Әңгәмә

Ркаил Зәйдулла: Тел дә бетми, әдәбият та кала – “Ватаным Татарстан” газетасы 

Ркаил Зәйдулла: Тел дә бетми, әдәбият та кала - “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе шагыйрь белән татар теле мәсьәләсе хакында сөйләште.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, “Ватаным Татарстан”, Гөлинә Гыймадова). Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән шигърият хакында, аның яңа гына үткән иҗат кичәсе турында сөйләшергә теләгән идек. Ләкин сүз тел низагы, яңа федераль канун проектына барып тоташты. Бу табигый да. Тел бетсә, әдәбият та юкка чыга. Хәер, тел дә бетми, әдәбият та кала, ди шагыйрь. Фәкать телен җуйган халык юкка чыга.

– Иҗат кичәгездән соң социаль челтәрдә: “Без берничә генә йөз икән. Шуның иллесе минем кичәдә иде. Бу – оеткы!” – дип язгансыз. Чын татар шул­кадәр генәме? Бу – төшен­ке­леккә бирелүме?

– Ул көнне Казанда ике әдәби кичә булды. Камал театрында Эльмира Шәрифуллинаның юбилей кичәсе, Казан милли-мәдәни үзә­гендә минем яңа нәшер ителгән китабымны тәкъдим итү уңаеннан иҗат кичәсе. Бер көнне ике әдәби-музыкаль кичә тәгаен­ләнгәнгә Эль­мира апа да бик борчылган иде. Мин аңа, Казанда миллионнан артык кеше яши, аның ким дигәндә яртысы татар дип алсак, тамашачы икебезгә дә җитә, дидем. Үзем дә борчылмадым. Ләкин башта тулы сыман тоелган зал кичәнең яртысында бушап калды. Иң чыдамнары йөз, йөз илле тирәсе булгандыр. Аларның да шактые минем туган яктан килгән “артистлар”, ту­ган-тумача иде. Шул ук вакытта чын татар булу – минем шигъриятне ярату дигән сүз түгел әле. Бу – зәвык эше. Шуңа күрә мин аларны татарның оеткысы дидем дә инде. Минем иҗатка мөнәсәбәттә. (Кө­лә.) Аннары татар Казан белән ге­нә чикләнми бит. Кичәне “Татар-Ин­форм” агентлыгы онлайн рә­вештә күрсәтте.

– Соңгы вакытта шигъри кичәләр ешрак оештырыла һәм аларга халык күбрәк йөри кебек.

– Әдәби кичәләргә өерелеп йөриләр димәс идем. Чөнки без студент чакта, сиксәненче, туксанынчы елларда бигрәк тә, мондый әдәби кичәләрдә заллар шыгрым тулы була иде. Без Тукай клубында, мәсәлән, әдәби кичә­ләрне ишек төбендә басып карый идек, урыннар булмый иде. Хәзерге көнгә кайтсак, мин Филология һәм мә­дә­ниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җама­летдинов янына кердем, мондый кичәләр – булачак укытучыларга өстәмә бер сабак, студентларны җибәрә алмассызмы, дидем. Ул вәгъдә итеп калды, белмим, килгәннәрдерме, юкмы… Күзгә чалынмадылар. Күзә­түлә­рем­нән чыгып, студентлар ки­чә­ләргә атлыгып тормый, дип әйтә алам. Язучылар берлегенең Тукай клубында атна саен бер кичә оештырыла, татар бүлеге студентлары да, аларның мөгаллимнәре дә кү­ренми. Дөресен әйткәндә, татар теле һәм әдәбияты факультеты юк бит инде ул хәзер. Ләкин бит ничек аталса да, күләме азайса да, анда студентлар укый. Әле­ге институтта әдәбият процессына карата ниндидер битарафлык сизелә. Үзе дә әдәби кичәләргә йөрмәгән, әдәби процесс белән кызыксынмаган укытучыдан нинди студентлар укып чыга? Мәк­тәпкә укытырга шушы студентлар кайта бит. Бүтән җиргә керә алмаганга гына килмидер бит инде алар безнең бүлеккә? Ә укытучылар? Алар бит әдәбият, тел га­лимнәре булып санала. Лә­кин татар матбугатында исемнәре мәгъ­лүм түгел. Рецензия дә язмыйлар. Без күпме татар теле һәм әдә­бияты укытучысы әзерләдек. Ә хәлиткеч моментта, телебезгә куркыныч яна­ганда, шул укытучылардан җит­ди каршылык күрсәтү булмады. Бер Шмаковка карап авызны ачтык та калдык. Фәкать социаль челтәрләрдә эшсез калган укытучылар зары ишетелде. Аңлый­сыз­мы, аларда бары тик эш югалту хәс­рәте генә. Аларның тел язмышы, милләт язмышы турында кычкырып әйтерлек әзерлеге дә юк. Кемне тәрбияли алсын болар? Нинди милләтпәрвәрләр чыксын мондый мәктәпләрдән? Татар телен, әдә­би­я­тын укыта, ә үзе татарча бер газетага, бер журналга язылмаган. Шул­кадәр өмет өзе­леп куя. Ләкин бернишләп тә булмый. Денем өчен түгел, көнем өчен дип яшәү заманы. Әлбәттә, бар кешене дә бер чыбыктан сөрү дөрес булмас иде. Арада, шөкер, чын фи­дакярләр дә очрый.

