Равил Сабыр

“КАРУН”

Саран ул Ркаил! Сез аның нинди карун* икәнен белмисез әле…
Баштан башлыйм инде…
Безнең танышу очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Хәер, татарча хикәяләр язу белән мавыккан егет иртәме-соңмы барыбер “Идел”гә, яшьләр журналына, бер килер иде. Ә ул чакта, 90нчы еллар башында, проза бүлегенең мөхәррире Ркаил Зәйдулла иде. Дөресен генә әйткәндә, беренче мәртәбә редакциягә аяк басканда мин бу турыда белми идем бугай әле. Чөнки мин Гадел Хәировны эзләп килгән идем. Ул “Идел” журналы эчендә “Ирекле биләмә” дигән кушымта чыгара иде, “башбаштак мөхәррир” дип атап йөртәләр иде үзен. Мин “хикәямне бастырса шул гына бастырыр инде” дип курка-курка гына килгән идем. Ләкин ул көнне Гадел нишләптер эш урынында юк иде, ә Ркаил — ни гаҗәп! — киресенчә, бүлмәсендә утыра иде. “Хикәя? Ә-ә-ә! Бар әнә Ркаил янына кер,” — диделәр. Мин кереп киттем.
…Хәзер Ркаилнең портреты булырга тиеш бит инде бу урында. Гадәттә аның турында яза башласалар, бу кешене гомереңдә беренче күрсәң, шагыйрьдер дип һич тә уйламыйсың, хәтта кемнеңдер куркып калуы да бар, диләр. Алыпларныкы кебек калын гәүдә, киң кызыл йөз, астан сөзеп караучы күзләр — өркерсең дә! Аннары инде аның чынлыкта бик нечкә күңелле, шигъри җанлы, олы йөрәкле булуы турында язалар. Саран икәнен язмыйлар! Беренче очрашканда аның бу ягын мин дә белми идем бит әле. Юкса, Ркаилнең эш бүлмәсе аның бу яшерен “сыйфатына” ишарә ясап торган булган — аскетизм стилендә җиһазландырылган иде ул кабинет. Бик күпне күреп таушалган ике өстәл, шундый ук ике урындык һәм килгән кунакларны утыртырга иске генә бер кәнәфи. Мине дә шунда утыртты Ркаил. Соңрак кына белдем, бик күп бөекләрнең йомшак җирен кунакландарган икән ул кәнәфи.
Бөекләр димәктән, «Идел» редакциясе сәүдәгәр Оконишников йортының арткы ягындагы янкормасында урнашкан иде. Ркаил эшләгән бүлмәдән шактый иркен лоджияга чыгып була иде. Бик уңайлы иде, тәмәке тартасың килсә, әллә кая барып йөрисе юк, чыгасың да, тартасың. Ул лоджия бакча ягына карап тора иде. Дөресрәге, кайчандар бакча булгандыр инде ул, ә хәзер аны чүп үләннәре һәм Канада клены кебек чүп агачлары баскан иде. Шунысы кызык, бакчадагы кычытканнар озын, нечкә, сыек яшел булып үсәләр иде, кайберләре генә, төгәлрәк әйткәндә, лоджия астында үскәннәре генә куе яшел төстә, нык бәдәнле, олы яфраклы иделәр. Хәер, аларның катнашы юк инде Ркаилнең саранлыгына…
Сүзне кыска тотмакчы идем, озакка китте инде тагын. Һаман шул ук Ркаилнең тавышы колакта яңгыраган сыман: “Син бит сүз стихиясе белән язасың, Фолкнер кебек”. Шулай бик кыска һәм оста итеп кешегә бәя бирергә мастер ул Ркаил. Менә мәсәлән мин югарыда атап узган “Ил” китабына кергән “Ельцин түбәтәе” дигән язмасыннан кайбер өзекләр:
“Ләкин бу юлы союз рәисенең каракучкыл йөзе тагын җитдиләнгән, күзләре дә бүтәнчәрәк карый иде. “Язучылар белән очрашуны үзем программага керттем”, — диде ул тирән коедан чыккан тавыш белән”.
“Еники гадәттәгечә акрын гына: “Башкортостан…” дип сүз башларга да өлгермәде…”
