Мәкалә

ИЛЧЕ

Ерак офыклар артында, саф биеклекләргә омтылган таулар арасында күңелне тын гына дәшкән, тиңсез рухи байлыклар вәгъдә иткән Мәгарәләр… Уйлап баксаң, кеше үз гомеренең аерым мизгелләрендә балачакка-яшьлеккә кайтара алучы тылсымлы дару вәгъдә иткән Мәгарәләрен уй-хыял-‘ ларында үзе генә белгән изге юл-сукмаклар буйлап эзләп китә түгелме?! һәм шушы хыялый эзләнүләрдән, якты алгы-сулардан аерым бер мәлдә шигърият тә туадыр, мөгаен.

XX йөзнең сиксәненче елларында әдәбиятка, шигърияткә килгән, үз буынының иң тынгысыз, сәләтле, уйчан шагыйрьләренең берсе (буынлашларын әйдәп баручы шагыйрь, язучы дип тә әйтәләр аны) Ркаил Зәйдулланың нәүбәттәге шигъри китабы бер сүз белән—серле рәвештә «Мәгарә» дип атала… Китапны укыганда аңлыйсың: юкка түгел икән бу. Чөнки, ошбу серле Мәгарә темасы шигъри мәҗмуганың биш бүлеген дә мәгънәви, фәлсәфи, метафорик тоташтырып тора. Дүрт бүлекнең дә тәүге өлешендә без Мәгарәгә юл тоткан шигъри «мин»нең үзенчәлекле шигъри маҗараларын укып үтәбез. Бишенче бүлектә ул, ниһаять, Мәгарәсенә килеп җитә һәм аннан үзенең бәхетле, кадерле балачагына кире кайтаручы тылсымлы даруны алып чыга… Игътибар итсәң: кайсыдыр яктан бу шигъри каһарманның символик маҗаралары Пауло Коэлъоның мәшһүр «Алхимик» романын хәтерләтеп куя…

Шундый сорау туа: ни өчен танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла төрле еллардаиҗат ителгән шигырьләрен гомеренең чиста чишмәбашын сагынган ностальгия астында берләштерергә булды икән? Шагыйрь байтак гомер кичереп, тормыш юлы узып, төрле эш-гамәлләр кылып Мәгарәгә барып җитә—«Үз җаныма төбәлдем бу кичтә, Җаным гүя алтын мәгарә…»—һәм күңелендә янә үткәннәргә әйләнеп кайта… Бәлки, шагыйрь безгә монда гомеренең зур бер арасы, циклы тәмамлануын белдерергә телидер?! Бәлки, ул узылган еллар биеклегеннән үткәннәргә бер караш ташларга омтыладыр, үзе өчен мөһим булган Шигъри Нәтиҗә дә ясарга алгысыйдыр?!

Уйласаң, Мәгарәдә вәгъдә ителгән тылсымлы даруны эзләп табарга ашкыну—гомеренең иң гүзәл чакларын янә кичерергә, янә кабатларга алгысыну—ул кешенең иң кадерле хатирәләре белән, гомеренең иң чиста чаклары белән бергә калырга теләведер. Чөнки, күнел биеклегеннән карасаң, балачак ул—Сафлык Иле, берсеннән-берсе матуррак Хыяллар Галәме, кыскасы, тормышның иң керсез-гөнаһсыз, иң матур чагы… Менә ни өчен кеше олыгайган саен, тормыш кырыслыклары һәм катлаулылыклары белән күбрәк очрашкан саен күңелендә аңа ешрак бага.

Яшәеш лабиринтларында үз Мәгарәсен эзләп киткән Ркаил Зәйдулланың шигъри «мин»е дә еллар артында күмелеп калган балачагына, аның иң истәлекле көннәренә еш әйләнеп кайта.

«Мәгарә» китабының беренче бүлеге, гомумән, нәкъ менә шул балачак, яшүсмерчак дөньясы белән, гомернең чишмәбашын олы Сагыну белән бәйләнгән дә инде. («Өмет», «Хәлвә», «Әби», «Типте тупны шаян малай…», «Авыл малае», «Рәхмәт» һ.б. шигырьләр)… Бу шигырьләрдән олыларның мәшәкатьле тормышында сирәк очраган ниндидер үтә бер табигыйлек, сафлык, җылылык бөркелеп тора төсле!.. Аларда балачак гомернең иң мөкатдәс чагы булып күз алдына баса! Бу якты дөньяда әти-әни дә бар, әби-бабай да исән-сау, офыклардан офыкларга кадәр җиһан түгәрәк, ул шатлык-бәхет өчен генә яратылган булып тоела…

«Төнге рәсем» шигырендә шагыйрь еракта—еллар артында калган кадерле балачагын искә төшереп сагына:

Хуш исле печән өстендә Малай йокыга талган. Янәшәсеннән баралар Абыйсы да әтисе... Ә дөнья... Дөнья шундый— Дөньяда чәчәк исе. Мәңге онытылмас бу төн. Сәхра, йолдызлар, ирек. Нарасый бара арбада, Әнисен төштә күреп.

Гаҗәеп гүзәл дә һәм гади дә сурәт ул: чәчәк исен сулап атлап баручы әтисе белән абыйсы, һәм әнисен төшендә күреп арбада татлы йокыга талган саф күңелле малай!.. «Тукта, мизгел!» диясе килә эчкерсез рәвештә. Балачакның асылын әнә шундый гади дә, серле-якты да минутлар тәшкил итә бит!..

Әмма, дөньяга килгән кеше, гомер буе сафлык илендә, ак хыяллар дөньясында кала алмыйдыр ахры?!. Вакыт алга тәгәрәгән саен, фанилык аның күңелендә үзенең тамырларын җибәрергә ашыга. Еллар узгач, кеше телиме-теләмиме, олыларның үзенчәлекле дөньясына атларга мәҗбүр.

Атлар булып томырылды күккә Балачакның ап-ак хыяллары,—ди шагыйрь дә уйчан төстә «Булмый елап» шигырендә.

Сорау гына кала: кайчан башланды икән сон шагыйрьнең гүзәл балачак—ак хыяллар дөньясы белән саубуллашуы, фанилык белән күпмедер килешүе? Уйласаң, аңласаң—тормыш кырыслыгы белән беренче очрашулардан, җанны авырттыргыч тәүге югалтулардан түгелме икән?! Шагыйрь үз иҗатында балачагының һәм яшьлегенең сагышлы көннәренә дә вакыт-вакыт әйләнеп кайта… («Карт этне алып чыгалар… « һ. б. шигырьләр)

Әйе, яшәгән саен кеше тормышында табулар белән бергә югалтулар да үз урынын ала. Китапның икенче бүлегендә, мәсәлән, исән-сау каләмдәшләренә багышлаулар белән бергә инде бакыйлыкка күчкән, татар тормышында якты эз калдырып киткән күренекле каләмдәшләре истәлегенә (Фаил Шәфигуллинга, Мөхәммәт Мәһдиевкә һ. б…) багышланган шигырьләр дә бар. Шушы шигырьләрдә чор-заманның үз табышлары һәм югалтулары да чагылып үтә. Сүз дә юк: XX гасыр ахырында кыргый капитализм чоры килү, җәмгыятьтәге кайсы куанычлы, кайсы начар үзгәрешләр, рухи тамырлардан да күпмедер ераклашу нечкә күңелле шагыйрьләр яшәешенә дә үз тәэсирен ясамый калмады. Бәлки, кыйблалары итеп рухи тормышны алганнарга үзара теләктәшлек, иптәшлек тә җитеп бетмәгәндер?!. Замана зилзиләләре бөтереп алып киткән, югалган талантлы чордашына кагылышлы рәвештә, мәсәлән, шагыйрь түбәндәгечә әйтә:

Синең белән беркем хушлашмады, син үзең дә кирәк тапмадың. Чабып үтте бары баш очыннан ярсу ахырзаман атлары.Монда әле беркем уянмаган, офыкларның күзе эренле. Күк йөзеннән кургаш шәүлә узды. Беркем искәрмәде. ... эреде.	(«Эдуард Мостафин рухына»)

Әйе, фаҗигаләр кичергәннән соң әле генә төзек булган дөньяң җимерелеп киткәндәй тоелып китә, яшәешнең гүзәл гаме югалгандай хис ителә… Әмма, ни генә булмасын, кеше бәхетле чакны, дөньяның гармонияле, төзек булган чагын—Сафлык Илен югалтырга теләми! Шуңа күрә дә бит инде ул Мәгарәгә юнәлеп, тормышның изге яңарышы белән бәйле тылсымлы даруны эзләп табарга ашкына!..

