Казакъстан бөтенлегенә кемнең эче поша? (07.01.2021)
Яз да түгел, көз дә түгел, ләкин аң авыш булса, ул барыбер кышкы салкында да тышка бәреп чыга икән.
РФ Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никоновның: «Казакъстан территориясе — Россия тарафыннан олы бүләк», дип белдерүен башкача ничек аңлатасың? Әллә биредә ел фасылларының бернинди катнашы юкмы? Кемнәрнеңдер уенда йөргәне еш кына кайберәүләрнең теленә күчә бит… Аннары Сталиннан кала иң кансыз дәүләт эшлеклесе саналган Вячеслав Молотов кулында тәрбияләнгән Никоновның, Советлар Союзы таркалып, дистәдән артык бәйсез дәүләт барлыкка килүенә һәмишә кайгырып йөрүе дә гаҗәп түгел. Аның бит исеме дә бабасы хөрмәтенә кушылган! Империяне элеккеге чикләрдә торгызырга теләүчеләр бер ул гына түгел. Никоновтан соң ук Дәүләт Думасының тагын бер депутаты Евгений Федоров Казакъстанның кайбер өлкәләре (төньяктагы өлкәләр булса кирәк) кайчандыр РСФСР тарафыннан арендага бирелүе, ә СССРдан чыгуга аның бу җирләрне кире кайтарырга тиешлеге турында белдерде. Ул гына да түгел, Казакъстан белән бердәм дәүләт төзү кирәклеген дә әйтте.
Киң инде, киң Казакъстан аркылыга да, торкылыга да! Зурлыкны берничек тә яшереп булмый бит аны. Үзләрен дөньяның кендеге санаган кемсәләрнең күзен кыздырып тора, бернишли алмыйсың. Мин аларның Казакъстан картасына карап хыяллануларын да ап-ачык күз алдына китерәм. Янәсе, моңарчы дәүләткә дә тиенмәгән күчмәннәр шундый олы биләмәләргә хуҗа булсын әле! Менә гаделсезлек! Күршенең бит аның тавыгы да күркә булып күренә.
Казакълар мондый белдерүләрдән соң кымшанып алды, әлбәттә. Казакъстанның бөтенлегенә сүз белән янаучылар бит төрле саяк-сандырак түгел, биек кәнәфиләрдә утыралар. Тышкы эшләр министрлыгы нота да бирде, министр Мохтар Тләүбирде депутат Федоровның сүзләрен саф урыс телендә «бред сивой кобылы» дип тә атады. Казакълар урыс телен безнең кебек үк яхшы белә. Киресенчә, бездәге кебек үк, үз телләрен җүнләп белмәүчеләр шактый. Ничек инде шуларны үз кочагыңа алмыйсың?!
В. Никонов бик озак акланып маташты. Янәсе, Казакъстан республика буларак оешканда казакъларның барлык территориаль ихтыяҗы үтәлгән икән, ул шуны гына күздә тоткан. Ягъни, казакълар, башкалар кебек үк, дәүләтчелекне Мәскәү кулыннан алганнар. Мин инде монда тарихка кермим, Алаш Урдачыларның дәүләтчелек өчен көрәшен дә сөйләп тормыйм (соңыннан аларның барысы да атып үтерелә).
Кыскасы шул: Тләүбирде дөнья җәмәгатьчелеген болай дип тынычландырды: «Тышкы эшләр министры буларак шуны әйтәсем килә, бу (депутатларның сөйләгәне — Р. З.) һич тә Россия Федерациясенең рәсми позициясенә туры килми.»
Болар ел ахырында булган хәлләр, менә берничә көн элек (5 гыйнвар) Казакъстан президенты (Мәмләкәт башчысы) Касыйм-Җумарт Тукаевның «Egemen Qazaqstan» газетасында «Бәйсезлек барыннан да кыйбат» дигән мәкаләсе дөнья күрде. Һичшиксез, ул РФ сәясәтчеләренә җавап рәвешендә язылган: «Казакъларга беркем дә читтән мондый олы территорияне бирмәгән. Безнең тарих 1991 елдан яки 1936 елдан башланмый. Безнең кешеләр биредә Казакъ ханлыгы чорында да һәм аннан да элгәре — Алтын Урда, Түрк каганаты, һуннар һәм саклар заманында ук яшәгән, тормыш иткән.» Һәм ул «безнең территориянең бөтенлеген шик астына алган кайбер чит ил кешеләре» провокациясенә каршы торырга һәм милли мәнфәгатьләрне якларга чакыра.
