(романнан өзекләр)
Кереш
Бисмиллаһи ир-рахман ир-рәхим.
Сүзем, ерак галәмнең тыгыз караңгылыгын тишеп үткән якты нур шикелле, синең йөрәгеңә барып җитәр бәлки, и карием! Моңа ышануы кыен, әмма минем башка чарам юк. Яшерен-батырын түгел, ил- йортыбызның бүгенге хәле аяныч, дошман капшавычлары йөрәгебезгә үрмәләде, җайлап-сыйпап кына аңардан котылырга инде, мөгаен, мөмкин булмас. Күңелемне меңләгән бал корты сыман уй күче сырып алган. Ни көтә безне? Аны син беләсең, миннән йөзләрчә ел соңрак яшиячәк карием! Ләкин син үзең, әҗәл бусагасына басып, соңгы сәламеңне киләчәккә очыра алырсыңмы? Нәселеңне ни көткәнен беләсеңме? Минем сүзем, сине дә кичеп, юлын дәвам итә алырмы?
Ни булса шул, авызымнан йозак төште, күңелем аргамаклар чапкан далага әверелде.
Син дә чая аргамагыңны иярлә, и карием!
Әйткән сүз – аткан ук.
Йортлар, диварлар вәйран булыр, китаплар көлгә әйләнер, угым исә очуын дәвам итәр. Ул минем аһымны, үкенечләремне алып китте. Тәүбәмне ияртте. Җитәр вакыт, ул синең аргамагыңның ялына барып чорналыр… Җил искәндәй булыр, кылганнар нәни куллары белән йөзләрен каплап сәҗдәгә китәр – мине, бичара Кол Шәрифне искә төшерерсез.
Ибтидасыз вә интиһасыз вә шәриксез җиде кат күк вә җиде кат җирне, унсигез мең галәмне бул дигәндә булдырган Тәңренең хәмеденнән соң!
Барча Адәм фәрзәндләренә җибәргән илчесе вәли әл-газыйм вә рисаләт вә нәбүвәт вә хатимәт – бу дүрт мәртәбәне гыйнаять кылып биргән Рәсүле Мөхәммәд Мостафаның дәрвәденнән соң!
Илаһи, ният кылдым…
Мин, пәйгамбәребез нәселеннән Сәйед Ата токымы, мәрхүм вә мәгъфүр Мансур сәйеднең углы Кол Шәриф сәйед, нәкыйбел әшрәф, олы дәгъваларны өстемә алып – һич! – ил-йорт тарихын язарга җыенмаган идем. Дәрийгъ, безнең ата вә агаларыбызның бипәрвалыгы вә Казан халкының бивакыйфлыгы, бу ике сәбәптән ватаныбыз тарихы тулысынча язылмаган, тупланмаган. Казан шәһәренең эче тулы шагыйрь-шогара булса да, алар күбрәк гыйш-гыйшрәт җырлады, илгә мәхәббәтен җиһанга чәчте. Ләкин коры мәхәббәт һичкайчан җимеш бирми. Кысыр чәчәкләргә сокланып җәйне үткәрдек без. Тарих кайгысымы? Үксез үз кендеген үзе кисәр, дигәндәй, мин үзем менә “Тәварихи Казан” әсәрен кәгазьгә төшердем… Үзем танык булган вакыйгаларны яздым, үземә кадәргеләрне тупладым. Хәзер ул хезмәтне Хисаметдин хаттат акка күчерә. Минем кулымны тануы кыен, түземлек бир аңа, Тәңрем! Аның тип-тигез саф булып гаскәр кеби тезелгән сәтырлары, сезнең көннәргә килеп җитеп, күңелләрегезне яулый алырмы? Әллә Казан Кыямәтендә тапталып, янып көлгә әверелерме? Югыйсә безнең тарихны башкалар язар һәм безне тарихтан яздырыр… Кәгазьгә төшкән әсәрем юкка чыкса да, күчермәсе сәмави булыр – соңгы авазым сезгә килеп җитәсенә ышанам мин, карием!
Минем тарихым – ике ут арасына калган күбәләкнең соңгы талпынышы…
Болгар вилаяте, иске китапларда әйтелгәнчә, җиде икълимнең җиденче икълимендә, ай тәрбиясендәдер, айның яклавындадыр. Җәүзә йолдызыннан соң һәм Сәрәтан йолдызының башында биш вакыт намазның берсен – ясигъ намазын уку мөмкин булмас. Таң беленмәстән әүвәл үтәлергә тиешле намаз вакытында тулы таң атар.
Болгар вилаятенең пайтәхете булган Казан, борынгы рисаләләрдән күренгәнчә, борын-борыннан мөселман шәһәре булган. Тик ул төп мөселман өлкәләреннән еракта вә кяфер өлкәсенә чиктәш урнашкан.
Ярабби, һичкем яманның күршесендә булмасын!
Казанга һичбер җирдән ярдәм вә таяныч ирешмәс. Бары тик Тәңре якын, фәрештәләр ярдәмче.
Ерак заманнардан бирле Казан ханнары кяфер иле белән килешеп яшәргә тырыша, илнең иминлеге ятлар химаясендә. Халыкның рәхәте вә яхшы яшәеше хакына Мәскәү белән солых булып, ике арада илчеләр, киләчеләр йөрешә, аңлашып, барышып-килешеп гомер кичмәк идек. Барышып, җай чыкканда, алышып…
Кылыч вә каләм иясе, асыл нәселле, затлылык чишмәсе булып илне сафландырган, шул сәбәпле Тәңренең рәхмәтенә тиенгән, Тәңре ярлыкавын алган Әбел-Газый Сафа Гәрәй Баһадир хан Казан вилаятендә падишаһ булганда безнең олуглык байрагы өстә җилфердәде. Идел-йортның калканы сыман иде ул! Тик нишлисең… Калканга бәрелеп аска чәчрәгән үч, мәкергә әверелеп, бәгырьгә үрмәли. Кара юртак Казаныбызны ташлап, далага чыгып чапты. Һич көтмәгәндә, иртән тәһарәт алганда, егылып җан бирде шанлы Сафа хан. Лепкәсе белән комганга бәрелгән, дип сөйләделәр. Фанилыктан бакыйлыкка әйләде. Аның тәне суынырга да өлгермәде, сөенечтән кабарынып, бәла-каза капканы шакыды.
Мин дошманны гаепләмим. Язмыштан узмыш юк. Димәк, без Тәңре каршындагы гөнаһларыбыз өчен шушындый сынауларга дучар ителгәнбез. Әле киләчәктә безне нинди сынаулар көтә? И карием, син аларны беләсең. Әмма үзеңнән соң нәселеңне нинди сынаулар көтә – инкыйразмы? әллә, ниһаять, яшәү тантанасы?! төкәнмәс зафәр куанычы? – син дә минем кебек үк бихәбәр. Әмма сезнең заман шагыйрьләренә дә, гомерләрендә бер тапкыр гына булса да, үз зафәрнамәләрен язарга насыйп булсын.
Менә ни өчен мин сезнең тарафка сүземне юлладым.
