Көзге шигырь

***

Аһ,  син көз!

Күңел үзгә…

Тезләнәсе килә сары яфракларда…

Үз кешеләр ерагая бара,

Күңел төшә, бәлки, ятракларга?

Аһ, син көз!
Төсләр үзгә…
Кып-кызыл ла Миләш тәлгәшләре.

Мин Өрәңге булып басып торам,

Һәм озатам көзге кәләшләрне.
Аһ, син көз!
Син тик сүз лә…

Син бары тик фасыл!

…ул үтәчәк.

Кызыл керфекләре калгый әнә,

Күзен кыса миңа бер гөлчәчәк.

Көзге шигырьләр

Көзге шигырьләр

 

****

Хат язган ул төнәгенәк:

“Син миңа беркем түгел!”

Көлсәң көл, еласаң ела…

Һичьюгы – егыл да үл!

 

Йолкып атыйм йөрәктән, дип

Кулым түшемә тигәч,

Сизендем – йөрәгем күптән

Аны эзләргә киткән.

 

Әкрен генә иңләгәндә

Ике каен арасын,

Буш күңелем белән тоям

Аның сары карашын.

 

Йөрәгемне тиргәп барам,

Йөремсәк шул, биләмче…

Урап кайтыр микән инде

Кара көзләр килгәнче…

 

Бер йолдыз дерелди тышта,

Өшүе ишетелә…

Нишлим соң – хәтта алтмышта

Бер кем буласым килә.

 

****

Коңгырт күзе гел исемдә…

Кыйгачланып төшкән чәч…  –

Тонык томанга төренә

Сыман озак күрмәгәч.

 

Көндәлек сәлам күндердем,

Җылы сүз көтебрәк.

Кара такта. Салкын тавыш.

“Сиңа миннән ни кирәк?”

 

Чайкалып куйды өрәңге –

Шигыремнең әсире.

Көзнең адашкан яшенен

Куеныма яшердем.

 

Ком коелган сукмаклардан

Эзләгәндә җылы эз,

Аз гына шаян караштан –

Көз бит, көз!  – тереләбез.

 

Юкса берни дә кирәкми.

Ул үзенә, мин үзем.

Кысыр өмет кенә күздә,  –

Шул хасияте бар көзнең.

 

ИШКӘКЧЕ

Баш очында зөбәрҗәт күк йөзе

Китеп бара йөзеп көлә-көлә…

Түгәрәк күл… Әйтерсең лә көзге,

Кершәнләнеп томан йөгертелгән.

 

Соңарган көз ямансулап тора.

Мин ишкәкче бүген, теге ярга –

Тау ягына каегымны борам,

Һәм уралам ап-ак томаннарга.

 

Көзге иртә

 

Авыл читендә кечкенә өйдә –

Югары очта, ут юк, шомлырак.

Түбәләр буйлап – калай түбәләр! –

Нәрсәдер үтте, үтте шыбырдап.

 

Ниндидер тавыш – тонык гөрелте,

Һәм кемдер шәмгә ут элдермәкче…

Кымшанып куйды кара үрмәкүч,

Аннары тагын төнгә төренде.

 

Кайдадыр ялгыз каз каңгылдады.

Тавышы калын-куе-сиртмәле.

Нәни бер болыт тәрәзгә кунды –

Ирене дымлы, күзе иртәнге.

***

Амбар тулы иген.

Бер карт эчтә

Кагыла сак кына ашлыкка.

Караңгы кич…

Бармак арасыннан

Һәрбер бөртек җиргә ашыга.

 

Икмәк

 

Татлы тәм бар ипекәйдә.

Төшендем мин яши-яши:

Кеше аңа үз өендә

Сөенечен кушып ашый.

 

Ачы тәм бар ипекәйдә.

Карусыз гомер юлдашы:

Шуның өчен аңа кеше

Көенечен кушып ашый.

 

Бер тәм калмый ипекәйдә.

Язмышыңда — соңгы ашың:

Ул сиңа күченә тып-тын,

Син җир белән кавышасың.

*  *  *

 

Чылана яңак. Яңарып,

Пәрәвез йөзгә сылана.

Чалыма кемдер  баш ия…

Яшь кызлар күзгә чалына.

Аккош күле

 

Җикән камыш пышылдады тын гына:

“Ни эзлисең син дә монда ялгышып?

Уем-уем  эзеңә көз сыенган,

Колагыңда соңгы аккош тавышы”.

 

Йөзмә утрау ярга килеп сарылган, –

Шиңгән инде күптән яшел җилкәне.

Каеннарның тамырлары кымшана,

Күреп кара елан йөзеп килгәнне.

 

Иелгәннәр күлгә сырхау чыршылар –

Ни күрергә тели алар көзгедә? –

Гүя дөнья су төбенә юнәлә…

 

Аккош чаңрый… Аннан тагын өзелә,

Бәрхет төнне ертып гүя тавышы.

