Ркаил Зәйдулла:
«БЕР АЛЛАДА ЫШАНЫЧ»
(Рәмис Аймәтнең Ркаил Зәйдулла белән 1991 елда үткәргән әңгәмәсе)
– Ркаил әфәнде, студентлар арасында сезнең хакта әле дә бик күп кызыклы, мәзәк хәлләр сөйлиләр. Сер булмаса, әйдәгез, шул елларга, хәтердә генә булса да, кабат әйләнеп кайтыйк әле. Сезне озак йокларга яраткан, диләр. Әллә сезнең өчен лекцияләргә йөрү мәҗбүри түгел идеме?
– Университетны тәмамлаганнан соң вакытның шулай тиз узуына хәйран калам. Әле яңа гына имтиханнар биреп йөри идек сыман, югыйсә. Инде укып чыкканга да сигез ел булып килә икән… Студентлар арасында әле һаман да минем исемнең онытылып бетмәве, бер караганда, күңелле хәл, әлбәттә. Ләкин нәрсә сөйлиләр бит… Гадәттә, андый сүзләрдә арттыру, күпертү дә күп була. Озак йоклауга килгәндә, мин бик соң ятам. Шуңа күрә уянуым да соңрак… Төшкә кадәр укыганда еш кына дәресләргә барып булмый иде.
Уянып китәсең дә сәгатькә карыйсың инде икенче лекция башланган. Ә инде өченче лекция өчен генә университетка кадәр барып торуның мәгънәсе дә калмый сыман. Ләкин, безнең группада иң күп дәрес калдыручы Ләис Зөлкарнәй иде. Мин икенче урынга калыр өчен бер-ике лекцияне артыграк тыңларга тырыша идем. Беренче урындагыга катырак эләгә бит. Бер рәхәтнең бер газабы дигәндәй, безне даими рәвештә әле кафедра мөдирләре Диләрә ханым Тумашева, Азат абый Әхмәдуллин, әле деканатка чакырып битәрләп, үгетләп торалар иде. Ничек кумаганнар? Дәресләрне калдырсак та, имтиханнарны вакытында тапшырып бардык, артта «койрык» беркайчан да булмады. Педагогикадан имтихан бирүем әле дә истә. Мин, әлбәттә, аннан бер генә лекциягә дә йөрмәгән, дәресләрне дә укымаган идем. «Физик тәрбия» дигән сорау эләкте. Мин инде җавапны Борынгы Грециядән, Пифагорның олимпия чемпионы булуын да онытмыйча, башлап киттем. Укытучының чыдамлыгы мин урта гасырларга килеп җиткәч төкәнде, көчкә туктатып «дүртле» куеп чыгарды. Билгеле, төгәл фәннәрдә болай үзеңнең «эрудикцияңне» күрсәтеп булмый, башка шартларда мин дә, бәлки, иртәрәк ятып, иртәрәк торган булыр идем.
– Ялгышмасам, сез дипломны укып чыгу белән үк ала алмагансыз. Күрәсең, бу студент шагыйрьләргә хас сыйфаттыр.
– Әйе, мин дипломны укып чыкканнан соң бер ел үткәч кенә якладым. Искә төшерер өчен күңелле вакыйга түгел, шулай да мин беркемне дә гаепләргә теләмим. Киресенчә, укытучылар миңа төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар. Мин ул вакытта бик четерекле хәлгә тарган идем. Шуннан соң, укуны тәмамлаганчы ук, май аенда булса кирәк, «Татарстан яшьләре»нә эшкә киттем. Күңелсезлекләр анда да бетмәде. Кемдер өстәл тартмасыннан алып комсомол билетын Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитетына җибәргән. Билет белән, әлбәттә, имзасыз хат та юллаганнар. Имеш, мин тулай торакта дискотека барганда салган баштан комсомол билетын атып бәргәнмен, комсомолның миңа бернигә дә кирәге юк, дип кычкырганмын. Бу бит әле сиксән дүртенче елда… Мәскәүдән махсус Үзәк Комитет инструкторы килеп, мине зур тавыш-гауга белән комсомолдан чыгардылар. Декабрь аенда мин Казаннан куылып сөргенгә – Аксубай районына мәктәпкә китеп бардым. Анда өлкән классларга башлангыч хәрби белем укыттым. Атнага сигез генә сәгать иде ул, укырга, язарга вакыт күп булды.
