Алмалы ел

 

 

 

Күрше бүлмәдән кыңгырауның чәң-чәң килгәне ишетелде. Чыраендагы ризасызлык пәрәвезен учы белән себереп төшерде дә, җиңел генә урыныннан торып, шул тавышка таба тартылды Айгөл. Бер елга якын ул ире белән җәфалана иде. Кем уйлаган бит аны! Югыйсә Әхсән Ренатовичка нинди якты өметләр, дөньяны колачлый алмаслык хыяллар белән кияүгә чыккан иде. Артында ысылдаучылар булды, билгеле – аларсыз буламыни?! – янәсе, үзеннән егерме яшькә олы байга яратып чыкмыйлар гадәттә, исәп-хисапсыз гына кем муенына андый камыт кисен? Янәсе, карт кияүнең салкын кочагына караганда яшь ирнең кайнар камчысы татлы. Айгөл эчтән генә гайбәтче ахирәтләре белән гел бәхәсләшә иде Әхсән Ренатович белән йөри башлаганда. Беренчедән, утызга җитеп барганда бер дә исәпсез булсаң, андыйны кем дияргә? Кем дисәң дә акыллы дип булмый тучны! Икенчедән, Әхсән Ренатович – Ахсанчик! – алар өйләнешкәндә кырык тугыз яшьлек шома битле, төз буйлы, кап-кара чәчле егетләр солтаны иде әле. Һи, аңардагы егәр… Аюның үзен, тауга каратып, этеп менәрлеге бар иде. Сыек буынлы бетчәле яшьләргә төс түгел иде ул! Анысын гына Айгөл беренче күрүдә үк әллә кайсы төше белән чамалады.

Әхсән Ренатович авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли иде ул чакта. Анда эшләп кенә әллә кая ерак китеп булмый, әлбәттә; аның үз бизнесы –һәм бик керемле! –бар иде бугай. Дөресен әйткәндә, Айгөл болар белән кызыксынмады да… Сазаган кыз өчен мондый булдыклы, дәрәҗәле кавалер – хахаль дияр иде ахирәте Зуля – табылуы үзе үк мәртәбә. Һәрхәлдә ач-ялангач калдыра торганнардан түгел. Тик хатыны бар, ике баласы үсеп җиткән, кызы инде кияүдә, баласы йөгереп йөри, димәк, Әхсән Ренатович бабай була инде вата. Самый натуральный бабай! Тик нигә моңа исегез китә? Кырык тугыз яшьлек таза-сау ир-ат кеше буйдак булып йөрсә, исегезне китәрергә тиеш иде югыйсә. Хәзер андыйлар да күп. Айгөлнең аларга дәгъвасы юк-югын, төрле авырулар да күп безнең заманда… кайбер ир-атка гупчем хатын-кыз кирәкми… Кайсыларының гаилә тормышы белән интегәсе килми, үзе генә рәхәт яшәсен! Шулай да күңелне кырып тора: шулар аркасында күпме хатын-кыз интегеп ята, ялгызлык мендәрен яшькә чылатып… Юкса Рәсәйдә хатын-кыз болай да ирләрдән шактый күп, әллә унбер миллионга артык диме соң… Бу шактый гына түгел инде,бу инде би-ик күп. Шуңамы кая карама – уйнаштан бала табучы. Картлык көнемдә таянычым булмасмы дип, таба инде хатын-кыз, кияүгә чыгу өмете киселсә… Шәһәрдә бигрәк тә… Монда кемне кем белә? Белсәләр дә хәзер зина өчен гаепләү юк. Кемдә кемнең эше бар? Уйнаш иткән кызның капкасына дегет буяп йөргәннәр юкса элек. Булган бит кыргый заманалар!

Шулай да бит анысы… Тик аякланган баланың, теле ачылгач, әти диясе килә, Ходаның хикмәте. Инстинкт! Ни дисәң дә ирләр кирәк әлегә. Ата тәрбиясен дә берни алыштыра алмый. Җүнле ата булса инде… Күп хатынлыкны законлаштырганда, бу проблеманың беразын хәл итәргә мөмкиндер дә… Кайсыдыр ир-ат депутат –күрәсең бу мәсьәләдә дока – күп хатын алырга ярый торган закон чыгарырга омтылган иде күптән түгел, бик тиз урынына утырттылар. Бер хатын-кыз депутат – шыксыз! моны кем икенче хатынлыкка алсын? Гомумән ире юктыр әле… – чәчрәп каршы төште: янәсе, мондый безабрази урыс менталитетына туры килми. Ыһы, килмәс… Закон чыгарып кара әле, мач килеп торыр иде ничек кенә! Юк, чыгармадылар.

