Равил Сабыр язмасы

Равил Сабыр: «Мөдәрриснең бар ялганы чыгар әле бер дөрескә!»

«Хатыныгызга күбрәк саф һавада йөрергә кирәк, паркларга ешрак барыгыз, катнаш урман һавасы тагын да әйбәтрәк булыр иде аңа», – диде табиб. Ул чакта хәләл җефетем беренче улыбыз Рәзим белән авырлы иде, токсикоз белән бик нык интекте. «Катнаш урман» дигәнне ишетүгә, мин шундук Аккош күлен искә төшердем. Ркаил Зәйдулла, Равил абый…

Реклама

Ркаилгә шылтыратып, аның йортында бер-ике атна яшәп торырга рөхсәт сорадым. Ул шундук риза булды, тик: «Идәннәр бик ныклы түгел инде анда, алыштырасы бар иде дә, гел кул җитми, чамалабрак йөрерсез», – диде.

Авырлыгым ул чакта да Аллага шөкер иде, шуңа күрә беренче көнне үк минем гәүдәм астында идән түзмәде, җимерелеп төште. Әле дә ярый күршедә Мөдәррис Әгъләмов (безнеңчә – Әкә) тора иде. Аның белән урманга барып имән кисеп аудардык та, алып кайтып, өрлек урынына шуны салдык. Шулай итеп азмы-күпме йөрешле булды өй эчендә. Сүз уңаеннан, Ркаилнең дачасы стандарт фин йортының яртысын биләп тора иде.

Көндез мин эштә, кичләрен Әкә белән учак ягып, уха пешереп, гөмбә кыздырып, бәрәңге тәгәрәтеп, сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Бар сөйләгәннәре дә истә түгел инде хәзер, тик бер кыйсса­сы күңелгә бик нык уелып калган.
– Хәсән ага Туфанның сары тышлы дәфтәре бар иде, – дип сөйләде Әкә. – Ул анда шагыйрьләргә язган эпиграммаларын туплап барган. Сибгат Хәким һәрвакыт властьтагы кешеләргә якын булган, аның фатиры да обком бинасына терәлеп торган биш катлы йортта иде. Ә халыкта иң билгеле шигыре, әлбәттә инде, «Күңелем Ленин белән сөйләшә». Шуңа күрә Хәсән ага аның турында болай дип язган:
Әллә кемнәр белән сөйләшә ул,
Ә хөкүмәт тормый хакыннан!
Яхшы ат кебек башын югары күтәреп
Чыгып килә обком артыннан…

Мин, киресенчә инде, 60нчы еллардан бирле: «СССР бетәчәк! Советлар Союзы таркалачак! Империяләрнең берсе дә мәңгелек түгел!» – дип кычкырып йөри идем, шуңа күрә минем алдакчы дигән даным чыкты. Ә Хәсән ага дәфтәренә болай дип язып куйган:
Кагылмагыз Мөдәррискә!
Тимәгез Мөдәррискә!
Мөдәрриснең бар ялганы
Чыгар әле бер дөрескә!

Ә Зөлфәт бай кызга, Казан кызына өйләнде. Туйда бабасы аңа төлке тун бүләк иткән иде. Берсендә Зөлфәт рестораннан кайтышлый Хәсән агага кергән, таксига түләргә акчасы калмаган, бурычка биш сум акча алып торган. Хәсән ага Зөлфәтне урамга кадәр озата чыккан, биш сум акча биреп, таксига утыртып җибәргән. Өенә кергәч, сары тышлы дәфтәргә болай дип язып куйган:
Пушкин кебек төлке тунын салып атып
Сикереп кенә төште чанадан.
Әйбәт шагыйрь! Һай бик һәйбәт шагыйрь!
Ни өчендер бүген салмаган…

Икенче көнне, эшкә баргач, шушы шигырьне Зөлфәт абыйга сөйләп күрсәттем. Без аның белән көн саен диярлек күрешеп тора идек, чөнки мин сигезенче катта «Татарстан яшьләре»ндә эшли идем, ә ул тугызынчы катта «Чаян»да. Еш кына баскыч янына чыгып бергәләп тәмәке көйрәтә торган идек. Укып күрсәттем дә әйбәт шагыйрь турында сорадым:
– Зөлфәт абый, бу шигырьне беләсеңме син? – дим.
– Белә-ә-әм! Ничек инде белмәскә? – дип, балаларча үпкәләгәндәй әйтеп куйды шагыйрь. – Бу бит теге Хәсән аганың сары тышлы дәфтәрендәге шигырь. Ул аны Мөдәррис турында язган!

Кычкырып көлеп җи­бәрүемне сизми дә калдым, чүт баскычтан мәтәлеп китмәдем ялгыш.
Күпмедер вакыт узгач, «Идел»гә хикәя илткән идем. Чәй эчкән арада, Ркаилгә шушыларны барысын да кызык итеп сөйләдем. Ул исә, гадәтенчә, теләмичә генә ирен чите белән елмаеп куйды да: «Менә Сабыр, шигърияттә саерак йөзәсең шул син, шуңа күрә бу хәлләрнең кызыгын тулысынча аңлап бетерә алмыйсың. Хәсән аганың бернинди сары тышлы дәфтәре дә юк, бу шигырьләрнең барысын да Мөдәррис үзе язган», – диде.

Әлмәт, 2017 ел, май.