

Мәскәүдә атаклы хирург, милләттәшебез Ренат Акчурин озак авырудан соң 78 яшендә вафат булды. Ара-тирә татар язучылары белән дә аралашты. Урыны оҗмахта булсын.
Сулдан уңга:
Утыралар: Равил Фәйзуллин, Ренат Акчурин, Рауль Мирхәйдәров;
басып торалар: Ркаил Зәйдулла, Ринат Смаков, Ринат Мөхәммәдиев.
2011 елның апрелендә, Г. Тукайның туган көнендә, Мәскәүнең үзәгендә
урнашкан Новокузнецк урамындагы бакчада татар шагыйренә тантаналы төстә һәйкәл ачылды.
Бу фоторәсем шул тарихи вакыйгадан соң ук, янәшәдә генә урнашкан «Татар
дөньясы» газетасы редакциясендә төшерелде.

Ркаил Зәйдулла: Соңгы вакытта мине тәнкыйтьләүчеләр күренә башлады
26.09.2024 Автор: Гөлинә Гыймадова Фото: Чулпан Галимова
Соңгы арада социаль челтәрләрдә Татарстан Язучылар берлеге телдән төшми. Бу, күрәсең, табигый да, чөнки язучылар корылтаена санаулы айлар гына калды. Язучылар берлеге җитәкчелеге эшчәнлегеннән кемдер канәгать, ә кемнәрдер актив рәвештә җитешсезлек эзли. Хәер, һәр заманда язучылар арасында да, әдәбият тирәсендә булашкан кешеләр тарафыннан да иң тәнкыйтьләнгән кеше Берлек рәисе булгандыр. Бүген Берлек нинди тормыш белән яши, нинди эш-максатлары бар? Болар һәм башка проблемалар хакында Берлекнең рәисе, Татарстанның халык шагыйре, депутат Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә кордык.
– Ркаил абый, без нинди заманда яшибез? Бу сорау сезнең шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә күпләрнең дикъкатен җәлеп иткән робагыегызны укыгач туды:
Халкыма ярдәм булсын, дип мин сүз әйттем мөнбәрдән,
Исе дә китмәде, башын кузгатмады мендәрдән.
Җасуслар тик яла якты, һәм кул чапты кемнәрдер, –
Тәңремә сыгындым әрнеп, үзем сорадым ярдәм.
– Нинди заманда яшибез дигәч, һәрвакыт Равил Фәйзуллинның мәгълүм юллары искә төшә: «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…» Үзеңнең кимчелекләреңне, куркаклыгыңны, кыюсызлыгыңны, намуссызлыгыңны заманга сылтау – вак җанлы кешеләр эше. Заман катлаулы, бигрәк тә татар заманы, татар дөньясы. Ләкин кайсы заман гади генә булган? Бигрәк тә безнең илдә… Киңәеп китәсем килми: һәркемнең үз күлмәге үзенә якын, шуңа күрә мин үз дөньябызны, үз вазгыятебезне күздә тотам. Мин күп заманнарны күрдем, ләкин мондый кабахәт заманны күргәнем юк иде әле, дигән бер фикер иясе. Тик кайсы яссылыктан карыйсың бит. Җентекләп карасаң, якты якларны да күреп була. Дөнья актан яисә кара төсләрдән генә тормый. Әлбәттә, соңгы елларда хәлләр катлауланды, хәтта кайчакта ахырзаман җайдаклары юлга чыккандай да тоела. Әлбәттә, бездән бернәрсә дә тормый, дип үз күңелеңә дә йомылырга була. Әмма һәркемнән нәрсәдер торадыр инде ул. Үз сүзеңне кычкырып әйтү дә күп нәрсәне үзгәртә ала. Шул ук вакытта нәрсәнедер ачыктан-ачык әйтсәң, гаеп табып, теләсә нинди ярлык тагып, харап итәргә дә мөмкиннәр. Ләкин шагыйрь, публицист үзенең сүзен, ниндидер юллар белән халкы аңларлык итеп әйтергә тиеш, минемчә. – Исе дә китмәде, башын кузгатмады мендәрдән, дисез бит. Димәк, әйткәнне ишетмиләр. – Ишетәләр… Ләкин Пушкинның «Борис Годунов» әсәре ничек тәмамлана? Анда дүрт гасыр элекке хәлләр турында сүз бара, ләкин бит берни дә үзгәрмәгән. Менә минем өчен депутат мөнбәре бар. Кем ничек караса да, ул биек мөнбәр, аннан әйткән сүз еракка ишетелә. Һәм, билгеле, анда менгәч, авызны үлчәп ачарга, бәгъзеләр бәйләнмәслек шәкелләр табарга тиеш буласың. Ул трибунага беркайчан менмәгән депутатлар да шактый. Мин исә байтак чыгыш ясадым. Бөтенесе «ә»гә «җә» дип торганда, берүзем каршы сүз әйткәнем дә булды. Хәтта шуннан соң «килешенгән, кемнәндер рөхсәт алганга сөйли» дигән сүзләр дә килеп иреште. Әгәр эндәшми утырсаң, «нишләп утыра ул анда, чалбар төбе туздырып…» – дип гаепләргә дә күп сорамыйлар. Нишләмәк кирәк, башыңа төшсә, башмакчы буласың. Яисә дәүләт төзүче халык әйткәнчә, «назвался груздем, полезай в кузов…» Ни генә кылсаң да, халыкның бер өлешенә берничек тә ярап булмый. Җилгә каршы барырга беркем дә киңәш итми. Аның кыенлыкларын мин үзем генә беләм, дөресен әйткәндә. Шул ук вакытта төрле даирә кешеләре арасында рухи яктан терәк булучылар да җитәрлек. Туфан абый, янәшәдәге депутат коллегаларына: «Сезгә әйтергә ярамый, миңа ярый», – дип әйтә торган булган. Һәм әйтә дә иде турысын ярып! Язучыга, бигрәк тә шагыйрьгә башкача карыйлар. Ул инде элек-электән шулай килгән. Мин дә кайчакта кысадан чыгып китәмдер. Кемдер аны тәртәгә тибү дип тә кабул итәргә мөмкин. Әмма тәртәгә тибү өчен башта тәртә арасына керергә кирәк. Дәүләт эшендә, җәмәгать тәртибендә башкаручы буларак, мин бәлки мичәү атыдыр?