Чыннан да, шагыйрьгә, бәлки, ачыргалану кирәкмидер дә?!… Шагыйрь Ркаил Зәйдулла да аерым мизгелдә олылар дөньясында балачак—саф хыяллар иленең—бер Илчесе булып күз алдына килеп баса түгелме?! Әйе, нәкъ менә Илче! (Аның милли тарих катламнарын күтәргән «Ил» китабын да искә төшерик). Дусты, фикердәше Ләбиб Леронга багышланган шигырендә ихлас рәвештә менә нәрсә ди бит ул:

Без сабыйлар иленнән бит, дустым! Иртэ киткән ишләр өчен дә Йончу атлар төсле ауныйк әле Җиләк үскән карлар өстендә.Бусагадан үтә алмый бүтәнҮчле кол да, явыз түрә дә... Алда томан, юанабыз һәр төнУзганнарга кылып күрәзә. 	(«Без сабыйлар иленнән бит, дустым!»)

Әйе, яшәешнең беренчел пакьлеген саклаган, тормышның чын асылы булган, балачак белән бәйле сафлык иленә үчле һәм явыз җанлы кешеләр үтеп керә алмас иде… (Мәгълүм: явызлык җәзасыз калмый.) Күрәсең, ошбу сафлык иле кеше йөрәгенең, кеше җанының иң мәгънәле, иң гамьле төшендәдер…

Шуңа да түгелме икән, нинди генә дәвердә яшәсә дә, җәмгыятьтә нинди генә ялганнарга дучар булса да кеше Хакыйкатьнең барлыгын тоя һәм аңа алгысуын дәвам итә. Гомумән, олы Хакыйкатьне эзләү кеше яшәешенең иң якты алгысуларын тәшкил итмиме?!…

Кеше үзенең тынгысыз йөрәге, саф күңеле белән чиксез тормыш куйган сорауларга үзенчә җавап эзләргә омтыла… Аның дөньяга килүенең дә олы бер мәгънәсе шушындадыр, бәлки?! Әмма, бу юл җиңел түгел.

Мәңгелек яр яулык болгый ярда, Китә микән, кайта микән бәндә? Без белербез моны барлык өмет Шигырь юлы кебек өзелгәндә.	(«Чапты атлар...» Зиннур Хөсниярга)

Кайчак шулай да тоелырга мөмкин: нәкъ менә үз буынлашларына багышланган шигырьләрдә шагыйрь үзе өчен мөһим булган борчу-уйланулары белән уртаклашырга ашыга.

Газинур Моратка багышланган шигырендә шагыйрь үзе тормыш итеп яткан чынбарлыкны борынгы бабалары яшәгән бөек Дала чынбарлыгы рәвешендә күз алдына китереп бастыра… Һәм, гомумән, Татар тарихының үткәненә, аның шанлы чагына, драматик чорларына игътибар итү Р. Зәйдуллага хас. Әйтерсең лә, ул үзенең яшәешен, омтылыш-кичерешләрен, кылган эш-гамәлләрен ерак бабаларының милли гамьгә төренгән, табигать белән гармониягә ия булган, күпмедер кырыс, күпмедер моңлы яшәеш чынбарлыгы белән үлчәргә тели.

Бер офыктан бер офыкка таба Чабып йөрим. Авам. Биртеләм. . . Кысылам да янә киңәям мин Үзем генә белгән серемнән.	(«Зыңлап тора һава бу далада...»)

Лирик каһарман—«ялгыз җайдак» тормыш даласында нишли соң? Ул яшәеш кануннарына үзенчә буйсынып, карашы белән ымсындырган офыкларга төбәлеп, җәясен тарта… Ә садакта уклар кими бара… Соңыннан ул аткан укларны (бу очракта: ихлас эшләнгән эш-гамәлләр нәтиҗәсен?!) эзләп киң Далада йөри. Ә аның урынына ни таба?

Сибелделәр черек көннәр кебек. Әрәм, дидем. Алар асылда Офыкларга кереп югалганнар Газәлләрнең кабыргасында.	(«Зыңлап тора һава бу далада...»)

Символик юллар… Шигырь дәвамында шагыйрьнең ни әйтергә теләгәне аңлашыла: якты офыкларга барганда безгә сынган җәя, бушаган садак белән «ат сагынган ялгыз җайдак» булып калмыйсы иде!.. Милләттәшләрен, замандашларын ул тормышның борынгыдан килгән табигый, изге чакыруына әзер булып калырга чакыра:

Ә далада тагын ук сызгыра. Исән әле, исән чуралык.Күздән җуела, Дастан атларының Калын ялларына чорналып.	(«Зыңлап тора һава бу далада...»)

Шигъри фикерләүләрнең кайсыдыр мизгелендә шагыйрь уйланып сорап та куя:

Бу дөньяны ни коткарыр икән? Матурлыктыр, бәлки? Мәхәббәт, наз? 		(«Чапты атлар...»)

Чыннан да, бу дөньяны ни коткарыр? Бәлки, инсан үзедер? Чөнки, кеше үзе үзгәрми торып дөнья яхшыра алмый бит!

Шагыйрь, үзенең бер мәкаләсендә җәмгыятьнең бүгенге халәте турында уйланып түбәндәгечә язган иде:

«Без хәтта Намус дигән сүзне кулланырга кыенсына башладык. Әдәп-инсаф, низам, итагать кебек төшенчәләр тормышта ирешәсе уңышларга киртә сыман күзаллана хәзер. (…) Котылу юлы кайда? Тамырлардамы?» («Казан утлары», 2006, №10)

Тамырлар… Чыннан да, бүгенге катлаулы дәвердә мәңгелек рухи йола (традиция) белән бәйле тамырлар безне коткарып калырга тиештер. Ә бу тамырлар үзләре ничек, нидә табыла? Бәлки алар—Табигать-Ана белән изге бәйләнештә; Исламның мәңгелек кыйммәтләренә тугры калуда, аларны санлауда, хөрмәт итүдә; Туган якка, Милләткә булган изге хисләрдә! Мәхәббәт дигән илаһи халәттә…

Яшәешнең саф асылы, бәхетле мизгелләр белән бәйле туган җир, сөю-мәхәббәт темалары… Алар «Мәгарә»нең өченче бүлеген тәшкил итә. Чыннан да, нәкъ менә туган якка булган мәхәббәт, хатын-кызга булган саф сөю—сәламәт, гүзәл тормышның нигезендә ята. Шуңадыр да бу изге темалар кайвакыт шагыйрь иҗатында гүзәл мантыйкка буйсынып сихри рәвештә бергә кавышалар да:

Туган якның төннәре дә якты! Бу—син яккан учак балкышы. Еллар аша шул төннәргә төшә, Мине эзлидер күк ялгышып.		(«Еллар аша»)

Күренгәнчә, шагыйрь монда да якты офыклар, сафлык иле эзләп үткәннәргә таба юнәлә… Туган якның еллар аша күңелләрне назлаган яктысы исә милли нурлар белән өртелгән… Китапның дүртенче бүлеге, асылда, нәкъ менә кешенең җан-бәгыре өчен мөһим булган тагын бер изге темага—милли тамырларны барлау темасына—багышланган. Монда да шагыйрь үзенең эзләнүчән, тынгысыз җанына тугры кала: төрле-төрле җилләр искән яшәеш киңлекләрендә газиз халкына лаеклы урын барларга ашкына.