Безнең монда нинди катнашыбыз бар? Юк, әлбәттә. Безгә яңа елның имин булуын теләргә генә кала.
Нәфрәт орлыклары: без татарга үлгәч тә тынгы юк (04.01.2021)
Декабрь башында Әстерханда Тукай һәкәленә буяу сибеп, беләгенә һәм күкрәгенә свастика ясап куюлары хакында гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәр ителгән иде инде. Шул төнне үк атаклы нугай мәгърифәтчесе Габделхәмид Җанибәковның (1879-1955) Тукай һәйкәленнән шактый ерак куелган бюстын да буяуга манчыганнар.
Әстерхандагы «Дуслык» татар мәдәни җәмгыятенең җитәкчесе Әнвәр Алмаев әйтүенчә, шушы җинаятьләрне эшләүдә гаепләп, өч адәм актыгын инде кулга алганнар икән. Ләкин әле аларның исем-фамилияләрен әйтмиләр. Яшьләр икәне генә билгеле. Шулай да аларның кемлеген чамалау кыен түгел. Свастика билгесе үзе үк боларның нинди горуһтан икәнен ачык сөйли, минемчә.
Шушы аяныч вакыйга үзебезнең Казанда берничә ел элек булган хәлләрне искә төшерде. Хәтерлисезме, дүрт ел элек Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Явызларча… Башына чүкеч белән сукканнар, тәненә әллә ничә тапкыр пычак кадаганнар. Җан кыючылар иректә озак йөри алмады, тиз арада ике бәндәне кулга алдылар. 20 яшьлек Роман Халилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов (чын фамилиясе Хәялиев, ул аны татарча булганга алыштырган!) булып чыкты алар. Урыс фашистлары икән. Үзләрен мифик арийга санап, урыс канының саф килеш калуы өчен көрәшеп йөрүләре. Тәннәре тәреләр, качлар белән чуарланган.
Казанга белем эстәргә килгән бичара студент тәне кара булганга үтерелгән… Аңарчы Казанда Һиндстан студентын үтергәннәр иде, әлеге җинаятьне дә шушы төркемнән күрәләр. Кыяфәте ошамаганга, болар татар егете Ранил Мирсәитовны да урамда үтергәнче кыйнаган. Каратут чырайлы булган, мөгаен. Югыйсә Халиловның үз кыяфәте дә аннан ерак китмәгән. Кыйнау, талау… Иң мөһиме — болар расистик идеологияне корал иткән экстремистик төркем оештыруда гаепләнде. Тикшерүчеләр әлеге төркемнең унсигез тапкыр җинаять кылуын ачыклаган.
Нацикларның саны бу ике адәм актыгы белән генә төкәнми. Төркем җитәкчесе Халиловның һич курыкмыйча прокурорга кычкыруы күпне күргән репортерларны да шаккатырган иде: «Барыбызны да утыртып бетермәссез! Тоталмассыз!»
Халилов белән Архиповны башта Яңа бистә зиратындагы йөздән артык мөселман кабер ташын җимерүдә дә гаепләгәннәр иде. Ләкин, күрәсең, тикшерүчеләр аларның бу җәһәттән гаебен раслый алмаган. Аңарчы ук, элегрәк экстремист чыгышлары белән билгеле булган 24 яшьлек Ростислав Малахов та кабер ташларын җимерүдә гаепләнеп тоткарланган иде. Анысы тоткынлыктан җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, бу вәхшилектә үзенең гаебе булмавын белдерде. Янәсе, әлеге зиратта аның әтисе, туганнары дәфен ителгән, андагы кабер ташларының җимерелүе аның йөрәген дә җәрәхәтли. Урыс милләтчесенең нәсел очы күп очракта татар зиратына барып тоташа! Хәер, шул ук хатында ул бу зиратның кайда икәнен дә белмәвен, анда бер тапкыр да булмавын яза. Ата-бабасының каберенә килеп бер мәртәбә дә баш имәгән бәндәдән ни көтәсең? Нинди баш ию?! Гамәлләренә, исем-атына караганда ул алардан әллә кайчан ваз кичкән инде. Тора-бара алиби да табылып, тикшерүчеләр аның өстеннән дә әлеге гаепне алдылар.
