VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш

Ркаиль Зәйдулла: “Тарихсыз, шәҗәрәсез биомассага әйләнүебез мөмкин!”

Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Ркаил Зәйдулла VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш ясап, милли үзаң, тарихны һзм туган телне яшь буынга амәнәт итеп калдыру турында сөйләде


Яшьлектән бизмәгән, олыгайгач та яшьләргә тартыла торган кешеләр була. Татар халкы алар турында бераз шаяртып “Ат азгыны тайга иярә”, – дигән. Мин биредә сезгә иярергә дә, сезне ияртергә дә җыенмыйм, акыл сатып, ниндидер киңәшләр дә бирәсем килми. Чөнки, кем әйтмешли, өлкән кеше, гадәттә, начар үрнәк күрсәтергә хәленнән килми башлагач, яхшы киңәшләр бирергә керешә.

Баналь сүз әйтүем өчен гафу итегез, аны инде безнең эрага кадәр үк Аристотель кебек акыл ияләре әйтеп калдырган: хәтта бөек империяләрнең язмышы да яшьләрне ничек тәрбияләүгә бәйле. Без биредә андый миссиягә дәгъва итмәбез. Монда татар яшьләре җыелган; ышанасы килә, татар яшьләренең дә иң булдыклы, иң сәләтле һәм, иң мөһиме, милли җанлы вәкилләре җыелгандыр. Югыйсә җыенның бернинди дә мәгънәсе булмас иде. Татар дөньясының киләчәктә нинди булачагы, димәк, турыдан-туры сездән тора.

Хәзерге тормышның катлаулылылгы турында кем генә сөйләми. Ләкин ул беркайчан да гади булмаган. Дөресен әйткәндә, кешелек тарихы – төрле культураларның үзара туктаусыз көрәше ул. Җиңгәне тантана итә, җиңелгәне тарих сәхнәсеннән төшеп кала, юкка чыга. Бүгенге вәзгыятьне, С. Хантингтонга ияреп, Көнбатыш һәм Ислам цивилизацияләренең көрәше дип тә күрсәтергә теләүчеләр бар. Якын Көнчыгыштан, Африкадан Аурупага күчкән хисапсыз качаклар, әледән-әле булып торган террор актлары моңа өстәмә дәлил дә кебек. Ләкин бу аурупаүзәкчелек, ягъни евроцентризм күзлегенән җиһанны тарайтып карау, биредә Кытай, Һиндстан цивилизацияләре, аларның перспективасы бөтенләй күз уңыннан төшеп кала. Хәлбуки, борынгы китапларда ахырзаман алдыннан сары кавемнең өстен чыгасы язып калдырылган.

Тарихтан яхшы беләбез – халыклар җир өстендә гел күчеп торган. Тарих үзе миграцияләрдән, бөек күчешләрдән генә гыйбарәт тә. Изге урын буш тормый. Территорияне тотарга дәрманың калмый икән, аңа башкалар килеп хуҗа була.

Шушы глобаль дөньяда татар халкының урыны нинди соң? Безнең киләчәгебез бармы? Бу сорау безнең алда гына түгел, хәтта урыс халкы алдында да бөтен кискенлеге белән тора. Чөнки 140 млн. да, мәсәлән, Кытайдагы 1млрд. 200 млн. халык алдында бик бәләкәй булып кала. Һәм урыс милләтчеләренең геополитик концепциясендә, әлбәттә, мөстәкыйль берәмлек буларак, безгә дә, Рәсәйдәге башка аз санлы халыкларга да урын юк. Алар безне “руский мир” эчендә күзаллыйлар һәм безгә генә хас милли үзенчәлекләрне бетерер өчен шактый тырышалар да. Ә халыкны, иләтне милләт иткән иң төп үзенчәлек ул, әлбәттә, тел! Татар халкының яртысыннан артыгы үз телен белми икән, татарның үз мәдәнияте, үз цивилизациясе турында сөйләргә мөмкинме?

Мөмкин!

