше үзен-үзе дөньяда расларга тели. Беркем дә киләчәктә ач һәм ярлы-ябагай булып яшим дип хыялланмый бит инде. Ә монда өлкән, бәлки кайберләре син хөрмәт иткән, әсәрләрен яраткан кеше зарланып утыра икән, ул, әлбәттә, кире тәэсир тудыра. Үзем дә шуларны тыңлаган булсам, әдәбият юлына баскан булыр идемме? Кем белә? Алла белә!

Әдәбиятка киләсең икән, халкыңа әйләнеп карарга кирәк

Ләкин бер нәрсәне онытмаска кирәк, гомумән, безнең илдә, мин инде бүтән илләрне мисалга китерә алмыйм, чөнки анда яшәп караганым юк, безнең илдә намус белән, үз акылы, үз кулы белән хезмәт иткән кешегә беркайчан да тиешен бирмиләр. Әлбәттә, кеше ниндидер зур байга әйләнер өчен кыңгыр юлларны эзләргә мәҗбүр була. Ул безнең илдә генә түгел, тарихта да билгеле. Бальзак әйткән бит: “Һәрбер зур капиталның артында җинаять ята”, – дип. Аның шушы гыйбарәсен әле беркемнең дә кире какканы юк. Тарих раслап кына тора. Безнең заманда, бигрәк тә 90 еллардан соң, Бальзакның язганнары гаҗәеп заманча яңгырый башлады. Шуңа күрә әдәбиятка киләсең икән, ул никадәр генә пафослы сүз булмасын, халкыңа әйләнеп карарга кирәк. Гади халык ничек яши? Милли дәгъваларың бар, милләт өчен нидер казангансың икән, син халыктан аерылып, ниндидер фил сөягеннән ясалган манара дигән сүз бар бит, анда яшәргә тиеш түгелсең. Халык ничек яши, син шулай яшәргә тиеш.

Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш

Байлыкка омтылу ул, гомумән, шагыйрь өчен гайре табигый эш дип уйлым. Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш. Чөнки ачның ачуы яман. Мин монда ачлыктан, бөлгенлектән аптырап йөрүне әйтмим. Әле мөстәкыйль булыр өчен дә, матди яктан күпмедер бөтен булу кирәк. Ачлыкны мин канәгатьсезлек хисеннән күрәм. Бүген генә күргәндәй, үзеңнең иҗатыңа, тормыштагы яңалыкларга омтылу – шушыны ачлык дип, күчерелмә мәгънәдә күз алдына китерәм. Мәсәлән, Дәрдмәнд ул ярлы да булмаган бит инде. Аннары Тукай бар. Алар икесе дә үз урынында, һәм икесе дә безнең бөек шагыйрьләребез. Дәрдмәнд алтын приискалары тоткан, мохтаҗларга ярдәм иткән, мәчет-мәдрәсәләр салуга өлешен керткән. Ә Тукай каядыр юл тотканда, аның өчен әдәбият сөючеләр, милләтпәрвәр яшьләр акча җыя торган булган. Петербургта шулай булган, Акчуриннарга, Троицкига баргач та. Ләкин бу бит Тукайның да, Дәрдмәнднең дә шигъри куәтен киметми һәм аларның дәрәҗәсен төшерми. Икесе ике юнәлештәге, бәлки икесе ике полюстагы шагыйрьләр һәм алар безгә икесе дә кадерле. Шагыйрьләрнең төрле булуы әдәбиятны баета.

– Дөрес хәлме, түгелме, бер кеше Мандельштамга акча юк, дип килеп зарлангач: “Буддага түләгәннәрме, Христоска түләгәннәрме?” – дип ул кешене куып чыгарган ди. Алайса сез дә шундыйрак караш булырга тиеш дип уйлысызмы?

– Әгәр әдәбият тарихына күз ташлыйбыз икән, Пушкинның да: “Талантны сатып булмый, ләкин кулъязмаларны сатып була” – дигән сүзләре бар. Әлбәттә, матди яктан бөтенлек булырга тиеш. Халкыбызның һәр вәкиле кебек, хәрам мал белән түгел, үзе эшләп тапкан, үзенең кулъязмаларын сатып акча алырлык язучы, шагыйрь турында сүз бара. Мандельштамга килгәндә, дөнья малына бик исләре китми торган, шундый төр шагыйрьләр була. Бездә Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт бар иде. Мандельштам шундый кеше булган. Аның турында истәлекләр укыган идем. Мәсәлән, ул дустыннан, шигъриятен сөюче танышыннан бурычка акча ала, әмма кире кайтармый. Шундый шагыйрь, яһүд булуына карамастан, аны кичергәннәр. Алар арасында да төрле кешеләр бар, гел олигархлар гына түгел. Кешенең тәрбиясеннән дә киләдер инде ул, дөньяга карашыннан, фәлсәфәсеннән дә.

