ӘҢГӘМӘ

29. 04.2019
Милләт җанатарлары җитми

Илһам Шакиров исемендәге концерт залын ачу тантанасы алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашты. Әлеге очрашуда берничә язучы алты пункттан торган хат та язып биргәннәр. Шушы хаттан соң әлеге язучыларны милләт алдында торган аерата әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрмәүдә, шул җәһәттән конкрет тәкъдимнәр язмауда гаепләделәр. Әлеге уңайдан хат авторларының берсе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә кордык.
– Ркаил абый, сүзне татар зыялыларының Президент белән очрашуыннан башлыйк әле. Ни өчен язучылар җитәкчегә конкрет тәкъдимнәр язып бирә алмады?
– Очрашуда язучылар гына түгел, сәнгать һәм фән эшлеклеләре, яшьләрнең иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнашты. Аның исемлеген кем төзегәндер, мин хәбәрдар түгел. Төрле өлкә кешеләре булгач, сөйләшү дә таркаурак булды. Аннан килеп, андый очрашуларның сценарие юк бит һәм, кемнәрдер язганча, тәкъдимнәр язып бирүне сораучы да булмады. Без, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтша үзара сөйләштек тә, сүз алып вакытны сарыф иткәнче (ә анда сөйләргә атлыгып торучы өлкәннәр байтак иде), кайбер фикерләребезне язып кына бирергә булдык. Әлбәттә, тел мәсъәләсе, мәгариф, балалар бакчалары, мәктәпләр проблемалары иң беренче урында һәм алар турында Президент белә. Һәрберебез белгән ул проблемаларны әлеге очрашуда тагын бер кат туглауда мин мәгънә күрмәдем. Ул федераль кануннар белән бәйле. Ә без язганы – үзебез булдыра алган, нәкъ менә конкрет тәкъдимнәр иде. Язу стиленә килгәндә, без бит кемдер күрергә теләгәнчә, боеру, таләп итү позасын алып Президент белән сөйләшә алмыйбыз. Киңәш-табыш итү гадәте бар. Итәгать бар. Тәкъдимнәрне кайчакта идарәчеләр кабул итәргә дә мөмкин. Каршы килсәләр дә бернишли алмыйсың. Ләкин тамчы тама-тама боз тишә, диләр. Ул кәгазьне биргәнче безнең аксакал дип саналучы өлкән яшьтәге шагыйрьләр сүз алды. Иң беренче булып гадәттәгечә Ренат Харис чыгыш ясады. Ул Фатыйх Кәримгә һәйкәл кую мәсьәләсен кузгатты. Президент, “нишләп бер генә кеше турында әйтәсез? Һәйкәлләрне татар эшлекләренә, иҗат әһелләренә системалы рәвештә куярга кирәк. Сез мәсьәләне тарайтасыз”, – диде. Ә безнең кәгазьдә әлеге тәкъдим бар иде инде – иҗат әһелләренең бюстларыннан аллеяләр булдыру турында. Хәер, белүемчә, Фатыйх Кәримгә һәйкәл кую мәсьәләсе бу сөйләшүгә кадәр үк уңай хәл ителгән инде. “Үзгәреш җиле” мәсьәләсендә дә, минемчә, шулай ук дөрес фикер. Иске җырларны яңача башкару ул берничек тә үзгәреш була алмый. Яңа җырлар, яңача башкару кирәк. Роберт Миңнуллин да сүз алды. Аның фикеренчә, татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итү белән генә шөгыльләнмәскә, бүтән телләрдәге күренекле әсәрләрне дә татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Үзенчә юмор белән, “Роберт Миңнуллин һәм Разил Вәлиевне укып кына татар баласы тәрбияләнә алмый”, -диде. Минемчә, болай әйтү бик үк дөрес түгел. Чөнки бала үз милләтенең язучыларын укып тәрбияләнергә, сабый чагыннан ук татарлык аның җелегенә сеңәргә тиеш. Әлбәттә, дөнья әдәбиятындагы күренекле әсәрләрне дә тәрҗемә итәргә кирәк. Тик андый ихтыяҗ бармы хәзер? Менә кайда мәсьәлә! Театрда декорация саклау урыны булмау, архив материалларын цифрлаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Президент шуннан соң бездән глобальрәк мәсьәләләр турында сүз көтүен белдерде. Тик бит глобаль мәсьәләләр турында сүз әйтү өчен шул кимәлдә фикерли белергә дә кирәк! Монда һәркем үзен борчыган сорауны әйтеп калырга тырышты.
