Көзге шигырь

***

Аһ,  син көз!

Күңел үзгә…

Тезләнәсе килә сары яфракларда…

Үз кешеләр ерагая бара,

Күңел төшә, бәлки, ятракларга?

Аһ, син көз!
Төсләр үзгә…
Кып-кызыл ла Миләш тәлгәшләре.

Мин Өрәңге булып басып торам,

Һәм озатам көзге кәләшләрне.
Аһ, син көз!
Син тик сүз лә…

Син бары тик фасыл!

…ул үтәчәк.

Кызыл керфекләре калгый әнә,

Күзен кыса миңа бер гөлчәчәк.

премьера

СӘХНӘ
Йолдыз тапкан кыз
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА, 27 декабрь 2018 – 15:59
33
0
0

«Әкият» театрында куелган һәр татар спектакленә шатланабыз. Бу юлы сөенеч икеләтә зур, чөнки баш режиссер Илдус Зиннуров 80 еллыгы уңаеннан шагыйрь, язучы Фәнис Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз» әкиятен сәхнәләштерде. Инсценировканы шагыйрь Ркаил Зәйдулла иҗат итте.

Фәнис Яруллинның балалар өчен язылган әсәрләре дә искиткеч бай, матур телле. Һәр сурәтләгән күренеше күз алдына җанлы булып килеп баса. Һәр әкияткә, хикәягә тирән мәгънә салынган. Язучының хыял байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Адәм балалары кырын эшләр кылган саен, кояшның йөзе каралуы турындагы гыйб­рәтле әкиятне күпләребез бүген дә хәтерли торгандыр. Сабан туенда җиңүе белән мактанган, әмма газиз анасын бүреләрдән коткарырга курыккан колын турындагы «Юылмас хурлык» шигъри әсәрен дә онытырлык түгел. «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятендәге тел матурлыгына, авторның образлы тасвирлауларына укыган саен сокланып туймаслык. Фәнис ага, әйтерсең лә әкият түгел, картина иҗат иткән. Айның һәр төн күлдә коенып чистарынганнан соң, болыттан ишеп ясалган басмаларына сак кына басып күккә күтәрелгәнен үз күзләрең белән күргәндәй буласың. Айның күлдән җыйган төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып уйнавы, чәчәкләрнең күкнең түшәменә кадалып йолдыз булып яна башлавы да бик җанлы булып күз алдына килеп баса. Сукыр тычканның җил койрыгына басуы, шул сәбәпле җилнең уянуы, койрыгы авыртуына түзә алмыйча үрле-кырлы сикерүе, аннары авырткан җиренә уф-уф итеп өрә башлавы, күлдәге дулкыннарның уянып, күл читендәге бака ефәкләрен йолкый-йолкый күл эченә китерүе, айның шул бака ефәгенә уралуын Фәнис ага шундый тәфсилләп тасвирлаган ки, рәссамга эш тә калмаган кебек. Шуңа күрә «Әкият» театры Ф.Яруллинның гаҗәеп образлы, лирик әкиятләрен элек тә бик яратып сәхнәгә куйды һәм, әдипнең рухын искә алып, кабат әсәрләренә әйләнеп кайтуы тикмәгә генә түгел.

«Йолдыз тапкан кыз» әсәре дә гыйбрәтле, ләкин «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятеннән аермалы буларак, аны сәхнәләштерер өчен инсценировка авторына да, рәссамга да, режиссерга да байтак тырышлык куярга туры килгән. Мәсәлән, тылсымлы йолдыз тапканнан соң, Таңсылуның масаюын, нәфесе котыруын балаларга ничек күрсәтергә? Бу максатта әсәргә кешеләрнең нәфесләре котырган саен үсә-зурая барган һәм бер көнне коточкыч кыяфәт алган аждаһа образы килеп кергән. Тылсымлы йолдыз­ның ярдәмен өмет итеп Таңсылу янына җыелган авыл кешеләрен спектакльдә урман җәнлекләре алмаштырган. Беренче бүлектә сырхау әбисе өчен урманга җиләк эзләп киткәч, кызга җәнлекләр ярдәм итә. Алар да – драматургның хыял дөньясыннан театр сәхнәсенә күчкән персонажлар. Фәнис аганың әкиятеннән аермалы буларак, спектакльдә ахырда Таңсылу әбисе белән кавыша.

Музыканы профессиональ композитор Мәсгудә Шәмсетдинова иҗат иткәне әллә каян сизелә. Ул бер иш тамашалардагы шикелле фон өчен генә яңгырамый, авыл күренешендә – тыныч, лирик, ягымлы, Аждаһа белән Таңсылуның хәлиткеч каршылыгы тасвирланган сәхнәдә исә куе драматизм белән сугарылган булып, вакыйгаларны да, геройларны да тәгаенли төшә, тамашаны баета.

