Ак каенның күкрәкләрендә…
/Ркаил Зәйдулла/
Балачак тәэсирләре җете була. Күңел күгеңне яктыртып алган балачак хатирәләре беркайчан да җуелмыйдыр, мөгаен. Офыкларны киереп, дөньяны киңәйтергә хыяллангангамы әллә? Заман заманга туры килми, әлбәттә, хәзерге балалар чынбарлыкны онытып компьютер каршында утыра, аңнарын виртуаль дөнья биләп алган, алар җир читендәге берәү белән рәхәтләнеп гәпләшә, аралаша ала. Аларның үз тәэссораты. Безнең хыялга да килмәгән киңлекләр, мөмкинлекләр.
Юкса әле күпме генә гомер үткән.
Заманны да, милләтне дә, ата-ананы да сайлап алмыйлар. Заманнан исә, мөртәт булып, ваз кичеп тә булмый. Һәркемгә үзенеке үзәктә, үзенеке газиз. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш.
Безгә үкенәсе дә, кемнәрдәндер көнләшәсе дә түгел. Без шигырь тылсымына ышана торган заманда үстек, һәм шул тылсым безнең еллар салкынында туңган күңелләрне әле дә җылытып тора.
Тормыштагы сукмагыңны ачыклар-ачыкламас Шигърият дигән олы дөньяга тиенү гаҗәеп бер бәхет бит ул. Дөрес, ул әле пәрдә читен генә ачкан, шулай да аңа әллә кайдагы йолдызларның яктысы төшә, җил исеп моңарчы күрмәгән, ишетмәгән гөлләрнең хуш исен китерә, ерак гасырларда адашкан зирәк сүзләрнең әчкелтем тәме иренгә куна. Һәм син тирә-ягыңа күз саласың: янәшәдәге куак каядыр ашкынган сәер кошка әверелә, кояшны эчкән чык бөртеге үлән яфрагыннан тәгәрәп кереп күңелне кымырҗыта. Яшәвеңне тоясың! Яшәешнең мәгънәсенә орынасың! Нәкъ менә бүген, нәкъ менә шушы төштә басып торуың белән син бәхетле икәнсең ләбаса. Гүя синең иңеңнән кагып, Шигърият илчесе сүз куша:
Шулай, энем,
Иртәгесе иртән,
Бүгенгесе кыйммәт
дөньяның.
Равил Фәйзуллинның “Аҗаган” китабы кулга кергәннән соң ниндидер тиле шатлык кичергәнемне хәтерлим. Уч төбенә сыярлык юка гына җыентык. Сыерны елга үзәненә сусыл үлән утларга җибәреп, яр өстендә кичке тынлыкны бөркәндем. Тынлык эчендә әле зилзилә кузгалды, әле җылы ләйсән сибәләде, әле җилдә җилфердәгән керләрнең җыры ишетелде. Әйе, керләр җыры! Шаккатарсың… Күз күнеккән гадәти генә нәрсәләрне дә шагыйрь могҗизага әверелдерә ала икән. Эленгән керләрнең җилфердәвендә өр-яңа җыр ишетер өчен дә тирә-ягыңа бүтән күз белән карарга, үзгәчә колак салырга кирәк, мөгаен. Ә аңарчы бит әле:
Кер чайкыйлар кызлар.
Тезләрендә – Кояш!
Күзләрендә – Яз!
Ярымачык күкрәкләре
Оялган күк бераз.
Монысы инде мин үсмернең фикерен бөтенләй чуалтып ташлады. Кер чайкаучы кызларны күргән бар ла ул. Тезләрдәге кояш ничек моңарчы күзгә чалынмаган, нәгъләт?! Матурлыкны күрә белергә дә кирәк икән.
Равил Фәйзуллиннан алган тәүге сабагым шул булды бугай.
Тагын гаҗәпләндергәне – шигырь кысаларына сыя алмыйча тугарылып язуы иде аның. Әйтерсең лә, сикәлтәле юлларда арбаны ташлап калдырып җайдагат чаба. Аның вазыйфасы гүяки бастырыклаган йөкне каядыр тартып бару түгел, ә бәлки киләчәккә безнең барлыкны белдергән кичекмәслек хәбәр илтү. Һәм ул, һичшиксез, кайчан да булса камчы сабы белән офыкны шакыячак!
Тукай үзе язган бит: “Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.”
Тояк тавышына кушылып набат яңгырый:
Фаҗигаләр! Фаҗигаләр!
Тарих үзе буйдан-буйга
Торамыни фаҗигадән!
Атчабар бик ерактан килә. Төрле чорда аны төрле исем белән атаганнардыр. Миңа исә – ак күбеккә баткан атның кара ялларын таратып чапканын күреп калган мизгелдә – ул Равил Фәйзуллин иде. “Безнең якта – борынгыдан хәрабәләр генә. Чын тарихны азлар белә, хәбәрдарлар гына.” Атчабарның җиле тиеп үткән кеше, әлбәттә, сискәнми калмас, йөрәген тарихи гамь учлап алыр. Офыкларга бәрелгән оранны ишетер ул: “Таш кебек каты булыйк, горур – төз манарадай!”
