КУРКУ
Кая барып бәрелергә
Белмәгән чаклар була.
Юллар бикле, тел йозаклы,
Күзгә ком җиле тула.
Яфрак астына керсәң дә,
Анда – тышта бер тавыш
Ят телдә майтлап сүгенә…
Кечкенәдән үк таныш.
Тышауланган аяк белән
Тик таптанып торасың.
Кычкырасы килә дә бит…
Тик ничек кычкырасың?
Бүтәннәрнең тыны да, дип,
Чыкмый әнә, шым бул син!
Сулама, күрмә, ишетмә! –
Кабырчыгың йомылсын.
Качасы килә дә кайчак…
Булмый яңадан туып.
Тик тор! – дим, кая качсаң да,
Куркуың тотар куып.
23.11.2021
***
Кич яуган кар иртән каралган.
Заман шундый! – безгә нинди сан?
Төнгә кереп югалган юлчы
Кайтмас инде өйгә яңадан.
08.01.2022
ИЗҮЛӘРЕ АЧЫК
Әсхәт Хисмәткә
Әсхәткә дә җитмеш киткән тулып! –
Озын гомер тагын юрарлык.
Ә бит кайчан гына, егет булып,
Казан урамнарын урадык.
Ул сәхнәгә чыкса – дөнья хикмәт!
Юлы аның киң дә, иркен дә.
Изүләре ачык Әсхәт Хисмәт
Чал булса да җилләр иркендә.
Ул җырласа, моң уяна җанда,
Сагыш биләп ала күңелне…
Бездән соң да ул моң бу дөньяга
Улларыбыз аша түгелер…
Сүзен әйтсә, аңа турылык хас, –
Әлкиләрдән килгән ул холык.
Якты күңеленә тузан кунмас, –
Сүрелмәсен һич шул яктылык!
17.01.2022
СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР
“Сиңа оек бәйлим”, – диде ана…
Ни әйтергә белми күңле тулды.
Эндәшмәде беркем. Тик бераздан
“Мин аяксыз калдым,” – диде улы.
“Син борчылма, башың исән булсын,” –
Диде ана, тешен кысып, түзеп.
Түрәләрнең бусагасын таптап,
Ул аяксыз калган иде үзе.
Сакларга бит кирәк ватанны, дип,
Кат-кат кабатлады военкомат.
Кайтып җитәр тиздән, янәмәсе,
Мидәл асып, айт-двага атлап.
Телефонын яңагына кысып,
Өзгәләнә ана, уртын чәйни.
Колагында тик бер аваз чыңлый:
“Монда кеше үтерәләр, әни!”
08.11.2022
ЭҢГЕР
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген…
Разил Вәлиев
“Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса үзем үзгәрәм!” –
Яшьлек таңнарында әйткән сүзнең
Кайтавазы килде көзләрдән.
Алгысындык дөнья үзгәртергә,
Элгәрләрдән күреп, безләр дә.
Сүрән хисле чал егетләр булып
Килеп кердек менә көзләргә.
Ачылса да кайчак шигырь сере,
Табылмады дөнья чыгыры.
Таңнар безне таныр дигән чакта
Күзебезгә эңгер йөгерде.
Сары чәчен җилдә җилфердәтеп,
Көз утыра инде тезләрдә.
Без һаман шул – үзгәрмәдек бугай…
Дөнья гына,
оятсыз,
үзгәрә.
20.11.2022
ДӘВЕР
“Мин хаклык!” – дип үзен игълан итте Ялган,
Гадел сүзгә хәзер шул кадәр дә авыр.
Кеше бәяләре яу кырында калган,
Шалкан бәяләре күтәрелгән дәвер.
19.03.2023
КИТӘР ИДЕМ ХУШ ДИМИЧӘ
Кешеләрдән качып ераккарак,
Зелпе куаклары төбендә,
Аяк бөкләп, бөҗәкләргә карап,
Утырасы килә тын гына.
Анда бәлки тынлык хөкем сөрә,
Анда бәлки гадел дөньядыр…
Калгысаң да таңда, йөгерә-йөгерә,
Аккош чаңраганы уятыр.
Туплар гөрелтесе ишетелмәс,
Кан исеннән беркем исермәс.
Су буенда бары учак дөрләр,
Тонык кына уйчан су гөрләр.
Төтен булып ялган кермәс күзгә,
Яңагымны назлар тагын яз.
Китәр идем хуш димичә сезгә…
Андый дөнья ләкин табылмас.
17.04.2023
200
Тәхет куяр өчен җир аз ласа,
Илләр белән илләр бугазлаша –
Сылтау гына булсын бурларга.
Еллар тынчу, юллар һаман өзек,
Тургай сайрый үзәкләрне өзеп,
Алабута баскан кырларда.
Ялгыз башым… Ник аш түгел ашым?
Күземдә яшь, эчтә сызлавык шом,
Ишетелә этләр өргәне…
Мин шул илдә – кара болыт иңдә,
Кем ул дәшә дегет кебек төнгә –
Капкасына башны терәдем.
Еракларда туплар гөрелтесе!
Чаба якташ – кәфен төсле йөзе –
Яу кырыннан туган ягына.
Юк, ул түгел, җаны кайта очып,
Зират үләннәре ала кочып,
Елый, елый, елый якында…
10.08.2023
ХӘРАБӘЛӘР ӨСТЕНДӘ
Җир тетрәүдән җимерелгән Каһраман Мараш тумасы дустым Фатих Кутлуга
Дустым Кутлу!
Ничек анда хәлләр?
Нинди хәбәр килә Мараштан?
Ышык эзләп чумганмы ул җиргә,
Әллә инде күккәме ашкан?
Исеңдәме, тораташтай калып,
Без ишеттек яман хәлләрне:
Җирне үпкән афәт.
