Кырымгы китү һәм башка хикәяләр

Кырымга китү

Ишек шакыдылар. Дөресрәге, кемдер сак кына тибеп карады. Мин җитди урында эшләмим, гәҗит идарәсе генә – кергәндә артык тәкәллефләнеп тормыйлар биредә, шакучы юк та юк инде! ишекне каерып ачалар, йә тибеп керәләр; йөзләрендә кырыс таләпчәнлек: син кем әле монда, янәсе, син монда бер кәгазь көясе генә, көя! син һәркемне елмаеп каршы алырга тиеш, йомышын тыңларга, юатырга, нидер юнәтергә… Мин ул заманда авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли идем – миңа гадәттә кем килә? – авылдагы влач белән риза булмаган гыйсьян җанлы әдәмнәр. Алар инде итәгать саклап тормый. Ә бу кемсә ишеккә сак кына тибеп карый; типми дә әле, аягы белән кыюсыз гына орына.
-Керегез!
Ишек акрын гына ачылды, бүлмәгә иң башта төсе уңып карарлыгы калмаган, әмма шактый зур букча шуып керде. Мин аңладым: аяк түгел, шул кагылган икән ишеккә кыяр-кыймас.. Ләкин ул ялгыз түгел иде. Озак тоткарланмыйча бераздан букчаның иясе күренде. Инәсенең башмагы! Эт тиресеннән тегелгән йонлач бүреген сул кулы белән калкытып куюыннан ук таныдым мин аны. Сепер татары – күптәнге дустым Пулат бит бу!
Авызны ачтым да катып калдым. Аны бит үлгән дигәннәр иде! Биш ел элек үк… Үлеп ике ай үткәч кенә Төмәндәге фатирыннан табып алганнар, дип сөйләделәр. Ялгыз яши иде ул, инде сөяркәсе дә берәү генә калган – илледән узгач соң… Югалып торуы да гайре табигый түгел, юлда йөрергә ярата иде мәрхүм (мәрхүм дә дип әйтеп булмый бит әле!) – бүген Төмәндә, иртәгә Мәскәүдә, бер атнадан инде әллә кайдагы Төньяк котыпта… Гомерлек биләмче, төзәлмәс сәях! Ике ай бернинди хәбәре булмагач, сөяркәсе дә борчыла башлаган, мөгаен; фатир ишеген җимереп керсәләр, ул кухня идәнендә ята икән. Ул – ул түгел, Мәңгелек сәфәргә киткән мумия!
Бөтен Төмәнне ду китереп җирләгәннәр мумияне. Сепер татар әдәбиятының тукае дип игълан иткәннәр үзен. Барлык язганнарын бергә җыйгач, Себердә табылган фольклор әсәрләрен дә шунда кушып, Пулат хакындагы истәлекләр белән сипләгәч, саллы гына китап та килеп чыккан. Сепер татарлары бүтән татарлардан аерым халык, аларның үз әдәбияты бар, дип берәү әлеге китап нигезендә диссертация яклап доктор да булган, имеш. Мәскәүгә чакырып, ниндидер мидал да такканнар түшенә.
Шулай шаулап, өр-яңа милләт туу шатлыгыннан туйлар уздырып, җирләгәннәр теге фатирда табылган җәсәдне… Пулат яши! Пулат безнең белән киләчәккә бара! – дип фейерверк чөйгәннәр. Төмән губернаторы хәтта өч-дүрт туптан залп та бирергә риза булган. Канәгать булып таралганнар шуннан соң Сепер татарлары. Тынычланганнар. Безнең гомум татар гадәте буенча биш ел буена Пулат кабере өстенә таш утыртырга да вакытлары булмаган. Шуңа үпкәләп кабердән чыкмагандыр бит Пулат? Мөмкин хәл түгел безнең заманда. Могҗизаларны үткән чорларда калдырдык. Пулат яши! – дип кычкыруларны җитдигә алып булмый ич инде.
Мин үз-үземә ышанмыйча күземне угаладым. Тик ышанмыйча булмый иде, Пулат теп-тере кыяфәттә ашыкмый гына каршыма килеп утырды, каңсасын* тимер чыбык белән чистартты да кайдандыр куен кесәсеннән чигелгән янчык тартып чыгарды, учында сикертеп авырлыгын үлчәп карагандай итте. Минем аңгырайган карашымны тотып:
-Сәйнәп пүләге, – диде. – Син пит Тукыз авылында танышкан идең аның пелән. Исеңдәме, пескә пер тырыс торнакүз** алып килгән иде. Икенце көнне урманда сиңа арнап озан*** та атты.
Ул янчыктан вакланган тәмәкене бармак очы белән сак кына алып, каңсасына тутыра башлады. Дәшми-тынмый беравык утыргач, чакматашын чыгарды.
-Монда тартырга ярамый, – дидем мин кабаланып. Гаҗәпләнүдән Пулатның ике кашы өскә күтәрелде.
-Тәмәке тартмыйца үләң цыгарып пуламы? – дип мыгырданды ул.- Аннары казанча шивәгә күчәргә кирәк табып: – Шигырь язып буламыни төтен җибәрмичә? – дип кабатлады.
-Шигырь язучы юк хәзер, – дидем мин кистереп. – Яудагы кебек кырылып бетте барысы. Сине дә бит биш ел элек үк…
-Юк сүз ул, – диде Пулат, мине бүлдереп. – Үлгән кеше Себердән үк килеп синең каршыңда утыра аламы? Каңсамны кабызсам, мин әле бөтенләй дә үлмәгән кебек!
Дөрес әйтә, каршымда нәкъ элекке Пулат иде. Себернең зәһәр җилләрендә кайрыланган кара-кучкыл бите, соры каймалы яшкелт-кара бадәм күзләре, почык борыны шул ук – берни үзгәрмәгән. Чыраенда борынгы татар сагышы. Күчем хан, безнең көннәргә кадәр яшәсә, шундыйрак кыяфәттә булыр иде, мөгаен.
-Мине үлгән тип уйладылар, ә мин Касанныкка кайтып киттем, – диде ул, бөтенләй диярлек әдәби телдә сөйләшә башлады. – Тышчаны калдырдым, нигә ул миңа? Искергән иде инде. – Ул йонлач бүреген салып өстәлгә куйды, торып басты. – Менә хәзергесе ничек? Гырнадир кебек бит, ә? Нәкъ элеккечә.
*каңса – тәмәке трубкасы
**торнакүз – мүк җиләге
***озан – көртлек
Мин берни дә аңламыйча аңа текәлдем. Аракы эчкәнгә дә охшамаган. Аек дип тә булмый әллә ниләр сөйләгәч. Дөрес, ул элек тә сәер иде. Ләкин болай ук түгел. Тышчаны калдырдым, диме? Төмәндәге фатирының кухнясында ике ай ятып мумиягә әверелгән җәсәденме әйтә ул? Аннары телевизордан күрсәттеләр – Мәскәүдән! – быел язын Казанлык авылын тоташтан су баскан, беркем котыла алмаган! Ә Мәскәү ул андый хәлләрне хәбәр иткәндә алдамый гадәттә. Әйе, фаҗига… Һуманитар катастрофа! Тик бернишләп тә булмый, табигать шундый финтларны күрсәткәләп тора. Борынгылар тикмәгә авылны Казанлык дип атамаган димәк, андый җирне иртәме-соңмы су басмый калмый.
-Ничек алыштырып була соң тышчаны? – дип сорадым мин башны тилегә салып. – Искесен ташладың да ди, ә яңасын кайсы кибеттә саталар?
Бүлмәдә эссе иде, Пулат таушалган мутон тунын чиште, тун астындагы свитеры да миңа таныш шикелле булып күренде. Узган гасырның җитмешенче елларында ук, Хемингуэйга охшарга тырышып, икебезгә икене Мәскәүдә сатып алган идек. Шул шатлыктан калган тиеннәргә сыра да эчтек. Ансыз буламыни инде без яшь чакларда. Бераз башына киткәч, Мәскәүнең йөрәгенә басып, Пулат урысча язган бердәнбер шигырен кычкырды:
Я потомок Куцума,
Стою у ЦУМа.
И русским на диво,
Пью ихнее пиво!
Әйе, гаярь егет иде Пулат. Хәзер әнә йончыган шәүлә кебек утыра каршымда. Хемингуэй свитеры гына безнең бәхетле елларны искә төшереп тора сыман. Мин көлеп җибәрдем. Шатлык иде миңа бу свитерны күрү! Вакыт пәрәвезен аралап, Пулатның да йөзеннән мескен елмаю саркып чыккандай булды. Тышчасын алыштырса алыштыргандыр – мондый елмаюны мин хәтерләмим! – тик киеме элекке иде Пулатның, иске иде. Анысы күңелгә ошады – яңа кием алырга ул яшь чакта да атлыгып тормады. Андый вак-төяккә акча тоту аның өчен җинаятькә тиң иде.
-Тышча ул вакыты чыккач үзе төшеп кала, ә киемнән арыну кыен, – диде ул янә фәлсәфә томанына уранып.
-Кая урнашырга булдың? – дип сорадым мин. Әйе, бу чыннан да Пулат! Һәм аны болытлардан гөнаһлы җиргә төшерергә кирәк иде. Әлбәттә, кунакханәләр, кыйммәтле һотелләр аңа төс булмавы, алар тирәсенә якын киләчәктә бармаячагы ерактан күренә. Ә кая куначак? Элегрәк ул буйдак Мингалим дустыбыз фатирында туктала, шунда “Пулат, Пулат кайткан!” – дип ду килеп бәйрәм итә идек. Тик инде Мингалим дә икенче ел Казанда юк, Мәңгелек сәфәрдә вакыты.
Пулат букчасына ымлады: “Палык,” – диде. Мин сәгатькә карадым, эш вакыты төкәнеп маташа, һәм, дөресен әйткәндә, эшлисе дә килми; чөнки Пулатны таныгач ук җирдәге һәр эшнең акыл өшерлек мәгънәсезлеккә ия булуын аңлаган кеше аңларлык иде. Бераздан инде без буранлы Казан урамнарын кичеп мин яши торган өйгә якынлаштык.
-Шәкә юкка чыкты бит! – диде Пулат өйгә керер алдыннан. Шәкә Казанлык авылында клуб мөдире иде. Нишләп юкка чыкты икән соң ул? Ләкин өйгә кергәнче Шәкәнең язмышын мин күңелемә бик якын алмадым. Иң әүвәл хатынны күрәсе бар әле. Билгеле, ул бернинди кунак та көтми иде. Тик кунак килмәсенә дә иманы камил булмагандыр. Ара-тирә кунаклар гел килеп тора безгә. Дөресрәге, алар миңа ияреп кайта иде.
Дустымның Себердән үк килүен аңлаткач, кайчандыр бергә нужа күрүебезне дә искә төшергәч, хатын алай-болай сүз әйтмәде тагын, елмайган атлы булып табын әзерләде, чәй кайнатты. Пулат үзе, алъяпкыч бәйләп, балык чистарта башлады, үз кулы белән тоткан чөгәләрне кыздырырга иде исәбе.
-Шәкә юка чыкты, дисеңме?
-Әйе, күз алдымда гаип булды. Җир йотты ахрысы.
-Син бүген гел юк сүз сөйлисең!
Пулат, пычагын өстәлгә куеп, урындыка утырды, җансыз күзләрен почмакка төбәп, шомлы тавыш белән әйтте:
-Шәкә Кырымга китәргә ниятләде.
-Моның нәрсәсе гаҗәп? Кырымда быел алты миллион кеше ял итәчәк, диде әнә телевизор. Бу бит Рәсәйдәге бөтен татар халкы кадәр!
Пулатның күзенә җан иңгәндәй булды. Рәсәйне, дөресрәге, Советлар илен ярата иде ул. Хәтта патриот дисәң дә бик ялгыш булмас.
-Кырым! Дөрес тартып алдык хахулдан! Ул безнең җир. Шәкәнең дә анда барып урнашасы килде. Урнашыр да иде… тик менә күз алдында юкка чыкты. Юкса, Кырым ул элек-электән ханнар кулында булган.
Пулат үзен Күчем хан нәселеннән саный иде, Шәкә белән алар чыбык очы туганнар, димәк, ул да хан ыруыннан… Әһә, менә бит! Кырымга Сепердән дә тарихи дәгъва, кабул ит, мөртәт Украина! Тик Пулат белмидер: Киев кенәзе Владимир, киләчәктә урыслар Кырымны яуласын өчен, ханнарга кадәр үк Херсонеста чукынып куйган! Ә Киев әле ул чакта Украина башкаласы булмаганмы… Фу-у… безнең баш кына җитәрлек түгел монда.
-Әкият ул, – диде Пулат, шаккатмалы – ул минем уемны укый иде. – Әллә ничә гасырдан соң монахлар уйлап тапкан әкият. Елъязмалардагы Владимир чынлыкта норман конунгы Вальдемар, һәм ул беркайчан да христиан булмаган. Башкисәр, илбасар, әйе, әмма…
Мин аны бүлдердем. Авыл хуҗалыгы буенча белгеч булганга, тарихта сай йөзәм мин, Путинның диңгез култыгында, су астына төшеп,борынгы амфора табып йөрүен дә аңламадым – янәсе бабалары шуннан шәраб эчкән, диюе идеме; аның инде кирәге дә юк – Кырымны кемгә дә барыбер кире бирмәячәк; мине Шәкәнең язмышы ныграк кызыксындыра иде. Ничек ул Пулатның күз алдында юкка чыккан?
-Башкисәрлек христиан булырга да, мөселман булырга да мишәйт итми, – дидем мин, – борынгы заманда әле ул хупланган да.
-Шәкә Кырымга китеп хан булмакчы иде, – диде Пулат, бераз тын торгач. Мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Кыска буйлы, тар җилкәле, кысык күзен калын пыялалы күзлек белән каплаган күсә Шәкәне һич тә хан кыяфәтендә күз алдына китереп булмый иде. Киноларда ханнарны бик куркыныч, әшәке итеп күрсәтәләр бит, ә Шәкәдән табигый итәгатьлелек бөркелә, аңа карап нигәдер елмаясы гына килеп тора. Хәер, борынгы ханнарның нинди кыяфәттә булганын хәзер кем белә, бәлки нәкъ Шәкә кебек булганнардыр… Без дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел, дигәндәй битараф кына әйтеп куйдым, янәсе, без сез белгәнне күптән киптереп элгән.
-Сез бит Шәйбан нәселеннән, биләмәгез Күк Урда; Иделнең уң ягына хокугыгыз юк. Анда хан булыр өчен Гәрәйләр нәселеннән булырга кирәк.
-Гәрәйләр нәселеннән тәхеткә утырырлык кеше калмады, – диде Пулат. – Тарихи миссияне безгә – Күчем хан токымына – үтәргә кала. Шәкә шул юлда гаип булды. Ул Кырым тәхетенә лаеклы кандидат иде. Хәтерлисең бит аны?
Хәтерләмичә!
Егерменче гасырның туксанынчы елы иде булса кирәк. Әлбәттә, милади. Һиҗринең әле ни икәнен дә белмибез. Пулат белән “Кысла” сыраханәсендә күрештек. Кремль астындагы әлеге пыяла бинада шагыйрьләр һәм бандитлар, рәссамнар һәм теләнчеләр, көйчеләр һәм йөкчеләр – Казанның бөтен түбән катлавы! – тулып ята, биредә кемне генә очратмыйсың! Иң түрдә, әлбәттә, Ленин портреты янында, кәттәдән дә кәттә булып бармен кукыраеп баскан. Ул болай әллә кем дә түгел сыман – тирле кружкаларга күбекле сыра коя, керле тастымал белән кран төбен сөрткәләп ала; ә өстендә крахмалланган ап-ак күлмәк, муенында чем-кара күбәләк, дирижер таякчыгы тоттырып бүгеннән сәхнәгә чыгарырлык. Бик якын килмә инде син аңа, агайне, мәгарә төбендәге үтә күренмәле су эчендә яткан таш салкынлыгы бөркелә сөмсере коелган битеннән. Һәркем белә – ул совет миллионеры һәм бандитлар арасында абруе зур. Исеме әле дә хәтердә. Мәхмүд! Мин аның белән кул бирешеп күрешә идем көнчел карашлар астында; ай нинди нәфрәтләнеп карый иде миңа шул чакта дус-иш, таныш-белеш. Көнләшү безнең профессия кешеләренең яшәү рәвеше ул. Әлбәттә, бераздан Мәхмүдне атып үтерделәр. Һәм монда безнең профессия кешеләренең бернинди катнашы да юк иде, билгеле.
Пулат Мәскәүгә китешли Казаныбызга туктыйсы иткән. Кулында ул заманда бик модный нәни чемодан – “дипломат.” Килешмәсә дә килешми икән – аю тәпиенә чәнечке кыстырган сыманрак… “Кысла”да сыраны биек түгәрәк өстәл кырында баскан килеш эчешле иде, шуңа Пулат дипломатын, идәнгә куеп, ике аяк арасына кыскан. Аерата мөһим йомыш белән йөрүе икән – Ленинга ходоклар барган төсле, Пулат, Себер татарлары аерым халык булырга тиеш, дигән йөз дә унике имзалы хат-петицияне Кремльгә үз кулы белән тапшырырга дип юлга чыккан. “Төньяк халыкларына вак булган өчен өстәмә льготалар каралган, ә безгә шымытыр!” – диде ул гарьләнеп.
-Шул хәер-сәдака хакына бездән аерылмакчы буласызмы?
-Надан син, – диде Пулат үпкәләп. Дулкынлана башласа, ул Сепер шивәсенә күченгәләп ала иде: – Тукайны оныттыңмы? Шагыйрь ул общественный теятель дә, политик та пулырга тиеш. Пес пит Мәскәү өчен генә аерылган пулып кыланабыз. Тиздән үләчәк халык, дип, хантыларга, мансиларга биргән кебек, өстәмә акча гына тамызсыннар, без аңа нәшрият, милли университет, зур китапханә!
-Вокзал, – дидем мин аны бүлдереп.
-Нәстә?
-Аэропорт!
Пулат миңа кулын селтәп сүзен төгәлләде:
-Тагын әллә нәрсәләр ачып бетерәчәкбез! – Ул инде бөтенләй тугарылып, кулын киләчәккә селти иде. – Республика! Сепер татар республикасы! Пу пит, пеләсеңме, нинди мөмкинлекләр! И син надан… – Кинәт ул шып туктады. Аптырап аяк астына карады, аннары миңа рәнҗүле караш ташлады. Мәгълүм ки, кул болгаганда,тел чишелгәндә, җиргә нык басарга теләп аяк та бераз як-якка аерыла һәм дипломат шул арада бераз үз иркендә калган икән. Әйтәм бит, “Кысла”да бур өстенә бур, алар янында карак, кем генә мондый форсатны кулдан ычкындырсын?! Милләткүләм визит ясарга сәбәп булган хат-петициядән шулай итеп җилләр исте. Пулат елап җибәрде:
-Ницек мин Сепергә катеп күреним?
-Борчылма, – дидем мин аны юатып. – Монда намуслы бурлар…
Чыннан да, ярты сәгать тә үтмәде, Мәхмүд биш-алты кәгазь бите селкеп кычкырды:
-Кемнең макулатурасы бу?
Пулат ерактан таныды петицияне. Модный дипломатны, әлбәттә, кире кайтармадылар. Әйтәм бит, төс түгел иде ул Пулатка. Килешми иде. Аның өчен иң мөһиме хат-петициянең югалмавы, ул шуңа кош тоткандай шатланды, бичара. Хәзер инде анык кына хәтерләмим, Пулаттан да соравы уңайсыз – иске ярасына кагылу дип кабул итәргә мөмкин, – Мәскәүдән урадымы ул, юкмы? Урагандыр. Кысыр өмет татарның ышанычлы юлдашы соңгы гасырларда. Аннары юкны бушка аударып йөрү Пулатның яраткан шөгыле дә иде. Себер татар республикасы… Хе!
Шунысы гына истә – бераздан мин аңа ияреп Себергә киттем. Ничә еллар дәвамында Пулат туган иле турында шулкадәр җәелеп сөйләде, мин инде җәннәт бакчаларын нәкъ менә Себердә дип күз алдына китерә башлаган идем. Анда мүк җиләген дә тырмалап кына җыялар, эрбет чикләвеге башка коела, көртлекләр ау мылтыгын үзләре эзләп йөри, суларында балык искиткеч күп – сәнәк белән генә чәнчеп аласы икән. Белмим, нигә элек анда каторгага җибәргәннәрдер дә, нигә татар “Себер җире –сөрген җире,” – дип моңайгандыр. Хәер, “Себер үзебезнеке!” – дип тә җырлаган ул.
Пулат мине әллә кая саз ягындагы Казанлык авылына алып китте. “Цын Сепер татарын күрәсең килсә, алар парысы та ошынта,” – диде Пулат. Казанлык җәһәннем тишегендә димәсәң инде… тик аңардан якын да түгел, олы җирдән коры юл юк, туңдыргач, чана белән барып була да, җәен су юлы. Боргалак, әлбәттә, теләсә кайчан оча ала, тик бит аңа күпме генә кеше сыя? – шуңа күрә аңа утыру өчен кесәң калын булу кирәк. Ул да көн саен түгел, атнага бер тапкыр гына оча, ерак гасырларда яшәп яткан авылга гәҗит-журналлар, хатлар, посылкалар алып килә. Әле җәй иде, без Пулат белән авылга көймәдә барырга булдык. “Гомер онытмаслык тәэссорат булачак!” – диде ул күтәренке тавыш белән.
Чыннан да Агыт суы сурәтләп туймаслык иде! Кыйгачлап төшкән кояш нурларында ул көмеш тәңкәләрен җемелдәтеп гүя чалкан ята, ике як ярдан аңа елак тирәкләр иелгән, офыкка табарак карагачлар төмсәләнеп күренә, дөньяның киңлеген, дәһшәтен бөтен күзәнәкләрең белән тоясың, биредә син бик бәләкәй икән! – шул ук вакытта җиһанның барлык кодрәте, могҗизасы сиңа гына туплангандай тойгы да каядыр ми төпкелләрендә пәйда булып, ялган ләззәт кан тамырларыннан талгын гына ага башлый. Һә-әй! Кичкә таба Агыт суы Олы күлгә кушылды, монда аккошлар, чумга үрдәкләр, су тавыклары йөзеп йөри – көймәгә юл бирергә исләрендә дә юк! – аларны ишкәк белән куа-куа акрын гына каршы якка шуыштык. Ниһаять, аҗдаһа борынлы юаш көймә,төнбоекларны ерып, ярга килеп туктады. Ярда кипкән балык әрдәнәләре кеше буе – биредә балыкчыларның ун-унбиш йортлы авылы урнашкан икән. Уат идеме соң исеме? Пулатны Себердә һәр татар белә, асыл мәгънәдә кочак җәеп каршы алдылар. Бигрәк тә кызлары. Башына сәүкәлә кигән, озын толымына чулпылар аскан карагат күзле бер кыз, бала итәкле яшел күлмәген чеметеп генә тотып безгә якынайды. И-их, егетләр! Сез сорамагыз, мин сөйләмим. Казанга назлы килен булып төшкәндә Сөембикә шундый кыяфәттә булгандыр, валлаһи. Кулны кулга кушырып без аның белән урманга кереп киттек. “Кайчә! – дидем, – мин монда калам. Балыкчы булам, сунарчы булам.” Кайчә көлде, “Калымың күпме?- дип сорады. – Язлык канча палык тотасың?” Чыпчык тезеннән булган балачак инешендә күлмәк белән маймыч сөзгән малай мин… тик монда белмим шул… нинди калым?
Күл буенда җикән камыш,
Күзләрендә сары сагыш.
Калды ярда, кул болгады,
Томанга кереп югалды.
Иртән тагын юлга чыктык. Нәкъ җырдагыча, Кайчә ярда калды, тик кул болгамады. Бер урында баскан килеш каккан казык кебек тора бирде. Нинди уйлар биләде икән аның башын? Әллә табигатьнең садә баласына тирән кичерешләр хас түгелме? Уйласаң, бик гади бит бу дөньяда барысы да – кавышулар, аерылышулар… туу… үлем… Без дә бер сүз эндәшмичә ишкәкләргә ябыштык. Олы күл Җылы күлгә тар гына арык аша кушыла. Арыкны йөз еллар элгәреме, әллә аннан да элегрәк, мондагы бер шәех казыткан, аннан көймә – өч йөз метрлар булыр – ике ярга ышкылып диярлек бара, шуңа бер генә кеше җайлап ишәргә тиеш – мин яр өстеннән атларга булдым. Ә монда сазлык, аякны куярга өлгермисең, ул сасы сулар чыгарып бата да башлый. Анда-монда кәрлә каеннар үсә, мин бер корыган ботакны таяк итеп, түмгәктән түмгәккә сикерә-сикерә, көймә белән янәшә алга омтылдым. Сак атламасаң, батып китүең дә бар, Ходай сакласын…
-Шәкә дә ярдан барасы иде, мин көймәдә калдым… Сазлык йотты бугай үзен – юкка чыкты! – диде Пулат минем хатирәләрне бүлдереп. Инде мин тәмам ышандым: ул минем уйларны укый белә, күңелемне, иңләп-буйлап, гүя үз көтүлеге иткән иде.
Җылы күлне кичеп, сазлык аша кеше тотарлык түмгәкләргә баса-баса биш-алты чакрым интектергеч юл үткәч, ниһаять, түбәнлектә Казанлык авылы күренде. Монда килеп җиткәнче үк мин Себерне нигә курорт итмәгәннәренә төшендем. Җәннәттә черки булмый! Бөтен башны иңгә кадәр салындырган махсус челтәр белән каплыйсың – әле аңарчы тәнеңне черкигә каршы крем белән сөртеп! – бер генә керер тишек тә юк сыман; әллә кайдан үтеп безелди, авыртуы бер хәл, кычытуына һич чыдар әмәл юк. Бездәге черкинең борыныннан үбеп соңра һәйкәл куярлык!
Казанлык авылы, эссе кояш астында да өшегән кебек, бөрешеп яткан зур җанварны хәтерләтә иде түбәнлектә. Ул өстән шулай, ә аста, үзендә, авыл тек авыл. Клубының кашагасына “Дворец культуры” дип зур итеп язып куелган. Казанлык та урысча Казанлык түгел, Подберезье булып чыкты. Бик оста тәрҗемә ителгән. Клуб каршындагы озын баганага борынгы кара тәлинкә – радио беркетелеп, аннан Габдулла Рәхимколның “Шәйморза” җыры бөтен авыл өстенә яңгырый иде.
Шәкә кысан гына бүлмәдә гәҗит караштырып утыра иде без кергәндә. Исәнләштек. Минем Казаннан ук килүемә аның исе китмәде.
-Казан өчен күңелем тыныч, – диде ул. – Шәйми яхшы идарә итә. Ул… –Бер пыяласы чатнаган күзлеген борын өстенә турылап урнаштыргач, нәтиҗә ясады: – Ни әйтим? Хәйләкәр-р… Чын сәясәтче. Әйе, Казан өчен күңелем тыныч, – дип үз-үзен җөпләде ул. Аннары уйчан кыяфәттә: – Соңгы арада Анголадагы хәлләр борчый әле мине, – диде. – Аугустино Нетто ялгышрак юлдан китте.
-Акыл өйрәтеп кайтыр идең, – дип Пулат сүзгә кушылды.
-Бармыйча да булмас шул. – Шәкә мышнап җилкә чокырын кашыды. – Менә син Казанның нигә җиңелгәнен беләсеңме? – дип Африкадан тиз генә безгә кайтты ул.
-Аны мең төрле кеше мең дә бер төрле аңлата, – дидем мин теләмичә генә.
Бәхәскә урын калдырмаслык итеп Шәкә кул чирты белән өстәлгә сугып алды:
-Аның сәбәбе бер генә: башбаштак казаннар безнең Мамук ханны куып җибәргән!
-Әйе, сур ялгыш пулган ул, – дип җөпләде аны Пулат.
Озак утырдык без Шәкә бүлмәсендә.
-Менә ни өчен безнең авыл Казанлык дип атала? – Шәкә имән бармагын өскә чөйде. – Син уйлама уйсу ергә урнашканга дип… Иң әүвәл монда казаннар килеп төпләнгән. Казан җимерелгәч… Казанныклар барысы да авылның үзәгендә яшәде, сәүдәгә хирыслар иде. Аларның инде бүген барысы да Төмәндә… Югары очта бохарлыклар, анда элек мәчет булган. Бабалары Күчем хан заманында Бохара ханлыгыннан килгән, безне дингә дүндерергә. Хәзер һәммәсе укытучы. Ә без – чын сеперләр – түбән очта, безнең һөнәр аучылык, балыкчылык. Күчем хан җиңелеп, казаклар кыса башлагач, дала ягыннан сазлык арасына, казаннык кардәшләр янына килеп сыенганбыз.
-Чын сепер булгач, син нигә мондый эштә соң – клубта?
-Каны сыекланган, – диде Пулат, кулын селтәп.
-Ауга чыгам мин кайчакта. – Шәкә, аклангандай, күзлеген рәтләде.
-Әйе, – дип көлде Пулат, – кайсыдыр елны Шәкә аю аулый язды. Кереп киткән бу урманга, мылтык тотып. Биш чакрымнар ары анда ташландык техника мазарлыгы. Шунда Шәкә К-700 тракторы тәгәрмәченең шинын чылатып ята икән. Артында мыш-мыш килгән тавышка борылса-а… Аю бабай үзе! Куркуыннан Шәкә артка чигенә башлаган һәм теге шинның уртасына егылып та төшкән. Бер әйләнгән аю шин тирәли, ике әйләнгән… Ята икән Шәкә калтырап, ау мылтыгын кочаклаган килеш. Кинәт аю танавын җыерган да, Шәкә өстенә төкереп, урманга кереп киткән.
-Бер дә көлке түгел, – диде Шәкә карасына катып. – Бабай ул шаяртмый. Йөзгә йөз килеп кара әле менә үзе белән, ничегрәк сайрарсың икән?
-Йөзгә йөз дә килгән булды… – дип Пулат урыныннан торды. Мин аңа ышандым – аучылык аның канында иде.
Шәкәнең кәефе кырылды.
-Менә шушы хәлне егерме ел инде мәзәк итеп сөйлиләр, – диде ул, миңа зарлангандай. – Зур тарихи вакыйга инде ул безнең авыл өчен. Монда бит гадәттә авыз тутырып сөйләрлек бер нәрсә дә булмый. Туалар, яшәп маташалар да үләләр. Тормышмыни бу? Китәргә иде каядыр. Чын-чынлап яшәп алырга иде бер. Юкса тирес корты кебек бит без монда!
Мин, уңайсызланып, тамак кырдым. Себергә романтика эзләп килгән әдәм бит үзем дә. Аучылар, балыкчылар турында берәр чын әсәр язып булмасмы дип…
-Сугыш башланмадымы? – дип сорады ул, ялварган тавыш белән.
-Юк әле, ләкин өмет бар, – дидем мин.
Балык чистартудан бүленеп, Пулат тагын хатирәләремә катышты:
-Кырымны тартып алгач, Шәкә яңадан тугандай булды. Салып алгач, гел ура кычкырды, янәсе, Кырым үзебезнеке…
-Эшсезлектән интегә иде ул.
-Юк, ул Казанлыкны тарсынды – масштаб кечкенә, аңа зур эшләр лаек иде. Шуңа да Кырымга җыенды.
-Ул гына җитмәгән ди анда!
-Татарсыз Кырымны терелтеп булмый, – диде Пулат, үз сүзенә нык ышанып. – Татарларны кугач, тәмәке үстерүче дә калмаган бит анда, беләсеңме? Затлы йөзем сортлары юкка чыккан. Ханлык власте урнаштырсак, без Кырымны янә гөлбакча ясыйбыз, Алла теләсә. Әнә Израилдән өч йөз мең яһүд кайтырга тели. Кайтсыннар! Җир эшен яраталар – кибуцалар төзербез далада.
-Урыслар кул чабып торыр, әйеме?
-Алар бит инде без! Телләре генә аерым иде элек. Хәзер инде рәхәтләнеп уртак тел табабыз. Нүгәр**** булыр кайсысы… Э-эх, Шәкә генә сазлыкта калды менә.
-Ничек батты соң ул?
-Кырымга китәм, дип теңкәне корыткач, көймә белән озатырга булдым аны Олы күлгә кадәр. Арыктан йөзгәндә икенең берәве сазлыктан атлый бит, үзең дә беләсең. Менә ул да китте йөз тапкыр үткән юлдан. Кем уйлаган аны…
Кыздырылган чөгә исе, авыз суларын китереп, бүлмәгә таралды. Аш астына берәр касә авызга капладык.
-Бәлки ул батмагандыр? – дидем мин Пулатның кәефен күтәрергә теләп. – Саубуллашып тормагандыр бәлки?
-Чыннан да, – дип Пулат көлеп җибәрде. – Кырымда ятадыр әле, субакы!
Сүзгә сүз ияреп, ут алдырырга да онытып торабыз икән, ярым караңгыда тере Пулат түгел, яшьлектән калган свитер эчендә мумия утыра кебек тоелды бер мизгелдә… Эчке калтыравымны басарга тырышып сорау
****нүгәр – дус-иш
бирдем:
-Казанда озак торасыңмы? Аннары кая җыенасың?
Пулатның уч-уч караңгылык оялаган ике күз чокырының төбендә диңгез суы чайпалгандай булды:
-Кая җыенам? Кырымга, әлбәттә! – диде ул катгый итеп.

Капка

Әтисе шоп-шома капка баганасын кытыршы учы белән сыйпап торды. Аннан читкә китте. Улына да ымлады: мондарак кил, янәсе. Самат әтисе янына килеп басты. Читтән яхшырак күренә икән шул… булган бу! Күзен янә ырыс капканы кыйгачлап япкан түбәгә төбәде. Ул аңа капканы каядыр очырып китәргә җыенган җилкән булып күренде. Кара инде — капка үзе еракларга, күк томаннарга уралган серле илләргә алгысынган корабка охшаган түгелме соң?
Әтисе канәгатьләнү кичерә иде, и-их дип, яңагын ышкып алды. Ул гел шулай — күңеле булса, яңагын ышкып тора. Ә бүген ул бик озак кырынды, яңагы шоп-шома, капка баганасы кебек димәсәң инде, менәтерәк…
— Мату-ур… — дип сузды Самат. — Җилкәнле корабка охшаган бит, әти, име…
Әтисе яратып улының аркасын какты.
— Капка тек капка… — Аннары кинәнеп көлеп җибәрде: — Капка капкага охшарга тиеш, улым.
Ишегалдына уздылар. таш пелитә җәелгән бер сукмак зур йортка, икенчесе бакча түренә — алар куна торган җәйге өйгә таба сузылган иде. Тирә-юндә яшел хәтфә үлән шыпырт искән җилдә акрын гына кайнап ята. Аларны күзәтеп кенә торганмы, зур йортның болдырына бикә чыгып басты. Сары чәчле, яшел күзле, борыны бераз почыграк булса да килешеп тора үзенә. Һавалы итеп күрсәтә. Шорта кигән, күлмәк изүе ачык…
— Кабул итеп алыгыз… Капка әзер, — дип, әтисе болай да киң авызын җәеп елмайды. Самат аңа аптырап карап алды — ничектер бүтәнчә сөйли иде әтисе, бикәгә ярарга тырышамы соң…
— Кабул итүче мин түгел… — Бикә, башын читкә борып, ирен арасына нечкә сигарет төртте. — Ренат Әсхәтович шулай мөгез чыгарырга ярата. Капка, имеш. Нәкъ авылдагыча булсын, имеш. Барысы да таш койма коеп, тимер капка утырта, ә бу…
Тәмәке төтене, бөдрәләнеп, һавага таралды. Саматның борынына ниндидер әчкелтем хуш ис килеп бәрелгәндәй булды. Һе… Бу шул… сасы тәмәке тартмас шул инде. Сорты бүтән.
Әтисе иренеп кенә күктәге ак болытларга күз салды.
— Ренат Әсхәтович акыллы кеше. Тимер тимер инде ул. Агач бүтән. Агачның җаны бар.
Бикә чыркылдап көлеп җибәрде.
— Философ икәнсең бит, Мостафа. Агачның җаны… Кайда күрәсең инде ул җанны?
— Агач җылы…
Хатын, юкны сөйләмә, дигән кебек, кулын селтәп куйды.
Әтисе ирен чите белән елмайды. Самат исә бикәнең наданлыгына шаккатты. Агачның җанлы булуын алар авылында һәркем белә.
— Без бүген кайтып китәсе идек, — диде әтисе.
— Тагын бер кич кунарга туры килер. Ренат Әсхәтовичтан узып мин сезне җибәрә алмыйм. Кая ашыгасыз? Ял итегез бераз. Әнә күлгә су коенырга төшегез. Гел эш тә эш димәгән. — Һәм бикә борылып өенә кереп китте.
— Һы… — Әтисе уң кулы белән сул кул аркасына сугып алды. Бераз пошынса аның шундый гадәте бар. — Без бит… без ял итәргә килмәгән. Уттай эш өстендә… — Ул җәйге өйгә таба атлады.
Эссе иде. Су коенып менсәң начар булмас иде анысы.
— Коенасың килсә, бар… — диде әтисе, аның уен сизгәндәй. — Мин шәһәргә чыгып керәм әле. Бераз күчтәнәч-мазар алырмын.
Самат уенчак тай кебек сикереп алды. Капка их! Итәргә дә өлгермәде, малай инде зур йортларны урап алган таш коймалар буйлап күлгә йөгерә иде.
— Артык эчкә кермә! — дип кычкырган әтисенең дә тавышын ишетмәде.

