Мөхтәрәм Рөстәм әфәнде “Казан утлары” журналының 8 нче санында “Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары” дигән темага 20 май көнне узган фәнни-гамәли конференциядән бирелгән мәгълүматларны укыгач, кулына каләм алган. Миңа кагылышлы беренче җөмлә: “Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Ркаил Зәйдулла исә үзенә бирелгән вакытны, гомумән, балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган, митингка хас пафос белән милләтпәрвәрлеген, укымышлылыгын һәм көрәшче булуын раслауга гына багышлаган кебек аңлашылды”. Рөстәм әфәнденең мине пафоста һәм риялыкта гаепләвенә җавап биреп тормыйм. Һәркемгә дә “мин дөя түгел”, — дип исбат итеп йөреп булмый. Ләкин “балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган” дип әйтүе белән ул хаклы. Чөнки бу фәнни-гамәли конференция “Әдәби ел йомгаклары” кысаларында үтте. Һәм Язучылар берлеге идарәсе конференция башланганчы өч нотык сөйләнергә тиеш дип карар кылды: Язучылар берлеге рәисенең ел дәвамындагы гамәлләр хакындагы исәп-хисабы, әдәби консультантларның бүгенге татар әдәби хәяте һәм урыс телле әдәбиятның торышы турындагы чыгышлары (соңгысын Лилия Газизова сөйләде). “Казан утлары”ндагы кереш сүздә шуны дөрес аңлатмау һәм чыгышларны дөрес тәртиптә урнаштырмау аркасында аңлашылмаучылык килеп чыккан: минем чыгыш конференциядә балалар әдәбияты турында сүзне башлап җибәргән Галимҗан Гыйльманов телмәреннән соң бирелгән; ләкин бу тәртипнең дә үз мантыйгы бар: “Татарстан республикасы Министрлар Советы аппаратының мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш белгече” язмасын гап-гади әдәби консультант чыгышыннан соң “күреклерәк исәбендәге” (Р.Зарипов бәяләмәсе) журналда бастырмаслар бит инде!
Әлбәттә, әлеге җыенда Рөстәм әфәнде үзе катнашса, әлеге аңлатманың кирәге дә булмас иде. “Әмма ошбу чара эш көнендә узу һәм ни пенсионер, ни әдәби редакция планктоны булмавы сәбәпле”, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы анда катнаша алмаган. Дөресрәге, үзенчә ирония белән: “анда катнашу бәхетенә ирешеп булмады”, — дип аңлата ул.
Рөстәм әфәнде язганча, “Вуз эскәмиясе һәм редакция коридорларында пыш-пыш тәмәке тарта-тарта җыйган белемнәр белән теләсә кемне өйрәтергә” укталмыйча, “планктон” сүзенең мәгънәсен төгәл ачыклар өчен мин кулыма “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н алдым: “Планктон и. биол. Диңгез, елга, күл суының бөтен тирәнлегендә яшәп, су агымы белән хәрәкәт итә торган вак үсемлек һәм хайван организмнары җыелмасы”, — дип язылган анда.
