премьера

СӘХНӘ
Йолдыз тапкан кыз
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА, 27 декабрь 2018 – 15:59
33
0
0

«Әкият» театрында куелган һәр татар спектакленә шатланабыз. Бу юлы сөенеч икеләтә зур, чөнки баш режиссер Илдус Зиннуров 80 еллыгы уңаеннан шагыйрь, язучы Фәнис Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз» әкиятен сәхнәләштерде. Инсценировканы шагыйрь Ркаил Зәйдулла иҗат итте.

Фәнис Яруллинның балалар өчен язылган әсәрләре дә искиткеч бай, матур телле. Һәр сурәтләгән күренеше күз алдына җанлы булып килеп баса. Һәр әкияткә, хикәягә тирән мәгънә салынган. Язучының хыял байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Адәм балалары кырын эшләр кылган саен, кояшның йөзе каралуы турындагы гыйб­рәтле әкиятне күпләребез бүген дә хәтерли торгандыр. Сабан туенда җиңүе белән мактанган, әмма газиз анасын бүреләрдән коткарырга курыккан колын турындагы «Юылмас хурлык» шигъри әсәрен дә онытырлык түгел. «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятендәге тел матурлыгына, авторның образлы тасвирлауларына укыган саен сокланып туймаслык. Фәнис ага, әйтерсең лә әкият түгел, картина иҗат иткән. Айның һәр төн күлдә коенып чистарынганнан соң, болыттан ишеп ясалган басмаларына сак кына басып күккә күтәрелгәнен үз күзләрең белән күргәндәй буласың. Айның күлдән җыйган төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып уйнавы, чәчәкләрнең күкнең түшәменә кадалып йолдыз булып яна башлавы да бик җанлы булып күз алдына килеп баса. Сукыр тычканның җил койрыгына басуы, шул сәбәпле җилнең уянуы, койрыгы авыртуына түзә алмыйча үрле-кырлы сикерүе, аннары авырткан җиренә уф-уф итеп өрә башлавы, күлдәге дулкыннарның уянып, күл читендәге бака ефәкләрен йолкый-йолкый күл эченә китерүе, айның шул бака ефәгенә уралуын Фәнис ага шундый тәфсилләп тасвирлаган ки, рәссамга эш тә калмаган кебек. Шуңа күрә «Әкият» театры Ф.Яруллинның гаҗәеп образлы, лирик әкиятләрен элек тә бик яратып сәхнәгә куйды һәм, әдипнең рухын искә алып, кабат әсәрләренә әйләнеп кайтуы тикмәгә генә түгел.

«Йолдыз тапкан кыз» әсәре дә гыйбрәтле, ләкин «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятеннән аермалы буларак, аны сәхнәләштерер өчен инсценировка авторына да, рәссамга да, режиссерга да байтак тырышлык куярга туры килгән. Мәсәлән, тылсымлы йолдыз тапканнан соң, Таңсылуның масаюын, нәфесе котыруын балаларга ничек күрсәтергә? Бу максатта әсәргә кешеләрнең нәфесләре котырган саен үсә-зурая барган һәм бер көнне коточкыч кыяфәт алган аждаһа образы килеп кергән. Тылсымлы йолдыз­ның ярдәмен өмет итеп Таңсылу янына җыелган авыл кешеләрен спектакльдә урман җәнлекләре алмаштырган. Беренче бүлектә сырхау әбисе өчен урманга җиләк эзләп киткәч, кызга җәнлекләр ярдәм итә. Алар да – драматургның хыял дөньясыннан театр сәхнәсенә күчкән персонажлар. Фәнис аганың әкиятеннән аермалы буларак, спектакльдә ахырда Таңсылу әбисе белән кавыша.

Музыканы профессиональ композитор Мәсгудә Шәмсетдинова иҗат иткәне әллә каян сизелә. Ул бер иш тамашалардагы шикелле фон өчен генә яңгырамый, авыл күренешендә – тыныч, лирик, ягымлы, Аждаһа белән Таңсылуның хәлиткеч каршылыгы тасвирланган сәхнәдә исә куе драматизм белән сугарылган булып, вакыйгаларны да, геройларны да тәгаенли төшә, тамашаны баета.

Мөхтәрәм рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар лаеклы ялга киткәч, театрыбыз җитәкчелеге күңелләренә хуш килгән курчак остасы таба алмыйча озак эзләнде, чөнки рәссамнар күп булса да, курчак театры өчен керпе, куяннарның һәр каш, һәр керфек бертеген йөрәкләре вә куллары аша үткәреп иҗат итүче осталарны табуы кыен. Курчак театрында рәссам режиссерга тиң дияргә була. «Йолдыз тапкан кыз» спектаклендә курчакларны Санкт-Петербургтан Татьяна Мельникова иҗат иткән. Тиен, керпе, төлке туганнар бик мөлаем килеп чыккан.

«Йолдыз тапкан кыз» спектакле ике актер өчен аеруча истәлекле булгандыр, мөгаен. Рузилә Нуриева театрда шактый вакыт иҗат итеп, матур рольләре белән сөендереп өлгерсә дә, зур роль – Таңсылуны беренче тапкыр уйнады. Нияз Садыйков Казан театр училищесында режиссер Ренат Әюпов курсын тәмамлап, «Әкият»нең татар труппасына әле яңа гына килеп кушылган, һәм «Йолдыз тапкан кыз» тамашасындагы керпе – аның тәүге роле. Сәхнәдәге санаулы минутлар эчендә егет керпенең холкын тасвирлауга иреште. Рузилә дә, Нияз да сөендерде. Курчак театры артистының бөтен осталыгы да кыска вакыт эчендә тере булмаган нәрсәләргә җан өрә белүдә чагыла. Бу спектакльдә шулай ук, сәхнәгә чыгып кына керсә дә, Миләүшә Фәйзрахманова башкаруындагы төлке күңелдә урын алып калды.

Спектакльдә кытыршылыклар да бар, ләкин «Әкият» театрының унбер бөртек татар артисты белән һәр очрашу – зур сөенеч, сәхнәдән яңгыраган һәр татар сүзе күңелгә газиз.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.