РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: ТҮБӘН КАМА ТЕАТРЫ ТҮБӘННӘН КҮТӘРЕЛДЕ

2 Марта 2018

Укылган: 212 тапкыр

Автор: Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Фото: Солтан Исхаков
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казанда булачак гастрольләре уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.

Рөстәм Галиев театраль фестивальләрне өнәп бетерми. Рөстәм – Түбән Кама театрының директоры һәм баш режиссеры. “Фестивальләргә күп йөрсәң, гади тамашачының ихтыяҗларына хилафлык килергә мөмкин,” – дип саный ул. Ләкин фестивальләрнең кирәклеген дә таный. Биредә башка театрларның спектакльләрен күрәсең, үзара аралашасың, танылган театр белгечләренең бәясен аласың. Ә кемнең башкаларны күреп, үзен дә күрсәтәсе килми?!

Былтыр Түбән Кама театры Кыргызстан башкаласы ART-ORDO 6 Халыкара театр фестивалендә җиңүчеләрнең берсе булды. Ә бит биредә барлык төрки илләрдән килгән артистлар үз тамашасын күрсәтте. Рөстәм Чыңгыз Айтматов бәяненә нигезләнеп куелган “Анам кыры” спектаклен алып килгән иде. Уңышның тагын бер күрсәткече – Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрдәнова “Иң яхшы хатын-кыз роле” билгеләнешендә җиңеп чыкты. (Сүз уңаеннан әйтим, Гүзәл соңгы вакытта гына “Тантана” һәм театр әһелләренең Дамир Сираҗиев премиясенә дә лаек булды). Аңарчы театр шушы ук спектакль белән Талдыкурган шәһәрендә үткән “Казакъстан – Аурупа йөрәге” 6 Халыкара театр фестивалендә катнашып, диплом белән бүләкләнгән иде.

Гастрольләрне дә бик өнәп бетерми Рөстәм Галиев. “Гастрольләргә күп йөрсәң, үз тамашачыңнан аерылуың да бар,” – дип хәвефләнә. Ләкин хәзер Түбән Каманың театр бинасында төзәтү-сипләү эшләре бара, ирексездән татар дөньясы буйлап чыгып китәрсең! Театрның төрле төбәкләргә таралган халкыбызны барлап, аларны үз театр сәнгатебез белән таныштырып йөрүе дә табигый. “Сәйяр”ны гына искә төшерик! Татар театры – тамырыннан аерыла язган халкыбызны азмы-күпме укмаштырып торучы зур көч ул. Рөстәм Галиев моны яхшы аңлый. Соңгы араларда гына алар Себер якларында йөргән, Башкортстанны айкаган, Сембер өлкәсен иңләгән.

Ләкин иң җаваплысы – башкалабыз Казанга гастрольләр. Түбән Кама театры бирегә ел саен килеп, ел тәүлегендә куелган спектакльләрен Казан тамашачысына тәкъдим итә. Кайда диген әле – атаклы Камал театры сәхнәсендә!

Гастрольләр 13 мартта Нәбирә Гыйматдинованың бәяне буенча куелган “Сихерче” спектакле белән башланып китә. Бәянне сәхнә әсәренә күренекле шагыйребез Рүзәл Мөхәммәтша әйләндергән, режиссеры, әлбәттә, Рөстәм Галиев.

Былтыр “Кече шәһәр театрлары” дигән Бөтенрәсәй кысаларында Түбән Кама театры өч спектакльне сәхнәгә менгерде. “Сихерче”дән кала А. Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасы да сәхнәләштерелде. Әлеге мәшһүр әсәрне Рөстәм гел үзенчә куйган, персонажларның исеменә игътибар итмәсәң, үзеңне Чирмешән буйларында йөргәндәй хис итәсең. Ул аның исемен дә хәтта “Сыка туе” дип алмаштырмакчы иде дә… классикага алай ук артык бәрелергә ярамый ла инде!

Татар режиссерларының күбесе кебек, Рөстәм Галиев та хәзерге татар драматургиясеннән канәгать түгел. Андый чакта нишләргә? Дөрес! Үзең язып күрсәтергә! Ә Рөстәмнең, башка режиссерлардан аермалы буларак, каләме бар. Ул үзе дә Түбән Камада шактый билгеле драматург. Бу юлы аның “Карурман аша” әкиятен театр артисты Юрий Павлов куйган.

Гастрольләр 16 мартта “Нәзер” (Т. Миңнуллин) спектакле белән тәмамлана. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр премиясенең беренче лауреаты Рөстәм Галиев.

Түбән Кама театры түбәннән күтәрелде. Аны Рөстәм Галиев үзе генә белә. Шуңа һәр яуланган үр аерата кадерле дә. Казан тамашачысы да моңа ышаныр.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы (артист) – Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесты буенча куелган спектакль өчен быелГ.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

 

 

Фикерләр