 

Акрын гына пышылдаша камышлар:

“Аккош күле… Аккош күле… сагышлы,

Күптән инде ташлап киткән аккошлар…”

 

Бакаларның җыры монда төс инде, –

Күккә аша, болытларга эленә.

Соңгы аккош… Соңгы аккош… авазы

Колагымда түгел, ахры, телемдә…

 

 

Кирмән

Үрмә гөлләр чорнап алган кирмән

күз күрмәгән ерак якларда

нинди сере белән – нинди сихер? –

тартты мине, гүя саклады

мең дә бер кичәнең кан уйнаткан,

гел кичеккән соңгы мизгелен.

 

Зелпе үскән яшел үзәннәрдән

ак коланнар чапты тезелеп.

 

Буаз болыт тиеп үтте саксыз

якты кыяларның очына.

Яңгыр тамчылары сикереште

тере-түм-түгәрәк-кечкенә.

 

Яшел хәтфә сарган кара кирмән!

кыя киртләченә ябышкан…

Өстән әхрам, эчтән сукыр төрмә,

кош оясы сыман ул тыштан.

 

Карап торам астан. Күңелем буш,

сискәнергә әзер. Ни көтәм?

Бичара кош, үксез, исемсез кош

очып чыгар кайсы төннектән?

 

Тоткарлар бит чәнечкеле гөлләр…

Энәләргә төренеп, үзе дә

кып-кызыл бер гөлгә әверелер ул,

Һәм сикерер минем эземә.

 

 

Җил таныды безне

 

                   Көз матур гына бер җәйге иртәдә килеп җитә.

                                               Мөхәммәт Мәһди.

Офыктагы учак ялкыны

и дөрләде капшап күк йөзен.

Таң сызылды, йотты яктысы

өметемнең сүрән йолдызын.

 

Янәшәдә урман. Тып-тын ул.

Кулны салып башың астына,

нишләп ятам монда, җиде ят…

Ә күңелем кая ашкына?

 

Юл бик озын сыман иде бит!

Мин сак кына сине уяттым.

Басу калды артта чайкалып.

Янәшәдә урман.

Бик якын.

 

Кайнап торды үлән ул көнне.

Урман авызында күренде

ялгыз поши –

карт ул, карт инде, –

чал кояшка карап йөгенде.

 

Җил таныды безне, эндәште.

Сиздеңме син? Нинди сүз икән?

Ике яфрак тамды тын гына

өрәңгенең сары күзеннән.

Поэзия

.

Ышаныч

Ышаныч

Томалаган кара болыт…
Сиздерми һәм бик сак кына
Кояш үтеп керә барыбер
Туган җирнең туфрагына.

Элекке бабайлар сыман
Җиргә куеп колагыңны,
Ишетәсеңме, җылы иснәп,
Бөҗәкләрнең елаганын?

Анда гел кысыр хәрәкәт, –
Шулмы күңелне җилкетә?
Ә өстән энә карагы,
Кигәвеннәр очып үтә.

Таралыр ул кара болыт!
Кояш чыгар, һәм челтерәп
Ләйсән явар сөенеч булып, –
Фәкать ышанырга кирәк.

Гөл ачылыр, су яктырыр,
Гел яңача балкыр төсләр.
Яфрак астына күченер
Мең күзле бу үрмәкүчләр.

Ләкин бүген хәлләр хәтәр,
Күренми бер терәге дә…
Таянасы калды бары
Һәркемгә үз йөрәгенә.

“Идел” журналыннан, №4, 2018

Ркаил Зәйдулла: Сәхнә җене
Рубрика: Яңалыклар

«Идел» журналының апрель санында шагыйрь Ркаил Зәйдулланың сәхнә белән, театр сәнгате белән бәйле шәхесләргә багышланган шигырьләре басылып чыккан иде. Аларны сайт укучыларыбызга да тәкъдим итәсебез килә.

Бозваткыч

Марсель Сәлимҗан истәлегенә

Яз сулышын ачып яр өстенә,

Үтеп китте яннан бозваткыч.

Кемгә куанычтыр, кемгә – сагыш…

Үтте инде…

Калдык озатып.

Арчылды су. Калкындылар эздә

Такта кисәкләре; чүп-чар да

Кул чукларын селкеп кинәнде бер –

Канат алган сыман очарга.

Офыкларда бозлар гөрелтесе.

Таныш аваз… Елак кыш иде:

Бозваткычның корыч янбашына

Минем борт та килеп ышкылды.

Көләч чаткылары күктә хәзер,

Сүнгән көле ява чәчемә.

Кораб җаны китә!

Коткарыгыз…

Китә сандугачлар яшендә.

Бозлар гөрелтесе…

Безнең язмыш

Шушы тамашага бәрабәр:

Галиябану мәңге сыктар монда.