Саматның әтисе Мостафа тирә-юньгә данлыклы капка ясау остасы. Аңа тиң булырлык күрше Урмай авылыннан Минап әбзәй генә бар, дип сөйлиләр иде. Мостафа ясаган ырыс капкаларны — ә бу якта аларны нигәдер кабак дип атыйлар, — халык, чыннан да, бәхет китерә, дип ышана, “бигрәкләр дә җиңел куллы шул Мостафа”, — дип әби-чәби чыш-пыш килә иде. Түбән очтагы имче Минҗиһан карчыкның: “Мостафа ясаган кабактан атлап чыксаң, юлың уңа да уңа инде”, — дип сөйләп торганын Самат үз колагы белән ишеткәне бар. Җәй башларында алар үзләре дә яңа капка ясаттылар… Ясаттылар…
— Инде ярты авылны ырыс кабаклы иттең, ә үзебезнең һаман җил капка… әдәм көлкесе, — дип, ике көннең берендә әнисе кабатлый торгач, әтисе Урмайга барып Минап әбзәйне алып килде.
— Син соң үзең оста бит… — дип аптырады Минап. — Нигә мине яллыйсың?
— Үземә шәп итеп ясамам дип куркам… — Мостафа маңгаен ышкып алды. — Кыюлык җитми, малай…
Минап аны аңлады. Ун көн дигәндә һөнәрдәшенә менә дигән шәп капканы җиткереп тә бирде.
Шуннан соң бер ай үттеме-юкмы, Саматның әнисе үлде. Баш мие кайнарлык эссе иде. Авыл хатыннары урманга печән чабарга китте. Әнисе шунда чалгысы янәшәсендә егылып үлде, диделәр. Башына кан сауган.
Үлемнең чын асылын белми иде әле Самат. Әнисе каядыр вакытлыча гына киткән сыман тоелды аңа. Гәүдәсен гүргә төшергәндә дә, малай үзләренә нинди фаҗига килүен чынлап аңламады. Юк, бу әнисе түгелдер, бу бөтенләй бүтән кешедер булып тоелды. Ничек аның әнисен анда — җир астында калдырсыннар? Әнә бит ул — әле кичә генә түгелме соң?! — иңбашына чалгысын салып яңа капкадан чыгып китте, “Самат, Гөлфияне яхшы кара, ашны мичкә куеп калдырдым, вакытында ашарсыз”, — диде. Ә биш яшьлек Гөлфия өстендәге япманы тибеп очырып, таралып йоклый иде әле.
Китте…
Әмма ул тиздән кайтып керәчәк, “и-и Саматкаем, үсеп тәмам егет булдың бит, ишегалдын әнә ничек пөхтә себереп чыгаргансың”, — дип аны мактаячак.
Иртән, әтисенең эчтән каралып киткән йөзенә карагач кына, имәнеп, ул әнисенең беркайчан да — мәңгегә! мәңгегә! — кире кайтмасын аңлагандай булды.
Тагын берничә көннән аларга Минап килеп керде.
— Аңлыйм хәлеңне, кардәшем, — дип, Мостафаның иңеннән кочты. — Моңардан да авыр кайгы була алмый.
Өстәл янына утырыштылар.
— Үлгән артыннан үлеп булмый, — дип сүзен дәвам итте Минап. — Миңа әле генә бер Казан баеның йомышын тапшырдылар. Алар бит хәзер, үзең беләсең, шәһәр читендә үз йортларында, ни соң әле, аты коргыры, катиҗларда яши. Шул — миңа хәбәр салучы — авылча ырыс капка торгызмакчы була икән. Байларның үз кытыклары… — дип, Минап кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых…
Мостафа аны тыңламый да иде шикелле. Аның ни катнашы бар монда? Маена чыдаша алмаган бер лыкыр баеның кайгысымы?…
— Җилләнеп кайтасыңмы әллә? Кайгыңны бераз таратып, дим. Малаеңны да ал ярдәмгә. — Минап, үрелеп, дәү кулы белән Саматның башыннан сыйпагандай итте. — Үсеп егет булган бит инде бу. Тьфү-тьфү, күз тимәсен…
— Шулай дисеңме… — Мостафаның тавышы бик-бик сүрән иде. Үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды: — Бармыйча да булмас шул. Гөлфияне әбиләрендә калдырырбыз. Җан биргәнгә җүн бирер Ходай.
Минап аңа керләнеп беткән кәгазь кисәге сузды.
— Менә адресы. Казанга җитәрәк ул… Иртәгә үк кузгалыгыз. Бай шулай дигән. Бә-әк кырку кеше, диләр. Төгәллекне ярата, димәк… — Минап тагын кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых… Күмгүк иреннәре ерылып тешсез авызыннан Саматка караңгы аңкавы күренгәндәй булды.
Минап, керпе чәчен сыпырып, урыныннан күтәрелде. Чәче дә яңадан торып басты.
— Ярар, юлыгыз уң булсын, — диде ул. — Бигайбә.
— Син соң үзең нигә бармаска булдың? — дип сорады Мостафа, аны озата чыкканда.
— Мин шул Бүре Рәшитенә капка ясый башлаган идем. Ничек бүленәсең…
Иртәгесен ата белән ул Казанга җитәрәк, кашагасына зур итеп “Нарат” дип язылган зур йорт янына төшеп калдылар. Җир астыннан юл аркылы чыгып урман аша Казан баеның биләмәсенә юл тоттылар.
Бай өйдә иде. Тәбәнәк буйлы, бүксәсе килешле генә алга чыккан. Икесен дә сыек зәңгәр күзе белән бораулап алды.
— Капканы шушында ясарсыз, — диде ул, Мостафаның сузылган кулын күрмәгәндәй. — Шәп булсын. Шәп булса, түләүне кызганмам. — Һәм сүзенә нокта куйды: — Әйттем!
Тик әйтәсе сүзе калган икән:
— Мин ун көнгә чит илгә китәм. — Ул янында басып торган хатынына ымлады: — Сорауларыгыз булса, нидер кирәк булса, менә Роза Фатыйховнага мөрәҗәгать итәрсез.
Өйдән яше Самат чамасындагы бер кыз йөгереп чыкты. Юк, бу аңардан өлкәнрәктер: юка күлмәген төртеп имиләре ташып тора, йөзе дә балалыктан инде күптән азган сыман…
— Папочка! Кайчан кайтасың? — дип, ул әтисенең муенын юантык беләкләре белән урап та алды.
— Позвоню… — Бай, кызын үзеннән аерып алып, машинасына таба китте. Шофер егет, машина ишеген ачып, янәшәдә басып тора иде.
Кыз кузгалып киткән машинага кул болгап торды да, Самат белән Мостафага күз дә ташламыйча, өйгә кереп китте.

Самат, килә-килешкә үк киемнәрен комлыкка ташлап, күлгә чумды. Шылт иткән аваз юк, бу вакытта әле монда кеше булмый. “Әх, трусикны да саласы булган”, дип уйлады малай, үкенеп. Теге ярда биек чыршылар гүяки итәкләрен суга манчып тын калган. Бераз йөзеп баргач, ул чалкан ятты. Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Малайның күңелен аңлатып булмастай шатлык биләп алды. Менә шулай бер кайгысыз су өстендә яту… рәхәт бит… рәхәт бит… Шунда бәгырен кисеп утлы хәнҗәр үткәндәй булды. Әнкәй, әнкәй… Ул бит шулай каерылып беркайчан да шушы зәңгәр күккә карый алмаячак! Өстә әнисенең йөзе чалынып киткәндәй булды. Үлгәч, кешенең җаны күкләргә аша, дип сөйли иде түгелме соң әбисе… Димәк, аңа каерылып күккә карыйсы юк. Ул үзе күктә! Ул әле Саматны да күзәтеп торадыр. Аның өчен сөенәдер дә әле… Сөенер дә шул — Самат хәзер бала-чага түгел бит инде, әтисенең кул арасына керә башлады. Хәзер алар бер-берсенә терәк, әбисе әйтмешли. Сеңлесе Гөлфия дә исенә төште. Ул сагынадыр инде… әнисен дә, әтисе белән абыйсы да.
Эссе. Быел җәй эссе килде шул. Самат, ашыгып, җәйге өйгә килеп керде. Һай, рәхәт! Салкынча… Өй быел гына салынган әле, нарат исе куерып борынына килеп бәрелде. Түрдә әтисенең караваты, ишек кырындарак, сул як стенага терәлгән сәкедә малай үзе йоклый иде. Кояш күзеннән кинәт кергәнгә өй эче тагын да караңгырак тоелды. Сәкегә якынайгач, ул үзе дә сизмәстән күзен угалап алды. Чү… анда кемдер ята түгелме соң? Тезләрен өскә калкытып кемдер ята шул. Кем дип… бай кызы бит бу! — шул, үзе, мәтәлеп китәрсең… Елмаямы соң — күзләре симез битендә эреп беткән сыман. Ярым караңгыда кып-кызыл бүртенгән ирене кыймылдап алды:
— Че туктадың? Кил, яныма утыр.
Нишлисең, Самат күндәм генә кыз янына килеп утырды. Кыздан килгән кайнарлык тәнен өтеп алгандай булды. Малай аның өскә калыккан шәп-шәрә якты ботларына карамаска тырышты, “капка баганаларымыни!” — дигән уй гына башыннан үтеп китте дә, баш эшләүдән туктады, тонды, бушап калды.
— Исемең ничек әле?
– Самат.
— Самат… Саматлор… — Кыз кинәт кенә малайның иңеннән кочты да үзенә аударды.
Самат, йомышарган гәүдәсен җыеп, кирегә тартылды.
Кыз көлеп җибәрде.
— Ничә яшь сиңа?
— Унөч… Ундүрт тула инде ун айдан.
— Без яшьтәш икән бит. Ә син… салага әле… — кыз аңа йомшак кулы белән төртте.
Самат эндәшмәде. Кыз терсәгенә таянып калкынды да аңа йотардай булып карады.
— Син… әле малай гына?
Кинәт кыз аны кочаклап алды, ирене белән авызын эзли башлады. Самат тартылды, имчәгенә ике кулын батырып, кызны үзеннән алып ташлады.
Кыз кычкырып көлде. Сәкедән сикереп төште дә итәген рәтләде.
— Их син, деревня! — Ишек янына килгәч, борылды: — Борыныңны төшермә, мин сине өйрәтермен. — Пышылдады: — Төнлә йоклама, килермен. — Аннан тагын көлде. — Ишекне бикләмә только… — Һәм чыгып та йөгерде.
Аңгыраеп бик озак утырды Самат сәкедә. Мендәрдән килгән ис ничектер күңелне уйната, тынгысызлый — ул аны өстен аска әйләндереп куйды. Өйрәтермен, имеш. Син белгәнне без инде… Һи… Һи… Оят иде аңа, йөрәкне әллә нинди кымырҗытып торган оятсызлык…
Әтисе кайтып кергәнне сизмичә дә калган икән. Биштәрен идәнгә куйгач, әтисе аңа борылды:
— Нигә болай караңгыга терәлеп утырасың? — Ул тәрәзә пәрдәсен кырыйга тартып куйды. — Күл буенда кызынып ятасы урынга…
Янына килде. Кәефе әйбәт күренә. Әллә бераз кәккән инде…
— Йә, нигә боектың? Борынны төшермә…
— Ә?!
Әтисенең кинәт кәефе алмашынды. Чүмәште дә аны кочаклап елап җибәрде.
— У-улым… Ятим калдык би-ит.
Олылар ямьсез елый. Самат, дерелдәп, әтисенең тынчу кочагына сеңде. Кайнар күз яше муенына тамды. Аның да күкрәгеннән өзгәләнгән авазлар бүселеп чыкты. Икәү еладылар.
Әтисе, кинәт торды да, алып кайткан нигъмәтләрне өстәлгә чыгарып тезде.
— Эш бетте, бәйрәм итәбез, — диде ул; елау галәмәтеме, тавышы бераз карлыккан иде. Соңгы күз яшен озын, итләч борыныннан учы белән селтәп төшерде. — Әйдә, улым, кил, җаның теләгәнне аша. без дә кешеләр бит… — Һәм башланган шешәдән касәгә аракы койды.
— Әти, эчмә…
— Аз гына, улым. Эш бетү шатлыгыннан.
Алар өстәл янында, икәүләшеп, озак утырды. Күзенә йокы эленә башлагач, Самат сәкесенә барып ятты. Күптән караңгы төшкән иде инде.
…Ул капыл уянып китте. Өй эченә шыплап ай яктысы тулган. Түрдә ниндидер кыштырдаган тавышка колагын торгызды. Әтисе йоклый алмыйча борсаланып ятамы соң? Бастырылган мәллә? Аһ та уһ килә түгелме… Малай, башын күтәреп, әтисе караватына таба карады. Әтисе өстендә чәчен тузгытып шәрә хатын-кыз утыра иде. Албасты! Кайдан килгән ул? Бай кызының: “Килермен, ишекне бикләмә”, — дигән сүзләре исенә төште. Самат бит бераз йоклап алгач, тышка чыгып кергән иде. Төн уртасы булгандыр. Алай да бай йортында ут яна иде әле. Күктә йодрык-йодрык йолдызлар. Карлыган куаклары арасында малай шактый озак басып торды. Ишекне бикләп кергәнен дә ачык хәтерли.
— Аһа-һа-һа… — дип аһылдады хатын. Ул чалкан әйләнеп төшкән иде. Бу бит бикә! Бай абзый хатыны.
Әтисе шуның белән ята. Ята!
— Аһ, Мустафа, Мустафа!
Самат юеш битен сыпырды. Юк, ул еламый, эчендә кемдер елый иде.
Китәргә иде… Авылга кайтырга. Ул бит инде монда әтисенә кирәкми.
Самат шыпырт кына сәкедән төште дә, ишекне акрын гына ачып тышка чыкты. Салкынча бармаклары белән йөзенә төн ябышты. Самат туктап тормады, яңа капкадан йөгереп чыкты да урманга ташланды. Битен гөлҗимеш куаклары тырнады, каршыга имән аркылы ятты, ә ул йөгерде дә йөгерде. Уңга каерырга кирәк — урман юлы шул якта булырга тиеш. Аннан инде ул трассага килеп чыгачак, анда инде алар ягына берәр машина очрамый калмас. Булмаса, иртәнге автобусны көтәр.
Агач башларына эләгеп калган күк йөзе бишек кебек айкала, чайкала, аннан — күк тирәнлегеннән — әнисенең тавышы ишетелә сыман: “Йөгер, тизрәк йөгер, улым. Калма аның янында-а…” Менә хәзер шушы чаукалыкны гына әйләнеп уза да, анда инде урман юлы…
Вак таш җәелгән урман юлына аягы тигәч, ул үзенә таба тавышсыз-тынсыз якынлашкан ике фара яктысыннан сукыраеп кинәт туктап калды.
Агач башларына эленгән бәллүр бишек, чәлпәрәмә килеп, җиргә коелды.
…Затлы машина шоферы рульне кочаклап катып калды. Бераз аңга килгәч, туңган иреннәре язылып, ул елап җибәрде:
— Ренат Әсхәтович… Кичерегез, мин… өлгерә алмадым…
— Борчылма, монда синең гаебең юк, — диде хуҗа.

Кабәхәт

Бер олау кер үтүклисе бар иде Гөлиянең. Ярата ул бу эшне. Башны җигәсе юк – кулы үз хуты белән йөри, ә күңеле исә әллә кайларга китеп бара, әйтерсең, сафлык һәм яктылык бөркеп торган күлмәк-ыштаннарга, яулык-тастымалларга, чүпрәк-чапрак, чурт-чураманга һич катышы юк. Башка дөньяда! Урманда озак адашып йөргәннән соң иркен, якты аланда ябалдашын җәеп утырган карт тирәк төбенә оеп ял итәргә сузылган мөсафир сыман әйтеп аңлатмаслык рәхәтлек кичерә шул сәгатьләрдә. Ләкин әчкелтем хатирәләр монда да сискәндереп куя, кеше аяк басмаган әрәмәлекләрдәге шыпырт сукмакларга әйди. Менә хәзер дә… алсу лифчигын кулга алуга… Күңелгә якын, тәнгә килешле кием-салым була, искерсә дә ташлыйсы килми шуны. Бер-ике ел элек тәненә сыланып тора иде шушы лифчик, үлчәп теккәндәй иде ул кибеттән алганда да. Инде кечерәйде… Гөлия елмаеп куйды – кечерәйде дип инде… ул ике кулын догага әзерләгәндәй күтәреп, тәкәббер генә борын чөеп торган имчәкләрен сыйпап алды. Ие, яратып кия торган алсу лифчигы кыса хәзер. Тик ташлыйсы да килми. Илнур салдырган лифчик бит ул. Аңарчы ул тирәгә беркемнең кулы тигәне булмады. Юк-юк, түбән тәгәрәмәде Илнурның кулы, ул бит юләр түгел, Гөлиянең ирек куймасын белә. Колагын эткән кайнар сулышы менә бүген йөрәгенә төшеп бөтен җанын әрнеткәндәй булды. “Өйләнешкәч тә өлгерербез, – дип тынына буылып пышылдады ул. – Шулай бит, җаныем?” Җиде кат үлчәп, сигезенче тапкыр үлчи торган кеше иде Илнур. Ул үлчәде, тәкъдире үчләнде – чит илләрдә гомерен кистеләр. Соңгы хәбәре Донбасстан килде. Хәрби хезмәте төкәнгәч тә армиядә калган иде ул, имеш, туй үткәрергә уч тутырып акча эшләп кайта. Кайтты… Алып кайттылар. Тутыя табутын ачарга да рөхсәт булмады. Шулай беркем белән киңәш-табыш итмичә генә Гөлияне ташлап китеп барды Илнур. Шулай ярыймы инде, ә? Илнурны искә алган саен күзенә дыңгычланып нур тулуын сизде кыз. Әнә ул – озын буйлы, киң җилкәле; чем кара күзен кысып, авызын исә ерып каршыга килә: кочагын җәйгән. Юк шул, булмый, булмый; насыйп түгел икән инде ул кочакта эрергә. Ташлап китте бит, китте… Кабәхәт! Гөлия күз яшен сөртеп алды. Өйләнешкәч өлгерә, янәсе… Калган эшкә кар явучан була шул.
Урыны-урыны белән аязучан һава, дип хәбәр иткән иде телевизордан кызыл авызлы, кыска итәкле, әмма озын тырнаклы кыз – дөрес әйткән, иртәдән бирле кар ява, Илнурның кабере тәмам кар астында калды инде, калды.

Гөлиянең әтиләре, иртә торып коймак белән чәй эчкәннән соң, киенеп-ясанып тиздән буласы кодаларына туй мәрәкәсен юллап киткәннәр иде. Ерак тормый алар, өстәге урамда гына. Ләкин әтисе барыбер машинасын кабызды, җәяү йөрергә ул инде янәсе саяк-сандырак түгел. Кодасына тиңләшә алмаса да – анысының машинасы оһо-һо! – ул да арбадан төшеп калмаган, күт астында мимеч машинасы кешнәп тора, Аллага шөкер.
Гөлияне кияүгә бирәләр.
Әрлән Хисмәтенең малае Радик тәмам каныкты аңа. Илнур армиягә китүгә бәйләнә башлаган иде, инде аны тутыя табутта кайтаргач тышавы бөтенләй бушады. Оятсыз тәре! Өч аймы соң элек, тансыдан кайтканда, килде дә кысып кочаклап алды. “Син минеке!” – дип кычкырды шакшы аракы исе килеп торган авызын аңа таба сузып. Ахирәте Венера белән култыклашып бара иде Гөлия, өстенә бер чиләк юынтык су койдылармыни! Венера бер читкә каерылып көлеп тора җитмәсә. Юка баш! Ә Гөлия нишли ала? – ике нәни йодрыгы белән азгын Радикның калкан кебек калын, киң күкрәген төйде инде үзенчә… Шул чакта… Гадәттәгечә күршеләре Айрат ияргән иде аларга. Бер адым арткарак калып, ике кызның үзара сүзенә кушылмыйча тын гына атлый иде ул бүген дә. “Сагынма Илнурны! – дип кычкырды тагын Радик. – Юк ул! Бандералар дөңкегән аны. Оныт!” Селәгәй тулган авызы Гөлиянең иреннәрен эзли, бәбәкләре оядан атылып чыгарга тора. Шул чакта… Гөлиядән кинәт аерылды да көзге пычракка килеп төште Радик. Айратның селтәнгән кулын гына күреп калды Гөлия. Кемнән-кемнән, күрше малайдан ул мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Авыл егетләре Радик белән каршылыкка кермәскә тырыша, ул бик гарьчел, усал хәтерле, мәкерле, бәйләнешмәвең яхшы. Анысы бер хәер, атасы Хисмәт тирә-якта бер авторитет. Көйсез улының юлына аркылы төшсәң, бөтенләй юкка чыгуың да бар. Хисмәт бай үз сүзен генә сүз итә торган коры кеше, улының нинди җимеш икәнен белә, корт төшкәнен дә күреп тора – тик бит үз баласы! Аны кыерсытырга юл куйса, ул кем була? Әйе, беркем дә булмый. Тешен кысып ул аның кыланмышына түзә, түзмәгәндә каеш белән арт сабагын да укытып ала; тик җиткән егет ләбаса! Димәк, бер генә юл кала –өйләндерергә! Аягына сыер басса, тиз аңга килер, эттән туган… дисәң инде, дөрес үк булмас, Хисмәт үзен эткә түгел, бүрегә тиңли иде.
Шул ук көнне Айратны полиция тотып китте. Радикны үтергәнче кыйнавы гына җитмәгән икән, кесәсеннән әфьюн чыкккан, ә өендә ваһһабитка өйрәтә торган китап тапканнар, имеш! Булыр да, Айрат авыл егетләре белән артык аралашмый торган сәеррәк җан иясе иде бераз. Шизакатьлерәк иде ул үзара әйткәндә. Бервакытта хәтта аның авыл клубындагы китапханәгә кереп киткәнен дә кемдер күреп калган. Китапханәгә! Егет кешегә төсме шул? Тәмәке дә тартмый иде ул… Эчү мәҗлесләрендә дә катнашмый иде мәхлук. Менә бит! Нинди елан асрап ятканнар куенда. Ярый әле җаен китереп авылны шартлатмаган.
Шулай дип сөйләнүчеләр булды, тик кем генә ышанды икән бу сафсатага? Намазга баскан берничә карт-коры эчтән генә зөбаный Хисмәтне каргады, Айратны утыртуда шуның кулы уйнаганы һәркемгә ачык иде. Кибет тирәсендә хатын-кыз чәпчеп алды – шул гына! Оныттылар берничә көннән Айратны. Әтисенең дә кем икәне билгеле булмаган ятим-йотама кемгә кирәк? Акылга җиңелрәк әнисе генә – Дивана Эльвира дип йөртәләр иде аны авылда – кинәт гаип булган улын берничә тапкыр урамга чыгып эзләп керде дә тынды. Аннары аны да каядыр алып киттеләр. Картлар йортынамы соң, әллә җүләрләр йортынамы, диделәр… Гөлиянең әтисе буш калган йортның тәрәзләренә аркылы-торкылы такталар сугып чыкты. Бетте шуның белән! Аллаһы әкбәр!
Тик Гөлия белмиме инде Айратның кем икәнен? Бер урамда уйнап үстеләр, бер сыйныфта укыдылар. Кыюсыз, сүзен беркайчан да өздереп әйтә алмаган Айрат та булдымы ваһһабит? Адәм көлкесе, дияр идең, нинди көлке монда, ун елга ук утыртачаклар диме соң… Җебегән Айрат исән каламы инде андагы бандитлар арасында. Гөлиянең бәгырен әрнетеп торган нәрсә – Айрат бит аның аркасында эләкте бу бәлага! Аны яклап кул күтәрде бит ул йөзе кара Радикка. Ябык кулын селтәгән килеш әле дә күз алдында тора әнә – сөяк тә тире! Өрсәң очып китәр, ачуым да бер килмәгәе. Озын чәче иңенә ишелеп төшкән, иягендә өч-дүрт бөртек сакал, күзе кылыймы соң – берсе чәршәмбегә, икенчесе бөтенләй якшәмбегә карый. Шул да булдымы террорист, яптырный малахай. Нишләп кенә ята икән инде ул төрмәдә, мескенем.
Бәла бит ул үзе генә килми, ишен дә ияртә. Әрлән Хисмәте ишек шакуга ук йөрәге кысылып куйган иде Гөлиянең – юк, алдамый шул йөрәк! Үз бүлмәсендә аягөсте килеш залдагы һәр хәрәкәтне тоеп, һәр ым-ишарәне кан тамырлары аша кичереп, тын да алмый торды ул. Чакырылмаган кунак белән әтисе өстәл тирәсенә кара-каршы урынлашты. “Йә, – диде хуҗа, – дога кылыйк, – йола шулай куша.” Ул соңгы вакытта җомга көннәрендә мәчеткә йөри башлаган иде. Хисмәт битараф кына битен сыпырды да, гадәте белән үгезне мөгезеннән алды:
-Без ят кешеләр түгел, – диде ул кистереп. – Бер төптән чыкан ырулар. Йөз кызартырлык эшебез юк.
“Ә Айрат? Айрат! Айрат…” – дип йөрәге сулкылдады Гөлиянең. Йөз кызарырлык кынамы… Җәһәннәм утында янарлык! Тик аның йөрәген беркем ишетмәде, чал ирләр салмак кына сүзне дәвам итте.
-Әйе, бер төптән, – дип җөпләде хуҗа.
-Дүртенче буынга киткәч, авылда әммәбез кардәш. Зыян юк, кыз ярәшергә ярый. – Хисмәт кыска гына көлеп куйды.
Ишекне шакыганда сизенгән иде Гөлия, хәзер инде Әрләннең нигә бусагадан атлавын тәмам аңлады: улына – азгын Радикка! – аны – алма кебек Гөлияне! – хатынлыкка сорарга килгән.
“Әтием! Әтием! – дип сулкылдады бичара йөрәк, – зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә.”
-Минем Радик синең кызга кызыгып йөри икән. – Хисмәт авыр сулады. Бераз тынып торгач, сүзен дәвам итте: – Яшерен-батырын түгел, малай бераз тулыксыз. Киртә сикергән чаклары була. Хатыны, балалары булгач, көйгә килер. Мин шулай уйлыйм.
-Һе… – дип куйды әтисе. – Буласының, беләсеңме, кайдан ук билгеле?
– Беләм. Балачактан ук, бугыннан ук билгеле кем буласы. Минем малай ул минем малай! – Хисмәт нәни йодрыгын өстәлгә куйды. Тәрәзәдән яктылыкныңмы кыңгыр төшүе – өстәлдә яткан йодрык шактый олы булып күзгә ташланды. Шулай булмыйни, элекке биш калхуз, бөтен кыр-басулары, техникасы, ихаталары-биналары белән, Хисмәтнең шушы йодрыгы эченә керде дә бетте бит, ходавәндә. Калхузлар дигәнемез, бер дә булмаган кебек, эт сигәнче вәйран булды да куйды. Вәссәлам!
– Әйбәт яшәрләр. Малайны мин үзем авызлыклармын. Киленгә кырын карасамы?!
Хисмәт инде Гөлияне килен дип саный! Сүзенә каршы килерләр, ишектән кире борырлар, дип ул башына да китерми иде. Каршы килеп кара! Авылда яшәрлегеңне калдырмас, ник туганыңа үкенерсең. Алай да әтисе тиз генә бирешәсе итмәде.
-Хәзер бит, үзең беләсең, кордаш… Яшьләр үзләре сайлый.Аннары минем кыз әле сабыйлыктан да чыкмаган. Эһе. Калага укырга китмәк кели.
-Бабайлар ни әйткән? Бүрек бәреп егылмаса, кызны кияүгә бирергә була, дигәннәр. – Хисмәт тагын кыска гына көлеп куйды. – Алар юләр булмаган.
-Акыллырак булганнар, дисеңме? Ай-һай! Акыллы халык дәүләтсез калмый.
Хисмәт, хуҗаның сүзен игътибарсыз калдырып, үзалдына сөйләнгәндәй:
-Укымак кели… Ни пычагыма… Әнә минем дурак укып йөргән булды. Экономист итәм, янәсе. Финансист! Имтихан саен акча түләдем. Дипломын сатып алдым. Хәзер кем инде ул? Бишне алтыга тапкырлый белми! Телефонына карап әйтә! Хәсрәт… Апкайттым шәһәрдән күтенә тибеп. Тракторга утыртам хайванны. Басу сөрсен бүтән эшкә ярамагач.
-Син шул дуракка кызымны димлисеңме?
-Әйе! Үзәге таза аның. Минем орлык! Әйтәм бит, өйләнгәч, бала-чагасы булгач, ипкә килә ул.
-Ай-һай. Белмим ни әйтергә дә…
-Син кирле-морлы сөйләнеп утырма! Ни әйтергә белмәсәң, хатыныңны чакыр. Мин тешләгән җирдән өзмичә калмыйм.
-Син, кордаш, ордым-бәрдем сөйләшмә әле. Кыз бирү ул уен-муен түгел. Хатынны да чакырырбыз. Киңәш-табышсыз булмас.
-Кызың өлгергән. Вакытында озатмасаң, бозылып та китә ул кыз бала. Замананы кара син. Кяфер өстенә кяфер.
Гөлиянең әнисе каядыр биләмгә киткән иде, озын гомерле булыр – нәкъ үзен искә алганда кайтып та керде.
-И-и, Хисмәт әбзәй килгән наса, сиңайтәм, чылтыратып та әйтмисең, – дип, аш бүлмәсенә ашыкты. Аңа өмет юк иде. Әрләннәр белән туганлашырга улмы каршы булсын?! Бай тормышка кызыкмаган көне юк. Инде әтисенең тәмам колак итен ашап бетерде. Хәйран күп кредит алганнар иде банктан, хәзер шуны түлисе бар. Әнә ничек балкыды түрендә Әрләнне күргәч.
Калым-фәлән, бирнә-төгәннәр турында тыңларлык рәте калмаган иде Гөлиянең, күңеле тулудан әлсерәп ятагына ауды да – акты да китте.