– Хәзерге шартларда язучыга үз укучысын табу ни дәрәҗәдә катлаулы?
– Хәзерге заманда ул шактый катлаулы инде, әлбәттә. Бер яктан караганда… Яшерен-батырын түгел, традицион кәгазь китапны тарату, аны укучыга җиткерү бүген бик кыен. Беренчедән, китап укучылар саны нык кимеде. Икенчедән, китап тарату системасы Советлар иле таркалганнан соң җимерелгән иде, шуннан соң тергезелмәде. Аллага шөкер, Татарстан китап нәшрияты бар, ул – безнең горурлыгыбыз. Анда «социаль әһәмиятле» дигән исемлеккә кергән китаплар дөнья күреп тора. Әмма кайбер язучыларның китапларының берничәшәр ел нәшриятта селкенмичә ятуы да билгеле. Иманым камил, аларның байтагы дөньяга чыгарырлык һәм халыкка тәкъдим итәрлек. Ләкин нәшриятның үзенең дә мөмкинлекләре чикләнгән. Мин аларның эшенә тыкшына алмыйм. Ләкин анда чыгу да әле үз укучыңны таптым дигән сүз түгел. Казанда Татарстан китап нәшриятының өч кенә кибете бар, бу бик аз. Алар районнарда да, чит төбәкләрдә дә булырга тиеш югыйсә. Китапны бүген энтузиастлар тарата. Бу бит моннан 150 ел элгәре булган кырыктартмачылык белән бер! Менә без очрашуларга барганда китаплар алып барабыз. Аның күбесе үзебезнеке, ягъни «Язучы» нәшрияты чыгарган китаплар. «Рухият» нәшрияты да тарату өчен «Татнефть» ярдәмендә нәшер ителгән китапларының бер өлешен Язучылар берлегенә бирә. Ләкин бу да аз. Китап тарату системасы булырга тиеш. Китапка ихтыяҗ бар бит ул. Әйтик, «Казан утлары» журналы, Рөстәм Галиуллин инициативасы белән, кесә китаплары чыгара башлады. Анда хәзерге язучыларның халык яратып укый торган әсәрләре басыла.
– Милли китапханәнең җәй айларында иң күп укылган татарча китаплар исемлегендә 10 китапның 7се – хатын—кыз язучыларныкы.
– Әлбәттә, шулай! Иң күп укылган китап авторларының кайсысы безнең берлектә дә тормый… Һәм бу мөһим дә түгел. Халык укый икән, димәк, ул инде язучы. Аннан соң тагын бер нәрсә бар. Укучыларның да күп өлеше хатын-кыз бит. Ә хатын-кыз язучы җенестәшләренең психологиясен күпкә әйбәтрәк тасвирлый, минемчә. Сүз башы язучының үз укучысын табу турында иде бит. Хәзер аның бик җиңел юлы бар: ул да булса – социаль челтәрләр. Күзәтеп барырга тырышам: анда нинди генә шигырьләр чыкмый. Кызганыч, безнең күренекле өлкән шагыйрьләр социаль челтәрләр белән дус түгел. Алар интернет җаен белеп тә бетермидер инде. Әсәреңне укучыга җиткерергә теләсәң, бу – иң кыска юл. Шәхсән үзем социаль челтәрләрнең мөмкинлекләреннән файдаланам. Кайбер шигырьләрне җидешәр мең кеше укыган була. Кайберләрен – 1–2 мең. Шигърият өчен бу – бик әйбәт сан. Әлбәттә, шигырьнең төбен, төрле мәгънә төсмерләрен, катламнарын аңлап укучылар күптер дип уйламыйм. Ул элек тә күп түгел иде. Шигырь язып тамак туйдыручы шагыйрьләр бер илдә дә юк. Шигырь китапларын да наширләр әдәбиятның кимәле төшмәсен өчен чыгаралар. Шигърият дигәндә коммерция максатлары күздә тотылмый. Чөнки шигърият булмаса, әдәбиятның сыйфаты бик нык төшә. Чын шигырь – бер йодрыкка тупланган әдәби энергия ул. Шигърият телнең мөмкинлекләрен киңәйтеп җибәрә һәм прозага гына түгел, хәтта публицистикага да тәэсир итә башлый. Теләсә кайсы халыкның шигърияте зәгыйфь икән, аның прозасы да, публицистикасы да асылда зәгыйфь була. Хәтта гади мәкаләләрдә дә поэтик элементлар булса, аны укуы бөтенләй башка тәэсир калдыра. Шуңа күрә мин шагыйрьнең публицистикасын да әдәби әсәргә саныйм. Әсәрләрең халык күңелен тибрәндерә икән, күңелендә йөрткән фикерләренә тәңгәл килә икән, синең, һичшиксез, үз укучың пәйда булачак.
– Укучы табу җәһәтеннән тәрҗемә ярдәм итә аламы? Сер түгел, татарча укый белүчеләр еллап түгел, көнләп кими.
– Укучы гына түгел, иң аянычы – безнең халык саны кими. Ун ел эчендә миллион татарны югалтканбыз икән, юкны бар дип сөйләп утыру мәгънәсезлек, юкны бушка аудару. Әле үзен татар дип санаган, әмма телен югалтканы күпме?! Әмма алар да үзебезнеке! Яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк: алар кешедә бер-ике тамчы яһүд каны булса да, аны үзләренеке дип саный. Без дә шулай санарга һәм аларны файдаланырга тиеш. Татар әдәбиятын һәм татар мәдәниятен дөнья аренасына чыгаруда алар төп көч була ала, ләкин әлегә безнең бу максатка ирешә алганыбыз юк. Мин, Язучылар берлеге рәисе буларак, башка телдә язучы татар чыгышлы кешеләрне һәрвакыт үз әдәбиятыбыз орбитасына җәлеп итәргә тырышам. Аларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү дә кирәк. Ләкин… Тәрҗемә бик күп чыгымнар сорый. Мәсәлән, урыс теленә тәрҗемәнең каләм хакы оригиналь әсәр хакына караганда да гадәттә күбрәк була. Чыгымлы. Әмма әдәбиятыбызны, бигрәк тә хәзергесен, дөнья мәйданына чыгарырга телибез икән, чыгымнарсыз булмый. Чөнки бу татар халкын дөньяга таныту да булып тора.