Заманында Мөдәррис Әгъләм белән бик нык аралашкан кеше мин. Ул дөньяда акчаның кыйммәтен танымый иде. Әйтәләр бит акчаны хөрмәт итмәсәң, акча да сине хөрмәт итми дип. Шуңа күрә аның акчасы керә тора, чыга бара. Мәсәлән, бервакыт ул төшеп килә. Без Рәдиф Гаташ белән сөйләшеп торабыз. Аны күрүгә Рәдиф Гаташ кесәсеннән өч тәңкә чыгарып, ул вакытта өч тәңкә шактый әйбәт акча инде: “Мөдәррис, бөегем, мә әле!”, – дип шул акчасын аңа суза. Мөдәррис башын кыңгыр салып, акчаны күкрәк кесәсенә тыга да, үтеп китә. Рәхмәт тә, бер сүз юк. Мин аңа башта аптырый идем. Аның ниндидер шундый ритуалы булган икән ул. Шуңа күрә монда нәкъ шулай булырга тиеш дип әйтеп булмый. Һәр кеше үзенчә яши. Ләкин шагыйрь өчен һәм һәрбер намуслы кеше өчен бер генә кагыйдә бар – хәрам малга омтылмаска, кешене алдап байлык җыймаска кирәк, шул гына.

Иҗат ул – үз күңелеңнең төпкеленә төшү

– Әгәр дә классикларны, сез әйткән Дәрдмәнд, Тукайларны алсак, аларның һәрберсенең гомуми биографиясе бар. Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге әдәбиятта шушы әйбер күзәтеләме? Бездә биографиясе бар дип әйтерлек әдипләр бармы?

– Бу турыда уйланганым да бар. Әдәбият белемендә дә бу турыда төрле фикерләр йөри. Бар биография, бар күңел биографиясе. Әйтәм бит, кешегә проза язар өчен тормыш тәҗрибәсе, дөнья күрерү кирәк. Мәсәлән, Төркестанга барып язасың икән, үз күзең белән күргәч, ышандырылык итеп язасың, әлбәттә. Аны бармыйча да язып була. Мәсәлән, Жюль Верн Париждан артык сәяхәт итмәгән, ләкин ул белешмәләрдән алып язган. Ышанасың. Аның максаты Австралияне тасвирлау түгел. Аның климатын географиядән укып беләбез бит инде. Аның максаты бөтенләй башка булган, ул киләчәккә күз ташлаган. Әлбәттә, биография – шушы тормыш тәҗрибәсе. Төрле һөнәрләргә ия булу, төрле кешеләрне күрү – язучыга да, шагыйрьгә дә ярдәм итә. Ләкин ул беренчел түгел, чөнки синең күңелең бай булырга тиеш.
Гомумән алганда иҗат бит ул нәрсә? Ул – үз күңелеңнең төпкеленә төшү. Ә кеше күңеле – үзе бер могҗиза. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Аның төпкеленә төшкән саен нинди генә караңгылык күрмисең. Нинди салкын явызлык та, әшәкелек тә, җылы кумырыклары да бар аның. Үз күңелең турында сүз бара. Аларны хәтта һәрберсен тасвирлап та бетереп булмый һәм тасвирларга кирәкми дә. Күпмедер сер калырга тиеш, һәм сер генә түгел, аз гына ниндидер эчке бер цензура (монда сәяси яктан түгел) булырга тиеш. Үз күңелең төбенә төшеп тә җитеп булмый әле. Ләкин кайчагында төшкән кадәре дә сискәндереп куя.

Тау түбәсенә менү бер хәл, анннан төшә дә белергә кирәк

– Сез ничек кабул иткәнсездер, үпкәләгәнсездерме, анысын белмим, бервакыт сезнең турыда: “Ркаил Зәйдулланың шигырь язуы ул – су чиләгенә хушбуй салып куйган кебек. Зур кеше, ә шундый нәзәкатьле әйбер яза”, – дип әйткәннәр иде. Шуннан карганда, бүгенге татар әдәбиятын Сез нәрсә белән чыгыштырыр идегез? Күңелегездә шундый чагыштырулар туганы бармы?

– Мин алай үпкәчел түгел, бу чагыштыруны ишеткәнем юк иде. Дөресен генә әйткәндә, су чиләгенә хушбуй салу нинди мәгънәдә ул?

– Сез зур кеше, ә шундый нәзәкатьле шигырьләр язасыз.

– Гәүдә зур, дорфарак булып күренәм һәм шундый нечкә лирик шигырьләр дә яза алам дигән сүз. Анысы инде аның кыяфәткә карамый. Әлеге дә баягы күңелгә, кеше күңеленә карый, шагыйрьнең күңеленә. Безнең әдәбиятны нәрсә белән чагыштырырга була? Кызык сорау, минем бу турыда уйланганым юк иде, ниндидер метафора кирәк бит инде моңа, белмим.

-Бүгенге татар әдәбиятының торышын ничек бәялисез дип әйтүем иде?

– Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәм. Мин альпинизмга чит кеше түгел. Альпинистлар белән берничә тапкыр тауларга да бардым. Тәңре тауларына, Тянь-Шань дип әйтәләр инде, өскә менеп оран сала алырмы ул? Чөнки аста упкын. Бу безнең әдәбиятка гына түгел, милләткә дә кагыла, шундый заманда яшибез бит. Кызганыч ки, милләтнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәзер безнең күз алдында хәл ителә. Әгәр дә шушы шартларда тау түбәсенә менә торган ниндидер юллар таба алмасак… Яисә түбәсенә менү бер хәл, анннан төшә дә белергә кирәк бит әле. Үзәнлекләргә. Чөнки тау түбәсендә яшәп булмый, анда бер менеп кычкырып, яисә Татарстан байрагы кадап куеп кына була. Ә тауга менүгә караганда, төшү кыенрак. Шуңа күрә безгә шушы юлларны эзләргә кирәк. Башта менәргә, Татарстан әләмен кадарга, аннан үзәнгә, зелпе куаклары, яшел хәтфә үләннәр янына төшәргә. Әлбәттә, мин моңа, безнең юл табуыбызга ышанам. Әгәр ышанмасам, шигырь язып йөрүнең дә, проза, драматургия белән шөгыльләнүнең дә, гомумән, милләт дип тел чарлауның да бернинди мәгънәсе булмас иде. Чөнки һәр милләтнең үз-үзен саклау инстинкты бар.