Әхсән Ренатовичның бөтен бизнесы хатыны исемендә иде. Чөнки аңа, намуслы чиновник буларак, андый бизнеска ия булырга яхшы түгел, ярамый да. Әйе, халыктан ояла иде Әхсән Ренатович. Әйтик, еллык керем декларациясен салым органнарына белдерергә кирәк, аннары аны әле интернетка чыгаралар, янәсе халык белсен үз хадимнәренең хәлен: Әхсән Ренатовичның кереме җиде йөз мең сум булган, ә хатынының егерме миллион! Ничек министрлыкта аның кәнәфиенә булдыклы хатынын утыртмаганнардыр… Кем утыртсын… Аларның барысының да хатыннары үзләренә караганда булдыклырак.

Ә сез илдә гелән кризис дип аптырыйсыз. Ул кризисны юкса бик ансат җиңеп була. Шылдымы? Менә-менә! Чиновникларны күп акча эшли торган булдыклы хатыннарына алыштырырга дигән закон чыкса, безнең ил әллә кайчан алга киткән булыр иде, хәтта без – аның халкы – аны, илне дип әйтүем, беркайчан куып җитә алмас идек. Олы максат кирәк инде анысы. Кайчан да булса куып җитәрсез дип өметләндерәләр хәзергә.

Хәер, без болай да кайда соң? Шунда, әлбәттә… Җил-яңгыр тими торган төшкә тыкты безне түрә-кара. Артка…

Әхсән Ренатович бөтен дөньясын онытып гашыйк булды Айгөлгә. Әйе. Гашыйк булмаслык та түгел иде. Чибәр иде Айгөл. Хәзер дә чибәр. Биш ел эчендә үз-үзен тәрбияли белгән хатын-кыз картаямы, йә? Утыз биш яшендә! Ә биш ел элек шул авыл хуҗалыгы министрлыгына секретарь-референт булып урнашкан иде ул. Әхсән Ренатович җитәкләгән бүлеккә. Бүлек җитәкчесенең аңа игътибар итми калу мөмкинлеге бик аз иде. Дөресрәге, бөтенләй юк иде. Һәм Әхсән Ренатович игътибар итте Беренче көнне үк… Соңрак үзе раслаганча, беренче минутта ук! Мәхәббәт, шайтан алгыры…

Айгөлнең авыл хуҗалыгына бернинди катнашы юк иде, әлбәттә. Аллам сакласын. Ул унбиш яшенә кадәр ипи булкилары агачта үсә дип чын күңелдән ышанып йөрде. Шундый “ипи агачлары” ясалган рәсемнәре әле дә саклана. Балачагында әбиләренә кунакка кайткач, сыерны күреп шаккатып кычкырган иде:

–Әнәй, кара бу сыерны, китаптагы рәсемгә охшаган!

Әнисе күрмәгәндә, чын сыермы икән дип, койрыгыннан да тартып карады. Шуның истәлеге булып бот төбендә әле дә эзе бар. Ышанды… Чын сыер икән!

Әхсән Ренатович сак кеше иде. Айгөл белән гыйшык-мыйшык уенын кешеләргә белдермәскә тырышты. Иң якын дусты бар иде – мәктәптә үк бергә укыганнар, рәссам; инде өлкән яшьтә булса да озын чәчле, чаларган сакал-мыеклы, арык гәүдәле, кыска буйлы… Малай килеш картайган! Ә менә күз карашы… Ул караш белән очрашкан саен Айгөлнең аркасына салкын йөгерә иде. Эчеңне актарып чыгара… Бер генә серне дә аңардан яшереп булмый сыман. Күзе дә кешенекенә охшамаган: карасы сары боҗра белән каймаланган! Күрешә дә карашын җаныңа батырып: “Исәнмессс…” ди һәм шунда ук ишектән чыгып югала. Остаханәдә Айгөл белән Ренат Әхсәнович кына кала.

Остаханә Лядской бакчасына каршы гына бер борынгы йортның иң аскы катына урнашкан. Ул җир астында диярлек – түшәмгә терәлеп торган тәрәзәләрдә тротуардан үткән кешеләрнең тубыктан аяклары гына күренә. Алай да монда коры, һава әйбәт… күнеккәч, ә болай, әлбәттә, буяу исе гел үзен сиздереп тора. Әле дә буяу исе борынына керсә күңеле кузгала Айгөлнең. Йөрәге ешрак тибә башлый. Рәссамның буявы да үзенчә – алма исе килә идеме соң җиңелчә?

