Афиша бүлеге
Премьера
Питер татар театры премьера чыгарды: «Кызлар карый ярыктан» яки әбиләр орден эзли

Питер татар театры Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» комедиясен чыгарды. Санкт-Петербург татарлары, бергә җыелып, Гүзәл Исмәгыйлева һәм Линар Хаҗиев җитәкчелегендә оештырылган бу театр өченче ел рәттән татар телендә спектакль әзерли. «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова өченче ел рәттән аларның иҗаты белән танышып, спектакль турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.
Хәбәрчебезне Питер татар театры спектакленә җибәрү мөмкинлеге тапкан өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен Казанның игътибары зур әһәмияткә ия.
Питер татар театры беренче елны – «Заман чире», икенче елны – «Ташкын» спектакльләрен сәхнәләштергән иде. Ике ел рәттән «Идел-йорт» театр фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Быелгы спектакль дә төрле фестивальләрнең игътибарына лаек.
«Кызлар карый ярыктан» –Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулланың яңа язылган пьесаларының берсе, «Яңа татар пьесасы» финалына чыккан әсәр. Аны ике дәүләт театрының кызыксынып укыганын һәм репертуарга алу турында фикер алышканын беләм. Шуларның берсе – Әтнә татар дәүләт театры спектакльне куярга җыенып йөри. Әмма алардан алда – иң беренче булып бу әсәрне Питер татарлары куйды.
Колхозның элеккеге рәисе Мәннан үлем түшәгендә ятканда орден таптырмаган булса, авыл карчыклары Аллаһ биргән гомерләрен тыныч кына яшәп бетергән булырлар иде, бәлкем. Бер карасаң, бу тормышка ашмастай үтенеч түгел. Якаларыннан үлем җилтерәткән кешеләр дә орден-медаль бирәбез дигәндә аксаклап-туксаклап булса да баралар, үрмәләп-мүкәләп булса да сәхнәгә менәләр. Әмма бу очракта булганмы Мәннанның ул ордены һәм ул шуны китерттерәме, әллә өр-яңа орден сорап ятамы – беркем белми. Шунысына гына өмет бар – бәлки, шул орденны учлап тоткач, карт тернәкләнеп китәр. Кайдан тапмак кирәк бу орденны?! Шулай итеп үзләре дә дөньядан китәргә әзер булып йөргән карчык-корчык орден табыштыру хәстәренә керешә һәм шул урында детективка тиң сюжет башлана…
«Пьесаның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барган уен-көлке, хәйлә, бәхәс, кычкырыш-талаш эченә кешелеклелек, якыннарың алдындагы бурыч, туган җиргә мәхәббәт кебек күркәм сыйфатлар, туган тел һәм гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыруның зарурлыгы турындагы бик мөһим кыйммәтләр яшерелгән», – диелгән театрның аннотациясендә.
Кыскасы, Ркаил Зәйдулланың бу пьесасы үзе бер ребус – шуңа да спектакльне аңламыйча артистлар уенын матур тамаша итеп карап кайтып китәргә дә мөмкин, һәр эпизодны, һәр детальне, һәр репликаны сүтеп-җыеп үз каланчаңа яраклы аңлатмалар да табарга мөмкин.

Театрга еш йөргән кеше артистның бер ролен караганда, аның башка рольләрен дә күз алдыннан үткәрә. Питер татар театры артистларының да саллы гына портфолиосы туплана башлады. Рәхимә Фәхриева, Розалия Кәрамова, Альбина Шәмсетдинова, Гөлсем Мирсәетова, Илшат Дәүләтбаев һәм, әлбәттә, театр директоры, труппаның «мәңгелек моторы-аккумуляторы» булган Гүзәл Исмәгыйлеваның мин караган өченче рольләре. Беренче ике спектакльдә эпизодик рольдә чыккан Резидә Арсланованың беренче зур роле.
Мин артистларның профессиональ үсешен күрәм һәм бер имиджга-штампка берегеп катмыйча, яңа образларны «алырга» омтылуларын кызыксынып күзәтәм. Былтыр гына бала табып яткан яшь киленне уйнаган Гүзәл быел бөтенләй бала-чага роленә кереп беткән – ТЮЗлар аның хыялый үсмерен күрсә, аны артист итеп алу өчен чиратка тезелергә мөмкин, чын әгәр. Моңарчы тавыш көйләп утырган Диләрә Йосыпова да сәхнәгә чыккан. Яңа йөзләрдән Амаль Шамитова да үз тамашачысын тапты. Ә Линар Хаҗиев быел бөтенләй уйнамаска булган да, әмма бер сәхнәгә чыккан кеше сәхнәсез торамыни – Сөйләүче роле өчен нәкъ менә ул үзе кирәк иде.
Труппаның режиссеры Линар Хаҗиев белән директоры Гүзәл Исмәгыйлева елдан-ел төрле пьесалар белән үзләрен сыныйлар: беренче елны үзләре язган әсәр булса, былтыр – төрек классикасы, ә быел инде – заманча драматургия.

Ә заманча драматургия профессиональ театрларга да җиңел бирелми һәм тырышлык еш кына тамашачының «аңламавына» төртелеп челпәрәмә килә. Шуңа да театрлар таныш әсәрләр белән мәш килүне хуп күрә. Театр сәнгатендәге менә шундый вазгыятьтә Питер татар театрының бу адымы зур батырлык.
«Беренче чиратта Ркаил абыйга шушы матур, тирән әсәр өчен рәхмәт! Бу, чыннан да, тирән пьеса. Ул безнең тормышны күрсәтә. Тел булса да, дин булса да, туган як булса да – барысы да бу пьеса эчендә бар. Шушы пьесаны куюда минем төп максатым – кешеләрне ни өчен без барлыкка килдек, ни өчен талашабыз, ни өчен яратабыз, ни өчен көрәшәбез, ни өчен җан атабыз дигән сорауларга җавап эзләргә чакыру: болар барысы да болай гынамы, юк, болай гына түгел. Шушы сораулар шушы пьесада барысы да бар, Ркаил абый, сезгә чын күңелемнән зур рәхмәт! Сезне Питерда көтеп калабыз», – диде театр режиссеры Линар Хаҗиев.

«Ркаил абыйга шулкадәр яхшы пьеса язган өчен рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Без бу спектакльне бик тырышып куйдык. Минем уйлавымча, без әйбәт кенә эшләп чыга алдык. Тырыштык. Пьеса зур темаларны күтәрә, шуларның берсе – авылларның бетә баруы. Болар өчен без дә кайгырабыз, җаныбыз өши. Чөнки барыбыз да авыл баласы, барысы да якын, үз әби-әниләребезне уйнаган кебек уйнадык», – диде Питер татар театры актрисасы Альбина Шәмсетдинова.
«Миңа бу спектакль авыр бирелде. Чөнки егет кеше була торып, мин бит әбине уйнадым. Әби тавышы чыгару авыр булды. Рәхмәт режиссерга, директорга – алар бик булышты. Спектакльне ясый алдык», – диде Питер татар театры актеры Равил Ибраһимов.
Әйе, театр артистлары Равил Ибраһимов, Илшат Дәүләтбаевлар әбиләрне уйнадылар. Уйнап та күрсәттеләр.
Илшат Дәүләтбаев дигәннән, ул артист кына түгел, театрның алтын куллы рәссам-бутафоры, реквизиторы да. Быел да татар йорты декорациясен генә түгел, кытай өйләренә кадәр ясап куйган.
Әйе, кытай, чөнки пьесада шушы тема да күтәрелә. Алай гына да түгел, кытайлар үзләре дә катнаша – театр «Конфуций» көнчыгыш телләре һәм мәдәнияте академиясе белән хезмәттәшлек итә чөнки. Кытайлар нишли дисәгез… нишләсен инде, Мәннан картка ярдәм итәргә килгәннәр…
Автор үз текстына әлеге сорауны салганмы-юкмы – белмим, әмма мине спектакльнең буеннан буена бер сорау озата килде. Ул сорау безнең хөрмәтле җитәкчеләребезгә юнәлтелгән. Хөрмәтле җитәкчеләр, инде административ гайрәтегез бетеп, «тезгенегез» бушап калгач, элемтәләрегезнең көче йомшаргач, сезнең тирәдәге кешеләр сезнең өчен нәрсәдер эшләргә, сезнең хакка хәтта детективка тиң адымнар ясарга әзерме? Йә кайсыгыз «әйе» дия ала!
Шәхсән мин урыны-урыны белән хәтта Ркаил Зәйдулланы кызганып та куйдым – медаль-фәлән сорап җанын ашаганнар икән мескеннең, бөтен борчуын шушы пьесага керткән. Кичә «күкәйдән борынлап чыгып» әле эш күрсәтергә җитешмәгән кемсәләргә кадәр Рәхмәт хаты сорап йөргәнне… түзә-түзә дә адәм баласы, әнә, шундый пьесалар язып куя…
ххх
Спектакль әдәби татар телендә бара. Әмма театр татар теле чамалырак булган кешеләрне дә читләштерми – ел саен алар өчен эчтәлекне күренешләр тасвирланган програмка әзерләнеп, спектакль алдыннан һәр тамашачыга тәкъдим ителә. Быел театр профессиональләшүгә таба зур бер адым ясаган… хәер бер генә дә түгел. Беренчедән, тәрҗемә мәсьәләсендә алга китеш булып, синхрон тәрҗемә тормышка ашырылды – Татарстандагы дәүләт театрларындагы кебек итеп тамашачыларга наушниклар бирелде. Синхрон тәрҗемәнең иганәчесе – программист Виктор Сивов, ел саен театрга булыша, чөнки ул театр ярата. Исеменнән күренгәнчә, ул татар кешесе түгел, ул бары тик театр ярата. Икенчедән, театр тамашага билет та сатты. Бу инде бушлай күрсәтәбез, килегез генә дип, тамашачы килгәнгә сөенеп утыру түгел, ә хезмәтеңнең күпмедер дәрәҗәдә бәяләнүен күрү.
Шунысы да бар – театр спектакль күрсәтү өчен зал арендалаган һәм билет бәясе шушы аренданы күпмедер дәрәҗәдә капларга тырышу, әлбәттә. Театр иганәчеләр дә эзләгән һәм тапкан да. Аллаһка шөкер, меценатлар бар ул татарда. «Шамил Акбулатовка без бик рәхмәтле. Билет алып театрга килгән һәр тамашачыга рәхмәтебез зур», – ди театр директоры Гүзәл Исмәгыйлева.