– Шундый ук гаепләү сүз­ләре язучыларга карата да әй­телде. Мәйданнарга чыкмадыгыз, флешмобларда катнашмадыгыз, диделәр…

– Мин үзем гел катнашам анысы… Аннары бит безнең язучылар да күп түгел. Дөрес, берлектә әгъза булып торучылар шактый. Ләкин шушы 335 кешенең күбесе өлкән яшьтә. Аларның интернетка керү­ен яисә мәйданнарга чыгуын көтү мәгънәсезлек булыр иде. Күбесе авырый, кайсылары читтә, дөре­сен әйткәндә, шактые исәпкә бар, санга юк. Актив язучы дигәннәре утызлап булыр. Шу­лар­ның күбесе милли тормышыбызда кайный. Шуңа күрә мин язучыларны гаеп­ләү ягында тү­гел. Мәйданнарда язучылардан 15-20 кешене һәр­ва­кыт күрәм. Дөрес, үшәнлек тә җитәр­лек. Нишлисең, халкыбыз нинди, язучыларыбыз да шундый.

– Көз көне туган телне факультатив укытуга калдыра торган канун гамәлгә кергән очракта, бу – элекке заманга әйләнеп кайту булмасмы? Мондый чигенү нәрсәгә китерәчәк?

– Мин бүгенге хәлебезгә тәң­гәл килерлек заманны белмим. Патша вакытында милли мәгариф мөстәкыйль булган. Хөкүмәттән бер тиен акча алмыйча, мәктәп-мәдрәсәләрне байларыбыз асраган. Дөрес, патша хөкүмәте мәд­рәсәләр тормышына гел тыкшынган анысы. Бубый мәдрәсәсен тар-мар итүне искә төшерү дә җитә. Октябрь инкыйлабыннан соң милли мәгариф, гомумән, ирке­нә­еп китә. Дөрес, совет мәгарифенең сайлаган кыйбласы – бәхәсле тема; һәрхәлдә, укытуда, дини як кысылса да, шактый ук иркенлек була. Аннары репрес­сияләр, татар­ның каймагы алып ташлана, ләкин милли мәктәпләр­нең яшәве дәвам итә. Совет заманында милли мәга­рифне чын-чынлап кысу Хрущев вакытында башлана дип уйлыйм. Хәтта партия пленумы карарларында, коммунизмда бер генә телдә сөйлә­шәчәкләр, дип языла. Кайсы телдә икәнлеге аңлашыла, әлбәттә. 1958 елда Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Семен Игнатьев, идеология буенча секретарь Камил Фасеев була. Камил Фасеев эшчәнлегенә төрле яктан карарга мөмкин, ул да – үз заманы кешесе. Ләкин милли җанлы кеше була. Менә шушы Фасеев милли мәгариф торышына борчылып Игнатьевка керә, анысы проблема хакында Мәскәүдә сөйли. Нә­ти­җәдә тикшерү өчен Мәскәү­дән партия Үзәк комите­тының вәкиле Казанга җибәрелә. Мин әлеге мәсьәләгә багышланган обком пленумының документлары бе­лән таныш. Әлеге Мәскәү кешесе, Үзәк комитет вәкиле, тикшер­гән­нән соң, мин моның кадәр үз те­ленә, мәдәниятенә битараф халыкны күргәнем юк иде, ди. Ул аның хикмәтен дә әйтә: татар мәктәпләрендә укыту сыйфаты бик түбән, ди. Ә һәркем баласын зур кеше итеп күрәсе килә һәм урыс мәктәпләренә бирергә тырыша. Авыл кешесе дә, татар теле авыл капкасын чыкканнан соң кирәкми, дип яшәгән заман. Үз телебезгә мөнәсәбәт, тулаем алганда, әле дә шулай дәвам итә. Фасеев тырышлыгы юкка китми, милли мәгарифтә аз гына күтә­релеш булып ала.