Фәрештәне капшар Әлмәндәр.

Ташу көтте күпме кеше ярда –

Үтеп китте яннан бозваткыч.

Һәм буталды елның фасыллары:

Бетмәс-төкәнмәс яз…

Озак кыш…

Пәрдә

Шамил Закир истәлегенә

Карыйсың кайчак тирәңә –

Уенмы, чынбарлыкмы?

Кемнәр генә укый ала

Тәкъдир сузган ярлыкны?

Кайчак өскә чөеләсең,

Китәсең түбән төшеп.

Һәм бер көн рампалар сүнә.

Чынлап ябыла ишек.

Бер мизгелгә эзең кала

Сәхнәнең тузанында.

Дус күргәнгә шул да җитә

Йөрәге сызланырга.

Кайсы болыннарның исен

Китердең, җил, бу кичне?

Ул сине ишетмәс инде –

Ут сүнде, пәрдә төште.

Сәер уен

Ренат Таҗетдинга

Ул сәхнәгә яшәргә дип килде.

Тормыш сыман сәер уен бу, –

Гасырлардан клгән татар гаме

Йөрәгенә аның сыенды.

Ул хан булды монда, тәхет тотты.

Һәм кол булып ятты тупсага.

Тик йөрәге аягүрә калды

Өметләрне упкын упса да.

Ул сәхнәдә ат уйнатты безгә,

Хыялдагы гаярь аргамак

Түшәмнәрне алып күккә ашты,

Очты йолдызларны аралап.

Ул үзенең күңел нуры белән

Тоташтырды ерак елларны.

Елый-елый көлде тамашачы,

Көлә-көлә аннан елады.

Ул яшәде, ә без уйнаганбыз

Төшенмичә уен серенә.

Баш иде ул, бөкре мәхдүм сыман

Ил сагышын салып иңенә.

Ул сәхнәгә яшәргә дип килде,

Һәм яшьнәгән кебек яшәде.

Яшәячәк! – югалганчы тәмам

Җирдә соңгы татар җәсәде.

Мөсафир

Әзһәр Шакирга

Яланаяк чыгып киткән өйдән, –

Йолдызларга кадәр юл озын.

Өметен ул бишмәт итеп кигән,

Әлегәчә тоя җылысын.

Мең елларга бу сузылган юлны

Соры биштәренә сыйдырып,

Тыкырыкка туктаган ул – олы! –

Татарга тиң тыйнак тыкырык.

Чигәсендә юлның ак тузаны,

Керфегендә төннәр сөреме.

Читтән генә күзәтәбез аны:

Бер дәрвишме? Ханмы? Бүреме?

Кузгалабыз бер мизгелгә язын,

Тартылабыз аңа ерактан, –

Безгә калдырасы һәр авазын

Чык тамчысы таңның чылаткан.

Яланаяк чыгып килә илдән –

Йолдызларга кадәр юл озын.

Иңнәренә язмыш галәм өйгән,

Һәм сагышның салган олысын.

Азат дәүләт

Хәлим Җәләйгә

Сәхнә тар ул – безнең күңел кадәр.

Киң дә була кайчак – ил хәтле…

Күккә тоташа ул – Хәлим Җәләй

Укыганда ярсып Зөлфәтне.

Көтү-көтү кошлар күтәрелә,

Түтәлендә сына сабаклар.

Кабаланып юллар юлга менә,

Безнең үткәннәрне кабатлап.

Хәлим Җәләй сөйли. Тавышында

Әллә өмет… әллә… белмим ни…

Офыктагы актык йолдыз кебек

Күккә ашкан кулы дерелди.

Галәм сагышына күчә аваз,

Кузгата да кичке тузанын,

Сиздермичә сыза аңыбызга

Яшәү белән үлем ызанын.

Әйтерсең бу – борынгы бер камлау,

Әйтерсең бу – серле бер әфсен:

Учларына салып суза безгә

Азат дәүләт – татар сәхнәсен.

Сүз остасы

Илдус Әхмәтҗанга

Кара кәчтүм-чалбардан,

Чем кара кәләпүше…

Кыяфәт йончу – арган,

Ә болай – якты кеше.

Күбәләге муенда

Ахры кара ефәктән,

Очаргамы җыена…

Кем очарга өйрәткән?

Кара түфли аякта,

Биеп китәр шикелле

Еракка – иркен якка!

Тик китүе икеле.

Күкрәк читлеген ачып

Сүз!

Сүз!

Сүз!

Уйный яшен.

Елый бер тешсез карчык,

Тыялмыйча күз яшен.

Сүз… сүз… сүз… Тагын кемнең

Ул соң үзәген өзгән?

Карчыкның нәберәсе

Кычкырып көлә бездән.

Кара күчтүм-чалбардан.

Кып-кызыл яна колак.