– Сез нинди мәсьәлә күтәрдегез?
– Мин дә глобаль мәсьәләләргә үрелмәдем. Әлеге очрашу кысаларында бу мөмкин дә түгел иде, минемчә. Әнә Рәшид Кәлимуллин нидер сөйләде, аны Президент, озак кына тыңлагач, системсызлыкта гаепләде… Безнең Илбашы бит нәкъ менә конкрет сөйләшүне ярата. Мин исә рәсми татар матбугатының аяныч хәленә игътибарны юнәлттем. Административ ресурс ярдәм итмәсә, тираж да җыеп булмаска мөмкин, дидем. Ни өчен? Чөнки сыйфатлы язмалар сирәк, гади журналистларның хезмәт хаклары түбән. Унике-унбиш мең хезмәт хакы алган журналист шәп сыйфатлы нинди язма бирә алсын?! Талантлы кеше андый хезмәт хакына эшләми. Ул бүтән өлкәгә китә. Журналистларны кыскарту бара, шул ук вакытта бюрократик аппарат үсә. Совет заманында Обкомда матбугат секторы бар иде, анда нибары өч кеше эшли иде. Үзгәртеп корулардан соң да, матбугат министрлыгында иң күп дигәндә 20 кеше утыргандыр. Аппарат аз санлы иде, журналистлар күп, дәрәҗәләре югары, һәм нәтиҗәдә татар матбугатының тиражы да зуррак булды. Хәзер шуның нәкъ киресе күзәтелә. Ә бит хосусый басмаларның тиражы ун мәртәбәләргә зуррак! Президент минем сүзләрне бик игътибар белән тыңлады. “Ә бит рәсми татар матбугатын яшәтергә акча мул бирелә,” – диде ул гаҗәпләнеп.
– Әдәбиятның төп проблемасы нәрсәдә?
– Аның проблемасы мәктәптән башлана. Безнең яшь дигән язучыларның да яше утыз тирәсендә. Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтша, Илгиз Зәйни, Йолдыз Миңнуллиналар сиксәненче еллар ахырында-туксанынчы елларда туып, күтәрелеш чорында үскән кешеләр. Мәктәптә татар теле дәресләре кими икән, ул турыдан-туры иҗат кешеләренең кимүенә китерәчәк. Хәзер үк күренә бит инде, әдәбиятка яшьләр килми. Балаларның китап укуы да кимегәннән-кими. Укучылар бар әлбәттә, ләкин алар да күбесенчә урыс әдәбиятын, дөнья әдәбиятының урысча тәрҗемәләрен укый. Чөнки бездә балалар әдәбияты бик түбән дәрәҗәдә. Замана баласы нәрсә тели – без аны бик белеп тә бетермибез. Мин, сабыйлар өчен берничә китап чыгарсам да, үземне балалар язучысы дип санамыйм. Ләкин бу проблема мине бик нык борчый. Чөнки милли куәс балачакта, мәктәптә салына. Мәктәптәге татар төркемнәре, татар сыйныфлары исә, күбесенчә күз буяудан тора. Мин моны үз балаларымнан чыгып әйтәм. Ярый, мин үз телебез дигәндә бик кырыс кеше. Безнең балалар татар төркеменә йөрде, аннан татар сыйныфына китте. Анда алар үзара урысча сөйләшә. Чөнки күпчелекне этник татар балалары тәшкил итә. Үзен татар дип санаган, ләкин татарча белмәгән кешеләрне этник татар дип атыйм. Чөнки ул татар саналса да, аның әти-әнисе генә түгел, хәзер әби-бабасы да татарча белмәскә мөмкин. Укытучы исә җиңел юл сайлый. Күпчелек татарча аңламый икән, ул урысчага күчә. Югыйсә баланың аңы һәр телне бик тиз эләктереп ала. Мохит тудырылганда, алар теләсә нинди телне өйрәнергә мөмкин. Элек дворяннар балаларына шул рәвешле күп телләр өйрәткән. Бер көн бер телдә, икенчесендә бүтән телдә сөйләшкәннәр.
