Үткәнне барлау

Сәхнә

Вахит Имамов: Тәхетне хан ташламас…

Г.Камал исемендәге академия театры Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» атлы, моннан 20 еллар элек үк язылган драмасын сәхнәгә чыгарды.

Вахит Имамов: Тәхетне хан ташламас...

Әсәрнең сюжетын да, сәхнәдәге артистлар уенын гади, җиңел, ансат аңлаешлы, дип кенә булмый.

Безнең Англия тарихында король Ричардлар нәселеннән булган туганнар арасыннан берсенең икенчесен тимер битлек кидереп төрмәгә ташлаттыруын, әмма кырын эшнең егерме елдан соң да тарих аренасына калкып чыгуы турында укыган һәм хәтта бу темага куелган фильмнарын да караган бар иде. Тәхеттә утырырга лаеклы хакимдар булса да, фәкать таҗ һәм власть турында гына хыялланган оятсызының бертуган абыйсын төрмәгә ташлаттыруы күңелләрдә ярсу уята, кабих җанны гадел җәзага тартылуын сорап каннар кайный иде. Гәрчә үз дәүләтләребез тарихында да туганнар арасында берсен-берсе суюлар, хәтта угыл кешенең үз атасының гомерен кыю кебек гайре табигый хәлләр дә байтак булган инде.

Алтын Урда тарихында андый коточкыч суюларга атаклы Үзбәк хан нигез салган, диләр. Бер дистә хатыннарыннан туган угыл һәм оныклары аның тәхетенә нәфес сузмасын өчен, ул 1312 елда ук властька килгән чакта хәтта 110 га якын туганын үтерттергән, дигән мәгълүмәтләр дә бар. Икенче чыганакта «ул 42 туганын үтерттергән», дип гаебен «киметәләр». Әмма үз туганнарын күпләп үтертүдә аңа тиңнәр бик тә сирәк табылган, монысы хак.

Яман чир үтә йогышлы була бит, Үзбәк хандагы «гадәт» тиз арада оныкларына да күчкән. Үзеннән соң тәхетне өлкән угылы Танибәккә вәгъдә итеп киткәч, мондый «гаделсезлек» улы солтан Җанибәк күңелендә дә «нахакка рәнҗетелү» хисе уятмыйча калмый. Нәтиҗәдә Тәнибәк үтерелә, Җанибәк тәхеткә менә.

Җанибәкнең Кавказга ясалган бер походы барышында каладар итеп тау башында калдырылган Бирдебәк яшерен юллар белән качып кайта да, әүвәл әтисе Җанибәкне, аннары аның 11 варисын суеп үтерә. Күзе һәм аңы власть белән томаланган Бирдебәк хәтта Җанибәкнең 8 айлык угылын да кызганып тормый, аның аяк­ларыннан тотып, башы белән стенага бәрә… Ләкин тәкъдир дигәннәре Бирдебәкнең үзен дә аямый, аны 1359 елда чираттагы тәхет дәгъвачылары суеп үтерә һәм Алтын Урда тарихында 20 ел эчендә 25 хан алышынган канлы буталыш, канлы мәхшәр чоры башлана. Мондый мәхшәр 1380 елда тәхеткә Туктамыш хан менеп утырганнан соң гына тукталгандай була. Мәгәр мәгъ­лүм – аны да 1406 елда сатлык­җан Идегәй яраннары юк итә. Бу коточкыч мәхшәр Алтын Урда дәүләте җимерелү белән тәмамлана.

Р.Зәйдулла Бирдебәк хан ида­рәсен тәхет язмышына төзәтмә кертү өчен иң кулай чор, дип сайлап алган сыман. Тик аңа, әлбәттә, тарихи эзлеклелекнең бөтенләй кирәге юк, ул тәхеткә шагыйрь күзаллавы һәм, әлбәттә, шагыйрь нәфесе буенча, үз «братын» – шагыйрь кешене утыртып карамакчы була. Моның өчен үтә җайлы һәм ышандыргыч ысул да бар сыман. Бату ханның кырык­лап хатыныннан ким дигәндә бер йөз дәвамчы таралган бит. Ул йөздән соң икенче буында – бер мең. Андый бетмәс-төкәнмәс оныклар арасында, кан шаяртуы буенча, бер-берсенә игезәкләрдәй охшаш туганнар пәйда булу да мөмкин. Һәм менә Зәйдулла әсәрендә дә Бирдебәк аңа ике су тамчысыдай охшаш туганы – шагыйрь Әхмәт Казани белән очраша. Казан шагыйре Әхмәт, әлбәттә ки, ханлыкта гадел кануннар буенча яшәүче тәртип урнаштыру яклы. Бирдебәк ханга да тәхетне вакытлыча аңа биреп тору кызык. Ниһаять, Р.Зәйдулла фәрманы буенча, алар үзара килешә дә, тәхеткә бер тәүлеккә генә шагыйрь Әхмәт менеп утыра. Иллә мәгәр тәхетнең дә б-и-и-к йогышлы чире бар бит, каһәр. Хан менеп утырганчы гади гына урындык булса, ханның арты тиюгә, урындык шул мизгелдә власть тулы тәхеткә әверелә. Ә тәхет иясе – Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендә билгеләп куелган идарәчесе бит ул. Күктә – Аллаһ үзе дә, җирдә – хан иң көчле! Тәхеткә арт саны тигән бәхет иясенең гамәлләрен тикшерергә дә һичкемнең хокукы юк. Чөнки ул гына иң гадел, иң лаеклы, ул – пәйгамбәр!

