«Артист» (Р.Зәйдулла) спектакле, 30 сентябрь 18:30

30 сентябрьдә Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамачашы театры «Артист»(Р.Зәйдулла) спектакле белән 30нчы театраль сезонын ача.

Жанр: моңсу комедия

Башлана: 18.30 сәг.

Билет бәясе: 200сум

Перевод: Спектакль обеспечен синхронным переводом на русский язык.

Адрес: Казан, Петербург ур., 57 йорт. «ӘКИЯТ» балалар үзәге

Телефон.: 8(965) 582-04-36, 8 (843) 237-53-96.

2 Ркаил Зәйдулла пьесаны, актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә нигезләп язган. Спектакльнең режиссеры − Россиянең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы − РФның һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы − Алмаз Әсхәдуллин, балетмейстеры − Флера Янышева…

Борынгы рухтагы сәхнә, Иске Казанны хәтерләткән декорацияләр, әлеге заман музыкасы тамашачыны спектакльнең башында ук Габдулла Кариев чорына алып кереп китә. Спектакльдә кеше мөнәсәбәтләре, коллективтагы мөнәсәбәт, акчаның тәэсире, хыянәт һәм, әлбәттә, ярату, хөрмәт, кешенең максатка ирешү сәләте, тормыш сынауларына бирешмәү, ә иң мөһиме, бар кешене дә үзенеке итә алган мәхәббәт хисе чагылыш тапкан…

Спектакль артист хакында яки татар театрының башлангыч чоры хакында гына түгел, ул — кеше язмышы, тормыштагы җиңелүләр һәм җиңүләр хакында да… 
1
Моннан: http://tatar-inform.tatar/news/2016/05/27/121414/