Ходаның рәхмәте киң – бәлки безне дә могҗизаи зафәр көтәдер? Казанның әле диварлары нык, мурчаллары, машлары югары һәм мин, Кол Шәриф – Аллаһ ярдәм бирсен! – яшь дәрвишләрне туплап, сугышка чыныктырып, газа атына атландым.
***
Диванханәдә, кеше күзенннә качып, җиһанны, киресенчә, күңелемә сыйдырып, уйларым боҗрасын кочып, көрси өстенә иелгән идем. Хисләрем чакматашыннан аңым мамыгына күңелдәге җиһанны яктыртып очкын чәчрәгән дә иде… Аһ, син инде җанымның бер кыйсемен кабул итәргә әзер газәлем! Туарга язмаган икән сиңа… Бусагада шәкертем Ибраһим пәйда булуга ук аңладым мин моны. Чиктән ашкан бер-бер хәл булмаса, бу аулак урында аларның берсе дә мине борчырга тиеш түгел иде. Бөтен күзәнәгем белән сизендем: куенында ниндидер бер афәт алып керде шәкертем, зур кара күзләрендә катып калган курку шәүләсе сузылып минем аяк очына ук төште. Бөкләнгән аягымны эчкәрәк тарттым. Гомерем буена итәк-чабуымны җыеп йөрергә тырыштым, тик арттан да, алдан да, ике яктан да кайгы әнчекләре тешләргә маташканда, юлыңны ертык итәксез дәвам итеп кара!
Ибраһим авызын ача, тик тавышы чыкмый.
Ашыкма!
Кара хәбәреңне пиреңә җиткерергә ашыкма, кем, Аллаһ колы Ибраһим. Ул күпмедер мизгелгә, ә бәлки, уңа калса, озагракка да, бу яман вакыйгадан бихәбәр булып торсын. Юк, төн дегетен сеңдергән хәбәрне ишектән куып булмый иде инде. Кусаң да ул тәрәзәдән керәчәк иде. Бичаралык җиләнен ябынып рух сәгадәте, җан хөрлеге турында хыялланып утырган фәкыйрь Кол Шәриф берничек тә аңардан котыла алмаячак…
Күндәмлек келәменә күчеп утырырга кирәк. Тик аяклар оеган. Күчәр өчен башта аякка басу зарур. Аяклар тыңламый. Мин гаҗизлек пәрәвезен учым белән чыраемнан сөртеп төшердем. Әйе, картлык шулай кинәт килә. Көтмәгәндә килә икән ул, язгы җилгә изүне ачып чыгасың да… рәхәтләнеп сулыйсың! Һәм төнлә бөтен тәнең утка әверелә. Шунда гына аңлап аласың – инде язгы җилгә ышанырга ярамый, ул инде төнәген аркасы белән борылган кәнизәк шикелле, язгы болыннарда чабып йөргән кырыкмыш тай сыман! – синеке, ләкин син инде аны иярли алмыйсың. Йа, дәрийг!
Яшем кырыктан ашты. Кара халык ни ди? Кырыктан соң шырыкка… Әмма мине шырыкка калган карт диеп булмый әле. Мин Ибраһим шәкерткә сиздерми генә тәрәзә кырындагы борынгы көзгегә күз төшереп алдым. Әйе, чем кара сакалымны көмеш җепләр бизәп килә, түбәтәй астыннан төртеп чыккан коңгырт чәчемә дә күчкән икән ул затлы төс… Кичкә чәчтарашны чакырырга онытмаска кирәк, кырсын; җитү чәч белән йөрү бу яшьтә килешми. Кылыч борын мине артык кырыс күрсәтә шикелле. Каратут йөз, зәп-зәңгәр күз… Кеше кыяфәте бабаларыбызның ерак гасырлар аша килеп җиткән сәламе кебек. Сәламме, әллә мыскыл аша елмаюмы?
Аягымны уып берара торгач, мин кузгалмакчы булдым. Ибраһимның өмет тулы карашы читегемне сыйпап үтте. Ул булышыргга рөхсәт сорый иде. Мин сизелер-сизелмәс кенә башымны чайкадым.
Әйе, мин инде яшь-җилкенчәк түгел. Әмма битарафлык күләгәсенә сыенырга да әле иртәрәк. Ә кайда ул күләгә? Диванханәдән чыгуга ук бәбәгемә бәреп кергән кояштан мин бераз сукыраеп тордым. Өстә тулып ташкан кап-кайнар кояш, ә җиһан кап-караңгы!
–Йа Ибраһим! Әйт хәбәреңне…
Ул, җиргә тезләнеп, йөзен хиркамның чабуына яшерде. Мин чиктән ашкан түбәнсенүне өнәп бетермим, тугрылыкны туг сыман башөсте күтәрү дә миндә шөбһә уята – ул ят күзләр күрмәслек итеп калебкә яшерелергә тиеш! – Ибраһимның иңенә орынып алдым:
–Йә, тор, тор…
Ул күз яшенә чыланган йөзен өскә күтәрде:
–Тәкъсир! Хисаметдин хаттатны үтергәннәр.
Мин инде бу заманда, бу калада бернигә дә гаҗәпләнмәскә өйрәндем, аяныч хәбәрне исә бөтенләй бүтән тарафтан көтә идем, чүгеп куйдым, әйтерсең кайнар күк гөмбәзе кечерәеп башымны кысып алды.
–Чү, җайлап сөйлә…
Көтепханәдә куна-төнә яткан, бу фани дөньяда беркем белән дә алыш-биреше юк Алла бәндәсенең гомерен өзү кемгә кирәк? Ул тышта нинди заман булуын да аңлый иде микән… Ул безнең шанлы дәверләр – Үзбәк хан, Җанибәкләр сүзе башөсте булган заманнарда гомер кичерә иде. Аңа анда җайлы һәм рәхәт иде. Бөек шагыйрь Котб белән мөсахәбә кылганда кыска гына аралыкка мине дә сыйдырды, шөкер. Олуг Нәваи газәлләре безнең караңгы дөньяны яктыртып, үзләренең асыл ияләрен тапкандай яңгырады көтепханәдә… Менә шул газәлләрдән ерак дөнья – дегет сыланган йөзен яшереп, сәмави нурларга өртелгән көтепханәгә зилзилә булып бәреп кергән дә бер почмакта яктырып торган гомер шәмен сүндергән.
Болай да җыйнак гәүдәле Хисаметдин хаттат тагын да бәләкәйләнеп идәндә йөзтүбән ята иде. Арттан башын ватканнар. Катыйль төнлә килгән булса кирәк, каны инде оерга өлгергән иде. Мин янәшәдәге бер сандыкка утырып дога кылдым. Иннә лиләйһи вә иннә иләйһи рәҗигун…
Каршымда һаман Ибраһим тезләнеп тора икән.
–Тор инде, шәкерт! Аякланырга вакыт.
–Тәкъсир, – диде ул төшенке тавыш белән, – сезнең тәварих юкка чыккан.
