Дәүләт советында

Ркаил Зайдулла назвал утрату родного языка угрозой для будущего народа

12:34, 17.07.2025


Депутат Государственного Совета Татарстана, председатель Союза писателей РТ Ркаил Зайдулла высказал свое мнение в связи с изменениями, внесенными в «Закон о языках народов РФ».

«Наши предки говорили: “У кого есть своя страна – у него есть и язык, нет страны – нет языка”. Если нет языка – значит, нет ни народа, ни его страны. Обратите внимание, изъятие национальных компонентов началось с 2004 года, с тех пор ведется политика уничтожения языков, кроме русского языка. Кто за этим стоит? Не знаю. Но это дело началось не только в этом столетии. Если посмотрим на историю, это – политика, идущая на протяжении веков. В истории были разные времена», – сказал он в своем выступлении на 11-м заседании Госсовета РТ.

Ркаил Зайдулла напомнил строки армянского поэта: «Зачем вы так давили нас, что превратились мы в алмаз?!».

«Мы тоже, видимо, превратились. Так, что иногда и не чувствуем давления. Но у этого есть и другая сторона. Шаг за шагом отступая, мы и язык свой теряем, – сказал писатель. – Потому что при последней переписи населения стало известно, что 600 тысяч татар отреклись от своего языка. Не говоря о том, что мы не досчитались 1 миллиона татар в численности нашего народа. Есть разные причины. Но то, что 600 тысяч татар утратили свой язык, говорит о многом», – сказал депутат.

Он подчеркнул, что эти процессы могут привести к печальным последствиям. «Исчезает народ – значит, исчезает и его государственность. Значит, это – прямая угроза нашим национальным республикам. Не стоит этого забывать. Только у народа, имеющего свою страну, есть язык, и только у народа, имеющего свой язык, есть своя страна», – завершил свое выступление спикер.

Литературная газета

Дружба не обходится без песен

Наталья Харлампьева, народный поэт Якутии

Антология татарской поэзии. – М.: МАГИ Из века в век, 2024. – 704 с. – 1000 экз. 

Моё поколение хорошо помнит времена, когда имена национальных поэтов гремели по всему Советскому Союзу. Это было блестящее созвездие – Расул Гамзатов, Кайсын Кулиев, Давид Кугультинов, Мустай Карим… К этой же когорте принадлежал и наш народный поэт Семён Данилов. Но эти времена давно канули в Лету.

Тогда существовала прекрасная школа русского перевода, были даже издательства, которые занимались выпуском книг переводов с языков народов СССР. Теперь же национальный писатель сам должен находить переводчика, издательство и за всё это платить из собственного кармана, а если повезёт, то издать книгу на русском за счёт спонсоров. Государство же больше в последние годы заботилось о переводах на русский язык зарубежных авторов, нежели своих, национальных писателей…

И в эти, можно сказать, «глухие» годы появилась серия «Из века в век» под редакцией С.Н. Гловюка. Вначале он начал серию «Славянская поэзия

ХХ–ХХI веков», затем приступил к изданию серии «Поэзия народов кириллической азбуки». В ней в 2009 году вышла антология якутской поэзии. Знаю, что выпущены антологии поэзии Башкортостана, ханты, манси, ненцев…

Всего за эти годы автор проекта Сергей Гловюк издал 15 томов, а это труд немалый.

И вот новое издание . К слову, у татарской литературы, у татарских писателей путь к русскому читателю был чуть проще, чем у других. Казань всегда была интеллектуальным и интернациональным городом, и переводчики в большинстве случаев находились «на месте». Благодаря своему географическому расположению, в центре Евразии, татарские писатели всегда имели больше возможности издаваться в Москве, Санкт-Петербурге и других городах. В этом плане антология, конечно, не первая книга, которая выносит на суд русского читателя татарскую поэзию в таком виде.