“Күзләрне әчеттереп маңгайдан тир ага, кулъяулык белән чырайны, муенны сөртәбез — кулъяулык сыгып алмалы…
— Ельцинны күрәм дип шушында пешеп утыр инде… — Зиннур пышылдап кына сүгенә. Шул минутта икебез дә Ләбиб Лероннан көнләшеп куябыз. “Бегемотта” күбекләнеп торган салкын сыра чөмереп торадыр әле, юньсез. Ленин терелеп кайтса да, Әби патша яңадан Казан аша үтәргә уйлап, туп-туры шушы йортка килсә дә, Ләбиб монда кереп интегеп утырмас иде”.
“Кайнар канлы Бәйрәмова түзеп утыра алмады, Ельцинның бер паузасыннан файдаланып, беренче рәттән чәчрәп тә чыкты:
— Без Кытай турында тыңларга килмәдек, безнең үз проблемаларыбыз да муеннан ашкан! Шуларга якынрак килсәгез иде”.
“Хрущевның Татарстанда булуын язучылар соңгы елларда гына хәтерләрендә яңарта башладылар. Марсель Галиев аның Азнакайга килүе турында зур хикәя язды. Хрущев аннан эскорт белән узып киткән икән, Марсель Галиев шуны күреп калган”.
Менә шундый саран гына “портретлар” яза Ркаил.
Ә теге юлы, беренче очрашканда, дөрес, саранланмады ул (комсызлыгы соңрак ачылды) — минем “Бисәпит” дигән хикәяне “Иделдә” бастырып чыгарды. 1993 елның 2нче санында. 27 ел узган инде, ә ул хикәяне күпләр хәтерли әле. Минем әйберләрне укыштырып барган кешеләрнең күбесе “Бисәпит”не мин язган иң яхшы әсәр дип саный. Хәер, үзем турында язарга дип утырмаган идем бит, Ркаилнең саранлыгын “фаш итмәкче” идем.
Болай булды ул, кыскасы. Картаеп беткәч, 32 яшендә, өйләнергә булды Ркаил. Аның туенда мин шаһит булдым, үзе әйтмешли, шафер. Туй Ркаилнең туган йортында узды, Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында. Туйлар узгач, бер-ике көн кунак булып калдым әле мин анда. Менә шул көннәрнең берсендә өйнең янкормасында (верандасы дип әйтимме соң инде) берүзем генә тәрәзәгә карап уйланып утыра идем, Ркаил килеп керде.
— Югалттым сине. Бөтен җирдән эзлим. Нишләп утырасың монда? — ди.
— Бер нишләмим, — дим.
— Әйдә, чык әле син моннан, малай…
— Ник?
— Бу минем шигырь яза торган урын. Миңа дигән илһам сиңа ияреп китәр дә, бу бүлмәнең иҗади аурасы бозылыр, энергетикасы кимер, дип куркам, — диде Ркаил.
Саран булмый, кем була инде ул шулай дигәч?
Белмим, чынлап әйтте микән Ркаил ул сүзләрне (мин чын әйтә дип кабул иттем инде ул чагында), уйнап микән, тик мин, әлбәттә, тамчы да үпкәләмәдем. Ничек үпкәлисең инде Ркаилгә? Фәиз абый Зөлкарнәйгә, Нияз абый Акмалга, Мөдәррис абый Әгъләмовка, Туфан абый Миңнуллинга, Равил абый Фәйзуллинга, Марсель абый Галиевкә, Флүс абый Латыйфига, Мәгъсүм абый Хуҗинга, Вахит абый Имамовка, Рәшит абый Бәшәргә, Фаяз абый Дунайга, Ләбиб Леронга, Газинур Моратка, Ләис Зөлкарнәйгә, һ.б.һ.б… Алар мине, 16-17 яшьлек малайны, үзләренә тиң итеп сөйләшеп, үз биеклекләренә тартып, үстерергә тырышып, язган әсәрләремне мактап әдәбият дөньясына алып керделәр. Рәхмәттән башка сүз юк!
* — мондый очракта “уены-чыны бергә” дип алдан кисәтәләр бугай да…
Азакка кадәр укырга сабырлыклары җиткәннәргә бонус:
“Мөдәрриснең бар ялганы чыгар әле бер дөрескә”

