Такташ турында

Ркаил Зәйдулла: “Тукайдан соң чын асыл халык шагыйре дип мин Такташны саныйм”

Ркаил Зәйдулла: "Тукайдан соң чын асыл халык шагыйре дип мин Такташны саныйм"

Аның һәйкәлен мин җанлырак, киләчәккә омтылган романтик образда күрә идем”, – ди шагыйрь.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды. Тантанада катнашкан бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре арасында булган Ркаил Зәйдулла “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә һәйкәл ачылышына карата үз фикерләрен белдерде.

“Һади Такташка һәйкәл кую – ул шатлыклы вакыйга. Гомумән, Тукайдан соң чын асыл халык шагыйре дип мин Такташны саныйм һәм бик күпләр шулай саный, чөнки Такташны бик яраталар, хәзергә кадәр. Ул бит 31 елда бик яшьли үлә, ә шигырьләре һаман актуаль. Бүген дә шигырьләре искермәгән икән, бу инде шагыйрьнең бөеклеге турында сөйли. Баксаң, гап-гади шигырьләре, ләкин шул гадилек артында бик нык катлаулылык, тирән мәгънәвилек ята. Бигрәк тә аның беренче чор иҗаты чын бөек шагыйрьләргә хас иҗат. Аның шигърияте – татар шигъриятендә романтизмның матур үрнәге. Шуңа күрә аның һәйкәлен дә мин җанлырак, киләчәккә омтылган романтик образда күрә идем. Монда, әлбәттә, ул өлкәнрәк тә һәм басынкырак та күренә, чөнки бу безнең чорда куелган һәйкәл. Димәк, скульптор үзе дә сизмәстән, аны безнең чорга тәңгәлләштергән, чөнки бүген басынкылык һәм юашлык заманы, ә Такташ заманы ул үзгәрәк”, – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Язучы Такташка һәйкәл кую турында сүз күптән йөргәнен билгеләп узды. “Бер 50 еллап сүз булды инде, безнең бит татар башта бик күп сөйли, аннан пар чыгып бетә дә, эшләмичә калдыр . Шулай да эшләнгәне сөенечле, күптән түгел Рөстәм Яхинга куелды, шуңа күрә юк түгел, бар бит, шуңа күрә булганына канәгать булырга кирәк”, – ди Ркаил Зәйдулла.