Её уникальность в другом. Во-первых, в ней соблюдена хронология авторов ХХ века, это позволяет читателю создать панорамную картину татарской поэзии, увидеть её вершины. Во-вторых, стихи даны на родном, татарском языке и в переводе на русский. Когда читатель может сравнить одно и другое, то сразу видит доподлинный, настоящий перевод. И дело не только в соблюдении организации, рифмы и объёма стихотворения, а в тайном звучании, ритмике, которые передают душу татарского народа. Да и то, что в одной книге представлена почти вся татарская поэзия, говорит о многом. Начав со стихов Мусы Джалиля, дойти до сегодняшних поэтов – Рузаля Мухаметшина и Рифата Салаха – это как бы испить чашу татарской мудрости, прикоснуться к татарской истории, к яркой, самобытной татарской культуре… В антологии много известных мне имён, с некоторыми авторами я знакома лично…Роберт Миннулин, Разиль Валеев, Рафис Курбан, Газинур Мурат, Ркаил Зайдулла, Ильсияр Иксанова, Ленар Шаех, Лилия Гибадуллина… Это поэты, которых знает якутский читатель, которые бывали в Якутии, нас связывала и связывает творческая дружба.

Эта антология, без всякого сомнения, событие в жизни и русского, и татарского читателя. И даже больше – событие, которое заметит любой литератор, любой человек, интересующийся литературой, живущий в другом регионе страны. На самом деле и сегодня внимания к национальным литературам маловато, а государственной поддержки переводческая деятельность не получает. Выход билингвальной антологии татарской поэзии – свидетельство того, что это нужно и востребовано. И замечательно, что есть люди, которые это считают важным делом.

Благополучие и расцветание страны заключается не только в стабильной экономике, но и в дружбе народов, её населяющих. Всякая дружба, как мы знаем, не обходится без общих духовных начал, без песен. И эта книга – тот камень, фундамент, который и объединяет два народа, более того, открывает душу татарского народа для всех русскоязычных читателей России.

Народный поэт Республики Саха (Якутия)

29 июня 2025 г.

Саха-Якутиядә

Культурное событие Якутии и Татарстана: в Якутске презентовали детскую книгу Ркаила Зайдуллы «Сабантуй» в переводе Данила Макеева
 

Накануне Ысыаха Туймаады в Национальной библиотеке Якутии состоялась презентация якутского перевода детской книги «Сабантуй» народного поэта Татарстана Ркаила Зайдуллы.

Событие стало ярким символом культурного диалога между народами и подчеркнуло важность сохранения родных языков через детскую литературу и традиции.

На торжестве присутствовали народные депутаты республики, члены Союза писателей Якутии, представители татарской диаспоры, активисты Ассамблеи народов Якутии.

Сабантуй — это не просто название праздника, а символ богатой культуры татарского народа, его истории, традиций и ценностей. Эта детская книга, написанная Ркаилом Зайдуллой, о легендах и обычаях, сопровождающих праздник.

Книгу на якутский язык перевел прозаик, переводчик, заместитель главного редактора журнала «Чолбон» Данил Макеев:

«В этом году отмечаю 35 лет своей профессиональной деятельности в области издательского дела, связанного с газетами и журналами. Всякий, кто работает там, так или иначе занимается переводами с якутского на русский язык. В частности, работая в газете «Чолбон» начал переводить произведения. В начале пути меня поддерживали мои наставники Николай Егорович-Урсун, Семён Тумат, которые отмечали мои хорошие переводы и советовали выпускать свои книги».

Народный поэт Татарстана Ркаил Зайдулла:

«Эта маленькая книга, но самая дорогая, потому что написана для детей. Спасибо всем, кто пришел на презентацию. Это яркий пример того, как разные народы могут соприкасаться через литературу».

Главный редактор журнала «Чолбон» Гаврил Андросов вручил Ркаилу Зайдуллину Почетную грамоту от имени ГАУ РС(Я) «Сахапечать» за долгое, плодотворное сотрудничество с журналами «Чолбон» и «Полярная звезда»

Иванова Лилия, редактор журнала «Чолбон»

Үткәнне барлау

Сәхнә

Вахит Имамов: Тәхетне хан ташламас…

Г.Камал исемендәге академия театры Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» атлы, моннан 20 еллар элек үк язылган драмасын сәхнәгә чыгарды.

Вахит Имамов: Тәхетне хан ташламас...

Әсәрнең сюжетын да, сәхнәдәге артистлар уенын гади, җиңел, ансат аңлаешлы, дип кенә булмый.