Әмма Мәскәүгә безнең милли аңның үсүе нәрсәгә кирәк? Нәти­җәдә Игнатьев та, Фасеев та эшен­нән алына. Фикрәт Табеев килә. Ул – язучылар белән очрашканда да, сез – әрәмтамаклар, татар теле 15 елдан юкка чыга, юк нәрсә белән шөгыльләнәсез, дип әйткән кеше. 1990 нчы елларда исә яңадан күтә­релеш. Татар мәктәпләре элекке балалар бакчаларында, тузган биналарда күпләп ачылды. Берзаман татар теле һәм әдә­биятын укытучылар җитми башлады, аларга бүтән предмет мө­гал­лимнәре бил­гелән­де. Без шуның нәтиҗәсен күрәбез дә инде. Әмма туксанынчы еллардагы үзгәрешләрнең нә­тиҗәсе барыбер сизелерлек булды. Әдәбият­ка яшьләр – Рүзәл Мөхәммәтша, Рөс­тәм Галиулла, Йолдыз Миңнул­лина, Лилия Гыйбадуллина һәм башкалар килгән икән, алар – туксанынчы елларда ачылган мәк­тәп­ләрнең җимеш­ләре. Андый күтә­релеш булмаса, без, гомумән, дә­вамчысыз да калган булыр идек. Инде бүген телебезне укыту факультативка күчсә (анысы да күз буяу гына булачак), безне, чыннан да, инкыйраз көтә. Бер-ике буыннан милләт тә юкка чыгачак. Каршылык, әлбәттә, күр­сәтә алабыз. Урамга 100 меңләгән кеше чыкса…

– Чыкмый алар…

– Чыкмый шул. 15 апрельдә Җиңү проспектындагы мәйданда Г.Тукайның үлеменә багышланган митингка (чөнки татар телен як­лар­га дигән митингка рөхсәт би­релмәс иде) йөзгә якын кеше килде. Югый­сә шәһәр чите дә түгел. Битарафлыкмы бу, курку хисе комачауладымы? Курку без­гә генетик яктан җелеккә үткән. Сталин вакытында шулкадәр куркытылганбыз, күрә­сең, бу сыйфат буыннар аша яшь­ләргә дә күчкән. Аннары хәзерге яшьләрдә малга табыну бик көчле. Ә тел ул – мал түгел. Әти-әни, картайгач, сиңа кирәкми, ләкин бит ул синең әти-әниең, алар­ны кирәкми дип чыгарып таш­ламыйсың, каядыр качып кит­ми­сең. Ләкин килә­чәктә анысын да көтәргә була. “Алга киткән” илләр­дә аларны картлар йортына тапшыралар. Телебез бү­ген бәлки сыр­хау хәлдәдер. Аңа карап кына туган телдән ваз кичү – кешелеклелек ягыннан иң әшәке гамәл. Хаинлек. РФ Дәүләт Дума­сының белем һәм мәгариф комитеты рәисе Никонов (Молотовның оныгы), каршы чыгучыларга караганда, канун проектын хуплап языл­ган хатлар күб­рәк килә, ди. Безнең милләткә төрле яктан һө­җүм бара. Без эн­дәш­­мибез. Тыйнак без… Ләкин бу тыйнаклык дип түгел, мокытлык дип атала.

