Русия буйлап ел саен федераль Сабан туйлары үткәрү гадәте бар хәзер татарда. Әлбәттә, Татарстан хөкүмәтенең хуплавы һәм ярдәме булмаса, Себердә яисә Ерак Көнчыгышта мондый тантаналы бәйрәмнәр уздыруны күз алдына китерүе дә кыен. Бәйрәмдә Татарстан Президентының, Мәскәү түрәләренең катнашуы да, әлеге чараның кимәлен күтәрә.
Быел мондый Cабан туе Себердә – Томски каласында булды. Әле ун көннәр элек кенә монда кар катыш яңгыр яуган булган, бүген исә ми кайнарлык эссе, Сабантуй узган «Томь» стадионы өстендәге кояшны әллә кайдагы Камерун ягына тибеп җибәрәсе килә. Алмагачлар әле монда шау чәчәктә, сирень исе башны әйләндерә. Татар бистәсенә барып чыккач, вакыт машинасы безне утыз, илле, хәтта йөз елга артка илтеп ташлагандай булды. 19 гасырда, 20 йөз башында татар сәүдәгәрләре салган йортлар боегып утыра, тарихи Кызыл мәчетне төзекләндерәләр, Ак мәчет (1914 елда салынган) эшли…
Өлкәнең Татар мәдәнияте мәркәзенә җитәрәк ирексездән туктап каласың – гаҗәеп архитектура үрнәге булган йорт күзнең явын ала. Бу Томскиның атаклы сәүдәгәре Кәрим бай Хәмитовның утары. Аны кулга алу өчен татар җәмәгатьчелегенә шактый көрәшергә туры килгән. Туксанынчы еллар башында Томскида да татар хәрәкәте көчле була. Аның эшчәнлеге турында иркенләп язып булыр иде. Чөнки инде ул тарих, кабатланыр дип өметләнергә дә әллә ни урын юк – татар учаклары сүнә бара. Туксанынчы елларда татар йөрәген җилкендергән шәхесләрнең кайсысы дөньядан киткән, кайсысы мәйданнан читләштерелгән. Татар мәдәнияте үзәгенең директоры бүген Наталья Железникова, урынбасары Светлана Полыгалова.
Заманында татар мәдәни үзәкләреннән берсе булса да, Томскида бүген татарлар әллә ни күп түгел, өлкә буйлап 20 мең чамасы гына. Шунысын да искәртергә кирәк: татарлар монда икегә бүленә – «сеперләргә» һәм «касаннарга». «Сеперләр», ягни Себернең төп халкы булган Томь татарлары үзләре дә берничә төркемгә бүленә: әушлар, чатлар, калмаклар, Обь һәм Чулым татарлары. Боларның гәүдәләре җыйнак, буйлары кыска, үзләре кара, күзләре кысык… Чыннан да, Идел-Урал татарлары белән бу җирле халык арасында аерма шактый. Яшәештә дә, холык-фигыльдә дә, гореф-гадәтләрдә дә…
Обь татарларының бер риваяте күңелгә кереп калды. Имеш, борынгы заманда алар җир астындагы акташ диварлы өйләрдә (землянканың татарча сүзе дә юк бит аның, нишләмәк кирәк!) яшәгән, ханнары Күчем булган. Менә болар бервакыт урманда ак каен күргән. Моңарчы бу тарафларда күренмәгән каенга Себер урманнарында ни калган? Каен бит ул үрчемле – бераздан бүтән агачларны кысрыклап тоташ каенлык үсеп чыккан! Ниһаять, халык аңлап алган: тиздән монда ак патша киләчәк…Котлары очкан ирләр гаиләләрен, бар мал-мөлкәтен җирасты өйләренә җыеп, түшәмне тотып торган баганаларны кискән. Тереләй күмелеп үләргә теләмәгән кайберәүләр урманга качкан. Хәзерге Себер татарлары шулардан үрчегән, имеш.
Мин бу риваятьтән һич тә ниндидер гомумиләштерү дә ясарга җыенмыйм, берәр төрле мәгънә дә эзләмим. Гап-гади бер риваять. Легенда.Телевизорсыз кышкы озын кичләрдә халык ни сөйләмәс… Телевизор булмау харап иткән элекке халыкны. Әле беркөнне патриарх Кириллны тыңлап яттым. Сөйләп тә күрсәтте инде! Урыс халкы тирә-юньдәге халыкчыкларга һәм этносларга борын-борыннан мәрхәмәтле булган, дип ышандырды ул. Урыс мәдәниятен кабул иткән очракта аларга үзләренчә яшәргә мөмкинлек биргән, диде. Ә теге ахмакларны телевизор булмау харап иткән, каеннардан курыкканнар бит, һи-и…
Чын Себер татарларына караганда Идел-Урал төбәгеннән күчкән татарлар монда күбрәк тә сыман. Казан ханлыгы аугач ук без монда берән-сәрән шуышканбыз. XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында казаннарның саны кинәт арта. Агай-энегә Себердә көн итүе, сәүдә эшләре белән шөгыльләнү күпкә ансатрак булган, күрәсең. Мәскәүдән ераклашкан саен татар җиңелрәк сулыш алган. Ул заманнарда, диюем инде…
Сабан туе турында сөйли башлаган идем бит. Тәфсилләп сөйләү кирәк микән? Сабантуй инде ул Себердә дә Cабантуй! Түбән Кама районы бик нык әзерләнеп килгән иде. Сыйлары да әйбәт, артистлары да шәп. Татарча көрәш белән тәмамланды Томски Сабан туе. Казаннан килгән машина өчен Теләче егетләре көрәште һәм берсе батыр да калды, Алланың хикмәте.
Фәүзия Бәйрәмова белән басып тора идек. Аның, дога кылгандай, «Татарстаныбыз яшәсен…» дигән сүзләрен ишетеп калдым. Әйе шул, без аның кадерен генә белеп бетермибез бугай, чит җирләрдә йөреп (югыйсә Себер үзебезнеке дип җырлаганбыз элек) гыйбрәт алганнан соң, аның дәрәҗәсе күз алдында тагын да күтәрелә. Ул да булмаса, без кем көненә калыр идек?!
Сабан туе элек-электән карендәшләр белән аралашу урыны булган. Безнең арада Мәскәүдән килгән эшмәкәр Ильяс Мөслимов та бар иде. Мәгълүм татарыбыз. Заманында Мәскәүдә татар компонентлы мәктәп булдыруга көч салган, уналты ел «Татарские края» газетасына наширлек иткән, Дәүдәт Думасының элекке депутаты. Шул сөйләп торды: улы Мәскәүнең бик престижлы мәктәбендә министр малайлары белән бергә укый икән. Иртәдән кичкә кадәр башны өстәлгә бәрә-бәрә. «Ул Русия белән управлять итәчәк кешеләрнең берсе булырга тиеш», – диде Ильяс. Шуңа күрә малайның татарча өйрәнергә вакыты юк икән. Чыннан да, Рәсәй белән идарә иткәндә нигә кирәк татар теле? Мишәйт кенә итәчәк ул. «Аның кебекләр хәзер күп, татарча белмәгән татарларны читкә тибәрергә ярамый», – дип нәтиҗә чыгарды Мәскәү бае.
Кем тибәрә? Минемчә, бүген татарча белгән татарлар үзләре читкә тибәрелә. Азчылык буларак… Төрле төбәкләрдә узган Сабантуй-тамашаларда бу үзен аерата ачык сиздерә. Әйе, без азчылык һәм безнең Русия белән «управлять итәргә» бернинди шансыбыз да юк. Кем белә, шуның белән бәхетледер дә әле без.