Rkail Zaydulla исемле автор
Хуплау
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халык шагыйре, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атап булуын әйтте.
«Рөстәм Нургалиевичың мөрәҗәгате татар дөньсы өчен зур вакыйга. Андагы сүзләрнең Президентыбыз исеменнән әйтелүе бик мөһим! Дөресен генә әйткәндә, бу мәкаләне татар халкының стратегиясе дип атарга була. Аңлаган кешегә монда барысы да ачыктан-ачык әйтелгән», — дип хәбәр итте Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.
Шагыйрь фикеренчә, стратегия турында хезмәт әллә ни озын булырга тиеш түгел, ул шулай кыска, төгәл булырга тиеш.
«Озак уйланулардан соң, фикерләшүләрдән соң туган язма дип уйлыйм. Чөнки монда үткәннәрне барлау да, бүгенгене күзаллау да, киләчәкне уйлау да бар. Бүгенге глобальләшү, чикләр җуелган заманында, милли тәңгәллекне саклап калу, чыннан да, кыен. Рөстәм Миңнеханов милләтне саклап калу юлларын билгели. Мәдәниятне, телне саклауга басым ясала», — дип әйтте Ркаил Зәйдулла.
«Бездә милли үзаң булырга тиеш. Хәтта телен җуйган кеше дә үзен татар дип саный икән, димәк, өмет бар дигән сүз. Ул Зиннур Мансуровның „Тукай кодексы“ китабын да искә алган. Мәгарифсез без мәдәниятле дә, телле дә була алмыйбыз, хәтта үз тарихыбызга да ия була алмыйбыз. Монда уйланырга, алга таба хәрәкәт итәргә бик күп фикерләр биргән Президент. Хөкүмәт телне, мәдәниятне саклау эшенә ярдәм итәргә әзер ди ул. Бу бик мөһим. Бу бик вакытлы чыккан мәкалә», — дип фикерен җиткерде халык шагыйре.
Ркаил Зәйдулла Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-07-2020/rkail-z-ydulla-prezidentybyzny-m-kal-sen-tatar-halkyny-strategiyase-dip-atarga-bula-5759175
https://www.azatliq.org/a/30730131.html
Равил Сабыр
“КАРУН”



Тинчурин театрында. 2019 ел.

Югары шура сессиясендә. 11.06.2020

Робагый
Яңгыр ява йөткергәләп, сырхау яңгыр.
Савылып төшкән толымнары нигә чалдыр…
Саңгырау бер аваз биреп тәрәз кага,
Күзе шомырт, йөзе коңгырт, үзе чандыр.
13. 05.2020
Сахада

Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш.
Ркаил Зәйдулла: Тел хакына бергә кузгалыйк

Киләсе елга Татарстан автономияле республикасының 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.
Бүгенге Татарстанның икътисадтагы, иҗтимагый тормыштагы уңышлары шул йөз ел элекке вакыйгаларга барып тоташа. Милли республиканы төзүнең төп максаты дәүләтчелек ярдәмендә татар телен, мәдәниятен саклап калу иде. Ягъни милләт буларак саклану. Егерменче еллар башында Татар телен гамәлгә кую (РТЯ – реализация татарского языка) сәясәтен үткәрү дә шул турыда сөйли. Ә бүген татар теленең иҗтимагый тормышыбызда урыны нинди соң? Турысын әйтергә кирәк – татар теле бүген гаять аянычлы хәлдә. Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. “Теле юкның иле юк”, дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә, милләт тә, аның дәүләтчелеге дә үзеннән-үзе юкка чыга.
Ләкин халык та аерым кеше кебек – аңарда яшәү, исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифен юкка чыгаралар икән, халыкның да үз телен, үз мәдәниятен сакларлык көче калмый. Без хәзер менә шундый куркыныч астында.