Бу очракта безгә мисал булып яһүдләр тора. Мәгълүм ки, ике мең еллар элек үз дәүләтчелеген югалтканнан соң, яһүд халкы диаспоралар буларак бөтен җир йөзенә тарала. Нәтиҗәдә иврит теле онытыла. Ләкин милли рухны һәм диннәрен җуймаган яһүдләр 1948 елда үз дәүләтләрен – Израилне төзүгә ирешәләр. Израилнең дәүләт теле иврит икәнен күпләр беләдер. Ә бит иврит теле 19 гасырда гына әле үле тел була һәм дөньяда бу телдә беркем дә сөйләшми. Аны иң әвәл Бен Иегуда (1858-1922) дигән берәү Талмуд буенча өйрәнә. Русия империясендә туып, Фәләстинга мөһаҗирлеккә киткән бу бөек яһүд башка кан кардәшләре белән бүтән телдә сөйләшүдән баш тарта. Иң элек, әлбәттә, ул хатынын һәм балаларын әлеге борынгы телне өйрәнергә мәҗбүр итә. Бен Иегуданы күпләр акылдан язган дип саный, әмма үле телне терелтү эшенә керешкән фидакяр затны бернинди мыскыл итүләр, көлүләр дә туктата алмый. Бераздан ивритны өйрәнүгә бүтәннәр дә тартыла башлый. Китап битләрендә генә сакланган телнең бераздан дәүләт теленә әверелүе – тарихта күрелмәгән могҗиза. “Мин сионистны һичшиксез фанатик булырга тиеш дип расламыйм, – дигән Израилнең беренче президенты, күренекле галим Хаим Вейцман, – әмма ул фанатик булса, эшне бик нык җиңеләйтә.”

Билгеле, без яһүдләрдән нык аерылабыз. Ләкин төрле җирләргә таралып утыру ягыннан уртаклык та бар. Дөрес, татар халкының күп өлеше үзенең тарихи җирендә яшәп ята, ләкин милли хокуклары килмешәкнекеннән дә ким. Әлеге мисалдан бер бик мөһим нәтиҗә чыга – Бен Иегуда үлеп чирек гасыр үткәч яһүдләрнең үз дәүләте оешмаса, иврит телен белгән фанатиклар күпме генә булыр иде икән? Ә Израилдә аны мәҗбүри өйрәтә башлыйлар. Димәк, үз милли дәүләтең булганда гына синең телең дә чын-чынлап гамәлгә керә ала!

Аллага шөкер, безнең дә дәүләтчелегебез – Татарстан Республикасы бар. Һәм без телебезне тәмам җуеп та бетермәгәнбез. Менә бүген мин сезнең алда татар телендә сөйләвем шуның бер ачык мисалы. Сезнең дә кайберләрегезнең мине аңлавы әле телебезнең бөтенләй үк гамәлдән төшмәвен күрсәтә.

Татар телен өйрәнү, аны файдалану җәһәтеннән, әлбәттә, Татарстанда да проблемалар җитәрлек, әмма аннан читтә телебезнең хәле бик аяныч. Авыллар бетә, мәктәпләр ябыла, татар телен сугарып торган чишмә башы корый. Димәк, безгә шәһәр шартларында, шәһәр мәдәниятенең бер гонсыры буларак, татар телен саклап калырга кирәк. Аның юллары билгеле. Сүздә дә, документларда да ул ачыкланган. Ләкин, аяныч, безнең халыкка милли үзаң җитешми. Ахры безнең менталитетыбыз шуныдый – без һәр нәрсәгә, шулай ук үз телебезгә дә прагматик күзлектән карыйбыз. Янәсе, аңарга ихтыяҗ булмаса, аны нигә өйрәнергә? Шуны онытабыз – тел ул милләтнең җаны. Ул сакраль төшенчә. Әлеге яссылыкта матди дөнья кануннары гамәлдән чыга. Җаның гарешкә очканда син аны бернинди акчалар белән дә кире кайтара алмыйсың.

Х. Вейцман телгә алган фанатиклык безнең халыка хас түгел. Аның кирәге дә юк. Инглизләргә һәм гарәпләргә каршы сионистлар террорының нинди канлы эзләр калдыруын яхшы беләбез. Милләтебезнең яшәеше өчен көрәштә безгә фидакяр затлар кирәк. Бер кеше дә кайчак зур эшләр башкара. Дөресрәге, һәр олы эш бер кечкенә генә кешедән башлана. Табигатьтә дә шулай бит – бер кечкенә генә таш кайчакта бөтен тауны хәрәкәткә китерә. Шуңа күрә мин бер үзем бит, ялгызым ни генә эшли алам, дип өметсезлеккә бирелергә ярамый. Мин бар! Мин беләм юлны! – дип хәрәкәт итәргә кирәк. Хәрәкәттә бәрәкәт.