Мин, аптырап, тирә-якка карадым. Көтепханә диварлары буйлап сум тимер белән коршауланган имән сандыклар тезелеп киткән. Алар иске китаплар белән тулы. Мин кайсы сандыкта нинди китап ятканын яттан беләм. Тәварихның кулъязмасы да, Хисаметдин мәрхүм күчергән нөсхәләр дә көрси янындагы кечкенә сандыкта саклана иде. Әнә ул – ерак ярда калып коргаксыган иске көймә кебек кырын ята, капкачы каерылган. Эчендә берни дә юк. Кемгә кирәк булган безнең тәварих? Хыялга баетылган вакыйгалар хакына кеше җанын кем койган? Мин сөзеп Ибраһим шәкерткә карадым.
–Син монда кайчан кердең?
Кимсенүдән аның йөзе бурлаттай кызарды.
–Тәкъсир… – дип сыкранды ул. – Хәзер… Күрүгә үк синең хозурыңа йөгердем.
Юк, үз шәкертемнән шикләнү үзе үк гөнаһ. Мөритемне җасуска тиңләү омтылышы ук минем өчен җинаятькә бәрабәр булыр иде.
–Башыма сыймый, – диде ул. – Төнәген кичке намаздан соң гына сөйләшеп торган идек. Харәзминең бер газәлен укып сөендерде. Бер генә шомлык та сизмәдем.
–Бар, шәкертләргә хәбәр ит. Җыелышып килсеннәр. Мәрхүмне җирләргә кирәк.
Ибраһим чыгып китте. Мин үзем дә сизмәстән көрсине бер читкә эттем. Аста бер бит кәгазь ята иде. Мөгаен, үтерүче төшереп калдырган. Әллә кирәксенмәгәнме? Кан чәчрәгән ап-ак Сәмаркант кәгазенә дивани өслүп белән бер генә җөмлә язылган иде: “ Аглый-аглый Сөембикә шөйлә әйтте…”
***
Көн иртән үк болытлы булды. Күк йөзенә кургаш болытлар әйтерсең лә дыңгычлап тутырылган. Инде менә вак кына яңгыр да сибәли башлады. Мин тәрәзәне яптым. Каршыдагы ялгыз алмагач, боегып, яңгыр элпәсе аша миңа рәнҗүле караш ташлагандай булды. Нишлим, мин аны өйгә чакыра алмыйм, җитәкләп тә алып керергә хәлемнән килми. Аның урыны, тупрагы шунда. Калебемне әрнетеп яуган яңгыр да аңа шифа гына; ул аны бик тиздән аңлар – кызган таба кебек аксыл эсселек чәчеп янып торган кояш баш түбәсенә күтәрелгәч, тузан туздырып чем-кара атлар чабып үткәч…
Бик күңелсез башланды көнем. Хәер, аның күңелле башлануын мин соңгы вакытта хәтерләмим дә. Таңы да кайгы кебек сызып ата, киче дә хәсрәт сыман акрын гына сузыла. Ил -көн шундый. Көпә-көндез Казан-йортның кояшы баеп бара.
Кояшка терәү куярлык ир-егетләр, кайда сез?
Һәркем күңелендә билгесезлек байгышы соры канатын җәйгән.
Тик билгесезлекме ул байгышның исеме? Әллә чарасызлыкмы? Чынлыкта анык белмибезмени? – без Аллаһ тарафыннан һәлакәткә хөкем ителгән! Тик моны беркем дә телдән әйтергә җөрәт итми, ачы хакыйкатьне күңел төбенә яшерә, хәтта үз-үзенә икърар итәргә дә курка. Аң төпкелендә ниндидер бер могҗизага ышану кузы төтәсләп ята һаман. Без бит әле исән, бабаларның җиһанга нур сибеп торган алтын чатыры, төсе уңса да, ишелмәгән, бусагасы биек; данлы Казан каласының дивары нык, яуның беренче кат кына килүе түгел, алар инде ничәмә-ничә тапкыр безнең ишек төбенә килде, тупсадан елан булып үтәргә маташты, баш өстендә утлы туп булып улады. Тәңре саклады моңарчы. Коткарды. Ул сабыр, ул түзем. Инде без кылган гөнаһлар өчен күптән җәһәннәмнең ишелеп янган утына томырырга тиеш иде югыйсә. Юк, ул безне әүвәл фани дөньядагы кара утта яндырырга теләгән, мөгаен.
Яу килә, тирә-юньнең асты өскә куба, кемдер җиңә, кемдер тар-мар булып тузанга әверелә. Җиңүчеләр эчке масаю белән, тышкы тантана белән җиһанның биленә кызыл башлы сөлге ташлый, җиңелүчеләр тарих сәхифәләрендә каһәрләнә. Беркем Аллаһның ниятен төшенми, ләүхелмәхфүзне укырга хәленнән килми һәм аны кирәк тә тапмый. Ә анда барысы да җуелмас хәрефләр белән язылган: бүгенге җиңүчеләр дә иртәгә җиңелүче булып тузанга әвереләчәк!
Әйе, безне җиңәчәк дошманның да тарих сәхнәсендәге тәхеттә урыны вакытлы, ә вакыты санаулы. Тик ул хакыйкатьтән безгә ни файда?! Нинди юаныч? Күкрәкне сөңге тишкәндә мәңгелек кырына күз атарга мөмкинлек калмый. Башыңа гөрзи төшкәндә соңгы юаныч та каның белән туфракка сеңә. Һәркем үзенә лаек үлем тапсын, йарабби… И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр, бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр…
Дошман инде ил-йортның Тау ягын басып алды; әлбәттә, ярты юлда туктап калмас. Ул өйдәш булып түгел, хуҗа булып калырга килгән. Иң дәһшәтле, иң рәхимсез хуҗа – кичәге кол… Исән калган кардәшләремә Ходай мәдәт бирсен.
Мәскәү ягына чыккан Казан олуглары ялгыша: тәхеттә кем булса да элеккечә иркен яшәрбез, баш өстендә бәхет кошы сайрап торыр, дип өметләнә бичаралар. Иманнан ваз кичеп деннәрен алмаштырсалар, малларын саклап калырлар да бәлки. Ләкин токымына күчеп коллык зынҗыры һәрдаим җирдән өстерәлер, баш очында камчы уйнар. Мәскәүдә хуҗа бер генә! Казан йортындагы кебек башбаштак булып яшәргә мөмкин булмас. Мәскәү кенәзенә әйтмичә генә Казан бәкләренә ярдәм сорап хат язганын белгәннән соң эттәй тугрылыклы Шаһгалине дә урыннынан кубарып, тукланыр тагарагын тартып алып, төн ягына сөрделәр, якын кешеләрен зинданда чукындырдылар. Үзен кыстамадылар, Шаһгалинең мөселман аталуы кенәзгә файдалы, татар йортлары өчен кесәсендә һәрвакыт хан бар! Әнә кирәк булгач, аны сөргеннән кайтардылар. Ә без аны янә тәхеткә чакырырга мәҗбүр булдык.
Иелгән башны кылыч кисми.