– Ә соңыннан сезне комсомолның Муса Җәлил исемеңдәге премиясе белән бүләкләделәр…
– Тормыш парадокслардан тора. Икенче елны диплом яклаганнан соң, мин «Яшь ленинчы» газетасына кайтып урнаштым. Билгеле, тамгалы кеше буларак, бик авырлык белән алдылар. Ә бераз вакыт үткәч, күрәм – ниндидер бәйрәм уңаеннан мине комсомол өлкә комитетының мактау грамотасы белән бүләклиләр. Бер кул нәрсә эшләгәнне икенче кул белми торган оешма иде ул…
Ә Муса Җәлил премиясенә мине Язучылар идарәсе тәкъдим итте. Баштарак мин баш та тарткан идем. Әмма каләмдәшләр бу бүләкнең, комсомолныкы булуыннан бигрәк, Җәлил исемендәге икәнлеген искә төшерделәр. Бүләкләгәнгә елдан артык вакыт үтсә дә, аның медален дә, дипломын да барып алган юк әле. Хәзер инде, мөгаен, алар югалгандыр да… Мин – Муса Җәлил премиясенең соңгы лауреаты булырмын, ахрысы.
– Университетта хөрмәт иткән укытучыларыгыз булдымы?
– Мин – укытучы малае. Шуңа күрәме, укытучыларга хөрмәт белән карыйм. Татар бүлегеңдә укытучыларга исә ихтирамым аерата зур. Без укыганда татар теленә, әдәбиятына нинди мөнәсәбәт булганлыгын үзең дә беләсеңдер. Шул шартларда алар студентларда телгә, әдәбиятка, тарихка, мәдәнияткә мәхәббәт уятырга тырыштылар. Бу бүлектән күпме шагыйрьләр, язучылар, тел, әдәбият галимнәре чыкты. Мәктәпләргә киткән йөзләрчә укытучыны искә төшерик. Әлбәттә, укыган вакытта барлык укытучылар белән дә алар ал да гөл булмагандыр. Табигый хәл… Мин хәзер дә күп кеше белән үзара аңлаша алмыйм һәм моңа төп гаепне үземнән эзлим.
– Эчкечелек шагыйрьләр тормышының аерылгысыз сыйфаты, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Язучылар һәм эчкечелек темасына күптән түгел бер инглиз галиме махсус хезмәт язып бастырган. Кембридж университетында укытканда аңарга бер студент сорау бирә: «Нигә без өйрәнә торган Америка язучыларының барысы да алкашлар?» Менә шуннан соң әлеге галимдә шушы хезмәтне язу теләге туа. Ул аны Фолкнер, Хемингуэй, Юдәнин О’ Нил һәм башкаларның тормышыш өйрәнеп яза. – Галим, әдәбият тирәсендә йөрүче әтрәк-әләмнәрнең «шагыйрь, язучы илһам өчен эчәргә тиеш», – дигән сафсатаны канун итеп, һәрдаим кабатлавына игътибар итә. Шуңа ышанып яшь язучылар да «заправка» алырга күнегеп китәләр. Эчкечелек – чир. Аннан котылу өчен, кайчагында, көчле ихтыяр көче дә ярдәм итми.
Алда саналган язучылардан Юдәнин О’Нил гына кискен рәвештә эчүен ташлый. Галим аның эчкән вакытта һәм эчүен ташлаганнан соң язган әсәрләрен тикшерә. Билгеле, чирдән котылганнан соң язучы күбрәк тә, сыйфатлырак та иҗат иткән.
Шагыйрьләр кыланырга яратучан. Җәмәгатьчелектә эчеп күренүе үз-үзен раслау, ниндидер шартлылыкка протест булуы да мөмкин. Ләкин бу зарарлы мода вакыт үтү белән югалыр. Заманалар икенче – үз-үзеңне раслар өчен изге юллар, иманлы юллар ачылды.
Мин үзем аракыга битараф түгел. Ләкин (бәлки, шуңа күрә дияргә кирәктер), эчкечелекнең әдәбиятка никадәр зыян китергәнен яхшы беләм. Шулай да, бу әле шагыйрьләр бөтенләй үк тәкъва булырга тиеш дигән сүз түгел.