Мөхтәрәм рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар лаеклы ялга киткәч, театрыбыз җитәкчелеге күңелләренә хуш килгән курчак остасы таба алмыйча озак эзләнде, чөнки рәссамнар күп булса да, курчак театры өчен керпе, куяннарның һәр каш, һәр керфек бертеген йөрәкләре вә куллары аша үткәреп иҗат итүче осталарны табуы кыен. Курчак театрында рәссам режиссерга тиң дияргә була. «Йолдыз тапкан кыз» спектаклендә курчакларны Санкт-Петербургтан Татьяна Мельникова иҗат иткән. Тиен, керпе, төлке туганнар бик мөлаем килеп чыккан.

«Йолдыз тапкан кыз» спектакле ике актер өчен аеруча истәлекле булгандыр, мөгаен. Рузилә Нуриева театрда шактый вакыт иҗат итеп, матур рольләре белән сөендереп өлгерсә дә, зур роль – Таңсылуны беренче тапкыр уйнады. Нияз Садыйков Казан театр училищесында режиссер Ренат Әюпов курсын тәмамлап, «Әкият»нең татар труппасына әле яңа гына килеп кушылган, һәм «Йолдыз тапкан кыз» тамашасындагы керпе – аның тәүге роле. Сәхнәдәге санаулы минутлар эчендә егет керпенең холкын тасвирлауга иреште. Рузилә дә, Нияз да сөендерде. Курчак театры артистының бөтен осталыгы да кыска вакыт эчендә тере булмаган нәрсәләргә җан өрә белүдә чагыла. Бу спектакльдә шулай ук, сәхнәгә чыгып кына керсә дә, Миләүшә Фәйзрахманова башкаруындагы төлке күңелдә урын алып калды.

Спектакльдә кытыршылыклар да бар, ләкин «Әкият» театрының унбер бөртек татар артисты белән һәр очрашу – зур сөенеч, сәхнәдән яңгыраган һәр татар сүзе күңелгә газиз.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Премьера

Ренат Әюпов Оренбург дәүләт театрында “Мәхәббәт, футбол һәм мафия” спектаклен куя
27 сентябрь 2018, 20:31 , Фото: Рамиль Гали, Лилия Гаделшина
Ренат Әюпов Оренбург дәүләт театрында
Спектакль танылган прозаик, шагыйрь, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштерелә.
Оренбургның Татар дәүләт драма театры Әстерханга гастрольләргә җыена
Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев каберен зыярәт кылдылар
Яңа мюзикл Кариев театрының визиткасына әверелергә тиеш – Ренат Әюпов
Ренат Әюпов: “Яңа бинада әле спектакльләр уйный алмыйбыз”
Ренат Әюпов яшьләр өчен иң яхшы спектакль режиссеры булып танылды
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). 12 октябрьдә М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры “Мәхәббәт, футбол һәм мафия” спектакленең премьерасы булачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов.

“Мәхәббәт, футбол һәм мафия”нең репетицияләре 1 июльдә башланган. Ул танылган прозаик, шагыйрь, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәгә куела.

Комедиядә театрның барлык труппасы да катнаша, диелә хәбәрдә.

Премьера

Буа театры Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре”н сәхнәләштерде
21 сентябрь 2018, 10:00
“Абага” спектакле “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды.
Раил Садриев: Буада үткәрелгән театраль проектларның максаты – татар авылын саклап калу
Буа һәм Чаллы театрлары «Коляда-Plays – 2018» театр фестивалендә катнашырга мөмкин
“Идел-Буа-Урал” театр фестивалендә Ульяновск өлкәсенең өч театры катнаша
М.Гафури исемендәге башкорт драмтеатры “Идел-Буа-Урал” фестивалендә моноспектакль күрсәтте
Фестиваль кунакларын бик сыйладык, кадерләдек – Буа театры директоры Раил Садриев
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры журналистларга һәм театр белгечләренә Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган “Абага” спектакленең ябык премьерасын тәкъдим итте. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.

Спектакль Ркаил Зәйдулланың биш хикәясен “Мишәр хикәяләре” исеме астында берләштергән. Әсәрне театрга чакырылган режиссер Егор Чернышов куйган. Рәссам – Илшат Вилданов.
Спектакль авторның “Мылтык” хикәясе белән башлана. Алга таба “Әрмән Сөембикәсе”, “Абага чәчәге”, “Алла” хикәяләре белән дәвам итә дә, “Йорт иясе” хикәясе белән тәмамлана.

Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча эскиз Буа театры җәй көне куя торган театраль лаборатория өчен әзерләнгән иде. Театр җитәкчелеге аны спектакль итеп үстерергә карар иткән.

“Абага” спектакле “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды.

Премьераны Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла үзе дә карады. Ул театр җитәкчелегенә, артистларга һәм режиссер Егор Чернышовка рәхмәтләрен җиткерде, үзенең шәп әсәрләрен язган булуын да искәртеп узды.

Әлеге спектакль белән театр фестивальләргә катнашырга ниятли. Аның беренчесе Камал театры инициативасы белән үткәрелүче “Һөнәр” яшь режиссура фестивале булачак.