Шигырь бәйрәменә өч караш

«Быелгы бәйрәм миңа үземә дә ошамады»

Татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Шигырь бәйрәменә бернинди үзгәреш кертергә кирәкми. Аны әйбәтләп, яхшылап әзерләргә генә кирәк. Андый бәйрәмнәрне бернинди дә әзерлексез генә, начар итеп үткәрергә ярамый.

Ә быелгы бәйрәм минем үземә дә ошамады. Халыкны җыю ягыннан бернинди әзерлек булмаган, язучылар үзләре дә бик аз иде. Минем үземдә шундый тойгы калды.

Премиягә мин тәкъдим ителгән идем бит инде. Миңа шалтыратып әйттеләр: «Сиңа бирелмәгәч, килмәдек», – диделәр. Шундый сүзләр дә булды. Мин аларга ышандым. Быелгы премия дөрес бирелмәде ул. Аның өстәмә рәвештә Вайнерга бирелүе дә дөрес түгел.

Шигырь бәйрәме Тукай премиясе бирелгән кешеләрне халыкка күрсәтү максатыннан оештырыла. Быелгы бәйрәмдә лауреатлар, шагыйрьләр күренмәделәр. Бәйрәмнең форматын, минемчә, үзгәртергә кирәкми. Чарада бернинди кунаклар юк иде. Аннары соң мәктәпләр белән эшләү булмады. Мәктәпләрдән балаларны китерү булмады. Институтлар белән эшләү юк, студентлар чакырылмаган. Алар үз казаннарында кайныйлар. Татарча сөйләшәбез дип кенә балаларны, яшьләрне анда тарту дөрес түгел. Балалар бу бәйрәмгә дә чакырылырга тиеш.

Аларны кызыксындырырга була инде, юлларын эзләргә кирәк. Яшьләр үзләре, язучылар берлегеннән аерым эшлиләр. Язучылар берлеге яшьләр белән бөтенләй эшләми. Картлар белән дә эшләми, өлкәннәр дә юк иде бу бәйрәмдә. Шуңа күрә мин оештыру ягыннан канәгать түгел. Бу – минем фикерем. Традициягә генә әйләндереп, аннан-моннан гына түгел, уйлап эшләргә кирәк. Оештыру ягы бик йомшак булган. Моны Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы кайгыртырга тиеш. Һәр бәйрәмгә ниндидер бер яңалык кертергә кирәк.

Мин союзда эшләгәндә, чит регионнардан кунаклар чакыра идек. Шушы арада Язучылар союзы юбилеена кунаклар килә башлый. Ә нигә Язучылар союзы юбилеен Тукай бәйрәме белән берләштермәскә. Мин андый фестивальләрне, бәйрәмнәрне Тукай бәйрәме белән туры китерә идем. Шулай эшләргә кирәк. Мин эшләгәндә, салкын булса да, халык килә иде. Ә быел шундый матур көн булды, халык юк, – диде ул.

«Куертырга теләп, журналистларга пиар өчен материал җыйган кешеләр шулай сөйли»

Шагыйрь Рәдиф Гаташ:

Фото: © Солтан Исхаков

Акыллы кеше, миңа картлар, теге кеше ошамый, дип язып чыкмый бит. Ул – шизофрениклар сүзе генә булырга мөмкин.

Һич кенә дә искермәде. 1958 елда беренче тапкыр Тукай премиясе чыкты. 1961 елга кадәр Тукай мәйданындагы шагыйрь һәйкәле янында дәвам итте, аннан соң бераз үткәрелми торды. Аннары 1970 елларда Опера һәм балет театры янындагы һәйкәл тирәсенә күчте. Тукай һәйкәлен сырып, обком кешеләреме, җаваплы кешеләр, өлкәннәр, Хәсән Туфан, Нури Арсланнар, Нәби Дәүлиләр – бөтенесе дә шунда була иде. Рус, яһүдләрдән, башка халыклардан – бөтенесе дә шунда булып, шигырен дә укыйлар, бәйрәм булган хөрмәттән басып торалар иде. Лауреатларны да шунда тәбриклиләр иде. Мондый әйбер беркайчан да искерми.