Үтүген яраткан лифчигы өстенә куйган килеш тәмам онытылган бит, әй! – көйгән ис борынына төрткәч кенә аңына килде. Лифчикның йомрысына таба омтылып, алсу тукыма өстендә өчпочмаклы кара эз калган иде. Күзенә тагын мөлдерәмә яшь тулды – ташларга инде моны… Илнурның соңгы истәлеген. Лифчикны йомарлап ишек төбендәге чүп чиләгенә таба борылган иде, артына авып китә язды: бусагада чәче төптән кыркылган Айрат басып тора! Тар чыраена әллә нинди сәер киң елмаю ябыштырган, үзе тач бер малай-шалай инде, әйтәсе дә юк.
-Айрат?! – Үз күзенә үзе ышанмыйча, Гөлия Айратка таба омтылды, аның арык иңбашына каккалады. – Чыгардылармы? Нигә торасың инде каккан казык кебек, әйт тизрәк!
-Качып кайттым, – диде егет-малай гади генә.
-Качтың? – Гөлия гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде. – Качтың? Соң сине бит хәзер атып үтерәләр. Син шуны беләсеңме? Инде сине дөнья бетереп эзлиләрдер.
-Син кияүгә чыгасыңмы? – дип сорады Айрат һәм, балачактагы гадәтенчә, йодрыгы белән авызын сөртеп куйды. – Радикка…
-Анысы сиңа нигә инде? – дип ачыргаланды кыз. – Син соң аңлыйсыңмы…
-Бик яхшы аңлыйм, – диде Айрат. – Шуңа качып кайттым да.
-Нәрсә? – Гөлия, беренче тапкыр күргәндәй, Айратка батырып карады. Әйе, ул бу егетне беренче тапкыр күрә иде. Теге ул белгән җебек Айрат түгел бит бу! Бөтенләй бүтән Айрат! Әле генә миен кисеп үткәндәй булды: аңа сыланып маташкан исерек Радикны төртеп егуы да, хәзер полиция кулыннан качып кайтуы да тикмәгә түгел, ул бит… ул бит… И-и мескен! Гөлиягә гашыйк булып йөргән ләбаса. Хәзер дә гашыйк. Ә Гөлия аны уйлап та бирмәде. Ничек инде ул, ярты авылның егетләрен саташтырган Гөлия, Дивана Эльвираның өтек малаена карасын?! Айратның шулай өметләнеп йөрүе аны рәнҗетә түгелме соң… бар ягы килгән кызны! Гарьлек, гарьлек, билләһи.
Тик… тик… кем аны шулай хөсетсез, самими ярата алыр соң бүтән? Кем аның хакына төрмәгә керергә дә риза булыр? Карышмыйча гомерен корбан итәр?
-Син бит… бөтенләй… – дип бытылдады ул каушап, – сиздермәдең…
-Көн саен клубтан сезгә кем ияреп кайтты алайса?
-Мин сине Венера артыннан йөри, дип уйлый идем. – Күзен почмакка төртеп ялганлады Гөлия: моңарчы Айратка кагылышлы бер уй да килгәне юк иде башына. Әйе, искәрә иде алар Венера белән: Дивана Эльвираның тилемсә малае ияреп кайта аларның эзенә басып… кайтса соң?! Вакыты җиткәч, кем кайтмас үз өенә. Ашаган җиренә сыер да кайта. Ә-ә, исендә, Венера колагына пышылдаган иде бугай: “Бу малай сиңа бик мәхәббәтле карый, авыз суын корытып…” Гөлия көлгән генә иде. Кинәнеп көлгән иде ахрысы. Сәләмә генә малай булса да, тугрылыклы әнчек кебек арттан ияреп килүен күрү барыбер кыз күңеленә рәхәтлек биргән иде. Ул бит тулысынча синең ихтыярыңда! Боерык бирсәң, ул бит синең өчен коега да баштүбән сикерәчәк, чәчрәп китим шушы урында ялгышсам. Тик кызга кирәкми иде ул тилемсәнең коега сикерүе. Әйе, кинәнеп көлде дә, шунда ук онытты күрше малае турында Гөлия.
-Радикка чыгуыңны ишеткәч, миңа шок булды, – диде Айрат, тынлыкны бозып. – Аңа түгел, син миңа чыгарга тиеш!
-Әниеңне картлар йортына алып киттеләр.
-Юк, юләрләр йортына… – Айратның йөзендә берни үзгәрмәде. – Күптән кирәк иде. Анда аңа әйбәтрәк булыр. Юкса монда…
Гөлия иңбашын сикертеп куйды. Аңлады ул Айратның ни әйтергә теләгәнен. Әбисеннән ишеткән мәкаль исенә төште:
-Илдә чыпчык үлми.
-Чыпчык үлми, кеше үлә, – диде егет, иренен кыегайтып. – Гөлия! Әйдә, киттек минем белән! Расия зур, табарбыз ышык урын.
-Айрат! Сине барыбер эзләп табачаклар. Алардан качып булмый.
-Качарбыз, беркем табалмас.
Гөлия аңа ияреп каядыр китүне башына да китерә алмый иде, сорады:
-Бер тиенсез кая гына барып җитәрбез?
Айрат иренен турсайтып ятакка утырды.
-Сезнең шул булыр инде… Акча! Акча! Шул гына сезгә дөнья тоткасы. Радикка да шуның өчен чыгасыңдыр әле?
-Мыскыл итмә, – диде Гөлия, малай янына чүмәшеп.
-Мин төрмәдән качтым синең өчен, ә син… син…
Гөлия егетне тынычландырырга маташты: иңеннән сыпырды, чигәсеннән үбеп алды. Бик тә, бик тә кызганыч иде Айрат.
-Мин бит синең өчен үләргә риза!
-Беләм, беләм…
-Ташла ул Әрлән малаен. Бәхетсез булырсың гомер буе!
-Соң инде, Айрат. Берсекөнгә туй. Хәзер качып китсәм, әтиләр нишләр? Андый хурлыкны ничек күтәрер?
Айрат илереп елый башлады.
-Нигә качтым мин төрмәдән? Сиңа ышандым! Тотсалар, кыйнап үтерәләр бит мине! – Ул инде бәләкәй гәүдәсе белән Гөлиянең куенына кереп беткән, кырыкмыш башын имиләр өстенә урнаштырган – шунда күз яшен түгә иде. Ниһаять, ул юеш йөзен күтәрде. Аһ, кызганыч, кызганыч бала… Юеш иде ирене. Корсак төбендәрәк пәйда булган ниндидер авыртыну аяк бармакларына, муен тамырларына кадәр таралып, аркасына яткырды Гөлияне. Бичара малай, көтелмәгән бәхетенә сыеша алмыйча, ыңгыраша иде. “Чү! Чү!” – дип пышылдады кыз; нигә алай әйтте, үзе дә аңламады.
-Гөлия!
Ишек тоткасына кулын салган егеткә Гөлия аркан борылды, итәген рәтләде.
-Китик бергә. Без бит хәзер… – дип нидер әйтергә маташкан егетне бүлдерде:
-Юк!
-Ярар! Радик – сарык! Ә мин – беренче! Онытма: veni, vidi, vici.
-Нәстә?
-Цезарь әйткән: килдем, күрдем, җиңдем.
-Кабәхәт! – Кыз өстәлдәге кул астына эләккән алсу лифчикны кукыраеп торган малай өстенә ыргытты. – Кабәхәт! – Бая гына шундый якын, газиз, ә хәзер, берничә минут эчендә, шулкадәр ят, күңел кайтаргыч кемсәгә әверелгән иде ул. Лифчик, пионер галстугын хәтерләтеп, Айратның муенына уралды. – Кабәхәт! – дип янә кычкырды Гөлия, нигә ярсыганын үзе дә аңламыйча. Ярсыйсы, аяк тибеп кычкырасы, бөтен дөньяны җимерәсе килә иде.
Начар артистларча пафос белән көлеп, Айрат кар явып торган урамга йөгерде. Анда дөнья түгәрәк һәм ап-ак иде шикелле.
Чи-чи чинаган полиция машинасының тавышын ишетеп, Гөлия тәрәзәгә капланды. Тавышсыз гына иңрәде ул: кая барып бәрелергә белмәгәндәй, Айрат ике машина арасында бәргәләнә иде. Бераздан битлек кигән, башаяк коралланган дәү-дәү ирләр кечкенә автобустан коелышты, икәве, төркемнән аерылып, түм-түгәрәк күк астында берүзе калган малайны күз ачып йомганчы бөтереп алды; кулын боргычлап, җиңел машинаның арткы утыргычына ыргыттылар. Машинага керер алдыннан бер мизгелдә Айратның күз карашын тотты сыман Гөлия. Бәхетле иде кебек Айратның күз карашы шул мизгелдә. Ачы тавышларын урамга таратып, машиналар китеп югалды. Гөлияләр турында, ак кар өстендә, алсу тап калды.

Калдык

Көн кичкә авышкан иде. Яхшы! Ул көн буе киләп сарды, анда барды, монда әшнәләре белән ләчтит сатып утырды. Таныш-белешләре күп аның Канашта. Ул бераз чайкалып бишенче катка күтәрелде, фатирының ишек кыңгыравын чылтыратты. Фатирының дип… хатынының фатиры инде, ярты ел элек бер марҗага йортка кергән иде. Яхшы! Йортка кергәнче утка кер, диләр тагын. Элек шулай булгандыр да бәлки… Ә хәзер аның бер ояты да юк…
Ишекнең теге ягында кыштырдау ишетелгәндәй булды.
Вагыйз тагын кыңгырау төймәсенә басты, аптырагач, ишекне йодрык белән төеп алды.
– Галя!
Ишек кинәт ачылып китте, аннан хатынының кызгылт тимгелләр тибеп торган киңчә чырае атылып чыкты. Кемдер кызган таба белән кизәндемени, Вагыйз артка чигенеп куйды.
– Кертмим! – дип чәрелдәде хатын. – Туйдым мин синнән. Булдыксыз, эшлексез татар! Тагын күпме ашатып ятарга була сине… – Ишек шапылдап ябылды.
Йорт төбендә беравык аңгыраеп басып торгач, Вагыйз әкрен генә тимер юл вокзалына таба юнәлде. Сыендырырлар әле, бәлки берәр әшнәсе очрар. Ашыйсы килү дә үзен сиздерми кебек.
Яхшы түгел иде.
Ә бит әйбәт кенә яшәп киттеләр. Галяны авылга да алып кайткан иде Вагыйз. Култыклашып урам буйлап та уздылар. Авылда марҗага өйләнеп беркемне дә шаккатыра алмыйсың да… барыбер тел шартлатып калдылар агай-эне, әби-чәби. Бала-чагалар байтак кына арттан йөгереп барды. Шаккатмаслыкмы – марҗа Вагыйздан бер башка озын, үзе юан, аяклары гына да гөбе кадәр.
“Өйләнә алмассың, сиңа кем чыксын”, – дигән әнисе дә телсез калды.
Вокзалда, гадәттәгечә, кеше мыж килә иде. Ул буфет тирәсенәрәк килеп басты. Янәшәдәге өстәл янында ике кеше кыздырылган тавык ашый. Уртада шешә кукыраеп утыра. Чем кара чәче шешенке маңгаена төшкән кысык күзлесе, ишарәләп, Вагыйзны үз яннарына чакырды.
– Нигә балтаң суга төшкән кеше кебек торасың, браток?
Икенчесе Вагыйзга аракы тулы стакан сузды. Ул, киресенчә, сап-сары чәчле, сипкелле иде. Сипкелләре сикереп чыгып менә-менә идәнгә коелыр сыман. Вагыйз дөресен әйтте:
– Хатын куып чыгарды, – диде.
Шуннан соң аны типкәләп уяттылар. Вагыйз эренле күзләре белән як-ягына каранды. Сыер абзарында йоклап ята түгелме соң ул? Әле генә вокзалда иде, ә хәзер абзарда салам өстендә…
– Мин кайда? – диде ул аптырап.
– Оҗмахка эләктең, браток, – дип көлде Сипкелле. – Хәзер ашау – байдан, үлем – ходайдан сиңа.
– Тор, имгәк, – дип җикерде Кысык күз. – Өченче тәүлек йоклыйсың инде. Менә сиңа эш фронты. – Ул кулын җәеп абзарга ишарәләде. – Савучы да булырсың, көтүче дә… кыскасы, терлекче.
Вагыйз иренеп кенә торып басты. Башы чатнап авырта иде. Сыерлар, ризасызлык белдереп, мөгрәшеп куйды. Вагыйз, күзен угалап, бу ике кешегә кызыксынып карады.
– Шаяртасызмы? – диде ул нигәдер өметләнеп.
Кысык күз көтмәгәндә аның эченә китереп сукты. Вагыйз бөгелеп төште.
– Син хәзер безнең кол! – диде Сипкелле. – Аңлыйсыңмы шул сүзне?
Кысык күз кизәнми генә Вагыйзның яңагына кундырды. Авыз эче җылынып китте, ирен читеннән кан сузылып чыкты.
– Аңладыңмы?
– Аңладым.
Алар абзардан чыктылар. Тышта офыккача дала җәйрәп ята иде.
Берәү чүгәләп учак кабызып маташа. Учак өстенә казан аскан.
– Сашка! – дип кычкырды Кысык күз. – Сиңа ярдәмче алып килдек.
Сашка дигәне чал чәчле, сакалы берничә көн кырылмаган, чепи күзле бер карт булып чыкты. Чандыр, аркасында калак сөякләре тырпаеп тора. Өстәвенә чукрак та иде ахрысы, кулын колагына китереп:
– Ә? – дип торып басты. Озын буйлы иде бу карт, бик ябык иде – сәләмә пинжәген гүя скелетка кидереп куйганнар.
– Менә иптәш булды сиңа. Эш рәтенә төшендер.
– Шурба хәзер кайнап чыга, – диде Сашка. Учак инде кабынган, ялкыны әрсезләнеп казан төбен ялый.
Кысык күз белән Сипкелле, машинага утырып, китеп барды.
“Качарга кирәк!” – дип уйлады Вагыйз.
– Без кайда? – дип сорады Сашкадан. Кычкырып сорады.
– Акырма… – Карт учакка таягы белән төрткәләде. – Җир өстендә әле пока.
– Якын-тирәдә берәр авыл бармы? – Вагыйз Канашның бик еракта калуын аңлап алган иде инде.
– Белмим, – диде Сашка. – Сиңа авыл нигә кирәк? Безгә моннан беркая да китәргә ярамый. Ничава, күнегерсең. Бераздан каядыр китәсең дә килмәс. Кем көтеп тора безне анда. Ә монда яхшы: ашау – байдан, үлем – ходайдан.
“Качарга кирәк!” – дип уйлады Вагыйз.
Тик кая качасың?
– Монда егерме сыер, икебезгә унышар, саварга иртәнге дүртенче яртыда торырга туры килер, – дип “эш рәтен” өйрәтә башлады Сашка. – Алтыда инде көтүгә куабыз. Кич белән тагын шул мәрәкә. Иртә-кичен сөтне машина белән килеп алалар.
– Мин ничек монда эләктем соң? – дип уйлаганын үзе дә сизмәстән кычкырып әйтте Вагыйз.
– Баш катырма юк белән… Ашау-эчү яхшы. Әнә тегендә йоклыйбыз. – Сашка абзар кырындагы бер алачыкка төртеп күрсәтте. – Яхшы. Алай-болай сугыш башланмадымы анда?
– Кайда?
– Дөнҗада…
– Ишетелмәде.
“Аракыга йокы даруы салганнар!” – дип уйлады Вагыйз. Иртә-кич сөтне алып китә торган булгач, димәк, кешеләр алай ук ерак яшәми.
– Исемең ничек соң?
– Васька.
Тамак ялгап алгач, Вагыйз дала буйлап китте. “Васька! Акылыңа кил”, – дип кычкырып калган Сашкага ул кул гына селтәде. Барды да барды. Кояш лепкәсен пешерде, йөзеннән шаулап тир акты. Күз алдында яшелле-зәңгәрле түгәрәкләр биеште. Аяк буыннары тотмый башлагач, ул йөзтүбән җиргә капланды. Бераздан аның янына машина килеп туктады.
– Кая җыендың, падла! – дип Сипкелле аның эченә китереп типте.
Аны, кулларын бәйләп, машинага тактылар. Машина акрын гына сыерлар калган якка кузгалып китте.
Вагыйз бүтән качмады. Күнекте. Чыннан да, бу дөньяда кемгә кирәк ул? Ә монда ашау – байдан, үлем – ходайдан. Кешене шул ашау кайгысы йөртә түгелме соң дөнья йөзләрендә? Ә үлем инде ул кайда да үлем. Ходайдан…
…”Вагыйз югалган!” – дигән хәбәр авыл өстендә яшен тизлегендә таралмады. Аның югалганын күп кеше сизмәде дә. Әнисе генә сирәк-мирәк сагынгалады бугай. “Күз көеге булып йөргәнче, югалуы артык”, – диде бер энесе. Аңардан барысы да туйган иде. Әнисе турында әйтмим, аналар үз балаларыннан туймый.
– Күптән үтереп ташлаганнардыр инде, – диде Таракан Зиннәт.
– Күңелем сизә, исән ул, – диде Нәби. Алар Вагыйз белән бер мәктәп коридорында укыганнар иде.
– Бәлки аны бүтән планетага алып киткәннәрдер? Хәзер гадәти маршрут ул, – дидем мин.
– Күңелем сизә, исән ул, – дип кабатлады Нәби.
Бу хәлләргә инде унбиш еллап вакыт үтте. Вагыйз онытылды. Кешеләр җирдә гел югалып тора, әллә кемнәр югала – беркемнең дә исе китми.
Менә бер көнне авылга затлы машина килеп керде. “Мерседес”мы соң шунда… Кем утырып кайтты, дисезме? Әйе, әйе, Вагыйз! Үзе генә түгел, янында ике кеше бар иде. Берсе Кысык күз, икенчесе Сипкелле. Вагыйз алардан бер адым да читкә тайпылмады. Бер-берсенә тагылып өйгә дә кереп киттеләр. Анда Вагыйзның әнисе ялгызы яши иде.
Шулкадәр озак еллар аерылып торганнан соң әнисе белән ничек күрешкәндер Вагыйз, миңа мәгълүм түгел. Күз яшен күрсәтмәгәндер, элек андый гадәте юк иде.
– Әби! Улың алтын куллы синең! – дигән имеш Кысык күз Вагыйзның әнисенә. Авылда шулай сөйләделәр. Апа кеше ул минутларда үзен бәхетле хис иткәндер, шаять. Юлдан язган улына карата андый бәяләмәне кайчан ишетә алыр иде әле ул?!
“Мерседес” авылда озак тормады. Шул ук көнне китеп тә барды бугай. Вагыйзның озак еллардан соң ике ят кеше белән кайтып китүе сәбәбен эзләп Нәби генә бер көн баш ватып йөрде.
Икенче көнне билгеле булды: Кысык күз белән Сипкеллегә Вагыйзның кеше булуын ачыклый торган белешмә кирәк булган икән. Муниципалитетта шулай диделәр.

Кыска ялганыш
Авылда кичләрен капка төбенә чыгып утыру гадәте бар инде ул. Чыгасың, ике-өч күршең сиңа кушыла. Офыкта кып-кызыл кояш эреп ята. Моңсулык япанчасын бөркәнеп, сабырлык кушагын билгә буып авыл төнгә керергә җыена. Әйе. Күз бәйләнгәнче утырабыз берничә карт-коры. Телевизор карап кына ятмассың бит. Дөрес, дөнья хәлләре монда да арттан калмый. Эквадор президенты өчен ничек борчылмыйсың?! Көн буе Аурупа өстендә очып йөргән, имеш, бахыр. Чөнки дә җиргә кунарга рөхсәт булмаган. Ниһаять, бер аулак кумырыкка төшеп утыргач, полисия кереп тентегән үзен. Рәҗе шулай кешене мыскыл итәргә ярый? Әмерикә котыртып ята икән Аурупаны шундый шуклыкларга. Аларга нәрсә, шаярырга булсын.
Сүз иярә сүз чыга шулай. Авылда да сөйләрлек гыйбрәтләр күп. Гыйбрәттән генә тора да инде хәзер авыл. Безнең урамда гел карт-коры гына калды. Кайчан гына монда уптым яшьләр иде, урам иңләп, көнне төнгә кушып бала-чага чатыр чабадыр иде. Урамның исеме генә дә үзе гыйбрәт – Котылдык дип атала. Аерылып, ниһаять усал каенаналарыннан котылган киленчәкләр кушкан исем. Каенаналар да төшеп калган түгел, аларның үз атамасы – безнең очны Комгансызлар дип йөртәләр иде заманында. Шулай да тора-бара киленчәкләр кушкан исем өскә чыкты. Әнә шул кайчандыр чибәр, чая киленчәкләрнең берсе камыт аякларын сак кына күчергәләп, таяк белән ярдәм итештереп монда таба килеп ята. Каш өстенә кулымны куеп караган идем, аптырап киттем: минем кәмпер бит бу! Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Ә бит теге чакта… Һи-и…идриттити.Теге вакытта, аулак өйдә нинди иде?! Борынгылар өйтмешли, мисле кура җиләге иде инде, һич арттырмыйм. Авыл егетләре сыланырга җай гына эзли иде. Мине сайлады. Һы, ник сайламасын, һөнәрем дәрәҗәле – электрик; бераз саксыз йөткерсәң дә ильич лампалары сүнә торган заман – бөтен авылның күзе миндә! Кыяфәт тә шәп, кылык та – камчы кебек уйнак, чыбыркы сымак шартларга гына тора идем яшь чакта! Али карендәш! – дип кылкынып торалар иде. Ә хәзер нәрсә? Хәзер шул, юкәдән ишкән бау кебек сөйрәләм шунда.
—Маузер өзелде, — диде минем карчык битараф кына.
Мин тиз генә битне сыпырып куйдым. Рәҗигун!
Туфрактан яралган, янә туфракка кайта кеше. Хәтта ки Маузер булса да… Атна-ун көн ятты бугай ул үлем түшәгендә. Сызлануга түзә алмыйча аты-юлы белән сүгенеп. Каршыдагы чапыраш күрше булгач, хәлен белергә кергәләп чыга идем. Юкса нигә миңа аның хәле?
—Карчыкларны чакырып карыйм әле, үлекне төнлә ялгыз калдыру ярамас.
Хатынга каршы төшмәсәм дә, күзне ризасызлык элпәсе каплап алды. Исән чакта Маузер кеше яратмады, җүнләп исәнләшә дә белми иде. Үзен дә беркем өнәмәде. Янәшәсендә хәзер берничә карчыкның мыдыр-мыдыр укынып утыруын теләр иде микән… Алладан да, мулладан да җәяү качкан кеше иде бит ул.
—Син димен…муллага барып әйт…— Кортка ерак китмәгән икән әле. Дөресе, бөтенләй китмәгән, бөкрәеп һәмишә каршыда басып тора!
Әйе, муллага хәбәр итәргә кирәк. Үлем-төшем аның төп эше. Авыз тутырып әйткәндә, үлеме мәрхүмнеке, төшеме исә муллага. Хәер, Маузердан нинди төшем… Исән чагында да өч тиен сәдака бирмәгәндер.
Мулла ерак яшәми, түбән очта гына. Караңгы төшкәнче барып җитәрмен шәт. Китеп тә барам түгелме соң инде менәтерәк. Мин шундый! Яшьтән үк тоткан җирдән сындыра идем. Әле дә озак сөйләшеп тормадым, атладым мулла өе тарафына түбән очка.
Маузер кайчан авылга кайтып төште соң әле ул?
Көтмәгәндә, уйламаганда, ашка төшкән чебен кебек. Авылда аның беркеме юк, аны да беркем көтми иде. Дөресе, дөньяда барлыгын да оныткан идек. Йә, бер тамырың өзелгәч, нигә, кайтып, кеше күзен борчып йөрергә? Маузер турында әйтүем. Әйе, чәчәсен чәчеп, тынычланып калган вакыт иде. Бәрәңге инде борынлаган, теге кабәхәт комсыз коңгызларны котыртып, кара җир өстендә яшел яфраклары күренә. Менә шул чакта кайтып төште ул. Йортлары инде егерме елдан артык ташландык тора иде. Шунда яши башлады зимагур.
Кулыннан эш килә икән — юкса элек бер саяк-сандырак иде — берничә көндә йортның эчен чистартып, юып чыгарды, тәрәзәләрен алмаштырды, ишегалдындагы үләнне чапты, капканы рәтләде. Әлмира карчык хәтта бакчада казынганын да күреп калган. Менә бит кеше ничек үзгәрә… Егет чагында ничек кыланганын күрсәгез иде сез аның… И аның күкрәк киереп урамнан узулары! Әйтерсең, Чулак Әләү малае түгел, әлләкем… Үз-үзен артык та яратканга кырыкка җитәрәк тә өйләнмәгән иде. Килергә атлыгып торучылар да күренмәде. Хатын-кыз эт шикелле ул – кемнең кем икәнен бик тиз сизеп ала. Хәзер нәрсә… Җилкәләр төшкән, күкрәк инде киерелми, үзе бөкрәйгән, йөзгә тоҗым кунган. Юкса бит әле ул алтмышны да тутырмаган кеше! Тормышы татлы булмагандыр читтә. Йөзенә караганда гел ачыны ашаганга охшап тора.
Кайда йөргәндер шул гомер… Алла белә. Маузер безнең белән аралашмый, без дә күрешергә атлыгып тормыйбыз, кайткан икән кайткан, яхшымы, начармы, ата нигезе. Бәлки туфрагы тарткандыр олыгайган көннәрендә. Югыйсә монда кемгә кирәк ул? Затсыз бәндә иде Маузер, затсызның яхшы якка үзгәргәнен күргән юк әле. Күңел турында әйтәм инде, башкасы үзгәрер аның…
Шулай да беркөнне килде ул безнең янга. Өен рәтләп бетергән иде инде. Без әлеге дә баягы капка төбендә утырабыз. Без дигәнем шул берничә бөртек карт-коры. Әлмира карчык инде иң беренче булып чыгып утыра тамагын кырып. Аз гына ютәлләп — кибарьлек өчен! — мин чыгам. Капка төбендәге утыргыч шомарып беткән. Нигә тагын да шомартмаска? Бераздан юл тузанына галушларын ышкып Әлбирт күренә.
—Бисмилла, — ди арык артын утыргычка төртеп.
Соңгы атнада ни сөйлисең, ни сөйләсәң дә тәртә очы һаман шул Маузерга килеп төртелә.
—Аның югалганына бер утыз ел бардыр, әдәм тәганәсе?
Әлмира карчыкны җөпләп, Әлбирт сүзгә кушыла:
—-Мәскәүдә сугыш чыга язган иде бит, шул елны… Шәймине дә читлеккә утыртып алып китәселәре иде.
—Туксанынчы ел! – дим мин катгый итеп. Үзем шунда ук икеләнеп тә алам: әллә туксан берме?
—Һи, гумерләр, — дип уфтана Әлмира карчык. —Суга баткандай юкка чыккан иде шул. Әнисен җирләргә дә кайтмады.
—Табалмадылар.
—Хәернисаттәй үлгәнгә дә инде, и-һи, —дидем мин дә. — Әләү абзыйдан соң озак тормады ул да.
—Ә? Кайда йөргән дисең? — дип учын колагына китерә Әлмира.
—Әнә үзе килә, сорарсың. — Әлбирт капкадан чыгып килүче Маузерга ымлады. Чыннан да Маузер безгә таба атлый иде.
—Саумысс, — диде ул каршыга туктап. — Шәп кенә торас-смы?
Күзе элеккечә янып тормый, сүнгән, төсе уңган. Кәкре борыны исә бер якка янтайган.
—Аллага шөкер! — диде Әлбирт. Аңа шулай әйтү тиеш, чөнки дә ул күптән инде авыл мулласы булырга хыяллана. “Колһуалла” белән “Фатиха” сурәләрен ятлап куйганына да бишбылтыр. Нишлисең, берәү үлми, икенчең көн күрми. Тик түбән очтагы Сәет хәзрәт урынны бушатырга ашыкмый иде әле. Тиз генә җыенмый иде авыл читендәге каеннар арасына китәргә. Авырый дип күптән сөйлиләр дә… Хәзер кем авырмый? Табигать хәлләре шундый чөнки. Типсә тимер өзәрлек егетләр дә бүген дөнья җимертеп эшләп йөри, иртәгә сорыйсың, күренмәгәч… Китте ул, диләр. Көтмәгәндә китеп барган шулай хушлашмыйча да. Теге дөньяга… Без йөрибез әле менә иске сәпит кебек чалыш-мылыш. Яшәсен Сәет абзый да. Бик әйбәт хәзрәт. Искечә белеме әллә ни юктыр да, тик безнең авылга ярап тора әле пука. Бетеп барган авылга “Мөхәммәдия” шәкерте килмәс.
Әлбирт электән шундый – югары урынга кызыга торган гадәте бар. Кызыгуын кызыга, ә белеме чыпчык тезеннән дә юк. Яшь чакта бик озак партком секретаре булырга хыялланып йөргән иде. Армиядән үк камунист булып кайткан, хәсис. Җыелышларда сәхнәгә чыгып тузга язмаганны сөйләргә аңа куш. Тик партком итеп барыбер куймадылар, тикшереп алалар икән анда да. Әлбиртнең шунда барлык хәрефләрне дә танымавы ачыкланган. “А”ны таный икән, “Б”ны, хет үтер, танымый. Элек күргәне булмаган… Шулай да гомерен эшләмичә уздырды Әлбирт. Әле ревизия комиссиясенә, әле партийный контрольгә билгеләп кенә тордылар үзен. Менә хәзер Сәет хәзрәт урынына борынын сузып маташа. Әлбирт хәсрәт! – исеме үк килешми бит мулла булырга. Әлбирт исемле мулла була димени? Шуны аңларлык та акылы юк.
Маузер миңа карап:
—Кичә кишер-суган ише чәчкән идем, — диде. —Бүген карыйм: орлык өскә бәреп чыккан, чыпчыклар чүпләп ята. Нигә алай?
—Чәчү вакыты үтте бит инде, — дип кул селтәде Әлбирт.
Ә Маузер һаман миңа карап тора. Мин нәрсә беләм? Без үскәндә авылда бөтенләй яшелчә белән маташмыйлар иде. Күңеле уйнаган хатыннарга тозлы кәбестә кирәксә дә күрше авыл чирмешләреннән чыгып алдылар.
—Тупрак не принимает, — диде Маузер урысчалап.
Ни әйтим, җилкәне генә сикертеп куйдым. Күпме яшәп, андый хәлне күргән юк иде әле. Тупрак ул кеше түгел, тупрак – киң күңелле, һәр нәрсәне кабул итә. Җаныбыз гарешкә очуга үзебезне дә кабул итәр. Ленин гына ята ул әнә җир өстендә фиргавен сыман. Күмеп куйсалар, аны да кире төкермәс иде җир…
—Али әбзәй, әйдә, бер нәрсә күрсәтәм, — дип, Маузер иңемә кулын салды. Комы коелып бетмәгән иде әле: кулы авыр, гайрәте, ташмаса да, сизелерлек.
Киттем инде ияреп. Әлмира белән Әлбирт утырып калды. Әлмираның нидер сорарга ачылган авызы шул килеш ябылмыйча тора иде әле мин әйләнеп килгәндә дә.
—Әйдә, әйдә, курыкма, — дип Маузер мине бакча башына ук алып китте. Аптырадым – нигә куркырга әле миңа? Үз җиремдә басып торам, Аллага шөкер. Куркыр туныбыз күптән тузган. Шул үлемнән курыксаң гына инде. Анысы да гадәт буенча гына. Курык-курыкма, иртәме-соңмы ул барыбер киләчәк. Һәм алып китәчәк үзе белән – һичьюгы моңа шикләнмәскә була.
Маузер өшегән кеше кебек калтырана иде.
Ул төртеп күрсәткән төшкә карагач, минем дә күз маңгайга таба шуышты: каен үсентесе, менәтерәк… утыртылган чокырыннан суырылып чыккан да бер-ике метр читкә китеп ауган. Актарылган туфракта тамыр эзе тырналып күренә.
Бала-чага эше дияр идең, бездә аларның исе дә юк. Миннән шикләнмидер бит бу зимагур…
—Үзе чыккан ул, — диде Маузер, уемны сизгәндәй. Аннары тагын кабатлады: – Тупрак не принимает.
—Нич-чек?
—Менә мин дә аптырадым шул. Нич-чек?
—Ни әйтергә дә белмим.
—Нигез… Нигез танымый мине… — Маузер бүтән бер сүз дә әйтмичә бөкрәеп өенә таба атлады. Мин сәерсенеп чыгып киттем. Әллә нинди хикмәтләре бар бу дөньяның.
Шуннан соң Маузер нидер чәчеп, утыртып маташмады, ахрысы. Вакыты да калмаган иде инде, бераздан ул авырый башлады. Әҗәл чире йоккан, дип сөйләделәр.
Якын кешеләре, чыбык очы гына туганнары да булмагач, минем карчык кереп караштырып йөрде инде. Эт баласын да андый чакта ялгызын калдырмыйлар. Маузер кебек бәндәләрнең авызына су салудан берәр төрле савап буламы, белмим, әмма да ләкин дәптәргә гөнаһ язылмас, дидек алай да.
Менә бүген китеп барган Маузер. Ата нигезендә. Туфрак тигезли һәркемне. Анысы шулай, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Тик мәетне башта җирләргә кирәк бит әле туфрак тигезләсен өчен. Шактый мәшәкатьле эш ул… Кәфенлеге-ние кирәк, ләхет тактасы дигәндәй. Мулла белән киңәшми ярамый. Мәчетнең мая акчасы да бардыр әле.
—Менә шундый хәлләр, хәзрәт.
Мулла — Сәет абзыйны әйтүем — сакалын сыпырып шактый уйланып утырды. Ул төз гәүдәле, җитмештән узса да мускуллары кабарып тора, кирәксә, йөгереп китәргә дә, куып җитәргә дә күп сорамас. Әүхәтле, кабилиятле. Яшерен-батырын түгел, полкауник ул безнең! Әтисез үсеп, шундый дәрәҗәгә иреш әле! Элегрәк, без үскәндә, аны җилдән туган, дип тә ирештерәләр иде. Шуңа күрәдер дә мәктәпне бетерер-бетермәс чыкты да китте авылдан. Тәвәккәл егет иде ул. Тәвәккәл таш яра шул. Полкауник булып кайтты да озак еллар үткәч, кул кушырып утырмады — менә безгә мулла булды. Моңа җитәргә әле Әлбирткә… Әйтәм бит, буш хыял белән юанып йөри ул, хәсрәт.
—Мин аңа ясин чыкмыйм, — диде мулла, авыр сулап. — Шулай да зират кырыена күмми булмас.
—Алай ярыймы соң, хәзрәт? Догасыз-нисез… Мордар түгел бит ул.
—Син аның авылдан нигә качканын беләсеңме соң?
—Әтисенә кул күтәргән, дип ишеткән идем.
Чулак Әләүне яхшы хәтерлим мин. Алма агачыннан ерак төшми – Маузер төмсә чырае, кешесөймәслеге белән атасына охшаган… Чулак Әләүнең дә күзе тездән түбән иде, сүзе билдән аста. Үзе белән дә күрешергә, исәнләшергә теләүчеләр бик юк иде. Бигрәк тә хатын-кыз… урамда ул күренүгә берәр ихатага кереп китү җаен карый иде. Сугышның беренче көннәрендә уңышлы яраланып, чулакланып авылга кайткан Әләү бригадир булып алган, балда-майда йөзгән, тол калган байтак киленчәк аның кулы аша узган, дип сөйләнәләр иде. Сәет хәзрәт тә аның улы дигәнне ишеткәнем бар да, тик әйтәләр бит: кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә! Сугыш вакытында тууы хак, әлбәттә, тик бит Чулак Әләүгә тамчы да охшамаган. Аңардан Сәет хәзрәт кебек дастуйный кеше ничек тусын?!
—Кыйнап үтерде! Әләү… – Мулла, тамагына нидер тыгылгандай, озак кына йөткеренде. – Аны бит үзем җыештырдым, беләм. Кайтып урнашкан гына идем әле мулла булып. Әле дә күз алдымда… Каралмаган җире калмаган иде. Ничектер эшне йомдылар. Хатыны йөрде бугай, күтәрмәдән егылды дип таныклап. Бу мөртәтне эзләүче дә булмады.
—Хәзер инде нәрсә… Анда җавап бирер.
—Бирер. Һәр гамәл өчен җавап бирәсе. Тик менә туфрак пычрана.
Мин гадәтемчә җилкә сикерттем. Ни әйтәсең? Туфракның эше пычрак йоту инде аның…
-Әләү… башын күтәрмәсен дә, җүнле кеше түгел иде үзе дә.
Сәет хәзрәтнең йөзе кара-кучкыл булып янып чыкты.
-Булсын! – диде ул ярсып. Мин аптырадым – нигә ярсый ул шулкадәр? – Ата кешегә кул күтәрергә ярамый. Кем булса да аны кичерергә кирәк. Ул синең атаң! Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән синең дөньяга тууыңа ул сәбәпче!
Мин, уңайсызланып, үз уемнан үзем оялып, башымны аска идем.
—Иртән килермен, — диде Сәет хәзрәт, сүзне озакка сузмастан. — Кәфенлек бар, тактаны сәвит бирер. Әлбирт белән кереп җитегез, бергә җыештырырбыз.
Карчыгым инде кайтып җиткән иде. Мәет кырында төн чыгарга берәү дә риза булмаган. Хәзерге карчыклар да инде… Йокы калдырамы инде алар йола дип. Сәдака булмасын белә торып әле. “Бараммы соң, — дигән Әлмира. — Йөзе аркылы килсен мөртәтнең.” Алай ук кыланмаса да ярый иде дә… Кешене гаепләр алдыннан – бигрәк тә үлгән кешене! – башта бераз үзең турында да уйлап кую артык булмас. Әлмираны да беләбез. Аңа китсә, аның йөзе дә, бөтенләй үк аркылы килмәсә дә, тулаем үз фурмасын саклар идеме икән, ай-һай. Әлбирт тә башым авырта, кан басымы артты дип, ах та ух килеп өендә калды. Сәдака исен сизсә, башын култык астына кыстырып булса да килер иде әле, хәсрәт! Ярый, хәерле булсын. Берүзем утырдым мәет кырында “бисмилла, амин, бисмилла, амин,” — дип кабатлап. Төн куерганчы. Шуннан башка ни әйтим? Ә Маузер ята тын гына шул ике сүзгә дә риза булып… Нигә электр чыбыкларын алмаштырмады икән аякта йөргәндә? Бигрәк искеләр. Пужар чыгарга да күп сорамас…
Кайтып киттем бераздан өйгә. Утны сүндермәдем. Караңгыда ятарга өлгерер әле.
Таң атканчы керермен, дигәнием. Йоланы бозу булса булыр, ятсын бер үзе. Гомер буе аерым яшәгән Маузер инде үлеп киткәч кенә безне сагынмас. Кабердә дә ялгыз ятасы, күнегә торсын.
Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты!. Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде.
Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем. Кан басымының артуын оныткан Әлбирт тә килеп җитте. “Ярый әле җил юк!” — дип кычкырды ул. Җил чыннан да юк, кичә радио да җил булмасын әйткән иде. Ә радиога без ышанабыз.
Йорт инде кипкән шырпы хәлендә булган, мөгаен, бик тиз янып көлгә әйләнде. Шактый борчылдык чаткысы безгә сикермәсен дип. Алла сакласын. Юкса янгын сүндерүчеләр белән полисия таң белән генә килеп җитте. Беравыздан искергән электр чыбыгын гаепләделәр. Кыска ялганыш, диме шунда… Чыннан да, шул гомердән бирле ялганыш ничек кыскармасын?
Көле суынгач, актарынып, берничә күмерләнгән сөяк табып алды полисия. Тикшерер өчен пакетка салып каядыр алып киттеләр. Шуның белән шул. Аллаһы әкбәр.

