Татарстан язучылар берлеге рәисе Анкарада татар әдәбиятын таныту ысуллары турында сөйләде
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-yazucylar-berlege-raise-ankarada-tatar-adabiyatyn-tanytu-turynda-soilade-5878778
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-yazucylar-berlege-raise-ankarada-tatar-adabiyatyn-tanytu-turynda-soilade-5878778
Г.Камал исемендәге академия театры Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» атлы, моннан 20 еллар элек үк язылган драмасын сәхнәгә чыгарды.
Әсәрнең сюжетын да, сәхнәдәге артистлар уенын гади, җиңел, ансат аңлаешлы, дип кенә булмый.
Безнең Англия тарихында король Ричардлар нәселеннән булган туганнар арасыннан берсенең икенчесен тимер битлек кидереп төрмәгә ташлаттыруын, әмма кырын эшнең егерме елдан соң да тарих аренасына калкып чыгуы турында укыган һәм хәтта бу темага куелган фильмнарын да караган бар иде. Тәхеттә утырырга лаеклы хакимдар булса да, фәкать таҗ һәм власть турында гына хыялланган оятсызының бертуган абыйсын төрмәгә ташлаттыруы күңелләрдә ярсу уята, кабих җанны гадел җәзага тартылуын сорап каннар кайный иде. Гәрчә үз дәүләтләребез тарихында да туганнар арасында берсен-берсе суюлар, хәтта угыл кешенең үз атасының гомерен кыю кебек гайре табигый хәлләр дә байтак булган инде.
Алтын Урда тарихында андый коточкыч суюларга атаклы Үзбәк хан нигез салган, диләр. Бер дистә хатыннарыннан туган угыл һәм оныклары аның тәхетенә нәфес сузмасын өчен, ул 1312 елда ук властька килгән чакта хәтта 110 га якын туганын үтерттергән, дигән мәгълүмәтләр дә бар. Икенче чыганакта «ул 42 туганын үтерттергән», дип гаебен «киметәләр». Әмма үз туганнарын күпләп үтертүдә аңа тиңнәр бик тә сирәк табылган, монысы хак.
Яман чир үтә йогышлы була бит, Үзбәк хандагы «гадәт» тиз арада оныкларына да күчкән. Үзеннән соң тәхетне өлкән угылы Танибәккә вәгъдә итеп киткәч, мондый «гаделсезлек» улы солтан Бирдебәк күңелендә дә «нахакка рәнҗетелү» хисе уятмыйча калмый. Кавказга ясалган бер поход барышында каладар итеп тау башында калдырылган Бирдебәк яшерен юллар белән качып кайта да, әүвәл әтисе Танибәкне, аннары аның 11 варисын суеп үтерә. Күзе һәм аңы власть белән томаланган Бирдебәк хәтта Танибәкнең 8 айлык угылын да кызганып тормый, аның аякларыннан тотып, башы белән стенага бәрә… Ләкин тәкъдир дигәннәре Бирдебәкнең үзен дә аямый, аны 1359 елда чираттагы тәхет дәгъвачылары суеп үтерә һәм Алтын Урда тарихында 20 ел эчендә 25 хан алышынган канлы буталыш, канлы мәхшәр чоры башлана. Мондый мәхшәр 1380 елда тәхеткә Туктамыш хан менеп утырганнан соң гына тукталгандай була. Мәгәр мәгълүм – аны да 1406 елда сатлыкҗан Идегәй яраннары юк итә. Бу коточкыч мәхшәр Алтын Урда дәүләте җимерелү белән тәмамлана.
Р.Зәйдулла Бирдебәк хан идарәсен тәхет язмышына төзәтмә кертү өчен иң кулай чор, дип сайлап алган сыман. Тик аңа, әлбәттә, тарихи эзлеклелекнең бөтенләй кирәге юк, ул тәхеткә шагыйрь күзаллавы һәм, әлбәттә, шагыйрь нәфесе буенча, үз «братын» – шагыйрь кешене утыртып карамакчы була. Моның өчен үтә җайлы һәм ышандыргыч ысул да бар сыман. Бату ханның кырыклап хатыныннан ким дигәндә бер йөз дәвамчы таралган бит. Ул йөздән соң икенче буында – бер мең. Андый бетмәс-төкәнмәс оныклар арасында, кан шаяртуы буенча, бер-берсенә игезәкләрдәй охшаш туганнар пәйда булу да мөмкин. Һәм менә Зәйдулла әсәрендә дә Бирдебәк аңа ике су тамчысыдай охшаш туганы – шагыйрь Әхмәт Казани белән очраша. Казан шагыйре Әхмәт, әлбәттә ки, ханлыкта гадел кануннар буенча яшәүче тәртип урнаштыру яклы. Бирдебәк ханга да тәхетне вакытлыча аңа биреп тору кызык. Ниһаять, Р.Зәйдулла фәрманы буенча, алар үзара килешә дә, тәхеткә бер тәүлеккә генә шагыйрь Әхмәт менеп утыра. Иллә мәгәр тәхетнең дә б-и-и-к йогышлы чире бар бит, каһәр. Хан менеп утырганчы гади гына урындык булса, ханның арты тиюгә, урындык шул мизгелдә власть тулы тәхеткә әверелә. Ә тәхет иясе – Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендә билгеләп куелган идарәчесе бит ул. Күктә – Аллаһ үзе дә, җирдә – хан иң көчле! Тәхеткә арт саны тигән бәхет иясенең гамәлләрен тикшерергә дә һичкемнең хокукы юк. Чөнки ул гына иң гадел, иң лаеклы, ул – пәйгамбәр!
Өстәвенә, тирә-юньдә дә аның кубызына биеп торырга әзер яраннар табылмыйча калмый. Диван бәге белән карачы хәзер яңа ханның иң кансыз әмерен үтәүгә дә әзер, тик хан аларның изгелеген генә онытмасын һәм зуррак түрә урынын кызганмасын. Хәтта, кичә генә Бирдебәк хан белән түшәк бүлешкән Ханикә дә «шагыйрь Әхмәт»не «мең кәррә назлырак» ир дип тәкърарлый бит, мондый даннан ничек баш тартасың?!.
Кара гавам белән дәрвишләр арасында ханның «не настоящий» булуына шик белдерүчеләр табылмыйча калмый. Танышбәк атлы кардәше Әхмәт Казанига Бирдебәкнең малай чагында ук аның белән бил алышып һәм сер бүлешеп үсүен искә төшерә һәм бүгенге «хан»ның хәтта сөйләмендә дә өр-яңа төсмерләр пәйда булуына киная ясый. Тик тәхет белән хушлашу – мөмкин гамәл түгел! Кичә генә шагыйрь булып йөргән «хаким» Әхмәт Танышбәкне суеп котылмакчы була. Мәгәр җансакчылар да уянган шул инде, алар бар халыкны бергә күтәреп, бар кешене дә «таплап» кына чәнчелдереп төшерү турында гапь кузгата. Яңа фетнә, гомумхалыкны берләштергән бунт куера. Әхмәт Казани да янә башына капчык киеп, халык хөкеме каршына тезләнергә мәҗбүр…
Финал хәл ителми, нәтиҗәне һәрбер тамашачы фәкать үзе йомгакларга тиеш. Әмма уйланырлык урыннары чиктән ашкан. Әле утыз еллар элек кенә миллионлаган инсан коммунистлар фиркасеннән котылып, гадел хакимият, һәрбер адәм баласын яклаячак гадел кануннар урнаштыру турында хыялланган иде. Бугаз ярып кычкырырга яраткан Ельцинның: «Сезгә никадәрле мөстәкыйльлек кирәк булса, шулкадәр алыгыз», – дигән юмакай сүзләренә алдандык. Аның урынына менгән икенчесе 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының корылтай делегатлары алдында «Тулысынча тиле хаким генә халыкларны туган телләрендә укытуны тыя ала», дип шәрран ярды да, 15 ел үтүгә нәкъ менә безне милли мәктәпләрсез калдыру турындагы фәрманга кул куйды. Ркаил Зәйдулла да, Англиянең йөзенә тимер битлек кидереп зинданга ташлаткан Ричардлары турында язган әдипләр дә хаклы – арт саннары тәхеткә тиюгә үк хакимнәрнең җаны алмашына һәм аларның берсе генә дә хакимиятне үз теләге белән ташлап китмәячәк. Алар тирәсенә акчага һәм властька табынган кемсәләр үләксә чукырга әзер козгыннар кебек җыелмыйча калмый. Менә шулары үзләренә җылырак оя, майлырак калҗа, абруйлырак кәнәфи дәгъва итә, хәтта өстәмә байлык талап кайту хакына хакимнән чит дәүләтләргә яу-талау походлары оештыруны да таләп итә башлый. Менә шул козгыннар көтүе эчендә үзләренең «зиһенлеләрдән-зиһенле» балаларын арттан этеп Айга мендерүчеләр саны ишәя. Ахыр чиктә, хакимнәр арасында да үзләренә ясалма игезәкләр әвәләп, үз хакимлеген сакларга омтылган җаннар табыла…
Тарих искә төшә. Россия тәхетенә үрмәләгән чакта Елизавета Петровна белән Әби патшабыз – Екатерина II фетнә куптарган гвардиячеләрнең иң беренче сафларында булган, битләрен итәкләре белән каплап, җир астында качып ятмаганнар. Совет галимнәре «народниклар» дигән битлек белән япкан террорчылар Александр Өченчегә каршы берсе артыннан берсе һөҗүм итеп торган, әмма патша читлек эченә яки бункер төбенә кереп яшеренмәгән. Николай Икенченең дә бронялар белән капланган вагоннарда гына күченеп йөрүе хакында һичбер чыганак юк. Чөнки болар асылда да үзләрен тарих һәм халык алдында җаваплы хакимнәр дип санагандыр, шуңа күрә ясалма битлек кигән игезәкләр артына да качып ятмагандыр, үз язмышларын үзләре хәл иткәндер. Ә аннары җәмгыять һәм хакимнәр вакланган, тавык чебиләре кебек бер-берсенә охшаш вак җанлылар тәхетләрне тоткан. Бүген дә шул ук чир. Хәтта, әнә, кичә җансакчы булып яисә бассейннарда бергә йөзеп йөргән «ак тәнлеләр» дә саллы кәнәфи читенә арт саны эләгүгә үк үзен Ходай Тәгалә тарафыннан билгеләнгән түрә итеп саный. Ләкин шуларны кәнәфидә яңасы алыштыргач, кара гавам фейерверклар ясап күңел ача. Тормыш – балаган. Шушы битлек кигән түрәләр кулында курчак булып гомер итү әрәм. «Аллаһ вәзирләре, асабалар», имеш. Юк шул, Р.Зәйдулла тәхеткә мендергән Әхмәт Казанилар гына безгә бәхет яулап бирә алмас. Гадел җәмгыять төзү, бәхеткә юл яру – кара гавам кулында. Ә халыкның күзен ачуга ошбу әсәр дә барыбер ярап тора.
Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shn/vaxit-imamov-taxetne-xan-taslamas
Камал театры легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көненә традицион премьера чыгарды – Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча «Игезәк» спектакле куелды.
Спектакльне карагач, беренчедән, мин Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның үз шәкертләренә ышануына һәм аларга кат-кат шанс бирүенә сокландым – чөнки Рамил Гәрәев режиссер буларак әлегәчә тамашачының кайнар мәхәббәтен яуламаса да, ул аннан кат-кат зур сәхнәдә спектакль куйдырта. Зур сәхнәдәге алдагы спектакле, хәтерләсәгез, Альберт Шакиров пьесасы буенча куелган «Сәфәр» иде. Әлеге ике спектакль дә Фәрит Бикчәнтәевның сәнгать җитәкчелегендә куелды.
Шәхсән миңа Рамил Гәрәевның Салават Юзеев пьесасы буенча Камал театрының Кече залында куелган «Хафалы биюләр» спектакле ошаган иде.
Икенчедән, мин, режиссерга яхшы әсәрне бозуы кыенрак, дип уйлый идем – була икән. Хәтта легендар Камал сәхнәсендә дә.
«Хан һәм шагыйрь» – халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың байтак еллар элек язылган әсәре. Моннан 6-7 еллар элек Фәрит Бикчәнтәев аның Камал театры сәхнәсендә куелачагын игълан итте. Әмма сәбәпләре булгандыр – куелмады.
Ниһаять, театр аны тиз генә чыгарасы итте. Театрның баш режиссеры, хәзерге вакытта «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Фәрит Бикчәнтәев, спектакль чыгаруны Рамил Гәрәевка тапшырып, үзе Төркия дәүләт театрына спектакль куярга киткән булып чыкты. Әмма спектакльнең сәнгать җитәкчесе вазифасын өстендә калдырды – бүгенге көндә онлайн элемтәнең кыенлыгы юк.
Төп рольдә – Бирдебәк хан һәм шагыйрь Әхмәд Казанлы ролендә – Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев. Сүз уңаеннан, Быел Рамилгә 50 яшь тулды. 1 декабрьдә артистның юбилей кичәсе дә шушы спектакль белән үтәчәк.
Әсәрдә вакыйгалар Урта гасырларда Алтын Урдада бара. Тәхеттә Бирдебәк хан утырган еллар буенча вакытны төгәлрәк итеп тә әйтә алабыз – 1357-1359 еллар.
Бирдебәк хан – Чыңгыз хан нәселен дәвам иткән Үзбәк хан оныгы, Җанибәк хан углы. Ул үз туганнарын – Бату хан нәселен кырып бетергән кансыз хан булып тарихта калган. Ркаил Зәйдулла әсәрендә шушы еллар һәм шушы вакыйгалар сурәтләнә. Ркаил Зәйдулла «ә бәлки, кырып бетерүче – хан үзе булмагандыр» дип фаразлаган һәм фаразын пьеса итеп язган. Әлеге версия кемнәрдер өчен Марк Твенның «Принц и нищий» әсәрен хәтерләтсә, миңа калса, бу охшашлык – ханның үзенә охшаган кеше белән алышуында гына. Әйе, Хан белән Шагыйрь шулкадәр охшаган ки, хәтта иң якыннары да аларны аера алмый, дип раслый автор. Янәсе, туганнарын Чыңгыз хан нәселе дәвамчысы Бирдебәк кырып бетермәгән, аның урынына тәхеткә менгән дәрвиш шагыйрь кырып бетергән.
Тәхет шагыйрьне дә боза ала, дип язган хәзер депутат (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты) һәм рәис (Татарстан Язучылар берлеге Рәисе) булган, ә язганда әле андый статуслары булмаган Ркаил Зәйдулла. Шагыйрьләр арасына кайтсаң, барысын да төзәтеп була, дип тә әйткән бугай әле ул…
Декорацияләр катлаулы түгел – ике яклап сарай диварлары, бер яктан алар юка пәрдә белән томаланган. Әлеге пәрдә суеш баруын кино эффекты белән күрсәтү өчен кирәк. Декорациянең төп элементы – сәхнә үзәгендәге калкулыкта торган тәхет. Дөресен әйткәндә, декорацияләр Камал театры өчен артык гади булып тоелды. Эконом-вариант диимме?
Ә костюмнар кызыклы – алары эконом-вариант булып күренми.
Сценограф Лилия Хисмәтуллина – Башкортстан рәссамы, ул Казанда беренче мәртәбә Рамил Гәрәевның «Сәфәр» спектаклендә эшләгән. Аның портфолиосында Татарстан театрларыннан Түбән Кама татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗевның «Бичура» пьесасы буенча куелган «Аксак» драмасы да бар.
Яктылык буенча рәссам – Александр Рязанцев. Балетмейстер – Дамир Булатов.
Әсәрнең музыкасы шәп – шәхсән миңа ошады. Кайчандыр Камал театрында уңышлы барган «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу» спектакле (Нәкый Исәнбәт пьесасы, музыка авторы – Мәсгудә Шәмсетдинова) атмосферасы хәтердә яңарды. Фәрит Бикчәнтәевның татар театрында режиссура солтаны булган чагында куелган гаҗәеп бер спектакле иде ул. «Игезәк» спектаклен музыкасын язган яшь композитор Йосыф Бикчәнтәев шушы әсәргә табан ниндидер бер музыкаль күпер уздырган кебек.
Шулай итеп түрдә – тәхет һәм ул тәхеттә – Хан/Шагыйрь. Әйткәнемчә, төп рольдә – Рамил Вәҗиев. Башта ул Бирдебәк хан, аннары Бирдебәк хан киемнәрен кигән Шагыйрьне уйный. Режиссер бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш Хан һәм Шагыйрьне сәхнәдә күрсәтүне Илнур Закировның башына капчык кидертеп хәл иткән. Дәрвиш шагыйрьне Хан янына шулай алып керәләр. Шагыйрь (Илнур Закиров) гаделлек даулый, гаделлек темасына бик актуаль диалог бара. Бу икәү, кызык өчен, бер көнгә урыннарын алмаша…
Тәхеткә менгән Шагыйрь иң элек чын Ханны юк иттерә, аннары Ханбикә янына керә… Тамашачыга күңелле булсын өчен, тәхет төбендәге оргияләрне дә күрсәтеп алалар…
Спектакль салмак кына үз җаена бара шулай. Артистлар уенының сокландырган урыннары бар, сокландырмаганы да. Дөресен әйткәндә, мин катнашучылар исемлегендә Рамил Вәҗиевны күргәч сөенеп бетә алмаган идем. Аның аз уйнавына, үзен күбрәк телесериаллар тәрҗемә итеп ачуына борчыла идем. Әмма «Игезәк» спектаклендә Рамилнең Хан буларак та, Шагыйрь буларак та ачыла алмавына борчылдым. Мин аны соңгы тапкыр зур саллы рольдә 2016-2018 елларда барган «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә күргән идем.
Нихәл итәсең, Чаллы егете Рамил Вәҗиевта шагыйрәнә тел түгел. Үзе күркәм йөзле, күрекле егет, сөйләме дә матур, әмма шигъри түгел. Бу театрда кем шагыйрь була ала икән, дип, үземчә «кастинг» ясап чыкканда, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек Каз Юлыннан» шигъри композициясе күз алдыннан үтте. Ә хан? Театрда хан бармы? Режиссер тапмаган…
Дәвам итик. Ярый әле, Камал театрында Татарстанның атказанган Эмиль Талипов кебек актер бар. Ул – Бирдебәкнең туганы, бер атадан туган карендәше Танышбәк ролендә. Аның сәхнәләрен карау өчен генә булса да, мин кат-кат, кат-кат театрга килергә риза. Тонык хан/шагыйрьне күләгәләмәскә тырышып, гаҗәеп бер башкару рәвеше иҗат иткән ул. Афәрин!
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның ханбикәсендәге эчке энергетика сокландырды, ханга һәм сәхнәдә күрсәтелгән вазгыятькә карата эчке нәфрәтен тойдым мин аның.
Сүз уңаеннан, Бирдебәк ханның Рус православ чиркәвен ясактан азат итүен шагыйрь ханбикәнең чиркәүләр иленнән булуы белән аңлаткан.
Ә инде башка артистларның уеннарына килсәк, спектакльне караганда, элек хатлар язганда кулланыла торган «килешмәгән җире булса килештереп укыгыз» дигән юллар күңелдән узды. Кайбер артистлар да сәхнәгә чыкканда күңел төпкеленә шул сүзләрне салып чыга кебек – без күрсәтеп бетерә алмаганны үзегез чамалагыз инде, янәсе. Чөнки, миңа калса, әсәрнең тулы анализы булмаган, артистларга әсәрнең «ачкычы» табып бирелмәгән, алар ни максатларын, ни нәтиҗәне күзалламыйлар.
Әйе, Ркаил Зәйдулла – театраль белем алган драматург түгел, ул – шагыйрь, ул – прозаик, сүз остасы, чичән, импровизация остасы. Бәлки, режиссер өчен аның әсәрләрендә хәрәкәт җитмәгәндер, пьеса камил түгелдер. Ләкин бит ул исән-сау, каләме кулында – драматург режиссер күзаллаган структура буенча әсәрен яңадан сүтеп җыя ала. Варислар белән эш катлаулы, драматургның үзе белән килешеп була.