– Татар әдәбияты соңгы елларда төрки дөньяга таба йөз тотты кебек.
– Әйе. Төрки кардәшләр белән безгә аралашу җиңелрәк. Кайсы төрки илгә барсам да, әдәби багланышларны ныгытырга тырышам. Менә бүген үзбәк каләмдәшләребез белән уртак проектларыбыз бар. Алар белән багланышлар кырык елга якын бөтенләй тукталып торган иде. Хәзер үзбәк телендә татар хикәяләре антологиясе әзерләнә. Шундый ук антологиянең казакъчасы шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Хәзерге заман әдәбияты дигәндә мин ХХI гасыр язучыларын күздә тотам. Чөнки һәр нәшрият бүгенге әдәби әсәрләрне бастырырга тырыша. Ә үзебезгә килсәк, казакъ шагыйрьләренең антологиясен әзерләп бетердек. Азәрбайҗан әдипләре белән элемтәләребез тагын да ныгыды. Азәрбайҗан телендә татар хикәяләре антологиясе нәшер ителгән иде инде, менә яңа гына үзебездә хәзерге заман азәрбайҗан язучыларының хикәяләр антологиясе дөнья күрде. Җәен Кыргызстанның Чулпан-Ата шәһәрендә төрки язучылар форумы булган иде, анда мин азәрбайҗаннарның күренекле язучысы Элчин Хөсәенуглы белән таныштым. Ул миңа хикәяләр китабын бүләк итте, без аны хәзер татарчага тәрҗемә итәбез. Төрки телле язучылар белән эшләве җиңелрәк. Мәскәүдәге язучылар берлекләре үзләрендә киң колачлы форумнар үткәрмиләр. Мөмкинлекләре дә юктыр инде. Алар гадәттә форумнарны төрле милли республикаларда уздырырга хирыс. Башкортстанда – Башкортстан акчасына, Дагыстанда шулай ук Махачкала хисабына. Алар былтыр мине, Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге составына кермәсме, дигән өмет белән шәрәфле кунак итеп Дагыстанга чакырганнар иде. Ләкин ул мәсьәләне рәис хәл итми, корылтай гына хәл итә ала. Минемчә, алар белән иттифакка кермичә дә хезмәттәшлек итеп була. Мәсәлән, АСПИР (Россия язучылар һәм наширләр ассоциациясе) дигән оешма бар. Анда Россиянең 5–6 Язучылар берлеге һәм берничә нәшрият керә. Аның җитәкчесе – күренекле урыс язучысы, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шаргунов. Әле генә Шаргуновның «1993» дигән романын татарчага тәрҗемә иттек. Тиздән ул укучы кулына керәчәк. Уртак проектлар алга таба да булыр, иншалла. БРИКС илләренең язучылары Казанга җыелганда Шаргунов та килгән иде. Ул мине алдагы елларда хезмәттәшлек итү турында сөйләшү өчен Мәскәүгә чакырып китте. Шулай итеп урыс әдәбияты әһелләре белән аралашуны, хезмәттәшлекне дәвам итәбез, ләкин мөстәкыйльлекне дә югалтмыйбыз. Яшерен-батырын түгел, безгә дөньяга чыгуның ике юлы бар: берсе – төрек теле аша, икенчесе – урыс теле аша. Мәсәлән, Фатих Котлы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиядә бастырган иде. Аны күреп алып, бәяләп, инглиз теленә тәрҗемә иттеләр, Канадада басылды. Роза Туфитуллованың «Гөлсем» романы башта төрек теленә тәрҗемә ителде, аннары француз теленә. Хәзер Хәсән Туфан турындагы әсәрен дә төрекчәгә тәрҗемә итү турында сөйләшәбез. Күптән түгел Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романының беренче китабы Төркиядә дөнья күрде. Кызганыч, бер ай элек кенә төрек язучысы, нашир, «Кардәш каләмнәр» әдәби журналының баш мөхәррире, Евразия Язучылар берлеге җитәкчесе Якуп Өмәруглы вафат булды. Аның белән уртак проектлар күп иде. Аның урынына килүче Уфук Тузман белән дә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга өметләнәбез.
– Тәрҗемә үзәге ни хәлдә?
– Тәрҗемә үзәгендә өч кеше эшли. Аның җитәкчесе – Алия (Алена) Кәримова. Алиянең аралашу даирәсе бик киң. Өч ел эшләү дәверендә яхшы гына уңышларга ирештек дип саныйм. Җыеп әйткәндә, берлеккә сайланганда куелган максатларның күбесе үтәлде дияргә була. Тәрҗемә үзәге булдырылды, нәшрият эшләп китте. Тукай премиясенең күләмен арттыруга ирештек. Иң мөһиме – бинабызга ремонт ясадылар. Юкса кар эрүгә, түбәдән яңгыр ява иде. Вәгъдәләрне үтәдем, инде 5 айдан рәислекнең срогы чыга.
– Берлек корылтаенда яңадан үз кандидатурагызны куячаксызмы?
– Белмим әле, күңел төшенкерәк. Кемнәр беләндер көрәшергә дә теләмим, минем яшьтә ул килешми дә. Соңгы вакытта мине тәнкыйтьләүчеләр күренә башлады. Бу табигый. Беркем дә хатадан хали түгел. Әмма форсаттан файдаланып, шәхесемне мыскыл итәргә маташучылар, яла ягучылар да бар. Болар күңелгә тия, билгеле. – Мәдәниятле илләрдә яла яккан өчен судка бирәләр. – Бәлки андыйлар шуны көтәдер дә… Менә дигән хайп. Бер сөйләк искә төште. «Әйдә көрәшәбез, әйдә көрәшәбез!» – дип, арыслан артыннан бер әнчек йөгерә икән. Арыслан, аңа игътибар итмичә, алга атлавын дәвам иткән. «Көрәшмәсәң, сине куркак дип бөтен дөньяга фаш итәм, куян йөрәкле бегемот дип даныңны чыгарам!» – дип янаган әнчек. «Әнчек белән көрәшкән арыслан дип сөйләүләренә караганда куркак дип сөйләүләре яхшырак», – дигән арыслан. Каләмдәшләр корылтайда ничек хәл итә инде. Бездә бит рәисне сайлаганда яшерен тавыш бирәләр. Сайламасалар да үпкәм булмаячак, бу вазыйфа, кемдер уйлаганча, бер дә «баллы» урын түгел. Бу вазыйфаны башкарырлык яшьләр дә үсеп җитте.