Безнең Англия тарихында король Ричардлар нәселеннән булган туганнар арасыннан берсенең икенчесен тимер битлек кидереп төрмәгә ташлаттыруын, әмма кырын эшнең егерме елдан соң да тарих аренасына калкып чыгуы турында укыган һәм хәтта бу темага куелган фильмнарын да караган бар иде. Тәхеттә утырырга лаеклы хакимдар булса да, фәкать таҗ һәм власть турында гына хыялланган оятсызының бертуган абыйсын төрмәгә ташлаттыруы күңелләрдә ярсу уята, кабих җанны гадел җәзага тартылуын сорап каннар кайный иде. Гәрчә үз дәүләтләребез тарихында да туганнар арасында берсен-берсе суюлар, хәтта угыл кешенең үз атасының гомерен кыю кебек гайре табигый хәлләр дә байтак булган инде.

Алтын Урда тарихында андый коточкыч суюларга атаклы Үзбәк хан нигез салган, диләр. Бер дистә хатыннарыннан туган угыл һәм оныклары аның тәхетенә нәфес сузмасын өчен, ул 1312 елда ук властька килгән чакта хәтта 110 га якын туганын үтерттергән, дигән мәгълүмәтләр дә бар. Икенче чыганакта «ул 42 туганын үтерттергән», дип гаебен «киметәләр». Әмма үз туганнарын күпләп үтертүдә аңа тиңнәр бик тә сирәк табылган, монысы хак.

Яман чир үтә йогышлы була бит, Үзбәк хандагы «гадәт» тиз арада оныкларына да күчкән. Үзеннән соң тәхетне өлкән угылы Танибәккә вәгъдә итеп киткәч, мондый «гаделсезлек» улы солтан Җанибәк күңелендә дә «нахакка рәнҗетелү» хисе уятмыйча калмый. Нәтиҗәдә Тәнибәк үтерелә, Җанибәк тәхеткә менә.

Җанибәкнең Кавказга ясалган бер походы барышында каладар итеп тау башында калдырылган Бирдебәк яшерен юллар белән качып кайта да, әүвәл әтисе Җанибәкне, аннары аның 11 варисын суеп үтерә. Күзе һәм аңы власть белән томаланган Бирдебәк хәтта Җанибәкнең 8 айлык угылын да кызганып тормый, аның аяк­ларыннан тотып, башы белән стенага бәрә… Ләкин тәкъдир дигәннәре Бирдебәкнең үзен дә аямый, аны 1359 елда чираттагы тәхет дәгъвачылары суеп үтерә һәм Алтын Урда тарихында 20 ел эчендә 25 хан алышынган канлы буталыш, канлы мәхшәр чоры башлана. Мондый мәхшәр 1380 елда тәхеткә Туктамыш хан менеп утырганнан соң гына тукталгандай була. Мәгәр мәгъ­лүм – аны да 1406 елда сатлык­җан Идегәй яраннары юк итә. Бу коточкыч мәхшәр Алтын Урда дәүләте җимерелү белән тәмамлана.

Р.Зәйдулла Бирдебәк хан ида­рәсен тәхет язмышына төзәтмә кертү өчен иң кулай чор, дип сайлап алган сыман. Тик аңа, әлбәттә, тарихи эзлеклелекнең бөтенләй кирәге юк, ул тәхеткә шагыйрь күзаллавы һәм, әлбәттә, шагыйрь нәфесе буенча, үз «братын» – шагыйрь кешене утыртып карамакчы була. Моның өчен үтә җайлы һәм ышандыргыч ысул да бар сыман. Бату ханның кырык­лап хатыныннан ким дигәндә бер йөз дәвамчы таралган бит. Ул йөздән соң икенче буында – бер мең. Андый бетмәс-төкәнмәс оныклар арасында, кан шаяртуы буенча, бер-берсенә игезәкләрдәй охшаш туганнар пәйда булу да мөмкин. Һәм менә Зәйдулла әсәрендә дә Бирдебәк аңа ике су тамчысыдай охшаш туганы – шагыйрь Әхмәт Казани белән очраша. Казан шагыйре Әхмәт, әлбәттә ки, ханлыкта гадел кануннар буенча яшәүче тәртип урнаштыру яклы. Бирдебәк ханга да тәхетне вакытлыча аңа биреп тору кызык. Ниһаять, Р.Зәйдулла фәрманы буенча, алар үзара килешә дә, тәхеткә бер тәүлеккә генә шагыйрь Әхмәт менеп утыра. Иллә мәгәр тәхетнең дә б-и-и-к йогышлы чире бар бит, каһәр. Хан менеп утырганчы гади гына урындык булса, ханның арты тиюгә, урындык шул мизгелдә власть тулы тәхеткә әверелә. Ә тәхет иясе – Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендә билгеләп куелган идарәчесе бит ул. Күктә – Аллаһ үзе дә, җирдә – хан иң көчле! Тәхеткә арт саны тигән бәхет иясенең гамәлләрен тикшерергә дә һичкемнең хокукы юк. Чөнки ул гына иң гадел, иң лаеклы, ул – пәйгамбәр!