Журналистларга спектакльне премьера алдыннан күрсәткәндә, авторның үзе янына утырдым. Көлдергән урыннарыннан көлеп, тетрәндергән урыннарыннан тетрәнеп бергә карадык. Ркаил Зәйдулла, әсәренең азагын әйтеп, спойлер да ясады әле. Әмма, ни хикмәт, ул спойлерның кирәге чыкмады. Чөнки режиссер азагын куеп бетермәгән, дисәм, килешмәс инде… кыскасы, әсәрнең финалы юк. Хан тәхетенә утырып кансызлыклар кылган шагыйрьнең башы чабылуын финал дип санасагыз гына инде. Азактан ике персонаж да – Хан да, Шагыйрь дә – башларына капчык киеп сәхнәдә утырып кала: бу – финалмы?
Тагын бер аңлашылмаган әйбер – жанр. Програмкада жанры язылмаган. 16+ дигән билгесе генә куелган. «Игезәк» зур масштаблы, чын мәгънәсендә тарихи әсәр итеп куелмаган, ул притча да түгел. Ә нәрсә соң? Мин белмим.
Җәмәгать, кимчелекләрен санасам да, мин сезгә бу спектакльгә барырга киңәш итәм. Беренчедән, гаҗәеп шигъри һәм фәлсәфи, әмма ялыктырмый торган матур текст. Икенчедән, әсәр актуаль. Өченчедән, музыка җәлеп итә. Дүртенчедән, актерлар уеннарында бик уңышлылары бар – мин аларның барысын да санап бетермәдем. Күренекле артистыбыз Илдар Хәйруллин һәм яшь актер Алмаз Борһановның уены да аерым игътибарга лаек, мәсәлән. Бишенчедән, спектакль «утырып» җайлашып китәр әле, дигән өмет бар – уйнала-уйнала, артист белән зал арасында унисон барлыкка килә. Алтынчыдан, легендар Камал театры бит ул! Бирегә килеп, аның атмосферасын тою – үзе генә дә ни тора! Премьера белән!
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kamalda-igezak-xan-da-yuk-sagyir-da-yuk-spektakl-baryp-cykmaganmy-alla-5862330
Мудрый правитель и жестокий поэт, ханский трон и смертельные заговоры, брутальные воины и томные девы — все это теперь есть в театре им. Камала, где накануне представили историческую легенду «Игезәк» («Двойник»). Новый спектакль по известной пьесе литератора и депутата Ркаила Зайдуллы «Хан hәм шагыйрь» поставил режиссер Рамиль Гараев. О том, какой получилась традиционная ноябрьская премьера, приуроченная ко дню рождения Марселя Салимжанова, в главном татарском театре, — в материале «БИЗНЕС Online».
Пьеса «Хан hәм шагыйрь», созданная ныне депутатом Госсовета и председателем союза писателей РТ Ркаилом Зайдуллой в 2001 году, напоминает нам о романе Марка Твена «Принц и нищий»
Пьеса «Хан hәм шагыйрь», созданная ныне депутатом Госсовета и председателем союза писателей РТ Ркаилом Зайдуллой в 2001 году, напоминает нам о романе Марка Твена «Принц и нищий». Только в роли «принца» здесь выступает хан Золотой Орды Бирдебек, а в роли «нищего» — дервиш и поэт Ахмед Казани, похожий на него как две капли воды. По воле рока герои встречаются и меняются местами. Поэт бурно ратует за справедливость, хочет прекратить междоусобицы и объединиться с народом, но, взойдя на трон, тонет в собственной мести и крови.
С момента начала работы с театром им. Камала Зайдулла возвращался к своему тексту, часть изменений, по информации «БИЗНЕС Online», была внесена уже в разгар репетиционного периода. На пресс-показе «Игезәк» драматург с удовольствием принимал поздравления.
К безусловным удачам спектакля принадлежит сценография Лилии Хисматуллиной, выстроенная на эпатажном смешении эпох. Декорация дворца с рельефными арками, монументальный трон и богатые кафтаны Бирдебека напоминают о блеске Золотой Орды
Часть из них, бесспорно, является справедливой. К безусловным удачам спектакля принадлежит сценография Лилии Хисматуллиной, выстроенная на эпатажном смешении эпох. Декорация дворца с рельефными арками, монументальный трон и богатые кафтаны Бирдебека напоминают о блеске Золотой Орды. На него в виде кожаного плаща Танышбека накладываются лихие 90-е, а льняное платье Ханике (жены хана) и громкоговоритель, которым к правителю зовут дервишей, выглядят вполне современно. Стилевая эклектика делает картинку многомерной, не привязывая ее к определенному времени.
В качестве эмблемы рока художник презентовала кроваво-красную ткань, укрывающую пол, дворцовую стену и постамент ханского трона. Она же прикрывает софиты рук Александра Рязанцева (художника по свету), имитирующие лучи солнца и мерцание звезд. Отказ от брачного ложа, стола и иного реквизита, обусловленного сюжетом, обеспечил артистам свободу передвижения. Поэтому в узловых моментах интриги на сцене действует не только главная пара героев, но и их души: двое мужчин в белом изъясняются на языке выразительной пантомимы и танца модерн (хореограф Дамир Булатов).
За драматический нерв спектакля отвечает музыка Йусуфа Бикчантаева, молодого и талантливого композитора-авангардиста. Еще до открытия занавеса на зрителя обрушивается звуковая волна: национальная лейттема в электронной оправе звучит жестко и бескомпромиссно, лишая надежды на счастливый исход. Есть в бикчантаевской партитуре и лирические фрагменты — щемящая кантилена струнных (Ахмед Казани у трона), эпические «гусельные» переборы (монолог поэта), но они лишь оттеняют мрачный, напряженный тон музыки.
Эмиль Талипов
Кажется, с такими ингредиентами спектакль должен держать зрителя до самого финала, но этого не происходит. Народную трагедию Зайдуллы, по меткой ремарке одного из гостей, будто поместили в пространство одного из провинциальных ТЮЗов, а на выходе ощущается некая недосказанность. В аннотации зрителю обещают спектакль «о человеке и его предназначении, о праве выбора и слепом роке, о политике и искусстве, о любви и красоте, которые, кажется, не в силах спасти мир». Такие произведения требуют не только действия, но и емких отвлечений, обобщений, через которые публика может осмыслить вечные проблемы и пути их решения. Этого режиссуре Рамиля Гараева катастрофически не хватает.
Отметим, что ставить «Хан hәм шагыйрь» еще несколько лет назад должен был сам главный режиссер театра им. Камала Фарид Бикчантаев. Но в итоге доверил это дело своему ученику 41-летнему Гараеву, на счету которого уже несколько самостоятельных работ. Правда, у его спектаклей всегда есть художественный руководитель — Бикчантаев. Иногда этот дуэт дает неплохие результаты: взять хотя бы «Улетные танцы» на малой сцене. Но на этот раз главреж был занят своей постановкой в Анкаре и подключился к работе лишь на заключительном этапе. Видимо, это сказалось и на конечном результате.
Единственная претензия на большое обобщение — монолог Ахмеда Казани, осознавшего, что на троне ничуть не лучше, чем в бедной обители. Но пока суть монолога затеняет броская харизма Рамиля Вазиева
Гараев концентрируется на событиях пьесы, но не исследует их внутренние мотивы и результаты. Из-за этого трагедия о судьбе страны сводится к подмене правителя и банальной резне, в моменте, где на сцене хлещет кровь, особо впечатлительная публика ахает. Но это те немногие секунды, когда отвести взгляд от сцены действительно невозможно.
Единственная претензия на большое обобщение — монолог Ахмеда Казани, осознавшего, что на троне ничуть не лучше, чем в бедной обители. Но пока суть монолога затеняет броская харизма Рамиля Вазиева. Заслуженный артист РТ пылко декламирует текст в зал и явно ставит на внешний эффект, а не на проработку смыслов (к слову, в отличие от Танышбека — Эмиля Талипова, рефлексирующего над каждым словом). В других эпизодах это, правда, дает Вазиеву преимущество. Например, в ночном диалоге с Ханике, где поэт упивается своей властью.
Чувственный танец наложниц в исполнении Айгуль Шакуровой, Райхан Габдуллиной и Эльзы Муратхузиной. При этом главной леди спектакля остается Лейсан Файзуллина, с первой секунды разоблачившая обман
В целом в спектакле много удачных характерных, декоративных моментов — подпрыгивающая проходка дервиша, пытающегося натянуть ханские сапоги; реплика о «воспитанных и благородных вшах» в кафтане поэта; чувственный танец наложниц в исполнении Айгуль Шакуровой, Райхан Габдуллиной и Эльзы Муратхузиной. При этом главной леди спектакля остается Лейсан Файзуллина, с первой секунды разоблачившая обман. Помимо яркой внешности, ее Ханике сочетает в себе кротость, силу и женскую мудрость, воплощенную в контрастных дуэтах с Казани.
Отдельного разговора требует открытый финал «Двойника»
Отдельного разговора требует открытый финал «Двойника». В исходном варианте пьесы дервиша предсказуемо убивают. В спектакле герой предчувствует свою смерть, но зрителю ее не показывают, по крайней мере прямо. И у зрителя нет успокоения от свершившейся справедливости, ее можно додумать только в своей голове. Возможно, этого эффекта и добивались авторы.
– Ркаил абый, Татарстан Дәүләт Советының соңгы сессиясенең тарихка кереп калачагы бәхәссез. Шәхсән үзегез үзгәрешләр шулай тиз булыр дип көткән идегезме?
