“Вечерняя Уфа” 23.10.2023

ЭСКИЗ

Булат Гатауллин воплотил на Камерной сцене театра эскиз по рассказам Ркаила Зайдуллина «Салиара – название цветка», «Женщина с дурным глазом», «Белая собака». Добавлю, Ркаил Рафаилович Зайдуллин (Зайдулла) – татарский поэт, писатель, драматург, публицист, переводчик, журналист, литературный критик, Народный поэт Татарстана, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, лауреат Государственной премии РТ имени Габдуллы Тукая, премии комсомола Татарстана имени Мусы Джалиля.

Эскиз, основанный на образности рассказов Ркаиля Зайдуллы, увел меня, не удивляйтесь, в мир героев великого аргентинца Хорхе Луиса Борхеса. В его игру на грани правды и вымысла, к его фактам и мистификациям, маскирующим за счет жанровой природы рассуждения о серьезных философских проблемах, к его обращению к проблематике человеческой памяти – все это увлекло начинающего режиссера и, судя по всему, человека тонкой духовной организации Булата Гатауллина, и он по следам своих ощущений от творчества Зайдуллы, а также Борхеса, Мартина, возможно, Толкиена и многих-многих других, вплоть до Сергея Параджанова, создал на Камерной сцене Туймазинского татарского театра свой мир, в котором пылает огнем загадочный цветок по имени Салиара; по деревне проходит, ни на кого не глядя (но взоры из-за любой калитки, из-за любых ставень следят за ее шагом, провожая роковую красавицу), Женщина в Красном (прекрасная Алсу Валеева), в каждом местечке, в каждом селе или городе есть такая загадочная Дама, к которой устремляются взгляды и помыслы всех мужчин; а еще в темноте опустившейся ночи колдует, читая предсказания одной ей ведомой силы, Бабка Жантай в потрясающем исполнении заслуженной артистки Башкортостана и Татарстана блистательной Римы Ключаревой; и пытается сохранить разум и спокойствие, не потеряться в этом ирреальном мире герой народного артиста РБ, невероятно органичного Айрата Султанова… Я смотрела и думала о том, как этот почти еще мальчик, юный, эмоциональный, влюбляющийся в текст, в образ, в актеров, с коими работает, сумел повести за собой такую мощную, коллекционно подобранную труппу Туймазинского театра?! Как он сумел увлечь их в то пространство вымысла и яви (по образному выражению Нияза Игламова, в любой деревне есть «опасное место», про которое старожилы говорят: «плохое, сюда ходить нельзя»), в коем все эти мастера проявили себя столь ярко и незаштампованно, что я вспомнила фильм великого Сергея Параджанова «Тени забытых предков» и его героев… Эти загадочные миры создавали не только Борхес и Параджанов, Толкиен, Желязны и Джордж Мартин… Мы можем вспомнить сейчас писателя Фазиля Искандера, кинорежиссера Алексея Федорченко и его потрясающий фильм «Небесные жены луговых мари», Эмиля Кустурицу… Да, в конце концов, мордовский, чувашский, башкирский, сербский фольклор! Если артист и режиссер готовы работать с образностью иного порядка, готовы идти на художественный эксперимент, то национальная принадлежность здесь не играет доминирующей роли. Ведь главная национальность на театре – это талант!

Илюза Капкаева

Когда лабораторная работа имеет статус ювелирной

Үткәнне барлау

 

Зәйдулла чатырлары

Ркаил Зәйдулланың “Янды сөю чатыр­лары” дигән шигырьләр китабы нәшер ителде (ТКН, 2018). Соңгы елларда прозада, драматургиядә сизелерлек уңышка ирешкән әлеге авторның шигырьләре матбугатта еш күренми. Шигырьләре тупланган соңгы җыентыгы “Мәгарә”нең (ТКН, 2005) басылуына да  унөч ел үткән икән инде.

Зәйдулла чатырлары 

Җыентыкта күзем төшкән беренче шигырь “Хәтер көне” дип аталган.  Менә ул:

– Бүген Хәтер көне…
Онытмадыңмы?
– Юк… Хәтерлим.
– Мәйданга чыгабызмы?
– Юк. Тышта карлы яңгыр.
(Телефоннан сөйләшү)

Каракошның канат очы
Кагылганда болытка,
Яшен уйный мине кочып,
Һәм пышылдый: «Онытма!»
Давыл узган иде монда,
Ерак-ерак заманда.
Офыкларны каплап алган
Күләгәсе һаман да.