Без адаштык бугай карурманда, Урманның да насыйп безгә карасы. Кайсы кошның авазына иярик соң, Татар иле?!— Идел-Урал арасы.		(«Карурман»)

Кеше һәм халык үзе дә, гомер буе җиһанда үзенә лаеклы, мәгънәле, бәхетле урын эзләп табарга омтыла. Әйе, инсан өчен дә, халыкннң үзе өчен дә иң мөһиме—рухи кыйбланы югалтмаудыр, аңа хыянәт итмәүдер?! Ә бу җиңелме соң? Бигрәк тә рухсызлык көйчәйгәндә, тормыш далаларында ялган маяклар күзгә еш чалынганда… Ләкин, шунысы хак: Чынлык, барыбер, өскә чыга: Ялган, шиксез, җиңелә! Шуңамы, Хакыйкатькә омтылу Зәйдулла шигырьләрендә ялганны, рухсызлыкны, дәһрилекне кисеп югарыга омтылган гүзәл сөңге булып гәүдәләнеш ала.

Ә без? Ә без? Без—имансыз түгел, Ул—күз яшьтә, аккан каннарда... Алар җирдә ятмый!—Сөңге булып Кабат калкып чыга манара.		(«Бисмилла»)

—дип язган иде шагыйрь җәмгыятьтәге торгынлык елларыннан соң зур үзгәрешләр башланып киткән чорда татар өчен, аның киләчәк яшәеше өчен гаҗәеп мөһим булган Ислам кыйммәтләрен искәртеп. Бу—ерак бабаларыбыз сайлаган изге кыйбланың дөреслеген тану, аның бәхетле, якты тормышка китерәчәк чын мәгънәсендә хакыйкый маяк икәнен икърарлау иде.

Гомеренең саф чишмә башыннан чыгып киткән һәр кеше дә аңа гына билгеләнгән гомер юлын узып, бакыйлык диңгезенә үзенчә якынлаша… «Мәгарә» китабының соңгы—бишенче бүлегендә—фәлсәфи фикерләр тыгызлыгы арта, Яшәү һәм Үлем белән бәйләнешле уйланулар тагын да куера төшә. Шигырьләрнең исемнәре дә «бакыйлыкка күчү» турында искә төшереп тора: «Зиярәт», «Зират каравылчысы турында», «Соңгы юл» һ.б…

Далада ут уйчан-уйчан... Авып кала, төбен уйсаң— Без шул кылган түгелме? Бәгырьләргә басып үтә, Әллә үкенүне көтә, Кисә көннәр гомерне.	(«Югыйсә». Наис Гамбәргә)

—ди шагыйрь тормышның изге, бакый әйләнешенә кагылышлы рәвештә.

Шагыйрьнең бишенче бүлеккә кергән, соңгы еллардагы фәлсәфи уйлануларын аеруча киң чагылдырган кыска шигырьләр бәйләме «Өзелгән дисбе» дип атала. Өзелгән һәм янә җыелган дисбе… Игътибар итсәң, шагыйрь бу китабында шигырьләреннән, шигъри уйлануларыннан шактый мәгънәле һәм гамьле дисбе җыя алган. Ошбу шигъри дисбене тарткан чакта аның тылсымлы Мәгарәсенә— яшәешнең саф асылына—үз юлын эзләгән шагыйрьгә еш очрыйбыз без.

Кеше, әгәр Алла теләсә, төрле үзгәрешләр кичереп, төрле сукмак-юллар аша узып, иртәме-соңмы эзләгәнМәгарәсен табар, ягъни, үзенең Мәңгелек Сафлык иленә әйләнеп кайтыр—Хакыйкатькә ирешер… Бу вакыт, бәлки, аның күңеле керсез Балачак Иленә янә кагылыр—аның белән тоташыр, изге бәйләнешкә керер?!.

Ябышып калам—ызан сизелми: үкенеч белән өмет арасы— Офыкка кадәр пакуслар буйлап сабый йөгерә... 	сабый...		нарасый...		(«Өмет»)

…Өзелгән дисбене (өзелгән мәгънәләрне…) өр-яңадан ялгарга ашкыну (күңелдә, җанда…) дигәннән исә… Безнең өчен, чыннан да, пакъ күңелле, сәламәт рухлы әби-бабаларыбыздан калган, төймәләре бердәм булган мөселман дисбесе кадерле. Анда олы мәгънә, көндәлек рухи яңарыш, рухи-илаһи бердәмлек, иман бар. Анда Җәнабе Хакны бакый олылау бар. Анда Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген, кодрәтен, пакълеген, җиңелмәслеген, гаделлеген, шәфкатен аңлау бар. Анда Галәмнәрнең Раббысыннан, кешеләрнең хак Хуҗасыннан килгән Китапка— Коръәнгә ахыргача изге ышану бар.

Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу—иң туры юл.(«Коръән тәфсире», Гимран сүрәсе, 200 аять, 51)

Илшат ВӘЛИУЛЛА
Казан утлары" № 2, 2008.

Яшьтәш турында

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

КЫСАГА СЫЙМАС КАНАТ

Ләис Зөлкарнәй

Синнән өркә көзгедәге чагылышың — 
Канатларың кысаларга сыймый калган.
	Ләис Зөлкарнай

Шагыйрьлекнең төп хикмәте нидә? Беренче шигырьләрендә үк игълан иткән мәсләгенә гомер дәвамында тугры калудыр ул, мөгаен. Тугрылык бер үк сүзне өзлексез кабатлап тору түгел. Еллар белән бергә шагыйрь дә үзгәрә, олпатлана, әверелешләр кичерә. Хәтта Ләис Зөлкарнәй кебек шактый еллар дәвамында матбугатта тавышы-тыны да ишетелмәскә мөмкин. Поэзия тарихында гайре табигый хәл түгел. Унтугыз яшендә шигырь язудан туктап, Гарәбстанга сәүдә эшенә киткән Артюр Рембоны искә төшерик. Хакыйкать шул — шагыйрьләр элекке була алмый! Кайчагында тынлык та шагыйрь иҗатында серле бер музыка булып яңгырарга мөмкин.
1979 елның июле. Без — университетка имтиханнар бирергә әзерләнеп йөргән ике үсмер — Кызыл Позиция урамында, ул вакыттагы каләм әһелләре өчен атаклы чал өянке төбендә танышкан идек. Атаклы — чөнки аны Роберт Әхмәтҗан «О, яшел генератор!» — дип эндәшеп шигырьгә әверелдергән булган. Кайчандыр иң өске ботагына Равил Фәйзуллинның чөелгән кәпәче дә эләгеп калган дип сөйлиләр иде. Без Казанга килгәндә өянкедә кәпәч юк иде иңде, әллә җил алып киткән, әллә берәр студент үзләштергән… Безнең өчен әле дә тарихи урыннар — студентларның бу шәһәрчегендә күпме яшь шагыйрь яшәп киткән, бөеклеккә имтихан тоткан…
Ләис Зөлкарнәйнең исеме миңа таныш иде — нәкъ бер ел элек «Яшь ленинчы» гәзитендә аның шигырьләр бәйләме дөнья күрде. Фотосурәте белән. Мәктәп укучыларын болай сирәк нәшер итәләр, моның өчен Зөлфәтнең дикъкатен җәлеп итү кирәк иде. Чыннан да, Ләис шигырьләре ихласлык белән дә, сурәтле фикерләве белән дә башкалардан аерылып тора. Болынны сәнәк очына эләктереп офык читенә аткан малай әле дә күз алдымда. Менә шул ук малай бәйгегә чыга:

Учлап-учлап туфрак ата 
Тояклар кыеп кына. 
Тезгеннәр зыңлап тартылган, 
Киләбез тыеп кына.