Хәер, без генә түгел. Бу куркыныч Россия Федерациясендә яшәгән барлык халыкларга да яный. Хәтта бөек һәм кодрәтле рус теле дә үзенә карата булган басымны сизә икән. 5 ноябрьдә узган РФ президенты каршындагы рус теле буенча советта В.Путин кайбер илләрдә сәясәткә әверелгән “рус теленә каршы сугыш” турында сүз кузгатты. “За ней, диде ул, ягъни шул сәясәт артында; – и это тоже должно быть понятно и ясно – всё то же давление, прямое нарушение прав человека, в том числе право на родную речь, на культуру и историческую память”.
Бик дөрес сүзләр! Ләкин бу бит барлык телләргә дә карый. Һәркемгә үз теле якын. Миңа да менә татар теленә каршы яшерен сугыш бара кебек тоела. Хәер, нинди яшерен… Барысы да ачыктан-ачык. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) каршындагы Мәгариф үсеше федераль институтының милли проблемалар үзәге директоры Ольга Артеменко җитәкчелегендә туган тел укытучылары белән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Россия Федерациясендә әлеге ханым туган телләр буенча “зур белгеч” санала. Гәрчә ул яшьлегендә хайваннарның нерв системасын өйрәнеп биология фәннәре кандидаты булган кеше. 2007 елда №309 законга төзәтмә кертеп мәктәптә милли-төбәк компонентын юкка чыгару эше дә иң әүвәл туган телләргә аның һөҗүменнән башланган иде. Былтыргы гаугалы закон да аның катнашы белән әзерләнде. Татарстанга, татарларга аның аеруча “мәхәббәте” бар, ул монда еш килә. Әле ноябрь башында булган сәфәрендә дә безгә РФ Конституциясенең 68 нче маддәсен үзенчә аңлаткан иде. Хәтерегездә булса анда шундый юллар бар: “Республики вправе устанавливать свои государственные языки. В органах государственной власти, органах местного самоуправления, государственных учреждениях они употребляются наряду с государственным языком РФ”. Ләкин О.Артеменко аңлатуынча, “наряду” әле ул “наравне” дигән сүз түгел, һәм аның бу казуистикасына ризасызлык күрсәткән бер картка ул аяктан егарлык дәлил китерә: “Вот мы с вами рядышком стоим, я здоровая, а вы маленький!”
Әлеге түгәрәк өстәлдә туган тел укытучылары гына катнашырга тиеш иде кебек, ләкин Артеменко Казаннан үзенең фикердәше ниндидер Татьяна Череватая дигән хатынны да чакырган. Менә ул нәрсәләр сөйли: “ Мы видим, что появилась необходимость пересмотреть статус родного языка. Его нужно исключить из перечня обязательных дисциплин”.
Һәм дәвам итә: “С целью улучшения системы образования России в целом предлагаем рассмотреть вопрос о реформировании региональных министерств образования в региональные филиалы министерства образования России. Управление школами и назначение руководства осуществлять из федерального центра для исключения возможности давления на директоров и принятия решений на усмотрение региональными властями. Учитывая огромное негативное влияние на подрастающее поколение и большой общественный резонанс, предлагаем предусмотреть уголовную ответственность за нарушение федерального законодательства для администраций учебных заведений и ответственных лиц в региональных министерствах и муниципальных органах образования”.
Татар теленә (әлбәттә, башка милли телләргә дә) каршы сугыш башланмаган, дип кем генә әйтә алыр хәзер? Күзләрен нәфрәт томалаган бу бәндәләргә игътибар итмәскә кирәк, диючеләр дә булыр. Ләкин беләбез бит, башта менә шундыйлар мөнбәргә менә, аннары югарыдан күрсәтмәләр пәйда була, прокуратура йөгереп килә, закон чыга…
Турысын әйтергә кирәк, биредә милли республиканың нигезен җимерү турында сүз бара. Һәм бу хыялларын алар инде артык яшереп тә тормый.
