Ркаил, кызлар һәм бәрәңге
Шагыйрь Ркаил Зәйдулла университет тулай торагына студентлар янына еш килә иде. Шулай да туп-туры безгә керми иде ул (тугызынчы катта, 195 нче бүлмәдә яшибез ич!), менеп җиткәнче әле бер бүлмәгә, әле икенчесенә кагылып чыга. Тулай торакта кызлар да күп яши… Кайчакта безгә менеп тә җитми, аның килгәнен икенче көнне генә ишетеп беләбез. Шуңа күрә төгәл әйтә алмыйм, әллә ул без кыздырган бәрәңгене тансыклап килә, әллә кызлар янына, әллә болай гына… яшьлеген сагынып.
Ркаил буйдаклык чорын шактый озакка сузды. Яшьлегеннән бик авыр аерылды ул. Бер килүендә Ркаилне танымый тордык. Өстенә футболка, шортик кигән. Ул заманда кеше көпә-көндез шортик киеп йөрми иде әле. Анысы бер хәл: шагыйрь чәчен кырдырып алдырган, җирәнсу сакалы күкрәгенә төшеп тора. Иңенә зурая-кечерәя торган, сөт төсендәге чит ил сумкасы аскан. Күптән түгел генә Польшадан кайткан икән. Аңарчы Кавказда булган. Йөзе кызыл, һәм бу кызыллык Кавказ кояшында кызынганнан гына түгел…
Җәйге каникул. Тулай торак буп-буш. Белмим, без анда сабакташым, бүлмәдәшем Рөстәм Җиһангәрәев (күптән инде гүр иясе, урыны оҗмахта булсын!) белән нишләп ятканбыздыр. Ә Ркаилнең кызлар белән сөйләшеп утырасы килә. Чит илдән алган тәэсирләре белән уртаклашмакчыдыр инде. Без тулай торакта Ркаил белән сөйләшеп утырырлык кыз эзлибез. Тырышсаң, сукыр күздән яшь чыга дигәндәй, берничә абитуриент кыз таптык. Үзләреннән сөт исе килеп торса да, яңа гына авылдан килгән сабыйлар димәссең…
– Шагыйрь абыегызның сезне күрәсе килә, – дигәч, безгә иярделәр тагын. Ләкин коридорда “үтрически” кыяфәт белән тәмәке тартып торган Ркаил Зәйдулланы күргәч, чәрелдәп, үз бүлмәләренә йөгерделәр һәм ишекләрен бикләп тә куйдылар. Алар күз алдына китергән шагыйрьгә бер дә охшамаган иде шул Ркаил.
Бер кереп бикләнгәч, иртәнгә кадәр күренмәделәр. Татфакка укырга керергә дип Буа районыннан килгән чеп-чи мишәр кызы Фирдәүсә икенче көнне кичен:
– Батман! (Бу сүзнең нинди мәгънә аңлатканын әле дә әйтә алмыйм, белсә, мишәрләр генә беләдер, мөгаен.) Сумкасы белән шортигы подцвет, молочный. Шул төстәге бәбәкләрен миңа төбәгән… Ничек курыкканымны белсәгез иде…
Алар Әстерхан өлкәсеннән килгән Гөлфия исемле кыз белән бер бүлмәдә яшәде. Гөлфия, университетның татфагын уңышлы тәмамлап, туган ягына кайтып китте. Һәрвакытта кызыксынучан Гөлфиянең, әлбәттә, Ркаил белән бик тә сөйләшәсе килгән. Үзе генә калырга яхшысынмаганга, ул да ничарадан бичара бүлмәдәш кызы белән бер булып кереп бикләнгән!
Нәүмизләнеп калган шагыйрь өенә кайтып китте. Бүтән ул тулай торакта күренмәде…
Фәнил Нигъмәтҗан
(“Ватаным Татарстан”, /№ 166, 11.10.2013/)