Хәтер

Камал театры репертуардан төшкән «Үлеп яратты» спектакленең видеоверсиясен күрсәтте
29 сентябрь 2018, 16:24 , Фото: Рамиль Гали
Камал театры репертуардан төшкән «Үлеп яратты» спектакленең видеоверсиясен күрсәтте
«Үлеп яратты» – яңа менеджмент шартларында эшли башлаган татар театрының тамашачыга игълан итеп, әсәр белән хушлашу оештырылган беренче спектакле.
Камал театры легендар спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтүне дәвам итәчәк
Камал театры легендар спектакльләре видеоларын күрсәтүне киләсе сезонда дәвам итәчәк
Рамил Төхвәтуллин: «Зәңгәр шәл» спектакле – татарның мәдәни коды
Камал театрында “Ахырзаман” турында сөйләштеләр
«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсында катнашучы пьесалар мәгълүм булды – исемлек
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының Кече залында Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектакленең видеоверсиясен караган тамашачы Мөхлисә Бубыйның ни өчен сорау алганда яулыктан булмавыннан алып, җәдидчелек белән кадимчелек мәдрәсәләрен дә кертеп, татар теленең киләчәгенә кадәр күп төрле проблемаларны күтәрде.

Камал театрының Кече сәхнәсендә театраль тамашачылар өчен оештырылган «Камал мәктәбе» яңа сезонын режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевның беренче җитди режиссерлык эше булган спектакль белән ачып җибәрде. Бу – әлеге проектта Илгиз Зәйниевның беренче эше.

«Үлеп яратты» спектакле 2011 елда сәхнәләштерелеп, биш ел барган спектакль. Ул тарихи шәхес – беренче татар мөгаллимнәренең берсе булган һәм мөселман дөньясында беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубыйга багышланган. Гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә багышлаган хатын-кыз гомеренең соңгы көннәрен НКВД төрмәләрендә җәзаланып үткәрә. Спектакльдә ул халкына һәм диненә хыянәт итмәгән, кансыз тикшерүчеләрне дә кызгана алган горур шәхес итеп сурәтләнә.

«Үлеп яратты» – яңа менеджмент шартларында эшли башлаган татар театрының тамашачыга игълан ителеп, әсәр белән хушлашу оештырылган беренче спектакле. Театрның спектакльләрне репертуардан төшерүе тамашачы кимүгә бәйле. Татар зыялылары спектакльне яңадан репертуарга кайтаруны да күтәреп чыгарга тырышты, ләкин бу таләпләр киң яңгыраш алмады.

Спектакльнең видеоверсиясен карарга Камал театрының Кече залын тутырып тамашачы килгән иде. Тамашачының шактый өлеше ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр булуы күзгә ташланды. Алар ике сәгать барган тамашаны тын да алмый карадылар. Соңыннан спектакльдә катнашкан актерлар – Дания Нуруллина, Миләүшә Шәйхетдинова, Илдус Габдрахманов, Эмиль Талипов, режиссер Илгиз Зәйниев белән очрашу оештырылды. «Камал мәктәбе» проектының беренче дәресенең махсус кунагы дин белгече Рөстәм Батров иде.

Мөхлисә Бубый образын тудырган Дания Нуруллина бу спектакльне иң кыен чагында – кызын югалткан вакытта чыгаруларын әйтте. “Мин уйный алмам, дип тә килеп караган идем, әмма мине уйнау өчен үземдә көч табырга үгетләделәр. Мин эшләп чыга алдым. Режиссерга һәм партнерларыма рәхмәт”, – диде ул. Мөхлисә Бубыйның карап үстергән кызын уйнаучы Миләүшә Шәйхетдинова үзенә иң театраль роль эләгүен һәм аны уйнарга бик җиңел булуын әйтте.

Тикшерүчеләрне уйнаган Илдус Габдрахманов белән Эмиль Талипов үз образларының халәтен аңлатырга тырыштылар. “Ул үзен начар дип санамый. Ул бит тырыша. Ул үз эшенең дөреслегенә ышана. Андый кешеләр хәзер дә бар. Тарих кабатлана”, – диде Мөхлисә Бубый тарафыннан каргалган бердәнбер кешене – тикшерүче Дәүләтовны уйнаган Илдус Габдрахманов.

Тикшерүче Корбанов ролен башкарган Эмиль Талипов үз героеның прототибы булуын сөйләде. “Бәлки, алар инде үз эшләренең хаклылыгына ышанмагандыр да. Алар инде бәлки сизенә дә башлаган булганнар. Алар үзләрен саклау турында уйлаганнар”, – диде ул героен тасвирлап.

Режиссер Илгиз Зәйниев тарихның театр өчен чимал булуын искәртеп, спектакльне тарихи итеп кабул итмәскә кирәген ассызыклады. Спектакльне яңартып, сирәк кенә булса да күрсәтү тәкъдимнәренә җавап итеп: “Бу спектакль юк, аны яңарту мөмкин түгел, яңартылса да, ул бу спектакль булмаячак. Шуңа күрә хәзер без аны шушы видеоверсиядә генә карый алабыз”, – дип кырт кисте ул.

Тамашачыны борчыган тагын бер тема – Мөхлисә Бубыйның яулыксыз булуы. Илгиз Зәйниев моны аны төрмәгә өендә йөргәндә яулыксыз алып китүләренә бәйләп аңлатса, Рөстәм Батров татар җәмәгатьчелегенең бик плюралистик булуын, бездә башына яулык бәйләүчеләр белән башына яулык бәйләмәүчеләрнең дә бертигез кабул ителүен һәм моның дөрес чишелеш булуын әйтте.

Оештыручылар “Камал мәктәбе” проекты айга бер мәртәбә булачагын вәгъдә итәләр. 26 октябрьдә Муса Җәлилнең тууына 75 ел тулуга багышлап, Камал театрында куелган “Моңлы бер җыр” спектакленең видеоверсиясе тәкъдим ителәчәк.

“Камал мәктәбе” проекты 2018 елда ачылды. Узган сезонда 4 ай эчендә 8 дәрес үткәрелде, әлеге дәресләрдә меңнән артык тамашачы һәм экспертлар катнашты.