Хәтерлибез!
Әнә мин ул –
Ерып карлы яңгырны,
Сулышын тыңлыйм давылның,
Бәгыремдә тамыры.
Сөйгән ярның толымыннан
Кереш тартам җәягә –
Ук очкан аралык кадәр
Бүген минем бәя дә…

Хәтерлибез!
Хәтер көне
Гасырларга сузыла.
Тузгып калган учакларның
Җем-җем, җем-җем кузыдай –
Төнне чәнчеп, ни ул?
Өнме?
Әллә соң бер вәсвәсә?
Карлы яңгыр ява тышта…
Һәм челпәрәмә касә…

Лирик герой – әле Хәтер көнендә Ирек мәйданына чыккан замандаш, әле ерак тарихтагы Казанны саклаучыларның берсе, әле бу Хәтер көнне, табигать стихиясеннән куркып, урамга чыкмаган битараф кеше булып күренә. Шагыйрь шәһәргә куркыныч янаганда коралга тотынганнар белән Хәтер көнне мәйданга чыгучылар арасында параллельләр үткәрә. Эпиграф, сөйләм субъектларының алмашынуы гасырлар аерып торган ике көн сурәтен тергезә. Моннан тыш, шәрехләү вариантлары күрсәтелмәгән ишарә-образлар, аларның текст ахырында кабатлануы аерым бер мәгънәви юнәлешләр белән бәйле образлар җемелдәвен тәэмин итә һәм эчтәлекне тирәнәйтә. Ватылган касә – шуларның берсе. Аңа бәйле рәвештә без карлы яңгырдан куркып өйдә утыра торган кешене дә күзаллыйбыз, соңгы юлларда исә ул лирик геройның үзенә дә ишарә кебек һәм, тагын да гомумиләштерсәк, әйтерсең лә ул татар халкының тарихи хәтерен җуюы, челпәрәмә китерүе турында сөйли, «әйләнеп капланган» касә – Казан булып та аңлашыла. Мондый образлар аерым мәгънәләрне текст эчтәлегенә «урнаштыра». Шигырь катлаулы постмодернистик текстка әйләнә.

Гомумән алганда, бу җыентыкка татар поэзиясендәге мәхәббәт, гыйшык (эротик шигырьләр) мотивына югары элитар поэзия кимәлендә язылган шигырьләр туплануын күрсәтергә кирәк. Татар поэзиясе өчен бу өлкә эстетик матурлык һәм аһәң белән фикерне, эротик сурәт белән хисне бергә тоташтыру һәм гармонияне саклау ягыннан шактый авырлардан санала: йә эстетика аксый, йә фикер оешып җитә алмый. Ләкин Р.Зәйдулла әлеге кимчелектән арынган: җыентыктагы мәхәббәт лирикасы исә кешедәге сөю хисенең һәм омтылышларның тирәнлегенә, матурлыгына чын мәгънәсендә мәдхия җырлый, бер үк вакытта шигырьләр үзләренә хас матурлык, камиллек, серлелек белән җәлеп итә.

Ркаил иҗатындагы тагын бер зур үзгәреш күзгә ташлана: тормыш-яшәеш серенә төшенгән лирик геройның шул кануннар турында уйлануы үзенчәлекле фәлсәфи лирикага әверелгән. Якты сагышлы бу текстларда Р.Зәйдулла иҗатына моңа кадәр артык хас булмаган үлчәм, аһәң –  12/11, 10/10, 12/12 вәзене, яңгырашы белән  үк, укучыны үзгә дулкынга көйли. Классик әдәбияттан, суфичылык шигъриятеннән таныла торган символлар мәгънәләрне тагын да тирәнәйтә. Менә «Кичектерелгән сәфәр» шигыре. Кеше тормышына фәлсәфи бәя төсен алган текстта сәфәр символы, суфи шагыйрьләрдәге кебек үк, максатка юнәлү, омтылу мәгънәсе белән күренә. Яшәү – кешене алгысыта торган сәфәр.  Лирик герой әлеге сәфәрнең ләззәтен (ләззәтле газабын!)  тирәлектәге матурлыкны, серне, гамьне күрүдә таба. Шуңа да кеше яшәешнең хәтта  тавышын ишетергә тиеш («Ләкин җирдән баш калкыткан үлән аша / Гөрләвекләр челтерәвен ишетәм»). Ә инде ул яшәү сагышын тоюдан тукталса – хәтта гөлләр дә йомыла («Азга гына ваз кичсәм дә бу сагыштан, / Гөләпләрнең керфегенә төртеләм»). Үзен газапка салган тормышны матурлап («Дөнья мине бугазымнан кысып тотты,  /Борчылма дип, шул дөньяны юатам») һәм яшәешнең бар кайгы-борчуын үз күңеле аша уздыруы белән кеше гармониягә ирешә, ләкин озакка түгел: «Тик кем сөртер дымлы иреннәре белән / Офыкларда күз яшемнең эзләрен?». «Өмет» шигыре шушы сөйләшүне дәвам итә һәм яшәештә тагын бер мәгънәне тормышның өзлексезлегендә, сабыйлар-нарасыйлар йөгерүендә таба.