Республиканың конституцион тәртипләрен саклый торган берәр механизм бармы бездә? Әллә ул эшләмиме? Киресенчә, республикага каршы эшләүчеләрне “карагруһ” дип атасаң да, алар сине кичекмәстән судка бирә. Мин коллегабыз Илшат Әминов эшен күздә тотам.
Мондый шартларда кул кушырып утыру җинаятькә тиң. Вакыт бик тиз үтә, без инде күп нәрсәләрне югалттык. Татар мәгарифе сүтелеп юкка чыга бара. Киләчәктә фәннәрне татар телендә укытучы кеше дә табылмаячак. Хәтта татар теле һәм әдәбияты укытучылары да халкыбызга нисбәттә гаять тә аз әзерләнә. Хәер, бу аңлашыла да, мәктәбе булмагач, укытучылары нигә кирәк?
Ләкин милли мәгарифнең тамырына иң төп балта чабучы – Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) бары тик рус телендә генә бирү мөмкинлеге. Татар теленең урта белем алырга да кирәге юк! Югыйсә, РФ Конституциясе буенча һәркем үз туган телендә белем алырга хокуклы. Андый хокукы булгач, аның шул телдә имтихан бирергә дә хокукы булырга тиеш ләбаса! Шул хокукны кире кайтармый торып, безнең милли киләчәгебез юк. Милли мәгариф мәсьәләләре һәм татар теленең язмышы турында сөйләшергә мин Татарстан Дәүләт Советының бер сессиясен багышларга тәкъдим итәм.
Сүз уңаеннан әйтәм, РФ президенты каршындагы рус теле буенча советның күчмә утырышы киләсе елга Казанда узарга тиеш. Бу безнең өчен бик куанычлы хәл. Әйдәгез, татар һәм рус телләренең исән калуы өчен бергәләп, кулга-кул тотынышып көрәшик. Икесе дә бик авыр хәлдә…
Әңгәмә
Ркаил Зәйдулла: Башкаларга ошамый дип, үз халкымнан йөз чөереп, аларча яза алмыйм
Татарстанның халык язучысы һәм депутат Ркаил Зәйдулла “Татар-информ” соравы буенча бүгенге татар әдәбиятының сыйфаты турында уйлана һәм үсеш юлларын күзаллый
Рус драматургы Юлия Тупикина социаль челтәрдәге фикер алышулар вакытында “Заманча татар телле татар әдәбияты бик зәгыйфь үсенте хәлендә” дип белдерде. Ул бу сүзләрне Сөмбел Гаффарованың “яңа татар сәхнә телендә” язылган пьесасы буенча куелган “Парковка” спектаклен яклап контекстта әйтте. Заманча татар телле татар әдәбиятына бәя бирергә алынган Тупикина хаклымы? Бүгенге татар әдәбияты зәгыйфьме һәм, әгәр бу шулай икән, ни өчен?
Без бу сорауны Татарстанның халык язучысы һәм депутат Ркаил Зәйдуллага бирдек.
“Беркем бернәрсә укымый һәм начар дип сүгә. Миндә бер гарьлек хисе дә уяна башлады. Мәсәлән, “Соңгы вакытта эстон әдәбияте начар”, дип әйтә алабызмы? Элек аларның шәп язучылары Арнольд Ару бар иде. Аны укырга мөмкинлек бар – тәрҗемә итәләр иде. Латыш әдәбиятыннан Марис Чаклайсны белә идек. Хәзер совет вакытындагыча системалы тәрҗемә юк. Шуңа күрә безгә аларның әдәбияты начар гына да түгел, бөтенләй беткән шикелле тоела. Монда да шул ук хәл – укымаган килеш бәя бирелә.
Әле бит рус язучысы гына түгел, үз татарларыбыз да бернәрсә укымаган килеш “Безнең әдәбият бармы әле? Анда укырлык нәрсә бармы әле?” ди. Бер газета-журнал алдырмый, китап укымый, ә нәрсәдер хөкем итеп сөйләп йөри.
Гел алтын күкәй генә салмыйлар, әмма әдәбият начар түгел
Мин күп укыйм, хәзерге әдәбият белән кызыксынып барам, татар әдәбияты начар димәс идем.
Бездә традицион поэзия һәрвакыт бик югары кимәлдә булды ул. Европа үрнәгендәге яңа заман прозасы бик соң – XIX гасыр ахырында гына барлыкка килгән. Шуңа күрә Заһир Бигиевнең романнары безгә Төркия аша килеп җиткән француз романнарына охшаш: “Зур гөнаһлар” романы да, “Гүзәл кыз Хәдичә”дә шул кысаларда язылган. Исхакыйлар, Галимҗан Ибраһимовлар да европалашкан. Совет заманы прозасында югары сәнгать әсәрләре аз бит анда. Күбрәк идеологик, марксистик идеология белән сугарылган романнар иде.
Бүгенге әдәбиятка килсәк, Зөлфәт Хәкимнәр иҗат иткән әдәбиятне ничек начар дип әйтеп була?!
Әлбәттә, беркайчан да шедеврлар гына чыкмый инде ул. Гел алтын күкәй генә салмыйлар. Әмма зур бәя бирерлек әсәрләребез чыгып тора. “Казан утлары”нда Ләис Зөлкәрнәйнең шигьри романы чыкты, Роза Туфитуллованың Гөлсем Камаловага багышланган романы басылды. Анда ХХ гасыр башы, утызынчы еллар күңелне тетрәндерерлек итеп сурәтләнгән.
Туксанынчы еллардагы күтәрелеш вакытында килеп чыккан буын бар бит әле безнең. Мин инде Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех, Рифат Сәлахләрне әйтмим дә, кызлар поэзиясен генә алып кара. Мәсәлән Лилия Гыйбадуллина бар. Без аның яшендә алай яза алдыкмы икән?! Андый сурәтле тирәнтен фикерләүгә без ул вакытта җитмәгәнбез дә кебек тоела.
Русларның ике яраткан сүзе бар: кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?
Шунысы бар: без гомер-гомергә рус әдәбияте белән ярышабыз. Көчебез булса да, булмаса да, үзебезне рус белән чагыштырдык. Электән шулай иде, хәзер дә шулай. Шуңа күрә үзебезнең әдәбиятка ниндидер скептик караш барлыкка килгән.
Беренчедән, син аларның халык санын кара да, безнең санны кара! Ә бит язучы саны халык санына карата тәңгәл була.
Икенчедән, рус белән чагыштыр өчен башта аларныкы кебек дәүләтең булу кирәк.
Әле бит алар һаман зарлана, күптән түгел генә Россия Президенты каршында рус теле буенча комитет утырышы булды. Анда Владимир Путин да чыгыш ясады. Жәлләп куйдым: бөтен яктан һөҗүм итәләр икән рус теленә. Үзебезнең тел өчен шатланып, урыс теле өчен көенеп утырырга туры килде. Әйтәләр бит инде өскә карап зикер ит, аска карап фикер ит! Менә шул нәрсәне дә онытмаска кирәк.
Ә Россиядәге рус булмаган милләтләр белән чагыштырганда, безнең татар әдәбиятында хәлләр – Аллага шөкер!
Әдәбият проблемаларының мәгариф системасына бәйле булуын да онытмыйк. Татар теле һәм әдәбиятының мәктәпләрдән кысып чыгарылуы әдәбияткә турыдан-туры суга. Без үскәндә әле татар мәктәпләренең челтәре киң иде. Әдәбиятка Татарстаннан гына түгел, хәтта башка өлкәләрдән дә килделәр. Хәзер бит андыйлар бөтенләй юк. Чишмәләр кибеп барганда, инеше дә саега.