Тәкъдирең шул икән, үлгәнче баш иясе…
Язмыштан узмыш юк. Тик чыкмаган җанда өмет бар бит! Төшенкелек чалмасын башка урап, чарасызлык җиләнен өскә ябынып, кул кушырып утырыргамы?
Иелгән башны да кылыч кисә. Күтәрелгән икән, ул инде кисәргә дип төшәчәк. Иелгән башны кисүе җайлы.
Фидакярлек өлгесе, тәвәккәллек билгесен биленә ураган агам Кол Мөхәммәд сәйед хасталанып яхшылар җыенына килми калган иде, мөнбәргә басып Казан олугларына мин шулай сөйләдем. Тик алар минем белән килешмәде. Кылычка кылыч бәрелсә, ил-йорттан хәрабә генә калачак, диделәр. Мин әйттем: кол булып яшәгәнче, ил-көн өчен, денебез өчен аягүрә үлү яхшырак булмасмы? Мескен булып шәүлә хәлендә җан асрауның ни мәгънәсе бар?
–Кырымнар сүзен сөйлисең! – дип кычкырды Галимәрдән хаҗи.
Ил имин булганда, дөнъя буталмаганда шушы аңгыра адәм, тирес корты миңа, Сәйед Ата токымына, шулай кычкырырга җөрьәт итәр идеме? Кулым аңыма буйсынмыйча кылыч сабын эзләде. Барысы да яхшысынмый башны түбән иде. Бурлаттай кызарган Галимәрдән урынныннан калкынып: “Кичерегез…”- дип мыгырданды. Мин аңа игътибар итмәдем. Түбәтәйне алып киткән җилгә үпкәләү ахмаклык булыр иде.
–Тәкъсир! – диде Нургали бәк, йөткергәләп сүзен дәвам итте: – Үзең дә беләсең, урыс явының исәбе-хисабы юк. Бүген алар заманы. Безнең өчен иң мөһиме – дәүләтне саклап калу.
Ходайкол углан да сүз алды:
–Шаһгалинең Казан тәхетенә беренче генә менүе түгел. Урыс чирүен кирмәнгә керттермәскә кирәк, шул чагында ул безнең сүздән чыкмас. Аны Ибан бик олылый имеш. Тау ягын кире кайтарырга ул да Ибанны үгетләсә, иш янына куш булыр.
Мин телемне тешләп тынып тордым. Вай, вай, вай! Каршымдагыларның йөзе бергә кушылып тоташ бер дерелдәвек койкага әверелде. Кем мин? Кемнәр бу? Һәлакәткә юлыгасы җан иң әүвәл зиһенен югалта икән.
Галимәрдән хаҗи борын эченнән генә мыгырданды:
–Сугышып була ул. Аңа акыл кирәкми.
–Ил-йортның язмышы сезнең кулда. Бүрәнә аша бүре кумыйлар. Мин үз сүземне әйттем. Сезгә хәл итәсе…
–Сәйед хәзрәтләренең сүзе хак, – дип мине җөпләде Бибарыс бәк. – Кол булып яшәгәнче, сугышып үлүең мең артык. Ләкин Шаһгали безнең илчеләрне Зөя каласына чакырып торганда барып сөйләшергә кирәк.
–Шаһгали! – дип ирен читен кыйшатты Нургали бәк. – Анда яу башлары Ширәмәт белән борадәр Воротынскийлар… Ул алар сүзен генә сөйли.
–Алар барысы да Мәскәү сүзен сөйли, – диде Җанбарыс бәк.
Ходайкол авыр сулады. Аның җир биләмәләре барысы да диярлек Зөя буенда иде, аңлыйм мин аның хәлен… Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре. Әмма дәүләт аерым кешеләрнең мөлкәтеннән җыела бит… Тау ягының дошман кулына күчүе инде ул дәүләтне бер канатсыз калдыру. Сыңар канат белән очып булмый.
–Шаһгали белән анда безнең йөзләгән яхшы кешеләребез – Чапкын бәк, Хөсрәү бәк, Бурнаш бәк, Көбәк… Аларның сүзенә колак салмый калмаслар. – диде Ходайкол әллә нинди ят тавыш белән. Күренеп тора, ул үз сүзенә үзе ышанырга тели иде. – Безгә, Мәскәү сүзеннән чыкмаска дигән шартта, Тау ягын кире сорарга кирәк. Тәкъсир! – дип миңа эндәште ул, мин аңардан җүнле сүз көтми идем, сискәнә яздым. – Тәкъсир! – диде. – Баш илче булып сез галиҗәнапләре барсагыз иде.
Миңа Шаһгалине тәхеткә чакырырга туры килә!
–Әйе, – дип аңа кушылды Нургали бәк тә. – Бу эшне сез генә ерып чыга алырсыз, тәкъсир… Без камалышта, яуны кире кайтарырлык көчебез юк. Илчелек көрәшендә кем сезнең белән ярыша ала? Телегезгә былбыл кунган… Агаң Кол Мөхәммәд сәйед тә безнең белән килеште, фатыйхасын бирде.
Телдәге былбыл түгел, кулдагы лачын кирәк иде хәзер!
–Морзаларның башында Бибарыс бәк барыр, – диде Ходайкол углан.
Алар инде үзара җыелып карар кабул иткән, агам нәкыйбел әшрафның фатыйхасы аларның сүзен халык алдында саллырак итәр бәлки… Ә мин? Мине кичерерләрме? Кырын эш кырык елдан соң да беленә. Капчыктагы без дә кайчан да булса төртеп чыга. Мөкаддимә игелекле теләкләрдән гыйбарәт, ә ахыры ни булыр? Ахырыбызның җүнле чыгачагына ышаныч аз иде. Ләкин ил язмышы хәл ителгәндә мин дә яфрак астына качып кала алмыйм ләбаса!
–Шаһгалинең шартлары билгелеме соң?
Ходайкол теләмичә генә көлде:
–Аларның һаман бер сүз инде – урыс әсирләрен азат итү.
–Тагын?
Нургали бәк урыныннан калыкты, йөзе гүя мәрмәрдән уелган; җирән сакалын учлап тонык тавыш белән белдерде:
–Үтәмеш хан белән Сөембикәне алар кулына тапшырырга! Шаһгалине тәхеткә чакыргач, безнең башка юлыбыз юк, тәкъсир.
–Кузычак белән Акмөхәммәд угланнарның да балаларын үзләренә сорыйлар, – дип өстәде Җанбарыс бәк.
