ДУЛКЫН БИЕКЛЕГЕ
Монда давыл Дулкын биеклеге белән үлчәнә. Разил Вөлиев.
Разил Вәлиев тыштан салмак, сабыр күренә. Салкын кырыслык чалымнары да бар сыман йөзендә. Түрәлек иткән кешегә—ә ул күп еллардан бирле халык депутаты, хәзер Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе,—шундый кыяфәт килешәдер дә бәлки. Хәер, ул читтән караганда гына шундый. Якыннан белүчеләргә билгеле—Разил Вәлиев уенчак күңелле, үткен телле, җор кеше. Аның теленнән төшкән канатлы сүзләрне, мәзәкләрне каләм әһелләреннән кем генә белми икән? Мондый чәчәнлек, импровизатор сәләте тагын мәрхүм Илдар абый Юзидә генә булса булгандыр. Алга Дулкын биеклеге