Өстәвенә, тирә-юньдә дә аның кубызына биеп торырга әзер яраннар табылмыйча калмый. Диван бәге белән карачы хәзер яңа ханның иң кансыз әмерен үтәүгә дә әзер, тик хан аларның изгелеген генә онытмасын һәм зуррак түрә урынын кызганмасын. Хәтта, кичә генә Бирдебәк хан белән түшәк бүлешкән Ханикә дә «шагыйрь Әхмәт»не «мең кәррә назлырак» ир дип тәкърарлый бит, мондый даннан ничек баш тартасың?!.

Кара гавам белән дәрвишләр арасында ханның «не настоящий» булуына шик белдерүчеләр табылмыйча калмый. Танышбәк атлы кардәше Әхмәт Казанига Бирдебәкнең малай чагында ук аның белән бил алышып һәм сер бүлешеп үсүен искә төшерә һәм бүгенге «хан»ның хәтта сөйләмендә дә өр-яңа төсмерләр пәйда булуына киная ясый. Тик тәхет белән хушлашу – мөмкин гамәл түгел! Кичә генә шагыйрь булып йөргән «хаким» Әхмәт Танышбәкне суеп котылмакчы була. Мәгәр җансакчылар да уянган шул инде, алар бар халыкны бергә күтәреп, бар кешене дә «тап­лап» кына чәнчелдереп төшерү турында гапь кузгата. Яңа фетнә, гомумхалыкны берләштергән бунт куера. Әхмәт Казани да янә башына капчык киеп, халык хөкеме каршына тезләнергә мәҗбүр…

Финал хәл ителми, нәтиҗәне һәрбер тамашачы фәкать үзе йомгакларга тиеш. Әмма уйланырлык урыннары чиктән ашкан. Әле утыз еллар элек кенә миллионлаган инсан коммунистлар фиркасеннән котылып, гадел хакимият, һәрбер адәм баласын яклаячак гадел кануннар урнаш­тыру турында хыялланган иде. Бугаз ярып кычкырырга яраткан Ельцинның: «Сезгә никадәрле мөстәкыйльлек кирәк булса, шулкадәр алыгыз», – дигән юмакай сүзләренә алдандык. Аның урынына менгән икенчесе 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының корылтай делегатлары алдында «Тулысынча тиле хаким генә халыкларны туган телләрендә укытуны тыя ала», дип шәрран ярды да, 15 ел үтүгә нәкъ менә безне милли мәктәпләрсез калдыру турындагы фәрманга кул куйды. Ркаил Зәйдулла да, Англиянең йөзенә тимер битлек кидереп зинданга ташлаткан Ричардлары турында язган әдипләр дә хаклы – арт саннары тәхеткә тиюгә үк хакимнәрнең җаны алмашына һәм аларның берсе генә дә хакимиятне үз теләге белән ташлап китмәячәк. Алар тирәсенә акчага һәм властька табынган кемсәләр үләксә чукырга әзер козгыннар кебек җыелмыйча калмый. Менә шулары үзләренә җылырак оя, майлырак калҗа, абруйлырак кәнәфи дәгъва итә, хәтта өстәмә байлык талап кайту хакына хакимнән чит дәүләтләргә яу-талау походлары оештыруны да таләп итә башлый. Менә шул козгыннар көтүе эчендә үзләренең «зиһенлеләрдән-зиһенле» балаларын арттан этеп Айга мендерүчеләр саны ишәя. Ахыр чиктә, хакимнәр арасында да үзләренә ясалма игезәкләр әвәләп, үз хакимлеген сакларга омтылган җаннар табыла…