Истәлек

Ркаил, кызлар һәм бәрәңге

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла университет тулай торагына студентлар янына еш килә иде. Шулай да туп-туры безгә керми иде ул (тугызынчы катта, 195 нче бүлмәдә яшибез ич!), менеп җит­кәнче әле бер бүлмәгә, әле икен­чесенә кагылып чыга. Тулай торакта кызлар да күп яши… Кайчакта безгә менеп тә җитми, аның кил­гәнен икенче көнне генә ишетеп беләбез. Шуңа күрә төгәл әйтә алмыйм, әллә ул без кыздырган бәрәңгене тансык­лап килә, әллә кызлар янына, әл­лә болай гына… яшьлеген сагынып.

Ркаил буйдаклык чорын шактый озакка сузды. Яшьлегеннән бик авыр аерылды ул. Бер килүендә Ркаилне танымый тордык. Өстенә футболка, шортик кигән. Ул заманда кеше көпә-көндез шортик киеп йөрми иде әле. Анысы бер хәл: шагыйрь чәчен кырдырып алдырган, җи­рән­су сакалы күкрәгенә төшеп тора. Иңенә зурая-кечерәя торган, сөт төсендәге чит ил сумкасы аскан. Күптән түгел генә Польшадан кайткан икән. Аңарчы Кавказда булган. Йөзе кызыл, һәм бу кызыллык Кавказ кояшында кызынганнан гына түгел…

Җәйге каникул. Тулай торак буп-буш. Белмим, без анда сабакташым, бүлмәдәшем Рөстәм Җи­һан­гәрәев (күптән инде гүр иясе, урыны оҗмахта булсын!) белән нишләп ятканбыздыр. Ә Ркаилнең кызлар белән сөйләшеп утырасы килә. Чит илдән алган тәэсирләре белән уртаклашмакчыдыр инде. Без тулай торакта Ркаил белән сөйләшеп утырырлык кыз эзлибез. Тырышсаң, сукыр күздән яшь чыга дигәндәй, берничә абитуриент кыз таптык. Үзләреннән сөт исе килеп торса да, яңа гына авылдан килгән сабыйлар димәс­сең…
– Шагыйрь абыегызның сезне күрәсе килә, – дигәч, безгә ияр­деләр тагын. Ләкин коридорда “үт­рически” кыяфәт белән тәмәке тартып торган Ркаил Зәйдулланы күргәч, чәрелдәп, үз бүлмәләренә йөгерделәр һәм ишекләрен бик­ләп тә куйдылар. Алар күз алдына китергән шагыйрьгә бер дә охшамаган иде шул Ркаил.

Бер кереп бикләнгәч, иртәнгә кадәр күренмәделәр. Татфакка укырга керергә дип Буа районыннан килгән чеп-чи мишәр кызы Фирдәүсә икенче көнне кичен:
– Батман! (Бу сүзнең нинди мәгънә аңлатканын әле дә әйтә алмыйм, белсә, мишәрләр генә белә­дер, мөгаен.) Сумкасы белән шортигы подцвет, молочный. Шул төстәге бәбәкләрен миңа төбәгән… Ничек курыкканымны белсәгез иде…
Алар Әстерхан өлкәсеннән килгән Гөлфия исемле кыз белән бер бүлмәдә яшәде. Гөлфия, уни­верситетның татфагын уңышлы тәмамлап, туган ягына кайтып китте. Һәрвакытта кызыксынучан Гөл­фиянең, әлбәттә, Ркаил белән бик тә сөйләшәсе килгән. Үзе генә калырга яхшысынмаганга, ул да ничарадан бичара бүлмәдәш кызы белән бер булып кереп бикләнгән!
Нәүмизләнеп калган шагыйрь өенә кайтып китте. Бүтән ул тулай торакта күренмәде…
Фәнил Нигъмәтҗан

(“Ватаным Татарстан”, /№ 166, 11.10.2013/)

“Мәдәни Җомга” – Зәйдулла чатырлары

Ркаил Зәйдулланың “Янды сөю чатыр­лары” дигән шигырьләр китабы нәшер ителде (ТКН, 2018). Соңгы елларда прозада, драматургиядә сизелерлек уңышка ирешкән әлеге авторның шигырьләре матбугатта еш күренми. Шигырьләре тупланган соңгы җыентыгы “Мәгарә”нең (ТКН, 2005) басылуына да  унөч ел үткән икән инде.