Аңлашылса кирәк, биредә Яшел Үзәннең Бәчек авылындагы кебек, бу вәхшилекне психик авыруга сылтап калдыру мөмкин түгел. Тарихтан беләбез: кабер ташларын җимерү — бүтән халыкка булган нәфрәт хисеннән акылы томаланган бәндәләр эше ул. Вәхшилекнең иң җирәнгеч мисалы. Ләкин аның үз мантыйгы бар. Вәхшиләр фикеренчә, алар күралмаган халык, кабер ташларын югалта-югалта, җир йөзеннән хәбәр-хәтерсез мәңгелеккә юкка чыгарга тиеш. Шуңа күрә дә гасырлар дәвамында татар кабер ташлары чиркәү нигезләренә куеп калдырылды, урамнарга, дуңгыз абзарларына түшәлде.
Һәйкәлләр турында инде әйтеп торасы да юк. Ниндидер чүчмәкләргә һәйкәл?! Төбе-тамыры белән актарып алырлар иде, тик әлегә буяу сибү белән чикләнәләр.
Хәзерге заманда, бөтен җирдә видеокамералар эленеп торганда, яңадан-яңа тәфтишләү ысуллары гамәлгә кергәндә, шәһәр зиратындагы мондый вәхшилекнең ачылмый калуы гаҗәпләндерә, әлбәттә. Йөздән артык кабер ташын шулай шыпырт кына аударып-җимереп чыгу мөмкин эшме? Һәр экстремистик оешма иминлек органнарының күз уңындадыр ләбаса!Нәфрәт орлыклары уңдырышлы туфракта! Адәм актыкларын мондый юлга этәргән сәбәпләрне аңлавы кыен түгел. Бер генә халыкның аерымлыгын, бөеклеген раслап хәтта рәсми кешеләр лаф органда, бөтен дөньяга мәгълүм залим Явыз Иванга һәйкәлләр куелганда (патша вакытында да мондый гамәл кылмаганнар), аңы ныгымаган инфантиль буынның зомбилашуына гаҗәпләнеп булмый.
Салымны түлә, үз телеңнән ваз кич! (25.12.2020)
Кырым татарларын ватаннарыннан кугач, авыл-шәһәрләрнең исемен дә тоташ алыштыру башлана. Татарның үзе генә түгел, сүзе дә дә калмасын! Шулай итеп Карасубазарны Белогорск дип атый башлыйлар, борынгы авылларга Солнечное, Яблоневое, Веселое исемнәрен тагалар. Монда күчерелеп утырган халык һәрвакыт «веселый» булсын, дигәннәрдер инде.
Безгә моның ни катнашы бар, диярсез. Безнең илдәге әллә кайчан булган фаҗигаларны искә төшереп утыра башласаң, сүз байлыгың җитмәс, күз яшьләрең корып кибәр. Шөкер, Татарстан дигән милли республикада (үзара җөмһүрият дип тә җиппәрәбез әле кайчак!) яшибез. Беркем дә аны бездән тартып алырга җыенмый сыман. Ләкин юк-юкта үткәннәрнең канлы шәүләләре күз алдында пәйда була да куя.
Искә төшереп торалар бит!
24 декабрьдә Алабугада шәһәрнең башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын үтәүче А. Минебаев җитәкчелегендә топонимик комиссиянең утырышы булган. Анда әлеге комиссиянең 24 августта узган җыелышта кайбер урамнарга бирелгән татарча исемнәрне урысчага алыштырырга дигән карарга килгәннәр. Ни өчен Татарстанда урамнарга татарча исемнәр кушып булмый? Моңа ук барып җиткәннәре юк иде бит әле. Җавап бер: Мәскәү татарча исемнәргә каршы икән. Аның да әле салым түләтү службасы! (Бу турыда урысча язылган документ әлеге язмага теркәлә). Ягъни без салым түли-түли үз телебездән ваз кичәргә тиеш. Монысы да яңалык түгел инде — балалар бакчаларында да үзебездән үк акча түләтеп балаларыбызны урыслаштыралар бит.
Мәскәү чиновниклары татарча атамаларга каршы булуларын РФ хөкүмәтенең 2014 елның 19 ноябрендә кабул ителгән «Адресларны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару Кагыйдәләрен раслау турында» N 1221 Карары белән бәйләп аңлатканнар. Аның 55 пунктында акка кара белән язылган (тәрҗемә итеп тормыйм): «Наименования элементов планировочной структуры и элементов улично-дорожной сети должны отвечать словообразовательным, произносительным и стилистическим нормам современного русского литературного языка».
Ләкин бу Карар, минемчә, урыс атамаларына гына кагыла. Ә татарча атамалар фәкать татар әдәби теленең һәр төрле нормаларына туры килергә тиеш. Югыйсә, бу Карар РФ Конституциясенең үзен үк санга сукмый дигән сүз.
Хыял урамы хәзер улица Мечтателей булачак. Без үз телебездә хыяллана да алмыйбыз булып чыга. «Мечтать не вредно» ди дә бит дәүләт төзүче халык, тик бер шарты бар икән: димәк, аның телендә генә «мечтать итәргә» кирәк. Татарча хыяллансаң, бик тә зыянлы булырга мөмкин. Үзеңә дә, илеңә дә. Мало ли что…
Ләкин шунысын әйтергә кирәк, Мәскәүдәге салым түләттерү хезмәтенең татарча атамаларны теркәргә каршы булуы федераль законнарны да, үзебезнең кануннарны да тупас бозу булып тора. Алабудагы топонимик комиссиянең бу шовинистларга бернинди каршылык күрсәтмәве гаҗәп. Хәер, нигә гаҗәп? Бу урында башка сүзне кулланырга кирәк.
Әлбәттә, Татарстан Дәүләт Советынның киләсе сессиясендә бу турыда сүз кузгалыр дип уйлыйм.
Фәрит Гыйбатдинов… Без аңладык аның кем булганын! (17.12.2020)
Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте (автономиясе) рәисе Фәрит Гыйбатдинов татар дөньясында билгеле шәхес иде. Алтмыш яшьлек гомер бәйрәмен уздырып озак та үтмәде, быел бөтен дөньяны үлем кубызында биетә башлаган зәхмәт чиреннән арына алмыйча, җәй көне бакыйлыкка күчте.
Якташлары аны онытмый: 15-16 декабрьдә Чабаксар шәһәрендә һәм мәрхүмнең туган авылы Урмайда «Гыйбатдинов укулары» дигән исем астында искә алу кичәләре узды.
Фәрит белән мин сиксәненче елларның азакларында танышкан идем. 1989 елда Чувашиядә Татар иҗтимагый үзәге оештырып, безнең якта борын-борыннан яшәгән милләттәшләребезне ул милли-мәдәни җәһәттән бер йодрыкка туплауга иреште.
Җиңел эш түгел. Безнең татар берләшергә бик атлыгып тормый. Шундый көннәрнең берсендә икәү генә гәпләшкәнебез әле дә истә. Бик мавыгып үзенең киләчәккә ниятләре урында сөйләде ул; мин аңа ышандым, максатына ирешәчәк бу! Күзе янып тора, мәсләге ачык, нияте изге. Ләкин ул вакытта әле аның гомумтатар милли хәрәкәтендә гаҗәеп зур урын тотачагын күз алдына да китереп булмый иде. Халыкара фестивальләр оештыруы, үз ансамбле белән чит илләргә кадәр барып җитүе, Урмай авылының исемен күз күрмәгән биеклеккә күтәрүе аның никадәр максатчан, фидакяр кеше булуын күрсәтте.