Тарих искә төшә. Россия тәхетенә үрмәләгән чакта Елизавета Петровна белән Әби патшабыз – Екатерина II фетнә куптарган гвардиячеләрнең иң беренче сафларында булган, битләрен итәкләре белән каплап, җир астында качып ятмаганнар. Совет галимнәре «народниклар» дигән битлек белән япкан террорчылар Александр Өченчегә каршы берсе артыннан берсе һөҗүм итеп торган, әмма патша читлек эченә яки бункер төбенә кереп яшеренмәгән. Николай Икенченең дә бронялар белән капланган вагоннарда гына күченеп йөрүе хакында һичбер чыганак юк. Чөнки болар асылда да үзләрен тарих һәм халык алдында җаваплы хакимнәр дип санагандыр, шуңа күрә ясалма битлек кигән игезәкләр артына да качып ятмагандыр, үз язмыш­ларын үзләре хәл иткәндер. Ә аннары җәмгыять һәм хакимнәр вакланган, тавык чебиләре кебек бер-берсенә охшаш вак җанлылар тәхетләрне тоткан. Бүген дә шул ук чир. Хәтта, әнә, кичә җансакчы булып яисә бассейннарда бергә йөзеп йөргән «ак тәнлеләр» дә саллы кәнәфи читенә арт саны эләгүгә үк үзен Ходай Тәгалә тарафыннан билгеләнгән түрә итеп саный. Ләкин шуларны кәнәфидә яңасы алыштыргач, кара гавам фейерверклар ясап күңел ача. Тормыш – балаган. Шушы битлек кигән түрәләр кулында курчак булып гомер итү әрәм. «Аллаһ вәзирләре, асабалар», имеш. Юк шул, Р.Зәйдулла тәхеткә мендергән Әхмәт Казанилар гына безгә бәхет яулап бирә алмас. Гадел җәмгыять төзү, бәхеткә юл яру – кара гавам кулында. Ә халыкның күзен ачуга ошбу әсәр дә барыбер ярап тора.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shn/vaxit-imamov-taxetne-xan-taslamas

Премия

Айдар Сәхибзадинов исемендә әдәби премия гамәлгә куелды. Гамәлгә куючы – Сәхибзадинов үзе

Айдар Сәхибзадинов исемендә әдәби премия гамәлгә куелды. Гамәлгә куючы – Сәхибзадинов үзе
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Җәмәгать, Татарстан әдәбияты (республиканың татар телле һәм рус телле әдәбияты) тагын бер әдәби премиягә баеды – язучы Айдар Сәхибзадинов үз исемендәге премияне гамәлгә куйды. Әлеге премияне ул Казанның Вишневский урамындагы урнашкан Үзәк шәһәр китапханәсенең әдәби кафесында тапшырды. Бер язучының ике язучыга төргәге белән акча тапшыруын мин дә күзәтеп тордым. Сүз дә юк, акча бирү, гомумән, матур күренеш инде ул.

ххх

XXI гасыр татар әдәбияты турында язганда әдәби премияләрнең байтак булуы һәм язучыларыбызның ул премияләргә хирыслыгы турында язылмый калмас. Әдәби премияләрнең күплеге, бер яктан, дәүләтнең иҗат кешесенә игътибары дип кабул ителсә, икенче яктан, язучыларның бай яшәмәве белән бәйли алабыз – уч тутырып гонорар алып яшәсәләр, 30-50 мең өчен мәш килеп ятмаслар иде.

Ә премияләр татар әдәбиятында, чыннан да, күп: прозаиклар өчен – Фатих Хөсни, шагыйрьләр өчен – Һади Такташ, балалар язучылары өчен – Абдулла Алиш, әдәби тәнкыйтьчеләр өчен – Җамал Вәлиди, драматурглар өчен – Туфан Миңнуллин исемендәге премияләр бар. Бу – һич кенә дә тулы исемлек түгел, Гаяз Исхакый, Максим Горький, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге һәм тагын башка премияләр бар. Аларның күпчелегенең финанс ягы Мәдәният министрлыгы аша хәл ителсә, «Татнефть» яки районнар казнасыннан хәл ителгәннәре дә бар.

Менә шушы вазгыятьтә көтелмәгән хәл – прозаик Айдар Сәхибзадинов үз исемендәге премиясен булдырган. Ялгышмасам, ул үзе – бер әдәби премия дә алмаган прозаик.

Премия тапшыру тантанасы өчен рус телле язучылар җыелып шигырь укый торган урын – китапханәнең әдәби кафесы сайланган. Җыйнак кына бүлмә ул. Өстәл, урындыклар, бар өстәле кебек урын да, аның артында чәй әзерләү өстәле дә бар. Ә агартылган кирпечле ул бар дивары имзалар белән чуарланган.

Һәр килгән кешегә гөбәдия һәм чәй тәкъдим ителә. Гөбәдиянең чыганагы турында соңрак язармын – аңа да килеп җитәчәкбез.

Менә халык җыелышып бетте, шигырь укырга җыенган һәр кеше теләген махсус кәгазьгә язып куйды. Әлеге «тусовканың» хуҗасы Эдуард Учаров шигырь кичен ачып җибәрде, сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла алды.

Ркаил Зәйдулла: «Сезнең арагызга килеп эләгүемә бик шатмын. Бу китапханәдә булганым бар, әмма монда шундый әдәби кафе бардыр дип белмәгән идем. Үз кешеләр арасында булу бик рәхәт. Без бүген бирегә Айдар Сәхибзадинов исемендәге премияне тапшыру тантанасына җыелдык. Айдарның әсәрләрен байтак тәрҗемә иттем. Мин аны Айдар Сәхибзадә дип язам – алай магик яңгырый, «Сәхибнең улы» дигәнне аңлата. Мин аны Татарстандагы рус телле язучылар арасында иң яхшы прозаик дип саныйм. Без күптән таныш.

Мин Гадел Кутуй урамындагы студентлар тулай торагында яшәгәндә, без күршеләр идек: тулай торак каршындагы ерымның теге ягында Калуга бистәсе бар – Айдар шунда яшәде. Аның «Калуга хикәяләре» дигән нәзек кенә китабы бар иде – бик ярата идем ул китапны.

Ул әсәрләр хәзер бик өйрәнчек булып тоелырга мөмкин, әмма алар бик тәмле итеп язылган иде. Соңрак безгә бергә «Идел» журналында эшләргә туры килде. Айдар криминаль хрониканы алып бара иде. Мин аның язмаларын татарчага тәрҗемә итә идем. Аның криминаль очерклары да газета теле белән язылган коры язмалар түгел, сәнгати итеп эшләнгән була торган иде – әйе, язучылык таланты үзенекен итә.

Без хәзер дә телефоннан сөйләшкәлибез, әлбәттә, еш түгел, чөнки төрле утырышлар-җыелышлар белән минем вакыт җитми – әдәби түрәгә әверелдем, ә ул иркенләп сөйләшергә ярата. Беркөнне ул миңа шалтыратты да премия турындагы идеясен сөйләде. Ул һәрвакыт киң күңелле кеше булды, бу яктан без охшаш. Айдар Сәхибзадинов бер – татар телле, бер рус телле язучыга үз премиясен бирәчәге турында әйтте».

Лауреатларны Айдар Сахибзадинов үзе сайлаган: Эдуард Учаров һәм Гүзәл Игъламова.

Эдуард – китапханәнең шушы серле бүлмәсендә әдәби очрашулар оештыручы шагыйрь егет. «Минем Эдуард Учаровны чиста рус язучысы дип атарга телем дә әйләнми, аның әтисе татар. Учаровлар – данлыклы морза нәселе, данлыклы фамилия. Үзе Киров өлкәсендә үскән. Шәп егет», – дип таныштырды аның белән Ркаил Зәйдулла. Хәер, аны биредә барысы да белә иде, таныштыру минем өчен генә булгандыр.

Гүзәл Игъламова – Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылы китапханәчесе. Шигырьләр яза.

Кәгазькә төрелеп җеп белән бәйләнгән акчаларны тапшырганчы, Айдар Сәхибзадинов озын гына нотык тотты.

Айдар Сәхибзадинов: «Мин җитди авырдым – хастаханәләрдә яттым. Барысы да гаиләдәге аңлашылмаучанлыклардан башланды, шул миндә стенокардия китереп чыгарды. Үләм дип торам. Шунда мирас калдыру турында уйлана башладым. Минем кызым – акчалы кеше, ә туганнан туган кызлар минем авыруым турында да борчылмагач, аларга мин үзем дә, акчаларым да кирәкмидер, дип уйладым.

Заманында үзем дә акчасыз интеккән кеше булгач, яшь талантларга булышырга уйладым. Хәзер башларга кирәк инде моны. Машинаны да саттым – акча бар. Миңа таксида йөрү уңайлырак.

Совет чорында язучылар акчалы яшәде бит. Аккош күлендә Рөстәм Кутуйның дачасында булганым бар. Ә үзгәртеп кору еллларында редакцияләрдә гонорарлар да түләми башладылар. Хәзер тормыш яхшырды. Читкә киттем бугай… Быелгы премия Пушкинның «19 октября» шигыренә багышлана, чөнки премия шушы көнне тапшырылырга тиеш. «Роняет лес багряный свой убор, Сребрит мороз увянувшее поле» дип башланган шигырен барыгыз да беләсездер инде? Бик лирик шигырь.

Премия ел саен биреләчәк. Ике премия. Милли мәсьәләләргә бәйле тавыш-гауга булмасын өчен, бер – татар телле һәм бер рус телле язучыга бирергә булдым…»

Айдар Сәхибзадиновның озынга киткән монологын ипләп кенә булачак лауреат Эдуард Учаров үзе туктатты, чөнки ул – кичәнең модераторы, халыкны күңелсезләндерергә ярамый иде.

Гүзәл Садриева-Игъламовага һәм Эдуард Учаровка дипломны һәм акчаны Айдар ага үзе тапшырды. «Имзасы минеке, акчасы синеке», – дип ачыклык кертте Ркаил Зәйдулла. «Моя миссия выполнена», – диде Айдар Сахибзадинов.

«Акчасы күпме?» – дип сорадым мин. «Мием өйгә исән-сау кайтып җитәсе килә», – дип тукттаты Эдуард Учаров. «Һәрберсе 70әр мең. Премия фонды – 140 мең сум», – диде акчаларның хуҗасы.

Ркаил Зәйдулла, вакытлыча гына модератор вазифаларын үз өстенә алып, сүзне «новоиспеченный» Айдар Сахибзадинов исемендәге әдәби премия лауреаты Гүзәл Садриева-Игъламовага бирде. Әлеге «тусовканың» бердәнбер калфаклы ханымы, тыйнак елмаеп, бар өстәле янына чыкты. Ул үзен Имәнкискә авылы китапханәчесе дип таныштырды, татарча шигырьләр укыды. Гүзәл ханым татар теле турында шигырьләрен яңгыратты.

«Мәхәббәт турында укы», – диде Ркаил Зәйдулла. «Андыйлар юк бит әле, килеп чыкмый», – диде Гүзәл ханым. «Мәхәббәт турында килеп чыкмавы начар инде», – диде Ркаил Зәйдулла. Гүзәл ханымның икенче шигыре табигать гүзәллеге турында, өченчесе Бөек Җиңү турында иде. Азактан Айдар абыйның «нәсел горурлыгы» булуын да искәртте. «Гүзәл премиягә бик лаек», – дип өстәде Айдар Сәхибзадинов.

Әйтергә онытып торам икән – гөбәдияне Гүзәл ханым пешереп алып килгән.

Аннары Эдуард Учаров шигырьләрен укыды. Шигырьләрдән соң – тәнәфес. Аннары кичәнең икенче өлеше катнашучыларның шигырьләре белән дәвам итте.