***
Иртәнге намаздан чыкканда мине бер кырнак көтеп тора иде. Сөембикә хозурындагы бу нугай кызын мин таныдым. Аллы-гөлле күлмәге көлеп торгангамы, йөзе шулкадәр сагышлы күренде, йөрәгем өзелеп төшкәндәй, күкрәк түрендә кискен авырту тойдым. Кырнак Сөембикәнең мине күрергә теләгәнен җиткерде. Мин, әлбәттә, күрешүдән баш тарта ала идем. Сөембикәнең ни әйтәсе, ни сорыйсы миңа билгеле иде. Мин хәзер аңа ни йөзем белән күреним? Бүген аны улы белән бергә урыслар тоткынлыкка алып китәргә тиеш. Инде алар Зөя каласыннан юлга чыкканнардыр…
Аның тоткынлыкка китүендә минем дә өлешем бар бит! Нинди сүзләр белән юатыйм мин аны? Аңа карата булган хыянәтемне нинди бизмән үлчи алсын? Хатын-кызны, корт анасын корбан итеп, умартаны коткарып калып буламыни! Юкка гынамы дошман аны таләп итә, аны кулына төшерергә тели. Тик… йомшак бәгыремне эчкәрәк яшерергә кирәк. Мин күз яшьләрен агызып мәхәббәт хакында газәл язучы бичара шагыйрь түгел, ә ил агасы, иләмән, ил кайгысын үз кайгым иткән илче… бичара илче.
Сөембикәнең биредә дә тоткын икәнен мин белә идем инде. Кузыйчак углан үз чирүе белән каланы ташлап киткәч үк, аны улы Үтәмеш белән бергә хөҗрәсеннән бер кая да чыгармый саклый башлаганнар. Ләкин ничектер әлеге кырнагын минем хозурга җибәрә алган ул. Нинди сүз көтә ул миннән? Ни әйтергә тели? Мин үземнең ни әйтәсен беләм, аның да ни әйтәсен чамалыйм. Нигә очрашып җан җәрәхәтен кузгатырга? Казан олуглары белән бергә мин дә аңардан йөз чөердем. Ил карабы давылда исән калсын дип аны сабые белән корбан иттек. Казанның һәрвакыт калканы булган Кузычак белән Акмөхәммәднең сабыйларын илне себереп түгәргә килгән комсыз дулкыннарга ташларга риза булдык. Әмма сабыйларны корбан итеп киләчәккә ирешеп буламы? Сабый үзе үк киләчәк дигән сүз ләбаса!
–Бераздан килермен, – дидем мин кырнакка. Аның ашыга-ашыга Хан сараена таба киткәнен карап калдым.
Уйлап баксаң, безнең үз хәлебез дә Сөембикәнекеннән әлләни аерылмый. Казан-йорт үзе тоткынлыкта! Кичүләрдә урыс казаклары баскынлык итә. Беркемне чыгармыйлар, беркемне кертмиләр. Сәүдә тукталды. Сәүдәсез дөнья файдасыз. Керем бетте, табыш юкка чыкты. Карендәш илләр белән барышлык ихтималы вәйран булды.
Байлык яраштыра, юклык талаштыра. Мохтаҗлыкта калган йорт эчендә җәнҗал чыгуы гаҗәп түгел. Казанның кайнап торуы җитмәгән, төрле саяк-сандырак Арчадан килеп фетнә куптарып йөрде. Аларның кем коткысы белән йөргәне билгеле. Шымчылар итәк астыннан ут йөртә. Орыш аннан соң. Иң әүвәл Казан диварларына ябырылачак яуга калкан булырлык кешеләрдән арыну кирәк иде аларга. Баһадирлык мәйданының алтын баганасы, егетлек бакчасының кыю арысланы Кузыйчак угланга да, битарафлык сахрасында кыяташ кебек калкып торган Акмөхәммәд угланга да ачыктан-ачык һөҗүм итәргә шүрли иде әле алар.
Фетнәчеләр каршына мин үзем чыктым. Әле дә хәтеремдә, чалт аяз көн иде. Җиләк өлгереп килә, Хан болынында, йә Арча кырында чатыр корып, бер-берең белән мөсахәбә кылып, рәхәт чигә торган көннәр. Башка елларда ул шулай була да иде. Бүген-иртәгә печәнгә төшәр вакытта фетнә куптарыр өчен түземлек җәясенең сынуы, сабыр савытларының тулуы кирәк. Арча даругасыннан чуашлар – ясаклы кара халыкны илдә шулай атыйлар – кырымнарга яу белән килгән, имеш.
–Урысларга буйсынсак, илгә иминлек булыр!
–Куыйк килмешәк кырымнарны!
–Тагын күпме түзәргә?
Байтагы чукмар күтәргән, укчылар да бар. Һәм алар һаман җыела, бергә укмаша. Менә тиздән кирмәнгә һөҗүм итәчәкләр. Күзләре тонган, аңнары чуалган, кемнең кем икәнен танырлык түгел. Тик ыспай, шома бәндәләрнең рәтләр арасыннан шуып үткәне күзгә ташлана, әйтерсең лә астан үрмәләп ут йөри. Менә билдән ялангач, чәче тузган берәү алга чыкты, ертык ыштанын күтәрде, борынын сеңгерде, аннары маңкалы кулын Хан сараена таба болгады.
–Булды! – дип кычкырды. – Җитте! Без хәзер… безнең көн!
Бу атсыз-тунсыз бәндәләрне кем монда куып китергән? Өстә кем булса да җир сөрү, иген игү бит барыбер аларга кала. Кем җырын җырлый болар?
–Җәмәгать! – дип кычкырдым мин. – Инде Тау ягын дошман басты. Безгә хәзер бердәмлек кирәк, бер йодрык булып тупланыйк!
Бу шул сүзләр генә иде. Җиһанны тетрәткән элекке яугирләрнең торыннары кайсы игенчегә, кайсы һөнәрчегә, кайсы сәүдәгәргә әверелгән, бернишләп тә булмый. Аларның күбесендә тамак кайгысы, ризыкны кем кулыннан алсаң да нинди аерма?
Аерма зур, тик алар әле аны күрерлек хәлдә түгел. Күргәч инде терсәкне тешләп булмас.
–Җәмәгать! Дошман тәре күтәреп килә, динебезне таптарга килә! Сез шундый авыр көннәрдә…
Билдән ялангач бәндә нигәдер эче катып көлә иде. Ахры боларны буза белән сыйлаганнар. Менә ул ике кулын җәеп бии дә башлады. Диндә ныгып җитмәгән чуашларга иман хакында сөйләп маташам икән. Болар бит бисмилланы да кичә генә әйтергә өйрәнде.
Биючене читкә этәреп олы гәүдәле, кызгылт чәчле берәү алга чыкты. Киң битендәге кызыл сипкелләре тирә-юнгә чәчрәп, җиргә ут кабар сыман иде.
–Син, мулла, намазыңны бел! – дип кычкырды ул. – Ил эшенә катнашма. Урыс белән ярашмасак, безгә көн юк. Көчленеке замана! – Һәм ул кулындагы гөрзиен болгап алды.
Кемдер сыек тавыш белән өстәде:
–Кырымнар дөньяны бутады!
Әле кайчан гына шушы кара халык читегемә кагылуны зур бәхет дип саный иде!