Кызганыч, бездә андый кешеләр сирәк; бу аның вафатыннан соң бигрәк тә ачык аңлашылды, йөрәкне тагын да ныграк әрнетте.
«Бер кеше үзе генә берни эшли алмый», дигән гыйбарә бар. Эшли ала! Мәйданга башта һәрвакыт бер кеше чыгып баса һәм үз янына фикердәшләрен, тарафдарларын җыя.
Кайвакыт Фәрит үзен «көтүче» дип атый иде. Аның бу сүзендә тирән мәгънә ята. Безгә чыннан да җитәкләүче, алга өндәүче көтүчеләр җитми.
Кайвакыт Фәрит үзен «көтүче» дип атый иде. Аның бу сүзендә тирән мәгънә ята. Безгә чыннан да җитәкләүче, алга өндәүче көтүчеләр җитми.
Юкса бит Фәрит бөтен асылы белән сәнгать кешесе иде! Милли-мәдәни эшләрне оештыру, җитәкләү юнәлешенә кереп китүен ул үзе дә сизми калды шикелле. Башыңа төшсә, башмакчы буласың. Ул оештырган «Мишәр» фольклор ансамбле бөтен төрки-татар дөньясында дан алды. Чирек гасыр дәвамында ул «Урмай моңы» эстрада фестивале үткәрде. Татар сәхнәсен тоткан хәзерге җырчыларның байтагы шунда канат ярды шикелле. «Урмай-Зәлидә» исемле төрки халыклар мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фестивале дә федерациядә яшәүче төрки халыклар өчен яңалык булган иде. Ә татар халкының милли мирасына багышланган «Кәрван-мирас» фестивале? Мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар фестивале «Мәдхия»… Фестивальләр, конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләр, татар теле укытучыларының җыеннары, мәдәният хезмәткәрләренең семинарлары… Болар бит даими, ел саен! Ничек вакыт тапкан? Соңгы елларда әле ул биш вакыт намазын да калдырмый иде. Аллаһка сыгынуы да ярдәм иткәндер…
Үзе исән чакта без аның нинди масштабтагы шәхес икәнен тулысынча аңлый идекме соң? Дәригъ! Тукай әйтмешли, «без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?» Хәер, үлгәч мәртәбәли белү дә сирәк күренешкә әверелеп бара.
Шактый гына этеш-төртештән соң, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе вазифасына, ниһаять, Фәритнең тарафдары, авылдашы, хәзер Чабаксар шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Хәйдәр Сафиуллин сайланган. Һәм иң куанычлысы — эшен ул Фәрит кардәшебезнең исемен мәңгеләштерүдән башлады. Әлеге искә алу кичәләрендә Фәрит Гыйбатдинов турындагы истәлекләр китабын да тәкъдим итү булды (Төзүчесе Рафис Җәмдихан). Комсомольский районы үзәгендә Фәрит үзе озак еллар директор булып эшләгән сәнгать мәктәбе хәзер аның исемен йөртәчәк. Урмай мәдәният сараеның диварына Фәрит истәлегенә мемориаль такта куелды. Урмайның бер яңа урамына да аның исеме биреләчәк.
Хәйдәр Сафиуллин миңа милли-мәдәни мохтариятнең тагын бер нияте турында сөйләде. Чабаксарда бер урамга Тукай исемен бирергә җыеналар икән. Чувашия Башлыгы белән бу хакта сөйләшү булган. Әлеге урам Батыр районы Бикшик авылында туып-үскән академик Хәбиб Миначев (1908-2002) исемен йөрткән урам белән кисешә. Шул урында җыйнак кына сквер да бар. Милләттәшләр анда бөек шагыйребезгә һәйкәл дә куярга тели.
Бу эштә Татарстаннан да ярдәм көтәләр. Анысы инде табигый. Ансыз булмас.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/comment/z-ydulla-rkail/17-12-2020/f-rit-gyybatdinov-bez-a-ladyk-any-kem-bulganyn-5793489