– Биш ай – шактый вакыт, тагын нинди эш планнарыгыз бар?
– Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният советында Казанның татар мәктәпләренә фронтовик татар язучыларының исемен бирү тәкъдиме белән чыккан идем. Шунда аларның музей-бүлмәләрен дә булдыру яхшы булыр иде. Патриотизм ул – «ура» кычкырып йөрү генә түгел, үз урамыңны, үз төбәгеңне пөхтәрәк, уңайлырак итү, үз халкыңны ярату, аның каһарманнары белән горурлану да. Шул нияттән төрле чорда яшәгән, батырлыклар кылган каһарман шәхесләребез турында әсәрләр иҗат итү өчен грантлар булдырырга исәп бар. Халкыбызның каһарманнары күп: ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр. Каһарман дигәндә мин сугыш батырларын гына күздә тотмыйм, хезмәт батырларына да дикъкатьне юнәлтү зарур. Бүген алар безгә аерата тансык.
Аерым төбәкләрдә мәдәни тормышны җанландырып җибәрергә кирәк. Мәсәлән, соңгы елларда Чистайда татар мәдәнияте бөтенләй диярлек сүнгән иде. Хәзер анда даими рәвештә татар әдәби кичәләре үтеп тора. Яңа гына Флера Тарханованың музей-бүлмәсен ачтылар. Аңарчы Исхакыйга багышланган «түгәрәк өстәл» мәҗлесе уздырдык. Без китүгә үк бөек язучының туган авылы Яуширмә юлларына асфальт түшәделәр. Чистай инкыйлабка кадәр татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. Мемориаль такталар куйганда да шуны исәпкә алып, Язучылар берлеге исеменнән Чистайга бәйле унга якын шәхестән тәшкил исемлекне мәдәният министрлыгына һәм Чистай хакимияте хозурына тәкъдим иттек. Анда кызлар мәдрәсәсен җитәкләгән Нәҗип Әмирхани да, Тукайның музасы Зәйтүнә Мәүлүдова да, хәрби эшлекле Хөсәен Мәүлетов та, язучы һәм нашир Фатихи Кәрими дә һ.б. бар.
Гомумән, районнарда әдәби очрашуларны даими үткәрергә тырышабыз. Тәрҗемә үзәгенең дә эше дәвам итә. Әле бик тырышып хәзерге заман чечен шигърияте антологиясен әзерлибез. Эшлисе эшләр күп әле.
– Депутат буларак сессиягә әзерләнәсезме?
– Кузгатырга уйлаган мәсьәләләр бар, алдан кычкырасым килми. Берсен генә әйтәм. Җирле үзидарә турында федераль закон әзерләнә. Мәскәүләр авылларда үзидарәне танымаска маташа. Моңа, әлбәттә, кискен каршы төшәргә кирәк. Ул маддә кабул ителсә, авыл тормышына тагын бер удар булачак. Мин бик импульсив кеше бит. Тәрҗемәче кызлар иртәгә сессия дигән көнне: «Ркаил абый, син сөйлисеңме?» – дип сорыйлар гадәттә. Текст белән таныш булсалар, урысчага тәрҗемә итү ансатрак бит (ә мин гелән дә диярлек татарча сөйлим). Юк, дисәм, күңелләре төшкәндәй, ә-әй, кызыгы булмый икән сессиянең, дигән булалар. Ләкин мин кайчакта алдан ниятләмәгән килеш тә чыгыш ясыйм. Андый чаклар еш була. Әле 6 нчы чакырылышның соңгы сессиясендә мәгариф министры Илсур Һадиуллин чыгышыннан соң да сүз алмый булдыра алмадым. Татар теленнән җиде кеше БДИ имтиханын биргән, дип горурланып сөйлибез, аларны каһарманнар иттек. Әйе, алар – бик лаеклы балалар. Ә гомумән хәлне алып карасак, еларлык бит! Чөнки татар теленнән БДИ беркемгә кирәкми! Берничә көн элек федераль күләмдә туган тел укытучылары форумы узды, ачылышында мин дә булдым. Татарча бер сүз юк. Мәскәү оештырган, дөрес. Ләкин бит ул безнең җирдә бара – Казанда! Димәк, татар теленә аз гына булса да хөрмәт булырга тиеш иде. Юк! Инде һич югы бер шәп җырчыны чакырып җырлатсалар да нинди шатланыр идек! Без бит шәп җырлыйбыз, шәп биибез дә…
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/152464/
© Ватаным Татарстан
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый турында фикерен әйтте.
«Без беркайчан да Гаяз Исхакыйны онытмаска тиеш. Ул – үзенең бөеклеге белән Тукай белән янәшә тора торган шәхес. Бәлки, Исхакый иҗтимагый, сәяси эшләре белән югарырак тотыладыр. Без аның күбрәк инкыйлабка кадәрге эшчәнлеген беләбез, чит илдәге эшчәнлеге дә зур була. Төркиядә булганда, татарлар төрек сәяси системасына кереп китә: мәсәлән, Садри Максуди, Зәки Вәлидиләр һ.б. Ә Гаяз Исхакый татарлыктан беркайчан да чигенми. Авыр хәлдә калган Ерак Көнчыгыштагы татар кардәшләрен Төркиягә күчерү мәсьәләсендә дә кая гына барып җитми – премьер-министрларга мөрәҗәгать итеп, татарларны күчерүгә ирешә. Бу эшчәнлекләре күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән», – диде ул.