Редакцияләрдә казганып утыручы каләмдәшләреңне шулай “зурлау” һәм шулар кулына ук язганнарыңны даими юллап тору өчен нинди сыйфатлар кирәк? Әллә соң кайбер язмаларын дөньяга чыгармаганнармы? Әнә бит мәкаләсе ничек башлана: “Язучы Тәлгат Нәҗми мәзәгендә искә алынган “бер-берсен бастырышу” мәшгульлегендәгеләрнең туклыклы “иҗат”ларыннан тәмам гарык булу сәбәпле, милли әдәби журналларыбызның һәр яңа саны битләрен шикләнеп кенә ачам…” Әһә, димәк “планктоннар” әдәби журнал редакцияләрендә генә утыра? Ә алар бездә ничәү? “Казан утлары” һәм күпмедер кимәлдә “Идел” белән “Мәйдан”. Кызганычка күрә, баш мөхәрриренең теләсә кемгә, шул исәптән халык күңелендәге тарихи шәхесләргә дә (мәс. Сөембикә, Җәлил һ.б.) нахак бәйләнүе аркасында (хәер, Рөстәм әфәнде бу психик хаста бәндәгә теләктәшлеген даими белдерә килә), беткә ачу итеп тунны утка яккандай, “Мирас” журналын нәшер итми башладылар. Рөстәм әфәнденең публицистик язмаларын дөньяга чыгарырга һәр “планктон” ике куллап риза дип уйлыйм. Үпкә-ачуның сәбәбе, мөгаен, әдәби әсәр кысасында язылганнарның нәшер ителмәвендәдер. “Планктоннар”ны гаепләгәнче, сәбәпне үзеңнән эзләргә кирәк түгелме икән? Бәлки син язганнар журналда чыккан “туклыклы иҗат”чыларныкыннан да кайтышрактыр? Һәрхәлдә, “Идел” журналында озак еллар “планктон” булып торганда шәп әсәрнең кире борылганын мин хәтерләмим. “Бер-берсен бастырышу” дигән тәкбир, хәтта аны язучы Тәлгат Нәҗми әйтсә дә, үзен татар әдибе дип санаган кеше куллана торган сүз түгел. Моңардан да зур зәвекъсезлек була алмый.
Хәзер еш кына “язучыларның дәрәҗәсе төште”, — дип зарланалар. Кем зарлана? Шул ук бәгъзе язучылар. Соң, төшермә дәрәҗәңне! Элегрәк Тукайныкы дип йөртелгән, хәзер Сүнчәләйнеке икәнлеге ачыкланган васыятьне онытма: “Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын!” Рөстәм әфәнде гафу итсен, үз-үземә мөрәҗәгать итеп яза башлаганмын.
Гомумән, Рөстәм Зариповта юл уңаеннан да, максатчан рәвештә дә язучыларга тибеп китү гадәткә әверелгән. Әйткәнемчә, ул бигрәк тә редакцияләрдә эшләүче язучы-мөхәррирләрне җене сөйми. Бу хакта алдарак тагын да сүз булыр.
Әлбәттә, “балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган” чыгышым өчен генә Рөстәм әфәнде миңа арналган мәкалә язып тормас иде. Хикмәт шунда — чыгышта мин Рөстәм әфәнденең бер мәкаләсендәге поэзиябездә соңгы вакытта шәркый шәкелдә иҗат итүчеләргә каршы әйтелгән фикеренә каршы төшкән идем. (“Үзгә тәкъдимнәр бармы?” “Т.Я.” № 49). Андый әсәрләрне ул “көнчыгышның суфичыл шигъриятенә тәкълиди көчәнүләр” дип атый. Үз фикерен ныгытыр өчен ярдәмгә Тукайны да чакыра. Бардыр, арада тәкълидләр дә бардыр. Тукайның үзендә дә “тәкълид” дип аталган шигырьләр шактый (тәкълид — гарәпчәдән иярүне аңлата). Тәкълидне дә кем яза бит!
Мәгълүм ки, соңгы елларда шәрекътән килгән шигырь шәкелләренә (робагый, газәл, касыйдә, фәрд һ.б.) мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде: Р.Гаташ, Г.Мөхәммәтшин, Д.Гарифуллин, М.Мирза һ.б. Совет вакытында безнең шәркый тамырлар бөтенләй өзелә язган иде. Кояшны да без гарептән, ягъни Көнбатыштан чыга башлаячак, дип ышана башлаган идек бугай. Минем әлеге мәсьәләдә фикерем бик баналь һәм анык: татар шигъриятенең бер канаты шәрекъ, икенче канаты гареп булса, чын асылын аның миллилек, меңәр еллардан килгән халык иҗаты тәшкил итә. Аңлата алмаган булсам, әлбәттә, гаеп миндә. Гареп канаты дигәндә, мисал итеп мин Р.Харисның яңарак дөнья күргән сонетларын телгә алган идем.
Монда бәхәсләшерлек нәрсә дә юк сыман. Ләкин Рөстәм әфәнде мәсьәләне тирәнәйтә: “…өзек китереп һәм аны ялгышка чыгарып, шул мәкаләдә тәнкыйтькә тарган бәгъзе әдәби түрәләргә, журналда эшләүче хезмәткәрләргә тез йөгенергә дияргә үк базмыйм, хөрмәт күрсәтергә дип әйтү кулайрак булыр, җай таба”. Рәхмәт инде…
Аннары ул цитаталанган өзекне тулы килеш кабатламауда гаепли. Әмма кыска гына чыгышта (миңа вакыт 6-7 минут бирелгән иде), бик теләсәм дә, мин аның мәкаләсен тулаем укып чыга алмый идем. Хәзер Рөстәм әфәнде өчен шуны гына әйтә алам: Тукайның “Төркиядә сухта, монда кайтып фетнә булган Мостафасы” белән робагыйлар язучы шагыйрьләр арасында бернинди уртаклык юк! Тукай томнарына искәрмәләрне игътибар белән укырга кирәк.
Шулай яздым да каләмем һавага эленеп калды. Рөстәм әфәнде тагын кабатлаячак: “Күренә ки, Ркаил әфәнде үзенең кайчандыр, вуз семинарындамы, лекциясендәме отып алганын әләм итеп күтәреп, мин фәкыйрьгә карата хәлфәлек вазифасына дәгъва кыла”. Юк, Рөстәм әфәнде, хәлфәлеккә дәгъва кылмыйм. Тыңларга яисә белергә теләмәгән шәкерткә, хәтта ул пишкадәм булып җитсә дә, бернинди хәлфә ярдәм итә алмаячак.
Инде Рөстәм әфәнденең тәнкыйтенә тарган, ә мин йөгенә язып хөрмәт күрсәтергә җай тапкан бәгъзе әдәби түрәләр, журнал хезмәткәрләренә әйләнеп кайтыйк. Кемнәр алар? Рөстәм әфәнде Тукай премиясен алырдай шәхесләрне санап китә, ә тәнкыйтьләп беркемнең дә исемен телгә алмый! Мин тез йөгенү кимәленә җитеп кемгә хөрмәт күрсәтәм? Дөрес, ул башта татар язучыларына юл уңаеннан тибеп китә, ансыз инде аның ашы аш түгел: “Ел да бирелә килүче Тукай премиясен ярлы татар әдипләре өчен матди ярдәм дип санаганда, аны чират төзеп, шуны бозмый, гауга тудырмый өләшү кулай булыр кебек”.
Ләкин бу ирония генә. Рөстәм әфәнде дә Тукай премиясен талантлы кешеләр алырга тиеш, дип саный. Һәм бик лаеклы шәхесләрне тәкъдим итә. Исәннәр дә бар анда, мәрхүмнәр дә. Хәтта ул исемлеккә кайсы газетага язмасын юллаячагын искә төшереп, “Үз кыйблаларына тугры “Татарстан яшьләре” коллективын” да кертә ул. Дипломат!