Исеме Шәфигулла булса да, дустына Әхсән Ренатович “Нимес” дип эндәшә иде. Ул каядыр Себердә туган, әнисе немец әсирләре яшәгән лагерьда җыештыручы булып эшләгәнме соң… Сталин вакытсыз үлмәгән булса, – аны бит мәңгелек дип инандырдылар! – ул шунда бәлки гомерлек калган да булыр иде. Тик үлемсез Сталин үлә, алманнарны илләренә кайтарып җибәрәләр; сәяси вәгазьләр тыңлый-тыңлый теңкәсе корыгач, итәген җыештырып йөрмәгәнгә мең кат үкенеп,  җыештыручы хатын бер яшьлек Шәфигулласын күтәреп туган авылына юнәлә. Анда инде кабул итәрләр. Тавык кетәклеге кадәр генә йортта ялгыз әнисе яшәп ята. Икәүләп ничек тә “дошман калдыгын” аякка бастырырлар… Малайның әтисе, әлбәттә, самалют шартлап юкка чыккан, авылда аны кем тикшереп йөри? Һи, авылда сер сакланамы соң инде. Аяк атлап китүгә үк малайга Нимес дип кушамат тагалар.

Сугыш киноларында күрсәткән немецларга охшамаган иде ул үзе. Монголларгарак тартым идеме соң…

Нигә шул рәссам искә төште соң әле?

Аның картиналарыннан алма исе килә иде.

…Кыңгырау чәң-чәң килеп мигә бәреп тора.

Тәнәфес тәмам.

Айгөл ашыгып Әхсән Ренатовичның кабинетына килеп керде. Тәгәрмәчле креслосы өстәл аягына терәлеп калган, шуннан чыга алмый интегә икән. Каты сукты шул аңа инсульт. Исән калуына да ышаныч юк иде. Тернәкләнде, үрмәләп үлем базыннан өскә менде… Менеп җиткәндә кыяфәте дә, холкы да бик нык үзгәргән иде. Ә-әй, нәрсә сөйләп торырга… Хәзер бик популяр авыру бит ул – инсульт дигән нәстә. Алла сакласын! Дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен, әгәр дә артык явыз булмаса…

Айгөл тастымал белән Әхсән Ренатовичның авызын сөртте, үтә күренмәле озын бармаклары белән чәчен рәтләде. Ефәк күлмәгенең киң җиңе өскә кайтарылды, ап-ак итләч беләге иренең борын төбендә ялтырап алды. Әхсән Ренатович нидер бытылдады… Нидер әйтергә тели иде ул.

Остаханәгә керүгә сул якта диван бар иде. Каршыда озын өстәл, уң якта мольберт. Арттарак кысага тарттырган картиналар. Алар күрше бүлмәдә дә күп. Нимес сюрреалистмы, авангардистмы иде бугай. Безнең сәнгать белгечләре дә, – халыкны инде әйтеп тә тормыйм! – аның картиналарында ни ясалганын аңламый иде әлегә. Моңа Нимеснең исе дә китми, борчылмый иде дияргә дә була. Бөекләрне үз заманында кем аңлаган? Әнә Гоген… Ван Гог… Модильяни… Ләкин берничә кеше аның бөеклегенә чыннан да ышана иде, хәер. Берсе каратут чырайлы карсак кына сәнгать белгече әби – сөйли башласа, дөньясын онытып үзе генә кала; икенчесе, әлбәттә, Әхсән Ренатович; өченчесе үзе – Шәфигулла Кадим… Дүртенчесе – Айгөл, бәлки ул Нимескә бөтен күңеле белән ышанган, аның картиналарына сокланган, аны ниндидер аңлашылмас тойгы белән аңлаган бердәнбер кешедер. Әйе, теге сөйләмчәк әбидә сизелер-сизелмәс фальш бар иде, Әхсән Ренатович дустын бераз кызгана иде ахрысы. Шәфигулла Кадимнең дә үз-үзенә ышанычы бөтен түгел, кайчагында күзендә әллә нинди өметсез тынлык катып кала – малай килеш олыгайган бу аңлаешсыз рәссамның башыннан сыйпыйсы килә…

Нигә тынычсызлана бу Әхсән Ренатович? Бу вакытта ул черем итеп ала иде бит. Итәгенә куеп берәр китап караштыра иде дә… Рәсемле альбомнарны актара иде гадәттә…

Айгөл стенадагы картинага күзен төшереп алды. Ул андагы сәер сызыкларны төрле халәттә төрлечә күрә. Күзен төшерде һәм дертләп китте! Стенада бүген бөтенләй бүтән картина. Сузынкы юл ахырда өзелеп түгәрәкләнгән, сызыклар берсе өстенә берсе менеп, йөнтәс боҗра барлыкка килгән, ә аның аша яп-якты дөнья күренеп тора! Яп-якты! Иге-чиге юк!

Әхсән Ренатович тагын нидер бытылдады.

–Ни дисең?

–Б-б-ы… – Кулын күтәрмәкче була. Айгөл аңлады: ишегалдына чыгасы килә, ахрысы. Аларның ишегалдыннан ук алма бакчасы башлана.

Кеше күзеннән качып, Нимес остаханәсендә очрашып йөрү күңелен кайтарды Айгөлнең. Һәр очрашудан соң кимсенү тойгысы кала иде. Әхсән Ренатович зур урында утыручы олпат кеше, Айгөл дә инде утызга якынлаша, ә һаман качып-посып…  Түзмәде, әйтте бер көнне Айгөл:

–Ахсанчик! Я больше не могу так. Син бит минем белән кафеда утырырга да куркасың.

–Икегә ярыла алмыйм бит инде!

–Мин болай яшерен сөяркә булып йөри алмыйм бүтән. Это унизительно.

–Бәгырем! Мәхәббәткә аулак урын кирәк. Аны мир каршына чыгарып селекмиләр.

Айгөл чыраен сытты.

–Чыгарып селекмиләр! Тәрәт чүпрәге мәллә ул? Сез, ирләр, үз файдагызга дигәндә мәхәббәт турында сөйли башлыйсыз. Синең белән култыклашып театрга барасым килә… Мин дә бит җан иясе. Хатын-кыз. Мин бит сиңа нәпсе савыты гына…

–Нигә алай дисең? Икәү генә безгә начармыни?

–Син бик яхшы аңладың мине.

Әхсән Ренатович бик озак эндәшми утырды. Айгөл белә иде: ирләр картлык чүленә күчәр алдыннан киртә сикереп ала… Дулап киткән алаша кебек. Тик бераздан алар басыла, тәртәгә керә, язмыш белән килешеп, ашаган җирләренә әйләнеп кайта. Хәләл җефете акыллы булса, аның бу мәхәббәтләнеп йөрүен сизмәмешкә салыша, тавыш чыгармый, көлемсерәп мәхлугенең күндәм генә үз тагарагына борын төртүен көтә. Тик Луиза Бариевна андый түгел иде. Акыллы иде ул, анысына сүз тидереп булмый. Тик артык сабырсыз иде. Үлеп көнләшә иде иреннән. Көнләшү бит ул эгоизмның бер чагылышы гына. Луиза Бариевна иреннән берничә яшькә өлкәнрәк, ә хатын-кызга картлык тоҗымы иртәрәк сарылучан… Заманында Луиза Бариевна Әхсән Ренатовичны бөтереп кенә тота иде. Әтисе Саргылт йортның үзендә эшли, обкомда! Авылдан килеп яңа гына университет тәмамлаган Әхсәнне бер күрүдә ошатты ул. Һәм өйләнде! Өйләнде, чөнки өй, ягъни фатир, аныкы иде, әтисе алып биргән. Чырыш кеше, кушканны тыңлый, өстәвенә күзнең яуын алырлык чибәр, Һолливуд артистларына торырлык. Чыннан да Роберт Де Нирога охшаган иде Әхсән Ренатович. Хәтта уң яңагында шундый ук миң дә бар. Андыйны кем кулдан ычкындыра инде?! Дөрес, ышкыланмаган әле, нәкышлар юк, авыл мокытлыгы үзен сиздерә, аның каруы натуральный!

–Мин сине кеше иттем! – дип кычкыра иде Луиза Бариевна ачуы килгәндә. Олыгайган саен ачуы ешрак килде. Әлбәттә, шәхесенә тукынганны беркем дә яратмый. Хәзер инде Әхсән Ренатович та юк кеше түгел, урыны өстә – түрдәгеләр тирәсенә кысылган, хатынының искене искә төшерүе бер дә рәхәт түгел. Бабасы – Әхсән аңа “әти” дип эндәшә иде, нәселдә булмаганны… – инде картлыкның чигенә чыккан, маразм, кыскасы… Аның арттан төртүе инде күптән онытылган. Булдыксызны төртеп тә ерак җибәрә алмыйсың. Әхсән Ренатович та үз тырышлыгы, үз үҗәтлеге белән ирешмәдемени шундый дәрәҗәле урынга? Хатыны әтисен яклап чәчрәсә дә, аның этәргеч ярдәме бик бәләкәй булып тоела иде Әхсән Ренатовичка хәзер.

Әйе, сабырсызрак иде шул Луиза Бариевна. Иренең уҗымдагы маҗарасын ишетсә, ул бу хәлне… хыянәт буларак кына түгел… үзен мыскыл итү дип кабул итәчәк иде.

Беркөнне Айгөл кабинетына – ул инде шәхси кабинетта утыра, һи-и – тулы гәүдәле, йомры чырайлы хатын килеп керде. Чем кара күзе, тәнеңне тишеп, тамырыңа дегет агыза торган… Бөтен кыяфәтеннән тәкәбберлек аңкый.

–Синме ул сөйрәлчек? – диде тигез тавыш белән һәм кулындагы фотога күз төшереп алды. “Яхшылык теләүче” аңа Айгөлнең сурәтен дә җибәргән, күрәсең.