Казан үзәгендә Вишневский урамындагы китапханәдәге әдәби очрашулар турында хәбәрләр очраштыргалый. Рус телле иҗатчыларның шулай җыелышып шигырь тыңлавы – гаҗәеп матур күренеш. «Эшем кешесе» татарларның гына җыелышып шигырь тыңларга вакытлары җитми.

Айдар абзый озын гомерле булсын, премиясе күпләрне сөендерсен иде. Аның үз премиясен бирү өчен яхшы шигырь язучыны гына түгел, ә шигъриятне пропагандалаучы кешеләрне сайлавы – күркәм әйбер. Учаров шигырь кичәсенең оештыручысы булса, Гүзәл ханым авыл балалары күңеленә шигърият салып тәрбияли.

Премияне алучылар гына түгел, бирүчеләрнең дә күп булуын телик.

Хәдисләрдә дә: «Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр…» – дигән сүзләр бар.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/aidar-saxibzadinov-isemenda-adabi-premiya-gamalga-kueldy-gamalga-kuyucy-saxibzadinov-uze-5869230

Мәрсия

Мәскәүдә атаклы хирург, милләттәшебез Ренат Акчурин озак авырудан соң 78 яшендә вафат булды. Ара-тирә татар язучылары белән дә аралашты. Урыны оҗмахта булсын.

Сулдан уңга:
Утыралар: Равил Фәйзуллин, Ренат Акчурин, Рауль Мирхәйдәров;
басып торалар: Ркаил Зәйдулла, Ринат Смаков, Ринат Мөхәммәдиев.

2011 елның апрелендә, Г. Тукайның туган көнендә, Мәскәүнең үзәгендә
урнашкан Новокузнецк урамындагы бакчада татар шагыйренә тантаналы төстә һәйкәл ачылды.
Бу фоторәсем шул тарихи вакыйгадан соң ук, янәшәдә генә урнашкан «Татар
дөньясы» газетасы редакциясендә төшерелде.

Picture background

Исхакый турында

Ркаил Зәйдулла: Без беркайчан да Гаяз Исхакыйны онытмаска тиеш

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый турында фикерен әйтте.

Ркаил Зәйдулла: Без беркайчан да Гаяз Исхакыйны онытмаска тиеш

«Без беркайчан да Гаяз Исхакыйны онытмаска тиеш. Ул – үзенең бөеклеге белән Тукай белән янәшә тора торган шәхес. Бәлки, Исхакый иҗтимагый, сәяси эшләре белән югарырак тотыладыр. Без аның күбрәк инкыйлабка кадәрге эшчәнлеген беләбез, чит илдәге эшчәнлеге дә зур була. Төркиядә булганда, татарлар төрек сәяси системасына кереп китә: мәсәлән, Садри МаксудиЗәки Вәлидиләр һ.б. Ә Гаяз Исхакый татарлыктан беркайчан да чигенми. Авыр хәлдә калган Ерак Көнчыгыштагы татар кардәшләрен Төркиягә күчерү мәсьәләсендә дә кая гына барып җитми – премьер-министрларга мөрәҗәгать итеп, татарларны күчерүгә ирешә. Бу эшчәнлекләре күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән», – диде ул.

Ул Гаяз Исхакыйга һәйкәлләр куеп, истәлек такталары элеп булуын әйтте. «Иң беренче нәүбәттә, аның иҗатын өйрәнеп, әсәрләрен укып сабак алырга һәм үзебезгә киләчәккә барырга дәрт, көч алырга тиешбез», – ди Ркаил Зәйдулла.

«Гаяз Исхакыйның иҗатын халыкка җиткерүдә иң төп рольне үтәүче – галимә Лена Гайнанова. Аңа рәхмәт әйтәсем килә. Исхакыйның исемен телгә алырга ярамаган чакларда Лена апа Гаяз Исхакыйның әсәрләрен җыеп барып, гарәп һәм латин графикасында язылганнарын кириллицага күчереп, әзерләп, күп томлыгын чыгаруда зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе», – дип искәртте Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

 

Зилә Мөбәрәкшина

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shheslrebez/rkail-zaidulla-bez-berkaican-da-gaiaz-isxakyiny-onytmaska-ties