– Безнең Конституциягә үзгәрешләр кертүне күптән таләп итәләр иде инде. Шулай булгач, аны көтелмәгән хәл дип әйтеп булмый. Бу мәсьәлә дистә ел дәвамында сузылып килде. Республика җитәкчелеге Россиянең яшәү рәвешендә федерализмның әһәмиятен бик яхшы аңлый. Һәм бүгенге казанышларыбыз да федерализм принципларыннан азмы-күпме файдалана белү аркасында булды. Бу бит инде Мәнди анасына да билгеле: республикалар, өлкәләр икътисадый яктан көчле икән, уртак дәүләт тә шулкадәр үк көчле була. Бөтен идарә җепләре дә башкала кулына тупланып беткәндә, моның нинди нәтиҗәләргә китерәсен тарихтан беләбез. Республика, РФ Конституциясенә теркәлгән дәүләт буларак, иң мөһим вәкаләтләрен югалтты. Моңа ни диясең? Инде республика җитәкчесенең атамасына килгәндә… Бүтән республикаларда ул атама күптән бетерелгән иде инде. Илдә бер генә президент булырга тиеш, дигән сүз, бер уйласаң, көлке яңгырый. Мондый дәлил буламыни? Һәр спорт клубының үз президенты бар! Мин мәктәптә укыганда бер тәртипле пионерны Интернациональ дуслык клубы президенты итеп билгелиләр иде. Соң, Татарстан Президенты белән Россия Президентларын кем генә бутый ала? Без аңлыйбыз, төптә, әлбәттә, Татарстанның, татар дәүләтчелегенең дәүләти атрибутларын тартып алу, символларыннан ваз кичтерү ята. Гомумән, милли республикаларның булуы гына да Мәскәү сәясәтчеләренең күбесенең эчен пошыра. Әйтерсең, Россия унитар дәүләт булса, өскә бәхет ишелеп төшәчәк! Без көрәшеп, тартышып карадык, әмма Мәскәү бит ул күз яшьләренә ышанмый. Алар көч-кодрәткә генә хөрмәт белән карый. Ә көч дигәнең бездә юк икән…
Замана катлаулы, әлбәттә. Тик бит бердәм булыр өчен бер-береңне хөрмәт итәргә дә кирәк. Кычытмаган җирне нигә кашырга? Хикмәт исемдә генә дә түгел. Инде «президент» сүзенә шул чаклы каныгалар икән, ярар, алыштырабыз; ахыр чиктә «рәис» тә шул ук мәгънәне аңлата. Иң мөһиме, аның вәкаләтләре булсын! Хәзер бит иң вак-төяк мәсьәләләрне чишәр өчен дә Мәскәүгә йөгерәсе була; рөхсәт алырга, раслатырга, килештерергә… Без моны совет вакытында бер үттек бит инде. Хәер, хәзер ул заманнардан да арттырып җибәрделәр бугай. Өтек автономия хокуклары да юк хәзер. Ә бит фаразлыйсы да юк: шөрепләрне кысу, боргычлау дәвам итәчәк.
Күреп торабыз, федерализм турында телгә алучы да юк бүген, юкса бит аның төп шарты: вәкаләтләрне чикләү, бер-береңә вәкаләтләр тапшыру.
Мин соңыннан булса да, сүз алып, үз фикеремне җиткердем. Бу инде ятып калганчы атып калу кебек кенә булды, әлбәттә. Ләкин эндәшми дә калып булмый иде.
– Чыгышыгыздан соң сезне милли герой дип әйтүчеләр булды. Үзегез килешәсезме бу бәяләмә белән?
– Юк ла инде… Мин бит чыгышымда да, иманым камил, күбегез минем кебек фикер йөртә, дип әйттем. Ләкин аны чыгып әйтер өчен, бәлки, күпмедер кимәлдә кыюлык кына кирәктер. Мин сәясәтче түгел, фәкать шул гына. Депутатларның берсе «син ничек курыкмыйсың?» дип сораган иде. «Мин дә куркам, билгеле. Тик мин куркуымнан куркам», – дип җавап бирдем.
– Безнең киләчәк өметлеме?
– Өметсез – шайтан, диләр. Өмет иң соңыннан үлә, дип тә әйтәләр. Өметсез шайтан булып каласы килми, әлбәттә. Аннан соң дөнья куласа, әйләнә дә бер баса, диләр ич. Әле дөнья күләмендә әллә нинди үзгәрешләр булырга мөмкин. Гасырлар дәвамында татар яшәеше дәвам иткән икән (нинди генә фаҗигаләр кичермәгән безнең халык!), бүгенге сынауларны да исән-имин үтәрбез, иншалла. Ни генә әйтсәң дә, күбесе үзебездән тора. Умырткабыз сау булсын, без яңадан тураербыз. Төш, ядрә сакланса, халык теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга ул…
– Җанисәп нәтиҗәләре хәлебезнең гаять аянычлы булуын күрсәтте…
– Халык кимүенең төрле сәбәпләре бар. Ләкин төп сәбәпләрнең берсе барыбер балаларның аз тууы. Хәзер бит авылларда да гаиләдә бер-ике бала. Нинди артым, үрчем турында сүз баруы мөмкин?! Без нәтиҗәләр дөрес түгел, өстәвенә пандемиянең дә үз өлеше булды, җан исәбен алучыларны өйгә кертмәүчеләр күп иде, дип күңелне юатырга булдырабыз анысы. Ләкин ул төп сәбәпләрдән түгел. Шул ук вакытта җан исәбен алуга төкереп карау да булмады түгел, булды. Милләтне билгеләгәндә «санаучылар» үзләрен бик иркен хис иткәнгә охшый. Бигрәк тә күрше-тирә өлкәләрдә. Демография законнары буенча алай ук кимергә тиеш түгел идек. Әлбәттә, ассимиляция соңгы егерме елда коточкыч кимәлдә артты. Милли мәгариф системасы җимерелү аңа шулай киң юл ачты. Ләкин бит элекке тәҗрибә күрсәткәнчә, инде урыслашкан, тамырыннан аерылган кемсә дә гадәттә үзен барыбер татар дип белдерә. Хәер, хәзер аларның балалары, оныклары инде ул атамадан да ваз кичәргә мөмкин.
Башкортстанда шулай ук татарның кимүе аңлашыла. Анда, минемчә, административ ресурс үз эшен эшли. Мин бу турыда бер әңгәмәдә сөйләгән идем инде, кабатлап торасым килми. Җанисәп алуны үз көенә куйсаң, яки бернинди тыкшыну булмаса, барысы да үз урынына утырачак. Безгә татарның татар, башкортның башкорт булып калуы кадерле. Алар да, безнең кебек үк, авыр заманнар кичерә, инкыйраз аларга да яный. Әмма аларда милли үзаң бездәгедән көчлерәк шикелле тоела. Шунысы гына кызганыч: ул күп очракта татарга карата каршылыкка корылган һәм бу идеология аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Тугандаш халыкларның дошманлашуыннан Аллаһ сакласын!
Ләкин Башкортстанда татарларның кимүе, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ул кадәр үк куркыныч түгел әле. Чаманы белгәннәр! Сембер, Самара, Түбән Новгород, Свердловск, Пермь өлкәләрендә татарлар саны бик күпкә кимегән. Мөмкин хәлме бу? Әйткәнемчә, демография законнары моңа каршы килә. Менә шуннан сорау туа инде: бу ялган аларга нәрсә бирә? Хәтерегездәме, имеш, Сталин, кеше юк икән, аның проблемасы да юк, дигән бит, моны тулы бер халыкка карата да кулланырга мөмкин: халык аз санлы икән, аны санламаска да, милли-мәдәни ихтыяҗына игътибар итмәскә дә була. Нинди мәктәп? Нинди дәреслекләр? Нинди мәчет? Үз урыныгызны белегез! Шунысын да онытмаска кирәк: аз санлы халыклар бик тиз арада юкка чыга… Шуңа мин ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр: соңгы җанисәп алуда халкыбызның саны кимү илдәге бөекмәмләкәтчел шовинизмның артуына да турыдан-туры бәйле.
– Киләчәктә халкыбыз язмышында Милли Шура кебек оешмалар нинди роль уйнаячак?
– Диванда ятып фәлсәфә сатучылар, «милләт өчен көрәшүче»ләр бик күп һәм алар татар конгрессын рәхәтләнеп сүгә. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә, чөнки тышка да чыгып йөрисе юк. Соңгы еллардагы милли мәсьәләләргә кагылышлы митингларга ничә кеше чыга иде? Шул-шул… Мин конгрессның Милли Шурасы һәм бюросы әгъзасы да. Әлбәттә, бер оешма да камил була алмый, бөтен эшне башкарып та чыга алмый. Конгресс хәленнән килгәнчә тырышты. Ләкин ул бит халыкны арттыруда турыдан-туры катнаша алмый! Әйе, без нәтиҗә ясарга тиеш. Конгресс эшчәнлегенә яңа сулыш кирәктер, мөгаен. Тик кайсы өлкәдә генә ул кирәкми?
Язучыларга килгәндә, Конгресс канаты астында без бик күп төбәкләрдә халык белән очраштык. Монда, әлбәттә, халык күңеленә күпмедер рух өстәү, әдәби сүз ишеттерү турында гына сүз алып барып була. Мәсәлән, безнең «великолепная тройка» – Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин Башкортстаннан кайтып кермәде диярлек. Дөрес, китапханәдә аз санлы халык белән очрашып зур нәтиҗәләргә өмет итү сабыйлык булыр иде, зур залларда очрашу мөмкинлеге исә бирелми. Ләкин ничек кенә сансызламасыннар, башкорт милләтчеләре нинди генә яңа ыру исемнәрен күтәреп чыкмасын, ул җирләрдә татар барыбер татар булып, башкорт исә үзе булып кала. Анда алар бер-берсен бик яхшы таный. Халык зирәк бит ул…
Конгресс эшен мин дә тәнкыйтьлим. Әмма тәнкыйтьләү җиңел ул, үзең эшләп күрсәтергә кирәк. Тәнкыйтьчеләр миннән башка да күп. Әлбәттә, әллә кайдагы Читаларда ансамбль әбиләренә милли костюмнар алып биреп кенә әллә кая ерак китеп булмый, яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Яшьләр белән эшләү мәсьәләсе шактый гына арткы планда кала бирә. Хәзер Милли Шураның бюросында яшьләр белән эшләү секциясен оештырырга булдылар. Нәтиҗәсе ничек булыр, чөнки яшьләрнең игътибарын яулау, яшьләрдә милли үзенчәлеккә басым ясап, ниндидер үзгәрешләр кертү шактый авыр. Чын татар җанлы яшь активистлар җитми. Минем кебек кайбер картлар яшьләрне инертлыкта, үшәнлектә гаепләргә маһир. Минемчә, бу дөрес түгел. Актив яшьләр бик күп. Тик ул активлык күбрәк акча эшләүгә кайтып кала. Табигый. Җәмгыятьтә акча культы хөкем сөргәндә милләт кайгысы артка чигенә. Аннан соң мәктәп мәсьәләсе бик мөһим. Татар теле һәм әдәбиятын предмет буларак та өйрәнмәгән кешедә татарлык ни дәрәҗәдә? Инде күбесенең әби-бабасы ук урыслашкан, гаилә тәрбиясе турында сүз дә юк. Татар җыры ишетсә дә хәтта чыраен сыта. Син аңа татарлыкны ничек аңлатасың? Дөрес, ниндидер могҗиза белән алар арасыннан да сирәк-мирәк гаҗәеп татар җанлы кешеләр килеп чыга. Үзе татарча белми, татар дип җан ата. Алар хәтта безнең ишедән милләтчерәк тә була, андыйларны да беләм. Тел белми дип, аларны читкә тибәрергә ярамый. Татар әдәбиятының күренекле әсәрләрен, публицистиканы урысчага тәрҗемә итеп, урыс телле татарларга җиткерергә кирәк. Күңелендә татарлык уянсын, бәлки, борынгы әби-бабайлар телен дә өйрәнә башлар… Мине наивлыкта да гаепләргә мөмкин. Ләкин яһүдләрнең 20 гасыр тарихын искә төшерегез: бер наив кеше ике мең ел элек үлгән иврит телен өйрәнә башлый… Хәзер ул тел – Израиль дәүләтенең теле. Шунысын да онытмаска кирәк: яһүдләр үз идеологиясен теләсә нинди телдә алып бара: Германиядә – немец, Англиядә – инглиз, Россиядә – урыс телендә.