– Бездә мәҗбүри кушылган эшләр генә эшләнә. Телләр турында канунга каршы чыгу мәҗ­бүрият түгел, ә менә “Үлем­сез полк”ка чыгу күп очракта мәҗбүри.

– Оптимист кеше буларак, туксанынчы елларда буа ерылып китеп, демократик принциплар күп­медер дәрәҗәдә гамәлгә кергән­нән соң, яшь буын бөтенләй бүтән төрле булыр дип уйлаган идем һәм бик нык ялгышканмын. Күбе­сенең яшәү максаты мал-мөлкәт табуга кайтып кала. Әлбәттә, татар җитеш яшәргә тиеш. Тик бит рухи як та бар. “Үлемсез полк” дигәннән, су­рәт күтәреп берничә ел йөриләр хәзер. Аны атеист­ларның тәре йөр­түенә дә охшатучылар бар. Хөкүмәт даирәләре йөрешне стихияле хәрәкәт дип күрсәтмәкче була. Ләкин күреп торабыз бит инде, күп оешмалар үз хезмәткәрләренә, мәк­тәпләр үз укучыларына мәҗ­бүри чыгарга куша. Беренчесенә мине дә чакырганнар иде, нәрсә бу, нинди гамәл дип кызыксынып бардым. Без бит студент чагыннан ук демонстрацияләргә куллар куеп чыккан буын. Мин бу йөрешне зыянлы дип әйтәсем килми. Кайсы кеше, чыннан да, теләп чыга бит. Алар сугышта һәлак булган бабасының рухына дога кылу дигән нәрсәне белми, ә искә төшерәсе килә. Оныгын ияртеп, бабасы портретын күтәреп йөрү­челәр бар. Миңа да, беренчесенә чыккач, бер кешенең портретын китереп бирделәр. Аны бабай дип күтәреп йөрергә тиеш булганмын икән. Ялганны җенем сөйми. Аны бер артистка тапшырдым да, алай йөри алмыйм, дип кайтып киттем. Быел да чакырганнар иде, бармадым. Юкса әни­нең бабасы Сәгъди мулланың тугыз улы сугышка китә, шуларның алтысы (шул исәптән минем Мөдир бабам да) һәлак була. Ә бу вакытта әтиләре, мулла булганы өчен, төрмәдә утыра. Нәрсә өчен сугышканнар, нәрсә өчен һәлак булганнар? Алар – бу хакимият тарафыннан кыерсытылган кеше­ләр, ләкин шуның өчен сугышканнар бит! Әти ягыннан бабам хезмәт армиясендә, шахтада була. Әллә ничә тапкыр сугышка җибә­регез дип гариза биреп карый, кире кагалар. Чөнки шахта – коточкыч нәрсә. Тездән су эчендә эшләдек, дип сөйли иде. Шуңа озак яши алмады, 1975 елда вафат булды. Кыскасы, бу ил өчен һәлак булганнар безнең гаиләдә дә күп, һәркемнеке кебек. Бу сугышта ничә миллион кеше һәлак булганын әле дә әйтә алмыйлар. Күптән түгел СССР ягыннан 42 миллионнан артык кеше һәлак булган дип яздылар. Бу бит коточкыч сан! Ул вакытта 42 миллионлы илләр дә бик күп булмаган әле. Иле белән юкка чыгу дигән сүз бу. Кеше гомере бернигә дә тормаган илдә яшибез. Шуңа күрә мин бу йөрештә катнашмаска булдым. Әл­бәттә, мәҗбүрилек бар. Кызым, мәсәлән, “Үлемсез полк”ка мәк­тәптән китте.

Бездә оештыра беләләр. Ки­рәк булса, каршылык хәрәкәтен дә оештыра алырлар иде. Татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак санга сукмау ул – безнең дәүләтчелеккә кизәнү. Эшләр милли республикаларны юкка чыгаруга таба бара. Димәк, республикадагы хәзерге элитаның да кирәге калмый. Тел мәсьәләсе генә көн тәртибендә тормый безнең хәзерге вазгыятьтә.