Әлбәттә, мин аңлыйм, сезнең дә күбегезне акча эшләү серләре, бай, мул яшәү мөмкинлегенә ирешү кызыксындыра. Сез генә читтә калмассыз, бөтен дөнья күләмендә, Рәсәйдә бигрәк тә, эшләмичә ашау, матур яшәү хыялын зомби яшнектән даими пропагандалыйлар. Бу юлда татар факторын эшкә җигеп булмасмы, дигән уй да бардыр. Байлыкка омтылу кеше өчен табигый халәт. Безнең милләт бай булырга тиеш, ягъни милләтнең байлары күп булырга тиеш. Яһүдләрнең 20 гасыр уртасында милли дәүләт төзи алуында дөнья малын үз кулларында туплавы да зур роль уйнаган.

19 гасыр ахыры – 20 йөз башында татар милли мәдәниятенең ренессансы безнең татар буржуазиясенең Рәсәй эшкуарлар мәйданында мөһим урын яулавы аркасында да булды. Ләкин ул заманда безнең байлар чын татар кешеләре, чын мөселманнар иде. Алар байлыкларының бер өлешен мәктәп-мәдрәсәләр тотуга, газета-журналлар чыгаруга, мәчетләр салуга һәм шуның ише мәдәни, дини ихтыяҗлар өчен тотты. Чын мөселманнар өчен зәкәт түләү мәҗбүри булуын да онытмыйк.

Хәзер андый татар байлары бик аз.

Безнең милләт тарихында фидакяр затлар күп булган. Бүген глобализм шаукымына бирешмәскә маташуыбызда, ассимиляция дәһшәтен дөрес бәяләвебездә аларның өлеше зур. Мөхлисә Бубый турында пьеса язганда мин моңа тагын бер мәртәбә төшендем. Соңгы сулышына кадәр иманына, сөйгән халкына тугъры калган абыстай язмышы безнең татар кызлары өчен үрнәк булырлык. Иманың нык, үзең дөрес юлда икән, сиңа берни дә куркыныч түгел. Хәтта сине дәүләт машинасы да җиңә алмый. Үтерә генә ала. Егетләр арасында күпме генә фидакярләр булмасын, янәшәдә милли хатын-кызлар юк икән, безне һәлакәт көтә. Хатын-кыз – безнең милли учакны һәрвакыт тере тотучы.

Безнең ниятебез изге – без газиз халкыбызның киләчәккә имин баруын телибез. Гасырлар дәвамында исән килеш безнең көннәргә килеп җиткән туган телебезне балаларыбыз, торыннарыбызга да тапшырырга телибез. Гореф-гадәтләребезнең саклануын телибез. Ләкин бу кемнәргәдер ошамый. Безне дә ниндидер тарихсыз, шәҗәрәсез биомассага әйләндерергә маташалар.

Андый басым бар. Бер генә мисал – күптән түгел “Азатлык” татар яшьләре төркеме рәисе Наил Нәбиуллинга ялган бер сылтау белән җинаять эше ачтылар. Имеш, ул үзен кыйнаган өчен төрмәгә утыртылган скинхедларның берсенә нахак күрсәтмә биргән. Игътибар итегез, җинаять эше әлеге вакыйгалардан соң өч ел үткәч ачыла! Наилнең эшчәнлеген төрлечә бәяләргә була, ул үзе дә кемгәдер ошамаска мөмкин. Ләкин Черчильнең сүзен онытмыйк: “Егерме яшендә революционер булмаса, димәк, аның йөрәге юк, ә инде кырыктан соң консерватор булмаса, андый кешенең мие юк,” – дигән ул. Әгәр дә без бүген форум исеменнән Наил Нәбиуллинга ачылган әлеге ялган җинаять эшен туктатуны таләп итеп Президентка мөрәҗәгать итсәк, бик күркәм эш булыр иде.

Без бер-беребезне яклый белергә тиеш!

Француз язучысы Андре Моруаның канатлы сүзе бар: җаныңда кыюлык үлгән көнне картлык башлана, ди ул. Әйдәгез, яшьлегебез озаккарак сузылсын.

Сүземне Тукайның “Татар яшьләре” дигән шигыреннән бер өзек белән тәмамлыйм:

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,

Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, –

Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!

Текст моннан: http://kalebtatar.ru/article/3050