–Мулла, сиңа тимибез, юлда торма! – дип кычкырды арттан берәү. Чү, мәрхүм Урак батырның булдыксыз улы Ындырчы түгелме соң бу? Атасы үлгәч, аның җирләрен Сафа хан Казанны саклаганда җанын-тәнен кызганмый сугышкан егетләрнең арысланы Баһадир морзага сөергал биргән иде. Яу килгәндә туганнары белән урман эченә качкан Ындырчы елый-елый кырымнардан үч алырга ант эчкән, дип сөйләделәр. Ачык яуда куяндай дерелдәгән мескеннәр фетнә чыгаруга һәвәс була. Утлы күмерне кеше кулы белән көрәүдә алардан оста юк.
–Кит юлдан! – Кызыл сипкелле баш өстемдә гөрзиен күтәреп тора иде.
Фетнәчеләр инде Хан сараена таба кузгалды. Минем сүзләр монда көчсез. Гөрзи төшәр дә… Мин урынымнан кузгалмаска булдым.
Шул чакта гүяки җир астыннан калыккандай мәйданда Кузычак угланның нөкерләре пәйда булды. Сизмичә дә калдым, дәһри сүзен йөземә нәгърә итеп орган кызгылт баш аяк астына килеп төште. Аннары гөрзи… Көне кайчан бетәсен кем белә? Тәңре генә барысыннан да хәбәрдар!
–Зыян салмадылармы, тәкъсир? – Кузычак углан иелеп кулымны үпте.
Чуашлар инде берсен-берсе таптап, акырышып, Арча капкасына таба качалар иде.
–Вәгаләйкүм әссәлам… Фетнәнең төбенә төшәргә кирәк, углан. Хыянәтнең тамырын корытмасак…
Хәер, бу сүзләр генә иде. Кузычак та аларны шул бәһадән кабул итте.
–Мин гаҗиз… – диде ул талчыккан тавыш белән. – Үләсе килгәнне дәвалап булмый.
Фетнәчеләрне куып тараттылар. Тик моңардан ни шатлык? Ил-көн сидрәгән ашъяулыкны хәтерләтә иде. Моннан тартсаң да йолкынып чыга, тегеннән дә сүтелә.
Казанның үзендә фетнә исе инде туфрактан күтәрелә. Мәскәүнең илбасарлык кылуын халык кырымнардан күрә, аларсыз гына кяфер белән килешеп буласына ышана. Моңарчы килешә идек бит әле! Афәтнең моңарчы беркайчан да ил капкасын болай каты какканы булмады. Халык нәрсә – кара сарык, хәтта олугларның да күбесе кырымнарны куганнан соң хәлнең яхшырасына өметләнә.
Заманалар үзгәрде – беркем аңламый.
Зөя тамагында дошман бер ай дигәндә кала салып куйды. Үз гадәтләренчә, иң башта чиркәү утыртканнар. Без моннан кире китәчәк түгел, дигән сүз инде ул. Сүз белән юмалап, яхшылык белән генә аларны аннан кубарып булмас. Ә нишләргә кала?
Бураларны, такталарны, бүтән кирәк-яракларны салларга салып алып килгәннәр. Йомрытауда җыеп кына куясы калган. Без бернишли алмадык. Күз алдында кала калкып чыкты.
Былтыр, ягъни тугыз йөз илле җиденче елның мөхәррәм аенда, Казанга яу белән килгәндә үк Иван кенәзнең әлеге Йомрытауга күзе төшкән дип сөйләделәр. Бу сугышта ул хурлыклы җиңелүгә дучар булган иде.
Югыйсә ул меңнәрчә-меңнәрчә яугирләрдән хасил олы гаскәр белән килде. Әбел-Гази Сафа Гәрәй ханның үлеменә сөенеп, инде ниһаять Казанны хәрабә итәм дип, ул – денсез кяфер, тәкәббер тәмуг кисәве, кинәсе сүрелмәс бәдбәхет, ямьле көннәрне үзенең сулышы белән бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе, Фиргавен һәм Нәмруд кыяфәтле имансыз Иван, мәлгунь гаскәрен җитәкләп, сансыз туплар, төфәңнәр китереп, гүзәл Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып, чолгап алды.
Кяферләрнең гаскәре кырмыска яки саранчалар кебек үк хисапсыз иде. Моңа без гаҗәпләнмәдек, чөнки алар Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ нәселеннән, Адәм нәселеннән түгел.
Безнең нөкәрләр күпкә аз булса да, үз йортыңны саклаганда көч бермә-бер арта, илбасарга каршы нәфрәт куркакларны да батырга әверелдерә. Бу изге сугышта, газаватта, куркаклар юк иде, һәркемнең йөрәген бер генә хис били: йә үлем, йә җиңү! Җәмигъ мәчетенә якын шәһәр капкасын мәрхүм Булат бәк Ширинның – ул мәмләкәтнең терәге, бу ил инсаннарының юлбашчысы иде! – уллары Мамай бәк белән Нургали морза, кадере арткан асыл ир, сугыш азманы, алар гүя Дара һәм Искәндәр, үз яннарына батыр егетләрне җыеп саклыйлар иде.
Таки Хан мурчалындагы дәрвазәдә баһадирлык мәйданының сафдары, егетлек сәнгатенең арысланы Кузычак углан, Аллаһы тәгалә бакыйлыкта да аның кадерен арттырсын! Ул атаклы яугир булды, аның исемен ишетүгә үк дошманны калтырау ала иде. Аның тирәсенә дан казану хыялы белән янучы яшь егетләр тупланды.
Тагын бер кала капкасында фидакярләр җитәкчесе, баһадирлык мәйданының Искәндәре Акмөхәммәд углан – аңа да Аллаһның рәхмәте булсын!
Тагын бер капкада пәйгамбәребез нәселеннән Котби әл-әктәбә Сәйед Атаның токымы, мәрхүм сәйеднең улы Кол Мөхәммәд сәйед – игелеге хәтерләрдә озак саклансын! – яшь дәрвишләрне һәм суфыйларны туплап, киенеп-ясанып, газа атына атланып кяфергә каршы әзерләүдә вә карауда иде. Коръән әл-Кәримнең “Чыннан да, Аллаһ каршында бердәнбер дин – Ислам” дип язылмыш аяте аның һәрвакыт исендә булды. Сәйед Атаның рухы аңа тагын да гайрәт өсти иде. Чөнки пәйгамбәребез кушканча, “һәр эштә, ни эшләргә белмәсәгез, кабердә ятучылардан ярдәм сорагыз”.
Тагын бер капкада Рөстәмгә тиң һәм Баһрамга тиңдәш Барбулсын аталык – Казан тарихында затлы исемен кылычы белән язып калдырган иләмән! – үз чуралары белән торыр иде.
Тагын башка бер капкада шәһәрнең бәге, Болгар вилаятенең хакиме, солтаннарның күз карасы, хөрмәт һәм бөеклек энҗесе, хан эшләренең идарә кешесе, хан казнасының ачкычы иясе Бибарыс бәк – гайрәте артсын, баһадирлык кодрәте хәрәкәткә килеп, егетлек йөрәге ешрак типсен! Күңеленә якын кыйтгасы аның шушы:
Ул мин түгел, яу кырыннан арка күрсәтеп качкан,
Ул минем баш, алмаштырмам – канга, тузанга баткан.