Үсмер чакта миңа аратаны җимереп чыккан атны иярләгән кебек тоелса да, күз ияләнгәч күрдем: ат элекке, үзебезнең ат иде. Җайдак гайрәте, җайдак дәрте атка күчеп, алар бер булып куш йөрәккә әверелә ала икән. Юк, Равил Фәйзуллинның юлны санламыйча, баш югалтып, билгесезлек тезгенен бушатып чабуы түгел. Аның кайдан килүе дә, кая алгысынуы да шигырь сөючеләр өчен анык: ул халык бәгыреннән өзелгән шагыйрь.
Рөстәм Кутуйдан да уңышлырак әйтеп булмас: “Шигъриятнең саф сулы күлләре – җир күзләре аның алдында иде: Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан… Ерактагы тавышларны ишетеп һәм сине кайдадыр көткәннәрен белеп, анда синең үз икәнеңне аңлаган килеш әлеге болыннан баруы рәхәт.
Остазларың булу оят түгел, остазлык итүдән дә кыенсынмыйлар. Бу гөнаһлы җирдә тормыштан да кызыклырак берни дә юк. Ул гына иң төп һәм хилафсыз остаз, без барыбыз да аның балалары. Равил Фәйзуллин әлеге хакыйкатьне йөрәге белән тоя”.
Кутуй шагыйрьне болын буйлап баручы юлчы итеп күз алдына китерә. Чөнки мондый күзаллавын язганда ул чәченә чал кунган ил агасы, аны инде набатлар да, оран салу да, атчабарлык та артык җәлеп итми, аңа шагыйрьнең акыл тирәнлеге мөһим.
Һәркем шагыйрьдә үзен күрергә тели. Шагыйрь үзе дә төрле еллар, төрле юллар үтеп шаккатмалы әверелешләр кичерә. Картаеп беткәч тә яшьләрчә кыланып йөргән кемсә көлке дә, кызганыч та. Кутуй бу юлларны язган елларда Фәйзуллин да олпатланган ир уртасы кеше иде – андый чакта гомер дәрьясының ярларына кайтып төшүе гаҗәпмени!
Ләкин йөрәк әлсерәп, көндәлек мәшәкатьтән арып, барысына кул селтисе килгән мәлләрдә мин кабаттан яшьлек дәрте һәм бераз максимализм бөркелеп торган шул шигырьләрне укыйм. Балачак хатирәләре, яшьлек истәлекләре яңара, яшисе килә башлый.
Әлбәттә, иң беренче нәүбәттә – Равил Фәйзуллин лирик шагыйрь. Сөю-гыйшрәт шагыйре. Әлмисактан бирле хатын-кызга мәхәббәт белдереп йөз меңнәрчә шигырь язылгандыр, күпме җырлар чыкмаган, ләкин әлеге илһам чыганагы хатын-кыз шикелле үк төпсез. Ярата белү сәләте теләсә кемгә бирелми. Равил Фәйзуллин Тәңредән шундый сәләт алган бәхетле шагыйрь. Ихлас мәхәббәт хисләре генә гап-гади сүзләрдән илаһи музыка тудыра ала.
Акыл утырып, оста гаувас сыман фәлсәфә диңгезеннән мәрҗәннәр алып чыгачак дәверендә дә шагыйрь самимилеген, күңел садәлеген югалтмаска тиеш. Бу дөньяның төрле хасиятләренә гаҗәпләнү хисе генә шагыйрьлекне исән-имин саклый ала. Чын шагыйрь үлгәнче сабый. Чөнки сабый гына үзе өчен гел яңалык ача, кояшта ялтырап киткән пыяла кисәге дә аңа асылташ булып күренә, аның өчен дөнья гел өр-яңа! Сабыйлыгын инде күптән оныткан бәндә дә шул дөньяга орынгач сафланып кала һәм гаҗәпләнү хисе тансык булып калкып чыга: без нигә мондый? Без бит мондый түгел идек…
Олы кеше булып казгану, шуларга хас малтабарлык, кибарлык, кызганыч ки, шагыйрьлекне үтерә.
Равил Фәйзуллин җиһанга һәмишә сабый күзләре белән карый. Аның җитди бер өлкән кеше булырга тырышуы да сабыйларча килеп чыга.
Заманында мин аның бер шигырен укып тетрәнгән идем.
Сау кеше өчен тагын язлар
килде,
Бар гамьнәре, дәртләре
белән.
Кемнең анда сагыш яше
чыккан
Ак каенның
күкрәкләреннән?
Шулай… Язлар арты язлар килә. Гомер уза. Ялларын офыкларга чәчеп чабучы ярсу атка без әле исемен танымаган бүтән гаярь егет менгәндер. Чапсын, чапсын… Ак каеннар каймалаган болын аша үз офыгыңа баруның рәхәтен ул да бик тиздән татыячак. Мизгелләр ләззәте соңрак килә. Ак каеннар кул болгап кала. Күкрәкләрендә…
Күкрәкләрендә безнең сагыш яше, Равил абый, безнеке…
(“Ватаным Татарстан”, /№ 130, 08.08.2013/)