Алга “Мәдәни Җомга” – Зәйдулла чатырлары

Мәкалә

УЛ БЕЗНЕҢ АВЫЛНЫКЫ…

Ркаилне беләм дип йөрим тагын… Чынлап та беләм кебек инде югыйсә – ничә еллар бер Казанда – татарның журналистика, әдәбият, мәдәният казанында кайныйбыз. Университет чорыннан ук танышбыз, утыз елга якын, димәк.

 
Алга Мәкалә

Урысча

Не говори того, что не написано на бересте

Дарование Ркаила Зайдуллы многогранно: он великолепный прозаик, интересный драматург, востребованный переводчик. Но в первую очередь, конечно, поэт. Стихи начал писать рано — в 8 лет, любимыми его поэтами в ту пору были Хасан Туфан и Сибгат Хаким. Алга Урысча

Мәкалә

Төрлелектән дошман әвәләмик

«Бөтен кеше дә бер аяктан атласа, күпер җимерелеп төшәчәк», дигән акыллы сүз бар. Моның мисалларын да ерактан эзлисе түгел. Үзенең бердәнбер фикерендә катып калган, хаклыгына артыгы белән ышанган, ачык­тан-ачык фикер алышуларны кабул итә алмаган, үз арасындагы үзгә фикерлеләрне юләрләр йортына япкан, шул «бердәмлеге» белән куәтле һәм бөек саналган «туган» КПССыбыз бездә әле яши димәк..

Алга Мәкалә

Юбилей кичәсе

Ак кар өстендә – яланаяк

Иләмәннең биләмәсе бүген Туган тел ул! Менә минем Ватан… Соңгы көне булып сүреләм дә Өр-яңадан таңы булып атам. Танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла үзенең 50 яшен билгеләп үтәргә иҗатын яратканнарны әнә шулай дип чакырды. Сәхнә түрендәге гасырларны бәйләп торучы шагыйрьләр чылбырының бер өземтәсе…