Җырчыларны, тәрҗемәчеләрне, җөмләләр авторы Марс Ахуновны (кайбер романнарны сыксаң, аның бер җөмләсе кадәр дә мәгънә чыкмый, дип бәя бирә) тәкъдим иткәннән соң, үзе үк комиссия әгъзаларына искәртә: “Тукай романчы да, драматург та булмаган. Ул ялкынлы публицист һәм шагыйрь. “Ягъни бүләккә лаек кандидатларны тәҗел (кичекмәстән! — Рк.З.) шигърият һәм публицистика осталары арасыннан эзләү акылга муафыйк булмасмы?” Шигърият дигәндә аңладык инде — тәкълиди көчәнүчеләр. Ә менә публицистикада… Ә кем татарда иң шәп публицист? Шул-шул…
…Татар язучыларын, бигрәк тә аларның редакцияләрдә эшләгән өлешен кыерсытырга, кимсетергә маташу бер Рөстәм Зарипов язмаларында гына очрамый. Менә “Т.Я.”нең тагын бер актив авторларыннан берсе Зәет Мирзануровның “Акыл сатам, кем ала?” мәкаләсе (№ 51). Әйтергә кирәк, бу авторның өслүбе, фикер сөреше Рөстәм әфәнденеке белән шактый тәңгәл. Язмасының керешендә З.Мирзануров балачак хыялларын санап чыга. Ул, сабый чакта, хәрби хезмәттән кайтучы солдатларга, дөресрәге, аларның киеменә кызыккан икән. Малай — башлы, мантыйгы ис китәрлек: солдатлар болай тәти булгач, аларның иң зур кешесе — маршал нинди кәттәдер, ә?! Балалардан, гадәттә, үскәч, кем буласың? — дип сорыйлар. Малайның җавап кыска: “Маушау!” Ләкин бу хыял озакка бармый. Малай авылга машинада килеп төшкән шар корсаклы бер түрәне күрә. Һәркем шул корсак тирәсендә бөтерелә. Зур кеше! Түрә! Фамилиясен дә ишетеп кала — Гәрәев икән. Инде малайның теге сорауга җавабы бүтән! “Гәәеф абый буам!”
Казанда елга портында ак кительле капитанны күргәч: “Капитан буам!” Дөрес, үскәч бу хыялына ирешә ул, капитан була, тик флотныкы түгел, милициянеке…
Ә әлегә хыяллар алмашына тора. Хыялланыр өчен дә фантазия кирәк, ә фантазиягә азык — китапларда. Китаплар укып саташа торгач, теге сорауга җавап тагын үзгәрә: “Язучы буам!”
Ләкин акыл кергәч, өйдәгеләр дә каты торгач, ”киң ризык һәм баш өстеңне түбәле, кеше арасында абруйлы итә торган һөнәрле булу отышлы”, дип тукыйлар, — егет милиция һөнәрен сайлый.
Тик әдәбият шундый нәрсә инде ул, каләмгә орындыңмы, аның сырхавы үлгәнче узмый. З.Мирзануров язганча, ул хәзер дә Казанга килгән саен танышымы, якташымы эшләгән редакциягә сугылмый калмый икән. Әһә, менә хәзер иң кызыгы: “Машинам багажнигында әрҗәсе белән сырасы-хәмере, кипкән балык, ысланган колбаса ише нәрсәләрнең бетеп торганы булмагач, (кем тутырып тора икән соң боларны гап-гади милиционер багажнигына? — Рк.З.) аларның (ягъни редакциядә эшләүче язучы, журналистларның — Рк.З.) мине күрүгә авызлары ерыла, телләренә былбыл куна”. Кыскасы, автор, милиция капитаны, балачак хыялының тормышка ашмавы өчен (язучы буам!) татар язучысын мәкалә дәвамында хәкарәтли, мыскыл итә, чып-чынлап буа. Бәлки, сез аны зур, олы язучылар турында язмый, ә көнлекче, талантсыз графоманнарны гына тасвирлый диярсез? Ләкин кемнең кем икәнен Вакыт галиҗәнаплары гына ачыклый, ә милиция капитаннары түгел…
Мәкаләләр язучы Зәет Мирзануров мэтр булып акыл өйрәтә: “Үзең производствода кайнамаган килеш, яки төрмәдә утырмагансың икән, ни пычагыма бу темаларга кереп изаланырга, ялганларга? Миңа калса, алар каләменнән “Болганчык сыра һәм кипкән балык”, “Утыз ел үкчә астында”, “Башмак астыннан үкчә ышыгына”, “Бездәй үкчә тишкәләгән күңел”, “Эшкә йөреп язган әсәрләр”, “Мин — нүл”, “Акыл сатам — кем ала?” кебегрәк исемле романнар, бәяннәр, мемуарлар төшәргә тиеш иде”.