Без үз телебезнең кадерен үзебез белмибез!
Телне үзләштерүдә гомум культура җитмәү мәсьәләсе дә бар. Өйдә татарча гына сөйләшсә, урысчага күчкәч, акценты була, дип бәйләнәләр иде элек укытучылар. Хәзер дә андыйлар бар. Нигә без акценттан куркырга тиеш? Сталин әнә үзенчәлекле акценты белән ничә еллар совет империясе белән идарә итте. Хәзер социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, аны урыс халкы Россинең иң бөек кешесе дип саный. Монда тагын бер әйбер бар, ул да булса урыс халкының татар теленә мөнәсәбәте. Сез иң бөек милләт, инородецлар сезнең телне генә өйрәнергә тиешләр, дигән сафсатаны гасырлар буе сеңдергән халыкның башка телгә түбәнсетеп каравы табигый. Тел җәһәтеннән тавыш шуннан китте дә. Баласын татарча өйрәнүне ул вөҗүде белән кабул итә алмый. Бөек халык баласы чаплашка телен нишләп өйрәнергә тиеш соң әле ул? Гомер буе Казанда яшәп татарның бер язучысын да белмәгән, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияты белән кызыксынмаган “олы туганнарыбыз” бихисап. Һәм алар принципиаль рәвештә җирле халыкларның мәдәнияте белән кызыксынмый. Үзебезнең татарга килгәндә, урысның тарихын да, телен дә, мәдәниятын да белергә кирәк, сүз дә юк. Ләкин тәрбия шуңа гына юнәлтелгән икән, ул фәкать урыс мәдәнияте вәкиленә әверелә, ата-бабасы мәдәниятын бер субкультура дип кенә саный башлый. Андыйларны түрәләр арасында күреп торабыз. Урыс интеллигенциясе белән аралашканда да күбесенең безнең мәдәниятне шулай түбән кимәлдә санаулары сизелә. Кызганыч, Чехов, Толстой, Горькийлар кебек бүтән милләтләрне хөрмәт итүче, аларның язмышлары, мәдәниятләре белән кызыксынып яшәүче, кирәк чакта яман сүздән саклаучы зыялылар хәзер юк диярлек.
– Мондый шартларда әдәбиятны ничек сакларга соң алайса?
– Телне, мәктәпне сакламыйча, әдәбият турында уйлап булмый. Аны өстәгеләр дә аңлый. Минтимер Шәймиевнең полилингваль мәктәп булдыруга керешүе дә шул максаттан. Күп телле мәктәп дип аталса да, андый мәктәпнең максаты – татар телен мәгариф системасында калдыру, аңа күбрәк урын бирү. Татар балалары өчен элитар мәктәпләр кирәклеге турында мин туксанынчы еллардан бирле язам. Талантлы татар балаларын чит төбәкләрдән дә җыеп укыту мөмкинлеге булган, заман технологияләре кулланылган, конкурс нигезендә кабул ителә торган кампуслы мәктәп. Бу мәсьәләне күп мәртәбә мәгариф министрлары алдында да күтәргәнем булды. Шушы хыялның тормышка ашачагын күрү – күңелдә канәгатьләнү хисен уята. Иң сөендергәне – ул бер генә мәктәп булмачак. Минтимер агага тагын да озын гомер бирсен Тәңребез. Чөнки ул бер башлаган эшен ташлый торган кеше түгел. Мәктәпне салгач, иң беренче хәл ителә торган мәсьәлә бар. Ул да булса, милли җанлы, көндәшлекне күтәрә ала торган, югары сыйфатлы укытучыларны туплау. Чөнки күп очракта белгечнең исеме генә татар булып чыга. Алар исә бераздан үз кагыйдәләрен урнаштыра башлый һәм татар мохите акрынлап юкка чыга. Шулай да, мин Минтимер ага башлаган эшнең тормышка ашуына ышанам. Киләчәгебезгә оптимистларча карамасаң, әдәбият белән шөгылләнүнең дә, милләт дип сөйләнүнең дә бернинди мәгънәсе юк. Без инде, стенага борчак аткан кебек, күп сөйләдек. Митингларда да еллар дәвамында күпме чыгышлар ясадык. Сүз күп, эш юк. Шуңадырмы хәзер аларга күп кеше дә җыелмый. Илле-алтмыш кеше… Танышлар җыелышына әйләнде ул митинглар.