– «Идел» журналы соңгы вакытта эротика белән артык мавыкмыймы?
– Журналның баштагы саннарын тикшергәндә үк бу сүз кузгатылган иде инде. Икенче санда без Киев рәссамы Рафаэль Баһаветдиновның бер рәсемен чыгарган идек. Анда чатыр эчендәге ялангач хатын сурәтләнгән, ә чатырдан ак бүре чыгып килә. Рәссам әсәрен борынгы татар фольклорына нигезләнеп иҗат иткән. Рәсемне ошатмыйча безгә шактый хатлар килде. Журналны тикшергәндә шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева да аңа бәйләнде. «Безнең татар хатын-кызлары чишенеп йокларга да ятмаганнар» – диде ул. Шул чакта арттагы рәтләрдә утыручы Батулла: «Ә кайдан чыккан соң алайса җиде миллион татар?» – дип әйтеп куйды. Яшьләр журналына ялган тәкъвәлекнең кирәге юктыр дип уйлыйм. Ләкин, сәнгать әсәре бер нәрсә, ә порнографиягә авышып барган эротика бөтенләй башка. Чаманы югалтырга ярамый. Былтыргы 5 нче санда чама шактый ук югалган иде. Редакциягә күпләп хатлар, кешеләр килә башлагач кына ялгышыбызны аңладык. Минем үземнең бу нәрсәләргә исем китми, әмма андый сурәтләрне бик авыр кабул итүчеләр бар. Халыкның, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре белән, һичшиксез, исәпләшергә кирәк. Без тырышып-тырышып кайтарырга теләгән Ислам дине, шәригать кануннары да бар бит әле.
– Матбугат битләрендә язучыларның үзара мөнәсәбәт ачыклаулары ешаеп китте. Бүгенге әдәбият дөньясы егерменче елларны хәтерләтә кебек…
– Әдәбият бәхәссез яши алмый. Тик бәхәс әдәбият турында, аерым әсәрләр хакында барырга тиеш. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу хакыйкать онытылды. Хәбәрдарлыкны кем ничек аңлый… Язучылар газеталарда кызып-кызып үзара мөнәсәбәтләрен ачыклый башладылар. Аянычы шул – бу якага яка килү безнең өлкән, мөхтәрәм язучылардан башланды. Әлеге хәл андый шәхси ыгы-зыгыларга катнашмаган язучыларны гына түгел, укучыларны да борчый. Алар үзләренең борчылуларын очрашуларда да, хатлар аша да белдерәләр. Язучының халык аңында үз урыны бар, мондый гаугалар ул дәрәҗәгә зур хилафлык китерә. Үзара мөнәсәбәтләрне язучылар бинасында, җыелышларда да ачыклап була ич, эчке киемне йөз меңнәрчә укучылар алдында Нурихан Фәттахка да, башкага да чыгарып селкү килешми. Дөрес, язучының тормышы иҗаты белән бик нык бәйләнгән. Тик шулай да, аларны бөтенләй үк тәнгәлләштерергә ярамыйдыр. Син менә хәзерге әдәби мохитны егерменче еллар белән чагыштырасың. Бишенче елларда да язучылар бер-берсе белән бик тәкәллефле булмаганнар. Ләкин аннан соң Октябрь фетнәсе килгән, егерменче еллардан соң – 1937 ел. Язучыларның җәмгыятьтәге үз-үзен тотышы лакмус кәгазе кебек ул. Алар матбугатта бер-берсенә шулай тупас мөрәҗәгать итә башлый икән, димәк, җәмгыятьтә дә әхлакның кимәне шактый ук төшкән дигән сүз.
Моңарчы – иҗат ителгән әсәрләрне без яңача, яңа күз белән бәяләргә тиешбез, әмма шәхесләргә кагылганда бик сак булырга кирәк. Заманнан беркем дә азат була алмый. Без барыбыз да система корбаннары. Милләтне туры юлга нәфрәт түгел, мәхәббәт, иман гына алып чыга ала.