Кеше әзәя, чөнки аларга әйтелмәгән, җыймаганга гына. Мәктәпләрдән, башка җирләрдән укытучыларны, укучыларны китереп булмый идеме? Моңа кадәр мин үзем дә берничә тапкыр алып бардым. Мәктәпләрдән малайлар, кызлар үзләре Тукай шигырьләрен укыйлар иде. Һәр елны киләселәре килә иде. Башта, чәчәкләр салганда, коеп, берничә сәгать яңгыр яуды, аннары ничек суык булды. Килгәннәре дә бик әйбәт. Яңгыр, салкын булуы аркасында килмәгәннәрдер.

Нигә яшьләрне җәлеп итәргә? Алар үзләренең көчсезлекләрен таныйлар! Традицияләрне белмәгән кеше шагыйрь була алмый беркайчан да. Соңгы елларда русча укуның, рус мәктәпләреннән килүнең, татар теленең 1 сәгатькә генә калуының нәтиҗәсе. Көчләреннән килми икән – килмәсеннәр. Килгән яшьләре шигырьләрен бик әйбәт сөйләп киттеләр. Быел яшьләр матур алып барды, бер сүзем дә юк. Бик җаваплы эш.

Мин 66 ел дәвамында даими рәвештә катнашып киләм. Беркайчан да ниндидер төшенкелек, күңелсезлек белән таралган юк иде әле. Илдәге үзгәрешләр, телгә мөнәсәбәт шагыйрьләрнең шигырьләрендә чагылып килде.

Кемнедер мин яратмыйм дип, аны үз эчеңдәгесен белгертмиләр. Бу – хөрмәтсезлек. Йөгәнсезлекнең соңгы бер чиге бу. Куертырга теләп, журналистларга пиар өчен материал җыйган кешеләр шулай сөйли.

Тантанада премияләрне тапшыру Җәлил театрында барды. Халык шунда булып, арыган булырга, кайтып китәргә мөмкин. (Рәдиф Гаташ башка елларны истә тотып әйтте күрәсең, быел премияләрне тапшыру Кремльдә булды. – «Интертат»).

Көннәрдән бер көнне Шигырь бәйрәменә, гомумән, килүчеләр калмас, дип курыкмыйсызмы соң?

Бер генә дә курыкмыйм. 20-30 яшьтән башлап 90 яшькә кадәр татарча белә торган, әдәбиятны, сәнгатьне аңлый, милләтне хөрмәт итә торган башка кешеләр дә әле җитә. Журналистларның буталуы, фикер тудырырга тырышуы махсус эшләнгән дә булырга мөмкин. Артык куертырга тырышулардан «бу әйберләр бетсен, кирәге юк» дигән шикелле фикер кала.

Формат та, шигырь дә беркайчан да искерә алмый. Татар әдәбиятына, мирасына тартылган кеше, нәрсәләр, кемнәр яздылар икән, дип кызыксына. Татар шигърияте бик зур. Аның белән уйнарга да, шаярырга да ярамый. Халык килде. Кимчелек күргәндә ниндидер әрнү булырга мөмкин. Үзең шундый югарыга җитмәгән башың белән «мин боларны китермәс идем, Тукай премиясе бирмәс идем» дип утыру килешми.

«Аны үзгәртсәң, шигырь бәйрәме түгел, белмим, нәрсә калыр»

Шагыйрь, язучы, Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла:

Фото: © «Татар-информ» архивы

 – Бу сорауны ел саен бирәләр инде, шаблонга әйләнгән сорау… Яшьләрне генә кызыксындырабыз дип, без бит форматны үзгәртә алмыйбыз. Ул – традицион бәйрәм. Шигырь урынына цирк куеп булмый. Яшьләрне дә чыгарабыз. Быел 20 яшьлек ике яшь шагыйрь чыкты, 30-40 яшьлекләр күпләп чыкты, шулар ук алып та барды. Аларның яшьтәшләре килгән очракта та яшьләр күпмедер җыела ала иде.

Без студент чагыннан ук анда йөри идек. Хәзер бит студентлар килми.

 – Студентлар да килсен өчен нәрсә эшләргә соң?

 – Ул вакытта безне дәрестән азат итәләр иде. Укытучылары да әдәбиятка гашыйк, энтузиаст кешеләр булган, күрәсең. Бу бит бөтен өлкәдә шулай – эшнең уңышы фанатлардан, энтузиастлардан тора. Яшьләр хәзер, шушы капиталистик мөнәсәбәтләр килгәч, бик меркантиль булып чыкты. Алар нәрсә матди яктан файдалы һәм кайда акча эшләп булганны гына карап йөри. Бу – табигыйдыр инде, күрәсең.

