Равил Сабыр

“КАРУН”

Саран ул Ркаил! Сез аның нинди карун* икәнен белмисез әле…
Баштан башлыйм инде…
Безнең танышу очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Хәер, татарча хикәяләр язу белән мавыккан егет иртәме-соңмы барыбер “Идел”гә, яшьләр журналына, бер килер иде. Ә ул чакта, 90нчы еллар башында, проза бүлегенең мөхәррире Ркаил Зәйдулла иде. Дөресен генә әйткәндә, беренче мәртәбә редакциягә аяк басканда мин бу турыда белми идем бугай әле. Чөнки мин Гадел Хәировны эзләп килгән идем. Ул “Идел” журналы эчендә “Ирекле биләмә” дигән кушымта чыгара иде, “башбаштак мөхәррир” дип атап йөртәләр иде үзен. Мин “хикәямне бастырса шул гына бастырыр инде” дип курка-курка гына килгән идем. Ләкин ул көнне Гадел нишләптер эш урынында юк иде, ә Ркаил — ни гаҗәп! — киресенчә, бүлмәсендә утыра иде. “Хикәя? Ә-ә-ә! Бар әнә Ркаил янына кер,” — диделәр. Мин кереп киттем.
…Хәзер Ркаилнең портреты булырга тиеш бит инде бу урында. Гадәттә аның турында яза башласалар, бу кешене гомереңдә беренче күрсәң, шагыйрьдер дип һич тә уйламыйсың, хәтта кемнеңдер куркып калуы да бар, диләр. Алыпларныкы кебек калын гәүдә, киң кызыл йөз, астан сөзеп караучы күзләр — өркерсең дә! Аннары инде аның чынлыкта бик нечкә күңелле, шигъри җанлы, олы йөрәкле булуы турында язалар. Саран икәнен язмыйлар! Беренче очрашканда аның бу ягын мин дә белми идем бит әле. Юкса, Ркаилнең эш бүлмәсе аның бу яшерен “сыйфатына” ишарә ясап торган булган — аскетизм стилендә җиһазландырылган иде ул кабинет. Бик күпне күреп таушалган ике өстәл, шундый ук ике урындык һәм килгән кунакларны утыртырга иске генә бер кәнәфи. Мине дә шунда утыртты Ркаил. Соңрак кына белдем, бик күп бөекләрнең йомшак җирен кунакландарган икән ул кәнәфи.
Бөекләр димәктән, «Идел» редакциясе сәүдәгәр Оконишников йортының арткы ягындагы янкормасында урнашкан иде. Ркаил эшләгән бүлмәдән шактый иркен лоджияга чыгып була иде. Бик уңайлы иде, тәмәке тартасың килсә, әллә кая барып йөрисе юк, чыгасың да, тартасың. Ул лоджия бакча ягына карап тора иде. Дөресрәге, кайчандар бакча булгандыр инде ул, ә хәзер аны чүп үләннәре һәм Канада клены кебек чүп агачлары баскан иде. Шунысы кызык, бакчадагы кычытканнар озын, нечкә, сыек яшел булып үсәләр иде, кайберләре генә, төгәлрәк әйткәндә, лоджия астында үскәннәре генә куе яшел төстә, нык бәдәнле, олы яфраклы иделәр. Хәер, аларның катнашы юк инде Ркаилнең саранлыгына…
Сүзне кыска тотмакчы идем, озакка китте инде тагын. Һаман шул ук Ркаилнең тавышы колакта яңгыраган сыман: “Син бит сүз стихиясе белән язасың, Фолкнер кебек”. Шулай бик кыска һәм оста итеп кешегә бәя бирергә мастер ул Ркаил. Менә мәсәлән мин югарыда атап узган “Ил” китабына кергән “Ельцин түбәтәе” дигән язмасыннан кайбер өзекләр:
“Ләкин бу юлы союз рәисенең каракучкыл йөзе тагын җитдиләнгән, күзләре дә бүтәнчәрәк карый иде. “Язучылар белән очрашуны үзем программага керттем”, — диде ул тирән коедан чыккан тавыш белән”.