Ххх
Спектакльнең хореографы – Эльмира Әхмәтова, музыкаль бизәлеш – Линар Хаҗиев, гример – Талия Якупова, тавыш режиссеры – Эльдар Мурдашев, ут куючы оператор – Камил Хәмзин, синхрон тәрҗемәче – Әлфия Сибгатуллина.
Питер татар театры Шелгунов исемендәге Мәдәният йортына рәхмәтле. Иң кызыгы – труппа аренда өчен спектакль таләпләренә туры китереп сайлаган мәдәният йортында да татар кешесе табылган – Ринат Шәймәрданов биредә сәхнә инженеры булып эшли икән һәм театрга яңа сәхнәдә җайлашырга бик булышкан.
Питер татар театры Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең дә игътибар үзәгендә. Спектакль карарга ел саен вәкиллек җитәкчесе Шамил Шәяхмәтов килә.
Шамил Шәяхмәтов: «Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта ике татар халык театры эшли. Питер татар театры өченче премьера чыгара һәм күреп торабыз – өчесендә дә зал тулы кеше булды. Димәк, безнең ватандашларга бу спектакльләр кирәк, алар кызыксына. Алга таба да яңа премьералар көтеп калабыз. Коллективларның үзенә әлеге спектакльне кую процессы да кадерле, чөнки алар очраша, аралаша, бердәм булып әсәрне сәхнәгә әзерли. Ә тамашачы булып килгән татарларга шул эшнең нәтиҗәсе кадерле, бу мөһимрәк – тулы зал шуны раслый.
Биредә спектакль бер яки ике күрсәтелергә мөмкин. Моның белән генә чикләнмичә, спектакльнең алга таба ниндидер язмышын, киләчәген күрәсезме? Мәсәлән, Татарстанда халык театрлары өчен бик дәрәҗәле «Идел-Йорт» фестивале бар.
Әлбәттә. Хәтта фестиваль генә дә түгел. Минем бу темага уйланганым бар инде – бәлки, без, районнар белән сөйләшеп, заллар сайлап, Питер татар театрын кунакка чакыртырбыз. Арчамы, Әтнәме, Зәйме… уйлыйбыз, – диде ул.
Залда вип-кунак РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин да бар иде.
Альберт Асадуллин: «Мин хәзер гаҗәеп бер халәттә. Чөнки бу спектакль балачагыма кайтарды. Минем бөтен балачагым Малмыж шәһәрендә узды, ул Киров өлкәсенә кергән шәһәр, Татарстан чигендә урнашкан. Әни ягыннан туганнарыбыз шунда яши иде. Миңа 10-12 яшьләр булдымы икән – Казаннан Камал театры килде. Алар ул вакытта бик популяр булган «Зәңгәр шәл» спектаклен алып килгәннәр иде, хәер. ул спектакль әле дә популяр бугай. Зур булмаган мәдәният йорты шыплап тулган иде. Ә мин иң алгы рәттә – нәкъ сәхнә алдында утырдым. Бүгенге спектакль мине шушы театрлы балачагыма алып кайтты. Биредә шундый ук гаҗәеп татар юморы, халык фәлсәфәсе, гаҗәеп персонажлар… Безгә үз традицияләребезгә бәйле мондый спектакльләр бик кирәк. Бер карасаң, ул бик гади, ләкин шундый тирән. Дөресен әйткәндә, бераз икеләнеп кенә килгән идем, хәзер артистлар эшенең югарылыгын күреп аптырап куйдым. Алар бит чын артистлар кебек уйныйлар.
Бу театрның киләчәген күрәсезме? Питер татарларына ул кирәкме?
Мин бу сорауга барысын да колачлап нигезле итеп җавап бирә алмам, ләкин үз ягымнан мин бу театрның кирәклеген тоям һәм аларга таяныч булырга әзермен. Теләсә кайсы халыкның үзеннән чыккан мондый труппаларның башлангычын якларга кирәк. Мин, Казанда, шәһәрнең Сукно бистәсендә туып үскән кеше өчен мондагы әдәби татар теле дә йөрәгемә май булып ятты. Күп милләтле илебездә татар теле халык театрының үз урыны бар. Безнең Санкт-Петербург иң интернациональ шәһәрләрнең берсе. Шуңа безнең шәһәрдә бу театр иркенләп эшли алсын иде.
Питер татарлары нинди алар?
Алар бик таләпчән. Әмма бик яхшы күңелле. Без бертөрле генә түгел: Казан татарлары да бар, Нижгар татарлары да бар, Пермь, Пенза татарлары да бар. Без барыбыз да дус яшибез. Татар мәдәни чаралары бөтенебезне бергә җыя, берләштерә һәм без моңа бик шат. Безнең зур илебездә әлеге татар театры үссен һәм чәчәк атсын иде.
2027 елда Яңа ел яллары 11 көн булачак
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2027 елга бәйрәмнәр календаре чыгарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«2027 елда Яңа ел яллары 11 көн: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк», – диелә хәбәрдә.
Киләсе елның маенда озын яллар 1-3 һәм 8-11 майда булачак.
Калган бәйрәм көннәре:
21 – 23 февраль;
6 – 8 март;
12 – 14 июнь;
4 – 7 ноябрь;
31 декабрь.
Май бәйрәмнәрендә Татарстандагы хастаханәләрнең эш графигы билгеле
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы республика хастаханәләренең 1 – 11 май көннәренә эш графигын тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Гадәти стационарлар һәм гинекология стационарлары, бала тудыру йортлары, тәүлек әйләнәсе эшли торган травмпунктлар өзлексез эшләячәк. Олылар поликлиникалары һәм хатын-кызлар консультацияләре 1 – 3 майда һәм 9 – 11 майда 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшли
Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә балалар поликлиникалары 1, 3, 9 һәм 10 майда 8:00 – 15:00 сәгатьләрдә эшләячәк. 2 һәм 11 майда эш вакыты үзгәрә, алар пациентларны иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр кабул итәчәк.
Республикадагы калган балалар поликлиникалары 1 – 3 һәм 9 – 11 майда 8:00 – 15:00 сәгатьләрдә эшли.
Татарстандагы стоматология клиникалары 1, 3, шулай ук 9 – 11 майда 9:00 – 15:00 сәгатьләрдә эшләячәк. 2 майда эш вакыты – 9:00 – 16:00 сәгатьләрдә.
Балалар өчен дежур стоматологияләр 3 һәм 10 майда 9:00 – 18:00 сәгатьләрдә эшли.
Дилә Нигъмәтуллина: «Әле дә ышанып бетә алмыйм. Бу – шатлык күз яшьләре»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина куанычлы хәбәр җиткерә. Аның өчен бик тә авыр булган мәсьәлә хәл ителгән һәм ул моңа ни дәрәҗәдә шат булуын социаль челтәрләрдә сөйләде.
3 ел элек мин үземнең элекке җырларымны чыгара башлаган идем. Төп 3 җырым – «Бәллүр савыт», «Ком сәгате» һәм «Хатын-кыз бәхете» җырларыннан кала барысын да чыгардым. Чөнки әлеге җырлар минеке түгел. Аларның сүзләре – «Барс медиа» компаниясендә, ә көенә хокуклар – Оскар Усмановта. Миндә исә бу җырларны башкару хокукы гына бар иде. Ләкин мин аларны музыкаль мәйданчыкларга чыгару, тамашачыма тыңлату теләге белән яндым.
Әле дә ышанып бетә алмыйм, инде барлык документларга да кул куелган. Тиздән барлык җырларым да музыкаль мәйданнарда чыгачак. Әлеге күз яшьләре – шатлык күз яшьләре. Бу аңлашылмаучанлыклар башлангач, миңа бик авыр булды. Барысы да Оскар Усманов тырышлыгы белән генә хәл ителде. Әлеге искиткеч композитор, бөек шәхескә рәхмәтләрем әйтеп бетергесез. Ул принципларын читкә куеп, үзе өчен бер дә файдалы булмаган вариантны сайлады. Безнең татар эстрадасы хакына эшләде ул моны.
Мин бу мәсәләнең бернинди гаугасыз, судларсыз, негативсыз хәл ителүенә аеруча шатланам. Дөрес, минем дә гаделсезлеккә әрнеп, барысын да киң җәмәгатьчелеккә чыгарасы килгән вакытларым булды. Әмма сабырлыгым җитте һәм мин бу ситуацияне җибәрдем. Аллаһка шөкер, барысы да үзеннән үзе хәл ителде, – дип аңлатты Дилә бу хакта.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев кулга алынды
Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны кулга алдылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Искәртеп үтик, түрәне вазифаи вәкаләтләрен арттыруда, ришвәт алуда, шулай ук шәһәр шифаханәләренең берсендә участокны законсыз тартып алуда гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның ноябреннән 2025 елның декабренә кадәр аның күрсәтмәсе буенча коммерция оешмаларыннан иганәчелек рәвешендә акча җыю оештырылган. Шуннан соң шәһәр фондларының берсе 31 млн сум тирәсе алган. Аларның бер өлешен Мәүлиевның шәхси һәм хезмәт сәфәрләре өчен автомобиль сатып алуга тотканнар.
Моннан тыш, Мәүлиев, үз хезмәт вәкаләтләрен кулланып, арадашчылары белән бергә төзүчедән аңа ришвәт бирергә, ә аннары үз хисабына Уфа шифаханәләренең берсендә участок сатып алырга һәм үзенә рәсмиләштерергә таләп иткән. Шулай ук ул яклаган өчен төзелеш компанияләренең берсеннән 10 млн ришвәт алган.
Рособрнадзор быел БДИ тапшыру алдыннан укучыларны тикшерүне тыйды

Рособрнадзор 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханы үткәргәндә имтиханда катнашучыларны тикшерү тыела дигән тәкъдимнәрне раслады. Бу хакта РИА Новости яза.
Аңлатмалар нигезендә, имтиханнар уздыру пунктларында тәртип тәэмин итүче оештыручылар һәм хезмәткәрләр катнашучыларга һәм аларның шәхси әйберләренә кагылмаска тиеш.
Металл эзләгеч эшли башласа, имтихан бирүчегә сигнал биргән предметны шәхси әйберләрен саклау өчен махсус билгеләнгән урынга тапшырырга яки озата баручыга бирергә тәкъдим итәчәкләр.
Әгәр дә катнашучы таләпне үтәүдән баш тартса, аны имтиханга кертмәячәкләр. Резерв срокларда кабат тапшыру мөмкинлеге аерым каралачак. Карарны Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе кабул итә.
Тешләрне еш чистартуның нинди зыяны бар?
Тешләрне еш чистарту эмаль өчен зыянлы. Бу хакта стоматолог Марина Колисниченкога сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Табиб сүзләренчә, тешләрне көненә ике тапкыр – иртән һәм кич чистартырга кирәк. Ашаган саен тешләрне чистарту киңәш ителми.
«Ризык составында төрле кислоталар була. Бигрәк тә кеше баллы газлы эчемлекләр эчсә, аларда кислота бик күп. Азык кислоталарыннан эмаль йомшара һәм юыла», – дигән Марина Колисниченко.
Еш чистарту тешләрне вакытыннан алда таушалдыра һәм кыра. Ашаганнан соң авызны чиста су белән чайкатырга киңәш итә табиб.
«Бу авыз куышлыгының үзеннән-үзе чистаруын көчәйтә, селәгәй бүленеп чыгуны арттыра – ул да чистарту компоненты булып тора һәм артык әчелектән арындыра», – дип аңлаткан белгеч.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/piter-tatar-teatry-premera-cygardy-kyzlar-karyi-yaryktan-yaki-abilar-orden-ezli-5879100
Яңа спектакль турында
Вахит Имамов: Тәхетне хан ташламас…
Г.Камал исемендәге академия театры Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» атлы, моннан 20 еллар элек үк язылган драмасын сәхнәгә чыгарды.
Әсәрнең сюжетын да, сәхнәдәге артистлар уенын гади, җиңел, ансат аңлаешлы, дип кенә булмый.
Безнең Англия тарихында король Ричардлар нәселеннән булган туганнар арасыннан берсенең икенчесен тимер битлек кидереп төрмәгә ташлаттыруын, әмма кырын эшнең егерме елдан соң да тарих аренасына калкып чыгуы турында укыган һәм хәтта бу темага куелган фильмнарын да караган бар иде. Тәхеттә утырырга лаеклы хакимдар булса да, фәкать таҗ һәм власть турында гына хыялланган оятсызының бертуган абыйсын төрмәгә ташлаттыруы күңелләрдә ярсу уята, кабих җанны гадел җәзага тартылуын сорап каннар кайный иде. Гәрчә үз дәүләтләребез тарихында да туганнар арасында берсен-берсе суюлар, хәтта угыл кешенең үз атасының гомерен кыю кебек гайре табигый хәлләр дә байтак булган инде.
Алтын Урда тарихында андый коточкыч суюларга атаклы Үзбәк хан нигез салган, диләр. Бер дистә хатыннарыннан туган угыл һәм оныклары аның тәхетенә нәфес сузмасын өчен, ул 1312 елда ук властька килгән чакта хәтта 110 га якын туганын үтерттергән, дигән мәгълүмәтләр дә бар. Икенче чыганакта «ул 42 туганын үтерттергән», дип гаебен «киметәләр». Әмма үз туганнарын күпләп үтертүдә аңа тиңнәр бик тә сирәк табылган, монысы хак.
Яман чир үтә йогышлы була бит, Үзбәк хандагы «гадәт» тиз арада оныкларына да күчкән. Үзеннән соң тәхетне өлкән угылы Танибәккә вәгъдә итеп киткәч, мондый «гаделсезлек» улы солтан Бирдебәк күңелендә дә «нахакка рәнҗетелү» хисе уятмыйча калмый. Кавказга ясалган бер поход барышында каладар итеп тау башында калдырылган Бирдебәк яшерен юллар белән качып кайта да, әүвәл әтисе Танибәкне, аннары аның 11 варисын суеп үтерә. Күзе һәм аңы власть белән томаланган Бирдебәк хәтта Танибәкнең 8 айлык угылын да кызганып тормый, аның аякларыннан тотып, башы белән стенага бәрә… Ләкин тәкъдир дигәннәре Бирдебәкнең үзен дә аямый, аны 1359 елда чираттагы тәхет дәгъвачылары суеп үтерә һәм Алтын Урда тарихында 20 ел эчендә 25 хан алышынган канлы буталыш, канлы мәхшәр чоры башлана. Мондый мәхшәр 1380 елда тәхеткә Туктамыш хан менеп утырганнан соң гына тукталгандай була. Мәгәр мәгълүм – аны да 1406 елда сатлыкҗан Идегәй яраннары юк итә. Бу коточкыч мәхшәр Алтын Урда дәүләте җимерелү белән тәмамлана.
Р.Зәйдулла Бирдебәк хан идарәсен тәхет язмышына төзәтмә кертү өчен иң кулай чор, дип сайлап алган сыман. Тик аңа, әлбәттә, тарихи эзлеклелекнең бөтенләй кирәге юк, ул тәхеткә шагыйрь күзаллавы һәм, әлбәттә, шагыйрь нәфесе буенча, үз «братын» – шагыйрь кешене утыртып карамакчы була. Моның өчен үтә җайлы һәм ышандыргыч ысул да бар сыман. Бату ханның кырыклап хатыныннан ким дигәндә бер йөз дәвамчы таралган бит. Ул йөздән соң икенче буында – бер мең. Андый бетмәс-төкәнмәс оныклар арасында, кан шаяртуы буенча, бер-берсенә игезәкләрдәй охшаш туганнар пәйда булу да мөмкин. Һәм менә Зәйдулла әсәрендә дә Бирдебәк аңа ике су тамчысыдай охшаш туганы – шагыйрь Әхмәт Казани белән очраша. Казан шагыйре Әхмәт, әлбәттә ки, ханлыкта гадел кануннар буенча яшәүче тәртип урнаштыру яклы. Бирдебәк ханга да тәхетне вакытлыча аңа биреп тору кызык. Ниһаять, Р.Зәйдулла фәрманы буенча, алар үзара килешә дә, тәхеткә бер тәүлеккә генә шагыйрь Әхмәт менеп утыра. Иллә мәгәр тәхетнең дә б-и-и-к йогышлы чире бар бит, каһәр. Хан менеп утырганчы гади гына урындык булса, ханның арты тиюгә, урындык шул мизгелдә власть тулы тәхеткә әверелә. Ә тәхет иясе – Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендә билгеләп куелган идарәчесе бит ул. Күктә – Аллаһ үзе дә, җирдә – хан иң көчле! Тәхеткә арт саны тигән бәхет иясенең гамәлләрен тикшерергә дә һичкемнең хокукы юк. Чөнки ул гына иң гадел, иң лаеклы, ул – пәйгамбәр!
Өстәвенә, тирә-юньдә дә аның кубызына биеп торырга әзер яраннар табылмыйча калмый. Диван бәге белән карачы хәзер яңа ханның иң кансыз әмерен үтәүгә дә әзер, тик хан аларның изгелеген генә онытмасын һәм зуррак түрә урынын кызганмасын. Хәтта, кичә генә Бирдебәк хан белән түшәк бүлешкән Ханикә дә «шагыйрь Әхмәт»не «мең кәррә назлырак» ир дип тәкърарлый бит, мондый даннан ничек баш тартасың?!.
Кара гавам белән дәрвишләр арасында ханның «не настоящий» булуына шик белдерүчеләр табылмыйча калмый. Танышбәк атлы кардәше Әхмәт Казанига Бирдебәкнең малай чагында ук аның белән бил алышып һәм сер бүлешеп үсүен искә төшерә һәм бүгенге «хан»ның хәтта сөйләмендә дә өр-яңа төсмерләр пәйда булуына киная ясый. Тик тәхет белән хушлашу – мөмкин гамәл түгел! Кичә генә шагыйрь булып йөргән «хаким» Әхмәт Танышбәкне суеп котылмакчы була. Мәгәр җансакчылар да уянган шул инде, алар бар халыкны бергә күтәреп, бар кешене дә «таплап» кына чәнчелдереп төшерү турында гапь кузгата. Яңа фетнә, гомумхалыкны берләштергән бунт куера. Әхмәт Казани да янә башына капчык киеп, халык хөкеме каршына тезләнергә мәҗбүр…
Финал хәл ителми, нәтиҗәне һәрбер тамашачы фәкать үзе йомгакларга тиеш. Әмма уйланырлык урыннары чиктән ашкан. Әле утыз еллар элек кенә миллионлаган инсан коммунистлар фиркасеннән котылып, гадел хакимият, һәрбер адәм баласын яклаячак гадел кануннар урнаштыру турында хыялланган иде. Бугаз ярып кычкырырга яраткан Ельцинның: «Сезгә никадәрле мөстәкыйльлек кирәк булса, шулкадәр алыгыз», – дигән юмакай сүзләренә алдандык. Аның урынына менгән икенчесе 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының корылтай делегатлары алдында «Тулысынча тиле хаким генә халыкларны туган телләрендә укытуны тыя ала», дип шәрран ярды да, 15 ел үтүгә нәкъ менә безне милли мәктәпләрсез калдыру турындагы фәрманга кул куйды. Ркаил Зәйдулла да, Англиянең йөзенә тимер битлек кидереп зинданга ташлаткан Ричардлары турында язган әдипләр дә хаклы – арт саннары тәхеткә тиюгә үк хакимнәрнең җаны алмашына һәм аларның берсе генә дә хакимиятне үз теләге белән ташлап китмәячәк. Алар тирәсенә акчага һәм властька табынган кемсәләр үләксә чукырга әзер козгыннар кебек җыелмыйча калмый. Менә шулары үзләренә җылырак оя, майлырак калҗа, абруйлырак кәнәфи дәгъва итә, хәтта өстәмә байлык талап кайту хакына хакимнән чит дәүләтләргә яу-талау походлары оештыруны да таләп итә башлый. Менә шул козгыннар көтүе эчендә үзләренең «зиһенлеләрдән-зиһенле» балаларын арттан этеп Айга мендерүчеләр саны ишәя. Ахыр чиктә, хакимнәр арасында да үзләренә ясалма игезәкләр әвәләп, үз хакимлеген сакларга омтылган җаннар табыла…
Тарих искә төшә. Россия тәхетенә үрмәләгән чакта Елизавета Петровна белән Әби патшабыз – Екатерина II фетнә куптарган гвардиячеләрнең иң беренче сафларында булган, битләрен итәкләре белән каплап, җир астында качып ятмаганнар. Совет галимнәре «народниклар» дигән битлек белән япкан террорчылар Александр Өченчегә каршы берсе артыннан берсе һөҗүм итеп торган, әмма патша читлек эченә яки бункер төбенә кереп яшеренмәгән. Николай Икенченең дә бронялар белән капланган вагоннарда гына күченеп йөрүе хакында һичбер чыганак юк. Чөнки болар асылда да үзләрен тарих һәм халык алдында җаваплы хакимнәр дип санагандыр, шуңа күрә ясалма битлек кигән игезәкләр артына да качып ятмагандыр, үз язмышларын үзләре хәл иткәндер. Ә аннары җәмгыять һәм хакимнәр вакланган, тавык чебиләре кебек бер-берсенә охшаш вак җанлылар тәхетләрне тоткан. Бүген дә шул ук чир. Хәтта, әнә, кичә җансакчы булып яисә бассейннарда бергә йөзеп йөргән «ак тәнлеләр» дә саллы кәнәфи читенә арт саны эләгүгә үк үзен Ходай Тәгалә тарафыннан билгеләнгән түрә итеп саный. Ләкин шуларны кәнәфидә яңасы алыштыргач, кара гавам фейерверклар ясап күңел ача. Тормыш – балаган. Шушы битлек кигән түрәләр кулында курчак булып гомер итү әрәм. «Аллаһ вәзирләре, асабалар», имеш. Юк шул, Р.Зәйдулла тәхеткә мендергән Әхмәт Казанилар гына безгә бәхет яулап бирә алмас. Гадел җәмгыять төзү, бәхеткә юл яру – кара гавам кулында. Ә халыкның күзен ачуга ошбу әсәр дә барыбер ярап тора.
Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/shn/vaxit-imamov-taxetne-xan-taslamas
Афиша
Камалда «Игезәк»: хан да юк, шагыйрь дә юк, спектакль барып чыкмаганмы әллә?

Камал театры легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көненә традицион премьера чыгарды – Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча «Игезәк» спектакле куелды.
Спектакльне карагач, беренчедән, мин Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның үз шәкертләренә ышануына һәм аларга кат-кат шанс бирүенә сокландым – чөнки Рамил Гәрәев режиссер буларак әлегәчә тамашачының кайнар мәхәббәтен яуламаса да, ул аннан кат-кат зур сәхнәдә спектакль куйдырта. Зур сәхнәдәге алдагы спектакле, хәтерләсәгез, Альберт Шакиров пьесасы буенча куелган «Сәфәр» иде. Әлеге ике спектакль дә Фәрит Бикчәнтәевның сәнгать җитәкчелегендә куелды.
Шәхсән миңа Рамил Гәрәевның Салават Юзеев пьесасы буенча Камал театрының Кече залында куелган «Хафалы биюләр» спектакле ошаган иде.
Икенчедән, мин, режиссерга яхшы әсәрне бозуы кыенрак, дип уйлый идем – була икән. Хәтта легендар Камал сәхнәсендә дә.
«Хан һәм шагыйрь» – халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың байтак еллар элек язылган әсәре. Моннан 6-7 еллар элек Фәрит Бикчәнтәев аның Камал театры сәхнәсендә куелачагын игълан итте. Әмма сәбәпләре булгандыр – куелмады.
Ниһаять, театр аны тиз генә чыгарасы итте. Театрның баш режиссеры, хәзерге вакытта «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Фәрит Бикчәнтәев, спектакль чыгаруны Рамил Гәрәевка тапшырып, үзе Төркия дәүләт театрына спектакль куярга киткән булып чыкты. Әмма спектакльнең сәнгать җитәкчесе вазифасын өстендә калдырды – бүгенге көндә онлайн элемтәнең кыенлыгы юк.
Төп рольдә – Бирдебәк хан һәм шагыйрь Әхмәд Казанлы ролендә – Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев. Сүз уңаеннан, Быел Рамилгә 50 яшь тулды. 1 декабрьдә артистның юбилей кичәсе дә шушы спектакль белән үтәчәк.
Әсәрдә вакыйгалар Урта гасырларда Алтын Урдада бара. Тәхеттә Бирдебәк хан утырган еллар буенча вакытны төгәлрәк итеп тә әйтә алабыз – 1357-1359 еллар.
Бирдебәк хан – Чыңгыз хан нәселен дәвам иткән Үзбәк хан оныгы, Җанибәк хан углы. Ул үз туганнарын – Бату хан нәселен кырып бетергән кансыз хан булып тарихта калган. Ркаил Зәйдулла әсәрендә шушы еллар һәм шушы вакыйгалар сурәтләнә. Ркаил Зәйдулла «ә бәлки, кырып бетерүче – хан үзе булмагандыр» дип фаразлаган һәм фаразын пьеса итеп язган. Әлеге версия кемнәрдер өчен Марк Твенның «Принц и нищий» әсәрен хәтерләтсә, миңа калса, бу охшашлык – ханның үзенә охшаган кеше белән алышуында гына. Әйе, Хан белән Шагыйрь шулкадәр охшаган ки, хәтта иң якыннары да аларны аера алмый, дип раслый автор. Янәсе, туганнарын Чыңгыз хан нәселе дәвамчысы Бирдебәк кырып бетермәгән, аның урынына тәхеткә менгән дәрвиш шагыйрь кырып бетергән.
Тәхет шагыйрьне дә боза ала, дип язган хәзер депутат (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты) һәм рәис (Татарстан Язучылар берлеге Рәисе) булган, ә язганда әле андый статуслары булмаган Ркаил Зәйдулла. Шагыйрьләр арасына кайтсаң, барысын да төзәтеп була, дип тә әйткән бугай әле ул…
Декорацияләр катлаулы түгел – ике яклап сарай диварлары, бер яктан алар юка пәрдә белән томаланган. Әлеге пәрдә суеш баруын кино эффекты белән күрсәтү өчен кирәк. Декорациянең төп элементы – сәхнә үзәгендәге калкулыкта торган тәхет. Дөресен әйткәндә, декорацияләр Камал театры өчен артык гади булып тоелды. Эконом-вариант диимме?
Ә костюмнар кызыклы – алары эконом-вариант булып күренми.
Сценограф Лилия Хисмәтуллина – Башкортстан рәссамы, ул Казанда беренче мәртәбә Рамил Гәрәевның «Сәфәр» спектаклендә эшләгән. Аның портфолиосында Татарстан театрларыннан Түбән Кама татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗевның «Бичура» пьесасы буенча куелган «Аксак» драмасы да бар.
Яктылык буенча рәссам – Александр Рязанцев. Балетмейстер – Дамир Булатов.
Әсәрнең музыкасы шәп – шәхсән миңа ошады. Кайчандыр Камал театрында уңышлы барган «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу» спектакле (Нәкый Исәнбәт пьесасы, музыка авторы – Мәсгудә Шәмсетдинова) атмосферасы хәтердә яңарды. Фәрит Бикчәнтәевның татар театрында режиссура солтаны булган чагында куелган гаҗәеп бер спектакле иде ул. «Игезәк» спектаклен музыкасын язган яшь композитор Йосыф Бикчәнтәев шушы әсәргә табан ниндидер бер музыкаль күпер уздырган кебек.

Шулай итеп түрдә – тәхет һәм ул тәхеттә – Хан/Шагыйрь. Әйткәнемчә, төп рольдә – Рамил Вәҗиев. Башта ул Бирдебәк хан, аннары Бирдебәк хан киемнәрен кигән Шагыйрьне уйный. Режиссер бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш Хан һәм Шагыйрьне сәхнәдә күрсәтүне Илнур Закировның башына капчык кидертеп хәл иткән. Дәрвиш шагыйрьне Хан янына шулай алып керәләр. Шагыйрь (Илнур Закиров) гаделлек даулый, гаделлек темасына бик актуаль диалог бара. Бу икәү, кызык өчен, бер көнгә урыннарын алмаша…
Тәхеткә менгән Шагыйрь иң элек чын Ханны юк иттерә, аннары Ханбикә янына керә… Тамашачыга күңелле булсын өчен, тәхет төбендәге оргияләрне дә күрсәтеп алалар…

Спектакль салмак кына үз җаена бара шулай. Артистлар уенының сокландырган урыннары бар, сокландырмаганы да. Дөресен әйткәндә, мин катнашучылар исемлегендә Рамил Вәҗиевны күргәч сөенеп бетә алмаган идем. Аның аз уйнавына, үзен күбрәк телесериаллар тәрҗемә итеп ачуына борчыла идем. Әмма «Игезәк» спектаклендә Рамилнең Хан буларак та, Шагыйрь буларак та ачыла алмавына борчылдым. Мин аны соңгы тапкыр зур саллы рольдә 2016-2018 елларда барган «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә күргән идем.

Нихәл итәсең, Чаллы егете Рамил Вәҗиевта шагыйрәнә тел түгел. Үзе күркәм йөзле, күрекле егет, сөйләме дә матур, әмма шигъри түгел. Бу театрда кем шагыйрь була ала икән, дип, үземчә «кастинг» ясап чыкканда, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек Каз Юлыннан» шигъри композициясе күз алдыннан үтте. Ә хан? Театрда хан бармы? Режиссер тапмаган…
Дәвам итик. Ярый әле, Камал театрында Татарстанның атказанган Эмиль Талипов кебек актер бар. Ул – Бирдебәкнең туганы, бер атадан туган карендәше Танышбәк ролендә. Аның сәхнәләрен карау өчен генә булса да, мин кат-кат, кат-кат театрга килергә риза. Тонык хан/шагыйрьне күләгәләмәскә тырышып, гаҗәеп бер башкару рәвеше иҗат иткән ул. Афәрин!

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның ханбикәсендәге эчке энергетика сокландырды, ханга һәм сәхнәдә күрсәтелгән вазгыятькә карата эчке нәфрәтен тойдым мин аның.
Сүз уңаеннан, Бирдебәк ханның Рус православ чиркәвен ясактан азат итүен шагыйрь ханбикәнең чиркәүләр иленнән булуы белән аңлаткан.
Ә инде башка артистларның уеннарына килсәк, спектакльне караганда, элек хатлар язганда кулланыла торган «килешмәгән җире булса килештереп укыгыз» дигән юллар күңелдән узды. Кайбер артистлар да сәхнәгә чыкканда күңел төпкеленә шул сүзләрне салып чыга кебек – без күрсәтеп бетерә алмаганны үзегез чамалагыз инде, янәсе. Чөнки, миңа калса, әсәрнең тулы анализы булмаган, артистларга әсәрнең «ачкычы» табып бирелмәгән, алар ни максатларын, ни нәтиҗәне күзалламыйлар.
Әйе, Ркаил Зәйдулла – театраль белем алган драматург түгел, ул – шагыйрь, ул – прозаик, сүз остасы, чичән, импровизация остасы. Бәлки, режиссер өчен аның әсәрләрендә хәрәкәт җитмәгәндер, пьеса камил түгелдер. Ләкин бит ул исән-сау, каләме кулында – драматург режиссер күзаллаган структура буенча әсәрен яңадан сүтеп җыя ала. Варислар белән эш катлаулы, драматургның үзе белән килешеп була.
Журналистларга спектакльне премьера алдыннан күрсәткәндә, авторның үзе янына утырдым. Көлдергән урыннарыннан көлеп, тетрәндергән урыннарыннан тетрәнеп бергә карадык. Ркаил Зәйдулла, әсәренең азагын әйтеп, спойлер да ясады әле. Әмма, ни хикмәт, ул спойлерның кирәге чыкмады. Чөнки режиссер азагын куеп бетермәгән, дисәм, килешмәс инде… кыскасы, әсәрнең финалы юк. Хан тәхетенә утырып кансызлыклар кылган шагыйрьнең башы чабылуын финал дип санасагыз гына инде. Азактан ике персонаж да – Хан да, Шагыйрь дә – башларына капчык киеп сәхнәдә утырып кала: бу – финалмы?
Тагын бер аңлашылмаган әйбер – жанр. Програмкада жанры язылмаган. 16+ дигән билгесе генә куелган. «Игезәк» зур масштаблы, чын мәгънәсендә тарихи әсәр итеп куелмаган, ул притча да түгел. Ә нәрсә соң? Мин белмим.
Җәмәгать, кимчелекләрен санасам да, мин сезгә бу спектакльгә барырга киңәш итәм. Беренчедән, гаҗәеп шигъри һәм фәлсәфи, әмма ялыктырмый торган матур текст. Икенчедән, әсәр актуаль. Өченчедән, музыка җәлеп итә. Дүртенчедән, актерлар уеннарында бик уңышлылары бар – мин аларның барысын да санап бетермәдем. Күренекле артистыбыз Илдар Хәйруллин һәм яшь актер Алмаз Борһановның уены да аерым игътибарга лаек, мәсәлән. Бишенчедән, спектакль «утырып» җайлашып китәр әле, дигән өмет бар – уйнала-уйнала, артист белән зал арасында унисон барлыкка килә. Алтынчыдан, легендар Камал театры бит ул! Бирегә килеп, аның атмосферасын тою – үзе генә дә ни тора! Премьера белән!


Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kamalda-igezak-xan-da-yuk-sagyir-da-yuk-spektakl-baryp-cykmaganmy-alla-5862330
Афиша
Ханом больше, ханом меньше: как Зайдулла подселил «Двойника» в театр им. Камала
Мудрый правитель и жестокий поэт, ханский трон и смертельные заговоры, брутальные воины и томные девы — все это теперь есть в театре им. Камала, где накануне представили историческую легенду «Игезәк» («Двойник»). Новый спектакль по известной пьесе литератора и депутата Ркаила Зайдуллы «Хан hәм шагыйрь» поставил режиссер Рамиль Гараев. О том, какой получилась традиционная ноябрьская премьера, приуроченная ко дню рождения Марселя Салимжанова, в главном татарском театре, — в материале «БИЗНЕС Online».
Пьеса «Хан hәм шагыйрь», созданная ныне депутатом Госсовета и председателем союза писателей РТ Ркаилом Зайдуллой в 2001 году, напоминает нам о романе Марка Твена «Принц и нищий»
Стилевая эклектика
Пьеса «Хан hәм шагыйрь», созданная ныне депутатом Госсовета и председателем союза писателей РТ Ркаилом Зайдуллой в 2001 году, напоминает нам о романе Марка Твена «Принц и нищий». Только в роли «принца» здесь выступает хан Золотой Орды Бирдебек, а в роли «нищего» — дервиш и поэт Ахмед Казани, похожий на него как две капли воды. По воле рока герои встречаются и меняются местами. Поэт бурно ратует за справедливость, хочет прекратить междоусобицы и объединиться с народом, но, взойдя на трон, тонет в собственной мести и крови.
С момента начала работы с театром им. Камала Зайдулла возвращался к своему тексту, часть изменений, по информации «БИЗНЕС Online», была внесена уже в разгар репетиционного периода. На пресс-показе «Игезәк» драматург с удовольствием принимал поздравления.
К безусловным удачам спектакля принадлежит сценография Лилии Хисматуллиной, выстроенная на эпатажном смешении эпох. Декорация дворца с рельефными арками, монументальный трон и богатые кафтаны Бирдебека напоминают о блеске Золотой Орды
Часть из них, бесспорно, является справедливой. К безусловным удачам спектакля принадлежит сценография Лилии Хисматуллиной, выстроенная на эпатажном смешении эпох. Декорация дворца с рельефными арками, монументальный трон и богатые кафтаны Бирдебека напоминают о блеске Золотой Орды. На него в виде кожаного плаща Танышбека накладываются лихие 90-е, а льняное платье Ханике (жены хана) и громкоговоритель, которым к правителю зовут дервишей, выглядят вполне современно. Стилевая эклектика делает картинку многомерной, не привязывая ее к определенному времени.
В качестве эмблемы рока художник презентовала кроваво-красную ткань, укрывающую пол, дворцовую стену и постамент ханского трона. Она же прикрывает софиты рук Александра Рязанцева (художника по свету), имитирующие лучи солнца и мерцание звезд. Отказ от брачного ложа, стола и иного реквизита, обусловленного сюжетом, обеспечил артистам свободу передвижения. Поэтому в узловых моментах интриги на сцене действует не только главная пара героев, но и их души: двое мужчин в белом изъясняются на языке выразительной пантомимы и танца модерн (хореограф Дамир Булатов).
За драматический нерв спектакля отвечает музыка Йусуфа Бикчантаева, молодого и талантливого композитора-авангардиста. Еще до открытия занавеса на зрителя обрушивается звуковая волна: национальная лейттема в электронной оправе звучит жестко и бескомпромиссно, лишая надежды на счастливый исход. Есть в бикчантаевской партитуре и лирические фрагменты — щемящая кантилена струнных (Ахмед Казани у трона), эпические «гусельные» переборы (монолог поэта), но они лишь оттеняют мрачный, напряженный тон музыки.
Эмиль Талипов
Ингредиенты и результат
Кажется, с такими ингредиентами спектакль должен держать зрителя до самого финала, но этого не происходит. Народную трагедию Зайдуллы, по меткой ремарке одного из гостей, будто поместили в пространство одного из провинциальных ТЮЗов, а на выходе ощущается некая недосказанность. В аннотации зрителю обещают спектакль «о человеке и его предназначении, о праве выбора и слепом роке, о политике и искусстве, о любви и красоте, которые, кажется, не в силах спасти мир». Такие произведения требуют не только действия, но и емких отвлечений, обобщений, через которые публика может осмыслить вечные проблемы и пути их решения. Этого режиссуре Рамиля Гараева катастрофически не хватает.
Отметим, что ставить «Хан hәм шагыйрь» еще несколько лет назад должен был сам главный режиссер театра им. Камала Фарид Бикчантаев. Но в итоге доверил это дело своему ученику 41-летнему Гараеву, на счету которого уже несколько самостоятельных работ. Правда, у его спектаклей всегда есть художественный руководитель — Бикчантаев. Иногда этот дуэт дает неплохие результаты: взять хотя бы «Улетные танцы» на малой сцене. Но на этот раз главреж был занят своей постановкой в Анкаре и подключился к работе лишь на заключительном этапе. Видимо, это сказалось и на конечном результате.
Единственная претензия на большое обобщение — монолог Ахмеда Казани, осознавшего, что на троне ничуть не лучше, чем в бедной обители. Но пока суть монолога затеняет броская харизма Рамиля Вазиева
Гараев концентрируется на событиях пьесы, но не исследует их внутренние мотивы и результаты. Из-за этого трагедия о судьбе страны сводится к подмене правителя и банальной резне, в моменте, где на сцене хлещет кровь, особо впечатлительная публика ахает. Но это те немногие секунды, когда отвести взгляд от сцены действительно невозможно.
Единственная претензия на большое обобщение — монолог Ахмеда Казани, осознавшего, что на троне ничуть не лучше, чем в бедной обители. Но пока суть монолога затеняет броская харизма Рамиля Вазиева. Заслуженный артист РТ пылко декламирует текст в зал и явно ставит на внешний эффект, а не на проработку смыслов (к слову, в отличие от Танышбека — Эмиля Талипова, рефлексирующего над каждым словом). В других эпизодах это, правда, дает Вазиеву преимущество. Например, в ночном диалоге с Ханике, где поэт упивается своей властью.
Чувственный танец наложниц в исполнении Айгуль Шакуровой, Райхан Габдуллиной и Эльзы Муратхузиной. При этом главной леди спектакля остается Лейсан Файзуллина, с первой секунды разоблачившая обман
Главная леди и невидимая смерть
В целом в спектакле много удачных характерных, декоративных моментов — подпрыгивающая проходка дервиша, пытающегося натянуть ханские сапоги; реплика о «воспитанных и благородных вшах» в кафтане поэта; чувственный танец наложниц в исполнении Айгуль Шакуровой, Райхан Габдуллиной и Эльзы Муратхузиной. При этом главной леди спектакля остается Лейсан Файзуллина, с первой секунды разоблачившая обман. Помимо яркой внешности, ее Ханике сочетает в себе кротость, силу и женскую мудрость, воплощенную в контрастных дуэтах с Казани.
Отдельного разговора требует открытый финал «Двойника»
Отдельного разговора требует открытый финал «Двойника». В исходном варианте пьесы дервиша предсказуемо убивают. В спектакле герой предчувствует свою смерть, но зрителю ее не показывают, по крайней мере прямо. И у зрителя нет успокоения от свершившейся справедливости, ее можно додумать только в своей голове. Возможно, этого эффекта и добивались авторы.
Резензия
Түбән Камада Ркаил&Рөстәм премьерасы: Шүрәлене тоту – милләт байлыгы белән сату итү
Түбән Кама театры Ркаил Зәйдулланың моннан 15 еллап элек язылган һәм озак вакыт театр папкасында яткан пьесасын чыгарды. «Интертат» хәбәрчесе авторның үзе белән бергә театрга барып, премьераны карап кайтты.

«Пачпортлы Шүрәле» – комедия һәм гади генә комедия дә түгел, фэнтези-кәмит. Урман кисүче агайлар бүгенге авылга Шүрәле тотып кайтсалар, әкияти комедия генә түгел, фэнтези буладыр инде.
Шүрәлесез татар театры юктыр ул. Балалар өчен булган спектакльләрне әйтмим дә, Камал театрында Туфан Миңнуллинның шүрәлеләрне авылга китергән «Җанкисәккәем»е 30 елга якын бара. Анда авыл кешеләре чын Шүрәлеләр белән мәш килә. Асылда алар, театр үзе язганча, «кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр».
Ркаил Зәйдулла белән Рөстәм Галиевның «Пачпортлы Шүрәле»сендә дә – Шүрәле белән авыл бәйләнеше, әмма монда сатира өстенлек алган, һәм, икенче катлам булып, бүгенгебезгә шаржлар ята.
Спектакль болай башлана: авылдагы ике күрше – Замир белән Луис – урманнан Шүрәле тотып кайталар. Ә Шүрәле белән нишләп була? Мәсәлән, аны зоопарктагы кебек күрсәтеп акча эшләргә мөмкин, дип уйлый берсенең үсмер улы. Ркаил Зәйдулланың җүнсез фантазиясе Шүрәлене хатын-кыз заты башкача да куллана ала дип уйлый. Шаша, минсиңайтим, авыл хатыннары Шүрәле күргәч – аны чиратлап кунакка йөртә башлыйлар. Ирләр утын кисүдән башкага ярамый, дип әйтергә телимедер инде автор – анысын бер Аллаһ белә, әмма шулай күрсәттеләр сәхнәдән.
Сүз уңаеннан, Шүрәле роленә дә театрның озын, чибәр егете куелган. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» номинанты Алмаз Хөсәеновның бу – беренче Шүрәлесе түгел. Рөстәм Галиевның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» биографик драма-эссесында да Шүрәле – Алмаз Хөсәенов. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Әҗәл дә ул, «Таң вакытында» – Шагыйрь. Болары – сүз уңаеннан Алмаз портретына штрихлар.
Кыскасы, шул. Авылга Шүрәле кайтты, аны амбарга ябып куйдылар. Шүрәленең үзен япсалар да, сүзен ябып булмый – сүз, таралып, Казаннарга барып җитә, һәм, ялт итеп, авылга журналист туташ/ханым кайтып төшә. Шулай итеп бу вакыйга зурая, фәнни темага әверелә – симпозиумнар җыймакчылар. Ә икенче яктан Шүрәлене кешеләштерү бар – паспорт кирәк. Театрда аны «пачпорт» дип атыйлар. Шушы матавыклар барысы да, шактый кәмит итеп, ирония белән сурәтләнгән. Сүз белән дә, гамәл белән дә җәмгыятьтәге гаделсезлек, аның ялганга, көнчелеккә, комсызлыкка корылган булуы, телнең һәм традицияләрнең юкка чыга баруы күрсәтелә.
Спектакльнең декорацияләрен Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов ясаган. Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Сәхнә хәрәкәтләрен Айсылу Мирхафизхан куйган. Яктыртучы рәссам – Радис Гарипов.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелган.

Декорация кызыклы. Сәхнә уртасында – агач трактор. Әйе, үзе нәкъ трактор, үзен агачтан ясаганнар. Тракторның алгы өлешендә өстәл куелган, шунда ашап-эчеп тә алалар. Декорациянең тагын бер элементы – кул бармакларына охшатып ясалган абага сабаклары. Нәкъ Рөстәм Галиев стилендә инде – әллә сәламләшүне аңлата, әллә ниндидер башка хисләрне. Анысын аңлап бетермәдем, әмма бөтен артистлар аларны вакыт-вакыт күтәреп селкештереп алалар.
Көн кадагына суга торган сүзләр шактый спектакльдә – миңа кызык тоелды. Менә кайберләре:
«Сезнең гәзитегезне беләбез. Иң шәп гәзит ул – Казан базарыннан йомырка төреп кайтарганнар иде». Аңладым инде бераз басма гәзитләрнең кирәклек дәрәҗәсенә «төрттереп» алуыгызны, хөрмәтле артистлар һәм Ркаил Рафаилович, тик нигә бу авылда тавыклар күкәй салмый соң – шунысын гына аңлап бетерә алмадым.
«Туристлар өзелмәячәк, асфальт юл салыначак, отельләр ачылачак, аэропорт, вокзал, татар мәктәпләре эшләяәчк, татар садиклары… Барыбыз да татарча сөйләшәчәкбез». Әйе, җәмәгать, боларны безгә Шүрәле эшләп бирсә генә инде, үзебездән булмый.
« – Шүрәле бер кешенеке генә була алмый, ул – милләт символы.
– Символы сезгә булсын, Шүрәлесе – миңа».
«Монысын яздырып тормагыз яме, сеңлем, барыбер редакторыгыз бастырып чыгармый анысын».
«Тагын бер сөенеч бар – Шүрәлегә паспорт алып кайттым, хәзер ул – ил гражданины. Аны алу авыр булды, бирәселәре килми, бәлки, ул – берәр таҗиктыр, диләр».
«Эх Шурик, синнән дә кеше ясадылар… Безнең хәлгә калдың».
«Россия Федерациясе гражданинының эшләргә хокукы бар – Конституциядә шулай дип язылган. Ә кешечә яшәргә хокукы бармы?»
«Шүрәлене татар халкының бер этник төркеме дип тә атарга мөмкин. Татар булмыйча, чып-чын татар ул!»
«Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, Шүрәлеләр болгарларга кадәр үк монда яшәгән».
«Шүрәлеләрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре оешты, гәҗит чыга башлады. Чын Шүрәле булуы ачыкланса, безнең Шүрәлене дә әгъза итеп алачаклар».
«Халык санын алганда, безнең Шүрәле милләтен кем дип яздырыр икән? Татар дип яздырыр».
«Тукта әле, бу – кеше хокукларын бозу була. Бәлки аның үзен керәшен дип яздырасы килер. Алар Христос туганчы ук чукынып куйганнар».
Спектакльдә менә шундый Ркаил Зәйдуллача очлы-төртмәле сүзләр күп. Рөстәмчә символлар-эмоцияләр күп. Һәм кем уздырыштан артистларның үзен күрсәтергә тырышуы. Тиешле чикләрдән чыкмыйча гына билгеле, арттырып җибәрмичә генә.

Ике күршене – Замир белән Альбертны – Равил Зәйнуллин белән Раушан Әсәтов башкара. Ике күршенең ике хатыны – Люция белән Ленизаны Татарстанның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина белән Нурсәнә Хөсәенова башкара. Авыл советы рәисе Роберт Кимеч – Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев. Төп рольдә Алмаз Хөсәенов икәнлеген әйттем инде. Рольнең үзенчәлеге – Алмазга сүз ятлыйсы юк. Автор текстында «анаңны!» дигән бер сүз булган, ди. Ә Рөстәм Галиев «исәнлектә» дигән тагын бер сүз өстәгән. Калганы – Алмазның ымнары-ых-мыхлары.
Менә шундый спектакль. Азагы ничек бетә, дисезме? Шүрәле дә яши алмый торган җәмгыять бу, диләрдер, бәлки, авторлар. Шулай да, «анаңны» дисәләр дә, азакта өмет калдыралар, рәхмәт инде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tuban-kamada-rkail-rostam-premerasy-suralene-totu-millat-bailygy-belan-satu-itu-5861755
“Ашина” спектакле турында
Яшь режиссерлар фестивале белгечләре «Ашина» спектаклен карады: «Тирән хис җиткерәсез»
Яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестивале кысаларында Тинчурин театрында Илсур Казакбаев куйган «Ашина» спектакле күрсәтелде. Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчеләре спектакль турында үз фикерләрен әйтте.

15-24 сентябрьдә Казанда яшь режиссерларның «Артмиграция» Бөтенроссия фестиваль-форумы уза. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Краснодар, Киров, Пермь, Новосибирск, Томск, Красноярск һәм Казанның яшь режиссерлары Казан тамашачысына үз эшләрен тәкъдим итә. Фестиваль Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Бу чараның тарихы 2013 елда башланган. «Артмиграция» үз алдына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә эшләүче яшь режиссерларның эшен Мәскәүгә китерү максаты белән оештырылган булган. 2022 елга кадәр ул Мәскәүдә үткәрелә, әмма аннары аны Россиянең төрле субъектларында үткәрергә карар кылалар.
Татарстан театрлары бу фестивальдә катнаша килде. Мәсәлән, 2020 елда өч театр спектакльләрен Мәскәүдә тәкъдим иткән иде. Быел исә фестиваль үзе Казанга килде.
«Артмиграция» кысаларында Тинчурин театрында Илсур Казакбаевның «Ашина» спектакле күрсәтелде. Спектакль Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган. Фестивальдә 40 яшькәчә катнашырга була, Илсур Казакбаев быел 38 яшен тутырган.
Режиссерның Казан театрларында куелган кайбер эшләрен искә алсак, «Ашина» Тинчурин театрында 2023 елның февраль аенда чыкты, 2022 елда Кариев театры сезонны аның «Ромео һәм Джульетта» спектакле белән башлады, 2020 елда шулай ук яшь тамашачы театрында «Озын-озак балачак» спектакле куелды.
Тәнәфессез 1 сәгать 40 минут барган спектакльдән соң, шул ук залда фикер алышу булды. Фикер алышуга шактый күп кеше җыелган. Артистлар, режиссер сәхнәдәге эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Режиссерга фестивальнең дипломы тапшырылды.
«Интертат» сайтында Рузилә апа Мөхәммәтованың спектакль турында язмасы чыккан иде инде. Мәскәү, Архангельск һәм башка шәһәрләрдән килгән театр тәнкыйтьчеләренең фикерләрен яхшырак аңлар өчен, язма белән танышып чыгарга киңәш итәм. Шулай да кайбер җирләрен монда да язып үтәрмен.
«Үткәннәр шундый куркыныч була, алар турында мистик көч, халык легендалары һәм башкалар аша гына сөйләргә ярый»
Һәр спикер диярлек җан өшеткеч суык җил тавышына, кар явып торганда, телогрейка кигән кешеләрнең «40 көн торган эсседә» печән чабуын искә алды. Мәгънәсезлек кебек. Тик ул вакытта – Сталин заманында – мәгънәсезлекләр булмаганмы? Һәр спикер бу күренешне үзенчә аңлаган. Бу турыда «мәгънәсезлек», «чарасызлык», «мәҗбүр булу» диделәр. Бу сүзләрнең барысы шул вакыт турында түгелме? Баштан ук әйтеп куям инде, бу хисне тотып торып булмый, төрле зур шәһәрләрдән килгән белгечләрнең татар спектаклен мактавын тыңлау – шундый горурлык.

Фестивальнең эксперты Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев яшь тәнкыйтьчеләр лабораториясе вәкилләренә сүз бирде. Беренче булып Санкт-Петербургтан Полина Никитина торып басты. Ул спектакльнең мистик ягына, ул вакыттагы ачы авырлыкларның сихри көчләр, әкият, риваятьләр аша сөйләнүенә басым ясады, чөнки бу – мистик драма.
Ашина – мистик җанвар. Ул геройларга үзләре турында сөйләргә рөхсәт бирә. Монологлар допрос формасында лампа алдында сөйләнә. Үткәннәр турында сөйләргә сихри көч рөхсәт итә. Тарих турында сөйләгәндә мондый тенденция бар. Үткәннәр шундый куркыныч була, алар турында мистик көч, халык легендалары һәм башкалар аша гына сөйләргә ярый.
Сталин сурәте сәхнәдә килеп чыккач та, «Нигә шулай маңгайга бәреп әйтергә инде?» дип уйладым. Репрессия турында без әкият аша сөйлибез, ә чынлыкта бернинди зомби да, аждаһа да юк, ә бу – ир-ат булган. Явызлыкны кешеләр эшли, – дип уртаклашты ул уйлары белән.

«Мондый спектакльләр өчен фестивальләргә йөрисе килә»
Архангельскидан Мария Атрощенко Әдилә Хәсәнова башкарган гарип бала йөзендә ниләр аңлавын сөйләде.
Мондый спектакльләр өчен фестивальләргә йөрисе килә. Беренчедән, төп герой – авыру егет – метафора кебек. Аның гәүдәсе иркен хәрәкәтләнә алмый, ул сыгылмалы түгел. Соңыннан ул гәүдә сыгылмалы, иркенгә әйләнә. Ул егетнең халәте безнең акыл халәтнең метафорасы түгелме? Безнең тарихта булган фаҗигане, авыр үткәнебезне кабул итәргә теләмәү ул гәүдә аша күрсәтелмиме? Ә финалда тәннең ирекле булу безне сыгылмалы булырга чакыру түгелме? – дип сөйләде ул.

Краснодардан килгән Анастасия Громовикова да күңеленә тигән урыннар турында сөйләде. «Тарихны бик лаеклы дәрәҗәдә күрсәттеләр», – диде ул.
Мәскәүдән Елизавета Авдошина бу темага спектакльләрнең күп булуын, әмма барыбер аларның да җитмәвен әйтте. Халыкка җиткерә алган хиснең ни дәрәҗәдә тирән булуын, режиссерның талантын ассызыклады. «Сезнең театр белән шушы спектакль аша танышуыма мин шат. Мин көтмәгән идем. Бу темага шундый тирән сөйләшү булды. Бу теманы гадиләштерүе җиңел, әмма сез тирәнтен бирдегез», – диде ул.
Спектакльдә геройлар һәрвакыт хәрәкәттә. Бер герой монолог сөйләгән вакытта да, калганнар гел хәрәкәттә. Бию өлешенә фикерне Мария исемле белгеч әйтте. «Спектакль тәмамлангач, миннән бию турында сорадылар. Ә мин аны сизмәдем. Хәзер уйлап утырам. Анда бик күп бию иде. Бу – иң зур комплимент. Яхшы куелган бию күзгә бәрелми. Хәрәкәтләрнең салмак булуы спектакльнең мөһим бер өлеше иде. Хәрәкәтләр ясалма түгел иде», – диде ул.
«Милли республикаларда репрессия турында сөйләгәндә, яраларның тагын да тирән булуы сизелә»
Альбина Хөсәенова спектакльне кабаттан караганнан соң булган хис-тойгыларын сөйләде.
Мин бүген спектакльне кабаттан карадым һәм үзем өчен яңалык ачтым. Кешелек – явызлыкның үзе. 4 миллион доносны Сталин язмаган бит, безнең туганнар, кешеләр язган. Явызлыкны кеше үз кулы белән эшли. Бала бар. Бу бала үзенчәлекле. Андый баланың аңына тәэсир итә алмыйбыз, аның үз дөньясы бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аның дөньясы иркен. Ул табигатьне ничек бар – шулай кабул итә, аның өчен барысы да гади һәм аңлаешлы. Соңыннан аның үзгәрүен күрәбез. Телогрейканың заманча курткага алмашуы да – бүгенге заман белән бәйләнеш. Без бүген дә балаларны үзебез ясыйбыз, – диде ул.
Театраль тәнкыйтьче Нияз Игъламов та спектакльнең көчле, аңлаешлы булуын әйтте. «Тарихны әле дә белмибез. Бу спектакль – тарихны күрсәтүнең бер ысулы. Бик зур рәхмәт», – диде ул.
«Милли республикаларда репрессия турында сөйләгәндә, яраларның тагын да тирән булуы сизелә. Без репрессияләнгән милли лидер исемен йөрткән театрда утырабыз. Спектакльдә донос язучы да, җәзага тартылучы да – бөтен кеше бер дилбегәдә, – диде Павел Руднев, алдагы фикерне дәвам итеп.
«Миндә барысы да диалоглар аша бирелә, ә аларда монологлар булып чыкты»
Аннан сүз режиссер, артистлар, пьеса авторына бирелде. Илсур Казакбаев рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мондый фестивальдә катнашу энергия бирә. Төрле фикерләр ишетәбез, ниндидер идеяләр дә барлыкка килә. Үзебезне күрсәтә, ишеттерә алган өчен бу фестивальгә бик зур рәхмәт. Бу – зур мөмкинлек. Актерларга, театрга, авторга рәхмәт. Фикерләрегез өчен рәхмәт, – диде ул.
Актерлардан сүзне Илфак Хафизов әйтте.
Рольгә кергән саен, без үзебез өчен яңалык табабыз. Бик вак булса да, ул бик тирән әйберләр була. Бу спектакльне мин көтеп алам. Ул көнне безнең дөнья туктый. Төннәр, көннәр, тәүлекләр буе эшләве рәхәт иде. Хәзер дә рәхәт. Бик күп җылы, рәхәт сүзләр ишетәбез. Без үзебез аңлыйбыз кебек, әмма тамашачы аңлыймы икән, дибез. Фикерне әйткәндә, аңлыйбыз. Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, – диде ул.

Ул, сәхнәдән төшеп, йөгереп барып, микрофонны пьесаның авторына тапшырды.
Нәрсә әйтә алам: Илсурга рәхмәт. Без аның белән 2 тапкыр очраштык, сөйләштек. Бу спектакль минем пьесаның мотивлары буенча куелган дияр идем. Миндә барысы да диалоглар аша бирелә, ә аларда монологлар булып чыкты. Күп сүзләр минеке, тик бу – режиссер спектакле. Актерларга искиткеч эшләре өчен рәхмәт, – диде Ркаил абый Зәйдулла.
Уйлар бер – ул заманда, бер хәзергесендә булды. Кайбер артистларны, мәсәлән, Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закировны мондый (кырыс димме соң) рольләрдә күрү дә үзенчәлекле булды. Алар романтик, лирик рольләр аша миңа күбрәк таныш. Чыннан да татар спектакле турында шундый җылы сүзләр ишетүдән горурлык хисе ташып торды.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yas-rezisserlar-festivale-belgeclare-asina-spektaklen-karady-tiran-xis-itkerasez-5861507
Буа театры Казахстандагы халыкара фестивальдә Татарстан данын яклаячак
1 апрель 2019, 10:09 , Фото: Салават Камалетдинов/архив
Буа театры Казахстандагы халыкара фестивальдә Татарстан данын яклаячак
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Буа Дәүләт драма театры Актүбә шәһәренә нигез салынуга 150 ел тулу уңаеннан уздырыла торган Халыкара эксперементаль спектакльләр фестивалендә катнашачак. Бу хакта Актүбә татарлары һәм башкортларының “Шатлык” этно-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә.
Буа театры фестивальгә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Абага” спектаклен алып барачак.
Фестиваль 16-21 апрель көннәрендә узачак. Анда Казахстан театрларынан тыш, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан театрлары катнашулары көтелә. Артистлар өчен иҗади лабораторияләр оештыру күздә тотыла.
Премьера!

сатирическая комедия
Главный герой комедии Ильгизар, человек с университетским образованием, вынужден работать охранником, к тому же его обобрали аферисты, обещавшие ему собственную квартиру. В довершение этих бед его бросает жена. Несчастный, погрязший в долгах Ильгизар встречает своего однокашника Хайдара – советника главы города N и фаната футбола… И тут – то у Ильгизара появляется выход из сложившейся ситуации – принять предложение однокашника и «стать футболистом – финном», приехавшим поднимать престиж городской футбольной команды. Первый же гол, случайно забитый Ильгизаром, и решит его дальнейшую судьбу, да и не только его…
Премьера 12 октября 2018 г.
Спектакль обеспечивается синхронным переводом на русский язык.
Премьера!


