Мондый сорауга әйе дип тә, юк дип тә җавап биреп булмый. Хәер, Луиза Бариевнага җавап кирәк тә түгел иде. Ул мәче адымнары белән якын килде дә Айгөлнең беләген борып чеметте. Бармаклары келәшчә! Тимер бармак. Айгөл аның күгелҗем тут төшкән симез кул битен генә күреп калды, бәгыренә бәрелгән авыртудан а-аһ дип кычкырып куйды, күзеннән тыелгысыз яшь ага башлады. Инде каршында ап-ак уч төбе уйнап алды – Луиза Бариевна кизәнми генә көндәшенең яңак төбенә кундырды.

Аннары бүтән бер сүз дә әйтмичә ишекне сак кына ябып чыгып китте.

Әхсән Ренатович белән ничек аңлашканнардыр тагын… Шуннан соң атна-ун көн эшкә килмәде Әхсән Ренатович. Суык тиеп больничный алган, диделәр. Шулайдыр… Эшкә чыкканда күз төпләре саргаеп тора иде әле.

Айгөл исә эштән китте. Үзе теләп китте. Яз кайный иде җиһанда. Яшел әләмнәр күктә чайкалып әллә кая, әллә кая чакыра, алгысындыра. Айгөл бөтен күзәнәге белән сизде: яңа тормыш башлана! Искесе белән тыныч кына, гасабиланмыйча гына хушлашырга кирәк. Елмаеп…

Ул җиңелде. Җиңелгәндә дә елмая белергә кирәк. Күз яшьләре аша елмайганда тирә-яктагы һәр нәрсә, кискенлеген җуеп, җәенке күренә.

Яңа эш эзләргә җыенмый иде әле ул. Стресс. Бер кая да чыкмыйча үз бүлмәсендә аңга килергә иде исәбе. Яраларны ямаштырып… Тик алай озак ятарга язмаган икән. Ә бит ахирәте Зуля бик өметләнгән иде! Үзе янына базарда чүпрәк-чапрак сатарга да кыстап карады. Һы-ы… Министрлыкта җылы урында утырган кеше алай тиз генә базар юлына басмый ул! Әнисе бик борчылды борчылуын… Айгөл аңарга да сер капчыгын селкергә ашыкмады. Көтте. Бер көн үтте шулай, икенче көн дә узды. Һәр иртәдә Айгөл, эшкә барырга җыенгандай киенеп-ясанып, тәрәзә янындагы кәнәфиендә китап укып утыра торган булды. Әдәби китаплар укырга кече яшьтән үк өйрәнгән иде ул. Ун көн дигәндә, ниһаять, Әхсән Ренатович сак кына ишек шакыды. Ул! Марат Кәбирнең кеше ашаучылар турындагы романын атып бәрде дә ишеккә йөгерде Айгөл. Ахсанчигын сагынган иде чөнки. Тик ишекне ялкау гына ачканда йөзенә битарафлык пәрдәсен бөркәнеп өлгерде үзе. Гамьсез булырга тырышып, әле кичә генә аерылышкандай, түргә ишарәләгән иде дә… Әхсән Ренатович аны кочаклап алды. Исәнләшеп тә тормастан колагына пышылдадады: “Әйдә, киен тизрәк!” Айгөл кискен генә аның кочагыннан суырылып чыкты. Корсак турысында инде бу арада онытыла башлаган татлы авыртынуны сизеп үз-үзенә ачуы килде. Алма исе борынына килеп бәрелгәндәй булды.

-Юк! Без аңлаштык бит инде.

Әхсән Ренатовичның йөзе кара коелды. Ияге алга чыкты, ирене ефәк җеп кебек нечкәреп калды.

-Киттек! Минем сиңа бер сюрпризым бар.

Айгөл үз Ахсанчигын яхшы белә – иң мөһиме чама белә иде! – плащын элгечтән алды. Каршылык уенын артыграк башкарудан Ходай сакласын. Нечкә җирен кигәвен тешләгән ат кебек чыгымчылап, китеп баруы да бар Әхсән Ренатовичның. Бөтенләйгә… Бер киресе килсә, аны берничек тә үзең теләгән туры юлга чыгара алмыйсың.

Үз ихтыярындагы биләмәдә Әхсән Ренатович хокугы чикләнмәгән диктатор итеп тоя үзен. Дөресрәге, үзенә бәйле яраннарының шулай тоюын тели иде. Биләмә кечкенә, ул аның хәтта үз өенә кадәр дә җәелми, нишлисең, һәркемнең өлешенә тигән көмеше… Шул көмешне кулда тотар өчен өстәгеләрнең күзенә генә карап торырга, кирәксә чәчең белән җир себерергә тиешсең.

Берничә ай элек, күпме колак итен ашаганнан соң, Әхсән Ренатович аны Казан елгасына карап торган бер кафега алып керде. Шоферына ике сәгатьтән соң килергә кушты. Кафе хуҗабикәсе – бер юантык хатын, танышы икән, аларны эчке бүлмәгә әйдәде. Каратут түгәрәк йөзенә елмаю ябыштырып, сыгылып торган табынга ике кулын җәйде:

-Рәхәтләнеп утырыгыз!