Шәһәрдә ничә еллар гомер кичерсәк тә, без барыбер авыл малайлары булып калабыз, анда алган тәэсирләр, тойгылар беркайчан да югалмый. Күзнең төсе уңса да, без дөньяга, табигатькә авыл малае булып карыйбыз, аныңча гаҗәпләнәбез: «болын кебек сусыл болытларда сутлы сүсән үсә, нәзек тары…» Шагыйрь шәһәр өстендәге болытны шулай күрә, аның да үзен тануына, күңелен сихәтләп китүенә өметләнә:

Бу тарылар мине таный бугай. 
Бу сүсәннәр коча мине төреп. 
Болыт түгел лә бу, болын бит бу — 
Ык буеннан килгән күтәрелеп.

Әлбәттә, шагыйрьнең баш өстендә күкләр дә бүтәнчә күкри, яшеннәр дә башкача яшьни: әйтерсең лә, «авылдашлар күктә печән чаба, ялт-йолт килә үткер чалгылары»…
Беренче китабын Ләис «Җилкәнле утрау» дип атарга теләгән иде. Нәшриятта бу исемне артык катлаулы, дәгъвалы дип исәпләделәрме, алмаштырдылар. Япь-яшь егетнең китабы, — өстәвенә, андагы шигырьләрнең күбесе мәктәптә укыганда язылган, — ничек аталырга тиеш? Әлбәттә, «Балачак күге!» (Минем дә беренче җыентыгым «Давыл күләгәсе» урынына «Кояшлы күзләр» дип нәшер ителгән иде). Ләис «Кар өстендә алмалар» китабының беренче бүлеген барыбер «Җилкәнле утрау» дип атады. Әйе, аның утравы гади атау гына түгел, ул комга терәлгән караб булып күзаллана. Монда инде ничек Дәрдемәңдңең атаклы шигырен искә төшермисең?! Яшь шагыйрь шулай ассоциатив рәвештә укучының уен Ватан язмышына китереп тоташтыра. Ул аның аянычлы язмышы өчен әрни:

Борынгыдан, Болгардан ук килгән караб 
Комга утырып калган мәллә утрау булып? 
Өянкеләр давыл даулый, 
Китсен өчен 
Сәях атау
	тоткынлыктан кубарылып.

Дәрдемәнднең карабын упкыннар сагаласа, Ләиснеке бөтенләй тоткынлыкта икән ич! Аныкы гына түгел, безнеке… Торгынлык елларында үз язмышларыбызны нәкъ шулай кабул иттек тә. Безне нәрсә коткара ала иде соң? Комга терәлгән көймәбезне ни генә кузгата ала иде? Шигырь, әлбәттә! Яшь шагыйрь, ышанып, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә:

Синдә икән дәверләрне кичәр көчем. 
Тормыш заман комнарына терәлгәндә, 
Давыл даула Кубарылып китәр өчен.

Ул елларда без барыбыз да давыл теләдек.
Давыл купса, гасырлар дәвамында халкыбыз хыялланган ирек килер сыман иде. Ул сүз Ләиснең «Кояш оясы» әсәрен укыганда бертуктаусыз колакта сулкылдап тора. Батыршаның өзелгән теле кычкыра аны: «Киерелеп сукты тавыш — зинадан да иске зиндан бер таш аска китте иңеп — И-И-РЕК!» Әлеге әсәрендә шагыйрь Тел, Ил язмышыннан Җир язмышына (менә ни өчен «Кояш оясы!») күчә. Телеңне, илеңне югалтканда, барыбызга да уртак бу җир шарында бәхетле яшәп буламы? Шәҗәрә агачын корыганда, токымыңның гомерен санаучы Кәккүк тынып калганда, шагыйрь җанында нинди шигырьләр туа? Халкың комга терәлгән көймәдә, язмышына риза булып, җырлап-көлеп сабантуй (сабанның ни икәнен белмәгән килеш) үткәргәндә, шагыйрь җанында шигырьгә урын бармы? Әллә трюмга төшеп, юеш нүештә (почмакта) ул тын гына сулкылдарга тиешме?
Җанына дәваны шагыйрь үткәннәрдән таба. Үзәк Азия далаларына барып чыккач, аның күңелендә тагын өмет уяна:

Дәште Кыпчак, бәлки, таныр безне — 
Киләчәкне эзләп табу өчен 
Узганнарга китә арба эзе.
	«Дүңгәләк»

Ничек инде монда Акмулла арбасын искә төшермисең? Милләтнең шагыйре берәү генә, ул тик тарих дулкыннарында төрле исемнәр белән калкып кына чыга. Тик… «Өркәч-өркәч калкулыклар монда — коммы күмгән кәрван дөяләрен?»
Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Ләис Зөлкарнәй шигырь төзелешенең ислахчысы, шәкел җәһәтеннән төрле алымнарны кулланучы шагыйрь. Ул маңгайга бәреп әйтми, аның фикерләре катлаулы метафораларга (шигырь белгече метаметафоралар дип әйтер иде) өртелгән. Шуңа күрә аның әсәрләрен үз вакытында аңлап җиткермәүчеләр дә булды. Мансур Вәлиев, мәсәлән, аларга: «томанлы «мин» исеменнән сөйләүче, гомуми төстә генә сүз алып баручы шигырьләр», — дип бәя биргән иде. Янәсе, «Дүңгәләк» һәм «Төнге бизмән» шигырьләре (боларның беренчесе шигырьләр циклы, икенчесе «әйтеш» формасында язылган — Р.З.) мәгънәви бушлык белән бигрәк тә аерылып тора».
Эпик киңлек белән иҗат ителгән, шигырь калыбында бәргәләнгән ихлас хис-тойгыларны өзлексез бер стихиягә әйләндергән әсәрләрне «мәгънәви бушлык»ка тиңләр өчен чыннан да чын тәнкыйтьче булырга кирәк, мөгаен. Әлбәттә, Ләис Зөлкарнәйне укыр өчен күпмедер әзерлек зарур. Ул еш кына дөнья мифологиясеннән файдалана, татар фольклорына мөрәҗәгать итә.
Шагыйрьнең «Түбәсез остаханә» шәлкеме дә туксанынчы еллар татар поэзиясендә үзенә лаек урын тота. Хатын-кызга мәхәббәтнең төрле әверелешләрен мондый поэтик югарылыкта сурәтләгән әсәрләр бездә сирәк. Әлеге шәлкемне хасил иткән биш шигырьне Ләис «цикл» дип атаса да, миңа калса, бу әсәр поэма жанрына да дәгъва итә ала. Гомумән, шагыйрь әсәрләрен «поэма» дип атаудан саклана, аларны йә цикл, йә әйтеш, йә мозаика дип исемли. Соңгы елларда кайберәүләр «поэма» дип озын шигырьләрне дә атый башлады. Бу җәһәттән Ләиснең жанрларны билгеләү мәсьәләсендә сак булуы шулай ук аның шигърият алдындагы җаваплылыгы турында сөйли.
Ләис Зөлкарнәй прозада да үзен сынап карады. «Кыргын», «Сафа», «Ком сәгате», «Ая» һәм башка хикәяләре аның әлеге жанрда да үзенчәлекле автор икәнлеген раслап тора. Болар гадәти хикәяләр түгел, болар — шагыйрь прозасы.
Әлбәттә, илле яше тулган елда шагыйрьнең барлык әсәрләрен туплаган китап нәшер ителсә әдәбият сөючеләр өчен бер вакыйга булыр иде.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
“Казан утлары” № 4, 2012.