Поэзия шундый нәрсә – кайчак халык арасында бик нык популярлашып та китә. Мәсәлән, ул 60нчы елларда булды: шагыйрьләр стадионнарда шигырь сөйләде. Татарда Равил Фәйзуллин буыны популяр иде. Аны аңлап та була, ул чакта башка мәгълүмат юк, интернет та юк, телевидение – 2 канал. Шагыйрьләр, киная белән, үзләренең протестларын да җиткерәләр иде:

«Бездә шигырь – аңлаганга –

башың Себер китәрлек!» (Равил Фәйзуллин)

Хәзер заманалар бүтән. Шигырь укучылар беркайчан да күп булмаган. Социаль челтәрләрдә шигырьләр күп чыга, укучылардан язучылар күбрәк тә бугай. Әлбәттә, укучылар да байтак.  Шигырь куйсалар, берничә мең кеше укый. Шулхәтле кеше җыелып килсә, бәйрәм бөтенләй бүтәнчә булыр иде. Күпме бар – шулай инде, нишлисең.

Аннары татар мәгариф системасының җимерелүе дә шулай йогынты ясады. Мәктәпләрдә җентекләп татар әдәбияты, татар теле укытылмый икән, бала аны инде чит тел буларак кабул итә башлый икән, шигырь митингларына да халык та җыелмаячак. Бу нәрсәләр турыдан-туры бәйләнгән.

Форматны үзгәртергәкирәк, фәлән дә төгән диләр, Тукай һәйкәле кырында шигырь сөйләү урынына мәтәлчек атып булмый бит инде. Аның үзенең дистә еллардан бирле килгән формасы бар. Аны үзгәртсәң, Шигырь бәйрәме түгел, белмим, нәрсә калыр.
Балаган булса, әлбәттә, халык өерелеп килер иде.

 – Берзаман Шигырь бәйрәменә килүчеләр бөтенләй калмас, дип курыкмыйсызмы соң?

 – Мәктәпләрдә татар теле укытылмый икән, халык урыслашып бетә икән, әлбәттә, Шигырь бәйрәме дә бетәчәк. Шигырь бит ул шагыйрьләрнең көчле булуыннан гына тормый, шигырь укый белүчеләр дә кирәк. Болай барса, аның шагыйрьләре дә булмаячак, укучысы да калмаячак. Татар халкы үзе дә җан тәслим кылачак.

Ләкин миңа глобаль үзгәрешләр булыр сыман тоела, Аллаһ бар бит ул! Ул чагында безнең халыкның да язмышы башкача булачак. Ә безнең вәзгыятьтә  нәрсә үзгәртеп була?.. Максатчан рәвештә урыслаштыру барганда, әлбәттә, мин алда бернинди дә яктылык күрмим. Төп хикмәт шунда.

 – Булган татар яшьләрен югалтмыйча, ничек җәлеп итәргә мөмкин?

 – Була инде. Театрга Пушкин картасы керттеләр бит. Балаларны җыеп киләләр. Сәхнәдә – трагедия, ә болар телефонга кадалып утыра. Без дә җыеп килә алабыз.  Миңа мәгариф министры да әйтте: «Әгәр безгә мөрәҗәгать итсәгез, мәктәпләрдән җыеп киләбез», – ди. Яшьләр, балалар күбрәк килде, дип мактанып булыр иде ул чакта, ләкин бу – мәҗбүри итеп алып килү бит. Хәер… Бәлки, сынап караргадыр… Шул 100-200 баланың бер-икесенә генә булса да тәэсир итәр, дип өметләнсәк инде…

Гаиләдә, мәктәптә милли тәрбия алмаса, алай гына буламы икән ул… Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керәме икән…

Ләкин моны киләсе елга уйларга кирәк булыр. Барыбер без бетәбез, дип хәрәкәтсез  ятарга ярамый, төрле юлларны уйларга кирәк.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/sigyr-bairamena-yana-sulys-orep-bulyrmy-alla-barysyn-da-iskeca-kaldyryrgamy-5866322