-Рәхмәт, Гөлсинә Зинатовна, табын бик мул, – дип, Әхсән Ренатович аның иңенә кагылып алды. Сизелеп тора, алар бик яхшы танышлар, ахрысы. Әле туган-тумача да түгел микән…

-Сезнекеләр Сингапурга баргаллар икән, юллары унганмы, жай гына йөргәлләрме? – дип сорады хуҗабикә Дөбъяз шивәсендә.

-Кайттылар… – дип коры гына җавап бирде Әхсән Ренатович. – Үзенең бу сәфәргә бармый калуына бик кимсенгән иде ул, сорау бөтенләй кәефен кырды. – Чөгендер үстерергә өйрәнеп, бик канәгать булып кайттылар…

Аның боз сөңгеседәй карашыннан аерылырга теләп, хуҗабикә чыгарга ашыкты.

-Кирәк булсам, чакырырсыз, – дип, артын артык уйнатмаска тырышып ишеккә атлады.

-Һе… – дип Әхсән Ренатович бокалына мул гына Һенесси коньягы коеп, тиз генә авызына каплады. Тик кәефе күтәрелмәде. Сүз сүзгә ябышмады. Әллә ят урын булгангамы, белмәссең… Монда алма исе юк иде шул. Табын уртасында вазада кып-кызыл алмалар күз кыздырып утырса да, иссез иделәр. Иренеп кенә сөйләшеп, иренеп кенә ашап бер сәгатьне уздырып җибәрделәр. Берничә тапкыр Гөлсинә Зинатовна кереп чыкты, әмма бүтән сүз катмады. Ул да Әхсән Ренатовичны яхшы белә иде булса кирәк.

-Сиңа ошамады ахрысы бу кафе?

-Әйбәт, – дип йөзенә елмаю тартты Айгөл. – Тыныч, беркем борчымый.

-Канәгать алайса… – Әхсән Ренатович телефонына баскалады. – Айгөл аңлады инде, шоферына чылтырата. Тик телефоннан марҗаның тантаналы тавышы гына җавап бирә: на данный момент… не доступен… Аннары шуны ук инглизчә аңлата башлый.

-Черт-те что…

-Соң син үзең бит ике сәгатьтән килергә куштың.

-Ул һәрвакыт севәздә булырга тиеш!

Айгөл ачуын басарга тырышып минераль су эчеп куйды. Күр инде син бу ирләрне! Бала-чагадан ни аермалары бар? Менә Әхсән Ренатовичка гүя уенчык бирми калдырганнар, бәлки онытканнардыр, бәлки бүтәннәрнең чираты булгандыр, ә ул авыз турсайта, елап җибәрергә әзер… нәни йодрыкларын йомарлап кемгәдер – тик һич тә уенчык өләшүчеләргә түгел! – ташланырга да күп сорамас. Айгөл тынычланды, йөзе кыегайган Әхсән Ренатовичка карап көлемсерәде:

-Борчылма. Нервыңны сакла. Әйдә, чыгабыз. Фукс бакчасында йөреп торырбыз. Шундый матур төн…

Аллея буйлап акрын гына Казан елгасына таба киттеләр. Тик Әхсән Ренатович тынычлана алмады. Әледән-әле телефонын алып төймәләренә баскалады. Тик аннан һәмишә марҗа тавышы гына килә иде.

Төп-төгәл ике сәгатьтән соң машина кафе ишек төбенә килеп туктады. Шофер – Талгат Ахметович – алтмышка җитеп килә торган озын буйлы, киң җилкәле олпат ир, һәрвакыт энә-җептән төшкән кәчтүмнән, ак күлмәк, кара галстуктан – вәкарь белән генә машинадан төшеп арткы ишекне ачты. Ул эшенең җаен белә иде. Заманында Табеевның үзен йөрткән, имеш. Булса да булыр. Үзе озын буйлы, киң күкрәкле – шуңа андыйлардан көнләшмичә, тирә-ягына да буйдашларын туплаган диләр бит Табеевны. Шоферлар арасында тере легенда иде Талгат Ахметович. Үзе югында “Татарстанның халык шоферы” дип тә атыйлар иде телгә беткән кайберәүләр.

Менә шул легенданың якасыннан эләктереп алды Әхсән Ренатович.

-Нигә синең телефоның не доступен? – дип акырды ул аның йөзенә селәгәен чәчеп. – Син, мудак, иртәгә үк урыныңнан очасың бит, аңлыйсыңмы шуны?

Мондый көтелмәгән һөҗүмнән Талгат Ахметович каушап калды.