– Бөтен өмет балалар әдәбиятындамы?
– Адәм баласы, өлкәнәя барган саен, үткәннәрне искә алып сөйләргә ярата. Элек “Яшь ленинчы”газетасы, “Ялкын” журналлары редакцияләрендә язучылар үз кеше иде. Шаулап тора иде балалар матбугаты! Газета битләрендә Хәсән Сарьян, Нурихан Фәттахлар балалардан килгән хикәя-шигырьләргә анализ ясап, ничек язарга кирәк икәнен өйрәтеп, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша иде. Без алар йогынтысында тәрбияләндек. Хәзер матбугатка язучылар кирәкми дә. Ләкин бит тематика тарая. Әле үз сүзен әйтә белә торган язучылар, сәнгать эшлеклеләре бар. Шуларны бергә туплап, нәрсәгәдер омтылырга кирәк. Редколлегия дигәне дә бик формаль нәрсәгә әйләнде. Мин, мәсәлән, “Идел” журналының редколлегия әгъзасы саналам. Аның соңгы тапкыр кайчан җыелганын хәтерләмим дә. Минемчә, балалар матбугатын яңадан торгызырга кирәк.
Яшерен-батырын түгел, хәзер бит Шәүкәт Галиев әсәрләрен дә балалар бик кабул итеп бетерми. Президентка язган тәкъдимнәр арасында фэнтезиларга ихтыяҗ турындагы пунктка бәйләнделәр инде, ләкин бит балалар шуны укый. Балалар тылсымны, маҗараларны ярата! Ә бездә хәзер андый әсәрләр бөтенләй юк. Андый әсәрләрне яза алучылар бар, юкса. Мәсәлән, Марат Кәбиров. Мин ышанам, грант биргәндә, ул аны башкарып чыгачак.
– Иҗат әһелләре белән очрашуда дәүләт заказлары мәсьәләсе кузгатылдымы? Гомумән, заказга яхшы әсәр язарга мөмкинме?
– Син, минем әле язылып бетмәгән романым турында сорарга кыенсынып торсыңдыр инде. Эш бара, “Кол Шәриф” әсәреннән бер өзек “Казан утлары”ның май санында чыгачак. Ләкин тарихи әсәр язу – ул бик катлаулы эш. Мәхәббәт романнарын тиз язып буладыр бәлки, киң полотнолы эпик әсәрләр еллар буе языла. Казан ханлыгы тарихына кереп китәсең икән, син Кырым ханлыгы, Нугай Урдасы, Әстерхан, Себер ханлыклары, Төркестан, Төркия, Россия тарихы – барысын да белергә, өйрәнергә тиешсең. Кол Шәриф турында минем “Соңгы татар” дигән пьесам да бар. Хөкүмәт биргән акча әрәм булды, дип кайберәүләр юкка “борчыла”. Аллаһ тәгалә гомер бирсә, әлеге әсәрне мин язып тәмамлармын, иншалла!