Әңгәмә

Ркаил Зәйдулла:
«БЕР АЛЛАДА ЫШАНЫЧ»
(Рәмис Аймәтнең Ркаил Зәйдулла белән 1991 елда үткәргән әңгәмәсе)
– Ркаил әфәнде, студентлар арасында сезнең хакта әле дә бик күп кызыклы, мәзәк хәлләр сөйлиләр. Сер булмаса, әйдәгез, шул елларга, хәтердә генә булса да, кабат әйләнеп кайтыйк әле. Сезне озак йокларга яраткан, диләр. Әллә сезнең өчен лекцияләргә йөрү мәҗбүри түгел идеме?
– Университетны тәмамлаганнан соң вакытның шулай тиз узуына хәйран калам. Әле яңа гына имтиханнар биреп йөри идек сыман, югыйсә. Инде укып чыкканга да сигез ел булып килә икән… Студентлар арасында әле һаман да минем исемнең онытылып бетмәве, бер караганда, күңелле хәл, әлбәттә. Ләкин нәрсә сөйлиләр бит… Гадәттә, андый сүзләрдә арттыру, күпертү дә күп була. Озак йоклауга килгәндә, мин бик соң ятам. Шуңа күрә уянуым да соңрак… Төшкә кадәр укыганда еш кына дәресләргә барып булмый иде.
Уянып китәсең дә сәгатькә карыйсың инде икенче лекция башланган. Ә инде өченче лекция өчен генә университетка кадәр барып торуның мәгънәсе дә калмый сыман. Ләкин, безнең группада иң күп дәрес калдыручы Ләис Зөлкарнәй иде. Мин икенче урынга калыр өчен бер-ике лекцияне артыграк тыңларга тырыша идем. Беренче урындагыга катырак эләгә бит. Бер рәхәтнең бер газабы дигәндәй, безне даими рәвештә әле кафедра мөдирләре Диләрә ханым Тумашева, Азат абый Әхмәдуллин, әле деканатка чакырып битәрләп, үгетләп торалар иде. Ничек кумаганнар? Дәресләрне калдырсак та, имтиханнарны вакытында тапшырып бардык, артта «койрык» беркайчан да булмады. Педагогикадан имтихан бирүем әле дә истә. Мин, әлбәттә, аннан бер генә лекциягә дә йөрмәгән, дәресләрне дә укымаган идем. «Физик тәрбия» дигән сорау эләкте. Мин инде җавапны Борынгы Грециядән, Пифагорның олимпия чемпионы булуын да онытмыйча, башлап киттем. Укытучының чыдамлыгы мин урта гасырларга килеп җиткәч төкәнде, көчкә туктатып «дүртле» куеп чыгарды. Билгеле, төгәл фәннәрдә болай үзеңнең «эрудикцияңне» күрсәтеп булмый, башка шартларда мин дә, бәлки, иртәрәк ятып, иртәрәк торган булыр идем.
– Ялгышмасам, сез дипломны укып чыгу белән үк ала алмагансыз. Күрәсең, бу студент шагыйрьләргә хас сыйфаттыр.
– Әйе, мин дипломны укып чыкканнан соң бер ел үткәч кенә якладым. Искә төшерер өчен күңелле вакыйга түгел, шулай да мин беркемне дә гаепләргә теләмим. Киресенчә, укытучылар миңа төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар. Мин ул вакытта бик четерекле хәлгә тарган идем. Шуннан соң, укуны тәмамлаганчы ук, май аенда булса кирәк, «Татарстан яшьләре»нә эшкә киттем. Күңелсезлекләр анда да бетмәде. Кемдер өстәл тартмасыннан алып комсомол билетын Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитетына җибәргән. Билет белән, әлбәттә, имзасыз хат та юллаганнар. Имеш, мин тулай торакта дискотека барганда салган баштан комсомол билетын атып бәргәнмен, комсомолның миңа бернигә дә кирәге юк, дип кычкырганмын. Бу бит әле сиксән дүртенче елда… Мәскәүдән махсус Үзәк Комитет инструкторы килеп, мине зур тавыш-гауга белән комсомолдан чыгардылар. Декабрь аенда мин Казаннан куылып сөргенгә – Аксубай районына мәктәпкә китеп бардым. Анда өлкән классларга башлангыч хәрби белем укыттым. Атнага сигез генә сәгать иде ул, укырга, язарга вакыт күп булды.
– Ә соңыннан сезне комсомолның Муса Җәлил исемеңдәге премиясе белән бүләкләделәр…
– Тормыш парадокслардан тора. Икенче елны диплом яклаганнан соң, мин «Яшь ленинчы» газетасына кайтып урнаштым. Билгеле, тамгалы кеше буларак, бик авырлык белән алдылар. Ә бераз вакыт үткәч, күрәм – ниндидер бәйрәм уңаеннан мине комсомол өлкә комитетының мактау грамотасы белән бүләклиләр. Бер кул нәрсә эшләгәнне икенче кул белми торган оешма иде ул…
Ә Муса Җәлил премиясенә мине Язучылар идарәсе тәкъдим итте. Баштарак мин баш та тарткан идем. Әмма каләмдәшләр бу бүләкнең, комсомолныкы булуыннан бигрәк, Җәлил исемендәге икәнлеген искә төшерделәр. Бүләкләгәнгә елдан артык вакыт үтсә дә, аның медален дә, дипломын да барып алган юк әле. Хәзер инде, мөгаен, алар югалгандыр да… Мин – Муса Җәлил премиясенең соңгы лауреаты булырмын, ахрысы.
– Университетта хөрмәт иткән укытучыларыгыз булдымы?
– Мин – укытучы малае. Шуңа күрәме, укытучыларга хөрмәт белән карыйм. Татар бүлегеңдә укытучыларга исә ихтирамым аерата зур. Без укыганда татар теленә, әдәбиятына нинди мөнәсәбәт булганлыгын үзең дә беләсеңдер. Шул шартларда алар студентларда телгә, әдәбиятка, тарихка, мәдәнияткә мәхәббәт уятырга тырыштылар. Бу бүлектән күпме шагыйрьләр, язучылар, тел, әдәбият галимнәре чыкты. Мәктәпләргә киткән йөзләрчә укытучыны искә төшерик. Әлбәттә, укыган вакытта барлык укытучылар белән дә алар ал да гөл булмагандыр. Табигый хәл… Мин хәзер дә күп кеше белән үзара аңлаша алмыйм һәм моңа төп гаепне үземнән эзлим.
– Эчкечелек шагыйрьләр тормышының аерылгысыз сыйфаты, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Язучылар һәм эчкечелек темасына күптән түгел бер инглиз галиме махсус хезмәт язып бастырган. Кембридж университетында укытканда аңарга бер студент сорау бирә: «Нигә без өйрәнә торган Америка язучыларының барысы да алкашлар?» Менә шуннан соң әлеге галимдә шушы хезмәтне язу теләге туа. Ул аны Фолкнер, Хемингуэй, Юдәнин О’ Нил һәм башкаларның тормышыш өйрәнеп яза. – Галим, әдәбият тирәсендә йөрүче әтрәк-әләмнәрнең «шагыйрь, язучы илһам өчен эчәргә тиеш», – дигән сафсатаны канун итеп, һәрдаим кабатлавына игътибар итә. Шуңа ышанып яшь язучылар да «заправка» алырга күнегеп китәләр. Эчкечелек – чир. Аннан котылу өчен, кайчагында, көчле ихтыяр көче дә ярдәм итми.
Алда саналган язучылардан Юдәнин О’Нил гына кискен рәвештә эчүен ташлый. Галим аның эчкән вакытта һәм эчүен ташлаганнан соң язган әсәрләрен тикшерә. Билгеле, чирдән котылганнан соң язучы күбрәк тә, сыйфатлырак та иҗат иткән.
Шагыйрьләр кыланырга яратучан. Җәмәгатьчелектә эчеп күренүе үз-үзен раслау, ниндидер шартлылыкка протест булуы да мөмкин. Ләкин бу зарарлы мода вакыт үтү белән югалыр. Заманалар икенче – үз-үзеңне раслар өчен изге юллар, иманлы юллар ачылды.
Мин үзем аракыга битараф түгел. Ләкин (бәлки, шуңа күрә дияргә кирәктер), эчкечелекнең әдәбиятка никадәр зыян китергәнен яхшы беләм. Шулай да, бу әле шагыйрьләр бөтенләй үк тәкъва булырга тиеш дигән сүз түгел.
– «Идел» журналы соңгы вакытта эротика белән артык мавыкмыймы?
– Журналның баштагы саннарын тикшергәндә үк бу сүз кузгатылган иде инде. Икенче санда без Киев рәссамы Рафаэль Баһаветдиновның бер рәсемен чыгарган идек. Анда чатыр эчендәге ялангач хатын сурәтләнгән, ә чатырдан ак бүре чыгып килә. Рәссам әсәрен борынгы татар фольклорына нигезләнеп иҗат иткән. Рәсемне ошатмыйча безгә шактый хатлар килде. Журналны тикшергәндә шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева да аңа бәйләнде. «Безнең татар хатын-кызлары чишенеп йокларга да ятмаганнар» – диде ул. Шул чакта арттагы рәтләрдә утыручы Батулла: «Ә кайдан чыккан соң алайса җиде миллион татар?» – дип әйтеп куйды. Яшьләр журналына ялган тәкъвәлекнең кирәге юктыр дип уйлыйм. Ләкин, сәнгать әсәре бер нәрсә, ә порнографиягә авышып барган эротика бөтенләй башка. Чаманы югалтырга ярамый. Былтыргы 5 нче санда чама шактый ук югалган иде. Редакциягә күпләп хатлар, кешеләр килә башлагач кына ялгышыбызны аңладык. Минем үземнең бу нәрсәләргә исем китми, әмма андый сурәтләрне бик авыр кабул итүчеләр бар. Халыкның, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре белән, һичшиксез, исәпләшергә кирәк. Без тырышып-тырышып кайтарырга теләгән Ислам дине, шәригать кануннары да бар бит әле.
– Матбугат битләрендә язучыларның үзара мөнәсәбәт ачыклаулары ешаеп китте. Бүгенге әдәбият дөньясы егерменче елларны хәтерләтә кебек…