Шәһәр өсләп
Узган ахырзаман шәүләсе.
Комнан ишкән баулар тау булыр бер!
Туган йортың булыр хәрабә.
Син еларсың: “Әни кайда, әни?!”
Аһ-зар йөрер ике арада.
Һәр кайгыны уртаклашып булмый…
Күреп бары үзәк өзелә.
Күңел үзе тоташ бер хәрабә.
Әни, дисең, әни…
Эзлиләр…
Таш астыннан тавыш ишеткәннәр…
“Әни тавышы, дисең.
Таныдым!”
Олы югалтулар кагылды да
Без табылдык.
Син дә табылдың.
Фәрештәме, кошмы, бер сабыймы
Безнең хәрабәләр өстендә?
Күз яшендә Өмет канат җилпи, –
Үзе хәлсез, үзе кечкенә.
07.10.2023
АЛТАЙДА
Алтайда мин, карендәшләр белән;
Тауга мендек, үзәннәргә төштек.
Уч тутырып салкын чишмәләрдән
Ташлар моңы сеңгән сулар эчтек.
Зәп-зәңгәр күк. Тәңре елмаюы.
Түбәләрдә ап-ак томан куе, –
Сарылды ул иңгә җилән сыман…
Таралмасын сиздем еллар буе.
16.10.2023
***
Салмак кына кереп китте алар
Көзге каеннарның арасына.
Сүрән кояш, калышмаска теләп,
Эзләренә басып бара сыман….
21.10.2023
***
Көзге бакча… Кышка инде көйләнелгән –
Бер нәрсә дә калмаган күк үткән җәйдән.
Мин дә очып китәм хәзер дигән кебек
Өй каршында нарат мәгьрур канат җәйгән.
11.11.2023
КАЙТАСЫ БУРАННАР
Узуга ук күз ачкысыз буран,
Ай да чыкты – җәйдән аерылган.
Гаҗәпләнеп аңа карап торам,
Иңеннән
кар койган
каен сыман.
Кай якларга китте кар өере?
Кай кырларда йөри икән дулап?
Ыңгырашып кайтып керер кире,
Каршыларбыз аны ике куллап…
Юллар тузаныннан каралып ул,
Кайтып ятар безнең урамнарга…
Янган тимер исе килер бераз
Илгә кайтарылган бураннардан.
25.11.2023
АЮ ЭЗЕ ЧУАРЛАГАН КЫРДА
Төн дә кебек иде, өн дә кебек –
Мин югалдым карлар эчендә.
Үз-үземне кызгандым мин – җебек! –
Калмас җирдә тиздән эзем дә.
И дулады буран бик якында,
Ни әйтергә теләп гүләде?
Адашырга тиеш идем монда…
Адашмадым. Хәтта үлмәдем.
Ап-ак карлар төнлә кара сыман…
Шомлы тынлык – төпсез мәгарә!
Авызында язу карасыннан
Тернәкләнгән сәер шәүләләр.
Аю эзе чуарлаган кырда
Мин таландым явыз этләрдән.
Кулда – җәпле таяк. Егылырга
Димәк әле вакыт җитмәгән.
26.12.2023
НӘВАИ
Үзе шагыйрь, үзе вәзир булган,
Даны таралмаган кайларга….
Даһига да кыен булса кирәк
Тарихта үз урынын сайларга.
Энә белән кое казучы да
Мәҗбүр кайчак кылыч айкарга…
Шагыйрьләр чук бүген, Нәваи юк,
Әмирләр күп, тик юк Байкара.
16.01.2024
***
Кытыршы җил кагылды да яңакка,
Үтте инде… Хәзер менә таң ата.
Бар да үтә. Хәтта үлем дә үтә,
Һәм эзендә үлән шыта азакта.
23.01.2024
***
Этелсә дә, төртелсә дә,
Талант барыбер талант –
Күпме генә таланса да
Канат яра кабат.
24.01.2024
***
Дуслык ул нарат шикелле –
Яшьлектә куе үсә.
Еллар үткәч өч-дүрт ботак
Шыгырдый җилләр иссә.
13.02.2024
АВЫЛДАН РЕПОРТАЖ
Тагын табут кайткан.
Япь-яшь егет.
Бахмут тирәсендә атакада
Җиргә ауган.
Андый хәлләр була
Туган җирне ярсып саклаганда….
Авыл зиратында халык, халык!
Егет яшь бит!
Яшь һәм шулкадәр җәл.
“Ватан өчен!” – дип ярсыды түрә,
Шырык-шырык көлде янда әҗәл.
Дүрт-биш солдат күккә мылтык атты.
Һәм табутны гүргә качырдылар.
“Горурланам!” – диде ана.
Атасына
Тәре төшкән мидәл тапшырдылар.
22.01.2024
БАЙМАК
Рифат Даутовның кырыгына
Гыйнвар суыкларын басып киткән,
Күңел казаннарын кайнаткан,
Кичекмәстән бездән җавап көткән
Җан өшеткеч хәбәр Баймактан…
Җил чәчкәннәр белсен – алар бер көн
Зәһәр давылларга тап булыр.
Төркем түгел,
Ил эзләр үз иркен!
Һәм, әлбәттә, ул бер табылыр.
Туган җиргә ауган япь-яшь егет
Юккамы соң гомерен кыйратты?
Ул Ватанга өмет баглады бит!
Каршы алды авыл зираты.
Сынды кылыч, димме? Шул булды эш…
Ишетелми һичбер тавыш-тын.
Ләкин мин бит дастаннардан таныш
Каһарманлык белән кавыштым!
Атсыз калган чорда ат казанды,
Ил юлында ауды балагыз.
Тапталганда сыңар башкорт каны,
Сез башкортка мине санагыз!
01.03.2024