Абага чәчәге

Авыз күтәреп авыл диярлеге булса, аның бер диванасы булырга тиеш!
Бездә дә бар берәү. Аны бөтенләй үк юләр дип тә булмый. Ләкин кеше тек кеше дияргә дә тел бармый. Әллә нинди генә иде ул, сәер иде, кыскасы. Дөньяда гаме юк, үз көенә тик йөри киләп сарып, сулаган һавасын ыслап. Безнең дә аңарга эшебез төшми, ул үз юлында, безнең үз мәшәкатебез.
Мәшәкать…
Яшәп маташу мәшәкате… Һәркем үзенә бер шөгыль таба инде андый чакта. Әнә подпалкауник Сәет, түбән очтагысын әйтүем, мулла булып йөри, үзе белмәгәнне өйрәтә; Али күрше бөтенләй ычкынды: авыл карт-корысын җыеп җыр ансамбле оештырмакчы… Әле мине дә чакырып маташты. Бармыйча да булмас, минем тавышсыз көрчеккә терәлә ул, үзе шулай әйтте: син җырлаганда, дир, тавышың түбән очка кадәр ишетелә иде элегрәк. Хәзер дә әле Аллага шөкер – азан әйтергә хутлаган кебек. Анысын инде бөтен халык белә. Белмәгәне шул – Әлмира карчык бәет чыгара башлаган! Читтән кайткан бер зимагур үз йортында янып үлгән иде, пупирусын сүндерми генә йоклап киткән, диделәр – салган булгандыр, мәләвен; бер атна үттеме-юкмы, авылда бәет таралды: “Көтеп алдык авыл белән изге корбан бәетен; мин сөйләрмен, сез тыңларсыз мескен Маузер бәетен.” Мескен Маузер дигәне шул зимагур була инде, үлеп шулай ат казанды, йолкыш. Алладан җәяү качкан нәстә – юкса аңа нинди бәет? Бездә шулай… Авылның киләчәге дип көн-төн йокламый янып-көеп йөргән кеше гел читтә кала. Күрмәмешкә салышалар. Анысына инде без күнеккән, тик шаккатмалысы шул: үз гомерендә китап тотып карамаган Әлмира кортканың шундый сәлияте. “Тарих ике мең унынчы сәнә иде дөнҗада…” – дип башлап җибәрә, малай, тавышы көрәеп китә хәтта. Күрше авыл мәктәбенә укучылар белән очрашуга чакырганнар беркөн үзен. Чакырмый ни! Бәетен Казанның кайсыдыр журналында бастырганнар, имеш. “Азат хатын”дамы соң… Халыкның авызы һаман исән, дип язганнар диме соң… Үзем күрмәдем, Али күрше сөйләде, ул Казаннан ишетеп кайткан. Менә бит ул дөнҗа нинди…
Мин исә… белерсез минем турында да… Ишетерсез әле боерган булса… Бу авыл төс түгел дә бит миңа, нишлисең – тәкъдир. Белемле, әүкатле кешене бездә өнәмиләр шул. Борынгы заманда ук, Аллага якынрак булсын, дип, зирәк кешеләрне безнең бабайлар агачка аскан икән. Шулай дип язалар иске китапларда. Хәзер дә авызыңны үлчәп ачмасаң, һы-ы… Нечкә җиреңнән асып куярлар, Алла сакласын.
Дивана – Атый дибез инде без аны, Атаулла булды микән асыл исеме? – кәҗә асрый. Җәй көннәрендә кәҗәсенә дип ул болында печән чаба, киптерә, аннары уфалла арбасына төяп шул печәнне өенә алып кайтып, ындырларында кибән куя. Нигә кәҗәгә шул кадәр печән? Ашарына үзе таба бит ул мәлгунь. Рәт-рәт булып тезелгән әллә ничә еллык кибәннәрдә гаме юк аның.
Ә безнең исә ачуны китереп тора ул кибәннәр. Вәт, дивана дими ни дисең ул Атыйга? Яше инде утызларда, ә акылы сабыйныкы. Мин үткәндә ул уң кулын өскә чөеп “һайль” дип кычкырып кала. Ахмак! Сабыен сабый акылы, тик бит сабыйның да тел төбендә нидер була. Күршебез Али пужарник кына котыртып ята бугай аны.
Әнә әле дә турына чыгып баскан дивана, мине көтеп тора. Йөзендә күңел кайтаргыч елмаю… Ә мин Түбән оч Сәет кордашның хәлен белергә барып ятам. Бик каты авырый, дигәннәр ие. Үлем түшәгенә үк яткан диме соң… Әйе, биреште ул соңгы вакытта. Армиядә хезмәт иткәндә Чиләбе ягында бер завуд шартлаган булган, шуның җиле Сәеткә дә тиеп киткән, диделәр. Гади җил түгел, радиасия! Хәлен белергә кирәк, ясин чыгарга да вакыт җиткәндер, һәрберебезгә килә торган мәрәкә.
Таяк очын миңа төбәп Атый кычкыра:
-Һальт!
Ирексездән тып итеп туктап калдым. Ни димәкче була дивана?
-Борыл! Сәет мулла кәнсәләргә китте.
Кая барырга белми аптырап калдым. Ышаныргамы диванага? Диванага да ышанмагач, кемгә генә ышанасың бүгенге заманда. Башны бутады бу Сәете дә. Үләргә тотынгансың икән, үл инде син кеше төсле! Бер ятып, бер торып күңелне адаштырма.
-Никутат килгән!
Кем, ди дивана? Депутат, диме? Сәет, үләргә яткан җирдән торып, кәнсәләр тирәсендә юкка гына йөрмәс. Мин дә шул якка борылдым. Арттан Атый кычкырып калды:
-Һайль!
Кәнсәләрдә авыл башлыгыбыз Рәйсә киң җилкәле, табак битле берәүгә нидер сөйләп тора иде. Авыл хәлләрен җиткерәдер инде шомартып-ялтыратып. Табак битле кеше ара-тирә башын селеккәли акыллы чырай белән. Атыйның депутат дигәне шушыдыр, мөгаен. Соңыннан ачыкланды, алай ук түгел икән, депутат булырга хыяллана гына икән әле. Тиздән сайлаулар буласы диме соң. Сыек каш астында чак кына беленеп торган елтыр кысык күзенә караганда, депутат булып та куюы бар моның. Бармакларын гел бергә җыеп торуыннан ифрат та ертлач адәм икәнен хәтта мин дә чамаладым. Юкса кешеләргә ышана торган гадәтем бар. Ихлас күңелле булганым өчен. Кәчтүменнән ташып чыккан мул корсагын әледән-әле сыйпаштырып ала сасык. Канәгатьлекнең аргы ягына чыгып кинәт кенә кикереп куяр төсле. Менә шулар йөри бит әлләкем булып. Мин шуңардан кимме? Кәеф кырылды. Тик бернишләп тә булмый, елмаерга тырышып, мысыр мәкаме белән борын эченнән генә сәлам бирдем.
Сәет исә түргә үк менеп утырган. Сәламемне дә ул алды. “Вәгаләйкүм әссәлам!” – дип битен дә сыпырып куйды.
–Үт, Альберт абзый! – диде Рәйсә, миңа күз ташламыйча гына. Бигрәк төксе хатын!
Утырдым, озак кына дога кылдым. Аннары Рәйсәгә карап:
–Мин инде биш ел Альберт түгел, мин хәзер Әлбир агаң булам, – дидем. Мондый исем белән хәзрәт булырга да чамам бар. Ничек яңгырап тора: Әл! Бир!
–Әйе, хәзер Әлбир ул, – дип мине җөпләде Сәет. Хәйләкәр дә соң, кирәк чакта куеныңа елан булып керә торган бәндә.
Табак битле кунак исә, кулымны кысып, озак кына селеккәләп торды. “Хәлләр ару гынамы, Әлбир агай?” – дип сәламәтлегемне сорашты. Җилкәмнән дә кагып куйды әле. Элек первый секретарь шулай кага иде әүкатьле кешеләр җилкәсен. Үз итеп. Рәхәт булып китте перәме. Чын хуҗаларча какты. Депутат булырлыгы бар моның.
–Яңгыр юк менә, игеннәр көеп утыра, – дидем мин, янәсе, сәламәтлек кайгысымы монда, ил-көн турында уйланып, йөрәк яндырып йөргәндә.
–Мәчет янына бер приструй кирәк ие, – дип Сәет безнең сүзгә кушылды. – Кичәгенәк Әлбир кордаш белән дә шул турыда киңәшкән идек әле.
Мин акаеп Сәет төлкегә карадым. Киңәштек, диме? Күзгә карап ялгаллап тора! Тик ничек каршы төшәсең? Киңәш-табыш итү борынгыдан калган.
–Әйе, – дип тамак кырдым вәкарь белән генә. – Кирәк. Инвинтар куярга урын юк безнең.
–Булыр! – диде табак битле.
–Башта авылга юл кертәсе иде әле, – дип безнең сүзне бүлде Рәйсә, башын күтәрми генә. – Ату язын-көзен сазга батып ятабыз. Балаларны мәктәпкә илтеп булмый.
Авылның биш баласын көн дә көн район үзәгенә укырга йөртәләр иде. Беркем ышанмас – егерме ел элек кенә биш йөз укучысы булган урта мәктәп гөрләп тора иде! Шәйми инвестор керткәч, авылның комы коелды тәмам.
–Юл кирәк, әйе… – дип Рәйсәне дә җөпләдем мин.
–Булыр! – диде табак битле.
–Клубта бүген Марат Артурович белән очрашу була, – диде Рәйсә миңа карап. – Килегез, Әлбир абый. Күршеләреңә дә әйт. Концерт та була. Менә Марат Артурович Казаннан артистлар алып килгән.
Тәк-тәк-тәк… Кәнсирт диген… Бусы ярап торыр пажалый. Депутат буласы кеше алып килгәч, бушка инде ул. Клубның бишбылтыр ачылганы юк, аның ачкычы да Рәйсә кесәсендә тутыгып беткәндер әллә кайчан. Килербез, Алла боерса… Үтеп киткәндә эченнән ниндидер музыка яңгырагандай булды шул. Казан әртисләре рипитиси куеп ята димәк.
–Марат Артурович, без чарага тиклем тамак ялгап алыйк, – диде Рәйсә, миңа төксе генә күз сирпеп. – Хәзрәт, әйдәгез…
Ачуымнан эчемә кату чыгып ишеккә кузгалдым. Мин аларның сыңар икмәгенә калганмы? Аллага шөкер, пенсем килеп тора, өстәлемнән әфлисун өзелми. Кеше аерган була Рәйсә тәре! Салдафун Сәеттән кайсы ягым белән ким мин? Әрсезлек юк миндә, шул гына. Нәселебездә булмады. Хәрәм ризык эчкә ярамый. Ярар, безнең урамга да бәйрәм килер әле, ибдәш Сталин әйтмешли…
Шулай үзалдыма сөйләнеп өйгә дә кайтып җиткәнмен. Капка төбендә Али басып тора.
–Мәчеттә идең мәллә, Әлбир хәсрәт?
–Нәрсә?
–Кайда йөрисең, димен.
–Казаннан әртисләр килгән! Ишеттеңме?
–Барабыз, әбәзәтелне. Карчык җыена калды.
–Анда депутат берәү килгән. Безнең очка яңа мәчет җиткермәкче. Җиткерер дә. Миллионер! Аңа мәчет салу төкерү белән бер. Миңа карап әйтә: сезгә яңа мәчет кирәк, дир, яңа мәхәллә, итагдали… Яхшы булыр иде, мәйтәм.
Авыз эчендәге буп-буш абзарын күрсәтеп ыржайды Али пужарник, ну, хәсрәт, ди, бүрең улый икән ниһаять.
Улар да шул, мин кемнән ким? Алига сүз әрәм итмичә өйгә ашыктым. Әйе, безнең очта мәчет салып куйсалар, ул бит бөтенләй бүтән нәрсә бит! Шыгырданда әнә сигезенче мәчет салып яталар икән. Без алардан кимме? Ике мәчетле авыл инде ул ун-муен түгел. Ике яктан азан яңгыраса, һы… Алига аңа нәрсә, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Мажик бит ул, укымаган.
Киенеп-ясанып мин капка төбенә чыгып басканда кояш, алагаем зураеп, офык читенә кунган иде. Эссе җил ишарәсе тыгызланып килде дә яңа гына төзәтелгән мыегымны сыйпап үтте. Башны каерып күккә карадым. Ник бер болыт әсәре булсын. Өй каршындагы карлыган куагының яфраклары куырылып килгән. Эчтәрәк ел да кытай алмасы белән кинәндерүче карт алмагач, кая барырга белмәгәндәй, аптырап басып тора. Яңгыр юк. Кояшның, бөтен офыкка таралып баеп баруы күңелгә бераз өмет өсти дә соң… Җил чалымы да тамак төбен кытыклап алды. Шыбырдап бер коеп китсә сана! Сафланып китәр идек бераз мир белән.
–Исәнмесез! – Яңгыравык тавышка сискәнеп борылсам… Әлхәмделиллаһи раббел галәмин! Коры кашыкка салып йотарлык бер кыз бала үтеп бара. Ак күлмәге тезен каплар-капламас, аягында биек үкчәле кызыл түфли, башына өрфия яулык бөркәнгән. Кәс-кәс атлауларын күрсәгез сез! Урам тузанына үкчәсенең эзен калдырып үтеп тә китте. Ай-һай-һай, кем кызы икән бу? Бер дә мондый чибәр нәмәрсәкәй моңарчы күзгә-башка чалынмый иде безнең очта. Берәрсенә кунакка кайткандыр ахрысы.
Исән мин! Мондый кызлар шулай сирәк-мирәк булса да турыңнан узгалап торганда үләсе килми шул тиктомалдан. Чурту-матыр! Шул чакта безгә чапыраш тыкрыктан Атый дивана килеп чыкты да теге кыз артыннан титаклады. Мине күрмәде дә. Югыйсә, “һайль” кычкырмый калмас иде. Тукта, мине үчекләү кайгысы моңарда юк бугай ла, ак күлмәкле кызны күзләп бара бит бу. Эзенә басып килә. Менә сиңа дивана! Алай ук дивана да түгелме әллә… мал аера белгәч… Кыз да, бераз баргач, үзе артыннан калмый ияреп килгән дивананы абайлап кинәт туктады, кибарәнә борылып диванага йодрыгын селекте. Атый да туктады, төпсез ыштанын өскәрәк күтәрде, шаулатып борынын тартты. Кыз исә кәс-кәс атлап юлын дәвам итте.
Мин инде клубка таба дип аягымның берсен атлаган да идем, тик Атый дивананың кыланмышын күреп баскан җирдә катып калдым. Ул кызның үкчә эзе төшкән тузанны иелеп куш учына алды, иснәде – шул мизгелдә сез аның йөзен күрсәгез! Кашы-күзе, авызы-борыны бер ноктага җыелды – тоташ бәхет инде, мәтәлепләр генә китим. Аннары шул тузанны ул башына сипте…
Алпан-тилпән киткән Атыйны күз уңыннан югалтмыйча мин дә клуб ягына атладым.
Клуб каршында теге кызны бик тә фырт киенгән егет көтеп тора иде. Ул да ак күлмәктән, ак чалбардан, аягында исә кара түфли. Чәче бераз бөдрәләнеп тора. Борыны төз, йөзе озынча – әртис тә әртис, бу да әртис! Таш астыннан чыккан хәзерге яшьләр, кызның биленнән эләктереп тә алды. “А-аһ…” дигән сулкылдык авазга борылып карасам, безнең дивана икән: авызы ачылган, челт-мелтләп торган кылый күзеннән тузан сарган битендә ике эз калдырып яше ага… Ул да җан иясе шул, нишлисең… Бер нишләп тә булмый, Ходай шулай яраткач.
Шактый кеше җыелган – зал яртылаш тулган иде. Казан әртисләре килә, дигәч, безнең күрше Әлмира кортка да килеп утырган. Беренче рәттә утыра учын колагына куеп. Тик әртисләр алар табак битлегә ияреп йөрүчеләр генә. Алар тәк… тагылма. Башта ялыкканчы табак битлене тыңлыйсы бар әле. Менә комач япкан өстәл янына чыгып та утырдылар. Табак битленең уң ягына Рәйсә урнашты, сул ягына Сәет чүмәште. Күкрәген киереп утыра, әдәм тәганәсе генә димәсәң. Яра-ар, утырсын. Мин менә ишек төбендәге урындыкка рәхәтләнеп җәелдем.Үз иркемдә чөнки. Теләсәм – утырам, теләсәм – чыгып китәм. Ә Сәет әнә дога укып җәмәәтне амин тоттыргач, табак битлене мактый башлады. Башка чарасы юк чөнки. Бә-әк булдыклы әдәм икән табак битле, депутат булса, тагын да булдыклырак буласы икән…
Халыкка ни, ул кансирт башланганын көтә. Әнә иң арттагы рәттә… Теге бая дивана Атыйның авыз суларын китергән кызый бөдрә чәчле егетнең кочагына ук кереп беткән. Белмим, аларга монда ни калгандыр. Аулаграк урыннар да җитәрлек авылда. Болар да кансиртка алданып килмәгәндер бит инде… Бәлки кызык өчен генә кереп утырганнардыр. Юк, оят калмады яшьләрдә – үбешәләр түгелме соң чукынчыклар?! Менә шундый заманнар килгәч кенә картаеп кит инде, шайтан алгыры! Без яшь чакта кызның кулыннан тоту гына да зур мәртәбә иде, мәтәлеп кенә китим.
Рәйсә табак битлегә сүз бирде. “Иптәшләр, – ди бу, – без катлаулы заманда яшибез. Күршеләр сугыш белән яный. НАТО безнең чикләргә ракеталар куя ызначыт. Украиннар бик котырына. Ну без Быладимир Быладимирович Путинның акыллы җитәкчелеге астында бөтен кыенлыкларны да җиңәрбез.” Шул урында Рәйсә җилкенә-җилкенә кул чаба башлады. Шактый гына чабып торгач, аптырап, кулларын җәйде, сез дә кушылыгыз, янәсе. Инде ничәмә ничә еллер җыелыш күргән юк иде – онытылган бердәм булып гөрләтеп кул чабулар. Һи, без яшь чакта кирәген бирә идек инде учларның, утлар чәчри иде Леонид Ильичның акыллы җитәкчелеге астында! Чулак Галәү хәтта бер кулы белән алкышларга остарган иде.
Авыл яңа сулыш алачак икән дә бит бу табак бит депутат булып сайланса. Кызып китеп мәктәп тә салырга сүз бирде менәтерәк. “Соң, – дип торып басты Али пужарник, – безнең мәктәп менә дигән! Хикмәт анда түгел. Авылдан эш булмаганга яшьләр китеп бетте, шуңа балалар да юк.”
–Булышырмын! – дип вәгъдә бирде табак битле.
Шул арада клубка Атый дивана килеп керде. Күзен алартып залны айкап чыкты. Айкыйсы юк, теге чибәр кыз белән чибәр егет һәмишә шул арткы рәттә. Кочаклашып… Һәм мин янә “А-аһ!” дигән сулкылдык авазны ишетеп калдым. Аһылдады да бичара дивана, башын тотып тышка йөгерде.
Ә табак бит бөтен Рәчәй халкын бер булып укмашырга, бергә-бергә бер-беребезне беркетеп куярга өнди иде. Ахмак! Әнә арткы рәттәге ыспай егет, беркемнән кыенсынмыйча, дөньяның иң чибәр кызын кочып утыра, ә безнең дивана Атый кеше күзеннән качып, гарьләнеп каядыр олакты әнә. Ничек аларны берләштереп булсын?
–Марат Артуровичны якташ дисәк тә була, аның әбисе безнең авылдан икән, – дип Рәйсә шатлыгын без фәкыйрьләр белән бүлеште. – Аны депутат итеп сайласак, ялгышмабыз. Районнан да шулай әйттеләр.
Аптырыйм мин кайбер иптәшләргә, районнан әйткәч, булган бит инде, аш пешкән, кем әйтмешли, сайлыйбыз бер тавыштан; нишләп йөри бу табак бит сүз озайтып, интегеп, акча туздырып… Тәртибе шулайдыр хәтә, акча туздырмый гына ярамыйдыр. Депутат буласың килсә, кансирт куй, дип язганнардыр дакументларына. Гади халыкның күңелен тап, кәефен күтәр, ягъни мәсәлән.
Шәп җырладылар. Берсе чыгып биеде дә. Күңелле булды. Без клубтан чыкканда күк йөзен кара болыт томалап алган, салмак кына яңгыр җиле исә иде. Битемә бер тамчы да тамгандай булды хәтта. Явып та китүе бар моның. Кәефебез тагын да күтәрелде. Рәйсә кычкырып җибәрде:
–Меә шундый ул Марат Артурович! Безгә яңгыр алып килгән!
Авыл башлыгы бит үзе, әлифне таяк дип белергә тиеш; кайдадыр укып та йөргән атлы булды, модный күлмәкләр киеп; нәрсә сөйләп торган була бит егерме беренче гасырда! Болар шундый, болар Аллаһы тәгаләнең дә өлешенә керергә күп сорамаслар.
–Кешеләр! Кешеләр! – Кулын болгап безгә таба Атый дивана йөгерә иде. – Кешелә-әр!
Барыбыз да диванага таба борылдык. Кешеләр, ди бит авыз тутырып.
–Мин абага чәчәге таптым!
–Нәрсә? Ни сөйли ул?
–Дивана ни сөйләмәс…
Әлмира кортка минем янга килеп баскан икән, сөяк бармагы белән эчемә төртте, тыным кысылып бер минут катып тордым, билләһи газыйм.
–Нәрсә таптым, ди ул? Төн уртасында.
–Абага чәчәге! – дидем мин тын алып.
–Ә?
Табак бит Атыйга ымлап Рәйсәгә борылды:
–Кем бу?
–Игътибар итмәгез, авыл җүләре ул, – диде Рәйсә.
Дивана исә сөрәнен сала бирде:
–Анда! Болында! Абага чәчәге янып утыра!
Сәет һәрвакыттагыча йомшак җәеп катыга утырта торган тавышы белән Атыйга үгет-нәсихәт укый башлады:
–Алай ярамый, Атый улым. Төнлә болай кычкырып йөрмә, бар, өеңә кайт, ял ит…
Тик Атый – бөтенләй үк дивана түгел лә ул! – аның сүзенә колак салмады.
–Абага чәчәге! Яна! Балкый!
Рәйсә дә тавышын калынайта төшеп сүзгә кушылды:
–Бар, кайтып ят, Атый. Монда синнән башка да проблем җитәрлек.
–Валлаһи! Абага чәчәге! Кып-кызыл!
–Алдыйсың, – диде чибәр кыз. – Абага чәчәге әкияттә генә була ул.
–Анда! Болында! Абага чәчәге!
Дивананың ачыргаланып кычкыруына кайтырга чыгучылар да кире килде, анда-монда капка тавышлары ишетелде. Инде бераздан клуб алдына кеше сыймый иде.
–Бөтен авылны уятты дивана!
–Дивана ул алдый белми, – диде Али күршем. – Кем белә, бәлки тапкандыр да. Берәр кызыл чәчәк.
–Исеңдәме, сугыштан соң Корбан абзый кинәт хәлләнеп киткән иде. Алты почмаклы йорт җиткерде, түбәсен калай белән япты.
–Кулы һөнәр белә иде, – дип, Али шик тулы күз карашын минем борынга терәде. – Аннары ул Германиядән бер чумадан энә апкайткан.
–Һөнәрлеләр күп иде. Синең һөнәрең юк идеме? Энә белән дә ерак китеп булмый. Абага чәчәген тапкан, дип сүз чыккан ие, исеңдә юкмыни?
–Шәкүр каракны да шулай сөйлиләр иде бит, абага чәчәген авызына каба да күренмәс булып ат абзарына үтә. Син күр дә мин күр аннары атны… – Сәет үз сүзеннән үзе көлеп куйды.
Әмма табак бит көлмәде, Сәеткә якынрак елышты.
–Мөмкин хәлме соң бу, хәзрәт?
— Алланың кодрәте зур, – дип Сәет тагын кыска гына көлде.
Бер малай – районда укып йөрүче бишәүнең берсе булса кирәк, – хыялланып алды:
–Авызга кабасың – рәхәтләнеп әллә кая керәсең. Банкка! Кибеткә!
–Бәлки бу безгә Алла шәфкатедер? Авыл белән кредитта утырабыз, – диде алтын тешле бер кортка.
–Барып карарга кирәк! – дип кычкырды кемдер.
–Ну яшәп күрсәтер идек!
Чибәр егет ачу катыш өмет белән диванага төртеп алды.
–Алдыйсың бит, падла?
–Әйдәгез, барып карыйбыз. Әгәр алдаса, тотып тукмарбыз, – диде чибәр кыз.
Барыбыз да сораулы карашыбызны табак биткә юнәлттек. Ул бит депутат буласы – районда шулай әйткәннәр! – акны карадан аера беләдер, юл күрсәтсен безгә.
–Дивана юл күрсәтсә, барып карарга була, – диде булачак депутат. Күреп торабыз, аның күзе яна, төшемле эшне алар бит әллә кай төшләре белән сизә, мәтәлеп кенә китим.
–Атый болыны моннан ерак түгел, – дип Рәйсә табак битнең сүзен җөпләде. – Хәзрәт ни әйтер тагын.
Сәетнең дә борын сизгер, мондый эштән читтә каламы инде? Киттек шулай бөтен авыл белән болынга. Дивана алдан җилдерә, без дә калышмыйбыз. Кемдер инде машинасын да кабызып чыккан, фара яктысы бөтен дөньяны айкап бара.
Теге малай һаман хыялыннан аерыла алмый әле, пышылдарга тырышып әйтә салды:
–Күзгә күренмичә, беләсезме, мин кая керер идем?
–Оятсыз! – дип бер кыз аның кәпәчен бәреп төшерде. Малай, аптырап, кәпәченә иелепде.
–Кремльгә! – диде ул. Анда нишләргә уйлагандыр, беркем дә сорап мәшәкатьләнмәде, һәркем үз хыялы белән мәшгуль иде.
Болынга килеп җиттек, дивана туктап калды. Анда-монда караштырды.
–Менә монда ие… – дип эзләнде ул. – Монда гына ие бит…
Барыбыз да абага чәчәген эзләргә керештек. Без капшап карамаган үлән калмагандыр якын тирәдә. Абага чәчәгенең исе дә юк иде.
–Падла! Әйттем бит, алдады! – дип чибәр егет дивананы сугып аударды.
–Тондыр берне! Күпме эшне калдырды! – Чибәр кыз егетенә көч биреп бер урында сикергәләп алды.
–Алдады! – Рәйсә, чәрелдәп, дивананың чәченә ябышты. – безне бер хәл, ул бит кунагыбызны, кадерле депутатны алдады.
–Провокатор! – дип кычкырды кадерле кунак. – Хөкем итәргә кирәк, ул бит рөхсәтсез генә күпме халыкны җыйды. Санкциясез…
Дивана чайкала-чайкала аягына басты.
–Таптым, – диде карлыккан тавыш белән. – Менә ул! – Аның кулындагы кып-кызыл чәчәк, әйтерсең лә безнең барыбызны да нурга коендырып, җемелдәп яна иде. Барыбыз да сүз әйтергә дә кыймый тораташтай калдык.
Беренче булып табак бит телгә килде:
–Йә, кем, җүләр, кабып кара әле чәчәгеңне!
Дивана, кызыл чәчәкне күкрәгенә кысып, тик кенә тора бирде.
–Кап, диләр сиңа! – Чибәр егет, йодрыгын йомарлап, диванага якынлашты. – Кап!
–Әйе! Бәлки ул шайтан таягының чәчәгедер…
–Җәһәт бул!
Дивана чәчәкне акрын гына авызына китерде.
–Кап!
Әйе, искә төшерсәм, хәзер дә дерелдәп китәм: капты чәчәкне дивана һәм шундук безнең күз алдыннан югалды да. Һәммәбез шашып калдык. Менә бит алда нинди мөмкинлекләр! Һи, мондый тылсымга ия булгач, яши әле авыл, яши! Табак бит кенә алдап-йолдап үзләштерә күрмәсен, әнә күзе чәчәктән дә битәр яна.
–Җүләр, акыллым, син кайда? – дип, чибәр кыз сүз каткач кына аңга килдек.
–Чәчәкне авызыңнан ал! – дип кычкырды табак бит.
Ләкин диванадан тавыш-тын чыкмады.
–Атый, бәгырем… Булды, ышандык, бир чәчәкне, – дип инәлде Рәйсә.
–Чыгар чәчәкне, бирән!
–Безгә дә калдыр!
–Чолгап алыйк, кача күрмәсен!
Шул чакта дивананың хәлсез тавышы ишетелде:
–Мин аны ялгыш йоттым…
“Ахмак! Дивана!” – ди-ди без аны эзләргә керештек, болын тапталып бетте, тик Атый дивана һавада эрегәндәй юкка чыккан иде. Хәтта тавыш та бирмәде мәрхәмәтсез. Нишлисең, язмагандыр безгә күренмәс кеше булып рәхәт чигеп йөрергә. Аның өчен дә дивана булу кирәктер. Башны иеп, бер-беребезгә карарга читенсенеп, авылга таба атладык. Теге чибәр кыз гына һаман өметен өзми иде әле, бездән калып та дивананы дәшеп маташты:
–Дивана акыллым, тавыш би-ир! Мин сине яратам!
Җавап булмагач, ул да, өметен өзеп, безгә иярде.
Кайтып киттек диванабызны югалтып. Шуннан соң инде аны бүтән күрүче булмады.
Күк йөзе аязды, тулып килгән ай безгә карап тыелалмый көлде, буаз болытлар авылыбызны урап, каядыр көнбатыш ягына агыла иде.