Ул Гаяз Исхакыйга һәйкәлләр куеп, истәлек такталары элеп булуын әйтте. «Иң беренче нәүбәттә, аның иҗатын өйрәнеп, әсәрләрен укып сабак алырга һәм үзебезгә киләчәккә барырга дәрт, көч алырга тиешбез», – ди Ркаил Зәйдулла.
«Гаяз Исхакыйның иҗатын халыкка җиткерүдә иң төп рольне үтәүче – галимә Лена Гайнанова. Аңа рәхмәт әйтәсем килә. Исхакыйның исемен телгә алырга ярамаган чакларда Лена апа Гаяз Исхакыйның әсәрләрен җыеп барып, гарәп һәм латин графикасында язылганнарын кириллицага күчереп, әзерләп, күп томлыгын чыгаруда зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе», – дип искәртте Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Зилә Мөбәрәкшина
Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shheslrebez/rkail-zaidulla-bez-berkaican-da-gaiaz-isxakyiny-onytmaska-ties

Татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан:

Шигырь бәйрәменә бернинди үзгәреш кертергә кирәкми. Аны әйбәтләп, яхшылап әзерләргә генә кирәк. Андый бәйрәмнәрне бернинди дә әзерлексез генә, начар итеп үткәрергә ярамый.
Ә быелгы бәйрәм минем үземә дә ошамады. Халыкны җыю ягыннан бернинди әзерлек булмаган, язучылар үзләре дә бик аз иде. Минем үземдә шундый тойгы калды.
Премиягә мин тәкъдим ителгән идем бит инде. Миңа шалтыратып әйттеләр: «Сиңа бирелмәгәч, килмәдек», – диделәр. Шундый сүзләр дә булды. Мин аларга ышандым. Быелгы премия дөрес бирелмәде ул. Аның өстәмә рәвештә Вайнерга бирелүе дә дөрес түгел.
Шигырь бәйрәме Тукай премиясе бирелгән кешеләрне халыкка күрсәтү максатыннан оештырыла. Быелгы бәйрәмдә лауреатлар, шагыйрьләр күренмәделәр. Бәйрәмнең форматын, минемчә, үзгәртергә кирәкми. Чарада бернинди кунаклар юк иде. Аннары соң мәктәпләр белән эшләү булмады. Мәктәпләрдән балаларны китерү булмады. Институтлар белән эшләү юк, студентлар чакырылмаган. Алар үз казаннарында кайныйлар. Татарча сөйләшәбез дип кенә балаларны, яшьләрне анда тарту дөрес түгел. Балалар бу бәйрәмгә дә чакырылырга тиеш.
Аларны кызыксындырырга була инде, юлларын эзләргә кирәк. Яшьләр үзләре, язучылар берлегеннән аерым эшлиләр. Язучылар берлеге яшьләр белән бөтенләй эшләми. Картлар белән дә эшләми, өлкәннәр дә юк иде бу бәйрәмдә. Шуңа күрә мин оештыру ягыннан канәгать түгел. Бу – минем фикерем. Традициягә генә әйләндереп, аннан-моннан гына түгел, уйлап эшләргә кирәк. Оештыру ягы бик йомшак булган. Моны Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы кайгыртырга тиеш. Һәр бәйрәмгә ниндидер бер яңалык кертергә кирәк.
Мин союзда эшләгәндә, чит регионнардан кунаклар чакыра идек. Шушы арада Язучылар союзы юбилеена кунаклар килә башлый. Ә нигә Язучылар союзы юбилеен Тукай бәйрәме белән берләштермәскә. Мин андый фестивальләрне, бәйрәмнәрне Тукай бәйрәме белән туры китерә идем. Шулай эшләргә кирәк. Мин эшләгәндә, салкын булса да, халык килә иде. Ә быел шундый матур көн булды, халык юк, – диде ул.
Шагыйрь Рәдиф Гаташ:

Акыллы кеше, миңа картлар, теге кеше ошамый, дип язып чыкмый бит. Ул – шизофрениклар сүзе генә булырга мөмкин.
Һич кенә дә искермәде. 1958 елда беренче тапкыр Тукай премиясе чыкты. 1961 елга кадәр Тукай мәйданындагы шагыйрь һәйкәле янында дәвам итте, аннан соң бераз үткәрелми торды. Аннары 1970 елларда Опера һәм балет театры янындагы һәйкәл тирәсенә күчте. Тукай һәйкәлен сырып, обком кешеләреме, җаваплы кешеләр, өлкәннәр, Хәсән Туфан, Нури Арсланнар, Нәби Дәүлиләр – бөтенесе дә шунда була иде. Рус, яһүдләрдән, башка халыклардан – бөтенесе дә шунда булып, шигырен дә укыйлар, бәйрәм булган хөрмәттән басып торалар иде. Лауреатларны да шунда тәбриклиләр иде. Мондый әйбер беркайчан да искерми.
Кеше әзәя, чөнки аларга әйтелмәгән, җыймаганга гына. Мәктәпләрдән, башка җирләрдән укытучыларны, укучыларны китереп булмый идеме? Моңа кадәр мин үзем дә берничә тапкыр алып бардым. Мәктәпләрдән малайлар, кызлар үзләре Тукай шигырьләрен укыйлар иде. Һәр елны киләселәре килә иде. Башта, чәчәкләр салганда, коеп, берничә сәгать яңгыр яуды, аннары ничек суык булды. Килгәннәре дә бик әйбәт. Яңгыр, салкын булуы аркасында килмәгәннәрдер.
Нигә яшьләрне җәлеп итәргә? Алар үзләренең көчсезлекләрен таныйлар! Традицияләрне белмәгән кеше шагыйрь була алмый беркайчан да. Соңгы елларда русча укуның, рус мәктәпләреннән килүнең, татар теленең 1 сәгатькә генә калуының нәтиҗәсе. Көчләреннән килми икән – килмәсеннәр. Килгән яшьләре шигырьләрен бик әйбәт сөйләп киттеләр. Быел яшьләр матур алып барды, бер сүзем дә юк. Бик җаваплы эш.
Мин 66 ел дәвамында даими рәвештә катнашып киләм. Беркайчан да ниндидер төшенкелек, күңелсезлек белән таралган юк иде әле. Илдәге үзгәрешләр, телгә мөнәсәбәт шагыйрьләрнең шигырьләрендә чагылып килде.