– Язучылар берлегендә сез былтыр Әдәби тәрҗемә үзәген ачкан идегез. Эшләр ничек бара?
– Эшләр җайланып килә. Республика җитәкчелеге ярдәм итмәсә, үзебез генә әллә ни эш тә майтара алмас идек, билгеле. Мәсәлән, күптән түгел генә Төркиядә XX гасыр татар хикәяләре антологиясе нәшер ителде. Мин уйлыйм, төрек телендә китап чыгарабыз икән, ул Төркиядә нәшер ителергә, урыс телендә чыгарабыз икән, ул Мәскәүдә бастырылырга тиеш. Шул ук антология урыс телендә Мәскәү нәшриятында (ОГИ) басылып чыкты. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәре урыс телендә Мәскәүдә чыкты, хәзер шул ук нәшриятта типографиягә Әхәт Гаффарның хикәяләр җыентыгы китте. Безнең ниятләр зур.
– Әсәрләрне тәрҗемәгә нинди принцип белән сайлап аласыз?
– Хәзерге заманга күбрәк игътибар итәргә тырышабыз, нәшриятлар да хәзерге заман язучыларын чыгару ягында. Ул теләсә нинди илдә шулай икән. Монда тагын бер шарт бар, әйтик, сайлап алган татар әсәре тәрҗемәдә укырга кызыклымы? Сәнгать ягыннан да шактый югары кимәлдә булырга тиеш, башка халыкка да кызык булырга тиеш. Бездә исә татарлар өчен генә язылган, үзара гына укып була торган әсәрләр шактый. Тарихка кагылышлы, шәхесләр турындагы әсәрләр кызыксыну уята. Мәсәлән, Төркиядә күптән түгел күренекле галим Надир Дәүләт вафат булды. Хатыны аның турында китап язган иде. Әле ул төрек телендә чыкмаган, без аны татар телендә бастырып чыгардык инде. Татарчага Төркиядә яшәүче милләттәшебез Раушания Алтай тәрҗемә итте. Хәзер шушы әсәрне төрекчәдән урысчага тәрҗемә иттек һәм ул шушы көннәрдә Мәскәүдә нәшер ителәчәк.
Азәрбайҗаннан шагыйрь Әкбәр Кошалы белән хезмәттәшлек итәбез. Ул Тукай шигырьләрен бик саллы китап рәвешендә Бакуда нәшер иткән иде. Аннары яшь шагыйрьләребезнең антологиясен азәрбайҗан телендә чыгарды. Хәзер исә Азәрбайҗанда татар хикәяләре антологиясе тәрҗемә ителә, без XXI гасырда язылган азәрбайҗан хикәяләрен татарчага тәрҗемә итәбез. Кунак ашы – кара-каршы, ди халкыбыз. Төрки халыклар арасында Азәрбайҗан әдәбияты – бик кызыклы һәм бай әдәбият. Шулай ук төрек хикәяләре җыентыгын да татар телендә бастырырга исәп бар.
– Язучылар берлегендә икенче ел рәис вазыйфасын башкарасыз. Сезгә бик катлаулы вакыт туры килде. Шушы вакыт аралыгында берлектә нинди үзгәрешләр булды?
– 4 мартта рәис булып сайлануга ике ел була. Үзем дә санап барам инде аны.
Рәис булып сайланганда эш планым тәкъдим ителгән иде. Шуларның 30 проценты гына гамәлгә ашса да, ул – бик зур нәтиҗә. Мин вәгъдә ителгәннең 30 процентын гына башкармаганмындыр дип уйлыйм.
Шәхсән үзем хуҗалык эшләре белән горурланам. Мин килгәндә түбәдән су үтә иде, түбәне көз көне үк яптырдык, хәзер подвалда зур эшләр бара, аннан икенче каттан башлап эчкә керәбез. Бинадан чыгып китмәс өчен, эшне этаплап алып барырга булдык. Ике күчү бер януга тиң, диләр бит, шундый югалтуларга дучар булмас өчен, әлеге юлны сайладык. Кайчак уңайсызлыклар була инде, нишлисең… Ләкин җыелышлар булып тора, Тукай клубы эшли. Берничә көн элек, мәсәлән, Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен укып ярышырга Казанның дистәдән артык мәктәбеннән, балалар бакчаларыннан бик күп балалар килгән иде. Яңадан мәктәпкә кайткандай тойдым үземне. Таныш гөрелте… Татар телендә!
Бу турыда мин озаклап һәм тәфсилләп сөйли алам, нәрсә яшереп торырга, мактанырга яратам инде…
– Элек сез әйткән подвал гөрләп торган, диләр, анда редакцияләр эшләгән. Ремонттан соң бинада ниндидер үзгәрешләр буламы?
– Берлекнең үз нәшриятын булдырасыбыз килә. Бу хакта гариза да яздык инде. Моның үз кыенлыклары бар. Язучылар берлеге бинасы – тарихи һәйкәлләр исемлегендә. Шуңа күрә һәр үзгәрешне мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештереп эшләргә кирәк. Бюрократик киртәләр шактый вакытны ала. Нәшрият ул безнең зур эшебез булыр иде.
– Бәлки китапның да бәясе төшәр иде.
– Әлбәттә. Аның максаты да шул инде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларның бәясе мине бик борчый. 800–900 сум – бик зур бәя. «Нигә алай?» – дип сорасаң, мең төрле сәбәп табалар. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда нәшер ителгән китапларда редакцияләү дә бик нык аксый. Редактор бит ул, урысча әйткәндә, штучный товар. Аларны әзерләргә кирәк. Нәшриятта буыннар эзлеклелеге юкка чыгарылды. Яшьләр бит өлкәннәр арасында гына үз эшенең остасы булып әверелә.
Гадәттә, безнең байларыбыз китап укымый. Китап укучы өлкән яшьтәге кешеләр, студентлар ул бәягә китапны сатып алмый. 12 мең сум пенсиягә яшәгән кешедә китап кайгысы булмавын да аңлыйм. Кайгысы да бардыр, тик аның ул кайгыны шатлыкка әйләндерергә матди чамасы юк. Китап укытуның төрле вариантларын уйларга кирәк. Электрон вариантка өстенлек бирергә дә инде вакыттыр.
– Язучылар корылтаенда кабат үз кандидатурагызны куячаксызмы?
– Ул турыда уйлаганым да юк. Әле бит бирелгән вакытның яртысына гына җиттем. Яшьләрдән мине алыштырырлык кешеләр булса, нигә ябышып ятарга? Тулысынча иҗат эшенә китәргә дә ярый. Мин бит начар язучы түгел идем (көлә).
Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән хезмәттәшлек итәбез. Үзем дә шул комиссиядә әгъза, Рөстәм Галиуллин да. Марат Әхмәтов булышлыгы белән моңарчы булмаган конкурс-бәйге үткәрдек. Инде шул ук бәйге яңадан башланды. Приз фонды гына да 7 миллион сумнан артык. «Татнефть» уртак конкурс үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Озакламый мәдәният институты һәм цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе белән берлектә конкурс игълан итәбез.
Конкурсларның булуы – үзе бер стимул. Моннан тыш балалар бакчалары, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар даими булачак. Бу – Мәгариф министрлыгы белән киңәшләшеп эшләнә торган эш. Әлеге очрашуларга йөрүче язучыларга гонорар түләү мәсьәләсен дә хәл иттек. Ярдәм итәргә торучы эшкуарлар да җитәрлек, шөкер.
– Февральдә Тукай премиясе буенча фикер алышулар башлана. Күптән инде премия бирү тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк, дигән сүзләр ишетелә. Сезнеңчә, нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?
– Иң беренче эш итеп аның суммасын арттырырга кирәк. Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкыр арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк.
Туй үпкәсез булмый, әлеге премия тирәсендә ризасызлык һәрвакыт булды һәм булачак. Андыйларга мин генә ярдәм итә алмыйм. Премиягә тәкъдим итүнең үз кагыйдәсе бар, ул акка кара белән язылган, без аннан миллиметр да читкә китмәячәкбез.
– Узган ел иң өлкән шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага премия бирелмәү ризасызлык тудырды. Быел ул янә үз кандидатурасын куячаклары турында хәбәр итте. Аның өчен бу дулкынлануларның эзсез узмаячагын аңлыйсыздыр.
– Мин үзем дә Флера Гыйззәтуллинаны яңадан тәкъдим итү ягында. Туксан яшьтән узса да, аның әле энергиясе ташып тора, кулыннан каләме төшкәне юк. Әгәр без аңа бу премияне бирми калабыз икән, шәхсән миңа бик үкенечле булачак. Мин бит аны картайган кешегә матди ярдәм булсын дип тәкъдим итмим, ул – чыннан да зур шагыйрь. Аның «Коллык зинданы», «Яну дәверләрендә» поэмалары искиткеч. Бүтән әдәбиятларда поэма жанр буларак юкка чыгып бара. Аңа аерым бер төрле осталык кирәк. Флера апада ул бар. Аны самородок дисәң, үпкәли инде ул, ләкин төп хасиятен дә әйтми китә алмыйм: ул – искиткеч стихияле шагыйрь, сүз тылсымына ия; аңа бу сәләт Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Флера апа гомер буе эшләгән, ничә тапкыр премиягә тәкъдим ителеп тә, аңа бирелмичә калган, без бу хатаны төзәтергә тиеш. Дөрес, ахыргы сүзне идарә, аннары премия бирү комиссиясе әйтәчәк.