Алмалы ел

Күрше бүлмәдән кыңгырауның чәң-чәң килгәне ишетелде. Чыраендагы ризасызлык пәрәвезен учы белән себереп төшерде дә, җиңел генә урыныннан торып, шул тавышка таба тартылды Айгөл. Бер елга якын ул ире белән җәфалана иде. Кем уйлаган бит аны! Югыйсә Әхсән Ренатовичка нинди якты өметләр, дөньяны колачлый алмаслык хыяллар белән кияүгә чыккан иде. Артында ысылдаучылар булды, билгеле – аларсыз буламыни?! – янәсе, үзеннән егерме яшькә олы байга яратып чыкмыйлар гадәттә, исәп-хисапсыз гына кем муенына андый камыт кисен? Янәсе, карт кияүнең салкын кочагына караганда яшь ирнең кайнар камчысы татлы. Айгөл эчтән генә гайбәтче ахирәтләре белән гел бәхәсләшә иде Әхсән Ренатович белән йөри башлаганда. Беренчедән, утызга җитеп барганда бер дә исәпсез булсаң, андыйны кем дияргә? Кем дисәң дә акыллы дип булмый тучны! Икенчедән, Әхсән Ренатович – Ахсанчик! – алар өйләнешкәндә кырык тугыз яшьлек шома битле, төз буйлы, кап-кара чәчле егетләр солтаны иде әле. Һи, аңардагы егәр… Аюның үзен, тауга каратып, этеп менәрлеге бар иде. Сыек буынлы бетчәле яшьләргә төс түгел иде ул! Анысын гына Айгөл беренче күрүдә үк әллә кайсы төше белән чамалады.
Әхсән Ренатович авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли иде ул чакта. Анда эшләп кенә әллә кая ерак китеп булмый, әлбәттә; аның үз бизнесы –һәм бик керемле! –бар иде бугай. Дөресен әйткәндә, Айгөл болар белән кызыксынмады да… Сазаган кыз өчен мондый булдыклы, дәрәҗәле кавалер – хахаль дияр иде ахирәте Зуля – табылуы үзе үк мәртәбә. Һәрхәлдә ач-ялангач калдыра торганнардан түгел. Тик хатыны бар, ике баласы үсеп җиткән, кызы инде кияүдә, баласы йөгереп йөри, димәк, Әхсән Ренатович бабай була инде вата. Самый натуральный бабай! Тик нигә моңа исегез китә? Кырык тугыз яшьлек таза-сау ир-ат кеше буйдак булып йөрсә, исегезне китәрергә тиеш иде югыйсә. Хәзер андыйлар да күп. Айгөлнең аларга дәгъвасы юк-югын, төрле авырулар да күп безнең заманда… кайбер ир-атка гупчем хатын-кыз кирәкми… Кайсыларының гаилә тормышы белән интегәсе килми, үзе генә рәхәт яшәсен! Шулай да күңелне кырып тора: шулар аркасында күпме хатын-кыз интегеп ята, ялгызлык мендәрен яшькә чылатып… Юкса Рәсәйдә хатын-кыз болай да ирләрдән шактый күп, әллә унбер миллионга артык диме соң… Бу шактый гына түгел инде,бу инде би-ик күп. Шуңамы кая карама – уйнаштан бала табучы. Картлык көнемдә таянычым булмасмы дип, таба инде хатын-кыз, кияүгә чыгу өмете киселсә… Шәһәрдә бигрәк тә… Монда кемне кем белә? Белсәләр дә хәзер зина өчен гаепләү юк. Кемдә кемнең эше бар? Уйнаш иткән кызның капкасына дегет буяп йөргәннәр юкса элек. Булган бит кыргый заманалар!
Шулай да бит анысы… Тик аякланган баланың, теле ачылгач, әти диясе килә, Ходаның хикмәте. Инстинкт! Ни дисәң дә ирләр кирәк әлегә. Ата тәрбиясен дә берни алыштыра алмый. Җүнле ата булса инде… Күп хатынлыкны законлаштырганда, бу проблеманың беразын хәл итәргә мөмкиндер дә… Кайсыдыр ир-ат депутат –күрәсең бу мәсьәләдә дока – күп хатын алырга ярый торган закон чыгарырга омтылган иде күптән түгел, бик тиз урынына утырттылар. Бер хатын-кыз депутат – шыксыз! моны кем икенче хатынлыкка алсын? Гомумән ире юктыр әле… – чәчрәп каршы төште: янәсе, мондый безабрази урыс менталитетына туры килми. Ыһы, килмәс… Закон чыгарып кара әле, мач килеп торыр иде ничек кенә! Юк, чыгармадылар.
Әхсән Ренатовичның бөтен бизнесы хатыны исемендә иде. Чөнки аңа, намуслы чиновник буларак, андый бизнеска ия булырга яхшы түгел, ярамый да. Әйе, халыктан ояла иде Әхсән Ренатович. Әйтик, еллык керем декларациясен салым органнарына белдерергә кирәк, аннары аны әле интернетка чыгаралар, янәсе халык белсен үз хадимнәренең хәлен: Әхсән Ренатовичның кереме җиде йөз мең сум булган, ә хатынының егерме миллион! Ничек министрлыкта аның кәнәфиенә булдыклы хатынын утыртмаганнардыр… Кем утыртсын… Аларның барысының да хатыннары үзләренә караганда булдыклырак.
Ә сез илдә гелән кризис дип аптырыйсыз. Ул кризисны юкса бик ансат җиңеп була. Шылдымы? Менә-менә! Чиновникларны күп акча эшли торган булдыклы хатыннарына алыштырырга дигән закон чыкса, безнең ил әллә кайчан алга киткән булыр иде, хәтта без – аның халкы – аны, илне дип әйтүем, беркайчан куып җитә алмас идек. Олы максат кирәк инде анысы. Кайчан да булса куып җитәрсез дип өметләндерәләр хәзергә.
Хәер, без болай да кайда соң? Шунда, әлбәттә… Җил-яңгыр тими торган төшкә тыкты безне түрә-кара. Артка…
Әхсән Ренатович бөтен дөньясын онытып гашыйк булды Айгөлгә. Әйе. Гашыйк булмаслык та түгел иде. Чибәр иде Айгөл. Хәзер дә чибәр. Биш ел эчендә үз-үзен тәрбияли белгән хатын-кыз картаямы, йә? Утыз биш яшендә! Ә биш ел элек шул авыл хуҗалыгы министрлыгына секретарь-референт булып урнашкан иде ул. Әхсән Ренатович җитәкләгән бүлеккә. Бүлек җитәкчесенең аңа игътибар итми калу мөмкинлеге бик аз иде. Дөресрәге, бөтенләй юк иде. Һәм Әхсән Ренатович игътибар итте Беренче көнне үк… Соңрак үзе раслаганча, беренче минутта ук! Мәхәббәт, шайтан алгыры…
Айгөлнең авыл хуҗалыгына бернинди катнашы юк иде, әлбәттә. Аллам сакласын. Ул унбиш яшенә кадәр ипи булкилары агачта үсә дип чын күңелдән ышанып йөрде. Шундый “ипи агачлары” ясалган рәсемнәре әле дә саклана. Балачагында әбиләренә кунакка кайткач, сыерны күреп шаккатып кычкырган иде:
–Әнәй, кара бу сыерны, китаптагы рәсемгә охшаган!
Әнисе күрмәгәндә, чын сыермы икән дип, койрыгыннан да тартып карады. Шуның истәлеге булып бот төбендә әле дә эзе бар. Ышанды… Чын сыер икән!
Әхсән Ренатович сак кеше иде. Айгөл белән гыйшык-мыйшык уенын кешеләргә белдермәскә тырышты. Иң якын дусты бар иде – мәктәптә үк бергә укыганнар, рәссам; инде өлкән яшьтә булса да озын чәчле, чаларган сакал-мыеклы, арык гәүдәле, кыска буйлы… Малай килеш картайган! Ә менә күз карашы… Ул караш белән очрашкан саен Айгөлнең аркасына салкын йөгерә иде. Эчеңне актарып чыгара… Бер генә серне дә аңардан яшереп булмый сыман. Күзе дә кешенекенә охшамаган: карасы сары боҗра белән каймаланган! Күрешә дә карашын җаныңа батырып: “Исәнмессс…” ди һәм шунда ук ишектән чыгып югала. Остаханәдә Айгөл белән Ренат Әхсәнович кына кала.
Остаханә Лядской бакчасына каршы гына бер борынгы йортның иң аскы катына урнашкан. Ул җир астында диярлек – түшәмгә терәлеп торган тәрәзәләрдә тротуардан үткән кешеләрнең тубыктан аяклары гына күренә. Алай да монда коры, һава әйбәт… күнеккәч, ә болай, әлбәттә, буяу исе гел үзен сиздереп тора. Әле дә буяу исе борынына керсә күңеле кузгала Айгөлнең. Йөрәге ешрак тибә башлый. Рәссамның буявы да үзенчә – алма исе килә идеме соң җиңелчә?
Исеме Шәфигулла булса да, дустына Әхсән Ренатович “Нимес” дип эндәшә иде. Ул каядыр Себердә туган, әнисе немец әсирләре яшәгән лагерьда җыештыручы булып эшләгәнме соң… Сталин вакытсыз үлмәгән булса, – аны бит мәңгелек дип инандырдылар! – ул шунда бәлки гомерлек калган да булыр иде. Тик үлемсез Сталин үлә, алманнарны илләренә кайтарып җибәрәләр; сәяси вәгазьләр тыңлый-тыңлый теңкәсе корыгач, итәген җыештырып йөрмәгәнгә мең кат үкенеп, җыештыручы хатын бер яшьлек Шәфигулласын күтәреп туган авылына юнәлә. Анда инде кабул итәрләр. Тавык кетәклеге кадәр генә йортта ялгыз әнисе яшәп ята. Икәүләп ничек тә “дошман калдыгын” аякка бастырырлар… Малайның әтисе, әлбәттә, самалют шартлап юкка чыккан, авылда аны кем тикшереп йөри? Һи, авылда сер сакланамы соң инде. Аяк атлап китүгә үк малайга Нимес дип кушамат тагалар.
Сугыш киноларында күрсәткән немецларга охшамаган иде ул үзе. Монголларгарак тартым идеме соң…
Нигә шул рәссам искә төште соң әле?
Аның картиналарыннан алма исе килә иде.
…Кыңгырау чәң-чәң килеп мигә бәреп тора.
Тәнәфес тәмам.
Айгөл ашыгып Әхсән Ренатовичның кабинетына килеп керде. Тәгәрмәчле креслосы өстәл аягына терәлеп калган, шуннан чыга алмый интегә икән. Каты сукты шул аңа инсульт. Исән калуына да ышаныч юк иде. Тернәкләнде, үрмәләп үлем базыннан өскә менде… Менеп җиткәндә кыяфәте дә, холкы да бик нык үзгәргән иде. Ә-әй, нәрсә сөйләп торырга… Хәзер бик популяр авыру бит ул – инсульт дигән нәстә. Алла сакласын! Дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен, әгәр дә артык явыз булмаса…
Айгөл тастымал белән Әхсән Ренатовичның авызын сөртте, үтә күренмәле озын бармаклары белән чәчен рәтләде. Ефәк күлмәгенең киң җиңе өскә кайтарылды, ап-ак итләч беләге иренең борын төбендә ялтырап алды. Әхсән Ренатович нидер бытылдады… Нидер әйтергә тели иде ул.
Остаханәгә керүгә сул якта диван бар иде. Каршыда озын өстәл, уң якта мольберт. Арттарак кысага тарттырган картиналар. Алар күрше бүлмәдә дә күп. Нимес сюрреалистмы, авангардистмы иде бугай. Безнең сәнгать белгечләре дә, – халыкны инде әйтеп тә тормыйм! – аның картиналарында ни ясалганын аңламый иде әлегә. Моңа Нимеснең исе дә китми, борчылмый иде дияргә дә була. Бөекләрне үз заманында кем аңлаган? Әнә Гоген… Ван Гог… Модильяни… Ләкин берничә кеше аның бөеклегенә чыннан да ышана иде, хәер. Берсе каратут чырайлы карсак кына сәнгать белгече әби – сөйли башласа, дөньясын онытып үзе генә кала; икенчесе, әлбәттә, Әхсән Ренатович; өченчесе үзе – Шәфигулла Кадим… Дүртенчесе – Айгөл, бәлки ул Нимескә бөтен күңеле белән ышанган, аның картиналарына сокланган, аны ниндидер аңлашылмас тойгы белән аңлаган бердәнбер кешедер. Әйе, теге сөйләмчәк әбидә сизелер-сизелмәс фальш бар иде, Әхсән Ренатович дустын бераз кызгана иде ахрысы. Шәфигулла Кадимнең дә үз-үзенә ышанычы бөтен түгел, кайчагында күзендә әллә нинди өметсез тынлык катып кала – малай килеш олыгайган бу аңлаешсыз рәссамның башыннан сыйпыйсы килә…
Нигә тынычсызлана бу Әхсән Ренатович? Бу вакытта ул черем итеп ала иде бит. Итәгенә куеп берәр китап караштыра иде дә… Рәсемле альбомнарны актара иде гадәттә…
Айгөл стенадагы картинага күзен төшереп алды. Ул андагы сәер сызыкларны төрле халәттә төрлечә күрә. Күзен төшерде һәм дертләп китте! Стенада бүген бөтенләй бүтән картина. Сузынкы юл ахырда өзелеп түгәрәкләнгән, сызыклар берсе өстенә берсе менеп, йөнтәс боҗра барлыкка килгән, ә аның аша яп-якты дөнья күренеп тора! Яп-якты! Иге-чиге юк!
Әхсән Ренатович тагын нидер бытылдады.
–Ни дисең?
–Б-б-ы… – Кулын күтәрмәкче була. Айгөл аңлады: ишегалдына чыгасы килә, ахрысы. Аларның ишегалдыннан ук алма бакчасы башлана.
Кеше күзеннән качып, Нимес остаханәсендә очрашып йөрү күңелен кайтарды Айгөлнең. Һәр очрашудан соң кимсенү тойгысы кала иде. Әхсән Ренатович зур урында утыручы олпат кеше, Айгөл дә инде утызга якынлаша, ә һаман качып-посып… Түзмәде, әйтте бер көнне Айгөл:
–Ахсанчик! Я больше не могу так. Син бит минем белән кафеда утырырга да куркасың.
–Икегә ярыла алмыйм бит инде!
–Мин болай яшерен сөяркә булып йөри алмыйм бүтән. Это унизительно.
–Бәгырем! Мәхәббәткә аулак урын кирәк. Аны мир каршына чыгарып селекмиләр.
Айгөл чыраен сытты.
–Чыгарып селекмиләр! Тәрәт чүпрәге мәллә ул? Сез, ирләр, үз файдагызга дигәндә мәхәббәт турында сөйли башлыйсыз. Синең белән култыклашып театрга барасым килә… Мин дә бит җан иясе. Хатын-кыз. Мин бит сиңа нәпсе савыты гына…
–Нигә алай дисең? Икәү генә безгә начармыни?
–Син бик яхшы аңладың мине.
Әхсән Ренатович бик озак эндәшми утырды. Айгөл белә иде: ирләр картлык чүленә күчәр алдыннан киртә сикереп ала… Дулап киткән алаша кебек. Тик бераздан алар басыла, тәртәгә керә, язмыш белән килешеп, ашаган җирләренә әйләнеп кайта. Хәләл җефете акыллы булса, аның бу мәхәббәтләнеп йөрүен сизмәмешкә салыша, тавыш чыгармый, көлемсерәп мәхлугенең күндәм генә үз тагарагына борын төртүен көтә. Тик Луиза Бариевна андый түгел иде. Акыллы иде ул, анысына сүз тидереп булмый. Тик артык сабырсыз иде. Үлеп көнләшә иде иреннән. Көнләшү бит ул эгоизмның бер чагылышы гына. Луиза Бариевна иреннән берничә яшькә өлкәнрәк, ә хатын-кызга картлык тоҗымы иртәрәк сарылучан… Заманында Луиза Бариевна Әхсән Ренатовичны бөтереп кенә тота иде. Әтисе Саргылт йортның үзендә эшли, обкомда! Авылдан килеп яңа гына университет тәмамлаган Әхсәнне бер күрүдә ошатты ул. Һәм өйләнде! Өйләнде, чөнки өй, ягъни фатир, аныкы иде, әтисе алып биргән. Чырыш кеше, кушканны тыңлый, өстәвенә күзнең яуын алырлык чибәр, Һолливуд артистларына торырлык. Чыннан да Роберт Де Нирога охшаган иде Әхсән Ренатович. Хәтта уң яңагында шундый ук миң дә бар. Андыйны кем кулдан ычкындыра инде?! Дөрес, ышкыланмаган әле, нәкышлар юк, авыл мокытлыгы үзен сиздерә, аның каруы натуральный!
–Мин сине кеше иттем! – дип кычкыра иде Луиза Бариевна ачуы килгәндә. Олыгайган саен ачуы ешрак килде. Әлбәттә, шәхесенә тукынганны беркем дә яратмый. Хәзер инде Әхсән Ренатович та юк кеше түгел, урыны өстә – түрдәгеләр тирәсенә кысылган, хатынының искене искә төшерүе бер дә рәхәт түгел. Бабасы – Әхсән аңа “әти” дип эндәшә иде, нәселдә булмаганны… – инде картлыкның чигенә чыккан, маразм, кыскасы… Аның арттан төртүе инде күптән онытылган. Булдыксызны төртеп тә ерак җибәрә алмыйсың. Әхсән Ренатович та үз тырышлыгы, үз үҗәтлеге белән ирешмәдемени шундый дәрәҗәле урынга? Хатыны әтисен яклап чәчрәсә дә, аның этәргеч ярдәме бик бәләкәй булып тоела иде Әхсән Ренатовичка хәзер.
Әйе, сабырсызрак иде шул Луиза Бариевна. Иренең уҗымдагы маҗарасын ишетсә, ул бу хәлне… хыянәт буларак кына түгел… үзен мыскыл итү дип кабул итәчәк иде.
Беркөнне Айгөл кабинетына – ул инде шәхси кабинетта утыра, һи-и – тулы гәүдәле, йомры чырайлы хатын килеп керде. Чем кара күзе, тәнеңне тишеп, тамырыңа дегет агыза торган… Бөтен кыяфәтеннән тәкәбберлек аңкый.
–Синме ул сөйрәлчек? – диде тигез тавыш белән һәм кулындагы фотога күз төшереп алды. “Яхшылык теләүче” аңа Айгөлнең сурәтен дә җибәргән, күрәсең.
Мондый сорауга әйе дип тә, юк дип тә җавап биреп булмый. Хәер, Луиза Бариевнага җавап кирәк тә түгел иде. Ул мәче адымнары белән якын килде дә Айгөлнең беләген борып чеметте. Бармаклары келәшчә! Тимер бармак. Айгөл аның күгелҗем тут төшкән симез кул битен генә күреп калды, бәгыренә бәрелгән авыртудан а-аһ дип кычкырып куйды, күзеннән тыелгысыз яшь ага башлады. Инде каршында ап-ак уч төбе уйнап алды – Луиза Бариевна кизәнми генә көндәшенең яңак төбенә кундырды.
Аннары бүтән бер сүз дә әйтмичә ишекне сак кына ябып чыгып китте.
Әхсән Ренатович белән ничек аңлашканнардыр тагын… Шуннан соң атна-ун көн эшкә килмәде Әхсән Ренатович. Суык тиеп больничный алган, диделәр. Шулайдыр… Эшкә чыкканда күз төпләре саргаеп тора иде әле.
Айгөл исә эштән китте. Үзе теләп китте. Яз кайный иде җиһанда. Яшел әләмнәр күктә чайкалып әллә кая, әллә кая чакыра, алгысындыра. Айгөл бөтен күзәнәге белән сизде: яңа тормыш башлана! Искесе белән тыныч кына, гасабиланмыйча гына хушлашырга кирәк. Елмаеп…
Ул җиңелде. Җиңелгәндә дә елмая белергә кирәк. Күз яшьләре аша елмайганда тирә-яктагы һәр нәрсә, кискенлеген җуеп, җәенке күренә.
Яңа эш эзләргә җыенмый иде әле ул. Стресс. Бер кая да чыкмыйча үз бүлмәсендә аңга килергә иде исәбе. Яраларны ямаштырып… Тик алай озак ятарга язмаган икән. Ә бит ахирәте Зуля бик өметләнгән иде! Үзе янына базарда чүпрәк-чапрак сатарга да кыстап карады. Һы-ы… Министрлыкта җылы урында утырган кеше алай тиз генә базар юлына басмый ул! Әнисе бик борчылды борчылуын… Айгөл аңарга да сер капчыгын селкергә ашыкмады. Көтте. Бер көн үтте шулай, икенче көн дә узды. Һәр иртәдә Айгөл, эшкә барырга җыенгандай киенеп-ясанып, тәрәзә янындагы кәнәфиендә китап укып утыра торган булды. Әдәби китаплар укырга кече яшьтән үк өйрәнгән иде ул. Ун көн дигәндә, ниһаять, Әхсән Ренатович сак кына ишек шакыды. Ул! Марат Кәбирнең кеше ашаучылар турындагы романын атып бәрде дә ишеккә йөгерде Айгөл. Ахсанчигын сагынган иде чөнки. Тик ишекне ялкау гына ачканда йөзенә битарафлык пәрдәсен бөркәнеп өлгерде үзе. Гамьсез булырга тырышып, әле кичә генә аерылышкандай, түргә ишарәләгән иде дә… Әхсән Ренатович аны кочаклап алды. Исәнләшеп тә тормастан колагына пышылдадады: “Әйдә, киен тизрәк!” Айгөл кискен генә аның кочагыннан суырылып чыкты. Корсак турысында инде бу арада онытыла башлаган татлы авыртынуны сизеп үз-үзенә ачуы килде. Алма исе борынына килеп бәрелгәндәй булды.
-Юк! Без аңлаштык бит инде.
Әхсән Ренатовичның йөзе кара коелды. Ияге алга чыкты, ирене ефәк җеп кебек нечкәреп калды.
-Киттек! Минем сиңа бер сюрпризым бар.
Айгөл үз Ахсанчигын яхшы белә – иң мөһиме чама белә иде! – плащын элгечтән алды. Каршылык уенын артыграк башкарудан Ходай сакласын. Нечкә җирен кигәвен тешләгән ат кебек чыгымчылап, китеп баруы да бар Әхсән Ренатовичның. Бөтенләйгә… Бер киресе килсә, аны берничек тә үзең теләгән туры юлга чыгара алмыйсың.
Үз ихтыярындагы биләмәдә Әхсән Ренатович хокугы чикләнмәгән диктатор итеп тоя үзен. Дөресрәге, үзенә бәйле яраннарының шулай тоюын тели иде. Биләмә кечкенә, ул аның хәтта үз өенә кадәр дә җәелми, нишлисең, һәркемнең өлешенә тигән көмеше… Шул көмешне кулда тотар өчен өстәгеләрнең күзенә генә карап торырга, кирәксә чәчең белән җир себерергә тиешсең.
Берничә ай элек, күпме колак итен ашаганнан соң, Әхсән Ренатович аны Казан елгасына карап торган бер кафега алып керде. Шоферына ике сәгатьтән соң килергә кушты. Кафе хуҗабикәсе – бер юантык хатын, танышы икән, аларны эчке бүлмәгә әйдәде. Каратут түгәрәк йөзенә елмаю ябыштырып, сыгылып торган табынга ике кулын җәйде:
-Рәхәтләнеп утырыгыз!
-Рәхмәт, Гөлсинә Зинатовна, табын бик мул, – дип, Әхсән Ренатович аның иңенә кагылып алды. Сизелеп тора, алар бик яхшы танышлар, ахрысы. Әле туган-тумача да түгел микән…
-Сезнекеләр Сингапурга баргаллар икән, юллары унганмы, жай гына йөргәлләрме? – дип сорады хуҗабикә Дөбъяз шивәсендә.
-Кайттылар… – дип коры гына җавап бирде Әхсән Ренатович. – Үзенең бу сәфәргә бармый калуына бик кимсенгән иде ул, сорау бөтенләй кәефен кырды. – Чөгендер үстерергә өйрәнеп, бик канәгать булып кайттылар…
Аның боз сөңгеседәй карашыннан аерылырга теләп, хуҗабикә чыгарга ашыкты.
-Кирәк булсам, чакырырсыз, – дип, артын артык уйнатмаска тырышып ишеккә атлады.
-Һе… – дип Әхсән Ренатович бокалына мул гына Һенесси коньягы коеп, тиз генә авызына каплады. Тик кәефе күтәрелмәде. Сүз сүзгә ябышмады. Әллә ят урын булгангамы, белмәссең… Монда алма исе юк иде шул. Табын уртасында вазада кып-кызыл алмалар күз кыздырып утырса да, иссез иделәр. Иренеп кенә сөйләшеп, иренеп кенә ашап бер сәгатьне уздырып җибәрделәр. Берничә тапкыр Гөлсинә Зинатовна кереп чыкты, әмма бүтән сүз катмады. Ул да Әхсән Ренатовичны яхшы белә иде булса кирәк.
-Сиңа ошамады ахрысы бу кафе?
-Әйбәт, – дип йөзенә елмаю тартты Айгөл. – Тыныч, беркем борчымый.
-Канәгать алайса… – Әхсән Ренатович телефонына баскалады. – Айгөл аңлады инде, шоферына чылтырата. Тик телефоннан марҗаның тантаналы тавышы гына җавап бирә: на данный момент… не доступен… Аннары шуны ук инглизчә аңлата башлый.
-Черт-те что…
-Соң син үзең бит ике сәгатьтән килергә куштың.
-Ул һәрвакыт севәздә булырга тиеш!
Айгөл ачуын басарга тырышып минераль су эчеп куйды. Күр инде син бу ирләрне! Бала-чагадан ни аермалары бар? Менә Әхсән Ренатовичка гүя уенчык бирми калдырганнар, бәлки онытканнардыр, бәлки бүтәннәрнең чираты булгандыр, ә ул авыз турсайта, елап җибәрергә әзер… нәни йодрыкларын йомарлап кемгәдер – тик һич тә уенчык өләшүчеләргә түгел! – ташланырга да күп сорамас. Айгөл тынычланды, йөзе кыегайган Әхсән Ренатовичка карап көлемсерәде:
-Борчылма. Нервыңны сакла. Әйдә, чыгабыз. Фукс бакчасында йөреп торырбыз. Шундый матур төн…
Аллея буйлап акрын гына Казан елгасына таба киттеләр. Тик Әхсән Ренатович тынычлана алмады. Әледән-әле телефонын алып төймәләренә баскалады. Тик аннан һәмишә марҗа тавышы гына килә иде.
Төп-төгәл ике сәгатьтән соң машина кафе ишек төбенә килеп туктады. Шофер – Талгат Ахметович – алтмышка җитеп килә торган озын буйлы, киң җилкәле олпат ир, һәрвакыт энә-җептән төшкән кәчтүмнән, ак күлмәк, кара галстуктан – вәкарь белән генә машинадан төшеп арткы ишекне ачты. Ул эшенең җаен белә иде. Заманында Табеевның үзен йөрткән, имеш. Булса да булыр. Үзе озын буйлы, киң күкрәкле – шуңа андыйлардан көнләшмичә, тирә-ягына да буйдашларын туплаган диләр бит Табеевны. Шоферлар арасында тере легенда иде Талгат Ахметович. Үзе югында “Татарстанның халык шоферы” дип тә атыйлар иде телгә беткән кайберәүләр.
Менә шул легенданың якасыннан эләктереп алды Әхсән Ренатович.
-Нигә синең телефоның не доступен? – дип акырды ул аның йөзенә селәгәен чәчеп. – Син, мудак, иртәгә үк урыныңнан очасың бит, аңлыйсыңмы шуны?
Мондый көтелмәгән һөҗүмнән Талгат Ахметович каушап калды.
-Зәрәдкәсе беткән микәнни… – дип авыз эчендә ботка пешерде ул. – Кичерегез, Әхсән Ренатович…
Яңа гына кикриген киереп торган әтәчнең суга төшкән тавык хәлендә калуы шулкадәр кызганыч иде, Айгөлнең күзенә яшь килде. Тик ул монда бернишли дә алмый. Батып барган кешегә кул бирсәң, гадәттә ул сине дә үзе белән су төбенә өстери. Дөнья куласа… Менә Талгат Ахметович та ике сәгатькә азат булуына куанып, министрлар кабинетының гаражына киткән иде, анда диванга кырын ятып, затлы каһвә капкалап, эштән соң домино уйнарга, өч борынга бераз төшерергә калган яшь шоферларга киңәшләр биреп кинәнгән иде. Менә бит нинди хәлгә калды! Кем уйлап тапкан бу кесә телефонын, авызын корт чаккыры…
-Кичерегез?! Җиңел генә, ә? – Айгөлнең Әхсән Ренатовичны мондый кабәхәт халәттә күргәне юк иде әле, урыныннан да кузгала алмыйча телсез калды. – Тезлән! Кулымны үп! Шунда карармын – кичерергәме, юкмы?
Айгөл өшегән акылы белән һаман өметләнде: киртә сикергән түрәне бер якка этәрер дә Талгат Ахметович, горур башын югары тотып китеп барыр сыман иде… Юк, ул китмәде.
Китмәде… Олпат гәүдәсен чайкалдырып каралган карга тезләнде, бозлы иренен хуҗасының җылы кул аркасына төртте.
-Киттек! – дип Әхсән Ренатович кулын тартып алды да машинага таба атлады. Кичерелүен аңлаган Талгат Ахметович торып кыйммәтле чалбарының тез урынын какты, аннары, берни булмагандай, һаман аңына килмәгән Айгөлне арткы урындыкка утыртты.
Бу юлы Әхсән Ренатович үз машинасы белән килгән иде.
-Луиза Бариевна белән аерылыштык, – диде ул бераз баргач.
Айгөл эндәшмәде.
-Эштән киттем, – диде ул шәһәрне чыкканда.
Айгөл авызын ачмады.
Тагын шактый сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, Айгөл телгә килде:
-Без кая барабыз?
Әхсән Ренатович рәхәтләнеп көлде, уң кулын сузып Айгөлне үзенә тартты.
-Иңемнән тау төшкәндәй булды, – диде ул… тавышы киселде. – Мин бәхетле бүген, аңлыйсыңмы шуны, Айгөлем!
Самара чигенә җитәрәк, ул, олы юлдан борылып, машинасын уйсулыкта яткан бер кечкенә авылга таба юнәлтте. Авыл читендә тау итәгенә җәелгән алма бакчасына килеп керделәр. Өстә сары кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт йорт калкып тора иде. Коттеҗ диләр моны хәзер!
-Менә бу йорт безнеке, – диде Әхсән Ренатович. – Алма бакчасы да безнеке. Монда син хуҗабикә!
Айгөл тигез рәтләр булып тезелгән алмагачларга карады. Ак читек кигән яшел яулыклы кызлар гүя түбәндә аккан инеш үзәненә төшәргә җыенып торалар сыман. Чәчәкләре инде бөреләнгән, берничә көннән алар ак күбеккә күмелер, аннары, ике-өч айдан, яңа өйнең тәрәзәләренә кагылып алма исе күңелне кытыклар. Йарабби, бәхетле хәят шулай кул сузымы гына булды микәнни?!
Ишектән ак яулыгын кыеклап бәйләгән өлкән яшьләрдәге бер апа йөгереп чыкты.
-Исән-саумысыз гынамысыз! – дип ике кулын сузып күреште ул. – Күптән көтәбез.
-Бу Марфа түтәй! – Әхсән Ренатович яратып аның иңеннән какты. – Сиңа булышыр. Бик чистоплотный мукшы апабыз. Мондый йортта тавык чүпләп бетермәстәй эш. Аның улы да безгә ярдәмче булыр. Сергей мондамы, Марфа түтәй?
-Монда… – Апа бакчага таба кулын селтәде. – Алмагачлар белән мәш килә. Яңадан тугандай булды, бахыр.
-Телсез ул, – дип Айгөлгә аңлатты Әхсән Ренатович. – Колхоз таралгач, бөтенләй эшсез калып депрессиядә иде. Ә болай бик эшчән егет. Кулыннан килмәгәне юк. Бакчаның теге очында җәйге йорт бар, шундадыр.
-Рәхмәт инде сиңа, Әхсән улым, – диде Марфа түтәй.
-Яшибез әле бергәләп, дөньяның артына тибеп.
-Әйдәгез, чәем әзер, ашым пешкән, – дип Марфа түтәй аларны өйгә әйдәде.
Айгөл ике кулын җәеп, алмагачларны суырып алырдай булып, тирән сулыш алды.
-Син! – диде ул, – син! Астыртын икәнсең бит, әй. Шундый олы эш куптаргансың, сиздермичә дә.
Әхсән Ренатович кинәнеп, горурланып көлеп җибәрде.
-Вакытыннан элек нигә кычкырырга? Былтыр командировкага килгән идем, күрәм – шундый алма бакчасы. Колхоз таралгач, бөтенләй ташландык калган. Урынын кара син аның! Оҗмах җире бит! Мәшәкате күп булды инде. Мондый урынга һәркемнең күзе кыза. Район үзәге ерак түгел. Бизнесны анда күчердем.
…Колясканы ишеккә таба тәгәрәтә башлагач, Әхсән Ренатович, гасабиланып, быт-быт килеп, авызыннан селәгәй чәчеп, кулы белән өстәл астына ымлады. Иелеп караса Айгөл… аның кыз чагындагы фотолар альбомы чәчелеп ята. Ул, тезләнеп, фотоларны җыя башлады. Кулы пешкәндәй, кинәт артка тартылды. Иң өстә – чәчен туздырып, серле елмаеп, ялангач иңбашын алга чыгарып төшкән сурәте икегә ертылган килеш… Бу теге – аны яңаклаган чакта Луиза Бариевна күтәреп килгән фото иде. Йөзе кара-кучкылланып киткән Әхсән Ренатович шуңа бармагын төртеп нидер кычкырырга маташа, тик тавышы чыкмый. Айгөл фото ертыкларын халат кесәсенә тыкты да тураеп басты.
-Нигә шаккаттың? – диде ул салкын гына. – Луиза Бариевнага “яхшылык теләүче”дән килгән фотоның сыңары дипме? Ә мин яхшылык теләүче түгелмени? Үземә, сиңа… Син бит хатыныңа шушы фото белән анонимка килмәгән булса, аерылырга уйламый да идең! Скандал гына сине мәрттән чыгарды. Миңа рәхмәт укырга тиеш син!
Сабый бала төсле йөзен учлап, Әхсән Ренатович елый иде.
-Маңкаңны агызып торма инде. – Айгөл, колясканы кисәк борып, ишеккә тәгәрәтте. Әхсән Ренатович, тигезлеген югалтып, идәнгә егылды.
-И, җәфа булдың бит тәмам! – Айгөл аны күтәреп яңадан утыртты. Җиңеләйгән иде хәзер Әхсән Ренатович.
Алма бакчасына чыктылар. Ишелеп уңган иде быел алма. Һәм алма исе гүя дөньяга сыя алмыйча, куе дулкын булып, офыкка агыла, офыкка бәрелеп кире кайта – үзенә урын таба алмый бәргәләнә иде.
Алмагачлар арасыннан алма тулы әрҗәле арбасын этеп Сергей килеп чыкты, хуҗаларны күргәч, елмаеп башын иде. Җәйге йортка таба киткән егетне күз карашы белән озатып калды Айгөл. Ул биленә кадәр ялангач, атлаганда кояшта янган аркасында мускуллар биегәне ерактан күренә… Былтыр Марфа түтәй гүр иясе булды, ятим калган егет бик бәхетсез сыман тоелды Айгөлгә. Бер ялгызың калу бик авыр бит ул дөнья йөзләрендә! Юатасы килде үзен…
Төштән соң, Әхсән Ренатовичны йокларга салгач, алма исенә исереп, Айгөл алмагачлар арасында озак кына йөрде. Йөзенә көзге салкын сукса да, кояш эссе иде әле. Кыздыра иде. Шуңамы Айгөл дә күңелендә ниндидер аңлатып булмастай күтәренкелек сизеп каядыр алгысына, кемгәдер ниндидер бер яхшылык эшлисе килә иде. Үзе дә сизмәстән җәйге йорт каршына килеп чыкты. Бераз икеләнеп торгач, эчкә үтте. Йортта әрҗә-әрҗә алма, район үзәгенә, Айгөлнең сок ясый торган цехына алып китәргә өлгермәгәннәр, күрәсең. Сергейның җыештырылмаган ятагы әрҗәләр арасында калган. Бичара! Ятактагы япмасы да керләнеп беткән. Үзе кайда йөридер…
Кире чыкканда Айгөл ишек төбендәге әрҗәдән үтәли күренмәле булып өлгергән, тулып пешкән алманы кулына алды. Күзен кысып кояшка карады. Эссе иде кояш, эссе. Кыздыра иде әле. Күңеле ташып, ул алманы кояшка таба сузды. Чү, алманың нәкъ үзәгендә нәни генә корт кыймылдый түгелме соң? Кыймылдый, җаныкаем. Алманың үзәгенә үткән дә һаман үзенә җайлы урын эзли. Кортлы алманы әллә кая ыргытырга дип селтәнгән дә иде Айгөл, туктап калды. Әйе шул… Ние бар аның алма кортының? Чын, натуральный алмада корт булырга тиеш тә әле. Йоп-йомшак, ап-ак, зыянсыз бер җан иясе бит ул…
Айгөл тигез ак тешләрен алмага батырды.
Июль-август, 2015 ел.