“Еники гадәттәгечә акрын гына: “Башкортостан…” дип сүз башларга да өлгермәде…”
“Күзләрне әчеттереп маңгайдан тир ага, кулъяулык белән чырайны, муенны сөртәбез — кулъяулык сыгып алмалы…
— Ельцинны күрәм дип шушында пешеп утыр инде… — Зиннур пышылдап кына сүгенә. Шул минутта икебез дә Ләбиб Лероннан көнләшеп куябыз. “Бегемотта” күбекләнеп торган салкын сыра чөмереп торадыр әле, юньсез. Ленин терелеп кайтса да, Әби патша яңадан Казан аша үтәргә уйлап, туп-туры шушы йортка килсә дә, Ләбиб монда кереп интегеп утырмас иде”.
“Кайнар канлы Бәйрәмова түзеп утыра алмады, Ельцинның бер паузасыннан файдаланып, беренче рәттән чәчрәп тә чыкты:
— Без Кытай турында тыңларга килмәдек, безнең үз проблемаларыбыз да муеннан ашкан! Шуларга якынрак килсәгез иде”.
“Хрущевның Татарстанда булуын язучылар соңгы елларда гына хәтерләрендә яңарта башладылар. Марсель Галиев аның Азнакайга килүе турында зур хикәя язды. Хрущев аннан эскорт белән узып киткән икән, Марсель Галиев шуны күреп калган”.
Менә шундый саран гына “портретлар” яза Ркаил.
Ә теге юлы, беренче очрашканда, дөрес, саранланмады ул (комсызлыгы соңрак ачылды) — минем “Бисәпит” дигән хикәяне “Иделдә” бастырып чыгарды. 1993 елның 2нче санында. 27 ел узган инде, ә ул хикәяне күпләр хәтерли әле. Минем әйберләрне укыштырып барган кешеләрнең күбесе “Бисәпит”не мин язган иң яхшы әсәр дип саный. Хәер, үзем турында язарга дип утырмаган идем бит, Ркаилнең саранлыгын “фаш итмәкче” идем.
Болай булды ул, кыскасы. Картаеп беткәч, 32 яшендә, өйләнергә булды Ркаил. Аның туенда мин шаһит булдым, үзе әйтмешли, шафер. Туй Ркаилнең туган йортында узды, Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында. Туйлар узгач, бер-ике көн кунак булып калдым әле мин анда. Менә шул көннәрнең берсендә өйнең янкормасында (верандасы дип әйтимме соң инде) берүзем генә тәрәзәгә карап уйланып утыра идем, Ркаил килеп керде.
— Югалттым сине. Бөтен җирдән эзлим. Нишләп утырасың монда? — ди.
— Бер нишләмим, — дим.
— Әйдә, чык әле син моннан, малай…
— Ник?
— Бу минем шигырь яза торган урын. Миңа дигән илһам сиңа ияреп китәр дә, бу бүлмәнең иҗади аурасы бозылыр, энергетикасы кимер, дип куркам, — диде Ркаил.
Саран булмый, кем була инде ул шулай дигәч?
Белмим, чынлап әйтте микән Ркаил ул сүзләрне (мин чын әйтә дип кабул иттем инде ул чагында), уйнап микән, тик мин, әлбәттә, тамчы да үпкәләмәдем. Ничек үпкәлисең инде Ркаилгә? Фәиз абый Зөлкарнәйгә, Нияз абый Акмалга, Мөдәррис абый Әгъләмовка, Туфан абый Миңнуллинга, Равил абый Фәйзуллинга, Марсель абый Галиевкә, Флүс абый Латыйфига, Мәгъсүм абый Хуҗинга, Вахит абый Имамовка, Рәшит абый Бәшәргә, Фаяз абый Дунайга, Ләбиб Леронга, Газинур Моратка, Ләис Зөлкарнәйгә, һ.б.һ.б… Алар мине, 16-17 яшьлек малайны, үзләренә тиң итеп сөйләшеп, үз биеклекләренә тартып, үстерергә тырышып, язган әсәрләремне мактап әдәбият дөньясына алып керделәр. Рәхмәттән башка сүз юк!
* — мондый очракта “уены-чыны бергә” дип алдан кисәтәләр бугай да…
Азакка кадәр укырга сабырлыклары җиткәннәргә бонус:
“Мөдәрриснең бар ялганы чыгар әле бер дөрескә”