Иләмәннең биләмәсе бүген
Туган тел ул!
Менә минем Ватан…
Соңгы көне булып сүреләм дә
Өр-яңадан таңы булып атам.
Танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла үзенең 50 яшен билгеләп үтәргә иҗатын яратканнарны әнә шулай дип чакырды. Сәхнә түрендәге гасырларны бәйләп торучы шагыйрьләр чылбырының бер өземтәсе буларак, ул да милли шигърият мәйданына Сүз китергән шәхес. Шигърият белән беррәттән, аны публицист, сәхнә әсәрләре авторы буларак та күпләр якын итә. Күптән түгел генә Камал сәхнәсенә күтәрелгән «Үлеп яратты»сы да тамашачы күңеленә хуш килде.
Үзе әйтмешли, шагыйрь күңелендә һәрвакыт яшеннәр яши. «Урыс кышын озату», «Ил», «Кояшлы күзләр», «Күрәзә» кебек китаплар авторының иҗаты – нинди генә борылышка керсә дә, яшеннәр балкышында яшәгән иҗат. Күпсанлы премияләргә дә ия булды ул, үзен иҗат киңлегенең төрле яссылыгында сынап та карый алды. Кичәгә килгән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин шуңа сүзне шаярудан башлады да: «Шагыйрь Ркаил Зәйдулланың алынмый калган берәр исеме бармы, дип белешкән идем, анда бары тик Мәдәният министрлыгының Мактау хаты гына юк икән», – дип, шагыйрьгә Мактау хаты белән бүләк тапшырды.
Кичә Ркаил Зәйдулланың гамьле шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән уралып барды. Иҗатташ дуслары, якташлары исә аңа изге теләкләрен ирештерә торды.
Разил Вәлиев:
– Ркаил бер кичәдә:
«Нигә без һаман хокуксыз,
Нигә без һаман да ким.
Тукай Гаязга эндәшкән,
Мин соң кемгә эндәшим?» – дип шигырь укыган иде. Шуннан соң бер чак аның белән урамда очраштык та Ркаил миннән хәлләр турында сорый. Синекеннән әйбәтрәк, димен. Аптырап калды бу. Соң, мин әйтәм, минем бит эндәшер кешем бар, ә синең сүз катар кешең дә юк. Ркаилнең без бәясен беләбез инде, ул исә үз бәясен безгә караганда да әйбәтрәк белә. Менә бүген, аның 50 яшьлегенә җыелгач исә, Илдар Юзи сүзләре хәтердә яңарды. «Әй, уза бит гомерләр, – дигән иде Илдар Юзеев, – җыен бала-чагага да 50 яшь тулып бетте». Ркаилнең холкына исә бүген дә 18 яшь, әмма аның акылы 60-80-100 яшьтә. Аның фикерләре дә чиксез, шигъри мөмкинлекләре дә чиксез, ул үзе дә чиксез. Мин аңа иҗатта Тукай югарылыгында калуын теләр идем.
Марсель Галиев:
– Ркаил 40 яшен тутыра алмыйча бик озак аптыраган иде. Без тинтерәтәбез моны, ул үзе дә, тутырып булмый бит, егетләр, ди иде. Ә 50 яше исә мыштым гына, беркемгә сиздермичә дә килеп җитте. Ул, шагыйрь, драматург булудан тыш, юмор остасы да. Аның көлүе түбәдән кар ишелгән кебек. Хәтерлим, минем «Шәһри Казан»да эшләгән вакытым: Ркаилнең утыз яшенә бер көлтә шигырьләрен бастырырга әзерләнәбез, кереш сүз яздым. Басылып чыккач, килгән бу. Мин инде үземчә, рәхмәт әйтергә сугылгандыр, дип уйлыйм. Моның чырае исә төксе. «Нәрсә ошамады?» – дим. «Харап иттең син кереш сүз язып, – ди бу. – Әни укый да елый, апа укый да елый, минем шигырьгә барып җитә алмыйлар». Соңгы егерме елда, шөкер, аның шигырьләренә дә, иҗатына да барып җитә алдылар, яраттылар. Ә язучылар исә Ркаил галстук тагып, күлмәк киеп йөри башласа, бу тагын нәрсә язып йөри икән, дип пошаманга төшә. Менә мин сиңа, гомер бакый безне шулай куркытып, шәп әйберләр язып, көнләштереп яшә, дип теләп калам.
Кичәне исә Зәйдулла тагын бер «яшен» белән тәмамлады – күк ишелеп ябалак-ябалак кар ява, ә ул шул кар өстеннән яланаяк атлый…

Истәлек

Равил Сабыр: «Мөдәрриснең бар ялганы чыгар әле бер дөрескә!»

«Хатыныгызга күбрәк саф һавада йөрергә кирәк, паркларга ешрак барыгыз, катнаш урман һавасы тагын да әйбәтрәк булыр иде аңа», – диде табиб. Ул чакта хәләл җефетем беренче улыбыз Рәзим белән авырлы иде, токсикоз белән бик нык интекте. «Катнаш урман» дигәнне ишетүгә, мин шундук Аккош күлен искә төшердем. Ркаил Зәйдулла, Равил абый Фәйзуллиннарның анда дачалары бар иде.
Алга Истәлек

Истәлек

Аванс белән бирелгән таныклык яки бер китабы да басылып чыкмаган Равил Сабыр ничек рәсми рәвештә язучы булган?

«Беркайчан да берни дә сорамагыз! Беркайчан да һәм берни дә, һәм бигрәк тә үзегездән көчлерәкләрдән. Үзләре барысын да китереп бирерләр!» Булгаковның «Мастер и Маргарита» романында иблис туеннан соң Воланд Маргаритага шулай ди. Минем рәсми төстә язучы итеп танылуым, ягъни Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп сайлануым – бөек язучының бу сүзләрен раслый.
Алга Истәлек

Кичә

“РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА УЛ КӨТҮДӘГЕ ҮГЕЗНЕ ХӘТЕРЛӘТӘ”. ИРЕКЛЕ ТАТАР ШАГЫЙРЕН МИЛЛӘТКӘ РУХ БИРҮЧЕ ДИП АТАДЫЛАР

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә шагыйрь Ркаил Зәйдулланың “Янды сөю чатырлары” исемле өр-яңа шигырь китабы тәкъдим ителде.

Кичә беренче һәм бердәнбер ирекле яңа татар шагыйре ирекле сәхнәдә үзенең ирекле кичәсен уздырды. Сүз Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла турында бара.


Алга Кичә