Нәзирә

Табибә хатынның соры күзендә кызгану чалымын искәреп алдым. Бер мизгелгә генә миңа караш ташлап алды югыйсә. Аннары өстәлдәге кәгазьләрен актаргалап сүрән тавыш белән әйтеп куйды:
-Иртәгә сәгать сигезгә ашамый-эчми килегез әле. Каныгызны тагын тикшереп карарга кирәк.
Йөрәгемнең өшеп куйганын сиздем. Ашказаным, тартылып, тамагыма менде. Аркага салкын тир бәреп чыкты.
-Ә монысы… начар булдымыни?
-Кабат тикшерергә кирәк! – диде табибә кырыс кына. – Сау булыгыз.
Чыгып киттем. Һай, сау буласы иде дә бит, тик сау кеше беренче тикшерүдә үк сау буладыр инде ул. Алай дисәң, табиблар да гел ялгышып тора. Иртәгә күз күрер, борынны бөтенләй төшермик әле…
Поликлиникадан чыкканда яңгыр сибәли иде. Аяк астында кар катыш ком буткасы. Гыйнвар бит бу! Әле кичә генә телевизордан тоташ кара киемле бер поп “керәшен суыклары” вәгъдә итеп нинди сөендергән иде бөтен илне. Каратуннар күзенә карап торган көнебез. Бәлки берничә тәүлектән килеп җитәр аның вәгъдә иткәне. Мәскәүдәге көн торышы Казанга шул арада күченә иде гадәттә.
Ярар ла, сәламәт булсаң, кышкы яңгырдан да ямь табып була. Ләкин мин хәзер бераз аңгыраеп калган идем. Үзәк паркка таба борылып автобус тукталышына чыгарга тиеш булсам да, мин кире якка – Вишневский урамы буйлап түбән очка төшеп киттем. Киткәнче поликлиниканың биш катлы соры бинасын кабат күздән кичердем әле. Без студент чакта аның беренче катында “Таң” рестораны, өстәге катлар шәһәргә килгән авыл хезмәтчәннәре өчен кунакханә иде. Заманында беренче катта без шактый еш кунак булдык. Өч тәңкәгә рәхәтләнеп сыйланырга була иде ресторанда.
Караңгы төшеп килә иде, ул инде күземне әчеттереп миемә үтәргә маташа; күк гөмбәзенең исә түбәнәюен лепкәм белән сизәм, менә-менә мине сытар төсле; тик бөтенләй үк төшеп китмәс ул, аны күтәреп торган офыклар шәһәрдә күренми генә бары. Элек түрә-кара дәваланып ята торган затлы хастанә бакчасын урап торган таш дивар буйлап Шмит урамына кадәр төштем дә җир асты юлыннан сулга борылдым. Мин монда күптән булганым юк, караңгыны биткә сылап һәмишә карлы яңгыр ява, әмма барыбер күренә иде әле – безнең яшьлек узган урам түгел инде бу. Юк, бөтенләй үк җир йөзеннән себереп түгә алмаганнар, ахрысы: әнә теге почмак йорт ипи кибете иде. Еш кына без аннан җылы күмәч сатып ала идек. Авызда эреп тора иде инде, э-эх… Нәзирә шушы урамны аерата ярата иде. Бигрәк тә язгы кичләрдә – терелеп киткән карт юкәләрнең хуш исенә уранып йөрергә гадәтләнгән идек. Урам аулак, тыныч һәм аны яшеллек күмгән иде. Ике якта да ник бер таш йорт булсын. Тик агач йортлар гына. Ике катлылар шактый, аларның инде беренче ятажы кирпечтән була гадәттә. Таза, нык утыралар. Монда йөргәндә күңел әллә нинди сәер халәттә була – болар бит инде гасыр башында ук булган, бәлки теге гасырда ук! – урам шуннан соң әллә ни үзгәрмәгән дә. Ике як тротуарга җәелгән плитә-плитә ак ташы да сакланган. Мөгаен, ул заманнарда урам түшәлмәгән булгандыр, канау буйларын куе үлән басып киткәндер. Аларның тамыры корымаган әле, койма буйларында шыгырдап утыручы карт тирәкләрнең, юкәләрнең аяк астында ишелеп чыкканнар да үзара пышылдашып ни турындадыр серләшәләр. Һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Иркен яшәгәннәр шәһәрнең бу ягында. Чын хуҗаларча. Кайбер йортларның укасы әле дә коелып бетмәгән. Бу Казанның өске, ару ягы, патша вакытында монда татарның эзе дә булмаган, билгеле. Монда зур мәгъмүрләр, бай интеллигентлар, шәһәрдә кыш уздыручы алпавытлар яшәгән. Шуларның зәгыйфь шәүләсе әле дә кайбер кичләрдә коймаларга сыенып каядыр ашыга сыман. Хәзер инде биредә бөтенләй бүтән кешеләр тора. Коммунизм төзүчеләр. Алар өйләрнең эчен вак тартмаларга бүлгән, ишек алларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар. Ә кайбер йортларның капка-коймалары юк, мөгаен, сугыш елларындамы, соңракмы, каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр.
Алар биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буялган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт янына туктыйлар иде. Иясез малны эт җимәс – кайчандыр сагызы суыртылмаган нарат бүрәнәләрдән салынган йорт инде шактый какшаган, капка-коймасы да шактый тузган, капкасы бөтенләй артка таба авышып тора… Нәзирә шул капка төбендәге шомарып беткән эскәмиядә утырырга ярата иде. Миңа сыенып… Хәзер генә мин аны бөтен төгем белән аңлыйм. Чын, асыл хатын-кыз бигрәкләр дә йорт җанлы була бит ул. Нәзирә шундый асыл кыз булган, тик мин ул чакта аны аңларлык кешемени?! Мин ул чакта бит дүңгәләк, очраклы җил дә мине әллә кайларга тәгәрәтеп китәчәк иде. Китте дә шул, Нәзирәдән бик еракка алып китте.
-Син беләсеңме соң, – диде Нәзирә шул капка төбендә соңгы тапкыр утырганда. – Бу нинди йорт?
-Нинди дип… – Мин артка каерылдым. – Элек сары булган инде бу мотлак. – Без аның белән юри шулай иске сүзләр кыстырып сөйләшә идек.
Нәзирә борынын җыерды.
-Һе, сары… Әмирхан Еники сурәтләгән йорт бу! Хәтерлисеңме, Зөфәр Сабитов өйләнер алдыннан йорт сатып ала… Шушы йорт инде ул…
-Әйе, мондый йортың булса, өйләнергә дә булыр иде.
Нәзирә елмайды. Белмим, йөзен әллә язгы кичнең тыгыз зәңгәрсу һавасы сырып алгангамы, аның елмаюы миңа мәэсүс булып тоелды. Әйе, хәзергечә әйтсәк, өметсез елмаю иде ул. Күңеленнән ул миңа кул селтәгән иде инде. Үзем дә беләм – төплелек җитми, тормыш итәр өчен ни кирәк – берсе дә миндә юк! Нәзирә, әлбәттә, бу мәсьәләдә башка кызлардан берни белән дә аерылып тормый. Ул минем томанлы киләчәк белән нишләсен? Киләчәккә өметләрне түбә итеп өскә җәеп булмый. Нигез юк, буласы да күренми. Ә ул тиздән укуын тәмамлый, аңа инде егерме ике яшь – кызлык гомере кыска… Бер атнадан ул диплом алачак, юрист! Аны инде кайсыдыр район үзәгенә эшкә җибәрәләр. Ә мин кем? Диплом якларга кертмәделәр, эшкә алырга беркем җыенмый. Торырга урын юк, кесәдә җил уйный… Иң кызганычы, башымда уйный ул. Зөфәр Сабитов… Нәзирәгә шуның ише ышанычлы, булдыклы кеше кирәк. Ул бәхетле булырга тиеш. Мин аңа уңышлар теләп кул болгармын. Акрын гына поезд кузгалып китәр, вак кына яңгыр сибәләр, вагон тәрәзәсендә аның юеш йөзе соңгы тапкыр чалынып алыр…
-Нәзирә… Нәзирә… – дип иңеннән кочтым мин аның. – Нигә син безнең әдәбият бүлегенә кермәдең? Нигә юрист булырга уйладың? – Әйтерсең лә бөтен хикмәт шунда!
-Әни… – диде ул акрын гына, – рөхсәт итмәде. Минем ялгышны кабатлама, диде. Ул бит үзе сезнең бүлекне тәмамлаган иде.
-Нәзирә… Нәзирә… Синең исемең үк әдәби термин…
-Әйе, урта гасыр шәрекъ әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы, поэтик форма. – Нәзирә күңелсез генә көлеп куйды. Ул, юрист буларак, һәрнәрсәгә төгәл билгеләмә бирә иде. – Башка бер авторның әсәрен өлге итеп яисә аңа җавап итеп языла ул нәзирә…
-Ләкин нәзирәче үз әсәренә өр-яңа төсмерләр өсти…
Нәзирә минем сүзне кисте:
-Ни генә дисәң дә беренчел түгел инде ул! – Аның шулай сүзне кисәк кенә бүлә торган гадәте бар иде – кинәт урыныннан торды да, борылып, яңадан иске йортны күздән кичерде. – Әйдә! Кайтырга вакыт.
Без поездлар үтеп йөри торган ерымты өстенә сузылган тар күпергә таба киттек. Нәкъ каршыда аның тулай торагы иде.
…Хәзер дә мин менә шул күпергә туктап, поезд юлына карап торам. Инде караңгы, берни дә күренми, җил көчәйде, карлы яңгыр йөземә бәрә; ләкин мин анык беләм: аста юл бар, ул еракка-еракка сузылган – теләгәндә барыбер каядыр кузгалып була, юл сине барыбер каядыр алып китәчәк. Тик кая гына барма, иртәме-соңмы вагоннан төшеп калырга туры килә…
Перронда үз поездыңны көткәндә нинди бәхетле син! Хәер, андый чакта ниндидер бәхет турында уйламыйсың да, аңа синең вакытың да юк, сүз белән аңлатып булмаслык әлеге төшенчәгә кагылышлы нәни фәлсәфәне син кирәксенмисең дә, нигә ул? – әнә ике рельс бер-беренә тиң булып офыкка таба сузылган, алар аерылмый да, кавышмый да, искиткеч мөкәммәл янәшәлек! Синең гомерең дә үз көен югалтмыйча шундый юлдан бик озак алга тәгәрәр сыман. Әле син гомер юлының чуалып китү куркынычын башыңа да китермисең.
Әле дөньяда яз тантана итә! Шундый язгы көннәрнең берендә, инде кичкә авышканда, көләч юкәләрнең хуш исен ияртеп, мин “Таң” ресторанына килеп кердем. Кичкә таба Казан рестораннарына керү ул елларда шактый кыен булса да, безнең монда юл такырайган, ишек төбендә торучы швейцар үзебезнеке – кул биреп күрешкәч, үткәреп җибәрде. Күкрәкне киереп – мондый хурмәт теләсә кемгә тәтеми! – сул якка борылдым. Барысы да таныш, барысы да якын: түшәмдә зәп-зәңгәр төтен тирбәлә, пычак-чәнечкенең тәлинкәләргә бәрелгән авазын басып зал түрендәге бәләкәй сәхнәдә дүрт кешелек ансамбль тавыш куптара. Җырчы белән барабанчы чем кара сакаллы, бөдрә чәчле ике юантык ассирияле, гитара асканы минем ахири Рәшит – ул күбрәк япон тактасын уйната; саксофон өрүче Штейнберг дигән яһүд, фәкыйрегез монда очраклы эләкте, дигән сыман читтәрәк басып тора. Мин кергәндә олы корсагына ике кулын кушырып, ассирияле Каландарян дәртле татар җырын, кисәкләргә бүлеп, корт күчедәй гүләп утыручы халаяк өстенә ыргыта иде: “Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!” Шактый таушалган өч хатын белән ике авыл агае әлеге музыкага яраклашмый гына үз көйләренә биеп маташа. Мин, урын эзләп, залга күз йөгерттем. Әнә теге очта кемдер бер үзе аерым өстәлдә утыра түгелме соң? Мин төпсә күтәреп шул якка ашыккан официант хатынга эндәштем:
-Гуля! Хәерле кич, бәгырь… Урын тап әле миңа.
Ул, башын нәзәкатьле борып, сүзсез генә мине үз артыннан иярергә ишарә ясады. Өстәл янында ялгызы утыручы абзый юк-бар кешегә охшамаган иде. Ул үзе гади киенгән сыман: бераз таушалганрак зәңгәрсу лавсан костюмнан, кара сызыклар төшкән ак күлмәккә зур төенле кызыл галстук таккан; зур коңгырт күзле, төз итләч борынлы, маңгае киң, кыска итеп алдырылган чәче кайчандыр бөдрә булган ахрысы – лепкәсенә буйсынмыйчарак ята… Чырае шешенке. Шәһәргә берәр семинарга килгән колхоз рәисе булса кирәк. Перси… Болар гадәттә мондый сәфәрләргә бер капчык акча белән йөри. Мең мәшәкатьле эштән, хатын мырлавыннан арынып, бер тугарылып аласы! Ул миңа күз генә төшереп алды да кулындагы фужерын авызына китерде.
-Рөхсәт итегез, – диде Гуля, йөзенә елмаю кундырып, – бу егет монда утырсын әле?
Абзыйның тавышы куе иде, идарә итәргә өйрәнгән тавыш:
-Студентмы?
Таныш иде миңа бу тавыш, ишеткәнем бар иде кайдадыр. Тик искә төшереп интегәсем килмәде, музыка шаукымы инде мине биләп алды, кимендә бер атна арынып булмаячак: тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!
-Студент, тагын кем булсын, – дип Гуля аны җөпләде.
-Утырсын! – дип абзый, чын хөкемдарларча кулын җәеп, мин фәкыйрьгә үзенең рөхсәтен бирде. Шунда гына мин аның шактый кызмача икәненә төшендем. – Тагын бер графин китерегез, – диде ул Гуляга. – Студентка итле ризык… Кәбәб… Кыздырылган үрдәк… Әфлисун соусында, – дип өстәде ул. – Лә оранҗ…
Гуля кеткелдәп көлде:
-Баш өсте, император!
Бераздан ул бәрәңге боткасы белән ике котлет, салат, чәй китерде. Коньяк салынган графинны өстәл уртасына утыртты, буш рюмканы җәһәт кенә миңа таба шудырды. “Рәхмәт, сеңелем,” – дип абзый Гуляның бил турысына җәһәт кенә кулын тидереп алды. Әйе, юк-бар кеше түгел бу… Гуляның шат йөзенә караганда, кесәсенә шактый мул чәйлек кергәнгә ошый. Абзый шәп! Бик тиздән “Калхуз диңгез, без карабел, теләгәнчә йөзәбез!” – дип җырлап җибәрергә дә озак калмаган.
-Йомырка тәбәсе яратасыңмы? – дип сорады ул кинәт.
-Үлеп, – дидем мин бәрәңге боткасын авызга озаткан арада.
-Дөрес эшлисең… Йомырка тәбәсе! – дип кычкырды ул Гуляга. – Студент чагында ярата идем мин дә, – дип зарлангандай миңа рюмкасын сузды. – Хәзер төсен күрәсем килми. Әйдә, танышу хөрмәтенә…
Мин каршы килмәдем. Танышып ук бетмәсәк тә коньякны дусларча йотып куйдык.
-Кайсы факультетта укыйсың?
-Филология!
-Татарныкындамы әллә?
-Әйе.
Ул, җанланып, кулын миңа сузды:
-Бир кулыңны, коллега!
Мин гаҗәпләнмәдем, безнең бүлектән егетләр киң профильле булып чыга, араларында колхоз рәисләре дә шактый. Абзый да шундыйлардан, мөгаен. Менә ул кулын өскә чөеп, күзен яндырып шигырь дә укый башлады:
Аңласаң аңла хәлемне, аңлмасаң, синең эш…
Мин бүген яшьлегем белән саубуллашырга тиеш!
Ресторан түрендәге ансамбльнең дә гөрелтесен басып китте бу. Якын тирәдә утыручылар, кашык-чәнечкеләрен куеп, башларын безнең якка борды. Абзыйның тавышы сафланып, төбендәге ташлары аерымачык күренгән тау елгасына охшый башлады. Кайда ишеттем мин соң моны? Авылдамы? Каландарян җырлавыннан туктады, бөтен зал тын да алмый абзыйны тыңлый иде.
Тауларга йөгереп меним – яшеннәр оясына.
Кешеләр: “Юләрме әллә”, дип уйласа уйласыннар!*
Минем каршымда чыннан да каядыр өскә алгысынган шук малай, бөтен йөзе белән балкып, мондагы төрле кавемнән хасил халаякны сүз иркенә иярткән иде. Хәер, сүз ирке микән соң бу? Залның яртысы аның ни сөйләгәнен аңламый да бит. Тавышы шулай сихерләде барыбызны да… Ул
*Равил Фәйзуллинның “Саубуллашу” шигыреннән.

сүзен тәмамлауга барысы да дәррәү кул чаба башлады. Абзый үз кадерен яхшы белгән мәшһүр артисттай иренеп кенә баш иде.
-Йә, кем шигыре? – диде ул миңа.
Үз шигырен укыды микәнни, дип уйладым мин. Туфракта кайнашучылар гадәттә романтик була, әнә бу да яшеннәр оясына менмәкче…
-Шәп шигырь! – дип юкә чөй кыстырдым мин. – Үзегез яздыгыз мәллә?
Абзый яхшы күңелле иде, башта киң учы белән битендәге мәсхәрә чалымын сөртеп төшерде.
-Их, син, студент, шактый ук надан икәнсең бит, таем. Тукай белән Җәлилдән башка татар шагыйрьләрен ишеткәнең бармы соң?
Мин эндәшмичә генә фужердан су уртлап куйдым. Йөзенә бәреп әйтәсе
килгән иде дә бу гыйбадның… Равил Фәйзуллинның үзе белән табында утырган кеше мин! Тик телемне тыеп калдым. Аның кесәсеннән сыйланып утырганда ничек тавыш күтәрәсең? Мондый чакта хәтта Равил Фәйзуллинның да, нинди генә көрәшче шагыйрь булмасын, тыны чыкмас иде. Тавыш күтәрергә бүген бу абзыйның гына хакы бар! Без менә шулай рестораннарда да конформизмга өйрәнеп сабак алган буын.
-Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең мине – студент син… Кефир малае!
-Зөлфәт… – дидем мин ваемсыз гына, белү тантанасын эчемә йотып.
Абзый миңа кызыксыныбрак карады, бөтенләй үк беткән кеше түгел икән, янәсе.
-Иң яраткан шагыйрең кем? – дип, сул күзен кыса төшеп сорады ул.
Мин аны тәмам аяктан егарга теләп ярып салдым:
-Хуан Рамон Хименес!
-Әйе, – диде ул, күзен дә йоммыйча, – Антонио Мачадо аның хакында югары фикердә булган. – Аннары, хәйләкәр елмаеп, сигаретын кабызды. – Испан телен беләсеңме?
-Урысча тәрҗемәдә укыйм… – Ялганларга кыймадым, шайтан белсен, бәлки ул универда испан телен өйрәнгәндер, гәрчә моңарчы чит телне иркен белгән студентны очратканым булмады. – Сез беләсезме әллә?
-Ипи-тозлык, – дип тыйнак кына елмайды ул. – Университетта алман телен өйрәнгән идем. Итальян теленнән соң испан теле җиңел китә.
Менә сиңа авыл гыйбады! Сырадан соң аракы әйбәт китә, дигәндәй генә сөйләнеп утыра.
-Чәчүне бетереп килдегезме? – дип мәүзүгъне үзгәрттем мин.
-Андый эшләр белән минем хатын шөгыльләнә. Ул ярата бакча мәшәкатен. Бераз булышкан аты булам инде. Бүген менә алмагачлар кәүсәсен акшарга буяп кайттым.
-Сез авылныкы түгелмени? – дидем мин аптырап.
Ул зур башын артка ташлап, ботын чаба-чаба рәхәтләнеп көлде, безгә якын тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды хәтта.
– Аңлашылды! Бу бит персидәтелләр рестораны. Син инде бер авыл мокытын кармакка эләктердем, дип эчтән сөенеп… күңелең мәтәлчек ата иде. – Ул, кесәсеннән шакмаклы кулъяулык алып, күзеннән атылып чыкан яшен сөртте. – Мокытлык бар инде ул бездә, яшерен-батырын түгел… – Минем бакчага таш атты бугай. – Кәефең төшмәсен, соң мин үзем дә студент булган кеше бит, үтәли күрәм сезне. Ә болай авылда туган кеше мин кәнишне. Ырымбур даласында.
Исемен сорарга, кем булуын белешергә мән җитмәгән бит шунда. Соңыннан күпме үкендем шуңа, күпме тиргәдем үземне. Тик үкен-үкенмә, терсәкне тешләп булмый иде.
Без кайтырга чыкканда төн уртасы җитеп килә иде инде. Урамнар тынып калган. Хәзерге кебек төнне көннән аермаслык шайтан туе – машиналарның бер-бер артлы выжылдап үтеп торуы юк иде әле. Вакыт та салмаграк ага иде. Һәрхәлдә хушлашырга, саубуллашырга күпмедер вакыт табыла иде.
Студентлар шәһәрчегенә керер алдыннан, ерымты өстендәге тар күпердә без Себергә ашыгучы Абакан поездын озатып калдык. Астагы поездның куәтле ухылдап алга томырылуыннан без басып торган тар күпер бөтен гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс дерелди, менә-менә ике ярны тоташтыру вазифасыннан ваз кичеп, үзе дә гүя ерак билгесезлеккә кузгалырга җыена иде. Поезд җиле яр өстендәге сирень куакларын кайнатып алды, күзне әчеттереп җиһанга шәмәхә ис таралды; кайдадыр якында сандугач, нигә мин мондый язгы кичтә тынып калдым әле, дигәндәй үзен битәрләп, өздереп сайрый башлады.
Поездлар көнбатышка да, көнчыгышка да ары-бире тиң чапкандыр, әмма хәзер, нилектәндер, гел Себергә ашыгучылары гына күз алдына килә… Алар ул якка җиңеләеп тә, үзләренә күрә бер тиле ашкыну белән дә, әйтерсең лә башларын югалтып, җилдерә – андагы киңлекләр, андагы мөмкинлекләр, канны кузгатып, безне дә алгысыта иде. Юк, көнбатышка, Мәскәүгә ашкынучы поездларны мин бөтенләй искә төшерә алмыйм.
-Ул шушында яшәгән иде, – диде табындаш абзый, уйларымны бүлеп.
-Кем? – дип сорадым мин саксыз.
-Нәзилә… –Ул кулын сузган яктагы өч катлы бинаның тәрәзәләре балкып тора, сап-сары диварлары да аерымачык күренә, әле кем йокласын бу вакытта… Бина иске, Сталин вакытында ук салынган, шуңа да түшәме биек, стенасы калын. Ул заманнарда бит берне салганнар, әмма берәгәйле итеп. Бу тулай торак та, күрәсең, аспирантлар, яшь галимнәр өчен махсус салынган булгандыр. Әлбәттә, кайбер бүлмәләр элек-электән укуда өлгер, “җәмәгать эше” дип аталучы матавыкта иркен йөзүче студентларга да эләгә. Аларны шулай яшьли иркәләп, кызартып үстерәләр иде.
Без ун-егерме адым атларга да өлгермәдек, әлеге тулай торак, сары төсе белән язгы зәңгәрсу караңгылыкны ертып, гүя үзе каршыбызга килеп басты.
Сизеп торам, абзый бик дулкынлана – абына язып бинаның урам ягына чыкты, сул яктан өченче тәрәзә каршында туктап калды. Тәрәзә караңгы иде. Нишләргә дә белмичә, мин дә кыенсынып кына шунда килеп бастым. Сәер абзый булып чыкты бу… Нишләмәкче була икән? Шушы тәрәзә артындагы бүлмәдә кайчандыр аның бик кадерле кешесе яшәгәнен аңлаган идем инде. Мөгаен, сөйгән кызы булгандыр. Һәм бу мәхәббәт гаять фаҗигале тәмамланган ахрысы. Югыйсә чын мәхәббәт буламыни ул?!
Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, дөньялыктагы түбән гөманнар белән бу затлы язгы төннең кадерен җуясым килми, абзыйның аңында вакытлар буталган иде ахрысы – ул ике учын авызына китереп кычкырды:
-Нәзилә-ә!
Зыялы, инде шактый өлкән – кырыктан өстә! – кешедән мин моны көтмәгән идем. Читкә тайпылырга өлгермәдем, тагын шул ук зарыккан тавыш тәрәзәгә бәрелеп тирә-юньгә таралды:
-Нәзилә!
Шул чакта ут кабынып китте дә чәчләре тузгыган бер кыз тәрәзәгә капланды. Йа Хода, бу бит минем белән бергә җиңел атлетика төркемендә йөри, безгә спорт залы итеп бирелгән ташландык иске чиркәү эчендә атнага ике тапкыр сәгатьтән артык йөгерәбез. Озын торыклы, миннән бераз калкурак та бугай. Исемен генә хәтерләмим, юридик факультетта укый шикелле; бик эре күренгәнгә танышырга кыймадыммы соң… Хәер, бездә кызлар шулкадәр күп иде, барысы белән дә танышып та бетәрлек түгел. Кайчандыр бергә укыганнар белән мин һәмишә танышып йөрим.
Әлеге кызны күргәч, абзый бөтенләй шашкандай булды, үзен үзе белештермичә, “Нәзилә-әм!” – дип кычкырып тәрәзәгә таба омтылды. Чак тотып калдым, Алла саклады. Кызның бу матавыкка исе китмәде, кулын болгап елмайды да юкка чыкты. Шул минутта ук тәрәзәдә дә ут сүнде.
Абзый, башын иңемә салып, сулкылдый-сулкылдый елый иде. Мин аны юатырга теләп аркасына каккаладым, бик бетеренмә, янәсе, андый гына хәлләр була; нинди хәлләр була? – анысы миңа караңгы иде ул вакытта.
Кутуй урамына чыккач шактый озак такси көттек. Ниһаять калтырча гына бер “Москвич” килеп туктады. Тәрәзәдән битен өч көнлек сакал баскан тау кешесе башын тыкты:
-Куда нады?
-Гарифҗанов урамына! – Абзый инде тәмам тынычланган иде, машинага утырыр алдыннан шакмаклы кулъяулыгы белән битен, борынын сөртә-сөртә, кыенсынган кыяфәттә башын читкә борып акланды:
-Ышанасыңмы, теге кыз нәкъ Нәзилә иде. Суйган да каплаган. Ышанасыңмы?
-Ышанам! – Нигә ышанмаска, төрле хәлләр була дөньяда. Хәзер инде мин дә тәгаен беләм: кырыктан соң кызлар чибәрлектә бер-берсенә тиң була бара…
-Рәхмәт! – дип кулымны кысты абзый. – Әйбәт җегет син.
Икенче көнне дәрескә барам дип чыксам – теге кыз Әбҗәлил тукталышында басып тора! Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, һәм бүтән дөньяви гөманнар белән бу искиткеч танышуның кадерен җуясым килми; мин бу иртәдә үземә охшамаганча гаять тә кыю идем, туп-туры кызга таба киттем. Уң кул чугын йөз турындарак селеккәләп, “Сәлам!” – дип кычкырдым.
Ул миңа шундый гаҗәпләнеп карады!
-Сез… – дип сүзен башлаган иде, аннары көмеш чишмә челтерәгәндәй (тапталып беткән чагыштыру өчен таләпчән укучымнан кичерү сорыйм) көлеп җибәрде. – Кем белән йөри идең син төнлә? – Аның шулай гади, үз итеп сүз башлавына кинәнеп, башыма кан йөгергәндәй булды.
-Белмим… Юк, беләм… Мин аның белән кичә генә таныштым… Ул саубуллашты…
-Синең беләнме? – Ул тагын челтерәде.
-Яшьлеге белән…
-О-о, алайса эшләр җитди.
-Әйе, уен эш түгел.
-Нигә минем тәрәзә каршында саубуллаша соң ул?
-Анда аның сөйгән яры яшәгән ахрысы. Нәзилә исемле…
Кызның йөзе кинәт үзгәрде. Әйтерсең лә аңа бәз тастымал яптылар. Ап-ак ирене беравык хәрәкәткә килергә интегеп торды да, ниһаять, тонык авазлар кысылып чыкты:
-Нәзилә минем әнинең исеме…
Мин көтелмәгән фараздан куырылып куйдым. Һәм кыз аны раслады!
-Студент чакта ул да шул бүлмәдә торган. – Бераз тын алгач ул мин куркып көткән сорауны бирде: – Кем иде ул теге кеше?
-Белмим, – дип җилкә сикерттем мин. Чыны да шул иде. Без ул абзый белән кешечә танышмадык та бит. Кичәге очрашу да мөкаддимәсе һәм ахыргы сәхифәләре югалган иске кулъязма уку белән бәрабәр булып калды. Эчтәлеген аңлыйсың, ләкин кем язган, кайсы дәвердә – анысы билгесез.
-Сез аның белән бүтән очрашмыйсызмы?
-Юк. Без очраклы күрештек…
Ул арада троллейбус килде. Гадәттәгечә дыңгычлап тутырылган әрдәнә кебек иде эчтә, барысы да дәрескә ашыга; көч-хәл белән почмакка кереп кысылдык. Кыз бөтенләй минем кочакка кереп бетте.
-Мин Нәзирә булам… – Җылы нәзек бармаклары минем учымны эзләп тапты. – Син инде ике занятиене калдырдың. Физрук эттән алып эткә салды үзеңне. Будем исключать, диде, шулай дәвам итсә…
-Әйе шул. Иртәгә йөгереп килермен.
-Йөгерешче! – дип көлде Нәзирә.
-Бүген кич белән нишлисең? – дидем, кыюлыгымны җыеп. – Кинога бармыйбызмы? “Мир”да шәп комедия күрсәтә башлаганнар. Финнар белән бергә төшергәннәр. “За спичками”. Әкәмәт көлке, диләр. Леонов, Вицин…
-Әйе шул, Гайдайныкы! Аның көлкесез булмас. Билет булыр микән соң?
-Табабыз! – дип мактандым мин.
Сүз белән мавыгып Ленин бакчасын узып китә язганбыз икән – троллейбус бушап калгач кына аңга килеп ишеккә ташландык.
-Кичәге абзыйны чынлап белмисеңме? – диде ул. Дәрескә керер алдыннан без яшь Ульянов һәйкәле янындагы эскәмиядә бераз утырып алдык. Юристлар колонналы төп бинада укый икән. – Мин бит син кычкырасың, дип торам. Нәзирә, дип ишеттем… Белгән булсам…
Теге абзый кычкырганны белсә, һәм әнисенең исемен ишетсә, безнең каршыга йөгереп чыгасы булган икән…
Инде шактый якынайгач, серләребез сыя башлагач, моңсу гына әйтеп куйган иде ул:
-Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. Әни дә аның турында берни сөйләмәде. Хәзер менә җентекләп сорашыр идем дә… – Аның әнисе ун еллар элгәре үк йөрәк өянәгеннән үлеп киткән икән. Нәзирәне әбисе багып үстергән.
-Әбиең дә әйтмиме? Ул бит кияве хакында нидер белергә тиеш.
-Берни дә белми. Бәлки минем әти бөтенләй юктыр да…
-Әти катнашыннан башка гына бала яралмыйдыр ул, – дидем мин, йөземә фәлсәфи уйчанлык чыгарып. – Киләчәктә генә ни дә булса уйлап чыгармасалар.
Нәзирәнең йөзен кызыл тимгелләр басып китте.
-Башыңны җүләргә салып торма инде! Уйнаштан туган мин, беләсеңме шуны? Уйнаштан! – Ул саубуллашып та тормыйча тар күпергә таба йөгерде.
Әтисез-әнисез тома ятим булып, җиһанда япа-ялгыз калуның фаҗигасен мин ул вакытта аңлый алырлык яшьтә түгел идем шул. Өлкәнәйгәч, табигый рәвештә әти-әнисез калгач та, ачы югалту сагышы җанда даими сызып тора, ә бала чагында, үсмер чакта үксез калсаң? Дөрес әйткәннәр: кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә… Мин дә Нәзирәнең бу һич көтелмәгән истерикасына аптырап, үземне гаепле сизеп, тулай торакка таба атладым. Без яшәгән тугыз катлы бина да моннан ерак түгел, уңга борылып бераз баргач, юл аша гына чыгасы.
Аны районга озатканда вокзал буш сыман хәтердә калган.
-Мин сине бүтән күрмәм инде, – диде ул моңсу гына.
-Юкны сөйләмә, безнең хәзерге Татарстан бик бәләкәй бит ул. – Аның кыяфәте шулкадәр дә кызганыч иде, ирексездән күземне яшердем. – Монда һәркем бер-берсен белә, – дип арттырдым мин. – Кайтып эшкә урнаш әле, хәлеңне белергә килеп тә төшәрмен. Син инде мине прокуратурада, үз кабинетыңда көттереп кенә кабул итәрсең. Әмма тәбәссем белән! Форма сиңа килешәчәк… Теләсә нинди кием сиңа килешә… – Мин аны кочаклап алдым.
-Юатма, – диде ул, мине сак кына читкә этеп. – Мин бит сизәм, без соңгы тапкыр саубуллашабыз.
Поезд кузгалып китте. Юк, ул вакытта мин берни сизмәдем. Хәзер генә ул йөрәгем өзгәләнә. “Кал!” – дип нигә кычкырмадым? Хәер, хәзер үкенүдән ни файда… Юк бит инде ул. Һәм мин дә юк.
Карлы яңгыр көчәйде. Тар күперне чыгып күптән төсен җуйган өч катлы иске тулай торакка таба атладым. Ишегалдында инде сирень куаклары да, кибарәнә утыручы чал өянкеләр дә юк. Әллә ничә йөк бетон субайлар китереп аударганнар, нидер төзергә җыеналар ахрысы. Шундый кыйммәтле җирне буш яткырмаслар хәзерге заманда.
Менә ул беренче катның сул яктан өченче тәрәзәсе. Форточкасы ачык, эчтән миңа таныш булмаган музыка ишетелә.
-Нәзирә-ә! – дип кычкырдым мин, җиһанда тылсым барына ышанасым килеп. – Нәзирә!
Пәрдә артында берничә шәүләнең бөгелә-сыгыла биегәне күзгә чалынды. Тулай торак та каядыр билгесез тарафка кузгалырга теләгәндәй кымшанып куйды.
-Нәзирә-әү… – дип инәлдем мин.
Кинәт тәрәзә пәрдәсе тарртылды да пыялада чәче шарлавык булып җилкәсенә коелган бер кызның кыяфәте пәйда булды. Ул, мине күргәч, елмайды, кулын болгады…
Җиһанда тылсым бар ул! Һичбер шик юк ки, тәрәзәгә капланып минем белән саубуллашучы Нәзирә үзе иде. Еллар аша теге абзыйның куе тавышы колагымда яңгырагандай булды: “Айныдым да аңладым мин, шундый итеп аңладым! – Мин яшьлегем белән тагын саубуллаша алмадым…”

Француз язучысы Андре Моруа

“В семье наций существуют чересчур добрые народы. В международной политике, как и в “семейной политике”, изречение: “Все понять – значит простить” – вещь опасная. Сносить и оставлять без ответа действия, которые угрожают человечеству войной, не значит служить миру. (Сносить и оставлять без ответа действия, направленные против дальнейшего существования твоего народа, значит потерять лицо, добавлю я – Р. З.) Тут также должны быть четко установлены пределы. Народы, как и отдельные люди, заходят в своих требованиях слишком далеко и посягают на что-либо до тех пор, пока не встречают отпора. Система сил пребывает в равновесии, пока действие равно противодействию. Когда противодействия нет, равновесие невозможно.” Андре Моруа. “О пределах терпения.”

Равил Сабыр язмасы

Равил Сабыр: «Мөдәрриснең бар ялганы чыгар әле бер дөрескә!»

«Хатыныгызга күбрәк саф һавада йөрергә кирәк, паркларга ешрак барыгыз, катнаш урман һавасы тагын да әйбәтрәк булыр иде аңа», – диде табиб. Ул чакта хәләл җефетем беренче улыбыз Рәзим белән авырлы иде, токсикоз белән бик нык интекте. «Катнаш урман» дигәнне ишетүгә, мин шундук Аккош күлен искә төшердем. Ркаил Зәйдулла, Равил абый…

Реклама

Ркаилгә шылтыратып, аның йортында бер-ике атна яшәп торырга рөхсәт сорадым. Ул шундук риза булды, тик: «Идәннәр бик ныклы түгел инде анда, алыштырасы бар иде дә, гел кул җитми, чамалабрак йөрерсез», – диде.

Авырлыгым ул чакта да Аллага шөкер иде, шуңа күрә беренче көнне үк минем гәүдәм астында идән түзмәде, җимерелеп төште. Әле дә ярый күршедә Мөдәррис Әгъләмов (безнеңчә – Әкә) тора иде. Аның белән урманга барып имән кисеп аудардык та, алып кайтып, өрлек урынына шуны салдык. Шулай итеп азмы-күпме йөрешле булды өй эчендә. Сүз уңаеннан, Ркаилнең дачасы стандарт фин йортының яртысын биләп тора иде.

Көндез мин эштә, кичләрен Әкә белән учак ягып, уха пешереп, гөмбә кыздырып, бәрәңге тәгәрәтеп, сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Бар сөйләгәннәре дә истә түгел инде хәзер, тик бер кыйсса­сы күңелгә бик нык уелып калган.
– Хәсән ага Туфанның сары тышлы дәфтәре бар иде, – дип сөйләде Әкә. – Ул анда шагыйрьләргә язган эпиграммаларын туплап барган. Сибгат Хәким һәрвакыт властьтагы кешеләргә якын булган, аның фатиры да обком бинасына терәлеп торган биш катлы йортта иде. Ә халыкта иң билгеле шигыре, әлбәттә инде, «Күңелем Ленин белән сөйләшә». Шуңа күрә Хәсән ага аның турында болай дип язган:
Әллә кемнәр белән сөйләшә ул,
Ә хөкүмәт тормый хакыннан!
Яхшы ат кебек башын югары күтәреп
Чыгып килә обком артыннан…

Мин, киресенчә инде, 60нчы еллардан бирле: «СССР бетәчәк! Советлар Союзы таркалачак! Империяләрнең берсе дә мәңгелек түгел!» – дип кычкырып йөри идем, шуңа күрә минем алдакчы дигән даным чыкты. Ә Хәсән ага дәфтәренә болай дип язып куйган:
Кагылмагыз Мөдәррискә!
Тимәгез Мөдәррискә!
Мөдәрриснең бар ялганы
Чыгар әле бер дөрескә!

Ә Зөлфәт бай кызга, Казан кызына өйләнде. Туйда бабасы аңа төлке тун бүләк иткән иде. Берсендә Зөлфәт рестораннан кайтышлый Хәсән агага кергән, таксига түләргә акчасы калмаган, бурычка биш сум акча алып торган. Хәсән ага Зөлфәтне урамга кадәр озата чыккан, биш сум акча биреп, таксига утыртып җибәргән. Өенә кергәч, сары тышлы дәфтәргә болай дип язып куйган:
Пушкин кебек төлке тунын салып атып
Сикереп кенә төште чанадан.
Әйбәт шагыйрь! Һай бик һәйбәт шагыйрь!
Ни өчендер бүген салмаган…

Икенче көнне, эшкә баргач, шушы шигырьне Зөлфәт абыйга сөйләп күрсәттем. Без аның белән көн саен диярлек күрешеп тора идек, чөнки мин сигезенче катта «Татарстан яшьләре»ндә эшли идем, ә ул тугызынчы катта «Чаян»да. Еш кына баскыч янына чыгып бергәләп тәмәке көйрәтә торган идек. Укып күрсәттем дә әйбәт шагыйрь турында сорадым:
– Зөлфәт абый, бу шигырьне беләсеңме син? – дим.
– Белә-ә-әм! Ничек инде белмәскә? – дип, балаларча үпкәләгәндәй әйтеп куйды шагыйрь. – Бу бит теге Хәсән аганың сары тышлы дәфтәрендәге шигырь. Ул аны Мөдәррис турында язган!