Яуны башлаганда һәркем уйный үз каны белән,
Яудан качса, уйный канның илдә булганы белән.
Ат казанган башка егетләр, бәхет иясе баһадирлар: Тариһи бәк, Айкилде бәк, Акымтай бәк һәм безнең хаҗилар – Тәңре аларның һәр дөньяда ярдәмчесе булсын! – бер урында кяферләр хыянәтчел һөҗүм башласа, ул урынга һәммәсе ыргылып, җан-тән белән көч һәм ярдәм күрсәтеп, явыз дошман белән сугышып, башларына җитеп, сөңгеләрен сындырып, ил хакына, дин хакына җиңүче булдылар.
Кыскасы, ике гаскәр бер-берсенә ташланмак өчен үзара кара-каршы килгән иде.
Дошман гаскәреннән бер яхшы тупчы безнең якка качып чыкты. Аның әйтүенә караганда – һәм бу соңыннан расланды – кяфернең гаскәрендә унбер утлы туп булган. Ул тупларның һәрбер утлы ядрәсе чама белән Казан ташының бер батманы кадәр бар. Зурлыгы ат тубрасы чаклы күренде. Ядрәнең эче тулы тылсым икән һәм төрле гонсырлардан гыйбарәт – Әфләтун гакылы хәйран калып, Аристу үзе шаккатып, гаҗизлектән башы әйләнеп китәр иде. Аны тыштан тимер белән коршаулап, җиз белән чүкеп, эченә ак җир мае вә күкерт салып, кургашыннан вак-вак дүрт-биш ядрә өстәп, беркетеп, бәйләп, чыдамлы һәм нык кылып, караңгы төннәрдә атар иделәр. Утлы ядрәләрнең һавадагы чәчрәп чыккан очкыннарын күргән кешеләр, күкләрдәге йолдыз вә башка җисемнәр һәммәсе дә җиргә төшә дип санап, башларын каплый иде. Алар кичләрен шәһәр эчендә һәр җиргә төшә, һичкемнең ул шайтан утларын барып сүндерергә дәрманы булмады. Гади утны су белән сүндерергә мөмкин, боларга исә суның да кодрәте җитми! Шулай да кайбер курку белмәс гайрәтле егетләр табылды, алар утка сәмәндәр, чаян кебек ташлана, үз акылларына таянып һәм фәрештәләр ярдәме белән йорттагы янгынны сүндерә, утның әсәре дә вә эзе дә калмый. Мин бу егетләргә шигырь багышламый түзә алмадым. И карием, кичерә күр!
Суга балык, утка сәмәндәр кирәк,
Яу көнендә егет-диләвәр кирәк.
Яугирләргә һиммәт әгәр булса яр,
Гакыйбател-әмер морадын табар.
Бүген мин аларның рухы тыныч булсын дип дога кылам. Ил өчен, дин өчен гомерләрен кызганмаган батырлардан да бәхетлерәк кеше юк. Шәһидлек юлы аларны туп-туры оҗмахка алып бара. Мин беләм: бу фидакярләр онытылыр, алар көл булган туфрактан киләчәктә кавемдәшләре битараф кына үтеп китәр, тик Аллаһ бар! Ул беркемне дә онытмый.
Дошманның тагын һавалы дүрт-биш тубы бар иде. Һәрбер ядрә ташы тау кыйпылчыгына тиң, диварларны, биналарны вата… Алар һәрвакыт атып торды. Ядрә ташы хәрәкәт куәте белән кош кебек очып һавага менә дә, югарыда бер ноктага җитеп, асманда йөрүдән хәрәкәт куәте беткәч, табигый рәвештә түбәнгә төшә – тәкъдир угыннан тизрәк төшә иде! Югарыдан каза ишелгәндә, галимнәр дә хәтта сукыраеп телдән яза.
Калага аткан мылтыкларның санын кем генә белде икән? Башны күтәрү ихтималы юк. Туплар шартлавы исә бүтән барлык тавышларны күмеп китә, кешеләр куркудан бер-берсен танымый, нәкъ Коръән әл-Кәримдә әйтелгәнчә: “Ул көнне күргәч, сабыен имезеп утыручы хатын сабыен онытыр, йөкле хатынның баласы төшәр. Аек кешеләр дә сәрхуштай күренер. Аллаһның җәзасы шулай дәһшәтле.” Шушы кансыз һәм тәкәббер кяферләргә, киртә сикергән потпәрәстләргә әлеге тантананы бүләк итеп, мәһабәтлеккә һәм шаһлыкка ирештереп, тыгыз сафларга бастырып, без мөселманнарга каршы куеп, тиңсез рәхимле Аллаһы тәгаләнең безгә күрсәткән мәрхәмәте шушы микән әллә дип, безгә фаразларга гына кала. Чөнки Ул үзе сөйгән колларын гына коточкыч афәтләр белән сыный. Аллаһның безгә нигә моның кадәр сынаулар җибәрүенә күпләр аптырады, күңелләренә шик керде, ләкин безгәме аңларга Аллаһның ниятләрен?! Күпме акыл җыйма, күпме белем алма, Аллаһның камиллегенә аз гына якын килүдән дә гаҗиз адәм баласы.
Көнне төнгә ялгап ике гаскәр, тимергә чолганып, тиң булып, бер-берсенә каршы торды. Безнең нөкәрләр дошманны диварга якын китермәде, мурчаллардан ут яудырды, җир астыннан чыгып кяфергә ташланды, мәхшәр көн диярсең! Хәнҗәр чыңы сугыш кырын каплады, Казан кырыннан кеше каны Җәйхун суыдай акты.
“Аллаһ ярдәм итеп торганда сезне һичкем җиңә алмас. Әгәр ул ташласа, сезгә кем генә ярдәм итәр? Иманлылар бары тик Аллаһка гына ышанырга тиеш.”
Бәхете кара дошман сугыш кырын ташлап кача башлады, казаннар аларны шулкадәр кырды ки, аларның эзе җир йөзеннән кан белән агып китте, казганган эшләренең тарих сәхифәләрендә әсәре дә калмады. Каланың ике тарафындагы үзәнлектә кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы булып, эт-бүреләргә азык рәвешендә ята иде, аяк басарлык та җир таба алмадык!
“Күп санлы гаскәр булуыгыз белән масайдыгыз. Тик аңардан файда булмады. Киң ялан сезгә тарайды.”
Сугыш уналты тәүлек туктаусыз дәвам итте. Соңра таланган, өшәнгән, тар-мар ителгән дошман кирегә борылды.
Безнең җиңү шатлыгына да югалтулар ачысы кушылган иде. Йөрәгемне иң әрнеткәне – Хәлил углан – солтан! – Сафа ханның марҗа кәнизәгеннән туган улы, дошманга һөҗүм иткәндә, туп ядрәсе тиеп, шәһит китте.