– Әдәбият бәхәссез яши алмый. Тик бәхәс әдәбият турында, аерым әсәрләр хакында барырга тиеш. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу хакыйкать онытылды. Хәбәрдарлыкны кем ничек аңлый… Язучылар газеталарда кызып-кызып үзара мөнәсәбәтләрен ачыклый башладылар. Аянычы шул – бу якага яка килү безнең өлкән, мөхтәрәм язучылардан башланды. Әлеге хәл андый шәхси ыгы-зыгыларга катнашмаган язучыларны гына түгел, укучыларны да борчый. Алар үзләренең борчылуларын очрашуларда да, хатлар аша да белдерәләр. Язучының халык аңында үз урыны бар, мондый гаугалар ул дәрәҗәгә зур хилафлык китерә. Үзара мөнәсәбәтләрне язучылар бинасында, җыелышларда да ачыклап була ич, эчке киемне йөз меңнәрчә укучылар алдында Нурихан Фәттахка да, башкага да чыгарып селкү килешми. Дөрес, язучының тормышы иҗаты белән бик нык бәйләнгән. Тик шулай да, аларны бөтенләй үк тәнгәлләштерергә ярамыйдыр. Син менә хәзерге әдәби мохитны егерменче еллар белән чагыштырасың. Бишенче елларда да язучылар бер-берсе белән бик тәкәллефле булмаганнар. Ләкин аннан соң Октябрь фетнәсе килгән, егерменче еллардан соң – 1937 ел. Язучыларның җәмгыятьтәге үз-үзен тотышы лакмус кәгазе кебек ул. Алар матбугатта бер-берсенә шулай тупас мөрәҗәгать итә башлый икән, димәк, җәмгыятьтә дә әхлакның кимәне шактый ук төшкән дигән сүз.
Моңарчы – иҗат ителгән әсәрләрне без яңача, яңа күз белән бәяләргә тиешбез, әмма шәхесләргә кагылганда бик сак булырга кирәк. Заманнан беркем дә азат була алмый. Без барыбыз да система корбаннары. Милләтне туры юлга нәфрәт түгел, мәхәббәт, иман гына алып чыга ала.
– Матбугатта сезнең әледән-әле публицистик язмаларыгыз да күренеп тора. Күптән түгел «Шәһри Казан» газетасында сезнең белән «Язучылар колхозы» дигән әңгәмә басылып чыккан иде. Ул язучылар арасында төрле фикерләр уяткандыр…
– Әңгәмәне дөньяга чыгарганчы мин Язучылар союзы идарәсендә иҗат берләшмәсенең структура турындагы карашларымны каләмдәшләремә белдердем. Ләкин, идарә даирәсе алдында кыймадылармы, бу белдерү уңаеннан уртага салып сөйләшү булмады. Әңгәмә дөнья күргәннән соң ике тапкыр идарәне җыйдылар, анда идарә әгъзалары гына түгел, башка мөхтәрәм язучылар да чакырылган иде. Хәтта аның соңгысын пленум дисәң дә ярыйдыр.
Без күптән түгел генә әле СССР Язучылар берлеге әгъзалары идек. Аның үзенә күрә ниндидер өстенлекләре, льготалары бар иде. Бүген СССР юк, аның Язучылар берлеге дә юк. Һәр республиканың үз берләшмәсе, ә Мәскәүдә алар берничәү. Татарстан Югары советы мөстәкыйльлек турындагы Декларациясен белдергәннән соң ук без дә РСФСР Язучылар берлегеннән чыгуыбыз турыңда игълан иткән идек. Хәзер без мөстәкыйль бер аерым оешма. Ләкин киләчәктә ул бердәм, монополист булып калмаска да мөмкин. Әңгәмәдә мин шул күзәтүләрем һәм күрәзәлегем белән уртаклашкан идем.
Тиздән Мәскәүдә БДБ (СНГ) Язучыларының съезды булачак. Мине дә анда делегат итеп сайладылар. Күпмедер нәрсә шунда ачыкланыр.
Ни генә булмасын, бу кырыс базар шартларында язучы япа-ялгыз калырга тиеш түгел. Хәзер әдәбият фондының да хәле начар, Язучылар союзы таралганчы ук аның таралып куюы да бар. Ә бит бу фонд мохтаҗ язучыларга ярдәм итү өчен XIX гасырда ук оешкан була.
Хәзер киләчәкне беркем дә төгәл генә күз алдына китерә алмый. Ышаныч бер Аллаһы тәгаләдә генә.
– Әгәр сез бүген Татарстан президенты булсагыз, нишләр идегез?
– Юньле илдә сәясәтчеләр сәясәт белән, язучылар әдәбият белән шөгыльләнә. Ләкин бездә башкача. Тукай да бит «мин саф шагыйрь генә түгел, дипломат та, фәлән дә…» – дип язып калдырган. Юкса, Тукайдан нинди дипломат инде… Ә сәяси сизгерлеге искиткеч булган аның. Бу, гомумән, шагыйрьләргә хас сыйфат. Без барыбыз да сәясәт белән кызыксынабыз, ә сәяси белемебез бик түбән дәрәҗәдә. Шулай да Татарстанның һәр гражданы үзен президент урынына куеп карарга тиеш. Бу Шәймиевнең холык-фигылен, республикада барган хәл-әһвәлләрне дә аңларга ярдәм итәр иде. Америкада һәр бала президент булырга хыяллана, ди бит.
Мин президент булсам? Мөгаен, тәвәкәлрәк эш итәр идем. Шәймиевта Горбачевка охшашлык бар: ул үзе үзәктән барырга тырыша, ләкин җаны уң якка тарта. Мин кичекмәстән милицияне, КГБны, прокуратураны Татарстан юрисдикциясенә күчерер идем. Милли гвардияне төзи башлар идем. Кулда үз-үзеңне сакларлык инструмент булмаган килеш, мөстәкыйльлек турында сөйләнү чүбек чәйнәү белән бер. Безнең җитәкчеләр бары тик экономик мөстәкыйльлек турында гына сөйләнергә яраталар. Аларны да аңлап була – җөмһүрияттә шовинистик төркемнәр бик көчле. Алар татар икмәген ашарга тели, әмма без аларны, ашагыз дип, урыс телендә кыстарга тиеш.
Сәясәт белән икътисад бер-берсенә бик нык баглы. Көчсез кешенең соңгы кисәк икмәген дә тартып алып китәләр. Өстәвенә, әле үзен типкәләп тә калдыралар.
Безнең милләткә Җаһар Дудаев кебек көчле лидерлар кирәк. Билгеле, без Чечнедән геополитик яктан да, тарихи традицияләр ягыннан да бик нык аерылабыз. Татар алар кебек үк кыю, гаярь халык түгел; коллык хисе, үзебезне урыстан ким санау тойгысы безгә нык сеңгән. Шагыйрь әйтмешли: «Котылдык без күптән коллыктан, тик котыла алырбызмы бер чак шул коллыктан калган холыктан.» Бу – Зиннур Насыйбуллан. Кызганыч, без коллыктан да һаман котыла алмыйбыз әле, ә холкыннан котылу күпмегә сузылыр?
Безнең көчне тойсалар Грачевлар, Штаниннар парламентта шул кадәр кылына алмаслар иде. Алар кемнәр? Татарстанга кайчан килгәннәр? Нигә алар татар милләтенең язмышын хәл итә? Татар бу турыда уйланмый.
– Сез оптимистмы, пессимистмы?
– Мөгаен, икесе дә түгелдер. Оптимист ул киләчәктә коммунизм буласына ышана, ә пессимист бүгенге көнгә дә ышанмый.
– Сез кайсы йолдызлык астында туган? Йолдызнамә сезгә быел нәрсәләр вәгъдә итә?
– Мин Сукояр йолдызлыгы астында Юлбарыс елында туганмын. Йолдызнамә миңа быел бик күп акча туздырачагымны вәгъдә итә. Тик бу «бәхетне» 1992 елда һәркемгә дә вәгъдә итеп була. 1988 елда без Ләис Зөлкарнәй белән Польшада булган идек. Анда ул чакта нәкъ бездәге кебек икътисади кризис иде. Шунда Ләис бер поляктан: «Сездә миллионерлар күпме?» – дип сорап куйды. Монда аларның икедән берсе миллионер инде, – дип көлдем мин һәм кабарып торган кесәбезгә ымладым. – Үзе¬без дә миллионер була яздык ич». Инфляция болай дәвам итсә, без дә тиздән миллионерлар булачакбыз, акчаны да меңәрләп кенә туздырачакбыз.
– Чын сөюгә ышанасызмы?
– Чын сөю булмаса, аның турында гаҗәп поэмалар иҗат ителмәс иде. Тик ярата белү ул – сәләт. Алла аны бар кешегә дә тигез бүлмәгән.
– Хатын-кызларда нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?
– Мөлаемлек, ихласлылык.
– Хәтерегез әйбәтме?
– Күз хәтере әйбәт. Кайчандыр күргән кешене йөзеннән танып алам, ләкин исемен искә төшерә алмыйм.
– Сез еш елмаясызмы? Күп елмайган кешенең гомере озын була, имеш…
– Юк. Мин елмаюга караганда көлүне артыграк күрәм. Ничәдер минут көлү кешегә шактый калория бирә икән. Өстәвенә, кешелек үткәннәре белән көлә-көлә хушлаша диләр бит.
– Холкыгызның кайсы якларын ошатмыйсыз?
– Мин тиз кызып китәм, тиз суынам. Кайчагында башкаларның хәтереп сакламыйга, тормышта маңгайга бәреп дорфарак сүз әйтеп ташлый торган гадәтләрем бар. Соңыннан үкендерә, ләкин, әйткән сүз – аткан ук.
– Сез көнчелме?
– Андый вак хис миндә юк. Үз сәләтенә ышанган кеше көнчел була алмый. Мин бераз мактанчык. Ул исә көнчел булмаска ярдәм итә. Ә инде зур, асыл затлардан яратып көнләшү, күпмедер аларның матур сыйфатларын үзләштерергә тырышу көнчелеккә кермидер дип уйлыйм.
– «Мәгърифәт» үз кыйбласын таптымы? Аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– Безнең кыйблабыз бер. Татар матбугаты милләтнең үзаңын бергәләп күтәрергә тиеш. «Мәгърифәт»нең дә шушы олы, изге хезмәттә үз өлеше бар. Казанда йөз меңләп студент укый. Аларның байтагы татар яшьләре. Газета – шуларның күңелендәге милли очкынын дөрләтеп җибәрүче бер олуг көч. Студентлар сәяси-мәдәни тормышта бик акрын, сүлпән катнашалар бит. «Мәгърифәт» студентларның яраткан, популяр газетасы булып әвереләсенә иманым камил.
Шагыйрь белән Рәмис АЙМӘТ сөйләште
«Мәгьрифәт», 1991 ел, март, №4.