Кычкырып көлеп җи­бәрүемне сизми дә калдым, чүт баскычтан мәтәлеп китмәдем ялгыш.
Күпмедер вакыт узгач, «Идел»гә хикәя илткән идем. Чәй эчкән арада, Ркаилгә шушыларны барысын да кызык итеп сөйләдем. Ул исә, гадәтенчә, теләмичә генә ирен чите белән елмаеп куйды да: «Менә Сабыр, шигърияттә саерак йөзәсең шул син, шуңа күрә бу хәлләрнең кызыгын тулысынча аңлап бетерә алмыйсың. Хәсән аганың бернинди сары тышлы дәфтәре дә юк, бу шигырьләрнең барысын да Мөдәррис үзе язган», – диде.

Әлмәт, 2017 ел, май.

Фикрәт Табиев кемнең колы булган?


Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Фикрәт Табиев (с) һәм Баден-Вюртемберг хөкүмәте рәисе Лотар Шпэт. 10 февраль 1988
Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Фикрәт Табиев (с) һәм Баден-Вюртемберг хөкүмәте рәисе Лотар Шпэт. 10 февраль 1988

XX гасырның икенче яртысында Татарстан тарихында тирән эз калдырган кешеләрнең берсе – Фикрәт Табиевка бүген 90 яшь тулган булыр иде.

Гаҗәеп үзенчәлекле әлеге шәхес утыз ике яшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты белән җитәкчелек итә башлый (1960-1979), аннары Әфганстанда СССРның тулы вәкаләтле илчесе булып эшли (чынлыкта әлеге ил белән идарә итә), аннары Мәскәүдә зур урыннар били.

Фикрәт Табиев Рәзән өлкәсенең Әҗе авылында туган. Әлеге атаклы авылда XX гасыр башында җиде меңләп кеше яшәве билгеле. Табиевның шәҗәрәсе турында мәгълүматым юк, әмма татар тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар кеше буларак, әлеге фамилия мине төрле фаразларга этәрә. Эш шунда ки, Казан алынганчы ук үз ягына чыккан бәк-морзаларга Мәскәү хөкүмәте, элекке җирләрендә калдырмыйча, эчке Русиядә яңа җирләр бүлеп биргән. Аларның күбесе, гореф-гадәтләрне, дини йолаларны сакларга җайлы булсын дип Касыйм ханлыгын сайлый. Явыз Иван үзенең йомышлы татарларына мондый мөмкинлек бирә. Әҗе авылында киң таралган фамилияләргә генә игътибар итегез: Бурнашев, Байков, Беглов, Бекбулатов, Девликамов, Еникеев, Каипов, Маматов, Муратов, Тагаев, Танеев, Теркулов, Урманов, Чанышев, Чепкунов… Һәм, әлбәттә, Табеевлар.

Табеевның нәселен атаклы Казан бәге Табайга бәйле дип уйлыйм

Бурнашевларның Казан бәге Бурнаштан таралуы турында шәҗәрә мәгълүматлары бар. Тау ягындагы Бурнаш авыллары ханлык чорында аның биләмәләре булган. Танеевларның нәсел башы Данай да шулай ук Казан бәге була. Мәскәү ягында булган Тәңрекол углан да (Теркуловлар) Казан тарихында билгеле. Ә Табеевның нәселен мин атаклы Казан бәге Табайга (Табәй, Таби) бәйле дип уйлыйм. Моңа гаҗәпләнәсе юк, телгә алынган фамилияләрне һәм шул ук заманда Мәскәү ягына чыккан Кастров (Хөсрәү) бәк фамилиясенең дә нәкъ менә Касыймда безнең көннәргә кадәр килеп җитүен искә төшерү җитә.

XVI гасырның егерменче елларыннан башлап, Табайның исеме Казанда иң югары торган аксөякләр (Булат Шириннәр, Апай угланнар) арасында телгә алына. Аның олуг илче дәрәҗәсендә Мәскәү кенәзлегенә, Нугай Урдасына йөргәнлеге урыс елъязмаларында теркәлеп калган. 1530 елда Сафа Гәрәй ханның олуг илчесе булып Мәскәүгә килгәч, ул үз ханының йомышын “онытып”, Василий кенәздән Казан тәхетенә Шаһгали ханны җибәрүен үтенә. Шул вакытта әйткән сүзләре тарихта калган: “Үзегез дә беләсез: Казанда яхшы кешеләр бик аз; андагы кешеләрнең барысы да ваклар; йортны ныгытырлык бер кеше дә юк; барысы да үзара талашуда, куркаклыктан азган төрлелектә, безнең уйлаганыбызны тотмауда; үзенең җирен (Казан ханлыгын – Һ. А.) олуг кенәз үзе кайгыртырга тиеш. Алла һәм олуг кенәз үз җирендә ирекле. Казан йорты – Алланыкы һәм дә син олуг падишаныкы булганга күрә, син аның белән теләсәң ничек эш кыла аласың.” (Һади Атласиның “Казан ханлыгы” хезмәтеннән).

Сафа Гәрәй тәхеттән куылгач, Табай Мәскәү билгеләгән Җангали хан белән Казанга кайтып төшә. Мондагы төрле интригаларның үзәгендә кайный. Яңадан хан булгач, Сафа Гәрәй нигәдер аңа тими, хәтта хатыннарын, балаларын алып кайтырга дип, Нугай Урдасына илче итеп җибәрә. Хан гаиләсе исән-сау пайтәхеткә килә, ә Табай бәк исә илгә яңадан кайтмый, нугай даласы буйлап тагын Мәскәүгә мөһаҗирлеккә китә. Мөгаен, Сафа Гәрәйнең иртәме-соңмы җәзалавыннан курыккандыр. Аның Казанны алуда катнашуы турында мәгълүмат юк. Бу вакытта инде ул, күрәсең, олы яшьтә булган.

Нәсел башы Табай бәккә тоташса, Фикрәт Табиевның Русия дәүләтенә күрсәткән хезмәтләре бөтенләй яңа яктан ачылып китә

Әгәр дә нәсел башы чыннан да әлеге Табай бәккә тоташса, Фикрәт Табиевның Русия дәүләтенә күрсәткән хезмәтләре бөтенләй яңа яктан ачылып китә, өстәмә мәгънә ала. Аны бүген Татарстан икътисадын яңа биеклекләргә күтәргән олы дәүләт эшлеклесе буларак сурәтлиләр. Татнефтькә нигез салган, Чаллыда Кама автомобиль заводын салуга ирешкән, кыскасы Татарстанны Русиянең иң алдынгы төбәгенә әверелдергән. Әлбәттә, әлеге чорда татар халкының республикада сан исәбе бик нык кимүе телгә алынмый. Хәлбуки, РСФСРның ул вакыттагы министрлар советы рәисе Вороновның истәлекләренә караганда, заводны кайда салу мәсьәләсен хәл иткән чакта (Косыгин һәм аның тарафдарлары аны Красноярски краенда салырга җыена, әмма партиянең үзәк комитеты Чаллыны сайлый), Мәскәү Кремле Татарстанга бөтен союздан бүтән милләт кешеләрен, бигрәк тә “олы туганыбызны” күпләп китерүне күздә тоткан.

Билгеле булганча, Хрущев милли республикаларны юкка чыгару ниятендә була. Аның бу нияте шактый ачык рәвештә КПСС програмына да теркәлә. Һәм ул вакытта да төбәкләрне эреләндерүдән башлыйлар. Совнархозлар оештырылып, Татарстанның (якын-тирәдәге өлкәләрне дә кушып) халык хуҗалыгы белән җитәкчелек итүне Куйбышев (Самар) шәһәрендәге үзәккә йөклиләр. Әлеге сәясәт күпмедер вакыт Брежнев идарә итә башлагач та дәвам итә. Мәшһүр язучыбыз Гомәр Бәширов үзенең көндәлегенә болай язып куйган:

“Татарстан дигән җөмһүрият исемдә генә калды. Татарстан хөкүмәте (хөкүмәт, имеш!) Кремльдә утыра иде. Ләкин Югары Совет рәисенең бер тиен акчасы юк. Зур итеп Татарстан Министрлар Советы дип аталган оешманың шулай ук бер тиен акчасы һәм ике тиенлек хокукы калмады. Министрлар Советы рәисенең Кремльдә утыра торган урындыгы бар, бер машинасы бар, машинисткасы бар һәм карамагында иске итекләр, ботинкалар төзәтә торган инвалидлар артеле генә бар иде. Нинди автономия ул, ничек аны республиканың хөкүмәте дип атарга мөмкин? Адәм көлкесе. Без һәммәбез дә шуңа риза булып яшибез.” (1965 елның 2 октябрь язмасы. “Күңел дәфтәре,” ТКН, 2011).

Бу вакытта инде Табиев биш ел Татарстанның җитәкчесе булып санала.

Табиев татар теленең 15-20 елдан юкка чыгачагын белдерә

“Казан тәхетенә” менүгә үк, обком пленумында ул татар теленең 15-20 елдан юкка чыгачагын белдерә. Чыгыш, әлбәттә, урыс телендә һәм мин дә аны татарчага тәрҗемә итеп тормадым. Табиевларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без шундый хәлгә килеп җиттек ки, урысчадан тәрҗемәнең хәзер хаҗәте дә калмады.

“Сейчас, в период развернутого строительства коммунистического общества, многое из того, что считалось присущим той или иной нации, подчеркивало ее экономичесие и культурные особенности, – изживает себя. Раз так, зачем впустую тратить усилия, стараясь остановить этот якобы “прогрессивный” процесс? Не имеет смысла выпячивать роль и значение татарского языка, а кто это делает – того следует осуждать!” (Камил Фасеев истәлекләреннән – “Вспоминая прошедшее”, Издательство Казанского университета, 1999)

Шул ук көннәрдә обком бюросы, акча җитмәүне сылтау итеп, Тукай исемендәге премияләрне юкка чыгару турында карар кабул итә.

Табиев идарә иткәндә татар мәктәпләренең саны бик күпкә кими. Әлбәттә, Табиев бу сәясәтнең башында тормый, ул аны карусыз үти генә. Ирексездән тагын Табай бәкнең сүзләре искә төшә: “Без Аллаһның коллары, шулай ук син олуг падишаһның коллары…” Ерак бабасының сүзләрен бераз үзгәртеп, Фикрәт Табиевка “Аллаһ” урынына “партия” сүзен кулланырга мөмкин булыр иде. Бары шул гына.

Сүз ахырында Табиев заманында халык арасында таралган бер мәзәкне дә искә төшереп китәсем килә. Казанның ак сакаллы мөселман картлары Табиевка зар белән барганнар, имеш: “Кибет киштәләре буш, булса да тик дуңгыз ите генә. Аны ашап балаларыбыз дуңгыз кебек мыркылдый башлады бит инде!” Табиев аларга ышанмаган, “юкны сөйлисез, – дигән, – менә мин көн дә тавык ите ашыйм бит әле, бер дә кыткылдамыйм…”

Ркаил Зәйдулла
язучы

РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: ТҮБӘН КАМА ТЕАТРЫ ТҮБӘННӘН КҮТӘРЕЛДЕ

2 Марта 2018

Укылган: 212 тапкыр

Автор: Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Фото: Солтан Исхаков
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казанда булачак гастрольләре уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.

Рөстәм Галиев театраль фестивальләрне өнәп бетерми. Рөстәм – Түбән Кама театрының директоры һәм баш режиссеры. “Фестивальләргә күп йөрсәң, гади тамашачының ихтыяҗларына хилафлык килергә мөмкин,” – дип саный ул. Ләкин фестивальләрнең кирәклеген дә таный. Биредә башка театрларның спектакльләрен күрәсең, үзара аралашасың, танылган театр белгечләренең бәясен аласың. Ә кемнең башкаларны күреп, үзен дә күрсәтәсе килми?!

Былтыр Түбән Кама театры Кыргызстан башкаласы ART-ORDO 6 Халыкара театр фестивалендә җиңүчеләрнең берсе булды. Ә бит биредә барлык төрки илләрдән килгән артистлар үз тамашасын күрсәтте. Рөстәм Чыңгыз Айтматов бәяненә нигезләнеп куелган “Анам кыры” спектаклен алып килгән иде. Уңышның тагын бер күрсәткече – Тулганай ролен башкаручы Гүзәл Шәмәрдәнова “Иң яхшы хатын-кыз роле” билгеләнешендә җиңеп чыкты. (Сүз уңаеннан әйтим, Гүзәл соңгы вакытта гына “Тантана” һәм театр әһелләренең Дамир Сираҗиев премиясенә дә лаек булды). Аңарчы театр шушы ук спектакль белән Талдыкурган шәһәрендә үткән “Казакъстан – Аурупа йөрәге” 6 Халыкара театр фестивалендә катнашып, диплом белән бүләкләнгән иде.

Гастрольләрне дә бик өнәп бетерми Рөстәм Галиев. “Гастрольләргә күп йөрсәң, үз тамашачыңнан аерылуың да бар,” – дип хәвефләнә. Ләкин хәзер Түбән Каманың театр бинасында төзәтү-сипләү эшләре бара, ирексездән татар дөньясы буйлап чыгып китәрсең! Театрның төрле төбәкләргә таралган халкыбызны барлап, аларны үз театр сәнгатебез белән таныштырып йөрүе дә табигый. “Сәйяр”ны гына искә төшерик! Татар театры – тамырыннан аерыла язган халкыбызны азмы-күпме укмаштырып торучы зур көч ул. Рөстәм Галиев моны яхшы аңлый. Соңгы араларда гына алар Себер якларында йөргән, Башкортстанны айкаган, Сембер өлкәсен иңләгән.

Ләкин иң җаваплысы – башкалабыз Казанга гастрольләр. Түбән Кама театры бирегә ел саен килеп, ел тәүлегендә куелган спектакльләрен Казан тамашачысына тәкъдим итә. Кайда диген әле – атаклы Камал театры сәхнәсендә!

Гастрольләр 13 мартта Нәбирә Гыйматдинованың бәяне буенча куелган “Сихерче” спектакле белән башланып китә. Бәянне сәхнә әсәренә күренекле шагыйребез Рүзәл Мөхәммәтша әйләндергән, режиссеры, әлбәттә, Рөстәм Галиев.

Былтыр “Кече шәһәр театрлары” дигән Бөтенрәсәй кысаларында Түбән Кама театры өч спектакльне сәхнәгә менгерде. “Сихерче”дән кала А. Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасы да сәхнәләштерелде. Әлеге мәшһүр әсәрне Рөстәм гел үзенчә куйган, персонажларның исеменә игътибар итмәсәң, үзеңне Чирмешән буйларында йөргәндәй хис итәсең. Ул аның исемен дә хәтта “Сыка туе” дип алмаштырмакчы иде дә… классикага алай ук артык бәрелергә ярамый ла инде!

Татар режиссерларының күбесе кебек, Рөстәм Галиев та хәзерге татар драматургиясеннән канәгать түгел. Андый чакта нишләргә? Дөрес! Үзең язып күрсәтергә! Ә Рөстәмнең, башка режиссерлардан аермалы буларак, каләме бар. Ул үзе дә Түбән Камада шактый билгеле драматург. Бу юлы аның “Карурман аша” әкиятен театр артисты Юрий Павлов куйган.

Гастрольләр 16 мартта “Нәзер” (Т. Миңнуллин) спектакле белән тәмамлана. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр премиясенең беренче лауреаты Рөстәм Галиев.

Түбән Кама театры түбәннән күтәрелде. Аны Рөстәм Галиев үзе генә белә. Шуңа һәр яуланган үр аерата кадерле дә. Казан тамашачысы да моңа ышаныр.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы (артист) – Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесты буенча куелган спектакль өчен быелГ.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

 

 

Фикерләр

Көндәлек

Гомәр Бәшировның “Күңел дәфтәре” дигән китабына (ТКН, 2011) тупланган көндәлекләрен кабат укып чыктым. 1937 елдан башлап вафатына кадәр (1999 елның мае) ул мөһим уйларын дәфтәргә язып барган. Бик гыйбрәтле фактларны очратып була монда.Мәсәлән:
“Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 150 ел тулар алдыннан Х. Туфан белән без бу юбилейны бик зурлап уздыру хакында сүз кузгаттык. ӨКда (КПССның Татар өлкә комитеты) ул юбилейны уздырмаска уйлап куйганнар икән. Мин моны кайдан белим? Берничә көннән мине ӨКның пропаганда сәркатибе М. Вәлиев чакырды. Ул миңа һөҗүи елмаю белән сорау бирде:
-Мин сезне әдәбият белән генә кызыксынасыз дип йөри идем. Сез әле сәяси мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәсез икән?
-Шулай дисезмени? Мәсәлән?
-Мәсәлән, кемнең юбилеен ничек уздырырга, кайчан уздырырга? Әйеме? Сезне андыйлар да кызыксындыра икән! Беләсезме, андый мәсьәләләрне башка оешмалар хәл итә бит!
Мин аңа “аңлашылды” дип баш кактым.
-Әдәбият гомуми мәдәниятнең бер тармагы. Мәрҗани зур хөрмәткә лаек, безнеңчә.
-Ә ул, безнеңчә, барыннан да элек мулла гына!”
Шунысын әйтергә кирәк, Гомәр ага бу вакытта СССР дәүләт премиясе (элек Сталинныкы дип аталган) лауреаты, Ленин ордены кавалеры, ике тапкыр СССР Верховный советы депутаты булган кеше. Ләкин обком секретаре бу нәрсәләрнең совет чынбарлыгындагы колониаль шартларда берни дә аңлатмавын бик яхшы белә. Эчтән ул үзенең дә Мәскәү кулындагы бер нәни винтик кына икәнен аңлый, әлбәттә һәм кәнәфие өчен кан калтырап утыра. Йәгез, кем хәтерли хәзер Морзаһит Вәлиевне? Шул ук кәнәфиләрдә калтырап утыручы варислары хәтерләсә генә инде. Һәм без, өлкән язучылар, онытмыйбыз.
Илле ел узды, система үзгәргән сыман булды, ә барысы да элеккечә.

Алмалы ел

 

 

 

Күрше бүлмәдән кыңгырауның чәң-чәң килгәне ишетелде. Чыраендагы ризасызлык пәрәвезен учы белән себереп төшерде дә, җиңел генә урыныннан торып, шул тавышка таба тартылды Айгөл. Бер елга якын ул ире белән җәфалана иде. Кем уйлаган бит аны! Югыйсә Әхсән Ренатовичка нинди якты өметләр, дөньяны колачлый алмаслык хыяллар белән кияүгә чыккан иде. Артында ысылдаучылар булды, билгеле – аларсыз буламыни?! – янәсе, үзеннән егерме яшькә олы байга яратып чыкмыйлар гадәттә, исәп-хисапсыз гына кем муенына андый камыт кисен? Янәсе, карт кияүнең салкын кочагына караганда яшь ирнең кайнар камчысы татлы. Айгөл эчтән генә гайбәтче ахирәтләре белән гел бәхәсләшә иде Әхсән Ренатович белән йөри башлаганда. Беренчедән, утызга җитеп барганда бер дә исәпсез булсаң, андыйны кем дияргә? Кем дисәң дә акыллы дип булмый тучны! Икенчедән, Әхсән Ренатович – Ахсанчик! – алар өйләнешкәндә кырык тугыз яшьлек шома битле, төз буйлы, кап-кара чәчле егетләр солтаны иде әле. Һи, аңардагы егәр… Аюның үзен, тауга каратып, этеп менәрлеге бар иде. Сыек буынлы бетчәле яшьләргә төс түгел иде ул! Анысын гына Айгөл беренче күрүдә үк әллә кайсы төше белән чамалады.

Әхсән Ренатович авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли иде ул чакта. Анда эшләп кенә әллә кая ерак китеп булмый, әлбәттә; аның үз бизнесы –һәм бик керемле! –бар иде бугай. Дөресен әйткәндә, Айгөл болар белән кызыксынмады да… Сазаган кыз өчен мондый булдыклы, дәрәҗәле кавалер – хахаль дияр иде ахирәте Зуля – табылуы үзе үк мәртәбә. Һәрхәлдә ач-ялангач калдыра торганнардан түгел. Тик хатыны бар, ике баласы үсеп җиткән, кызы инде кияүдә, баласы йөгереп йөри, димәк, Әхсән Ренатович бабай була инде вата. Самый натуральный бабай! Тик нигә моңа исегез китә? Кырык тугыз яшьлек таза-сау ир-ат кеше буйдак булып йөрсә, исегезне китәрергә тиеш иде югыйсә. Хәзер андыйлар да күп. Айгөлнең аларга дәгъвасы юк-югын, төрле авырулар да күп безнең заманда… кайбер ир-атка гупчем хатын-кыз кирәкми… Кайсыларының гаилә тормышы белән интегәсе килми, үзе генә рәхәт яшәсен! Шулай да күңелне кырып тора: шулар аркасында күпме хатын-кыз интегеп ята, ялгызлык мендәрен яшькә чылатып… Юкса Рәсәйдә хатын-кыз болай да ирләрдән шактый күп, әллә унбер миллионга артык диме соң… Бу шактый гына түгел инде,бу инде би-ик күп. Шуңамы кая карама – уйнаштан бала табучы. Картлык көнемдә таянычым булмасмы дип, таба инде хатын-кыз, кияүгә чыгу өмете киселсә… Шәһәрдә бигрәк тә… Монда кемне кем белә? Белсәләр дә хәзер зина өчен гаепләү юк. Кемдә кемнең эше бар? Уйнаш иткән кызның капкасына дегет буяп йөргәннәр юкса элек. Булган бит кыргый заманалар!

Шулай да бит анысы… Тик аякланган баланың, теле ачылгач, әти диясе килә, Ходаның хикмәте. Инстинкт! Ни дисәң дә ирләр кирәк әлегә. Ата тәрбиясен дә берни алыштыра алмый. Җүнле ата булса инде… Күп хатынлыкны законлаштырганда, бу проблеманың беразын хәл итәргә мөмкиндер дә… Кайсыдыр ир-ат депутат –күрәсең бу мәсьәләдә дока – күп хатын алырга ярый торган закон чыгарырга омтылган иде күптән түгел, бик тиз урынына утырттылар. Бер хатын-кыз депутат – шыксыз! моны кем икенче хатынлыкка алсын? Гомумән ире юктыр әле… – чәчрәп каршы төште: янәсе, мондый безабрази урыс менталитетына туры килми. Ыһы, килмәс… Закон чыгарып кара әле, мач килеп торыр иде ничек кенә! Юк, чыгармадылар.

Әхсән Ренатовичның бөтен бизнесы хатыны исемендә иде. Чөнки аңа, намуслы чиновник буларак, андый бизнеска ия булырга яхшы түгел, ярамый да. Әйе, халыктан ояла иде Әхсән Ренатович. Әйтик, еллык керем декларациясен салым органнарына белдерергә кирәк, аннары аны әле интернетка чыгаралар, янәсе халык белсен үз хадимнәренең хәлен: Әхсән Ренатовичның кереме җиде йөз мең сум булган, ә хатынының егерме миллион! Ничек министрлыкта аның кәнәфиенә булдыклы хатынын утыртмаганнардыр… Кем утыртсын… Аларның барысының да хатыннары үзләренә караганда булдыклырак.

Ә сез илдә гелән кризис дип аптырыйсыз. Ул кризисны юкса бик ансат җиңеп була. Шылдымы? Менә-менә! Чиновникларны күп акча эшли торган булдыклы хатыннарына алыштырырга дигән закон чыкса, безнең ил әллә кайчан алга киткән булыр иде, хәтта без – аның халкы – аны, илне дип әйтүем, беркайчан куып җитә алмас идек. Олы максат кирәк инде анысы. Кайчан да булса куып җитәрсез дип өметләндерәләр хәзергә.

Хәер, без болай да кайда соң? Шунда, әлбәттә… Җил-яңгыр тими торган төшкә тыкты безне түрә-кара. Артка…

Әхсән Ренатович бөтен дөньясын онытып гашыйк булды Айгөлгә. Әйе. Гашыйк булмаслык та түгел иде. Чибәр иде Айгөл. Хәзер дә чибәр. Биш ел эчендә үз-үзен тәрбияли белгән хатын-кыз картаямы, йә? Утыз биш яшендә! Ә биш ел элек шул авыл хуҗалыгы министрлыгына секретарь-референт булып урнашкан иде ул. Әхсән Ренатович җитәкләгән бүлеккә. Бүлек җитәкчесенең аңа игътибар итми калу мөмкинлеге бик аз иде. Дөресрәге, бөтенләй юк иде. Һәм Әхсән Ренатович игътибар итте Беренче көнне үк… Соңрак үзе раслаганча, беренче минутта ук! Мәхәббәт, шайтан алгыры…

Айгөлнең авыл хуҗалыгына бернинди катнашы юк иде, әлбәттә. Аллам сакласын. Ул унбиш яшенә кадәр ипи булкилары агачта үсә дип чын күңелдән ышанып йөрде. Шундый “ипи агачлары” ясалган рәсемнәре әле дә саклана. Балачагында әбиләренә кунакка кайткач, сыерны күреп шаккатып кычкырган иде:

–Әнәй, кара бу сыерны, китаптагы рәсемгә охшаган!

Әнисе күрмәгәндә, чын сыермы икән дип, койрыгыннан да тартып карады. Шуның истәлеге булып бот төбендә әле дә эзе бар. Ышанды… Чын сыер икән!

Әхсән Ренатович сак кеше иде. Айгөл белән гыйшык-мыйшык уенын кешеләргә белдермәскә тырышты. Иң якын дусты бар иде – мәктәптә үк бергә укыганнар, рәссам; инде өлкән яшьтә булса да озын чәчле, чаларган сакал-мыеклы, арык гәүдәле, кыска буйлы… Малай килеш картайган! Ә менә күз карашы… Ул караш белән очрашкан саен Айгөлнең аркасына салкын йөгерә иде. Эчеңне актарып чыгара… Бер генә серне дә аңардан яшереп булмый сыман. Күзе дә кешенекенә охшамаган: карасы сары боҗра белән каймаланган! Күрешә дә карашын җаныңа батырып: “Исәнмессс…” ди һәм шунда ук ишектән чыгып югала. Остаханәдә Айгөл белән Ренат Әхсәнович кына кала.

Остаханә Лядской бакчасына каршы гына бер борынгы йортның иң аскы катына урнашкан. Ул җир астында диярлек – түшәмгә терәлеп торган тәрәзәләрдә тротуардан үткән кешеләрнең тубыктан аяклары гына күренә. Алай да монда коры, һава әйбәт… күнеккәч, ә болай, әлбәттә, буяу исе гел үзен сиздереп тора. Әле дә буяу исе борынына керсә күңеле кузгала Айгөлнең. Йөрәге ешрак тибә башлый. Рәссамның буявы да үзенчә – алма исе килә идеме соң җиңелчә?

Исеме Шәфигулла булса да, дустына Әхсән Ренатович “Нимес” дип эндәшә иде. Ул каядыр Себердә туган, әнисе немец әсирләре яшәгән лагерьда җыештыручы булып эшләгәнме соң… Сталин вакытсыз үлмәгән булса, – аны бит мәңгелек дип инандырдылар! – ул шунда бәлки гомерлек калган да булыр иде. Тик үлемсез Сталин үлә, алманнарны илләренә кайтарып җибәрәләр; сәяси вәгазьләр тыңлый-тыңлый теңкәсе корыгач, итәген җыештырып йөрмәгәнгә мең кат үкенеп,  җыештыручы хатын бер яшьлек Шәфигулласын күтәреп туган авылына юнәлә. Анда инде кабул итәрләр. Тавык кетәклеге кадәр генә йортта ялгыз әнисе яшәп ята. Икәүләп ничек тә “дошман калдыгын” аякка бастырырлар… Малайның әтисе, әлбәттә, самалют шартлап юкка чыккан, авылда аны кем тикшереп йөри? Һи, авылда сер сакланамы соң инде. Аяк атлап китүгә үк малайга Нимес дип кушамат тагалар.

Сугыш киноларында күрсәткән немецларга охшамаган иде ул үзе. Монголларгарак тартым идеме соң…

Нигә шул рәссам искә төште соң әле?

Аның картиналарыннан алма исе килә иде.

…Кыңгырау чәң-чәң килеп мигә бәреп тора.

Тәнәфес тәмам.

Айгөл ашыгып Әхсән Ренатовичның кабинетына килеп керде. Тәгәрмәчле креслосы өстәл аягына терәлеп калган, шуннан чыга алмый интегә икән. Каты сукты шул аңа инсульт. Исән калуына да ышаныч юк иде. Тернәкләнде, үрмәләп үлем базыннан өскә менде… Менеп җиткәндә кыяфәте дә, холкы да бик нык үзгәргән иде. Ә-әй, нәрсә сөйләп торырга… Хәзер бик популяр авыру бит ул – инсульт дигән нәстә. Алла сакласын! Дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен, әгәр дә артык явыз булмаса…

Айгөл тастымал белән Әхсән Ренатовичның авызын сөртте, үтә күренмәле озын бармаклары белән чәчен рәтләде. Ефәк күлмәгенең киң җиңе өскә кайтарылды, ап-ак итләч беләге иренең борын төбендә ялтырап алды. Әхсән Ренатович нидер бытылдады… Нидер әйтергә тели иде ул.

Остаханәгә керүгә сул якта диван бар иде. Каршыда озын өстәл, уң якта мольберт. Арттарак кысага тарттырган картиналар. Алар күрше бүлмәдә дә күп. Нимес сюрреалистмы, авангардистмы иде бугай. Безнең сәнгать белгечләре дә, – халыкны инде әйтеп тә тормыйм! – аның картиналарында ни ясалганын аңламый иде әлегә. Моңа Нимеснең исе дә китми, борчылмый иде дияргә дә була. Бөекләрне үз заманында кем аңлаган? Әнә Гоген… Ван Гог… Модильяни… Ләкин берничә кеше аның бөеклегенә чыннан да ышана иде, хәер. Берсе каратут чырайлы карсак кына сәнгать белгече әби – сөйли башласа, дөньясын онытып үзе генә кала; икенчесе, әлбәттә, Әхсән Ренатович; өченчесе үзе – Шәфигулла Кадим… Дүртенчесе – Айгөл, бәлки ул Нимескә бөтен күңеле белән ышанган, аның картиналарына сокланган, аны ниндидер аңлашылмас тойгы белән аңлаган бердәнбер кешедер. Әйе, теге сөйләмчәк әбидә сизелер-сизелмәс фальш бар иде, Әхсән Ренатович дустын бераз кызгана иде ахрысы. Шәфигулла Кадимнең дә үз-үзенә ышанычы бөтен түгел, кайчагында күзендә әллә нинди өметсез тынлык катып кала – малай килеш олыгайган бу аңлаешсыз рәссамның башыннан сыйпыйсы килә…

Нигә тынычсызлана бу Әхсән Ренатович? Бу вакытта ул черем итеп ала иде бит. Итәгенә куеп берәр китап караштыра иде дә… Рәсемле альбомнарны актара иде гадәттә…

Айгөл стенадагы картинага күзен төшереп алды. Ул андагы сәер сызыкларны төрле халәттә төрлечә күрә. Күзен төшерде һәм дертләп китте! Стенада бүген бөтенләй бүтән картина. Сузынкы юл ахырда өзелеп түгәрәкләнгән, сызыклар берсе өстенә берсе менеп, йөнтәс боҗра барлыкка килгән, ә аның аша яп-якты дөнья күренеп тора! Яп-якты! Иге-чиге юк!

Әхсән Ренатович тагын нидер бытылдады.

–Ни дисең?

–Б-б-ы… – Кулын күтәрмәкче була. Айгөл аңлады: ишегалдына чыгасы килә, ахрысы. Аларның ишегалдыннан ук алма бакчасы башлана.

Кеше күзеннән качып, Нимес остаханәсендә очрашып йөрү күңелен кайтарды Айгөлнең. Һәр очрашудан соң кимсенү тойгысы кала иде. Әхсән Ренатович зур урында утыручы олпат кеше, Айгөл дә инде утызга якынлаша, ә һаман качып-посып…  Түзмәде, әйтте бер көнне Айгөл:

–Ахсанчик! Я больше не могу так. Син бит минем белән кафеда утырырга да куркасың.

–Икегә ярыла алмыйм бит инде!

–Мин болай яшерен сөяркә булып йөри алмыйм бүтән. Это унизительно.

–Бәгырем! Мәхәббәткә аулак урын кирәк. Аны мир каршына чыгарып селекмиләр.

Айгөл чыраен сытты.

–Чыгарып селекмиләр! Тәрәт чүпрәге мәллә ул? Сез, ирләр, үз файдагызга дигәндә мәхәббәт турында сөйли башлыйсыз. Синең белән култыклашып театрга барасым килә… Мин дә бит җан иясе. Хатын-кыз. Мин бит сиңа нәпсе савыты гына…

–Нигә алай дисең? Икәү генә безгә начармыни?

–Син бик яхшы аңладың мине.

Әхсән Ренатович бик озак эндәшми утырды. Айгөл белә иде: ирләр картлык чүленә күчәр алдыннан киртә сикереп ала… Дулап киткән алаша кебек. Тик бераздан алар басыла, тәртәгә керә, язмыш белән килешеп, ашаган җирләренә әйләнеп кайта. Хәләл җефете акыллы булса, аның бу мәхәббәтләнеп йөрүен сизмәмешкә салыша, тавыш чыгармый, көлемсерәп мәхлугенең күндәм генә үз тагарагына борын төртүен көтә. Тик Луиза Бариевна андый түгел иде. Акыллы иде ул, анысына сүз тидереп булмый. Тик артык сабырсыз иде. Үлеп көнләшә иде иреннән. Көнләшү бит ул эгоизмның бер чагылышы гына. Луиза Бариевна иреннән берничә яшькә өлкәнрәк, ә хатын-кызга картлык тоҗымы иртәрәк сарылучан… Заманында Луиза Бариевна Әхсән Ренатовичны бөтереп кенә тота иде. Әтисе Саргылт йортның үзендә эшли, обкомда! Авылдан килеп яңа гына университет тәмамлаган Әхсәнне бер күрүдә ошатты ул. Һәм өйләнде! Өйләнде, чөнки өй, ягъни фатир, аныкы иде, әтисе алып биргән. Чырыш кеше, кушканны тыңлый, өстәвенә күзнең яуын алырлык чибәр, Һолливуд артистларына торырлык. Чыннан да Роберт Де Нирога охшаган иде Әхсән Ренатович. Хәтта уң яңагында шундый ук миң дә бар. Андыйны кем кулдан ычкындыра инде?! Дөрес, ышкыланмаган әле, нәкышлар юк, авыл мокытлыгы үзен сиздерә, аның каруы натуральный!