Язучыларга карата мондый ачы нәфрәт яшьлегендә зур хыяллар белән каләм тибрәтеп тә (язучы буам!), таланты җитмәгәнлектән (талант булса, киң ризык, түбә турында уйлап тормыйсың, әдәбият, чоңгыл сыман, сине бөтереп ала), әдәбият кырында берни майтаралмаган бәндәләрдә генә була.
Инде янә кайтыйк Рөстәм Зариповның синтезатор турындагы мәкаләсенә. Миңа “синтез” сүзенең асыл мәгънәсен аңлатканы өчен рәхмәтемне әйтеп, аның җыр сәнгатебез турындагы фикерләренә, академик Алексеевның кытайларга баглы остазлык мәсьәләсендәге раславына тулаем кушылам, Марсель Галиевнең “Т.Я.” битләрендә мине артык мактап язуы белән дә килешеп бетмим. Ләкин аны кире кагып җавап та яза алмыйм бит?! Мактауга, урыс әйтмешли, кем әле “опровержение” биргәне бар? Мин, элекке планктон булсам да, бөртекне кибәктән аера беләм.
Инде Н. Хәсәновның романына килгәндә, аның дөньяга чыгуына мин чын күңелдән сөендем. Бу җәһәттән Р. Зариповны инсинуацияләре көлке генә уята.
Рөстәм әфәндегә публицистик әсәрләремне татар телендә генә язуым да ошамый. Бәхәсләшмим, урысча яза белү теләсә кемнең хәленнән килми. Тик шунысы да бәхәссез: Рөстәм әфәнде телгә алган шәхесләр урысча язсалар да мин татарча кыштырдап ирешкән нәтиҗәгә генә килделәр. Ягъни нәтиҗә нуль. Кызганычка күрә, без бүген элегрәк яулаган казанышларыбызны да югалттык. Хәер, бөтен Рәсәй күләмендә авторитар режим урнашты, кая таба адым ясасаң да шовинистик диварга килеп төртеләсең. Рөстәм әфәнде! Урыслашкан татарны урысча язып кына милли иманга кайтарып булмый, чөнки ул татар мәнфәгатен яклаган язмаларны кулына да алмый, чын урыстан да урысрак булырга тырыша — неофитларга хас нәрсә. Сүз уңаеннан әйтим: минем публицистик язмалар да “Идел”нең урысчасында “Каланча Зайдулла” дигән рубрика белән даими басыла иде.
Әлбәттә, без татарча да, урысча да, хәлдән килсә, бүтән телләрдә дә үз сүебезне әйтә торырга тиеш. Тамчы тама-тама бозны барыбер тишәр, дип ышаныйк.
Рөстәм әфәнденең шигырьләрем турында да үз фикерен — күргәнебезчә, катгый, гадел фикерне! — әйтәсе килә. Тик ул аларны укымаган гына икән. Шулай да кисәтеп куюны кирәк таба: “Мәгарә” җыентыгын укып чыгу бәхетенә ирешкән тәкъдирдә дә, ул миңа тамчы да ошамаска мөмкин…”
Минемчә, Рөстәм әфәндене мондый озын мәкалә язарга этәргән сәбәп бик өстә ята. Чыгышымда “ялгышасың, кем, гражданин Рөстәм”, дип эндәшүем аның күңеленә нык тигән булса кирәк. “Миңа “гражданин” дип мөрәҗәгать итүчене андый каләмлеләр (“фәһемле, кыю публицистлар” — Рк.З.) ысулы түгел, ә батыр күренергә тырышучылар ыгы-зыгысы рухландыра торгандыр?”.
Кабатлап әйтәм: асылда мин самими күңелле, милли җанлы Рөстәм кардәшне, яшьлегем җыры “Тамчы гөл” авторын ихлас хөрмәт итәм. Ләкин юктан гаеп эзләп, кычытмаганны кашыган профессия иясенә безнең ише коршауда калучылар ничек мөрәҗәгать итә? Дөрес:
— Гражданин нәчәлник! …. … — диләр.
Ркаил Зәйдулла,
әдәби консультант.