Кагыйдә буенча Тукай премиясе аерым бер әсәргә бирелә, ләкин шагыйрьнең иҗат юлы да исәпкә алынмый калмас… Менә әле генә Илһам Шакиров премиясен бирү комиссиясе утырышыннан кайттым. Анда да әлеге премия Флера Сөләйманова, Фердинант Сәлаховка үткән юлын, иҗатын исәпкә алып бирелде.
– Премия, дип дулкынланабыз инде без, әмма киләчәктә татар китабын укучы калырмы соң?
– Ата-аналары гариза язса, мәктәптә ике-өч дәрес татар теле, әдәбиятын укый бала… Син миңа нинди сорау бирәсең? Әйтик, өйдә әлегә татарча сөйләшәләр дә ди, ләкин татарча сөйләшү әле ул китап укырга өйрәтү дигән сүз түгел. Балачакта китап укымаган кеше соңыннан укымый инде гадәттә. Мәктәп булмаса, әдәбият юк, укучылар булмаса, язучылар юк. Безнең хәлләр аяныч икәнне танырга кала. Ләкин, алдан әйткәнемчә, мин бит – өметен җуймый торган кеше. Кайчан да булса үләбез дип хәзер үк егылып үләргәме? Дошман бит шуны көтә. Юк, без әле көрәшәчәкбез!
– Тарих кабатланучан, диләр бит. Хәзерге вакыт тарихның кайсы чорына туры килә?
– Татар тарихының бер чорына да туры килми. Без иң аянычлы чорда. Монда могҗизага гына ышанырга кала. Заманнар үзгәреп, тарих кисәк борылыш ясаса гына… Әлбәттә, үзебез дә, алма, пеш, авызга төш, дип тик ятарга тиеш түгел.
– Без күндәм халыкмы?
– Без – бик күндәм халык. Күндәм, сабыр. Сабырлык турында күпме мәкаль генә бар. Халыкның менталитеты шунда күренә. «Сабыр төбе – сары алтын». «Сабыр иткән морадына җиткән». Бик бәхәсле мәкальләр. Дөрес, сабыр итеп морадына җитүчеләр дә бардыр, ләкин күбесе, морадына ирешмичә, сабырлыгын кочаклап үлеп тә китә.
– Иҗатыгыз ни хәлдә?
– Әлмәттә бер язучы яши. Тормыш тәҗрибәсе бик бай, иҗаты бер китапка
сыеп бетте. Аннан: «Иҗат ничек?» – дип сорыйлар икән. Бу, әйтмә миңа шул сүзне, дип ярсый башлый, имеш. Иҗат дигән сүзнең үзен күралмый башлаган! Чөнки инде яза алмый. Мин әле андый ук хәлдә түгел. Иҗат турында сорауларны тыныч кабул итәм (көлә.)
Башымда бер пьеса йөри. Әсәр бит ул иң әүвәл күңелдә языла, аннан соң гына кәгазьгә төшә.
Шигырьне исә күбрәк үзем өчен язам. Кайберләрен социаль челтәрләргә куям. Юбилей уңаеннан «Төштән соң» дигән китабым чыкты. Шунда соңгы елларда язылган шигырьләрем, робагыйларым да керде. Сатып алыгыз, дип әйтергә кыенсынам, чөнки бәясе – 720 сум…
Иң кызганычы, конкурсларда, бәйгеләрдә катнаша алмыйм, чөнки аларның барысында да диярлек мин – жюри әгъзасы. Казан мэриясе хикәяләргә ике телдә бер конкурс үткәрде, анда минем жюрига да, оештыручыларга да бернинди катнашым юк иде. Шуннан хикәя яздым, беренче урын булды, әлбәттә (көлә.)
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Түбән Кама театры Ркаил Зәйдулланың моннан 15 еллап элек язылган һәм озак вакыт театр папкасында яткан пьесасын чыгарды. «Интертат» хәбәрчесе авторның үзе белән бергә театрга барып, премьераны карап кайтты.
«Пачпортлы Шүрәле» – комедия һәм гади генә комедия дә түгел, фэнтези-кәмит. Урман кисүче агайлар бүгенге авылга Шүрәле тотып кайтсалар, әкияти комедия генә түгел, фэнтези буладыр инде.
Шүрәлесез татар театры юктыр ул. Балалар өчен булган спектакльләрне әйтмим дә, Камал театрында Туфан Миңнуллинның шүрәлеләрне авылга китергән «Җанкисәккәем»е 30 елга якын бара. Анда авыл кешеләре чын Шүрәлеләр белән мәш килә. Асылда алар, театр үзе язганча, «кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр».
Ркаил Зәйдулла белән Рөстәм Галиевның «Пачпортлы Шүрәле»сендә дә – Шүрәле белән авыл бәйләнеше, әмма монда сатира өстенлек алган, һәм, икенче катлам булып, бүгенгебезгә шаржлар ята.
Спектакль болай башлана: авылдагы ике күрше – Замир белән Луис – урманнан Шүрәле тотып кайталар. Ә Шүрәле белән нишләп була? Мәсәлән, аны зоопарктагы кебек күрсәтеп акча эшләргә мөмкин, дип уйлый берсенең үсмер улы. Ркаил Зәйдулланың җүнсез фантазиясе Шүрәлене хатын-кыз заты башкача да куллана ала дип уйлый. Шаша, минсиңайтим, авыл хатыннары Шүрәле күргәч – аны чиратлап кунакка йөртә башлыйлар. Ирләр утын кисүдән башкага ярамый, дип әйтергә телимедер инде автор – анысын бер Аллаһ белә, әмма шулай күрсәттеләр сәхнәдән.
Сүз уңаеннан, Шүрәле роленә дә театрның озын, чибәр егете куелган. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» номинанты Алмаз Хөсәеновның бу – беренче Шүрәлесе түгел. Рөстәм Галиевның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» биографик драма-эссесында да Шүрәле – Алмаз Хөсәенов. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Әҗәл дә ул, «Таң вакытында» – Шагыйрь. Болары – сүз уңаеннан Алмаз портретына штрихлар.
Кыскасы, шул. Авылга Шүрәле кайтты, аны амбарга ябып куйдылар. Шүрәленең үзен япсалар да, сүзен ябып булмый – сүз, таралып, Казаннарга барып җитә, һәм, ялт итеп, авылга журналист туташ/ханым кайтып төшә. Шулай итеп бу вакыйга зурая, фәнни темага әверелә – симпозиумнар җыймакчылар. Ә икенче яктан Шүрәлене кешеләштерү бар – паспорт кирәк. Театрда аны «пачпорт» дип атыйлар. Шушы матавыклар барысы да, шактый кәмит итеп, ирония белән сурәтләнгән. Сүз белән дә, гамәл белән дә җәмгыятьтәге гаделсезлек, аның ялганга, көнчелеккә, комсызлыкка корылган булуы, телнең һәм традицияләрнең юкка чыга баруы күрсәтелә.
Спектакльнең декорацияләрен Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов ясаган. Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Сәхнә хәрәкәтләрен Айсылу Мирхафизхан куйган. Яктыртучы рәссам – Радис Гарипов.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелган.
Декорация кызыклы. Сәхнә уртасында – агач трактор. Әйе, үзе нәкъ трактор, үзен агачтан ясаганнар. Тракторның алгы өлешендә өстәл куелган, шунда ашап-эчеп тә алалар. Декорациянең тагын бер элементы – кул бармакларына охшатып ясалган абага сабаклары. Нәкъ Рөстәм Галиев стилендә инде – әллә сәламләшүне аңлата, әллә ниндидер башка хисләрне. Анысын аңлап бетермәдем, әмма бөтен артистлар аларны вакыт-вакыт күтәреп селкештереп алалар.
Көн кадагына суга торган сүзләр шактый спектакльдә – миңа кызык тоелды. Менә кайберләре:
«Сезнең гәзитегезне беләбез. Иң шәп гәзит ул – Казан базарыннан йомырка төреп кайтарганнар иде». Аңладым инде бераз басма гәзитләрнең кирәклек дәрәҗәсенә «төрттереп» алуыгызны, хөрмәтле артистлар һәм Ркаил Рафаилович, тик нигә бу авылда тавыклар күкәй салмый соң – шунысын гына аңлап бетерә алмадым.
«Туристлар өзелмәячәк, асфальт юл салыначак, отельләр ачылачак, аэропорт, вокзал, татар мәктәпләре эшләяәчк, татар садиклары… Барыбыз да татарча сөйләшәчәкбез». Әйе, җәмәгать, боларны безгә Шүрәле эшләп бирсә генә инде, үзебездән булмый.
« – Шүрәле бер кешенеке генә була алмый, ул – милләт символы.
– Символы сезгә булсын, Шүрәлесе – миңа».
«Монысын яздырып тормагыз яме, сеңлем, барыбер редакторыгыз бастырып чыгармый анысын».
«Тагын бер сөенеч бар – Шүрәлегә паспорт алып кайттым, хәзер ул – ил гражданины. Аны алу авыр булды, бирәселәре килми, бәлки, ул – берәр таҗиктыр, диләр».
«Эх Шурик, синнән дә кеше ясадылар… Безнең хәлгә калдың».
«Россия Федерациясе гражданинының эшләргә хокукы бар – Конституциядә шулай дип язылган. Ә кешечә яшәргә хокукы бармы?»
«Шүрәлене татар халкының бер этник төркеме дип тә атарга мөмкин. Татар булмыйча, чып-чын татар ул!»
«Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, Шүрәлеләр болгарларга кадәр үк монда яшәгән».
«Шүрәлеләрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре оешты, гәҗит чыга башлады. Чын Шүрәле булуы ачыкланса, безнең Шүрәлене дә әгъза итеп алачаклар».
«Халык санын алганда, безнең Шүрәле милләтен кем дип яздырыр икән? Татар дип яздырыр».
«Тукта әле, бу – кеше хокукларын бозу була. Бәлки аның үзен керәшен дип яздырасы килер. Алар Христос туганчы ук чукынып куйганнар».
Спектакльдә менә шундый Ркаил Зәйдуллача очлы-төртмәле сүзләр күп. Рөстәмчә символлар-эмоцияләр күп. Һәм кем уздырыштан артистларның үзен күрсәтергә тырышуы. Тиешле чикләрдән чыкмыйча гына билгеле, арттырып җибәрмичә генә.