– Матбугатта сезнең әледән-әле публицистик язмаларыгыз да күренеп тора. Күптән түгел «Шәһри Казан» газетасында сезнең белән «Язучылар колхозы» дигән әңгәмә басылып чыккан иде. Ул язучылар арасында төрле фикерләр уяткандыр…
– Әңгәмәне дөньяга чыгарганчы мин Язучылар союзы идарәсендә иҗат берләшмәсенең структура турындагы карашларымны каләмдәшләремә белдердем. Ләкин, идарә даирәсе алдында кыймадылармы, бу белдерү уңаеннан уртага салып сөйләшү булмады. Әңгәмә дөнья күргәннән соң ике тапкыр идарәне җыйдылар, анда идарә әгъзалары гына түгел, башка мөхтәрәм язучылар да чакырылган иде. Хәтта аның соңгысын пленум дисәң дә ярыйдыр.
Без күптән түгел генә әле СССР Язучылар берлеге әгъзалары идек. Аның үзенә күрә ниндидер өстенлекләре, льготалары бар иде. Бүген СССР юк, аның Язучылар берлеге дә юк. Һәр республиканың үз берләшмәсе, ә Мәскәүдә алар берничәү. Татарстан Югары советы мөстәкыйльлек турындагы Декларациясен белдергәннән соң ук без дә РСФСР Язучылар берлегеннән чыгуыбыз турыңда игълан иткән идек. Хәзер без мөстәкыйль бер аерым оешма. Ләкин киләчәктә ул бердәм, монополист булып калмаска да мөмкин. Әңгәмәдә мин шул күзәтүләрем һәм күрәзәлегем белән уртаклашкан идем.
Тиздән Мәскәүдә БДБ (СНГ) Язучыларының съезды булачак. Мине дә анда делегат итеп сайладылар. Күпмедер нәрсә шунда ачыкланыр.
Ни генә булмасын, бу кырыс базар шартларында язучы япа-ялгыз калырга тиеш түгел. Хәзер әдәбият фондының да хәле начар, Язучылар союзы таралганчы ук аның таралып куюы да бар. Ә бит бу фонд мохтаҗ язучыларга ярдәм итү өчен XIX гасырда ук оешкан була.
Хәзер киләчәкне беркем дә төгәл генә күз алдына китерә алмый. Ышаныч бер Аллаһы тәгаләдә генә.
– Әгәр сез бүген Татарстан президенты булсагыз, нишләр идегез?
– Юньле илдә сәясәтчеләр сәясәт белән, язучылар әдәбият белән шөгыльләнә. Ләкин бездә башкача. Тукай да бит «мин саф шагыйрь генә түгел, дипломат та, фәлән дә…» – дип язып калдырган. Юкса, Тукайдан нинди дипломат инде… Ә сәяси сизгерлеге искиткеч булган аның. Бу, гомумән, шагыйрьләргә хас сыйфат. Без барыбыз да сәясәт белән кызыксынабыз, ә сәяси белемебез бик түбән дәрәҗәдә. Шулай да Татарстанның һәр гражданы үзен президент урынына куеп карарга тиеш. Бу Шәймиевнең холык-фигылен, республикада барган хәл-әһвәлләрне дә аңларга ярдәм итәр иде. Америкада һәр бала президент булырга хыяллана, ди бит.
Мин президент булсам? Мөгаен, тәвәкәлрәк эш итәр идем. Шәймиевта Горбачевка охшашлык бар: ул үзе үзәктән барырга тырыша, ләкин җаны уң якка тарта. Мин кичекмәстән милицияне, КГБны, прокуратураны Татарстан юрисдикциясенә күчерер идем. Милли гвардияне төзи башлар идем. Кулда үз-үзеңне сакларлык инструмент булмаган килеш, мөстәкыйльлек турында сөйләнү чүбек чәйнәү белән бер. Безнең җитәкчеләр бары тик экономик мөстәкыйльлек турында гына сөйләнергә яраталар. Аларны да аңлап була – җөмһүрияттә шовинистик төркемнәр бик көчле. Алар татар икмәген ашарга тели, әмма без аларны, ашагыз дип, урыс телендә кыстарга тиеш.
Сәясәт белән икътисад бер-берсенә бик нык баглы. Көчсез кешенең соңгы кисәк икмәген дә тартып алып китәләр. Өстәвенә, әле үзен типкәләп тә калдыралар.