Өстәвенә, тирә-юньдә дә аның кубызына биеп торырга әзер яраннар табылмыйча калмый. Диван бәге белән карачы хәзер яңа ханның иң кансыз әмерен үтәүгә дә әзер, тик хан аларның изгелеген генә онытмасын һәм зуррак түрә урынын кызганмасын. Хәтта, кичә генә Бирдебәк хан белән түшәк бүлешкән Ханикә дә «шагыйрь Әхмәт»не «мең кәррә назлырак» ир дип тәкърарлый бит, мондый даннан ничек баш тартасың?!.

Кара гавам белән дәрвишләр арасында ханның «не настоящий» булуына шик белдерүчеләр табылмыйча калмый. Танышбәк атлы кардәше Әхмәт Казанига Бирдебәкнең малай чагында ук аның белән бил алышып һәм сер бүлешеп үсүен искә төшерә һәм бүгенге «хан»ның хәтта сөйләмендә дә өр-яңа төсмерләр пәйда булуына киная ясый. Тик тәхет белән хушлашу – мөмкин гамәл түгел! Кичә генә шагыйрь булып йөргән «хаким» Әхмәт Танышбәкне суеп котылмакчы була. Мәгәр җансакчылар да уянган шул инде, алар бар халыкны бергә күтәреп, бар кешене дә «тап­лап» кына чәнчелдереп төшерү турында гапь кузгата. Яңа фетнә, гомумхалыкны берләштергән бунт куера. Әхмәт Казани да янә башына капчык киеп, халык хөкеме каршына тезләнергә мәҗбүр…

Финал хәл ителми, нәтиҗәне һәрбер тамашачы фәкать үзе йомгакларга тиеш. Әмма уйланырлык урыннары чиктән ашкан. Әле утыз еллар элек кенә миллионлаган инсан коммунистлар фиркасеннән котылып, гадел хакимият, һәрбер адәм баласын яклаячак гадел кануннар урнаш­тыру турында хыялланган иде. Бугаз ярып кычкырырга яраткан Ельцинның: «Сезгә никадәрле мөстәкыйльлек кирәк булса, шулкадәр алыгыз», – дигән юмакай сүзләренә алдандык. Аның урынына менгән икенчесе 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының корылтай делегатлары алдында «Тулысынча тиле хаким генә халыкларны туган телләрендә укытуны тыя ала», дип шәрран ярды да, 15 ел үтүгә нәкъ менә безне милли мәктәпләрсез калдыру турындагы фәрманга кул куйды. Ркаил Зәйдулла да, Англиянең йөзенә тимер битлек кидереп зинданга ташлаткан Ричардлары турында язган әдипләр дә хаклы – арт саннары тәхеткә тиюгә үк хакимнәрнең җаны алмашына һәм аларның берсе генә дә хакимиятне үз теләге белән ташлап китмәячәк. Алар тирәсенә акчага һәм властька табынган кемсәләр үләксә чукырга әзер козгыннар кебек җыелмыйча калмый. Менә шулары үзләренә җылырак оя, майлырак калҗа, абруйлырак кәнәфи дәгъва итә, хәтта өстәмә байлык талап кайту хакына хакимнән чит дәүләтләргә яу-талау походлары оештыруны да таләп итә башлый. Менә шул козгыннар көтүе эчендә үзләренең «зиһенлеләрдән-зиһенле» балаларын арттан этеп Айга мендерүчеләр саны ишәя. Ахыр чиктә, хакимнәр арасында да үзләренә ясалма игезәкләр әвәләп, үз хакимлеген сакларга омтылган җаннар табыла…

Тарих искә төшә. Россия тәхетенә үрмәләгән чакта Елизавета Петровна белән Әби патшабыз – Екатерина II фетнә куптарган гвардиячеләрнең иң беренче сафларында булган, битләрен итәкләре белән каплап, җир астында качып ятмаганнар. Совет галимнәре «народниклар» дигән битлек белән япкан террорчылар Александр Өченчегә каршы берсе артыннан берсе һөҗүм итеп торган, әмма патша читлек эченә яки бункер төбенә кереп яшеренмәгән. Николай Икенченең дә бронялар белән капланган вагоннарда гына күченеп йөрүе хакында һичбер чыганак юк. Чөнки болар асылда да үзләрен тарих һәм халык алдында җаваплы хакимнәр дип санагандыр, шуңа күрә ясалма битлек кигән игезәкләр артына да качып ятмагандыр, үз язмыш­ларын үзләре хәл иткәндер. Ә аннары җәмгыять һәм хакимнәр вакланган, тавык чебиләре кебек бер-берсенә охшаш вак җанлылар тәхетләрне тоткан. Бүген дә шул ук чир. Хәтта, әнә, кичә җансакчы булып яисә бассейннарда бергә йөзеп йөргән «ак тәнлеләр» дә саллы кәнәфи читенә арт саны эләгүгә үк үзен Ходай Тәгалә тарафыннан билгеләнгән түрә итеп саный. Ләкин шуларны кәнәфидә яңасы алыштыргач, кара гавам фейерверклар ясап күңел ача. Тормыш – балаган. Шушы битлек кигән түрәләр кулында курчак булып гомер итү әрәм. «Аллаһ вәзирләре, асабалар», имеш. Юк шул, Р.Зәйдулла тәхеткә мендергән Әхмәт Казанилар гына безгә бәхет яулап бирә алмас. Гадел җәмгыять төзү, бәхеткә юл яру – кара гавам кулында. Ә халыкның күзен ачуга ошбу әсәр дә барыбер ярап тора.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shn/vaxit-imamov-taxetne-xan-taslamas