Язык ул татарда да язык
Әдәби телнең торышы турында фикер алышканда без аны нигәдер матур әдәбият теле белән тәңгәл куябыз. Әдәби тел ул гомумирәк төшенчә. Милләтеңнең мәдәни кимәлен билгеләргә теләсәң, аның әдәби телен барла. Грамматик нормалары аныкланган, төгәл кысаларга кергән, бөтен милләткә аңлашыла торган телне әдәби дип атап буладыр. Матур әдәбият теле аның бер өлеше генә һәм ул бертөрле була алмый. Һәр язучының үз теле, үз өслүбе. Әдәби телне тагын фәнни, дини, сәяси, канцеляр, публицистик (газеталар теле) һәм башка өлешләргә бүләләр. Шартлы рәвештә, әлбәттә. Ләкин татар милләте сәяси җәһәттән мөстәкыйль булмаганга, бездә аның матур әдәбият теле һәм публицистик өлеше генә күпмедер гамәлдә. Әлегә. Монда әлбәттә дини телне дә кертеп булыр иде, чөнки ул Риза казый Фәхретдин заманында шәкелләшеп җитә. Без аны кайбер муллалар авызыннан ишетәбез дә. Ләкин бүген безнең дин галимнәре хезмәтләрен асылда урыс телендә яза.
Шуңа күрә интернеттагы бәхәсләр матур әдәбият теле тирәсендә бара, дип уйлыйм. Ул да бертөрле генә түгел: бар шигърият теле, чәчмә әсәрләр теле. Драма әсәрләренең теле шулай ук проза теленнән нык аерыла. Әле, әйткәнемчә, һәр язучының үз өслүбе! Мин, әлбәттә, чын әдипләрне күздә тотам. Үз өслүбен булдырган язучы гына әдәбият мәйданында урын тота ала. Андыйлар һәр заманда да күп булмаган.
Хәзерге әдәби телнең ясалмалыгы турында шактый сүз уйнаттылар. Әлбәттә, әдәби тел җанлы сөйләм теленә нигезләнә. Ләкин ул үзе асылы белән ясалма. Бүгенге төрек әдәби телен генә искә төшерик. Ул бит үткән гасырның егерменче елларыннан соң гына, Ататөрек заманында, барлыкка килә. Аңарчы анда “госманлы” дип аталган корама тел гамәлдә булган. Гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган әлеге телдән баш тартып, төрек телчеләре, Ататөрек әмере белән, өр-яңа тел “ясыйлар.” Борынгы төрки сүзләрне тарих төпкеленнән чокып чыгаралар, яңа сүзләр уйлап табалар. Еракка китмичә, хәзерге башкорт әдәби телен дә мисалга китерергә мөмкин. Аңа, татар әдәби теленнән күпмедер аермалы булсын өчен, Урал аръягындагы куакан кабиләсенең шивәсе нигез итеп алынган.
Егерменче гасырга кадәр барлык төрки халыклар өчен (чуаш, якут кебек кайбер ераграк тармакларыннан кала) әдәби тел уртак була. Әлбәттә, аны мәдрәсә тәмамлаган укымышлылар гына аңлаган. Исмәгыйль Гаспралы “Тәрҗеман” газетасы үрнәгендә әлеге иске төрки телне яңартырга теләсә дә уңышка ирешми, чөнки, күрәсең, андый эшне башкарырга дәүләт кодрәте, дәүләт мөмкинчелеге зарур.
Халыкның сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел үз нәүбәтендә халык сөйләменә тәэсир итә башлый. Без хәзер бик күп гарәп-фарсы сүзләрен нәкъ үзебезнеке дип кабул итәбез. Бу иске әдәби телебезнең халык тормышына бик тирән үтеп керүе нәтиҗәсе.
Унтугызынчы гасырда ук, әле матбугат булганчы, җанлы сөйләмгә якын телдә язучы шагыйрьләр була. Иң беренче итеп монда Габделҗаббар Кандалыйны искә төшерәбез. Ләкин аның фәлсәфи-дидактик поэмалары укымышлыларга гына аңлаешлы гадәти әдәби телдә иҗат ителгән. Ә менә мәхәббәт шигырьләре гап-гади “урам телендә”. Чөнки Габделҗаббар хәзрәт аларның һәрберсен диярлек берәр кызга атап язган һәм үз хисләренең алар йөрәгенә барып җитүенә өмет тоткан.
Әдәби әсәрләр сурәтле тел белән язылырга тиеш. Бу иҗатның төп шарты. Тел никадәр коры булган саен әсәрнең әдәби кыйммәте дә түбән була. Һәм киресенчә… Бүген матур әдәбият булырга дәгъва иткән күп язмаларның теле шаблон сүзләр, җөмләләр, калькалар белән шыплап тулган. Аларны, әлбәттә, тәнкыйтьләргә кирәк. Ләкин моның өчен тәнкыйтьчеләрнең дә орлыкны кибәктән аеру сәләте булырга тиеш. Сурәтле тел белән язу өчен аерым талант кирәк булса, дөрес җөмләләр белән әдәби телдә язарга һәркем өйрәнә ала. Моның өчен исә татар мәктәпләре кирәк.
Әдәби телебезнең чишмәләре корып бара. Халыкның күбесе хәзер асыл татар телендә сөйләшми, аның теле – суржик. Үз теленә битараф булмаганы да “Мин татар языгы белән интересоваться итәм!” – дип еш кына ничек әдәби телдә язарга өйрәтә башлый. Әйе, “язык” безнең татар телендә дә бар. Әйтелеше бүтән дә, мәгънәсе үзгә.
Язучылар бездә байтак. Югары өслүбтә язган берничә кешене исәпкә алмаганда, чәчмә әсәрләрнең күбесе “мәкалә прозасы”. Җанлы сөйләмнең ярлылана, корамалана баруы әдәби телгә дә тәэсир итә. Әлбәттә, без барыбыз да әсәрләребез укучга барып ирешсен өчен язабыз. Ләкин әсәр укылышлы булуы өчен нәкъ бүгенге халык сөйләгәнчә яза башласак, кая барып чыгарбыз соң? Гасырлар дәвамында чарланган әдәби тел бөтен милләтнең уртак байлыгы. Әгәр дә инде ул шул байлыкның кадерен белмәсә, аннан баш тартырга теләсә, анысы инде бүтән мәсьәлә. Теле юкның иле дә юк.