Шунысы да бар, тел бит үзе юкка чыкмый. Шул телгә ия булган халыклар юкка чыга. Латин теле үле тел санала, ләкин әле һаман да гамәлдә. Шул телдә бөек әдәбият сакланып калган. Шул телгә ия булган халык кына юк. Әгәр үз язмышына битараф, юкка чыгарга риза икән, халыкны инкыйраздан берни дә туктатып кала алмый. Тел исә язма чыганакларда яшәячәк. Лә­кин без андый ук хәлгә җитмә­гәнбездер дип ышанам.

– Битарафлыктан бигрәк, пессимизм күбрәк түгелме? Мә­сәлән, бер журналист, бу ил­дә бала табарга да куркам, алар урыс булып үсәчәк, дип язды.

– Эльвира Фатыйхованың Ра­зил Вәлиевкә язган ачык хатын әйтәсеңдер. Укыдым мин аны. Укыдым да бер кинофильмны искә төшердем. Туксанынчы елларда чыккан фильм иде ул. Анда үз­гәрешләрдән башы каткан язучыны Олег Басилашвили уйный. Шуннан моның фатирына ши­за­кәтле бер кеше (Роман Карцев) килә. Кулында бер канистр бензин бар, шуны язучыга бирә дә, син мәйданда үз-үзеңне яндырып үте­рергә тиеш, ди. Язучы, нишләп мин, дип аптырый. Сине халык белә, дип әйтә теге бәндә. Фатый­хованың Разил Вәлиевкә бәй­ләнүе шушы вакыйганы хәтер­ләтте. Хик­мәт бит Разил абыйда гына түгел. Аны сүгү иң җиңеле, әлбәттә. Ләкин бит депутатлар булып бездә кем­нәр генә утырмый. Ренат Харис, мәсәлән, Россия Президенты каршындагы мәдә­ният советы әгъ­засы. Алар шактый еш җые­лалар. Путинның Йош­кар-Оладагы бел­дерүеннән соң да җыелдылар. Шунда Харис берәр сүз әйтмәсме дип көттем, тавыш-тыны чыкмады. Ә аңа бер кеше дә бәйләнми. Фа­тыйх Сибагатуллин милләт ка­һар­маны булып йөри. Нәрсә эш­ләде соң ул? Нурлатта эшлә­гәндә берәр татар мәк­тәбе ачтымы? Санап кит­сәң, югары урыннарда утырып та милләтебез өчен кыл да кыймылдатмаучылар йөзләгән. Язу­чылардан бердәнбер депутат булып калган һәм шул урында нәр­сәдер эшләргә тырышучы, эшләү­че Разил Вәлиевне кыйныйбыз. Эль­вираның яшьлеге белән алай язарга хакы да бардыр. Дәүләт Советында татар телен яклап бер сүз әйтелмәвенә ул вакытта без барыбыз да рәнҗедек. Ләкин рәис, фикер алышмыйбыз, дип микрофоннарны сүндереп куя икән, анда нишлисең? Әйтик, Разил Вәлиев протест йөзеннән депутатлык мандатыннан баш тартты, ди. Шуннан татар милләтенә нинди файда? Разилне сүгеп була, ә менә Путинны тәнкыйтьләп кем сүз әйтә ала? Шул-шул…

Бер яугир генә сугыш кырында бернишли алмый. Әлбәттә, Разил Вәлиев үзе янына көрәш­тәшләрен тупларга тиеш булгандыр. Тик кем бар анда аңа кө­рәштәш булырлык? Безгә барыбызга да, мин нәрсә эшләдем соң әле, дип уйланырга кирәк. Бер­көнне ишек төбендә тыңлап торам: унлап таҗик баласы үз тел­ләрендә рәхәтләнеп сөй­ләшә. Нишләп без үз илебездә балаларыбызны татар телендә тәр­бияли алмыйбыз? Өйдә генә татарча тәрбиялик дип әйтмим мин. Лә­кин бит бала карыннан төшкәч үк балалар бакчасына китми. Мәк­тәп ул мәҗбүри, татар мәк­тәбе булырга тиеш. Ләкин өйдә дә шул ук сәясәтне гамәлгә кую кирәк.

– Патша заманында мә­гариф мөстәкыйль булган, дидегез. Бәлки безгә чын-чынлап мөстәкыйль мәгариф төзүгә тотынырга кирәктер?

– Шәп булыр иде! Тик бит ирек бирмиләр. Ачып караучылар да булды, прокуратура хезмәт­кәр­ләре куна-төнә ятып эшләргә ирек бирмәделәр. Максатлары борынгыдан килә: башта урыслаштыру, аннары чукындыру. Чөнки татарлыгын югалткан бәндә иртәме-соңмы чукыначак. Бүген үк моның йөзләгән мисалларын күрсәтеп була. Бу сәясәт безгә күптәннән таныш. 1870 елда мәгариф минис­тры Дмитрий Толстой инородецлар мәктәпләрендә урысча укырга тиеш дип күрсәтмә дә биреп карый. Ләкин бу вакытта әле татар­ның өстен катламы көчле һәм бик милли була. Столыпин вакытында (1911 елда) бу мәсьәлә уңаеннан хәтта гадәттән тыш киңәшмә (Особое совещание) җыела, татар мәгарифен ничек таркатырга дип баш ваталар; бераздан шуның нә­тиҗәсендә татар мәдрәсә­лә­рендә погромнар оештыралар, мөгал­лим­нәрне кулга алалар. Мөс­тә­кыйль илең булмагач, мәгариф мөстәкыйль була алмый. Проку­ратураның мәктәпләрне тикшерүе – патша вакытындагы кысуның дә­вамы. Ул вакытта урыс жандармнары тикшерсә, хәзер “татар” прокурорлары мәгарифебез өстенә балта күтәрә. Чөнки урыс мәдә­ниятендә тәрбияләнгән кеше татар теленә, мәдәниятенә, иң яхшы дигәндә, субкультура дип карый. Болар – милли яшәешебез өчен иң куркыныч кешеләр.

– Сездә туксанынчы еллардагы оптимизм бармы әле?

– Оптимизм… Ул вакытта вазгыяте дә башка, үзем дә яшьрәк идем. Ләкин мин пессимист та түгел. Татар әдәбиятының язмышы турында уйлаганда төрле фикер­ләр килә. Өметсезлеккә дә бире­ләм, юанырлык нәрсәләр дә табам. Чыкмаган җанда өмет бар, дигән халкыбыз. Бер шигыремдә мондый юллар бар:

Ә шулай да бу гөнаһлы җирдә
Без яшибез әле өмет белән,
Нидер көтеп һаман…
Без өметкә
Хөкем ителгәннәр кавеменнән.

Китапны бит аны теге заманнарда да егылып китеп укымыйлар иде. Ул вакытта тиражлар зур, китап җыю исә модада. Аннан ясалма дефицит ясадылар. Китап укучылар ул чакта да, хәзер дә шул чамадыр. Ләкин бүгенге буын электрон вариантны кулайрак күрә. “Наш современник” жур­налының баш мө­хәррире Станислав Куняев, мә­сәлән, Россиядә кәгазь версия­дәге әдәби журналлар заманы үтеп бара, дип әйтте. Сүз ничә миллионлы урыс халкы турында! Әле бит урыс булмаганнар да алар телендә укый. Аларда шулай булгач, безгә ни кала? Әдәбиятка яшь егетләр килмәве дә борчый. Рөстәмнәр, Рүзәл­ләр­гә хәзер утыз яшь, алардан соң алмаш күренми. “Егерме яшьлек шагыйрьләре булмаган әдәбият­ның киләчәге юк” дигән сүз бар бит… Кызлар күп, бик сәләтлеләре дә очрый. Ләкин… Кияүгә чыгарлар, балалары туар, гаилә мәшә­катьләре… Әдәбият исә, хатын-кыз кебек, үзен генә яратканны таләп итә.