Татар ул зирәк халык, юллар эзләгәндә барып башын стенага бәрмәячәк

– Бездә бүген шушындый кызу темпта ассимиляция бара икән, ул ясалма рәвештә оештырылган әйбер бит. Ул дәүләт сәясәте. Аны турыдан-туры әйтергә кирәк. Чөнки, әйтәм бит, һәрбер милләттә яшәү өчен ниндидер бер үзен яшәтергә тырышкан потенция бар. Ул потенцияне томалап куеп була, аңа юл биреп була. Ә безнең ул томаланган. Ләкин, татар ул зирәк халык, юллар эзләгәндә барып башын стенага бәрмәячәк, әлбәттә. Каяндыр борма юллар эзләячәк дип уйлыйм, һәм ул юлларны эзләү дәвам итә. Күренекле кешеләр белән дә сөйләшкән бар. Хәзерге хәлгә алар да борчыла. Бу бит бик зур фаҗига. Безнең күз карашы иңләрлек кешелекнең юлы – өч-дүрт мең ел. Ун елны иңләп була. Ләкин анда язма чыганаклар булмагач, без белмибез дә. Якын Көнчыгышта археологлар казый. Астан тагын тарихка билгеле булмаган шәһәрнең мәдәни катламы килеп чыга. Без әле бик күп әйберләрне белмибез. Әлбәттә, кешелекнең тарихы тагын да ераккарак сузыладыр. Ләкин мин без белгәнен әйтәм. Безгә килеп җиткән шушы тел, мәдәният, безнең буында гына югалса, яисә безнең балаларыбыз буынында шул чылбыр өзелсә, күңлеленә якын алган, уйлаган кешегә, аңардан да зур фаҗига юк бит. Без, әлбәттә, тапшырырга тиеш. Безгә бит тапшырганнар. Нинди афәтләр, яулап алулар булган. Шуннан исән калган телебез, мәдәниятебез, әлбәттә, киләсе буынга да тапшырылырга тиеш. Һәм безнең милләтнең күп кешесе шулай уйлыйдыр да. Ләкин моңа ирешер өчен милли үзаң һәм нык характер кирәк.

Әйе, афәтләр булган. Ә бүгенге заманда шушы телләрне җиңә алырлык дәрәҗәдәге нинди афәтләр күзәтелә соң? Ничек уйлыйсыз? Беләсезме, көчләү организмда һәрвакыт нык каршылык тудыра. Ул вакытта ачыктан-ачык геноцид булган. Ачыктан-ачык диннән, телдән яздыру һәм каршылыкның кимәле дә үскән. Ләкин замана үзгәрә барган саен, кешенең тискәре энергетикасы, бүтән халыкларга карата мөнәсәбәте үзгәрми. Ләкин шушы хәйлә-мәкер кимәле генә арта. Йомшак сөйләп катыга утырту, дип әйтәләр бит әле. Менә шундый цивилизация. Бигрәк тә Көнбатыш цивилизациясе. Ул совет чоры вакытында ук башланган иде. Милли мәдәниятләр, милли культуралар чәчәк ата, язучыларны, сәнгать осталарын бүләклиләр. Хөкүмәткә лояль булганнарын инде, әлбәттә. Ә шул ук вакытта мәктәпләр ябыла.

Бүләк алган кешеләр дә шулай ук эчтән сызлана ул. Мин Сибгат Хәкимне беләм. Татарны бетә дип бик нык сызланып китте. Ләкин кычкырып әйтергә мөмкинлеге юк. Мөмкинлек булса, юкка чыгаралар. Татар бит ул яһүд түгел. Яһүднең диссидентлары, бөтен дөньяга таралган. Аларда шау-шу кузгала иде. Әлбәттә, аларның да ГУЛАГ системасында, соңыннан Хрущев, Брежнев төрмәләрендә юкка чыгучылары күп булды. Ләкин юкка чыксалар да, барыбер аларның исемнәре билгеле булып калды. Бездә дә юкка чыгучылар бар, ләкин без аларның исемнәрен дә белмибез. Татар ул, дөресен генә әйткәндә, хәтерсез дә халык. Аны шулай мәҗбүр иткәннәр. Хәтерләгән саен заман хәтәррәк булган татар өчен.

Татар таркау дигән стереотип белән ризалашмыйм

– Халыкның нинди иң яхшы, күркәм һәм иң тискәре, бетерергә тиешле сыйфатлары бар дип саныйсыз?

– Бездә стереотипка әйләнгән бит инде – татар таркау, бердәм түгел, татар бер-берсен ашар дип. Бу – иң төп стереотип. Мин моның белән риза түгел. Күп җирләрдә булырга, бүтән халык вәкилләре белән аралашырга туры килә. Бигрәк тә каләм әһелләре белән инде. Анда да шул ук хәл. Чөнки милләт дигән сүз бит ул ниндидер монолит түгел. Бөтен кеше бер фикердә була алмый. Чын милләттә үзаллы, мөстәкыйль фикер йөртә торган шәхесләр күбрәк булырга тиеш. Ә мондый шәхесләр һәрвакытта да бер-берсе белән риза булып тормый. Киресенчә, алар гел бәхәскә керергә мәҗбүр. Чөнки һәрберсе үз карашы, үзенең фикере, дөньяга мөнәсәбәте яклы. Бу табигый дә.

Безнең татарда, әлбәттә, үздәрлек бар. Үздәрлек дип атыйм мин аны. Үздәрлек ул – һәркем хан булырга омтылу. Монысы да начар әйбер түгел. Менә мин бервакыт чуваш язучылары белән утырган идем. Шунысы бик нык истә кады. Сөйлиләр инде үзләренең проблемаларын. Берсе әйтә: “Менә безгә бердәмлектә татарлардан үрнәк алырга кирәк”, – ди. Миңа сәер булды, ләкин сиздермәдем. “Әйе, алырга кирәк”, – дип алар белән килештем. Бүтән халыклар да шулай дип әйтәләр. Ике татар булса, өч партия төзелә, диләр. Монысы да шул лидер булырга омтылудандыр. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк, татар читтә үзен-үзе яклар өчен бик тиз берләшеп ала. Чөнки берләшмәсәң, берәм-берәм сындырырга җиңел. Шуңа берләшү мәсьәләсе буенча да, таркаулык буенча да бүтән халыклардан ким түгел без. Һәр халыкта бар ул. Яһүдләрдә дә бар. Яһүдләр әлбәттә тарихи аңга ия буларак, үзләре арасындагы каршылыкларны бүтәннәргә чыгармый. Безгә дә шуңа өйрәнергә кирәк. Халыкка бәя бирү, аның сыйфатларын билгеләү бик кыен эш. Анда күбрәк шушы стереотиплар, мифлар өстенлек итә.

Хәзер авылда яшәүче яшьләр сыер да асрамый, бәрәңге бакчасының да яртысына печән чәчә

Кемнәрдер безнең татарны бик эшчән халык, ди. Мин үзем шуңа ышанып үстем. Бигрәк тә, әдәбияттан килә бит инде ул. Мифлар әдәбиятта туа. Мин хәзер күзәтәм. Авылларга барырга туры килә. Авылда хәзерге яшьләр, киләчәк буын – сыер асрамыйлар, хәтта тавык та тотмаган йортлар бар. Ул бит инде гайре табигый хәл. Бәрәңге бакчасы бар. Бәрәңгене тутырып утыртмыйлар. Үзләренә җитәрлек берничә түтәл генә утыртлар да, калганына печән, үлән чәчәләр. Хәзер безнең татар эшчән дигән шушы миф җимерелеп төште. Татар сәүдә ярата, сәүдәгәр халык дигән миф та бар иде. Ул да җимерелде. Чөнки базарларга чыгыгыз, анда татар булса да, әзәрбайҗаннарның товарын, җиләк-җимешен сата. Яисә бәрәңгене дә әзәрбайҗан сатып тора. Әзәрбайҗан дигән сүз инде ул – алар гына түгел, бүтән халык вәкилләре дә. Дөресен генә әйткәндә, сөйләшмәсәм, мин аларны аерып та бетермим.

Милләтебезнең каймагын кырып алганнар

Элек татар шундый булгандыр да, репрессияләр вакытында безнең сәүдәгәрләр буыны кырылып беткәндер яисә качып киткәндер дип уйлыйм. Чөнки Үзбәкстанда булганым бар. Совет чоры вакытында, 80 елларда, анда бөтен сәүдә оешмаларында гел татарлар иде. Спекуляция дигән сүз бар бит инде. Аның өчен утырталар иде. Шул ук сәүдә бит инде ул. Аз бәягә алып, күбрәк бәягә сатарга. Ул борынгыдан килә. Әгәр дә алай итмәсәң, сәүдәнең мәгънәсе булмас иде.

Милләтнең каймагы бик нечкә була. Калынрак булса әйбәт. Әлбәттә, бездә җитәрлек булган, ләкин аны кырып алганнар. Шул ук муллаларны юкка чыгару, милләтебезне, гомумән, кыйбласыз иткән.

Дөресен генә әйткәндә, бүген үзебезне мөселман дип саныйбыз. Язык булмасын, ләкин фаразлар буенча безне чын мөселман дип атау кыен. Кызганычка каршы, халыкны яңадан ислам диненә кайтарырга кирәк. Православие чиркәве дәүләтнең булышлыгы, этәрүе белән хәзер дәүләт диненә әверелә бара дияргә була. Кайчак утырып елыйсы килә. Әлбәттә, руслар да безгә карганда динлерәк халык түгел. Ләкин игътибар итегез, чиркәүнең исемендә үк “русская” дигән сүз бар. Ул менталитетта син рус икән, син православ булырга тиеш дип аңлашыла. Минемчә, аларның православие динен күтәрү динлелектән түгел, ә дәүләт идеологиясенә әверелдерергә омтылу. Әмма моның XXI гасырда гамәлгә ашырылуына бик ышанып бетмим. Әйе, алар коммунистик идеология белән алар бик охшаш. Коммунизм җирдә кайчан да булса оҗмах, бу исә үлгәннән соң, оҗмах вәгъдә итә. Кеше бит нәфселе, үзе өлгермәсә дә, оныкларын оҗмахта яшәр дип тырыша. Коммунистик идеологияне әйтәм. Ә монысы инде бигрәк. Әле тегеннән: “Мин оҗмахка эләктем”, – дип кайтып әйткән кеше юк. Аны тикшереп карап булмый. Ләкин XXI гасырда, яңа технологияләр чорында динне дәүләт идеологиясе кимәленә куярга теләү – уңышсызлыкка очрар дип уйлыйм.

Татарның идеологиясе – минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш

– Татар өчен милли идеология нәрсә була ала?

– Милли идеологияне Россиядә эзләделәр бит инде, таптык дип кычкырмадылар. Күрәсең шушы православиедә тукталганнардыр. Ә бездә, идеология. Аны без генә түгел, һәрбер исән калырга теләгән халык, милләтләр эзли инде. Күтәрелеп китәр алдыннан Көньяк Кореядә нинди идеология булган? Минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш. Татарда да шулай. Безнең урам күрше урамнан әйбәтрәк булырга тиеш. Безнең авыл күрше авылдан әйбәтрәк булырга тиеш. Безнең ил бүтән илләрдән әйбәтрәк булырга тиеш – менә шундый идеолгоия. Бу безнең татарның канына сеңгән. Мин инде әдәбият кешесе буларак сөйлим, аны әдәбиятта, чагылдырырга һәм шундый стереотипны ныгытырга кирәк. Ул безнең халыкка хас. Ләкин бөтенесенә дип әйтмәс идем. Мин туып-үскән якларда ул шулай. Ә кайбер якларда барып төшәсең, авыл хәрабә хәлендә. Анда бу идеология юк. Шушы идеология булган төбәкләрдә, бигрәк тә мишәр төбәкләрендә, ул безнең милләтнең яшәешенә йогынты ясый. Әле күптән- түгел язучыларны үземнең туган якларга алып кайттым. Тукай авылына булдык. Анда балалар мәктәпкә сыймый. Авыл арта бара, йортлар саны күбәя. Урмай шулай ук. Мәчет арты мәчет, мәчет салу бит ул әле динлелек кенә түгел, авылның статусы да. Шыгырдан да шулай ук. Димәк, бу идеология эшли, шуны безнең татар милләтенә таратырга кирәк.

Туганчы ук, әнисе татарча сөйләшеп йөри икән, балага ул киләчәктә дә йогынты ясаячак

– Телне гаиләдә өйрәтү кирәк дигән фикер бар. Биредә төп бурыч турында сүз бара. Кемдер тел ул мәктәптә сакланырга тиеш, мәктәптә өйрәтелмәсә, ул гаиләдә генә озакка бармый дип әйтә. “Гаилә һәм мәктәп” журналының редакторы буларак әйтсәгез иде, бу фикерләрнең кайсысы дөреслеккә якын?

– Монда бернинди бәхәс тә булырга мөмкин түгел, әлбәттә, икесе дә. Бала мәктәптә тумый бит. Гаиләдә туа, үсә, атлап йөри башлый. Өйдә теле ачыла. Хәтта туганчы ук, ананың корсагына якын китереп Моцартны тыңлатсаң, балада музыкага мәхәббәт уяна, ди галимнәр. Бу дөрестерме, монысын әйтә алмыйм, белгеч түгел. Ләкин бала туганчы ук, әнисе татарча сөйләшеп йөри икән, ул барыбер балага йогынты ясый дип уйлыйм. Балалар бакчасында, мәктәптә татар мохите тудырсалар, идеаль булыр иде, әлбәттә. Әмма мондый мөмкинлекләргә руслар гына ия. Россия Федерациясендә мондый бәхеткә ия булган бүтән халык юктыр да. Бу турыда безнең бәхәс тә булмас иде. Әлбәттә, гаиләнең мәктәпкә караганда роле зуррак. Мин үзем шуңа инандым. Чөнки балаларыма әле дә: “Өйгә кергәч, ата-бабаларыбыз телендә генә сөйләшегез. Татарча сөйләшкәндә рус сүзләрен катнаштырмагыз”, – дип гел әйтә киләм. Хатыным да үз авылымнан булгач, авылдагыча «ц» белән сөйләшәбез. Мәктәпкә баргач татар теле укытучысы: “Ркаил абый, балагыз бик үк әдәби телдә сөйләшми бит”, – дип зарлана. Мин: “ Әдәби телгә күчү бик җиңел ул, башта ата-бабаларының телен белсен”, – дип әйтәм. Шуңа күрә сүз дә юк икесе дә булырга тиеш. Ләкин ата-ананың ныклыгы бу мәсьәләдә мөһим роль уйный. Ул бит үзенең баласына үзе хуҗа. Ата-ана сез шулай укытыгыз дип, мәктәптән таләп итәргә тиеш. Ләкин кызганыч, безнең андый милли үзаңлы, эчендә булганын кычкырып әйтә торган аналарыбыз юк. Бигрәк тә ир-атлар тәрбия, педагогика мәсьәләсеннән шактый читтә тора.

Җитәкче булу өчен рус телен белү генә җитми

Кызганыч ки, безнең хатын-кызлар бик меркантиль. Яшерен-батырын түгел, миңа үпкәләсәләр үпкәләрләр. Алар минем улым зур кеше булсын, эшләмичә җиңелрәк яшәсен, дип уйлый инде. Аның өчен рус телен рустан да әйбәтрәк белергә һәм рус мәдәнияты кешесе булырга кирәк. Моңа бер генә сүз белән җавап биреп була. Әгәр дә рус телен белгән бөтен кеше җитәкче булса, 130 миллионлык Россия Федерациясендә җитәкче булып кем генә эшләмәс иде икән. Ә хәлбуки кара эшләрдә рус халкы, дәүләтне оештырган кешеләр, үзләре тир түгә. Аннан соң, максат итеп куйсаң, тел белү авыр эш түгел бит. Кешенең телгә сәләте Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән. Пушкинны әйтәләр бит, җиде яшькә кадәр рус телендә сөйләшмәгән. Аларның гувернанткалары француз кызлары булган. Ул француз телендә генә сөйләшкән. Аннан Арина Радионовнаны билгелиләр. Пушкин шуның тәэсирендә, русның әкиятләрен, җырларын тыңлап, шуңа мөкиббән китеп рус теленең гүзәллегенә сокланып үсә. Гүзәллегенә генә түгел, өр-яңадан рус телен корган кеше бит. Менә нинди мисаллар бар. Ун ел буе татар телендә укыталар, атнага ничә тапкыр керә дип, зарланучылар бар. Мәскәүгә шикаятьләр язалар. Ләкин кызганычка каршы, аларның күбесе бик формаль. Мәктәптән татарча белеп, сөйләшеп чыккан балалар сирәк бит. Белгәннәре дә шул гаилә аркасында. Аларга гаиләдә таләп куелган, мәхәббәт уятылган. Шундыйлар күбрәк. Үзе татар теленә мәхәббәт уятып, үзе балаларга шундый даирә тудыручы мәктәпләр, белмим, бәлки сирәк-мирәк бардыр. Ул бит шигырь язарлык тел өйрәнү дигән сүз түгел. Сөйләшеп утырыр өчен, 200 сүз белү җитә. Роберт Миңнуллин: “Рус телен белү өчен, 10 сүз өйрәнсәң дә җитә”, – дип әйтә иде. “Ничек инде?” – дим. “Ул сөйли башлый, син “Да”, дип куясың, аннан тагын сөйли син “Молодец” дип куясың”, – ди. Әгәр ул телне аңлыйсың икән, ун сүз белеп тә сөйләшеп утырып була. Ләкин аны да теләмиләр. Монда бит тел мәсьәләсе түгел. Монда сәясәт, монда милләтне санга сукмау. Ә татар шуны аңламый. Аның милләтен санга сукмыйлар, аны милләт дип санмыйлар. Рус дөньясындагы бер элемент, субкультура дип кенә исәплиләр. Менә хикмәт кайда. Чит ил студентлары килә бит. Татар теле әдәбияты белән кызыксынып килүчеләр, ярты елда татар телендә сөйләшә башлый, сөйләшү генә түгел яза башлыйлар. Михаил Фридерикс, Тукай турында китап язган. “Идел”дә эшләгәндә татар телендә мәкаләләр яза иде. Безгә җибәрә, мин чыгара идем. Ул бит теләк – омтылыштан һәм телне хөрмәт итүдән тора.

Бөтен телнең үз гүзәллеге

Мин Чувашиядә үстем. Дөресен генә әйткәндә, безнең мәктәптә чувашлар укый. Ләкин параллель класслар – чуваш сыйныфы һәм татар сыйныфы. Мин чувашча, азмы-күпме беләм. Чәй-шикәрлек диләр бездә, чәй белән шикәр сорап алырлык дигән сүз була инде. Бик әйбәт түгел, ләкин беләм. Чуваш теленнән яшьрәк вакытта тәрҗемә дә итә идем. Хәзер дә итәм, ләкин хәзер сүзлек кирәк, аралашмагач онытыла. Чуваш белән сөйләшеп утырырлык дәрәҗәдә телне беләм. Чөнки аларның тарихын да, халкын да, телен дә хөрмәт итәм. Ул бит архаик тел. Безнең телнең борынгы формаларын өйрәнү өчен чуваш теленә мөрәҗәгать итсәң, гаҗәеп ачышлар ясарга була.

Бу бер мәсьәлә генә. Бөтен телнең үз гүзәллеге бит. Яшь чагында миңа мондый акылны җиткерүче булмады. Без университетта гарәп телен укыдык. Ләкин, кызганычка каршы, гарәбчә сөйләшерлек булып чыкмады. Бүтән телләрне укучы замандашларым арасында да университтеттан сөйләшергә өйрәнеп чыгучыларны хәтерләмим. Хәзер, әлбәттә, бүтән төрле замана. Инглиз телен дә беләләр. Шул ук дөньяга чыгып, мин анда иркен яшәр идем дигән, меркантиль мәнфәгать. Ә инглиз теленең ниндидер гүзәллекләренә соклану, Джордж Байронны оригиналда уку теләге белән түгел, әлбәттә.

Илфакның язып калдырган кадәр аз гына мирасы да, татар әдәбияты тарихына кереп калачак

– Илфак Шиһапов турында, ул яхшы язучы булыр иде дип, әйткән сүзегез бар иде. Ни өчен шундый мөрәҗәгать яздыгыз?

– Чөнки мин аны чыннан да олы язучы булып китәр дип уйлаган идем. “Татарстан яшьләрен”дә “Акка кара белән” сатирик бәянын, чират торып укыдылар бит. Юморескалары, хәтта мәкаләләрендә дә сатирик алымнар, образлы тел, татарча тел үткенлеге дип әйтик инде, хас иде аңа. Үземнең мәрсиямне кабатлыйсым килми. Илфак үзе дә сизмәстән шоу-бизнеска кереп китте. Ул акчалы өлкә бит. Акчалы гына түгел, кеше шоу-бизнеска бер кереп китә икән, чыгуы бик авыр. Илфак ул мавыгучан кеше иде. Башта Илсөяне чыгарды, аннан соң тагын яңа проектлар. Бу өлкәдә аның төп уңышы – Илсөя Бәдретдинова. Чөнки аның үз таланты да бар. Ул талантлы хатын. Ләкин барысы да онытыла. Илфакның шушы язып калдырган кадәр аз гына мирасы да, минемчә, татар әдәбияты тарихына кереп калачак.
Бик кызганыч, әлбәттә, ә андый мисаллар бик күп. Фәрит Гази дигән бик талантлы яшь шагыйрь бар иде. 18 яшьлек шагыйрьләр дигәннән, ул Бәрәңге районыннан килде. Университетка соңга калган булып чыкты. Аннан соң, аптырап, барыбер сәнгать өлкәсе инде дип, театраль училищега керде. Соңрак, Язучылар союзыннан рекомендация язып, аны Мәскәүгә әдәбият институтына җибәрдек. Бик талантлы егет иде ул. Мәскәүдә шулай ук бизнес белән шөгыльләнүче туганнары булган. Ул да шул юлдан китеп барды. Соңыннан очраштык без аның белән. Ул инде бизнесмен. Поэзия бер читтәрәк күз алдыма килә. Битен каплап, бер читкә – почмакка барып баскан сыман. Үзем өчен генә язам ди. Белмим, язамы ул язмыймы, ләкин матбугатта күренгәне юк. Әлбәттә, мин “Идел” журналында эшләгәндә шактый гына шигырьләре чыкты. Алар әдәбият тарихында каламы юкмы, анысы минем вәкаләттә түгел. Ләкин ул ниндидер эз калдыдыр, дип әйтә алмыйм. Икенең берсен сайларга туры килә. Чөнки бизнес бит ул – һәрвакыт табышка омтылу, байлык туплау, югыйсә аның мәгънәсе булмас иде. Ә ул өлкәгә китәсең икән, поэзия сине ташлап китә.

Илфакның җырларында сүз беренче урында

– Аның шигырьләрен дә ниндидер гади шигырьләр дип кенә әйтеп булмый, җырларын да. Алар бит социаль проблемалар турында.

– Аның текстларын шигырь дип әйтеп булмый бит. Ул маңгайга бәреп әйтелгән сүзләр. Аның үзенең жанры бар инде, әлбәттә. Безнең татар эстрадасы өчен, татар җыр сәнгате өчен бөтенләй өр-яңа бер алым, жанр, дип әйтимме. Интернетта үзенең җырлавын тыңладым. Тавышы бик үзенчәлекле булган, көе дә. Ул бит профессиональ композитор түгел, көйләре бер-берсенә бик нык ошаган. Җырны беренче чиратта көй җыр итә. Ә Илфакныкын сүзләр җыр иткән. Аның җырларында текст беренче урында. Мәгънәсе шул ук – президентны тәнкыйтьләү һәм башкалар. Алар кирәк, әлбәттә. Халык та кул чаба. Чөнки аның эчендә шул, үзе әйтә генә алмый. Ниндидер “Булмый инде булмагач, Сабаларда тумагач, Актанышта тумагач”, халыкка хәзер хуш килә. Ләкин ул егерме елдан соң, хәтта ун елдан ук бөтенләй актуальлеген югалтачак, дип әйтергә мөмкин. Актаныш инде хәзер үк актуаль түгел.

Дөньяга танылганнарның иясе бик күп була

– Тагын бер сорау бирәсе килгән иде. Сез русча язучы татар язучыларын үзебезнеке дип саныйсызмы, әллә рус язучысы дипме?

– Бу бик четерекле мәсьәлә. Хәзер бик актуаль инде ул. Университетта чыгыш ясаганда Илдар Әбүзәров белән бәхәс килеп чыкты. Анда рус теле һәм чит ил әдәбияты кафедрасыннан килгән студентлар күбрәк иде. Имтиханда диделәрме, татар кафедрасыннан килүчеләр юк диярлек. Бәлки кызыксынып кергән берничә генә студент булгандыр. Очрашу русча барды. Мин турыдан-туры, татар әдәбияты татар телендә булырга тиеш, дип әйттем һәм бөтен студент кул чапты. Бу студентларның киләчәктә икмәге татар теле түгел, ләкин алар татар әдәбияты икән, аның теле татар булырга тиешлеген аңлый. Илдар Әбүзәров мисал китерде. Мәсәлән, ирланд әдәбияты язучылары Берн Шоу, Джеймс Джойс һәм башкалар, ирланд милләтеннән инглиз телендә язганнар, ләкин ирландлар аларны үзләренеке дип саный икән. Инглизләр дә аларны үзләренеке саный, инглиз әдәбияты вәкилләре диләр. Берн Шоу: “Инглизләр корал белән яулап алды, ә мин аларны телем белән яулап алдым”, – дип әйткән. Инглиз теле белән яулап ала инглизләрне, үткен телле, афоримзнар белән. Ләкин ирланд милләтеннән булган инглиз язучылары бик күп, ирландалар аларның барысын да бу ирланд язучысы дип әйтми. Бөекләрне, дөньяга танылганнарны гына. Ә дөньяга танылганнарның иясе бик күп була ул. Фирдәүси вафат булгач, бу безнең шәһәрдә туды дип, җиде шәһәр бәхәсләшкән. Ләкин колониаль халыкларда метрополи телендә язу – тарихта бик еш күренә торган факт. Мәсәлән, Алжирда француз телендә язучы гарәпләр әле дә шактый. Һиндстанда инглиз телендә язучылар күп. Пәйгамбәргә каршы шаулаган Салман Рушди инглиз телендә яза һәм андыйлар бик күп. Һиндстанда инглиз теле – дәүләт теле. Чөнки анда телләр бик күп. Алар һәрберсе хакимлеккә омтыла, ләкин берсе дә җиңә алмый. Гражданнар сугышы башланырга мөмкин. Шуңа алар дәүләт күләмендә аралашу теле буларак, инглиз телен сайлаганнар.

