Җиденче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советы депутатларының унынчы утырышындагы чыгыш.
Хөрмәтле коллегалар! Хөрмәтле президиум!
Федераль дәүләт уку стандартларының (ФГОС)
гел үзгәреп торуына без инде күнегеп киләбез. Менә
тагын Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ул
стандартларга яңа төзәтмәләр кертә. Министр Сергей
Кравцов имзалаган документ 1 сентябрьдән – яңа уку
елы башыннан гамәлгә керергә тиеш. Хәзерге вакытта
Закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары
тарафыннан карала. Яңа стандартлар буенча, мәгариф
өлкәсендә Россия халыкларының телләре “Туган тел”
(Родной язык) булудан туктый, алар “Россия
Федерациясе халкы теле”нә (Язык народа Российской
Федерации) әйләнә.
Бу беренче карашка, кычытмаганны кашу кебек
кенә тоелырга мөмкин, ничек атасаң да, балаларыбыз
гомуми белем бирү мәктәпләрендә әлеге “РФ халкы
телен” атнасына бер-ике сәгатьтән ары укымаячак.
Ярар, “Туган тел” дәреслеге урынына “Россия
Федерациясе халкының теле” дәреслеге барлыкка
килде ди… Ләкин мине, шагыйрь буларак, бөек татар
шагыйре Габдулла Тукай безгә васыять буларак язып
калдырган “Туган тел” шигыренең язмышы борчый.
Хәтерлисезме:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле…
Хәзер аны балаларга ничек укыйсы була?
И Россия халкының теле, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле…
Әлеге сүзләргә җыр башкару турында инде әйтәсе
дә юк, ритм үзгәрә, вәзен үзгәрә, көй үзгәрә. Хәер, бу
шигырьгә советлар вакытында да кул тыгып
карадылар, аның соңгы строфасы Тукайның
китапларында басылмый иде, җырларга да тыелды:
И туган тел! Синдә минем
Иң элек кылган догам.
Ярлыкагыл дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам.
Хәзер “Ярлыкагыл!” дип безгә инде Россия
халкының телендә ялварырга туры киләчәк. Туган
телебез язмышы хәл ителгәндә дәшми-тынмый
торучыларны Ходай үзе ярлыкасын!
Ладно, шутки в сторону. Если серьезно, дело
обстоит так: вымарывают “родные языки” из
образовательного стандарта. И это не так безобидно,
как кажется. Вот как сформулировала свою мысль
инициатор этих изменений советник президента
России, экс-депутат Госдумы от Татарстана Елена
Ямпольская:
«Мы твердо знаем, что каждый язык бесценен, а
русский при этом является родным для всех граждан
России».
При этом ранее она в своем телеграм-
канале писала, что противопоставление русского и
родного языков недопустимо: «Если русский не
родной, то и Россия не Родина».
Это, по-моему недопустимое для человека такого
уровня утверждение. Отсюда недалеко и до печально-
известного лозунга “Россия для русских!”.
Ләкин безнең беркайчан да телләрне дә,
халыкларны да капма-каршы куйганыбыз юк.
Фронтовик шагыйрь Шәйхи Маннурның атаклы
шигыре безгә ана сөте белән кергән:
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Бик кирәкле якын тел.
“Туган телең урыс теле булмаса, ватаның да
Россия түгел”, – дип әйтер өчен нинди хыял
диңгезендә йөзәргә кирәктер, мин белмим. Мин
фәкать шуны гына беләм, Бөек Ватан сугышында йөз
меңнәрчә милләттәшебез, урысча ипи-тозлык кына
белгән хәлдә, Ватан өчен яу кырында башын салган.
Татарлар гына түгел, якутлар, бурятлар, чуашлар…
барысы да! Бабаларыбызның ни кичергәннәрен Гадел
Кутуйның сугышта язган шигыреннән беләбез:
Рус шәһәрен ярсып яклаганда
Күзләремә Казан күренә!
Бүген дә меңнәрчә егетләребез “И туган як, туган
як”, – дип туган телләрендә җырлый-җырлый махсус
хәрби операциядә кан коя. Туган телләренең татар
теле булуы аларга Урыс дөньясы өчен сугышырга
мишәйт итми.
Беркемгә дә сер түгел, Туган тел ул милләтнең,
халыкның фани дөньядагы күрсәткече. Туган теле
юкка чыга икән, иртәме-соңмы туган телен югалткан
халык үзе дә җир йөзеннән гаип була. Кемнәрдер
шуны телидер бәлки… Ләкин нигә ашыгалар соң? Эш
болай да шаккатарлык тизлек белән шуңа таба бара.
Халык санын соңгы исәпләүләр шуны күрсәтте: ун ел
эчендә татар телен белүчеләр бер миллионга кимегән.
Татар халкының шул вакыт дәвамында 600 меңгә
азаюы да, әлбәттә, шактый кимәлдә туган телне
куллану даирәсенең тараюы белән бәйле. Демографик
чоңгыл белән бергә туган тел югалу аркасында милли
идентификациянең үзгәрүен дә инкарь итеп булмый.
Мондый темпта барсак без гасыр ахырына да барып
җитә алмабыз.
Ә болар һаман ФГОС үзгәртеп мәш килә…
Татарстан Дәүләт советы бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш!