“Идел” журналыннан, №4, 2018

Ркаил Зәйдулла: Сәхнә җене
Рубрика: Яңалыклар

«Идел» журналының апрель санында шагыйрь Ркаил Зәйдулланың сәхнә белән, театр сәнгате белән бәйле шәхесләргә багышланган шигырьләре басылып чыккан иде. Аларны сайт укучыларыбызга да тәкъдим итәсебез килә.

Бозваткыч

Марсель Сәлимҗан истәлегенә

Яз сулышын ачып яр өстенә,

Үтеп китте яннан бозваткыч.

Кемгә куанычтыр, кемгә – сагыш…

Үтте инде…

Калдык озатып.

Арчылды су. Калкындылар эздә

Такта кисәкләре; чүп-чар да

Кул чукларын селкеп кинәнде бер –

Канат алган сыман очарга.

Офыкларда бозлар гөрелтесе.

Таныш аваз… Елак кыш иде:

Бозваткычның корыч янбашына

Минем борт та килеп ышкылды.

Көләч чаткылары күктә хәзер,

Сүнгән көле ява чәчемә.

Кораб җаны китә!

Коткарыгыз…

Китә сандугачлар яшендә.

Бозлар гөрелтесе…

Безнең язмыш

Шушы тамашага бәрабәр:

Галиябану мәңге сыктар монда.

Фәрештәне капшар Әлмәндәр.

Ташу көтте күпме кеше ярда –

Үтеп китте яннан бозваткыч.

Һәм буталды елның фасыллары:

Бетмәс-төкәнмәс яз…

Озак кыш…

Пәрдә

Шамил Закир истәлегенә

Карыйсың кайчак тирәңә –

Уенмы, чынбарлыкмы?

Кемнәр генә укый ала

Тәкъдир сузган ярлыкны?

Кайчак өскә чөеләсең,

Китәсең түбән төшеп.

Һәм бер көн рампалар сүнә.

Чынлап ябыла ишек.

Бер мизгелгә эзең кала

Сәхнәнең тузанында.

Дус күргәнгә шул да җитә

Йөрәге сызланырга.

Кайсы болыннарның исен

Китердең, җил, бу кичне?

Ул сине ишетмәс инде –

Ут сүнде, пәрдә төште.

Сәер уен

Ренат Таҗетдинга

Ул сәхнәгә яшәргә дип килде.

Тормыш сыман сәер уен бу, –

Гасырлардан клгән татар гаме

Йөрәгенә аның сыенды.

Ул хан булды монда, тәхет тотты.

Һәм кол булып ятты тупсага.

Тик йөрәге аягүрә калды

Өметләрне упкын упса да.

Ул сәхнәдә ат уйнатты безгә,

Хыялдагы гаярь аргамак

Түшәмнәрне алып күккә ашты,

Очты йолдызларны аралап.

Ул үзенең күңел нуры белән

Тоташтырды ерак елларны.

Елый-елый көлде тамашачы,

Көлә-көлә аннан елады.

Ул яшәде, ә без уйнаганбыз

Төшенмичә уен серенә.

Баш иде ул, бөкре мәхдүм сыман

Ил сагышын салып иңенә.

Ул сәхнәгә яшәргә дип килде,

Һәм яшьнәгән кебек яшәде.

Яшәячәк! – югалганчы тәмам

Җирдә соңгы татар җәсәде.

Мөсафир

Әзһәр Шакирга

Яланаяк чыгып киткән өйдән, –

Йолдызларга кадәр юл озын.

Өметен ул бишмәт итеп кигән,

Әлегәчә тоя җылысын.

Мең елларга бу сузылган юлны

Соры биштәренә сыйдырып,

Тыкырыкка туктаган ул – олы! –

Татарга тиң тыйнак тыкырык.

Чигәсендә юлның ак тузаны,

Керфегендә төннәр сөреме.

Читтән генә күзәтәбез аны:

Бер дәрвишме? Ханмы? Бүреме?

Кузгалабыз бер мизгелгә язын,

Тартылабыз аңа ерактан, –

Безгә калдырасы һәр авазын

Чык тамчысы таңның чылаткан.

Яланаяк чыгып килә илдән –

Йолдызларга кадәр юл озын.