Тел – халыкның җаны, милләтнең иң төп билгеләмәсе

Мин Казахстанда булдым. Алар мөстәкыйль санала, әмма анда да шул ук хәл. Әлегә кадәр рус телендә язучы казах язучыларын, кем дип атарга, дигән проблема бар. Чыңгыз Айтматовны кем дип атарга? Монда компромисска барырга мөмкин. Димәк, бер генә юл, Чыңгыз Айтматов – рус телле кыргыз язучысы.

Иң беренче, тел – халыкның җаны, милләтнең иң төп билгеләмәсе. Польша, Литва татарлары, телләрен күптән югалтканнар, дип әйтәләр. 3-4 йөз ел элек, диннәре саклану аркасында үзләрен татарлар дип саныйлар. Имеш үзләрен шулай дип билгелиләр. Мин Польшада да, авылларында да булдым. Алар белән очраштым. Татар белән очрашканда үзләрен татар дип әйтә алар, поляк белән очрашканда поляк ди инде ул. Ләкин мөселман динендә. Мөселман дине дә аларның сәер генә. Икона сыман бер кеше рәсеме. “Кем соң ул?” – дим. “Хәзрәте Али”, – ди. Ниндидер синкретизммы ул?

Онытып бетермәгәннәр. Ләкин алар бит бик күп була. Туктамыш хан вакытында Литва кенәзе Витовт заманыда бик күпләр килә. Аларны липкий дип атаганнар. Ләкин алар хәзер күпме генә һәм алар нәрсә тудырган? Нобель премиясе лауреаты, бөек поляк язучысы инде ул Генрих Сенкевич. Аның да тамырларында татар каны бар, ләкин без бит аны татар язучысы дип әйтә алмыйбыз һәм ул аны үзе дә теләмәгәндер дип уйлыйм. Шулай ук Голливудның атаклы бер актеры бар, Литва татары.

Гүзәл Яхина ниндидер экзотика кебек

Бродский әйткән бит: “Шагыйрь телне тудырмый, тел шагыйрьне хасил итә”. Шагыйрьне, язучыны өйрәнгәндә аның тел үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Ә монда нәрсә өйрәнәсең? Гүзәл Яхина ниндидер экзотика кебек. Ул бит татар өчен язмый, рус аудиториясенә яза. Мин аларны читкә этәрү ягында түгел. Кемдер аларны татар язучылары дип әйтә, кемдер, конкуренциядән курка шуңа инкарь итә. Мин аннан курыкмыйм. Үземнең нинди язучы икәнемне беләм. Монда бернинди конкуренция дигән сүз юк. Ләкин аларны читкә дә этәрергә ярамый, монда яһүд юлын сайларга кирәктер. Мордехай Рихтер кем – бик атаклы Канада язучысы, инглиз телендә язган, үзе яһүд. Күптән түгел генә үлде ул. Гел яһүдләр турында яза, геройлары – Америкадагы яһүдләр. Алар үзләрен дөнья язучысы дип тә атарга мөмкин. Ул дөньяга танылгач, әлбәттә, яһүдләр дә аны үзләренең энциклопедиясенә кертәләр инде. Ләкин инглиз телле Канада язучысы, яһүд чыгышлы Мордехай Рихтер дип атарга кирәк инде бу очракта.

Рус телле татар язучысы дип әйтүе бер дә авыр түгел, бары тик безнең тегермәнгә генә су койсын

Гаҗәеп зур язучы Фазыл Искәндәрнең иҗатын яратам. Ул рус телендә язган. Аның әнисе – абхаз. Әтисе – фарсы, яки Иранда яшәүче әзәриме, төрек тә булырга мөмкин, анысын ул ачыклый алмаган. Чөнки әтисен кире Иранга депортациялиләр. Ул инде турыдан-туры: “Я русский писатель абхазского происхождения”, – дигән. Мәсәлән, Илдар Әбүзәров татар язучысы буласым килә дип әйтә икән, әлбәттә, теләк бер әйбер, мөмкинлек икенче әйбер. Татар язучыларының күбесенең русчага тәрҗемә ителәселәре килә. “Идел”дә ике телле журнал булу аркасында, мине дә тәрҗемә иттеләр. Ни өчен алай бик тырышасың дигәч: “Русларга татар тормышын, татарның кем икәнлеген танытасы килә”, – дигән язучылар бар. Үзләре таныласы килү дә бардыр инде. Ә бу бит татарны үзенең туган телендә, рус телендә яза икән, аны тәрҗемә итеп тә торасы юк, язсын. Алар да безгә кирәк. Рус телле татар язучысы дип әйтергә бер дә җәл түгел. Әгәр үзе тели икән, әйтәбез, бары тик безнең тегермәнгә генә су койсын.