Хуплау

 

(Казан, 25 июль,  «Татар-информ»,  Рифат Каюмов). ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халык шагыйре, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атап булуын әйтте.

«Рөстәм Нургалиевичың мөрәҗәгате татар дөньсы өчен зур вакыйга. Андагы сүзләрнең Президентыбыз исеменнән әйтелүе бик мөһим! Дөресен генә әйткәндә, бу мәкаләне татар халкының стратегиясе дип атарга була. Аңлаган кешегә монда барысы да ачыктан-ачык әйтелгән», — дип хәбәр итте Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Шагыйрь фикеренчә, стратегия турында хезмәт әллә ни озын булырга тиеш түгел, ул шулай кыска, төгәл булырга тиеш.

«Озак уйланулардан соң, фикерләшүләрдән соң туган язма дип уйлыйм. Чөнки монда үткәннәрне барлау да, бүгенгене күзаллау да, киләчәкне уйлау да бар. Бүгенге глобальләшү, чикләр җуелган заманында, милли тәңгәллекне саклап калу, чыннан да, кыен. Рөстәм Миңнеханов милләтне саклап калу юлларын билгели. Мәдәниятне, телне саклауга басым ясала», — дип әйтте Ркаил Зәйдулла.

«Бездә милли үзаң булырга тиеш. Хәтта телен җуйган кеше дә үзен татар дип саный икән, димәк, өмет бар дигән сүз. Ул Зиннур Мансуровның „Тукай кодексы“ китабын да искә алган. Мәгарифсез без мәдәниятле дә, телле дә була алмыйбыз, хәтта үз тарихыбызга да ия була алмыйбыз. Монда уйланырга, алга таба хәрәкәт итәргә бик күп фикерләр биргән Президент. Хөкүмәт телне, мәдәниятне саклау эшенә ярдәм итәргә әзер ди ул. Бу бик мөһим. Бу бик вакытлы чыккан мәкалә», — дип фикерен җиткерде халык шагыйре.