Иңнәренә язмыш галәм өйгән,

Һәм сагышның салган олысын.

Азат дәүләт

Хәлим Җәләйгә

Сәхнә тар ул – безнең күңел кадәр.

Киң дә була кайчак – ил хәтле…

Күккә тоташа ул – Хәлим Җәләй

Укыганда ярсып Зөлфәтне.

Көтү-көтү кошлар күтәрелә,

Түтәлендә сына сабаклар.

Кабаланып юллар юлга менә,

Безнең үткәннәрне кабатлап.

Хәлим Җәләй сөйли. Тавышында

Әллә өмет… әллә… белмим ни…

Офыктагы актык йолдыз кебек

Күккә ашкан кулы дерелди.

Галәм сагышына күчә аваз,

Кузгата да кичке тузанын,

Сиздермичә сыза аңыбызга

Яшәү белән үлем ызанын.

Әйтерсең бу – борынгы бер камлау,

Әйтерсең бу – серле бер әфсен:

Учларына салып суза безгә

Азат дәүләт – татар сәхнәсен.

Сүз остасы

Илдус Әхмәтҗанга

Кара кәчтүм-чалбардан,

Чем кара кәләпүше…

Кыяфәт йончу – арган,

Ә болай – якты кеше.

Күбәләге муенда

Ахры кара ефәктән,

Очаргамы җыена…

Кем очарга өйрәткән?

Кара түфли аякта,

Биеп китәр шикелле

Еракка – иркен якка!

Тик китүе икеле.

Күкрәк читлеген ачып

Сүз!

Сүз!

Сүз!

Уйный яшен.

Елый бер тешсез карчык,

Тыялмыйча күз яшен.

Сүз… сүз… сүз… Тагын кемнең

Ул соң үзәген өзгән?

Карчыкның нәберәсе

Кычкырып көлә бездән.

Кара күчтүм-чалбардан.

Кып-кызыл яна колак.

Тавыш ташлана ярдан! –

Барыбер исән кала…

Юк, үлмибез. Үлмәдек!

Яшибез әле чак-чак.

Ак җилкәндәй күлмәге…

Һәм йөзе, әлбәттә, ак.

Сүз! Сүз!

Түз, йөрәгем, түз –

Тауга менде тавышы,

Анда – карлы түбәдә

Тәңре белән кавышты.

Мәртәбә

Дания Нурлыга

Бу дөньяда урын алу кыен.

Дөнья – сәхнә. Ә без уенда.

Кем сыена аулак бер почмакка.

Ә кем алкышларга коена.

Һәркемгә дә үз уены лаек,

Өлешеңә тигән урының.

Кайда басса, шунда ут уйната.

Бу – яшәве Дания Нурлының.

Онытыла уен – ялган комар.

Бөтен җиһан шунда яктыра.

«Тәңре биргән зур мәртәбә», – диеп

Язган Тукай, бәлки хактыр да.

Йөрәгенә төйнәп үз кайгысын,

Сискәндереп соң кат халыкны,

Язмышына баш бирмәгән хатын –

Ул Мөхлисә булып калыкты.

Намазына баскан – ак намазлык…

Сагынмалык ак шәл ябынган.

Ана булып бүген кул изи ул,

Әйтерсең лә безгә юл эзли ул

Мәңгелекнең якты ягыннан.

Йолдыз тузаны

Фәридә Сафинага

Яшьлек узды, әмм сөенечләр

Беркайчан да читләп узмады:

Шатлык яше кунган керфекләрдә

Җемелдәде сәхнә тузаны.

Онытыла кайчак чынбарлык та.

Мин дә кайчак уйныйм ләбаса!

Гүя канат үсә иңбашларга,

Җил-давыллар әгәр янаса.

Син көлгәндә – дөнья көләчләнә,

Син моңайсаң – үзәк өзелә.

Син менгәндә могҗизалы сәхнә

Күтәрелә өскә үзе дә.

Мәйсәрәнең гүзәллеге белән

Биләп алдың минем күңелне,

Шул сурәтең күзем карасыннан

Яшем белән бергә түгелер…

Мәңге узмый торган яшьлек бит ул!

Аерса да гомер ызаны,

Сагыш яше кунган керфекләрдә

Җем-җем итә йолдыз тузаны.