Кемнедер мин яратмыйм дип, аны үз эчеңдәгесен белгертмиләр. Бу – хөрмәтсезлек. Йөгәнсезлекнең соңгы бер чиге бу. Куертырга теләп, журналистларга пиар өчен материал җыйган кешеләр шулай сөйли.
Тантанада премияләрне тапшыру Җәлил театрында барды. Халык шунда булып, арыган булырга, кайтып китәргә мөмкин. (Рәдиф Гаташ башка елларны истә тотып әйтте күрәсең, быел премияләрне тапшыру Кремльдә булды. – «Интертат»).
Көннәрдән бер көнне Шигырь бәйрәменә, гомумән, килүчеләр калмас, дип курыкмыйсызмы соң?
Бер генә дә курыкмыйм. 20-30 яшьтән башлап 90 яшькә кадәр татарча белә торган, әдәбиятны, сәнгатьне аңлый, милләтне хөрмәт итә торган башка кешеләр дә әле җитә. Журналистларның буталуы, фикер тудырырга тырышуы махсус эшләнгән дә булырга мөмкин. Артык куертырга тырышулардан «бу әйберләр бетсен, кирәге юк» дигән шикелле фикер кала.
Формат та, шигырь дә беркайчан да искерә алмый. Татар әдәбиятына, мирасына тартылган кеше, нәрсәләр, кемнәр яздылар икән, дип кызыксына. Татар шигърияте бик зур. Аның белән уйнарга да, шаярырга да ярамый. Халык килде. Кимчелек күргәндә ниндидер әрнү булырга мөмкин. Үзең шундый югарыга җитмәгән башың белән «мин боларны китермәс идем, Тукай премиясе бирмәс идем» дип утыру килешми.
Шагыйрь, язучы, Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла:

– Бу сорауны ел саен бирәләр инде, шаблонга әйләнгән сорау… Яшьләрне генә кызыксындырабыз дип, без бит форматны үзгәртә алмыйбыз. Ул – традицион бәйрәм. Шигырь урынына цирк куеп булмый. Яшьләрне дә чыгарабыз. Быел 20 яшьлек ике яшь шагыйрь чыкты, 30-40 яшьлекләр күпләп чыкты, шулар ук алып та барды. Аларның яшьтәшләре килгән очракта та яшьләр күпмедер җыела ала иде.
Без студент чагыннан ук анда йөри идек. Хәзер бит студентлар килми.
– Студентлар да килсен өчен нәрсә эшләргә соң?
– Ул вакытта безне дәрестән азат итәләр иде. Укытучылары да әдәбиятка гашыйк, энтузиаст кешеләр булган, күрәсең. Бу бит бөтен өлкәдә шулай – эшнең уңышы фанатлардан, энтузиастлардан тора. Яшьләр хәзер, шушы капиталистик мөнәсәбәтләр килгәч, бик меркантиль булып чыкты. Алар нәрсә матди яктан файдалы һәм кайда акча эшләп булганны гына карап йөри. Бу – табигыйдыр инде, күрәсең.
Поэзия шундый нәрсә – кайчак халык арасында бик нык популярлашып та китә. Мәсәлән, ул 60нчы елларда булды: шагыйрьләр стадионнарда шигырь сөйләде. Татарда Равил Фәйзуллин буыны популяр иде. Аны аңлап та була, ул чакта башка мәгълүмат юк, интернет та юк, телевидение – 2 канал. Шагыйрьләр, киная белән, үзләренең протестларын да җиткерәләр иде:
«Бездә шигырь – аңлаганга –
башың Себер китәрлек!» (Равил Фәйзуллин)
Хәзер заманалар бүтән. Шигырь укучылар беркайчан да күп булмаган. Социаль челтәрләрдә шигырьләр күп чыга, укучылардан язучылар күбрәк тә бугай. Әлбәттә, укучылар да байтак. Шигырь куйсалар, берничә мең кеше укый. Шулхәтле кеше җыелып килсә, бәйрәм бөтенләй бүтәнчә булыр иде. Күпме бар – шулай инде, нишлисең.
Аннары татар мәгариф системасының җимерелүе дә шулай йогынты ясады. Мәктәпләрдә җентекләп татар әдәбияты, татар теле укытылмый икән, бала аны инде чит тел буларак кабул итә башлый икән, шигырь митингларына да халык та җыелмаячак. Бу нәрсәләр турыдан-туры бәйләнгән.
Форматны үзгәртергәкирәк, фәлән дә төгән диләр, Тукай һәйкәле кырында шигырь сөйләү урынына мәтәлчек атып булмый бит инде. Аның үзенең дистә еллардан бирле килгән формасы бар. Аны үзгәртсәң, Шигырь бәйрәме түгел, белмим, нәрсә калыр.
Балаган булса, әлбәттә, халык өерелеп килер иде.
– Берзаман Шигырь бәйрәменә килүчеләр бөтенләй калмас, дип курыкмыйсызмы соң?
– Мәктәпләрдә татар теле укытылмый икән, халык урыслашып бетә икән, әлбәттә, Шигырь бәйрәме дә бетәчәк. Шигырь бит ул шагыйрьләрнең көчле булуыннан гына тормый, шигырь укый белүчеләр дә кирәк. Болай барса, аның шагыйрьләре дә булмаячак, укучысы да калмаячак. Татар халкы үзе дә җан тәслим кылачак.
Ләкин миңа глобаль үзгәрешләр булыр сыман тоела, Аллаһ бар бит ул! Ул чагында безнең халыкның да язмышы башкача булачак. Ә безнең вәзгыятьтә нәрсә үзгәртеп була?.. Максатчан рәвештә урыслаштыру барганда, әлбәттә, мин алда бернинди дә яктылык күрмим. Төп хикмәт шунда.
– Булган татар яшьләрен югалтмыйча, ничек җәлеп итәргә мөмкин?
– Була инде. Театрга Пушкин картасы керттеләр бит. Балаларны җыеп киләләр. Сәхнәдә – трагедия, ә болар телефонга кадалып утыра. Без дә җыеп килә алабыз. Миңа мәгариф министры да әйтте: «Әгәр безгә мөрәҗәгать итсәгез, мәктәпләрдән җыеп киләбез», – ди. Яшьләр, балалар күбрәк килде, дип мактанып булыр иде ул чакта, ләкин бу – мәҗбүри итеп алып килү бит. Хәер… Бәлки, сынап караргадыр… Шул 100-200 баланың бер-икесенә генә булса да тәэсир итәр, дип өметләнсәк инде…
Гаиләдә, мәктәптә милли тәрбия алмаса, алай гына буламы икән ул… Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керәме икән…
Ләкин моны киләсе елга уйларга кирәк булыр. Барыбер без бетәбез, дип хәрәкәтсез ятарга ярамый, төрле юлларны уйларга кирәк.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/sigyr-bairamena-yana-sulys-orep-bulyrmy-alla-barysyn-da-iskeca-kaldyryrgamy-5866322


19.02.2024
КУРКУ
Кая барып бәрелергә
Белмәгән чаклар була.
Юллар бикле, тел йозаклы,
Күзгә ком җиле тула.
Яфрак астына керсәң дә,
Анда – тышта бер тавыш
Ят телдә майтлап сүгенә…
Кечкенәдән үк таныш.
Тышауланган аяк белән
Тик таптанып торасың.
Кычкырасы килә дә бит…
Тик ничек кычкырасың?
Бүтәннәрнең тыны да, дип,
Чыкмый әнә, шым бул син!
Сулама, күрмә, ишетмә! –
Кабырчыгың йомылсын.
Качасы килә дә кайчак…
Булмый яңадан туып.
Тик тор! – дим, кая качсаң да,
Куркуың тотар куып.
23.11.2021
***
Кич яуган кар иртән каралган.
Заман шундый! – безгә нинди сан?
Төнгә кереп югалган юлчы
Кайтмас инде өйгә яңадан.
08.01.2022
ИЗҮЛӘРЕ АЧЫК
Әсхәт Хисмәткә
Әсхәткә дә җитмеш киткән тулып! –
Озын гомер тагын юрарлык.
Ә бит кайчан гына, егет булып,
Казан урамнарын урадык.
Ул сәхнәгә чыкса – дөнья хикмәт!
Юлы аның киң дә, иркен дә.
Изүләре ачык Әсхәт Хисмәт
Чал булса да җилләр иркендә.
Ул җырласа, моң уяна җанда,
Сагыш биләп ала күңелне…
Бездән соң да ул моң бу дөньяга
Улларыбыз аша түгелер…
Сүзен әйтсә, аңа турылык хас, –
Әлкиләрдән килгән ул холык.
Якты күңеленә тузан кунмас, –
Сүрелмәсен һич шул яктылык!
17.01.2022
СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР
“Сиңа оек бәйлим”, – диде ана…
Ни әйтергә белми күңле тулды.
Эндәшмәде беркем. Тик бераздан
“Мин аяксыз калдым,” – диде улы.
“Син борчылма, башың исән булсын,” –
Диде ана, тешен кысып, түзеп.
Түрәләрнең бусагасын таптап,
Ул аяксыз калган иде үзе.
Сакларга бит кирәк ватанны, дип,
Кат-кат кабатлады военкомат.
Кайтып җитәр тиздән, янәмәсе,
Мидәл асып, айт-двага атлап.
Телефонын яңагына кысып,
Өзгәләнә ана, уртын чәйни.
Колагында тик бер аваз чыңлый:
“Монда кеше үтерәләр, әни!”
08.11.2022
ЭҢГЕР
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген…
Разил Вәлиев
“Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса үзем үзгәрәм!” –
Яшьлек таңнарында әйткән сүзнең
Кайтавазы килде көзләрдән.
Алгысындык дөнья үзгәртергә,
Элгәрләрдән күреп, безләр дә.
Сүрән хисле чал егетләр булып
Килеп кердек менә көзләргә.
Ачылса да кайчак шигырь сере,
Табылмады дөнья чыгыры.
Таңнар безне таныр дигән чакта
Күзебезгә эңгер йөгерде.
Сары чәчен җилдә җилфердәтеп,
Көз утыра инде тезләрдә.
Без һаман шул – үзгәрмәдек бугай…
Дөнья гына,
оятсыз,
үзгәрә.
20.11.2022
ДӘВЕР
“Мин хаклык!” – дип үзен игълан итте Ялган,
Гадел сүзгә хәзер шул кадәр дә авыр.
Кеше бәяләре яу кырында калган,
Шалкан бәяләре күтәрелгән дәвер.
19.03.2023
КИТӘР ИДЕМ ХУШ ДИМИЧӘ
Кешеләрдән качып ераккарак,
Зелпе куаклары төбендә,
Аяк бөкләп, бөҗәкләргә карап,
Утырасы килә тын гына.
Анда бәлки тынлык хөкем сөрә,
Анда бәлки гадел дөньядыр…
Калгысаң да таңда, йөгерә-йөгерә,
Аккош чаңраганы уятыр.
Туплар гөрелтесе ишетелмәс,
Кан исеннән беркем исермәс.
Су буенда бары учак дөрләр,
Тонык кына уйчан су гөрләр.
Төтен булып ялган кермәс күзгә,
Яңагымны назлар тагын яз.
Китәр идем хуш димичә сезгә…
Андый дөнья ләкин табылмас.
17.04.2023
200
Тәхет куяр өчен җир аз ласа,
Илләр белән илләр бугазлаша –
Сылтау гына булсын бурларга.
Еллар тынчу, юллар һаман өзек,
Тургай сайрый үзәкләрне өзеп,
Алабута баскан кырларда.
Ялгыз башым… Ник аш түгел ашым?
Күземдә яшь, эчтә сызлавык шом,
Ишетелә этләр өргәне…
Мин шул илдә – кара болыт иңдә,
Кем ул дәшә дегет кебек төнгә –
Капкасына башны терәдем.
Еракларда туплар гөрелтесе!
Чаба якташ – кәфен төсле йөзе –
Яу кырыннан туган ягына.
Юк, ул түгел, җаны кайта очып,
Зират үләннәре ала кочып,
Елый, елый, елый якында…
10.08.2023
ХӘРАБӘЛӘР ӨСТЕНДӘ
Җир тетрәүдән җимерелгән Каһраман Мараш тумасы дустым Фатих Кутлуга
Дустым Кутлу!