Әдәбият элек-электән заказга корылган. Ихтыяҗ булмаса, әдәбият та юкка чыга. Элек ханнар заказ биргән, хәзер дә андый очраклар бар, тик заказчылар гына вагайды. Борынгы әсәрләрне алсак, сүз башында Аллаһы Тәгаләгә мәдхия укыйлар, пәйгамбәрләрне телгә алалар да, ханның исемен атыйлар. Димәк, ханның үтенече буенча язганнар, шуның өчен матди ярдәм алганнар. Заказны теләсә кемгә бирмиләр, яза аласына ышаныч булган кешеләргә генә тапшыралар. Талантлы кеше исә заказ белән дә яхшы әсәр яза ала һәм язарга тиеш тә. Монда бөтен әйбер кешенең мөмкинлегеннән, сәләтеннән тора. Язучыга дәүләт заказы була икән, бу, әлбәттә, аңа стимул. Шушы әсәренә дәүләт түли, ә кайсыдыр әсәре бөтенләй бушлай языла.
Көнчелек гомер-гомергә булган. Кайберәүләр уйлаганча, безнең халыкка гына хас түгел. Әмма колониаль бәйлелеккә эләккән халыкларда бу сыйфат аерата көчле. Өстен халыкка дәгъва белдерү куркыныч, үз кардәшеңне талау җиңел бит. Шулай итеп әле ул иң өстәге идарәчеләргә ярарга да тырыша.
– Язучының хәле авыр, заказларга бәйле икән, бәлки аны һөнәрләр исемлегенә кертү турында сорарга кирәк булгандыр?
– Язучының хәле халкыбызныкы кебек. Ә һөнәрләр исемлегенә килгәндә, бу Татарстан хәл итә торган мәсьәлә түгел. Аны Дәүләт Думасында да күп тапкыр күтәреп карадылар, нәтиҗәсе булмады. Аннан килеп, бездә профессиональ язучылар бик аз бит.
– 300 дән артык язучы исәптә тора…
– Болар – иҗтимагый оешмада исәптә торучылар. Берлек әгъзалары. Ә язучы хезмәте белән туенучы һәм яши алучылар бик аз. Барысы да диярлек редакцияләрдә, университетларда һәм башка өлкәләрдә эшли. Әгъзаларның күбесе пенсиядә. Әдәби әсәр кеременә бик сирәкләр генә яши ала. Бу бөтен дөньяда шулай.
– Берлек турында сүз башлаганбыз икән, быел Татарстан Язучылар берлегенең юбилее көтелә. Ул оешкандагы идеясен, максатларын югалтып бетермәдеме?
– Безнең берлек 1934 елда оешкан. Аңарчы да төрле төркемнәр булган. Мәсәлән, татар пролетар язучылары ассоциациясе (ТАПП), аның Россия күләмендәгесе булган (РАПП), Совет язучылар берлеге һ.б. Сталин СССР язучылар союзын исә иҗат әһелләрен ныграк контрольдә тоту өчен оештырган һәм ул шул мактсатка хезмәт итте дә. Ә болай, берлек язучының иҗатына тәэсир итә алмый. Дөрес, совет елларында хәл башкача иде. Җыелышта ниндидер әсәрне тикшереп, утызынчы елларда судлар ясап, әдипләрне кулга алулар да булды. Димәк, берлек үзенә күрә репрессия органы да булып торган. Еш кына җитәкчеләре дә шундый язмышка дучар булган. Чөнки гел бер-берсе өстеннән әләк язганнар. Хәтта, рәис итеп билгеләргә язучы калмагач, бакча каравылчысын рәис итеп билгеләнүе дә мәгълүм. Хәзер инде язучылар берлеге – иҗтимагый оешма. Без төрле фикердәге, дөньяны төрлечә күзаллаучы кешеләр булсак та мәсләгебез бер. Барыбыз да татар милләтенең яшәвен, татар мәдәниятенең үсүен телибез.
– Берлекне ничек җанландырып җибәрергә?
– Мин аны сүлпән эшли дип әйтә алмыйм. Язучыларны даими рәвештә мәктәпләргә, төрле оешмаларга чакырып торалар. Язучылар берлеге аша. Берлек язучы белән әдәбият сөючеләр арасында арадашчы ролен үти. Әдәби кичәләр даими үткәрелә, вафат булган язучыларны җирләүдә дә берлек катнаша. Юбилейлар булып тора… Мин бу хакта җентекләп сөйли алмыйм. Идарәдә түгел. Шуңа күрә “ашаган белми, тураган белә”, – дип сүземне төгәллим.