Безнең милләткә Җаһар Дудаев кебек көчле лидерлар кирәк. Билгеле, без Чечнедән геополитик яктан да, тарихи традицияләр ягыннан да бик нык аерылабыз. Татар алар кебек үк кыю, гаярь халык түгел; коллык хисе, үзебезне урыстан ким санау тойгысы безгә нык сеңгән. Шагыйрь әйтмешли: «Котылдык без күптән коллыктан, тик котыла алырбызмы бер чак шул коллыктан калган холыктан.» Бу – Зиннур Насыйбуллан. Кызганыч, без коллыктан да һаман котыла алмыйбыз әле, ә холкыннан котылу күпмегә сузылыр?
Безнең көчне тойсалар Грачевлар, Штаниннар парламентта шул кадәр кылына алмаслар иде. Алар кемнәр? Татарстанга кайчан килгәннәр? Нигә алар татар милләтенең язмышын хәл итә? Татар бу турыда уйланмый.
– Сез оптимистмы, пессимистмы?
– Мөгаен, икесе дә түгелдер. Оптимист ул киләчәктә коммунизм буласына ышана, ә пессимист бүгенге көнгә дә ышанмый.
– Сез кайсы йолдызлык астында туган? Йолдызнамә сезгә быел нәрсәләр вәгъдә итә?
– Мин Сукояр йолдызлыгы астында Юлбарыс елында туганмын. Йолдызнамә миңа быел бик күп акча туздырачагымны вәгъдә итә. Тик бу «бәхетне» 1992 елда һәркемгә дә вәгъдә итеп була. 1988 елда без Ләис Зөлкарнәй белән Польшада булган идек. Анда ул чакта нәкъ бездәге кебек икътисади кризис иде. Шунда Ләис бер поляктан: «Сездә миллионерлар күпме?» – дип сорап куйды. Монда аларның икедән берсе миллионер инде, – дип көлдем мин һәм кабарып торган кесәбезгә ымладым. – Үзе¬без дә миллионер була яздык ич». Инфляция болай дәвам итсә, без дә тиздән миллионерлар булачакбыз, акчаны да меңәрләп кенә туздырачакбыз.
– Чын сөюгә ышанасызмы?
– Чын сөю булмаса, аның турында гаҗәп поэмалар иҗат ителмәс иде. Тик ярата белү ул – сәләт. Алла аны бар кешегә дә тигез бүлмәгән.
– Хатын-кызларда нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?
– Мөлаемлек, ихласлылык.
– Хәтерегез әйбәтме?
– Күз хәтере әйбәт. Кайчандыр күргән кешене йөзеннән танып алам, ләкин исемен искә төшерә алмыйм.
– Сез еш елмаясызмы? Күп елмайган кешенең гомере озын була, имеш…
– Юк. Мин елмаюга караганда көлүне артыграк күрәм. Ничәдер минут көлү кешегә шактый калория бирә икән. Өстәвенә, кешелек үткәннәре белән көлә-көлә хушлаша диләр бит.
– Холкыгызның кайсы якларын ошатмыйсыз?
– Мин тиз кызып китәм, тиз суынам. Кайчагында башкаларның хәтереп сакламыйга, тормышта маңгайга бәреп дорфарак сүз әйтеп ташлый торган гадәтләрем бар. Соңыннан үкендерә, ләкин, әйткән сүз – аткан ук.
– Сез көнчелме?
– Андый вак хис миндә юк. Үз сәләтенә ышанган кеше көнчел була алмый. Мин бераз мактанчык. Ул исә көнчел булмаска ярдәм итә. Ә инде зур, асыл затлардан яратып көнләшү, күпмедер аларның матур сыйфатларын үзләштерергә тырышу көнчелеккә кермидер дип уйлыйм.
– «Мәгърифәт» үз кыйбласын таптымы? Аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– Безнең кыйблабыз бер. Татар матбугаты милләтнең үзаңын бергәләп күтәрергә тиеш. «Мәгърифәт»нең дә шушы олы, изге хезмәттә үз өлеше бар. Казанда йөз меңләп студент укый. Аларның байтагы татар яшьләре. Газета – шуларның күңелендәге милли очкынын дөрләтеп җибәрүче бер олуг көч. Студентлар сәяси-мәдәни тормышта бик акрын, сүлпән катнашалар бит. «Мәгърифәт» студентларның яраткан, популяр газетасы булып әвереләсенә иманым камил.
Шагыйрь белән Рәмис АЙМӘТ сөйләште
«Мәгьрифәт», 1991 ел, март, №4.