Ничек анда хәлләр?
Нинди хәбәр килә Мараштан?
Ышык эзләп чумганмы ул җиргә,
Әллә инде күккәме ашкан?
Исеңдәме, тораташтай калып,
Без ишеттек яман хәлләрне:
Җирне үпкән афәт.
Шәһәр өсләп
Узган ахырзаман шәүләсе.
Комнан ишкән баулар тау булыр бер!
Туган йортың булыр хәрабә.
Син еларсың: “Әни кайда, әни?!”
Аһ-зар йөрер ике арада.
Һәр кайгыны уртаклашып булмый…
Күреп бары үзәк өзелә.
Күңел үзе тоташ бер хәрабә.
Әни, дисең, әни…
Эзлиләр…
Таш астыннан тавыш ишеткәннәр…
“Әни тавышы, дисең.
Таныдым!”
Олы югалтулар кагылды да
Без табылдык.
Син дә табылдың.
Фәрештәме, кошмы, бер сабыймы
Безнең хәрабәләр өстендә?
Күз яшендә Өмет канат җилпи, –
Үзе хәлсез, үзе кечкенә.
07.10.2023
АЛТАЙДА
Алтайда мин, карендәшләр белән;
Тауга мендек, үзәннәргә төштек.
Уч тутырып салкын чишмәләрдән
Ташлар моңы сеңгән сулар эчтек.
Зәп-зәңгәр күк. Тәңре елмаюы.
Түбәләрдә ап-ак томан куе, –
Сарылды ул иңгә җилән сыман…
Таралмасын сиздем еллар буе.
16.10.2023
***
Салмак кына кереп китте алар
Көзге каеннарның арасына.
Сүрән кояш, калышмаска теләп,
Эзләренә басып бара сыман….
21.10.2023
***
Көзге бакча… Кышка инде көйләнелгән –
Бер нәрсә дә калмаган күк үткән җәйдән.
Мин дә очып китәм хәзер дигән кебек
Өй каршында нарат мәгьрур канат җәйгән.
11.11.2023
КАЙТАСЫ БУРАННАР
Узуга ук күз ачкысыз буран,
Ай да чыкты – җәйдән аерылган.
Гаҗәпләнеп аңа карап торам,
Иңеннән
кар койган
каен сыман.
Кай якларга китте кар өере?
Кай кырларда йөри икән дулап?
Ыңгырашып кайтып керер кире,
Каршыларбыз аны ике куллап…
Юллар тузаныннан каралып ул,
Кайтып ятар безнең урамнарга…
Янган тимер исе килер бераз
Илгә кайтарылган бураннардан.
25.11.2023
АЮ ЭЗЕ ЧУАРЛАГАН КЫРДА
Төн дә кебек иде, өн дә кебек –
Мин югалдым карлар эчендә.
Үз-үземне кызгандым мин – җебек! –
Калмас җирдә тиздән эзем дә.
И дулады буран бик якында,
Ни әйтергә теләп гүләде?
Адашырга тиеш идем монда…
Адашмадым. Хәтта үлмәдем.
Ап-ак карлар төнлә кара сыман…
Шомлы тынлык – төпсез мәгарә!
Авызында язу карасыннан
Тернәкләнгән сәер шәүләләр.
Аю эзе чуарлаган кырда
Мин таландым явыз этләрдән.
Кулда – җәпле таяк. Егылырга
Димәк әле вакыт җитмәгән.
26.12.2023
НӘВАИ
Үзе шагыйрь, үзе вәзир булган,
Даны таралмаган кайларга….
Даһига да кыен булса кирәк
Тарихта үз урынын сайларга.
Энә белән кое казучы да
Мәҗбүр кайчак кылыч айкарга…
Шагыйрьләр чук бүген, Нәваи юк,
Әмирләр күп, тик юк Байкара.
16.01.2024
***
Кытыршы җил кагылды да яңакка,
Үтте инде… Хәзер менә таң ата.
Бар да үтә. Хәтта үлем дә үтә,
Һәм эзендә үлән шыта азакта.
23.01.2024
***
Этелсә дә, төртелсә дә,
Талант барыбер талант –
Күпме генә таланса да
Канат яра кабат.
24.01.2024
***
Дуслык ул нарат шикелле –
Яшьлектә куе үсә.
Еллар үткәч өч-дүрт ботак
Шыгырдый җилләр иссә.
13.02.2024
АВЫЛДАН РЕПОРТАЖ
Тагын табут кайткан.
Япь-яшь егет.
Бахмут тирәсендә атакада
Җиргә ауган.
Андый хәлләр була
Туган җирне ярсып саклаганда….
Авыл зиратында халык, халык!
Егет яшь бит!
Яшь һәм шулкадәр җәл.
“Ватан өчен!” – дип ярсыды түрә,
Шырык-шырык көлде янда әҗәл.
Дүрт-биш солдат күккә мылтык атты.
Һәм табутны гүргә качырдылар.
“Горурланам!” – диде ана.
Атасына
Тәре төшкән мидәл тапшырдылар.
22.01.2024
БАЙМАК
Рифат Даутовның кырыгына
Гыйнвар суыкларын басып киткән,
Күңел казаннарын кайнаткан,
Кичекмәстән бездән җавап көткән
Җан өшеткеч хәбәр Баймактан…
Җил чәчкәннәр белсен – алар бер көн
Зәһәр давылларга тап булыр.
Төркем түгел,
Ил эзләр үз иркен!
Һәм, әлбәттә, ул бер табылыр.
Туган җиргә ауган япь-яшь егет
Юккамы соң гомерен кыйратты?
Ул Ватанга өмет баглады бит!
Каршы алды авыл зираты.
Сынды кылыч, димме? Шул булды эш…
Ишетелми һичбер тавыш-тын.
Ләкин мин бит дастаннардан таныш
Каһарманлык белән кавыштым!
Атсыз калган чорда ат казанды,
Ил юлында ауды балагыз.
Тапталганда сыңар башкорт каны,
Сез башкортка мине санагыз!
01.03.2024