– Сүз дә юк, өлкән буын белән эшли, ә менә яшьләр берлектән нигә читтә?
– Яшьләр бик үзгә алар. Мин туксанынчы еллардан соң, мөстәкыйль, үз фикерен әйтә торган, кыю кешеләр үсеп чыгар дип уйлаган идем. Күзәтүләрдән күренгәнчә, алар безнең буыннан да кыюсызрак. Меркантиль дип әйтимме соң… Шулай тоела миңа… Алар иң башта матди якны кайгырта сыман, үзенә файдасы буламы, юкмы икәнен ачыклый. Заманы шундыйдыр инде. Без исә бүтән тәрбия кешеләре. Түләүсез дә эшлибез. Чакыралар икән, барасың, шулай кирәк дип кабул итәсең, милли мәдәният эшендә нәни генә ярдәмем булыр дип уйлыйсың. Яшьләрне исә очрашуларга йөртү кыен. Бәлки алар да кайдадыр үзара сөйләшеп утыралардыр, мин белмим. Үзара бәлки алар да өлкәннәрне тәнкыйтьлидер. Әле искә төште: Мисырда борынгы пергамент кисәген тапканнар. Анда бер өлкән кеше яшьләрне тәнкыйтьләп язган. Яшьләр бик бозылды, болай барса, тиздән ахырзаман җитәчәк, дип фаразлаган. Дүрт мең ел элек. Ул һәр чорда шулай булган һәм булачак. Шуңа күрә мин үземне бик хаклы дип тә санамыйм. Рүзәл, Йолдызлар алар әле чын күңелдән милләт дип янып йөри. Шигырләрен укыйсың – безнең хәзер бөеклеккә дәгъва итүче шагыйрьләр дә аларның яшендә шундый кимәлдә, андый сурәтле итеп язмаган.
– Яшьләрнең үз артыннан ияртү сәләтенә килсәк?
– Халыктан читләшү бар анысы. Ул иҗатта да чагыла. Халык метаметафоралар белән язылган әсәрләрне бик укымый. Ул аны аңламый. Шигырьдә бераз һава кирәк. Твардовский, шигырь 21 очколы карта уены кебек, унсигез, унтугызынчысында син уңасың әле, ә инде нәфесләнеп китеп, яңа картага үрелсәң, оттырасың, дигән. Шигырьдә чама белергә кирәк.
Борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Бездә хәзер бәйге өстенә бәйге. Мин ничәсендә жюри әгъзасы да булдым, жюри рәисе дә. “Илһам”, “Иделем акчарлагы” һәм башкалар. Анда меңләгән язмалар килә. Ләкин карыйсың, аны укучы үзе язмаган, 98 проценты укытучысы эше. Шул эшләр бәйгедән бәйгегә йөри. Чөнки укытучыга сертификат бирәләр. Моның белән балада әдәбиятка мәхәббәт уятып булмый бит. Ул үзе язарга тиеш. Талантлар да меңәрләгән кеше була алмый, алар бөтен республикага җиде-сигез булырга һәм шуларның берничәсе генә әдәбиятка килергә мөмкин. Димәк, бәйгеләрдә баланы ялганга өйрәтү бара. Укытучыларның үзләрен сайлаулар белән бозып бетерделәр, хәзер укучылар ялганга, күз буяуга өйрәнә. Әдәбиятка мәхәббәт уяту өчен әдәби түгәрәкләр оештырырга, китап укучылар конференцияләрен даими үткәрергә кирәк. Тик бит укытучыларның моңа вакыты юк, алар бюрократик аппарат өчен исәп-хисап язу белән шөгыльләнә. Өйләрендә бетмәс-төкәнмәс эш… Минемчә, һәр өлкәнең фанаты булырга тиеш. Шундый җанатарлар булмаганда милләт алга китә алмый. Анысы да булыр иде, иң аянычы – без елдан-ел демократик кыйммәтләрне югалта барабыз.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова