Шигырьләр: Зөлфәт ядкяре; Тавышлар; Нугай капкасы; Караим; Аккош күле; “…Җәйрәп ята…”

Зөлфәт ядкяре

Йөрәгемне былбыл чакты…

Зөлфәт

Без шагыйрьне озаттык бүген…

Янәшәдә, белмим кайдадыр –

Зират куаклары эчендә

Чут-чут килеп былбыл сайрады.

Кушылдылар аңа бүтәннәр!

И  өздереп алар моң түкте..

Сандугачлар авазы белән

Күз яшемне йотып интектем.

 

Яңгырады моңлы, аһәңле

Коръән сүзе шулчак… тын гына…

Тынды зират…

Күнде кибарьлек –

Хөсет уйлар сүнде кынында.

 

Калды бары җанда моң, сагыш…

Тирә-юньгә бактым моң аша:

Һәммәбезнең гомер юллары

Шушы сукмакларга тоташа.

 

Хәятебез – зират тынлыгы,

Бизәгебез – матәм гөлләре…

Шагыйрьләргә ясин чыкканда

Сандугачлар тешли телләрен.

 

Хуш бул, шагыйрь – бөек ялгызлык!

Инде мәңге монда каласың.

Синең белән бергә күмдек без

Былбылларның сусыл авазын…

 

17 май, 2007 ел

 

Тавышлар

Шәһәр гөрелтесе…

Асфальт исе…

Аҗдаһадай кран –  тәкәббер!

Карап торам менә кичке күздә

Сигезенче каттан шәһәрне.

таш диварлар…

Бетон…

Машиналар…

Урам фонарьлары утында

Сүрән көлемсерәү  күрәм никтер…

Шәһәр гөрелтесе йотыла

Галәм тынлыгында… мәңгелектә…

Беркем сизми ыгы-зыгыда,

Беркем сизми шуны! янәшәдә

Елый-елый йолдыз егыла.

 

Һәм ишетми беркем күк йөзендә

Көтүченең курай тавышын.

Сыер мөгри…

Ат пошкыра монда…

Тургай сайрый күккә ябышып.

 

Сукыр тәрәзәләр каш сикертә.

Подъезд төбе… табут капкачы.

Ярсый-ярсый өзгәләнә гармун.

Күршедә туй: ачы да ачы!

Һәм бүртенә шәһәр кәләш кебек.

Ишетәмсең әнә, күрәмсең –

Янәшәдә сабый сыман үксеп

Ертылганын яшел чирәмнең…

 

Нугай капкасы

Кыңгыраулар таккан атлар

Якынлаша… Кайда соң –

Тоткаул кая югалган?

Ачсын Нугай капкасын.

Күпме кәләш шушы юлдан

Башкалага юл тоткан:

Нечкә билле Фатыймалар,

Тулган айдай Нурсолтан.

Ат өстендә җырлап килә

Яшь кодалар… җырлары:

“Ханнар нигә сөя икән

Безнең нугай кызларын?”

 

Керпе кебек бөгәрләнгән

Казан…

Дошман һәр якта! –

Язылды кәләшне күргәч:

Киенгән ул ап-актан.

Ачыла Нугай капкасы –

Елмая Казан гүя.

Сөлек сыман кара толпар…

Кара каеш дирбия…

 

Сөембикә! Сөембикә!

Үтеп Нугай капкасын,

Безнең бөек фаҗигага

Якынлашып ятасың.

 

 

Казанда туй! Курай тарта,

Кубыз чиртә яшь кызлар…

Казан аса ак чуралар…

Ә мин учак кабызам.

Сөембикә имелдәшен

Кочып елый, җаныем!

“Иркен далаларны ташлап,

Ничек яшәп калыем?”

Таш сарайның тәрәзендә

Рәшәткәме, челтәрме?

Җыр табыгыз! ханбикәнең

Сагышлары үтәрлек.

 

Атаклы Нугай капкасы! –

Калмаган шул эзе дә:

Казанның диварлары да

Өмет  кебек өзелгән,

Күккә очкан.

Шуңа да мин

Өскә карап эзләнәм:

Ачылыр, дим, берәр кайчан

Күк капусы безгә дә…

 

Караим

Йөзен аның җыерчыклар баскан –

әйтерсең лә җәтмә эчендә.

Хәтерендә диңгез дулкыннары,

бетмәс-төкәнмәс юл – исендә.

“Сабыр бул!” – дип, җилдә-давылларда

күккә ашкан нәсел агачы…

Тамыр җибәрмәгән яңабаштан

бер куак та…

Ачы туфрагы…

Тозлы-кара тирдән, күз яшеннән…

Үзгә тупракларда башлана,

төгәлләнә тәгъдир.

Дан-шөһрәтең

бүтәннәргә була ашлама.

 

Күптән түгел генә таныштык без:

мөлаем да сыман, кырыс та…

“Хатыным, ди, татар, чәчрәп тора!

Һәм, әлбәттә, балам – урыста”.

Күзләрендә – хазар газаплары

яһүд әрсезлеген томалый –

ятим калган ике әнчек гүя

офыкларны ялап юмалый.

 

Ефәк юлы…

Кырым базарлары…

Чуфут-кала…

Торса тезләнеп,

бәгыренә күчә онытылган

каберләрнең тыйнак эзләре.

Кәрван үткән яшел далаларда

җан балкышы – учак кабызып

“Тәңрем!” – диеп эндәшкәнгә мәллә

йөз чөергән яһүд раббысы?

 

“Көйлик, әйдә, агай, иске җырны,

сезнең яра – безнең яра”, – дим.

Сүзләр уртак… моң да…

Ә язмышлар?

Төнге Казан…

Соңгы караим…

 

Аккош күле

Җикән камыш пышылдады тын гына:

“Ни эзлисең син дә монда ялгышып?

Уем-уем  эзеңә көз сыенган,

Колагыңда соңгы аккош тавышы”.

 

Йөзмә утрау ярга килеп сарылган,

Шиңгән инде күптән яшел җилкәне.

Каеннарның тамырлары кымшана

Күреп кара елан йөзеп килгәнне.

 

Иелгәннәр күлгә сырхау чыршылар –

Ни күрергә тели алар көзгедә? –

Гүя дөнья су төбенә юнәлә…

 

Аккош чаңрый… Аннан тагын өзелә

Бәрхет төнне ертып гүя тавышы.

 

Акрын гына пышылдаша камышлар:

Аккош күле… Аккош күле… сагышлы,

Күптән инде ташлап киткән аккошлар.

 

Бакаларның җыры монда төс инде –

Күккә аша, болытларга эленә.

Соңгы аккош… Соңгы аккош… авазы

Колагымда түгел ахры, телемдә…

 

***

Җәйрәп ята анда арыш кыры,

Тартып тора әллә нинди сер…

Ник керәсе килә арасына? –

Күмеләсе килә, күрәсең…

 

Сары сихер йотты аны бүген,

Кая илтер инде юллары?

Сагыш кына калды аунап җирдә,

Һәм сак кына тирбәлде арыш.

  • Нәсимә

    Ркаил, “Аккош күле”шигырендә 1нче юлда җикән камыш булырга тиеш булгандыр ул,әйеме?

  • Fannur Madjit

    Шәп!