Ркаил Зәйдулла Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-07-2020/rkail-z-ydulla-prezidentybyzny-m-kal-sen-tatar-halkyny-strategiyase-dip-atarga-bula-5759175

Равил Сабыр

“КАРУН”

Саран ул Ркаил! Сез аның нинди карун* икәнен белмисез әле…
Баштан башлыйм инде…
Безнең танышу очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Хәер, татарча хикәяләр язу белән мавыккан егет иртәме-соңмы барыбер “Идел”гә, яшьләр журналына, бер килер иде. Ә ул чакта, 90нчы еллар башында, проза бүлегенең мөхәррире Ркаил Зәйдулла иде. Дөресен генә әйткәндә, беренче мәртәбә редакциягә аяк басканда мин бу турыда белми идем бугай әле. Чөнки мин Гадел Хәировны эзләп килгән идем. Ул “Идел” журналы эчендә “Ирекле биләмә” дигән кушымта чыгара иде, “башбаштак мөхәррир” дип атап йөртәләр иде үзен. Мин “хикәямне бастырса шул гына бастырыр инде” дип курка-курка гына килгән идем. Ләкин ул көнне Гадел нишләптер эш урынында юк иде, ә Ркаил — ни гаҗәп! — киресенчә, бүлмәсендә утыра иде. “Хикәя? Ә-ә-ә! Бар әнә Ркаил янына кер,” — диделәр. Мин кереп киттем.
…Хәзер Ркаилнең портреты булырга тиеш бит инде бу урында. Гадәттә аның турында яза башласалар, бу кешене гомереңдә беренче күрсәң, шагыйрьдер дип һич тә уйламыйсың, хәтта кемнеңдер куркып калуы да бар, диләр. Алыпларныкы кебек калын гәүдә, киң кызыл йөз, астан сөзеп караучы күзләр — өркерсең дә! Аннары инде аның чынлыкта бик нечкә күңелле, шигъри җанлы, олы йөрәкле булуы турында язалар. Саран икәнен язмыйлар! Беренче очрашканда аның бу ягын мин дә белми идем бит әле. Юкса, Ркаилнең эш бүлмәсе аның бу яшерен “сыйфатына” ишарә ясап торган булган — аскетизм стилендә җиһазландырылган иде ул кабинет. Бик күпне күреп таушалган ике өстәл, шундый ук ике урындык һәм килгән кунакларны утыртырга иске генә бер кәнәфи. Мине дә шунда утыртты Ркаил. Соңрак кына белдем, бик күп бөекләрнең йомшак җирен кунакландарган икән ул кәнәфи.
Бөекләр димәктән, «Идел» редакциясе сәүдәгәр Оконишников йортының арткы ягындагы янкормасында урнашкан иде. Ркаил эшләгән бүлмәдән шактый иркен лоджияга чыгып була иде. Бик уңайлы иде, тәмәке тартасың килсә, әллә кая барып йөрисе юк, чыгасың да, тартасың. Ул лоджия бакча ягына карап тора иде. Дөресрәге, кайчандар бакча булгандыр инде ул, ә хәзер аны чүп үләннәре һәм Канада клены кебек чүп агачлары баскан иде. Шунысы кызык, бакчадагы кычытканнар озын, нечкә, сыек яшел булып үсәләр иде, кайберләре генә, төгәлрәк әйткәндә, лоджия астында үскәннәре генә куе яшел төстә, нык бәдәнле, олы яфраклы иделәр. Хәер, аларның катнашы юк инде Ркаилнең саранлыгына…
Сүзне кыска тотмакчы идем, озакка китте инде тагын. Һаман шул ук Ркаилнең тавышы колакта яңгыраган сыман: “Син бит сүз стихиясе белән язасың, Фолкнер кебек”. Шулай бик кыска һәм оста итеп кешегә бәя бирергә мастер ул Ркаил. Менә мәсәлән мин югарыда атап узган “Ил” китабына кергән “Ельцин түбәтәе” дигән язмасыннан кайбер өзекләр:
“Ләкин бу юлы союз рәисенең каракучкыл йөзе тагын җитдиләнгән, күзләре дә бүтәнчәрәк карый иде. “Язучылар белән очрашуны үзем программага керттем”, — диде ул тирән коедан чыккан тавыш белән”.
“Еники гадәттәгечә акрын гына: “Башкортостан…” дип сүз башларга да өлгермәде…”
“Күзләрне әчеттереп маңгайдан тир ага, кулъяулык белән чырайны, муенны сөртәбез — кулъяулык сыгып алмалы…
— Ельцинны күрәм дип шушында пешеп утыр инде… — Зиннур пышылдап кына сүгенә. Шул минутта икебез дә Ләбиб Лероннан көнләшеп куябыз. “Бегемотта” күбекләнеп торган салкын сыра чөмереп торадыр әле, юньсез. Ленин терелеп кайтса да, Әби патша яңадан Казан аша үтәргә уйлап, туп-туры шушы йортка килсә дә, Ләбиб монда кереп интегеп утырмас иде”.
“Кайнар канлы Бәйрәмова түзеп утыра алмады, Ельцинның бер паузасыннан файдаланып, беренче рәттән чәчрәп тә чыкты:
— Без Кытай турында тыңларга килмәдек, безнең үз проблемаларыбыз да муеннан ашкан! Шуларга якынрак килсәгез иде”.
“Хрущевның Татарстанда булуын язучылар соңгы елларда гына хәтерләрендә яңарта башладылар. Марсель Галиев аның Азнакайга килүе турында зур хикәя язды. Хрущев аннан эскорт белән узып киткән икән, Марсель Галиев шуны күреп калган”.
Менә шундый саран гына “портретлар” яза Ркаил.
Ә теге юлы, беренче очрашканда, дөрес, саранланмады ул (комсызлыгы соңрак ачылды) — минем “Бисәпит” дигән хикәяне “Иделдә” бастырып чыгарды. 1993 елның 2нче санында. 27 ел узган инде, ә ул хикәяне күпләр хәтерли әле. Минем әйберләрне укыштырып барган кешеләрнең күбесе “Бисәпит”не мин язган иң яхшы әсәр дип саный. Хәер, үзем турында язарга дип утырмаган идем бит, Ркаилнең саранлыгын “фаш итмәкче” идем.
Болай булды ул, кыскасы. Картаеп беткәч, 32 яшендә, өйләнергә булды Ркаил. Аның туенда мин шаһит булдым, үзе әйтмешли, шафер. Туй Ркаилнең туган йортында узды, Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында. Туйлар узгач, бер-ике көн кунак булып калдым әле мин анда. Менә шул көннәрнең берсендә өйнең янкормасында (верандасы дип әйтимме соң инде) берүзем генә тәрәзәгә карап уйланып утыра идем, Ркаил килеп керде.
— Югалттым сине. Бөтен җирдән эзлим. Нишләп утырасың монда? — ди.
— Бер нишләмим, — дим.
— Әйдә, чык әле син моннан, малай…
— Ник?
— Бу минем шигырь яза торган урын. Миңа дигән илһам сиңа ияреп китәр дә, бу бүлмәнең иҗади аурасы бозылыр, энергетикасы кимер, дип куркам, — диде Ркаил.
Саран булмый, кем була инде ул шулай дигәч?
Белмим, чынлап әйтте микән Ркаил ул сүзләрне (мин чын әйтә дип кабул иттем инде ул чагында), уйнап микән, тик мин, әлбәттә, тамчы да үпкәләмәдем. Ничек үпкәлисең инде Ркаилгә? Фәиз абый Зөлкарнәйгә, Нияз абый Акмалга, Мөдәррис абый Әгъләмовка, Туфан абый Миңнуллинга, Равил абый Фәйзуллинга, Марсель абый Галиевкә, Флүс абый Латыйфига, Мәгъсүм абый Хуҗинга, Вахит абый Имамовка, Рәшит абый Бәшәргә, Фаяз абый Дунайга, Ләбиб Леронга, Газинур Моратка, Ләис Зөлкарнәйгә, һ.б.һ.б… Алар мине, 16-17 яшьлек малайны, үзләренә тиң итеп сөйләшеп, үз биеклекләренә тартып, үстерергә тырышып, язган әсәрләремне мактап әдәбият дөньясына алып керделәр. Рәхмәттән башка сүз юк!
* — мондый очракта “уены-чыны бергә” дип алдан кисәтәләр бугай да…
Азакка кадәр укырга сабырлыклары җиткәннәргә бонус:
“Мөдәрриснең бар ялганы чыгар әле бер дөрескә”

Робагый

Яңгыр ява йөткергәләп, сырхау яңгыр.
Савылып төшкән толымнары нигә чалдыр…
Саңгырау бер аваз биреп тәрәз кага,
Күзе шомырт, йөзе коңгырт, үзе чандыр.

13. 05.2020