Ул көнне мин аны соңгы тапкыр Арча капкасы янында күрдем. Ул бик борчулы күренде. Мине күрүгә, борчуын сиздермәскә тырышып, ачылып елмайды, килеп кулымны үпте. Аның борчулы кыяфәтенә мин игътибар да итмәгән булыр идем, яу килгән көннәрдә кем борчулы түгел? Солтан – кәнизәктән туганга күрә илдә аны тулы солтан санамасалар да, тәхеткә лаеклы танымасалар да, мин хәзер аны, газаватта шәһит киткән каһарманны, чын солтан буларак кабул итәм, – сәламләшкәннән соң миңа түбәнчелек белән эндәште:
–Тәкъсир! Мине тыңларга вакытың булмасмы?
Туплар тынып торган иртәнге сәгатьләр иде. Мин дивар ышыгындагы ташка утырдым, солтан аягөсте калды. Ул инде миңа мөрәҗәгать итүенә үкенә дә иде ахрысы. Аксыл йөзе кызарып китте, маңгаенда тир тамчысы ялтырады. Аңа кыюлык өстәр өчен үзем сүзне башладым:
–Йә, солтаным, нинди сүзең бар, мин тыңлыйм.
–Тәкъсир! – диде ул дулкынланып. – Бүген мин үләчәкмен.
Мин аптырап киттем. Үз сүзенә артык ышанып әйтте ул! Өстән утлы ядрәләр явып торганда һәркем һәлак булырга мөмкин, тәкъдиреңә язган булса… Ләкин берәү дә тиздән үләм дип яшәми, гәрчә безнең көннәрдә үлем гадәти бер хәлгә әйләнсә дә… Ни әйтергә? Нинди сүзләр белән юата алам мин күңеле сынган солтанны? Әҗәлне чакырып китермиләр, алай ярамый, көнең җиткән икән, ул чакырмыйча да килә һәм бернишли дә алмыйсың.
–Безнең кайчан үләчәкне бер Тәңре белә, -дидем мин; нидер әйтергә кирәк иде. – Үләргә ашыкма, солтаным.
–Төшемдә әниемне күрдем, – диде Хәлил.- Мин аны хәтерләмим дә… Сабый чагымда ук үлгән. Ә төштә ап-ачык булып күз алдына килде. Караңгыдан килеп чыкты да үзенә чакыра.
Колагыма чалынганы бар иде: Сафа хан кяфер җиренә бер барымта вакытында кайсыдыр шәһәрдә ниндидер баяр кызын кулга төшергән. Күңеленә бик ошагандыр, күрәсең, аны хәрәменә алган. Әйткәнемчә, хан каләм сахибе дә иде, аның газәлләр мәҗмугасы безнең көтебханәдә саклана, шундый кырыс, дәһшәтле хөкемдарның назик хиссият белән язылган шигырьләрен укып гаҗәпләнгән идем. Аларның кайберләре Хәлилнең әнисенә атап язылган дип сөйләделәр. Хәлил үзе бу хакта белмидер дә әле бәлки. Хан мәхәббәтенә тиенгән кәнизәк бәхетле булды микән? Ай-һай… Чит туфракта, ят халык арасында… Шуңа да озак яши алмагандыр. Сагынудан саргаеп үлгәндер… Ләкин сугышның үз хакыйкате. Яуда да шул ук мал кайгысы. Кяфер гаскәре килсә дә, бездән әсирләр куып китә. Анда алар эзсез югала. Бигрәк тә хатын-кыз, бала-чага чит туфракны ашлый. Менә теге кәнизәктән туган Хәлил. Әнисенең асыл исемен дә хәзер белүче юк. Ә улы нинди баһадир егет булып үсеп җиткән. Аның сугыштагы кыюлыгы, тынычта исә гаделлеге, ватанга тугрылыгы турында Казанда инде хикәятләр сөйлиләр. Ул Гәрәйләр нәселеннән!
Ә теге якта берәү – татар җариясеннән туса да урыс булып җиткән кемдер – безгә бәлки хәзер туп атадыр…
Үз уйларыма бирелеп, хыял тезгенен бушатканга күрә егетнең сүзләре гүя куе томан аша ишетелгән сыман:
–Мин артка тартылам, аңа барасым килми. Ул кинәт кенә куеныннан таш алды да миңа атты, ташы йөрәгемә тигәндәй булды. Тәкъсир! Син ни әйтерсең?
–Сиңа минем сүзем кирәкме?
–Минем аны моңарчы бер дә төштә күргәнем юк иде.
–Шик-шөбһә тозагы һәркемне сагалый. Вәсвәсә! Кан чакыруы бардыр да бәлки… Ләкин син үз йортыңны дошманнан саклыйсың. Атаң йортын! Аның өчен үләргә дә була.
Мин торып бастым. Тагын ни әйтим? Бу төшне ике төрле юрап булмый. Хәлил солтан аны үзе юраган инде. Язмыштан узмыш юк. Сугышта баш бирмәсә дә, нечкә күңелле, сизгер – бу аяусыз ике гаскәр бер-берсенә ташланганда аңа арада кысылып сытылырга язган. Рәхимсез заманның бичара корбаны…
Ил-йортны ташлап дошман ягына чыккан безнең хаиннәрнең күңелен Тәңре дә эшкәртә алмый әнә – Иванга ияреп Казанны алырга килгәннәр. Аларның тамырында нинди кан ага? Канмы ул? Нәфес колы теләсә кемгә барып ялланырга әзер – мул тормышта яшәргә генә булсын.
Кич белән Хәлил солтан өстенә утлы ядрә төшкән дип хәбәр килде. Аның янәшәсендә Чулпан бәк тә булган. Урыннары оҗмахта булсын!
Казаннан кыйналган эт кебек борылып киткәч, Иван Идел аша чыгып, Зөя суының тамагына туктаган. Күңеле төшкән кенәзне якыннары шома телләнеп төрлечә юаткан. Ошакчылар миңа хәбәр итте, алар нәүбәттәге җиңелүләрен һәрвакыттагыча табигатькә сылтап калдырган икән. Имеш, кыш көне куәтле яңгыр явып карлар эри башлаган, туплары юешләнеп атмый башлаган. Көчле җил чыгып чатырларын аударган. Көннәр җылынып елгаларда бозлар какшаган, юллар сазга әйләнгән. Ялган сөйләп тел шомара гына бара, ни язсаң да кәгазь түзә.
Дошман, канаты каерылып, капкабыз төбеннән китеп барды, ләкин без дә камалышта сугышып шулкадәр өшәнгән идек, киеккә әверелгән кяферне эзәрлекләп бара алмадык. Ошакчылар сөйләде: Иван янындагы утыз кешесе белән Йомрытауга менгән, өстән торып тирә-якны күзәткән. Аңа кем киңәш биргәндер, Шаһгалиме, әллә янәшәдәге сатлык бәкләрме, нәтиҗәдә Йомрытауда кирмән корырга ниятләгәннәр. Аларның уен аңлавы кыен түгел иде: кирмәндә гаскәр урнаштырып, Тау ягын буйсындырырга, соңрак Казанның үзенә һөҗүм итәргә… Тик ул уйны ничек кисәсең? Кайда андый зөлфикар кылыч?! Без инде Казан каласына бикләнеп җан асрарга мәхкүм идек.