Ике күршене – Замир белән Альбертны – Равил Зәйнуллин белән Раушан Әсәтов башкара. Ике күршенең ике хатыны – Люция белән Ленизаны Татарстанның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина белән Нурсәнә Хөсәенова башкара. Авыл советы рәисе Роберт Кимеч – Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев. Төп рольдә Алмаз Хөсәенов икәнлеген әйттем инде. Рольнең үзенчәлеге – Алмазга сүз ятлыйсы юк. Автор текстында «анаңны!» дигән бер сүз булган, ди. Ә Рөстәм Галиев «исәнлектә» дигән тагын бер сүз өстәгән. Калганы – Алмазның ымнары-ых-мыхлары.
Менә шундый спектакль. Азагы ничек бетә, дисезме? Шүрәле дә яши алмый торган җәмгыять бу, диләрдер, бәлки, авторлар. Шулай да, «анаңны» дисәләр дә, азакта өмет калдыралар, рәхмәт инде.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tuban-kamada-rkail-rostam-premerasy-suralene-totu-millat-bailygy-belan-satu-itu-5861755
Яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестивале кысаларында Тинчурин театрында Илсур Казакбаев куйган «Ашина» спектакле күрсәтелде. Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчеләре спектакль турында үз фикерләрен әйтте.
15-24 сентябрьдә Казанда яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумы уза. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Краснодар, Киров, Пермь, Новосибирск, Томск, Красноярск һәм Казанның яшь режиссерлары Казан тамашачысына үз эшләрен тәкъдим итә. Фестиваль Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Бу чараның тарихы 2013 елда башланган. «Артмиграция» үз алдына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә эшләүче яшь режиссерларның эшен Мәскәүгә китерү максаты белән оештырылган булган. 2022 елга кадәр ул Мәскәүдә үткәрелә, әмма аннары аны Россиянең төрле субъектларында үткәрергә карар кылалар.
Татарстан театрлары бу фестивальдә катнаша килде. Мәсәлән, 2020 елда өч театр спектакльләрен Мәскәүдә тәкъдим иткән иде. Быел исә фестиваль үзе Казанга килде.
«Артмиграция» кысаларында Тинчурин театрында Илсур Казакбаевның «Ашина» спектакле күрсәтелде. Спектакль Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган. Фестивальдә 40 яшькәчә катнашырга була, Илсур Казакбаев быел 38 яшен тутырган.
Режиссерның Казан театрларында куелган кайбер эшләрен искә алсак, «Ашина» Тинчурин театрында 2023 елның февраль аенда чыкты, 2022 елда Кариев театры сезонны аның «Ромео һәм Джульетта» спектакле белән башлады, 2020 елда шулай ук яшь тамашачы театрында «Озын-озак балачак» спектакле куелды.
Тәнәфессез 1 сәгать 40 минут барган спектакльдән соң, шул ук залда фикер алышу булды. Фикер алышуга шактый күп кеше җыелган. Артистлар, режиссер сәхнәдәге эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Режиссерга фестивальнең дипломы тапшырылды.
«Интертат» сайтында Рузилә апа Мөхәммәтованың спектакль турында язмасы чыккан иде инде. Мәскәү, Архангельск һәм башка шәһәрләрдән килгән театр тәнкыйтьчеләренең фикерләрен яхшырак аңлар өчен, язма белән танышып чыгарга киңәш итәм. Шулай да кайбер җирләрен монда да язып үтәрмен.
Һәр спикер диярлек җан өшеткеч суык җил тавышына, кар явып торганда, телогрейка кигән кешеләрнең «40 көн торган эсседә» печән чабуын искә алды. Мәгънәсезлек кебек. Тик ул вакытта – Сталин заманында – мәгънәсезлекләр булмаганмы? Һәр спикер бу күренешне үзенчә аңлаган. Бу турыда «мәгънәсезлек», «чарасызлык», «мәҗбүр булу» диделәр. Бу сүзләрнең барысы шул вакыт турында түгелме? Баштан ук әйтеп куям инде, бу хисне тотып торып булмый, төрле зур шәһәрләрдән килгән белгечләрнең татар спектаклен мактавын тыңлау – шундый горурлык.
Фестивальнең эксперты Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев яшь тәнкыйтьчеләр лабораториясе вәкилләренә сүз бирде. Беренче булып Санкт-Петербургтан Полина Никитина торып басты. Ул спектакльнең мистик ягына, ул вакыттагы ачы авырлыкларның сихри көчләр, әкият, риваятьләр аша сөйләнүенә басым ясады, чөнки бу – мистик драма.
Ашина – мистик җанвар. Ул геройларга үзләре турында сөйләргә рөхсәт бирә. Монологлар допрос формасында лампа алдында сөйләнә. Үткәннәр турында сөйләргә сихри көч рөхсәт итә. Тарих турында сөйләгәндә мондый тенденция бар. Үткәннәр шундый куркыныч була, алар турында мистик көч, халык легендалары һәм башкалар аша гына сөйләргә ярый.
Сталин сурәте сәхнәдә килеп чыккач та, «Нигә шулай маңгайга бәреп әйтергә инде?» дип уйладым. Репрессия турында без әкият аша сөйлибез, ә чынлыкта бернинди зомби да, аждаһа да юк, ә бу – ир-ат булган. Явызлыкны кешеләр эшли, – дип уртаклашты ул уйлары белән.
Архангельскидан Мария Атрощенко Әдилә Хәсәнова башкарган гарип бала йөзендә ниләр аңлавын сөйләде.
Мондый спектакльләр өчен фестивальләргә йөрисе килә. Беренчедән, төп герой – авыру егет – метафора кебек. Аның гәүдәсе иркен хәрәкәтләнә алмый, ул сыгылмалы түгел. Соңыннан ул гәүдә сыгылмалы, иркенгә әйләнә. Ул егетнең халәте безнең акыл халәтнең метафорасы түгелме? Безнең тарихта булган фаҗигане, авыр үткәнебезне кабул итәргә теләмәү ул гәүдә аша күрсәтелмиме? Ә финалда тәннең ирекле булу безне сыгылмалы булырга чакыру түгелме? – дип сөйләде ул.
Краснодардан килгән Анастасия Громовикова да күңеленә тигән урыннар турында сөйләде. «Тарихны бик лаеклы дәрәҗәдә күрсәттеләр», – диде ул.
Мәскәүдән Елизавета Авдошина бу темага спектакльләрнең күп булуын, әмма барыбер аларның да җитмәвен әйтте. Халыкка җиткерә алган хиснең ни дәрәҗәдә тирән булуын, режиссерның талантын ассызыклады. «Сезнең театр белән шушы спектакль аша танышуыма мин шат. Мин көтмәгән идем. Бу темага шундый тирән сөйләшү булды. Бу теманы гадиләштерүе җиңел, әмма сез тирәнтен бирдегез», – диде ул.
Спектакльдә геройлар һәрвакыт хәрәкәттә. Бер герой монолог сөйләгән вакытта да, калганнар гел хәрәкәттә. Бию өлешенә фикерне Мария исемле белгеч әйтте. «Спектакль тәмамлангач, миннән бию турында сорадылар. Ә мин аны сизмәдем. Хәзер уйлап утырам. Анда бик күп бию иде. Бу – иң зур комплимент. Яхшы куелган бию күзгә бәрелми. Хәрәкәтләрнең салмак булуы спектакльнең мөһим бер өлеше иде. Хәрәкәтләр ясалма түгел иде», – диде ул.
Альбина Хөсәенова спектакльне кабаттан караганнан соң булган хис-тойгыларын сөйләде.
Мин бүген спектакльне кабаттан карадым һәм үзем өчен яңалык ачтым. Кешелек – явызлыкның үзе. 4 миллион доносны Сталин язмаган бит, безнең туганнар, кешеләр язган. Явызлыкны кеше үз кулы белән эшли. Бала бар. Бу бала үзенчәлекле. Андый баланың аңына тәэсир итә алмыйбыз, аның үз дөньясы бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аның дөньясы иркен. Ул табигатьне ничек бар – шулай кабул итә, аның өчен барысы да гади һәм аңлаешлы. Соңыннан аның үзгәрүен күрәбез. Телогрейканың заманча курткага алмашуы да – бүгенге заман белән бәйләнеш. Без бүген дә балаларны үзебез ясыйбыз, – диде ул.
Театраль тәнкыйтьче Нияз Игъламов та спектакльнең көчле, аңлаешлы булуын әйтте. «Тарихны әле дә белмибез. Бу спектакль – тарихны күрсәтүнең бер ысулы. Бик зур рәхмәт», – диде ул.
«Милли республикаларда репрессия турында сөйләгәндә, яраларның тагын да тирән булуы сизелә. Без репрессияләнгән милли лидер исемен йөрткән театрда утырабыз. Спектакльдә донос язучы да, җәзага тартылучы да – бөтен кеше бер дилбегәдә, – диде Павел Руднев, алдагы фикерне дәвам итеп.
Аннан сүз режиссер, артистлар, пьеса авторына бирелде. Илсур Казакбаев рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мондый фестивальдә катнашу энергия бирә. Төрле фикерләр ишетәбез, ниндидер идеяләр дә барлыкка килә. Үзебезне күрсәтә, ишеттерә алган өчен бу фестивальгә бик зур рәхмәт. Бу – зур мөмкинлек. Актерларга, театрга, авторга рәхмәт. Фикерләрегез өчен рәхмәт, – диде ул.
Актерлардан сүзне Илфак Хафизов әйтте.
Рольгә кергән саен, без үзебез өчен яңалык табабыз. Бик вак булса да, ул бик тирән әйберләр була. Бу спектакльне мин көтеп алам. Ул көнне безнең дөнья туктый. Төннәр, көннәр, тәүлекләр буе эшләве рәхәт иде. Хәзер дә рәхәт. Бик күп җылы, рәхәт сүзләр ишетәбез. Без үзебез аңлыйбыз кебек, әмма тамашачы аңлыймы икән, дибез. Фикерне әйткәндә, аңлыйбыз. Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, – диде ул.
Ул, сәхнәдән төшеп, йөгереп барып, микрофонны пьесаның авторына тапшырды.
Нәрсә әйтә алам: Илсурга рәхмәт. Без аның белән 2 тапкыр очраштык, сөйләштек. Бу спектакль минем пьесаның мотивлары буенча куелган дияр идем. Миндә барысы да диалоглар аша бирелә, ә аларда монологлар булып чыкты. Күп сүзләр минеке, тик бу – режиссер спектакле. Актерларга искиткеч эшләре өчен рәхмәт, – диде Ркаил абый Зәйдулла.
