Киләчәккә хат

Сәлам, Такташ! Бүген офыкларда
эзләгәндә синең чалымны,
агарды да шәфәкъ,
тагын миннән
сәмави нур читкә агылды.
Күк иңләргә яратылган жаның
моңсуланып аска күз атты,—
күмә карлар синең канап-канап
җирдә өстерәлгән канатны.
Илаһи бер моңга төренгәнсең
бу коршауның теге ягында,—
монда исә сине сыткан чорның
капкалары иңрәп ябыла.
Карлар күмә безнең эзләрне дә,—
башка җырлар монда.
Кошлар да,
гел бүтәнчә канат җилпи-җилпи,
җәяү күченәләр кышларга.
Агарды да шәфәкъ,
сәмави нур
тагын миннән читкә агылды,
шулай да мин ерак офыкларда
эзлим синең таныш чалымны.

Канатларым җирдә өстерәлә,
шигырьгә дә чыктылар ясин.

Томан эчендәге киләчәктә
үз яныңнан урын калдыр син.