–Мин сине кеше иттем! – дип кычкыра иде Луиза Бариевна ачуы килгәндә. Олыгайган саен ачуы ешрак килде. Әлбәттә, шәхесенә тукынганны беркем дә яратмый. Хәзер инде Әхсән Ренатович та юк кеше түгел, урыны өстә – түрдәгеләр тирәсенә кысылган, хатынының искене искә төшерүе бер дә рәхәт түгел. Бабасы – Әхсән аңа “әти” дип эндәшә иде, нәселдә булмаганны… – инде картлыкның чигенә чыккан, маразм, кыскасы… Аның арттан төртүе инде күптән онытылган. Булдыксызны төртеп тә ерак җибәрә алмыйсың. Әхсән Ренатович та үз тырышлыгы, үз үҗәтлеге белән ирешмәдемени шундый дәрәҗәле урынга? Хатыны әтисен яклап чәчрәсә дә, аның этәргеч ярдәме бик бәләкәй булып тоела иде Әхсән Ренатовичка хәзер.

Әйе, сабырсызрак иде шул Луиза Бариевна. Иренең уҗымдагы маҗарасын ишетсә, ул бу хәлне… хыянәт буларак кына түгел… үзен мыскыл итү дип кабул итәчәк иде.

Беркөнне Айгөл кабинетына – ул инде шәхси кабинетта утыра, һи-и – тулы гәүдәле, йомры чырайлы хатын килеп керде. Чем кара күзе, тәнеңне тишеп, тамырыңа дегет агыза торган… Бөтен кыяфәтеннән тәкәбберлек аңкый.

–Синме ул сөйрәлчек? – диде тигез тавыш белән һәм кулындагы фотога күз төшереп алды. “Яхшылык теләүче” аңа Айгөлнең сурәтен дә җибәргән, күрәсең.

Мондый сорауга әйе дип тә, юк дип тә җавап биреп булмый. Хәер, Луиза Бариевнага җавап кирәк тә түгел иде. Ул мәче адымнары белән якын килде дә Айгөлнең беләген борып чеметте. Бармаклары келәшчә! Тимер бармак. Айгөл аның күгелҗем тут төшкән симез кул битен генә күреп калды, бәгыренә бәрелгән авыртудан а-аһ дип кычкырып куйды, күзеннән тыелгысыз яшь ага башлады. Инде каршында ап-ак уч төбе уйнап алды – Луиза Бариевна кизәнми генә көндәшенең яңак төбенә кундырды.

Аннары бүтән бер сүз дә әйтмичә ишекне сак кына ябып чыгып китте.

Әхсән Ренатович белән ничек аңлашканнардыр тагын… Шуннан соң атна-ун көн эшкә килмәде Әхсән Ренатович. Суык тиеп больничный алган, диделәр. Шулайдыр… Эшкә чыкканда күз төпләре саргаеп тора иде әле.

Айгөл исә эштән китте. Үзе теләп китте. Яз кайный иде җиһанда. Яшел әләмнәр күктә чайкалып әллә кая, әллә кая чакыра, алгысындыра. Айгөл бөтен күзәнәге белән сизде: яңа тормыш башлана! Искесе белән тыныч кына, гасабиланмыйча гына хушлашырга кирәк. Елмаеп…

Ул җиңелде. Җиңелгәндә дә елмая белергә кирәк. Күз яшьләре аша елмайганда тирә-яктагы һәр нәрсә, кискенлеген җуеп, җәенке күренә.

Яңа эш эзләргә җыенмый иде әле ул. Стресс. Бер кая да чыкмыйча үз бүлмәсендә аңга килергә иде исәбе. Яраларны ямаштырып… Тик алай озак ятарга язмаган икән. Ә бит ахирәте Зуля бик өметләнгән иде! Үзе янына базарда чүпрәк-чапрак сатарга да кыстап карады. Һы-ы… Министрлыкта җылы урында утырган кеше алай тиз генә базар юлына басмый ул! Әнисе бик борчылды борчылуын… Айгөл аңарга да сер капчыгын селкергә ашыкмады. Көтте. Бер көн үтте шулай, икенче көн дә узды. Һәр иртәдә Айгөл, эшкә барырга җыенгандай киенеп-ясанып, тәрәзә янындагы кәнәфиендә китап укып утыра торган булды. Әдәби китаплар укырга кече яшьтән үк өйрәнгән иде ул. Ун көн дигәндә, ниһаять, Әхсән Ренатович сак кына ишек шакыды. Ул! Марат Кәбирнең кеше ашаучылар турындагы романын атып бәрде дә ишеккә йөгерде Айгөл. Ахсанчигын сагынган иде чөнки. Тик ишекне ялкау гына ачканда йөзенә битарафлык пәрдәсен бөркәнеп өлгерде үзе. Гамьсез булырга тырышып, әле кичә генә аерылышкандай, түргә ишарәләгән иде дә… Әхсән Ренатович аны кочаклап алды. Исәнләшеп тә тормастан колагына пышылдадады: “Әйдә, киен тизрәк!” Айгөл кискен генә аның кочагыннан суырылып чыкты. Корсак турысында инде бу арада онытыла башлаган татлы авыртынуны сизеп үз-үзенә ачуы килде. Алма исе борынына килеп бәрелгәндәй булды.

-Юк! Без аңлаштык бит инде.

Әхсән Ренатовичның йөзе кара коелды. Ияге алга чыкты, ирене ефәк җеп кебек нечкәреп калды.

-Киттек! Минем сиңа бер сюрпризым бар.

Айгөл үз Ахсанчигын яхшы белә – иң мөһиме чама белә иде! – плащын элгечтән алды. Каршылык уенын артыграк башкарудан Ходай сакласын. Нечкә җирен кигәвен тешләгән ат кебек чыгымчылап, китеп баруы да бар Әхсән Ренатовичның. Бөтенләйгә… Бер киресе килсә, аны берничек тә үзең теләгән туры юлга чыгара алмыйсың.

Үз ихтыярындагы биләмәдә Әхсән Ренатович хокугы чикләнмәгән диктатор итеп тоя үзен. Дөресрәге, үзенә бәйле яраннарының шулай тоюын тели иде. Биләмә кечкенә, ул аның хәтта үз өенә кадәр дә җәелми, нишлисең, һәркемнең өлешенә тигән көмеше… Шул көмешне кулда тотар өчен өстәгеләрнең күзенә генә карап торырга, кирәксә чәчең белән җир себерергә тиешсең.

Берничә ай элек, күпме колак итен ашаганнан соң, Әхсән Ренатович аны Казан елгасына карап торган бер кафега алып керде. Шоферына ике сәгатьтән соң килергә кушты. Кафе хуҗабикәсе – бер юантык хатын, танышы икән, аларны эчке бүлмәгә әйдәде. Каратут түгәрәк йөзенә елмаю ябыштырып, сыгылып торган табынга ике кулын җәйде:

-Рәхәтләнеп утырыгыз!

-Рәхмәт, Гөлсинә Зинатовна, табын бик мул, – дип, Әхсән Ренатович аның иңенә кагылып алды. Сизелеп тора, алар бик яхшы танышлар, ахрысы. Әле туган-тумача да түгел микән…

-Сезнекеләр Сингапурга баргаллар икән, юллары унганмы, жай гына йөргәлләрме? – дип сорады хуҗабикә Дөбъяз шивәсендә.

-Кайттылар… – дип коры гына җавап бирде Әхсән Ренатович. – Үзенең бу сәфәргә бармый калуына бик кимсенгән иде ул, сорау бөтенләй кәефен кырды. – Чөгендер үстерергә өйрәнеп, бик канәгать булып кайттылар…

Аның боз сөңгеседәй карашыннан аерылырга теләп, хуҗабикә чыгарга ашыкты.

-Кирәк булсам, чакырырсыз, – дип, артын артык уйнатмаска тырышып ишеккә атлады.

-Һе… – дип Әхсән Ренатович бокалына мул гына Һенесси коньягы коеп, тиз генә авызына каплады. Тик кәефе күтәрелмәде. Сүз сүзгә ябышмады. Әллә ят урын булгангамы, белмәссең… Монда алма исе юк иде шул. Табын уртасында вазада кып-кызыл алмалар күз кыздырып утырса да, иссез иделәр. Иренеп кенә сөйләшеп, иренеп кенә ашап бер сәгатьне уздырып җибәрделәр. Берничә тапкыр Гөлсинә Зинатовна кереп чыкты, әмма бүтән сүз катмады. Ул да Әхсән Ренатовичны яхшы белә иде булса кирәк.

-Сиңа ошамады ахрысы бу кафе?

-Әйбәт, – дип йөзенә елмаю тартты Айгөл. – Тыныч, беркем борчымый.

-Канәгать алайса… – Әхсән Ренатович телефонына баскалады. – Айгөл аңлады инде, шоферына чылтырата. Тик телефоннан марҗаның тантаналы тавышы гына җавап бирә: на данный момент… не доступен… Аннары шуны ук инглизчә аңлата башлый.

-Черт-те что…

-Соң син үзең бит ике сәгатьтән килергә куштың.

-Ул һәрвакыт севәздә булырга тиеш!

Айгөл ачуын басарга тырышып минераль су эчеп куйды. Күр инде син бу ирләрне! Бала-чагадан ни аермалары бар? Менә Әхсән Ренатовичка гүя уенчык бирми калдырганнар, бәлки онытканнардыр, бәлки бүтәннәрнең чираты булгандыр, ә ул авыз турсайта, елап җибәрергә әзер… нәни йодрыкларын йомарлап кемгәдер – тик һич тә уенчык өләшүчеләргә түгел! – ташланырга да күп сорамас. Айгөл тынычланды, йөзе кыегайган Әхсән Ренатовичка карап көлемсерәде:

-Борчылма. Нервыңны сакла. Әйдә, чыгабыз. Фукс бакчасында йөреп торырбыз. Шундый матур төн…

Аллея буйлап акрын гына Казан елгасына таба киттеләр. Тик Әхсән Ренатович тынычлана алмады. Әледән-әле телефонын алып төймәләренә баскалады. Тик аннан һәмишә марҗа тавышы гына килә иде.

Төп-төгәл ике сәгатьтән соң машина кафе ишек төбенә килеп туктады. Шофер – Талгат Ахметович – алтмышка җитеп килә торган озын буйлы, киң җилкәле олпат ир, һәрвакыт энә-җептән төшкән кәчтүмнән, ак күлмәк, кара галстуктан – вәкарь белән генә машинадан төшеп арткы ишекне ачты. Ул эшенең җаен белә иде. Заманында Табеевның үзен йөрткән, имеш. Булса да булыр. Үзе озын буйлы, киң күкрәкле – шуңа андыйлардан көнләшмичә, тирә-ягына да буйдашларын туплаган диләр бит Табеевны. Шоферлар арасында тере легенда иде Талгат Ахметович. Үзе югында “Татарстанның халык шоферы” дип тә атыйлар иде телгә беткән кайберәүләр.

Менә шул легенданың якасыннан эләктереп алды Әхсән Ренатович.

-Нигә синең телефоның не доступен? – дип акырды ул аның йөзенә селәгәен чәчеп. – Син, мудак, иртәгә үк урыныңнан очасың бит, аңлыйсыңмы шуны?

Мондый көтелмәгән һөҗүмнән Талгат Ахметович каушап калды.

-Зәрәдкәсе беткән микәнни… – дип авыз эчендә ботка пешерде ул. – Кичерегез, Әхсән Ренатович…

Яңа гына кикриген киереп торган әтәчнең суга төшкән тавык хәлендә калуы шулкадәр кызганыч иде, Айгөлнең күзенә яшь килде. Тик ул монда бернишли дә алмый. Батып барган кешегә кул бирсәң, гадәттә ул сине дә үзе белән су төбенә өстери. Дөнья куласа… Менә Талгат Ахметович та ике сәгатькә азат булуына куанып, министрлар кабинетының гаражына киткән иде, анда диванга кырын ятып, затлы каһвә капкалап, эштән соң домино уйнарга, өч борынга бераз төшерергә калган яшь шоферларга киңәшләр биреп кинәнгән иде. Менә бит нинди хәлгә калды! Кем уйлап тапкан бу кесә телефонын, авызын корт чаккыры…

-Кичерегез?! Җиңел генә, ә? – Айгөлнең Әхсән Ренатовичны мондый кабәхәт халәттә күргәне юк иде әле, урыныннан да кузгала алмыйча телсез калды. – Тезлән! Кулымны үп! Шунда карармын – кичерергәме, юкмы?

Айгөл өшегән акылы белән һаман өметләнде: киртә сикергән түрәне бер якка этәрер дә Талгат Ахметович, горур башын югары тотып китеп барыр сыман иде… Юк, ул китмәде.

Китмәде… Олпат гәүдәсен чайкалдырып каралган карга тезләнде, бозлы иренен хуҗасының җылы кул аркасына төртте.

-Киттек! – дип Әхсән Ренатович кулын тартып алды да машинага таба атлады. Кичерелүен аңлаган Талгат Ахметович торып кыйммәтле чалбарының тез урынын какты, аннары, берни булмагандай, һаман аңына килмәгән Айгөлне арткы урындыкка утыртты.

Бу юлы Әхсән Ренатович үз машинасы белән килгән иде.

-Луиза Бариевна белән аерылыштык, – диде ул бераз баргач.

Айгөл эндәшмәде.

-Эштән киттем, – диде ул шәһәрне чыкканда.

Айгөл авызын ачмады.

Тагын шактый сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, Айгөл телгә килде:

-Без кая барабыз?

Әхсән Ренатович рәхәтләнеп көлде, уң кулын сузып Айгөлне үзенә тартты.

-Иңемнән тау төшкәндәй булды, – диде ул… тавышы киселде. – Мин бәхетле бүген, аңлыйсыңмы шуны, Айгөлем!

Самара чигенә җитәрәк, ул, олы юлдан борылып, машинасын уйсулыкта яткан бер кечкенә авылга таба юнәлтте. Авыл читендә тау итәгенә җәелгән алма бакчасына килеп керделәр. Өстә сары кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт йорт калкып тора иде. Коттеҗ диләр моны хәзер!

-Менә бу йорт безнеке, – диде Әхсән Ренатович. – Алма бакчасы да безнеке. Монда син хуҗабикә!

Айгөл тигез рәтләр булып тезелгән алмагачларга карады. Ак читек кигән яшел яулыклы кызлар гүя түбәндә аккан инеш үзәненә төшәргә җыенып торалар сыман. Чәчәкләре инде бөреләнгән, берничә көннән алар ак күбеккә күмелер, аннары, ике-өч айдан, яңа өйнең тәрәзәләренә кагылып алма исе күңелне кытыклар. Йарабби, бәхетле хәят шулай кул сузымы гына булды микәнни?!

Ишектән ак яулыгын кыеклап бәйләгән өлкән яшьләрдәге бер апа йөгереп чыкты.

-Исән-саумысыз гынамысыз! – дип ике кулын сузып күреште ул. – Күптән көтәбез.

-Бу Марфа түтәй! – Әхсән Ренатович яратып аның иңеннән какты. – Сиңа булышыр. Бик чистоплотный мукшы апабыз. Мондый йортта тавык чүпләп бетермәстәй эш. Аның улы да безгә ярдәмче булыр. Сергей мондамы, Марфа түтәй?

-Монда… – Апа бакчага таба кулын селтәде. – Алмагачлар белән мәш килә. Яңадан тугандай булды, бахыр.

-Телсез ул, – дип Айгөлгә аңлатты Әхсән Ренатович. – Колхоз таралгач, бөтенләй эшсез калып депрессиядә иде. Ә болай бик эшчән егет. Кулыннан килмәгәне юк. Бакчаның теге очында җәйге йорт бар, шундадыр.

-Рәхмәт инде сиңа, Әхсән улым, – диде Марфа түтәй.

-Яшибез әле бергәләп, дөньяның артына тибеп.

-Әйдәгез, чәем әзер, ашым пешкән, – дип Марфа түтәй аларны өйгә әйдәде.

Айгөл ике кулын җәеп, алмагачларны суырып алырдай булып, тирән сулыш алды.

-Син! – диде ул, – син! Астыртын икәнсең бит, әй. Шундый олы эш куптаргансың, сиздермичә дә.

Әхсән Ренатович кинәнеп, горурланып көлеп җибәрде.

-Вакытыннан элек нигә кычкырырга? Былтыр командировкага килгән идем, күрәм – шундый алма бакчасы. Колхоз таралгач, бөтенләй ташландык калган. Урынын кара син аның! Оҗмах җире бит! Мәшәкате күп булды инде. Мондый урынга һәркемнең күзе кыза. Район үзәге ерак түгел. Бизнесны анда күчердем.

…Колясканы ишеккә таба тәгәрәтә башлагач, Әхсән Ренатович, гасабиланып, быт-быт килеп, авызыннан селәгәй чәчеп, кулы белән өстәл астына ымлады. Иелеп караса Айгөл… аның кыз чагындагы фотолар альбомы чәчелеп ята. Ул, тезләнеп, фотоларны җыя башлады. Кулы пешкәндәй, кинәт артка тартылды. Иң өстә – чәчен туздырып, серле елмаеп, ялангач иңбашын алга чыгарып төшкән сурәте икегә ертылган килеш… Бу теге – аны яңаклаган чакта Луиза Бариевна күтәреп килгән фото иде. Йөзе кара-кучкылланып киткән Әхсән Ренатович шуңа бармагын төртеп нидер кычкырырга маташа, тик тавышы чыкмый. Айгөл фото ертыкларын халат кесәсенә тыкты да тураеп басты.

-Нигә шаккаттың? – диде ул салкын гына. – Луиза Бариевнага “яхшылык теләүче”дән килгән фотоның сыңары дипме? Ә мин яхшылык теләүче түгелмени? Үземә, сиңа… Син бит хатыныңа шушы фото белән анонимка килмәгән булса, аерылырга уйламый да идең! Скандал гына сине мәрттән чыгарды. Миңа рәхмәт укырга тиеш син!

Сабый бала төсле йөзен учлап, Әхсән Ренатович елый иде.

-Маңкаңны агызып торма инде. – Айгөл, колясканы кисәк борып, ишеккә тәгәрәтте. Әхсән Ренатович, тигезлеген югалтып, идәнгә егылды.

-И, җәфа булдың бит тәмам! – Айгөл аны күтәреп яңадан утыртты. Җиңеләйгән иде хәзер Әхсән Ренатович.

Алма бакчасына чыктылар. Ишелеп уңган иде быел алма. Һәм алма исе гүя дөньяга сыя алмыйча, куе дулкын булып, офыкка агыла, офыкка бәрелеп кире кайта – үзенә урын таба алмый бәргәләнә иде.

Алмагачлар арасыннан алма тулы әрҗәле арбасын этеп Сергей килеп чыкты, хуҗаларны күргәч, елмаеп башын иде. Җәйге йортка таба киткән егетне күз карашы белән озатып калды Айгөл. Ул биленә кадәр ялангач, атлаганда кояшта янган аркасында мускуллар биегәне ерактан күренә… Былтыр Марфа түтәй гүр иясе булды, ятим калган егет бик бәхетсез сыман тоелды Айгөлгә. Бер ялгызың калу бик авыр бит ул дөнья йөзләрендә! Юатасы килде үзен…

Төштән соң, Әхсән Ренатовичны йокларга салгач, алма исенә исереп, Айгөл алмагачлар арасында озак кына йөрде. Йөзенә көзге салкын сукса да, кояш эссе иде әле. Кыздыра иде. Шуңамы Айгөл дә күңелендә ниндидер аңлатып булмастай күтәренкелек сизеп каядыр алгысына, кемгәдер ниндидер бер яхшылык эшлисе килә иде. Үзе дә сизмәстән җәйге йорт каршына килеп чыкты. Бераз икеләнеп торгач, эчкә үтте. Йортта әрҗә-әрҗә алма, район үзәгенә, Айгөлнең сок ясый торган цехына алып китәргә өлгермәгәннәр, күрәсең. Сергейның җыештырылмаган ятагы әрҗәләр арасында калган. Бичара! Ятактагы япмасы да керләнеп беткән. Үзе кайда йөридер…

Кире чыкканда Айгөл ишек төбендәге әрҗәдән үтәли күренмәле булып өлгергән, тулып пешкән алманы кулына алды. Күзен кысып кояшка карады. Эссе иде кояш, эссе. Кыздыра иде әле. Күңеле ташып, ул алманы кояшка таба сузды. Чү, алманың нәкъ үзәгендә нәни генә корт кыймылдый түгелме соң? Кыймылдый, җаныкаем. Алманың үзәгенә үткән дә һаман үзенә җайлы урын эзли. Кортлы алманы әллә кая ыргытырга дип селтәнгән дә иде Айгөл, туктап калды. Әйе шул… Ние бар аның алма кортының? Чын, натуральный алмада корт булырга тиеш тә әле. Йоп-йомшак, ап-ак, зыянсыз бер җан иясе бит ул…

Айгөл тигез ак тешләрен алмага батырды.

Р.Зәйдулла: «Толерантлык» ул – медицина термины, организмның чит-ят йогынтыга бирешүе, дигән сүз. Ә без андый чит-ят тәэсирләргә бирешергә тиеш түгелбез!

Әдәбиятка яшь көчләр төркем-төркем булып килә, дип сөйли иде күренекле галимебез Мөхәммәт Мәһдиев. Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдуллалар – чирек гасыр элек әнә шундый төркемне тәшкил итүчеләр.

Язмыш сынаулары төрле кешегә төрлечә мөнәсәбәттә. Ләкин табигать тарафыннан бирелгән эчке куәт, иҗат кодрәте әлеге егетләрне ташламады. Шөкер, бүген инде алар әдәбиятның җигелеп тартучы фидаиләре арасында. Шуларның берсе – туры сүзле һәм кайнар йөрәкле Ркаил Зәйдулла.

– Ркаил абый, сезне «гыйсъянчы шагыйрь» диләр, моңа үзегез ничек карыйсыз?

– «Гыйсъянчы» дигән сүзгә, дөресен генә әйткәндә, мин шикләнеп карыйм. Гыйсьянчы, икенче төрле әйткәндә, фетнәче дигән сүз. Әлбәттә, минем холкым ул кадәр соклана торган түгелдер, ләкин шагыйрьне бит иҗатына карап  билгелиләр. Гыйсъянчылык, ниндидер протестчылык ул, әлбәттә, теләсә кайсы шагыйрьгә хас сыйфат булырга тиеш. Шагыйрь ул, гомумән,  рухи оппозициядә торырга тиеш дип саныйм. Аның кыйммәте дә шунда. Эстетик хәзинә буларак та аның иҗаты игътибарга лаек. Беренче нәүбәттә, әсәрләренең эстетик кыйммәте югары булсын! Иҗатчының (бу очракта шагыйрьнең) холкы аның иҗатында чагыла, бу инде тумыштан бирелә. Тыныч кына йөрүче кешеләр дә бар. Татар халкында «Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат  ята»,  дигән мәкаль бар. Кайберәүләрнең экспрессиясе, хисләре тышка бәреп чыкмаска да  мөмкин. Ә иҗатында  ул барыбер чагыла, чөнки кеше үзен яза бит.

– Мишәрлек иҗатта ярдәм итәме?

– Мин үзем «мишәрлек» дигән  сүзгә көлемсерәп карыйм. Үзара сөйләшкәндә, шаяру формасында «син – мишәр, мин – мишәр» дияргә мөмкин. Ә гомумән яшәү рәвешендә, тормышта  мишәрләрнең аерым бер холкы  бар дип уйламыйм. Татар халкына нинди сыйфатлар хас булса, мишәрләрдә дә – шул ук.  Мишәрләр этник берәмлек түгел. Урта гасырларда  алар Алтын Урда татарлары булганнар, аңарчы – кыпчак халкы. Танылган тарихчы Әзһәр Мөхәммәдиев, аларның тамыр очын, гомумән, хазарларга  тоташтыра, чөнки  аларның  идарә итә торган бер кабиләсе «ц» белән сөйләшкән. «Коман мәҗмугасы»нда,  ягъни «Кодекс куманикус»та бу теркәлеп тә калган. Ул сүзлекне бит итальян сәүдәгәрләренә Алтын Урдада аралашырга җиңел булсын өчен, махсус чыгарганнар. Анда, әлбәттә, аерым бер төбәкнең шивәсен түгел, ә дәүләт телен теркәгәннәрдер, дип уйлыйм. Шуңа күрә «мишәр» дигәндә,  аерым бер халыкны күз алдында тотарга ярамый. Кырым татарлары белән дә аралашкан бар. Аларда да – шул ук менталитет. «Мишәр» дигән сүзнең килеп чыгуына тукталсак, ул – географик нигезле атама. Кырым – шәһәр исеме (аны «Иске Кырым» дип тә атыйлар). Казан татарлары  Казан шәһәренә нисбәтле. Ә мишәрләр, «Мещера» дигән шәһәргә, хәзерге Касыйм каласына мөнәсәбәтле. Менә шул тирәдә яшәгән татарларны  мишәр татарлары дип атаганнар…

– Сезнең «Татар булып калыйк, егетләр!» дигән шигырегезне, шәхсән үзем татарның гимны булырлык дип саныйм. Бу әсәрегезне сез мәктәп яшендә язгансыз икән бит…

– «Безнең мирас» журналында бик кызыклы материал чыгып килә. Хәсән Туфан үлгәч, Рифә Рахман  аның архивын барларга җибәрелә. Рифә ханым ул архивтан минем хатны табып алган. 1977 елда язылган  ул. Мин ул чагында унбиш яшьтә булганмын. Менә шул хатта: «Минем шигырьләрне укып бәя бирегез әле. Шигъриятнең мәҗнүне Ркаил Зәйдуллин», – дигәнмен. Бу табыш минем өчен дә көтелмәгәнрәк булды. «Татар булып калыйк, егетләр!» шигырен шул вакытта Хәсән агага җибәргән булганмын икән. Әйе, дөрес, мәктәптә укыганда, ундүрт яшемдә язылган шигырь ул.

– Ркаил абый, 14 яшьтә милләт язмышын кайгырткан фәлсәфи әсәр тудыргансыз, бер карасаң, шагыйрь егет мәхәббәт хакында язар иде кебек. Мәхәббәт  шигырьләрегез күзгә чалынмый. Хатын-кызларны яратмыйсызмы әллә?

– Бәлкем,  публицистик шигырьләрем халык арасына күбрәк кереп киткәнгә күрәдер ул. Әлбәттә, мәхәббәт турында шигырьләрем шактый. Алар бер җыентыкны тәшкил итә. Аерым бер җыйнак кына китап чыгарырга да мөмкин. Мәктәптә укыганда ук, «борынга ис керә башлагач», беренче мәхәббәтемне хәтерлим. Ул хакта юмор белән язган да идем. Өлкән сыйныфларда укыганда,  минем дәфтәрләрдә  «ләззәтле газап»  юллары шактый теркәлгән. Үземнең хисләрне белдергәннәре дә бар. Сезнекедәй фикер тумасын өчен, бер җыентыкка туплап чыгарырга кирәк булыр әле…

– Сез драматургия өлкәсендә дә ярыйсы ук танылдыгыз…

– Режиссер Ренат Әюпов  соңгы берничә елда минем әсәрләр буенча Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында өч спектакль чыгарды. «Айрыз батыр», «Артист» әсәрләре куелды. Аның белән «җеннәребез килешә». Фикердәшлек, теләктәшлек тә бар. Фәрит Бикчәнтәев белән дә әдәбият турында сөйләшеп утырабыз, фикерләр шулай ук туры килә. Әле аның минем әсәргә тотынганы юк. Зифа Кадыйрова әсәре буенча пьеса яздым, аны Илдар Хәйруллин сәхнәгә куйды. Аның белән эшләү нәтиҗәсеннән бик мәмнүн калдым. Татар театрына хезмәт иткән һәр режиссер безнең өчен кадерле.

– «Казан ятиме» драматургиябезгә яңа сулыш, үзгә юнәлеш алып килде, дип кабул иттем. Ятимнәрнең кырыс тәкъдирендә  милләт язмышы ярылып ята. Куелыш та көчле, актерлар составы да уйланылган, ышандырырлык итеп уйныйлар. Үзегез дә канәгать калгансыздыр, дип уйлыйм.

– Балаларның ятимлеге, шушы приютка эләгүе – зур тема. Монысы өстәрәк ята. Биредә мин безнең милләтнең хәлен күрсәтергә теләдем. Без дә шундый ятим кимәлдә. Шундый ук кырыс, дәһшәтле тормышта һәм исән калыр өчен үзебез көрәшәбез. Яхшы куелыш, әмма нишләптер, ул тамашачыга еш тәкъдим ителми. Үз биналары барлыкка килгәч, күбрәк куелыр, бәлки. Безнең хезмәттәшлегебез дә халык күзенә ныграк чалыныр.

– Узып киткән ел сезнең өчен шактый уңышлы булды кебек. Китабыгыз да чыкты…

– Ел ахырында гына рус телендә минем «Мечь Тенгри» дигән китабым нәшер ителде. Монда – тәрҗемәләр, кемнәр генә тәрҗемә итмәгән! Күренекле рус язучылары, шагыйрьләреннән алып, үзебезнең талантлы тәрҗемәчеләребез Гәүһәр Хәсәнова, Алия Кәримова, Наил Ишмөхәммәтов, Рөстәм Сабиров, Гадел Хәеров, Фаяз Фәиз, Гөлсирә Гайнанова, Альбина Гомәрова. 25 ел эчендә минем әсәрләрнең тәрҗемә ителгән  вариантлары биредә урын алган. Аларның күбесе журналларның  рус вариантында чыкты инде. Менә шуларны бергә туплагач, калын китап булып куйды. Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә, корректорларга, китап чыгаруда катнашы булганнарның барысына да  рәхмәт! Чыннан да, язучы өчен зур куаныч. Анда татар укучысына таныш булмаган әсәр дә юктыр. Әмма төп максат – безнең татарча укый белмәгән милләттәшләребезгә «ишек шаку» иде. Бәлкем, руслар өчен дә кызыклы булыр, чөнки монда соңгы 25 елдагы сәяси вакыйгаларны да, әдәби процессны да шагыйрь призмасы аша күзалларга мөмкин.

– Ркаил абый, милләтне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бу турыда минем бик күп уйланганым бар. Милли горурлык кирәк! Милли горурлык хисе! Кайберәүләр әйтә: мәктәптә генә татарчага өйрәтеп булмый, имеш. Иң беренче өйдә, гаиләдә кирәк, диләр. Ана теле гаиләдә, ана сөте белән керергә тиеш. Мин үзем, бөтен яктан да үрнәк кеше түгел, ләкин минем өемдә дәүләт теле – татар теле. Балаларга кече яшьтән үк, безнең өйдә чит телдә сөйләшергә ярамый, дигән таләп куйдым. Аллага шөкер, аның нәтиҗәсе булды! Балалар бакчасына киткәч, балалар русча сөйләшә башлый… Улым Чишмәле урамындагы мәктәптә, төрек-татар лицеенда укыды. Кызымны татар сыйныфына бирдем. Анда барысы да – этник татар балалары, ләкин алар татарча сөйләшми. Өйдә татарча тәрбияләнгәч, гел шул телдә гәпләшкәч, ул руслашуга авыр бирешә. Өйдәге өченче буын руслашкан гаиләләрдә әти-әнисе, хәтта әби-бабасы да телне белмәгән татар баласы нәрсә эшләргә тиеш? Иң кызганычы: безнең татар теле, әдәбияты укытучыларының да шактые үз дәрәҗәсенә туры килми торган кешеләр. Татар теленең бөеклегенә үзләре дә бик ышанып бетмиләр. Бу, әлбәттә, күңелне бик борчый… Без бу мәсьәләдә толерантлык артына качарга тиеш түгел. «Толерантлык» бит ул – медицина термины. Организмның чит-ят  йогынтыга бирешүе, дигән сүз. Ә без андый чит-ят тәэсирләргә һич тә бирешергә тиеш түгелбез!

– Кайберәүләр: «Тел бетә, милләт бетә дип, тыпырчынырга кирәк түгел, бу – табигый хәл», – диләр. Мондый фикергә ничек карыйсыз?

– Безнең барыбызның да, иртәме-соңмы әҗәле җитә. Кайчан да булса барыбер үләм дип, ятакка сузылып ят инде! Шулай гына чагыштырып әйтә алам. Урта белемне татар телендә бирә торган мәктәпләр кирәк. Иң мөһиме: аеруча  талантлы татар балаларын бергә җыеп элитар мәктәп ачарга. Татарстан, гомумән бөтен татар дөньясы буйлап кече яшьтән үк, конкурс нигезендә шушы мәктәпкә тупларга кирәк. Бөтен мөмкинлекләре булган  шушындый уку йорты оештырырга иде. Актанышта оештырып карадылар, ләкин Актаныш татар дөньясының үзәге түгел. Ул Казанда булырга тиеш. Конкурс та зур, дәрәҗәсе дә олы булыр иде. Татар телендә укуның  нәрсә икәнен, нинди файда китерәсен дә безнең меркантиль холыклы ата-аналар аңлар иде. Татар телендә укуның өстенлекләре бик күп. Телләрне өйрәнергә җайлы, татар телен белгән кешегә Көнбатыш телләрен өйрәнергә дә җиңелрәк. Ә инде төрки дөнья турында әйтеп тә тормыйм. Меңәр еллык бай мәдәниятебез бар. Моның белән, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү зарур. Административ юл белән дә күп эшләр башкарып булыр иде… Шунысы да  бар: һәркем дә уңышлы булырга тиеш димәгән. Мәктәп тәмамлагач, барысы да югары уку йортына кермәкче. Ул бер илдә дә алай түгел. Аллаһы Тәгалә һәркемнең язмышын, тәкъдирен шул кешегә хас итеп язган. Бик маһир балта остасы булырга тиеш икән,  әдәбият юлыннан киткән очракта да, аннан юньле язучы чыкмаячак, һәм киресенчә. Тиешле кимәлдәге мәктәп булса, әдәбиятыбыз да көчле булачак.

Мәктәпләребездә православие дине нигезләрен укытырга телиләр. Бу – безнең буыннан-буынга килгән мәдәни нигезебезне эретеп, бүтән культура, бүтән цивилизацияне йоктырырга тырышу, дип саныйм. Моны ачыктан-ачык танырга һәм аңа каршы көрәшергә кирәк.

– Сез үз фикерләрегезне турыдан бәреп әйтә торган кеше, мондый сыйфатыгыз кыенлыклар тудырмыймы?

– Андый холкым бар. Бер яктан, ул әйбәт инде. Әйтәсең дә онытасың, ләкин тыңлаган кеше ошатып бетермәскә мөмкин, авыр кичерүчеләр дә бар. Конкрет кеше турында ул кадәр йөзгә бәреп әйтмәскә тырышам инде мин. Бу мәсьәләдә Туфан Миңнуллинның  сүзләре истә: «Ркаил, син һәрвакытта  да дөресен, турысын әйтмә!» – ди торган иде. Сүз дә юк, кешене рәнҗетәсем килми. Ә болай сәяси мәсьәләләрдә, минемчә, дөресен, турысын әйтергә кирәк. Ул бит сәясәтчеләр генә бер төрле уйлый, икенче төрле әйтә, өченче төрле эшли. Мин, Аллага шөкер, сәясәтче түгелмен!+

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ — | 08.01.2017
Интертат.ру печать

1
Комментарии (0)

Фикерләр

Из цикла «Бусинки четок» Ркаиль Зайдулла

Память

Земли холодной горсть бросаю всякий раз
Я на могилу тех, кого я знаю.
Все чаще хороня своих друзей,
В их памяти навеки умираю…

Смерть

Он молодым ушел в страну теней…
И я у звезд напрасно жду ответа:
А коль «тот свет» — лишь выдумка людей,
Какой же смысл, скажите, в жизни этой?! Алга Из цикла «Бусинки четок» Ркаиль Зайдулла

Әлфия апаның соңгы концертында укылган шигырь.

 

Атлар чаба карга батып…
Әлфия Авзаловага

Карлар күмгән ул еллардан
Саркыла соң нинди моң?
Кем көлгәндер, кем елаган…
Күңел! кайсын сагындың?

Менә тагын аваз килде,
Булса да юллар ерак:
Офыклар анда киң иде,
Һәм карлар да яктырак. Алга Әлфия апаның соңгы концертында укылган шигырь.