-Зәрәдкәсе беткән микәнни… – дип авыз эчендә ботка пешерде ул. – Кичерегез, Әхсән Ренатович…

Яңа гына кикриген киереп торган әтәчнең суга төшкән тавык хәлендә калуы шулкадәр кызганыч иде, Айгөлнең күзенә яшь килде. Тик ул монда бернишли дә алмый. Батып барган кешегә кул бирсәң, гадәттә ул сине дә үзе белән су төбенә өстери. Дөнья куласа… Менә Талгат Ахметович та ике сәгатькә азат булуына куанып, министрлар кабинетының гаражына киткән иде, анда диванга кырын ятып, затлы каһвә капкалап, эштән соң домино уйнарга, өч борынга бераз төшерергә калган яшь шоферларга киңәшләр биреп кинәнгән иде. Менә бит нинди хәлгә калды! Кем уйлап тапкан бу кесә телефонын, авызын корт чаккыры…

-Кичерегез?! Җиңел генә, ә? – Айгөлнең Әхсән Ренатовичны мондый кабәхәт халәттә күргәне юк иде әле, урыныннан да кузгала алмыйча телсез калды. – Тезлән! Кулымны үп! Шунда карармын – кичерергәме, юкмы?

Айгөл өшегән акылы белән һаман өметләнде: киртә сикергән түрәне бер якка этәрер дә Талгат Ахметович, горур башын югары тотып китеп барыр сыман иде… Юк, ул китмәде.

Китмәде… Олпат гәүдәсен чайкалдырып каралган карга тезләнде, бозлы иренен хуҗасының җылы кул аркасына төртте.

-Киттек! – дип Әхсән Ренатович кулын тартып алды да машинага таба атлады. Кичерелүен аңлаган Талгат Ахметович торып кыйммәтле чалбарының тез урынын какты, аннары, берни булмагандай, һаман аңына килмәгән Айгөлне арткы урындыкка утыртты.

Бу юлы Әхсән Ренатович үз машинасы белән килгән иде.

-Луиза Бариевна белән аерылыштык, – диде ул бераз баргач.

Айгөл эндәшмәде.

-Эштән киттем, – диде ул шәһәрне чыкканда.

Айгөл авызын ачмады.

Тагын шактый сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, Айгөл телгә килде:

-Без кая барабыз?

Әхсән Ренатович рәхәтләнеп көлде, уң кулын сузып Айгөлне үзенә тартты.

-Иңемнән тау төшкәндәй булды, – диде ул… тавышы киселде. – Мин бәхетле бүген, аңлыйсыңмы шуны, Айгөлем!

Самара чигенә җитәрәк, ул, олы юлдан борылып, машинасын уйсулыкта яткан бер кечкенә авылга таба юнәлтте. Авыл читендә тау итәгенә җәелгән алма бакчасына килеп керделәр. Өстә сары кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт йорт калкып тора иде. Коттеҗ диләр моны хәзер!

-Менә бу йорт безнеке, – диде Әхсән Ренатович. – Алма бакчасы да безнеке. Монда син хуҗабикә!

Айгөл тигез рәтләр булып тезелгән алмагачларга карады. Ак читек кигән яшел яулыклы кызлар гүя түбәндә аккан инеш үзәненә төшәргә җыенып торалар сыман. Чәчәкләре инде бөреләнгән, берничә көннән алар ак күбеккә күмелер, аннары, ике-өч айдан, яңа өйнең тәрәзәләренә кагылып алма исе күңелне кытыклар. Йарабби, бәхетле хәят шулай кул сузымы гына булды микәнни?!

Ишектән ак яулыгын кыеклап бәйләгән өлкән яшьләрдәге бер апа йөгереп чыкты.

-Исән-саумысыз гынамысыз! – дип ике кулын сузып күреште ул. – Күптән көтәбез.

-Бу Марфа түтәй! – Әхсән Ренатович яратып аның иңеннән какты. – Сиңа булышыр. Бик чистоплотный мукшы апабыз. Мондый йортта тавык чүпләп бетермәстәй эш. Аның улы да безгә ярдәмче булыр. Сергей мондамы, Марфа түтәй?

-Монда… – Апа бакчага таба кулын селтәде. – Алмагачлар белән мәш килә. Яңадан тугандай булды, бахыр.

-Телсез ул, – дип Айгөлгә аңлатты Әхсән Ренатович. – Колхоз таралгач, бөтенләй эшсез калып депрессиядә иде. Ә болай бик эшчән егет. Кулыннан килмәгәне юк. Бакчаның теге очында җәйге йорт бар, шундадыр.

-Рәхмәт инде сиңа, Әхсән улым, – диде Марфа түтәй.

-Яшибез әле бергәләп, дөньяның артына тибеп.

-Әйдәгез, чәем әзер, ашым пешкән, – дип Марфа түтәй аларны өйгә әйдәде.

Айгөл ике кулын җәеп, алмагачларны суырып алырдай булып, тирән сулыш алды.

-Син! – диде ул, – син! Астыртын икәнсең бит, әй. Шундый олы эш куптаргансың, сиздермичә дә.

Әхсән Ренатович кинәнеп, горурланып көлеп җибәрде.