Тавыш ташлана ярдан! –

Барыбер исән кала…

Юк, үлмибез. Үлмәдек!

Яшибез әле чак-чак.

Ак җилкәндәй күлмәге…

Һәм йөзе, әлбәттә, ак.

Сүз! Сүз!

Түз, йөрәгем, түз –

Тауга менде тавышы,

Анда – карлы түбәдә

Тәңре белән кавышты.

Мәртәбә

Дания Нурлыга

Бу дөньяда урын алу кыен.

Дөнья – сәхнә. Ә без уенда.

Кем сыена аулак бер почмакка.

Ә кем алкышларга коена.

Һәркемгә дә үз уены лаек,

Өлешеңә тигән урының.

Кайда басса, шунда ут уйната.

Бу – яшәве Дания Нурлының.

Онытыла уен – ялган комар.

Бөтен җиһан шунда яктыра.

«Тәңре биргән зур мәртәбә», – диеп

Язган Тукай, бәлки хактыр да.

Йөрәгенә төйнәп үз кайгысын,

Сискәндереп соң кат халыкны,

Язмышына баш бирмәгән хатын –

Ул Мөхлисә булып калыкты.

Намазына баскан – ак намазлык…

Сагынмалык ак шәл ябынган.

Ана булып бүген кул изи ул,

Әйтерсең лә безгә юл эзли ул

Мәңгелекнең якты ягыннан.

Йолдыз тузаны

Фәридә Сафинага

Яшьлек узды, әмм сөенечләр

Беркайчан да читләп узмады:

Шатлык яше кунган керфекләрдә

Җемелдәде сәхнә тузаны.

Онытыла кайчак чынбарлык та.

Мин дә кайчак уйныйм ләбаса!

Гүя канат үсә иңбашларга,

Җил-давыллар әгәр янаса.

Син көлгәндә – дөнья көләчләнә,

Син моңайсаң – үзәк өзелә.

Син менгәндә могҗизалы сәхнә

Күтәрелә өскә үзе дә.

Мәйсәрәнең гүзәллеге белән

Биләп алдың минем күңелне,

Шул сурәтең күзем карасыннан

Яшем белән бергә түгелер…

Мәңге узмый торган яшьлек бит ул!

Аерса да гомер ызаны,

Сагыш яше кунган керфекләрдә

Җем-җем итә йолдыз тузаны.

Әлфия апаның соңгы концертында укылган шигырь.

 

Атлар чаба карга батып…
Әлфия Авзаловага

Карлар күмгән ул еллардан
Саркыла соң нинди моң?
Кем көлгәндер, кем елаган…
Күңел! кайсын сагындың?

Менә тагын аваз килде,
Булса да юллар ерак:
Офыклар анда киң иде,
Һәм карлар да яктырак. Алга Әлфия апаның соңгы концертында укылган шигырь.

Киләчәккә хат

Сәлам, Такташ! Бүген офыкларда
эзләгәндә синең чалымны,
агарды да шәфәкъ,
тагын миннән
сәмави нур читкә агылды.
Күк иңләргә яратылган жаның
моңсуланып аска күз атты,—
күмә карлар синең канап-канап
җирдә өстерәлгән канатны.
Илаһи бер моңга төренгәнсең Алга Киләчәккә хат

Кайсын Кулиев, балкар шагыйре. Татарчага аудардым.

 

***
Бу өй миннән соңра да күп торыр,
Вә бу тирәк тә, аумый, күп яшәр.
Минсез дә икесенә җил орыр,
Минсез дә өсләренә кар явар.

Мин бу өйнең утында җылындым,
Тирәк тә күк иганәсен бирде,
Мин икесен дә куанып күрдем,
Аз булса да, инсан, яшәр җылың!

Бу өй башкаларны да ашырды,
Вә бер көн бер мине дә ашырыр.
Бу тирәкне мин күреп яшәдем,
Мине күрмичә дә ул күп яшәр.

Ркаил Зәйдулла, көзге яңгыр, Хәтер көне

Ркаил Зәйдулланың Хәтер көне уңаеннан язылган бер шигыре. Иптәше Хәтер көненә чыкмаган… Шагыйрь аны Ульян каласында әдәбият сөючеләр белән очрашуда укыды.

Шигырьләр: Зөлфәт ядкяре; Тавышлар; Нугай капкасы; Караим; Аккош күле; “…Җәйрәп ята…”

Зөлфәт ядкяре

Йөрәгемне былбыл чакты…

Зөлфәт

Без шагыйрьне озаттык бүген…

Янәшәдә, белмим кайдадыр –

Зират куаклары эчендә

Чут-чут килеп былбыл сайрады.

Алга Шигырьләр: Зөлфәт ядкяре; Тавышлар; Нугай капкасы; Караим; Аккош күле; “…Җәйрәп ята…”