Уйлар бер – ул заманда, бер хәзергесендә булды. Кайбер артистларны, мәсәлән, Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закировны мондый (кырыс димме соң) рольләрдә күрү дә үзенчәлекле булды. Алар романтик, лирик рольләр аша миңа күбрәк таныш. Чыннан да татар спектакле турында шундый җылы сүзләр ишетүдән горурлык хисе ташып торды.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yas-rezisserlar-festivale-belgeclare-asina-spektaklen-karady-tiran-xis-itkerasez-5861507
Шагыйрь Роберт Миңнуллин беркөнне Язучылар берлегенә яңа бүрек киеп килә. Моңа барысы да игътибар итә. Ркаил Зәйдуллага да ошый бу бүрек. Киеп тә карый.
– Кара әле, миңа да таман икән бу. Синең баш та шундый зурмыни? – дип сорый ул бүрек хуҗасыннан.
– Әлбәттә, зур! Тик мин аны, синең кебек, башкаларга күрсәтеп кенә йөрмим, – ди дә Роберт Миңнуллин, яңа бүреген яңадан башына киеп куя.
“КУ” 05, 2018
Тулырак: http://kazanutlary.ru/news/ueny-chyny-berg/yana-burek
«Ашина» из Тинчуринского театра отправится по фестивалям?
Весенний спектакль «Ашина» театра имени Тинчурина попал в список всероссийского фестиваля молодой режиссуры «Артмиграция-Казань», его только что посмотрели эксперты премии «Золотая маска». Чем примечательна новая работа Ильсура Казакбаева по пьесе Ркаиля Зайдуллы?
Казакбаев в последние годы регулярно работает в Татарстане: вспоминаются «Белый пароход» в Атне и «Ромео и Джульетта» с «Долгим-долгим детством» в Кариевском.
Название указывает на тюркскую легенду о волчице Ашине, которая кормила и врачевала умирающего мальчика. Про это рассказывает Мирза (Аделя Хасанова), подросток с признаками детского церебрального паралича.
В оригинальном тексте он был здоров. Но текст Казакбаев ему оставил оригинальный — литературный, сложный, какой обычно и бывает у Зайдуллы. Слушать эти неестественные монологи нелегко. Вообще, в интервью «Татар-информу» Зайдулла даже сказала: «Сидел и думал — я ли это написал. Безусловно, это мысли, которые я хотел сказать. Но до постановки пьеса трижды изменилась».
Герои косят траву на островке, который скоро затопит из-за строительства Куйбышевского водохранилища. То есть действие происходит в середине 1950-х. Дед Зайдуллы, от которого он получил фамилию, умер в тюрьме в 1942-м, другой дедушка также сидел в лагере. Пьеса написана в начале нулевых. То есть во время, когда Зайдулла начал пробовать себя в драматургии, когда по просьбе Марселя Салимжанова поставил драму «Саташкан сандугач». С тех пор ее ни разу не ставили.
Сценограф Сулпан Азаматова аскетично выстраивает декорации из лестниц и блоков, а ближе к краю ставит огромный валун, напоминающий могильный камень. Больше запоминается яркий свет, который периодически вторгается в детстве (художник Илдар Шакиров). Словно бы герои не на острове, а на зоне. На это прямолинейно указывают и телогрейки. И это в солнцепек (дождя нет уже 40 дней).
Хореограф Ольга Даукаева через движение описывает и рутинный труд, и переполох, когда мальчик в очередной раз теряется. При этом образу Ашины (Гульназ Науметова) как будто не находится нужных движений. К примеру, в «Ромео и Джульетте» у Казакбаева был образ королевы фей Мэб, который был передан большой объем текста. Ашина ничего не говорит, ее функция — вызывать тревогу, а также сидеть с персонажем, который в правом краю сцены под одинокой лампочкой между коллективными эпизодами рассказывает свою историю.
Да, значительная часть спектакля — это монологи. Получается инсценировка наоборот: из драматургического текст превращается в прозаический, когда герой говорит о важных событиях жизни. В этом плане «Ашина» похожа на «Белый пароход», где значительная часть времени — это речь главного героя. Ну а в связи с образом волчицы (и детей волчицы) вспоминается «Плаха» Айтматова.
Но если в Камаловской постановке по киргизскому классику было видно противопоставление лютого человечества и любящего жизнь животного мира, то здесь Ашина полтора часа безмолвна. Ее последний монолог мало что добавляет в общий мрак. И, конечно, это не «Прощание с Матерой», с которой у пьесы схожа завязка. Никакого пасторального образа деревни здесь нет.
В 2021-м Тинчуринский показал эскиз спектакля на театральной лаборатории-семинаре «Алкыш». Поставил его Искандер Нуризянов, а играли Илгизар Хасанов, Ирек Хафизов, Харис Хуснутдинов, Зульфия Валеева. То есть актерский состав был другим.
Больше всего говорит Ибрагим (Зульфат Закиров), прошедший лагеря мужчина, потерявший родных, гадающий, кто же его предал. В спектакле много интриги, можно лишь сказать, что предадут практически все. Невинны только дети — Мирза и Мухаматвагиз (Айдар Закиров, то есть сын Зульфата). Но еще есть два друга Ибрагима. Уверенный в необходимости бороться со всякой дрянью председатель Сахау (Ильфак Хафизов). И юморной, неуклюжий Сабах (Салават Хабибуллин). А также умершая жена (Айсылу Мусаллямова) и неслучайно возникшая на острове почтальон Римма (Резеда Саляхова).
Чем дальше, тем больше Ибрагим узнает о своих друзьях. Все врут, у каждого есть мотивы, только ему от этого не легче. Даже светлый образ жены опорочен. К ребенку, которого он забрал после лагеря из детдома, у него нет любви, и тому есть объяснение.
Итог — у Ибрагима ружье, и всем несдобровать. Здесь Казакбаев выкручивает у зрителей нервы до предела. Это увлекательный спектакль, с яркими персонажами. Здесь даже частушки поют. Остается только не отвеченным вопрос, который Ибрагим выкрикивает в зал: за что ему все это? Потому что химия между персонажами сохраняется, мотивация понятна.
Но непонятно-непонятно, за что ему все это. У Ибрагима в биографии червоточин нет. В левой части возникает огромный портрет Сталина, как готовый ответ на любые темы про 1930—1940-е годы. Хорошо, мы получили еще один спектакль про ужасы репрессий, а когда будут спектакли про затопленные деревни? Тема сталинского террора регулярно возвращается на театральные подмостки, но, вероятно, в них должен появиться и новый смысл?
Финал спектакля туманен. В пьесе все заканчивалось достаточно хорошо. В cценическом варианте понять концовку тяжело. Но нельзя не обратить внимание, как ближе к коде Мирза идет купаться, его движения становятся плавными и красивыми. Возникает красота, и хочется больше красоты, рассказа о том, как в людях осталось что-то человечное в суровые годы. Но спектакль заканчивается.
ОбществоКультура Татарстан
Источник : https://realnoevremya.ru/articles/281585-ashina-rkailya-zaydully-v-tinchurinskom-teatre
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилнең беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын», № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Әйтергә кирәк, аның шигырьләре җитмешенче еллар ахырында ук җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату», 2005 елда дөнья күргән «Мәгарә» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р.Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә лаек була.
Р.Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
Р.Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да үзенең сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта. Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Бүгенге җәмгыятьтә бара торган тискәре процессларның яшь буынга ничек начар тәэсир итүен, аларның тормыштагы идеаллары югала баруын психологик планда тасвирлаган бу пьеса 2001 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. 2011 елда шул ук театрда куелган “Үлеп яратты” (реж. И.Зәйни) спектакле дә зур уңыш казана. Төрле сәхнәләрдә драматургның дистәдән артык пьесасы куелды.
Р.Зәйдулла «Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Р.Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә бара. Моның өстенә Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.
Китаплары азәрбәйҗан, башкорт, төрек, урыс, чуаш телләрендә дөнья күрде, аерым әсәрләре инглиз, француз, үзбәк, якут телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда нәшер ителде. Шулай ук башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре, проза әсәрләре бар.
Р. Зәйдулла — 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (2010)
Татарстанның халык шагыйре (2019)
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Кояшлы күзләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 64 б. – 3500 д.
Урыс кышын озату: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б. – 3600 д.
Күрәзә: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 151 б. – 1500 д.
Ил: хикәяләр, әдәби-публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 336 б. – 3000 д.
Татар таҗы: Х.ХVIII гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 103 б. – 3000 д.
Мәгарә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б. – 2000 д.
Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 383 б. – 3000 д.
Меч Тенгри: рассказы, повести, эссе, заметки. – Казань: Татар. кн. изд., 2016. – 880 с.
Янды сөю чатырлары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 175 б. – 1200 д.
Сунар: хикәяләр, бәяннар, публицистик язмалар, мәзәк хәлләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020. – 638 б. – 1200 д.
Төштән соң: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 559 б. – 1200 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Миңнуллин Т. Шигырь язарга өйрәтәм // Казан утлары. – 1983. – № 5. – 173–175 б.
Г ы й л ь м а н о в Г. «Күрәзә» // Соц. Татарстан. – 1988. – 12 авг.
К о р б а н Р. Күрәзәче // Шәһри Казан. – 1990. – 26 окт.
Ш ә м с и С. Ил гаме // Идел. – 2000. – № 4. – 37 б.
З а һ и д у л л и н а Д. Тәңре кылычы кайчан иңә? // Мәдәни җомга. – 2000. – 18 июль.
С а ф и н а Н. Ил турында «Ил» китабы // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 140–144 б.
Х у җ ә х м ә т Ф. Сандугачлар саташмасын // Мәдәни җомга. – 2001. – 22 июль.
С и р а җ и И. Киләчәгебезне үткәннәрдән эзлик // Татарстан яшьләре. – 2004. – 17 июль.
Н и з а м е т д и н о в а М. Узганыбыз – гүзәл дастан // Татар иле. – 2004. – №28 (июль).
А к м а л Н. Татар таҗын йөрткән шәхесләр // Мәдәни җомга. – 2004. – 13 авг.
Б а т у л л а Р. «Мәгарә»дә ниләр бар? // Р.Батулла. Әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 96–106 б.