-Вакытыннан элек нигә кычкырырга? Былтыр командировкага килгән идем, күрәм – шундый алма бакчасы. Колхоз таралгач, бөтенләй ташландык калган. Урынын кара син аның! Оҗмах җире бит! Мәшәкате күп булды инде. Мондый урынга һәркемнең күзе кыза. Район үзәге ерак түгел. Бизнесны анда күчердем.

…Колясканы ишеккә таба тәгәрәтә башлагач, Әхсән Ренатович, гасабиланып, быт-быт килеп, авызыннан селәгәй чәчеп, кулы белән өстәл астына ымлады. Иелеп караса Айгөл… аның кыз чагындагы фотолар альбомы чәчелеп ята. Ул, тезләнеп, фотоларны җыя башлады. Кулы пешкәндәй, кинәт артка тартылды. Иң өстә – чәчен туздырып, серле елмаеп, ялангач иңбашын алга чыгарып төшкән сурәте икегә ертылган килеш… Бу теге – аны яңаклаган чакта Луиза Бариевна күтәреп килгән фото иде. Йөзе кара-кучкылланып киткән Әхсән Ренатович шуңа бармагын төртеп нидер кычкырырга маташа, тик тавышы чыкмый. Айгөл фото ертыкларын халат кесәсенә тыкты да тураеп басты.

-Нигә шаккаттың? – диде ул салкын гына. – Луиза Бариевнага “яхшылык теләүче”дән килгән фотоның сыңары дипме? Ә мин яхшылык теләүче түгелмени? Үземә, сиңа… Син бит хатыныңа шушы фото белән анонимка килмәгән булса, аерылырга уйламый да идең! Скандал гына сине мәрттән чыгарды. Миңа рәхмәт укырга тиеш син!

Сабый бала төсле йөзен учлап, Әхсән Ренатович елый иде.

-Маңкаңны агызып торма инде. – Айгөл, колясканы кисәк борып, ишеккә тәгәрәтте. Әхсән Ренатович, тигезлеген югалтып, идәнгә егылды.

-И, җәфа булдың бит тәмам! – Айгөл аны күтәреп яңадан утыртты. Җиңеләйгән иде хәзер Әхсән Ренатович.

Алма бакчасына чыктылар. Ишелеп уңган иде быел алма. Һәм алма исе гүя дөньяга сыя алмыйча, куе дулкын булып, офыкка агыла, офыкка бәрелеп кире кайта – үзенә урын таба алмый бәргәләнә иде.

Алмагачлар арасыннан алма тулы әрҗәле арбасын этеп Сергей килеп чыкты, хуҗаларны күргәч, елмаеп башын иде. Җәйге йортка таба киткән егетне күз карашы белән озатып калды Айгөл. Ул биленә кадәр ялангач, атлаганда кояшта янган аркасында мускуллар биегәне ерактан күренә… Былтыр Марфа түтәй гүр иясе булды, ятим калган егет бик бәхетсез сыман тоелды Айгөлгә. Бер ялгызың калу бик авыр бит ул дөнья йөзләрендә! Юатасы килде үзен…

Төштән соң, Әхсән Ренатовичны йокларга салгач, алма исенә исереп, Айгөл алмагачлар арасында озак кына йөрде. Йөзенә көзге салкын сукса да, кояш эссе иде әле. Кыздыра иде. Шуңамы Айгөл дә күңелендә ниндидер аңлатып булмастай күтәренкелек сизеп каядыр алгысына, кемгәдер ниндидер бер яхшылык эшлисе килә иде. Үзе дә сизмәстән җәйге йорт каршына килеп чыкты. Бераз икеләнеп торгач, эчкә үтте. Йортта әрҗә-әрҗә алма, район үзәгенә, Айгөлнең сок ясый торган цехына алып китәргә өлгермәгәннәр, күрәсең. Сергейның җыештырылмаган ятагы әрҗәләр арасында калган. Бичара! Ятактагы япмасы да керләнеп беткән. Үзе кайда йөридер…

Кире чыкканда Айгөл ишек төбендәге әрҗәдән үтәли күренмәле булып өлгергән, тулып пешкән алманы кулына алды. Күзен кысып кояшка карады. Эссе иде кояш, эссе. Кыздыра иде әле. Күңеле ташып, ул алманы кояшка таба сузды. Чү, алманың нәкъ үзәгендә нәни генә корт кыймылдый түгелме соң? Кыймылдый, җаныкаем. Алманың үзәгенә үткән дә һаман үзенә җайлы урын эзли. Кортлы алманы әллә кая ыргытырга дип селтәнгән дә иде Айгөл, туктап калды. Әйе шул… Ние бар аның алма кортының? Чын, натуральный алмада корт булырга тиеш тә әле. Йоп-йомшак, ап-ак, зыянсыз бер җан иясе бит ул…

Айгөл тигез ак тешләрен алмага батырды.