Көндәлек

Гомәр Бәшировның “Күңел дәфтәре” дигән китабына (ТКН, 2011) тупланган көндәлекләрен кабат укып чыктым. 1937 елдан башлап вафатына кадәр (1999 елның мае) ул мөһим уйларын дәфтәргә язып барган. Бик гыйбрәтле фактларны очратып була монда.Мәсәлән:
“Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 150 ел тулар алдыннан Х. Туфан белән без бу юбилейны бик зурлап уздыру хакында сүз кузгаттык. ӨКда (КПССның Татар өлкә комитеты) ул юбилейны уздырмаска уйлап куйганнар икән. Мин моны кайдан белим? Берничә көннән мине ӨКның пропаганда сәркатибе М. Вәлиев чакырды. Ул миңа һөҗүи елмаю белән сорау бирде:
-Мин сезне әдәбият белән генә кызыксынасыз дип йөри идем. Сез әле сәяси мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәсез икән?
-Шулай дисезмени? Мәсәлән?
-Мәсәлән, кемнең юбилеен ничек уздырырга, кайчан уздырырга? Әйеме? Сезне андыйлар да кызыксындыра икән! Беләсезме, андый мәсьәләләрне башка оешмалар хәл итә бит!
Мин аңа “аңлашылды” дип баш кактым.
-Әдәбият гомуми мәдәниятнең бер тармагы. Мәрҗани зур хөрмәткә лаек, безнеңчә.
-Ә ул, безнеңчә, барыннан да элек мулла гына!”
Шунысын әйтергә кирәк, Гомәр ага бу вакытта СССР дәүләт премиясе (элек Сталинныкы дип аталган) лауреаты, Ленин ордены кавалеры, ике тапкыр СССР Верховный советы депутаты булган кеше. Ләкин обком секретаре бу нәрсәләрнең совет чынбарлыгындагы колониаль шартларда берни дә аңлатмавын бик яхшы белә. Эчтән ул үзенең дә Мәскәү кулындагы бер нәни винтик кына икәнен аңлый, әлбәттә һәм кәнәфие өчен кан калтырап утыра. Йәгез, кем хәтерли хәзер Морзаһит Вәлиевне? Шул ук кәнәфиләрдә калтырап утыручы варислары хәтерләсә генә инде. Һәм без, өлкән язучылар, онытмыйбыз.
Илле ел узды, система үзгәргән сыман булды, ә барысы да элеккечә.