«Әйя!» шигыре исеме белән үк Дәрдемәнд сагышына, үкенеченә, сызлануына алып китә. 12/12 вәзене сагыш хисен тагын да көчәйтеп, лирик геройның тормыш-яшәеш белән саубуллашуына (бәхилләшүенә түгел!) мәҗбүрият төсмере бирә. Суфичыл шигырьләрдәге кебек үк, дөнья сурәтенең детальләре булган кыр, аҗаган, агымсу, тал, корбан, бөркет һ.б. образлар тормышның матурлыгына, хәрәкәтенә, гармониясенә ишарә ясый. Һәр кешедән соң да торып кала торган сурәтнең матур детальләрдә күз алдына басуы  «мәңгелек китү» белән «мәңгелек әйләнеп кайту» мотивларын тоташтыра, шушы матурлыкның тормышка яңа аяк басучылар өчен калуын искә төшереп, сагышны һәм үкенечне якты өмет белән бизи.

«Гомеремнең» шигыре шулай ук Дәрдемәндне искә төшерә, аның лирик каһарманының аккош чаңравыннан яшәү мәгънәсен эзләве белән хәтергә килә. Дәрдемәндтәге кебек үк, шигырь фәлсәфи лирика үрнәге буларак та, суфичыл шигырь (стильләштерү) кебек тә укыла ала. Моның өчен махсус ачкыч та калдырылган:

Кошчык томшыгында чык тамчысы
Кояш белән кавышырга теләр.

Мәҗүси дога, Тәңрегә ялвару формасындагы стильләштерүләр («…Караңгыда яралганмын…»), аллегорик шигырьнең милли поэзиябездә булмаган дәрәҗәдәге югары үрнәкләре («Кизләү»), сонетлар, багышлаулар, барысы да Р. Зәйдулла шигъриятендә тектоник үзгәрешләр турында сөйли.

Җыентыкта Р.Зәйдулла иҗатына хас гыйсъянчы лирик геройны тергезгән матур шигырьләр дә шактый. Шулардан берсе – «Сөрген» кешенең шәхси көч-характерын иҗат кешесе өчен яшәеш кануны булган ялгызлыктан да өстен куя:

Бу дөньяда япа-ялгыз калганда да,
Мин барыбер кемнәрдәндер өстен әле.

Әлеге шигырьдә ялгыз, азат, мөстәкыйль кешенең горурлыгы, көче, кешелеге – канәгатьсезлектә, туктаусыз фикри эзләнүдә дип белдерелә:

Барам иркенәеп – дөнья берүземә,
Ләкин нидер җитми, белмим,
нидер җитми.

Зәйдулланың багышлаулары, сурәтләү объекты булган шәхеснең иң характерлы сыйфатын тотып алу һәм милләт ваемы дигән бизмәнгә салу ягыннан, бу жанрны шулай ук иләмәнлек пафосы ярдәмендә үзгәртергә ярдәм итә. Мәсәлән, Г.Исхакыйга багышланган «Эндәшү»дәге:

Нигә без һаман хокуксыз?
Нигә без һаман да ким?
Тукай Гаязга эндәшкән,
Мин соң кемгә эндәшим…

тезмәсе, яки  «Җиз кыңгырау»дагы: «Бар да кыю булган чакта сүздә /Эндәшмәвен сагынам Еникинең», «Әрсез җилләр кискән чакта күзне, / Мин сыенам олпат Еникигә», «Нәфес колы булып тез чүккәндә (…) / Онытырга кирәк Еникине», «Булдырабыз!»дип салганда сөрән, / Ваз кичәргә кирәк Еникидән» дигән юллар милли бердәмлекнең бүгенге хәле, халыкның киләчәге турында булып та аңлашыла.

Күзәтүләребезне гомумиләштергәндә, Р.Зәйдулла иҗатына югары милләтпәрвәрлек, шул ук вакытта эстетик сурәтнең камиллеге, яңгыраш матурлыгы, аһәң-көй һәм тирән иҗтимагый-сәяси бәя-күзәтүләр, фәлсәфи фикерләр хас дия алабыз. Образлар системасында төп урынны символлар алып тору, еш кына аларның эчтәлеген укырга ачкычның күрсәтелмәве текстларның күпмәгънәлелеген тәэмин итә. Р.Зәйдулланың лирик каһарманы илсөяр, үз милләтенең битараф булмаган улы, тормышның борчуын да, матурлыгын да күрә белүче эстет булып күз алдына килә. Кабатлап әйткәндә, соңгы елларда аның иҗатында постмодернизмга тартылу көчле булып, әлеге юнәлешкә китергән сыйфатлар лирик геройның төрле статусларга таркатылуы, аерым бер мәгънәви ачышлар, ассоциативлык хисабына тагын да байый.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kalm-kalbed-ni-ser-bar/zydulla-chatyrlary