Монда әле менталитет дигән әйбер бар. Мәсәлән, һинд киносы Европада пүчтәк бер мелодрама сыман тоела, Азиядә ул бөтен дөньяны – куллану базарын дип әйтик инде – биләп алды. Бездә “индийский кино” була дип бөтен авыл клубка йөгерә иде. Димәк, безнең менталитет шул яккарак тарта – татар мелодрама ярата. Азия халкына Европа әдәбияты бик күңелсез хәл булып тоела. Көнчыгыш романнар, мәсәлән, япон романнары бөтенләй бүтән структура белән, бүтән стильдә язылган. Японнарның Юкио Мисима, Ясунари Кавабата кебек Европа әдәбияте тәэсирендә үсеп чыккан язучылары да бар. Халык традицияләреннән күтәрелгәннәре бөтенләй бүтән төрле.
Һәр халыкның үзенчәлеге бар. Ә руслар үз карашыннан чыгып бәяли. Руска ошамый дип, мин үз халкымнан йөз чөереп, аларча яза алмыйм.
Гуяки кояш көнчыгыштан түгел, көнбатыштан чыга
Татар ул ике арада тора – Азия генә дә түгел, Европа да түгел. Шулай да безнең Европага таба янтаю бар. XXI гасыр башларында җәдитчеләрдән башланган әйбер инде ул Европага йөз белән борылу. Гуяки кояш көнчыгыштан түгел, көнбатыштан чыга. Ә бит Тукайда да, Дәрдмәндтә дә боларның икесе дә булган – шәрыкътән килгән традиция дә көчле, Европа тәэсире дә сизелә. Тукайда ул иң югары үрнәгенә күтәрелә. Гаҗәеп поэзия!
Без Европа белән Азия уртасында булгач, ике ягын да алырга кирәк. Ул шул традициядә бара иде. Дөрес, Совет вакытында без шәрык элементын югалттык дисәк тә була. Чөнки шәрыккә авышуны ислам дине белән бәйләп бик нык тәнкыйтьләнә иде. Шәрыкнең гасырлар буена килгән традицияләре ислам дине традицияләре белән тәңгәл, бөтен поэзиясе суфыйчылык поэзиясе диярлек.
Гомәр Хәйям шәрәб эчү турында язган, диләр. Шәрәб эчү турында сүз бармый, Аллаһ белән якынаю турында ул метафора. Ә безнең халык турыдан-туры аңлый. Хатын-кызга мәхәббәт тә шулай – Аллаһка якынаю. Аңлаган кеше төбенә төшә, аңламаганы өстән генә аңлый инде.
Пиар
Әдәбиятны аны күрсәтә белергә кирәк. Без булганын да күрсәтә белмибез, пиарлый белмибез. Өйрәнмәгәнбез.
Беренче чиратта, татар әдәбиятен үзебезнең халык арасында популярлаштырырга кирәк, әлбәттә. Татар китабын татарлар укырга тиеш!
Икенчедән, тәрҗемә эшен җайга салырга кирәк. Бездә тәрҗемә эше бик начар тора бит. Язучының үзе акча табып, тәрҗемә иттерсә – була, булмаса – юк. Әнә, Рәмис Аймәт шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иттереп чыгарган иде. Күптән түгел генә Ләбиб Лерон чыгарды. Тәрҗемәчегә түләргә каяндыр акча тапса, чыгара инде язучы. Әмма кешенен энтузиазмы белән ерак барып булмый. Әдәбиятыңны чит халыкларга күрсәтү – ул дәүләт сәясәте булырга тиеш. Шуңа да безгә Әдәби тәрҗемә мәркәзе оештырырга кирәк.
Мисалга Якутияне китерә алам. Без күптән түгел генә Газинур Морат белән Якутиядә булдык. Аларның бик зур язучылары Николай Лугиинов белән таныштык. Якутларның Чыңгыз хан турында киносы аның романы буенча төшерелгән. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул роман рус теленә, серб теленә тәрҗемә ителгән. Ә инде Европа ягына карасак, француз әдәбиятын Россиядә таныту өчен Франциянең Россиядәге илчелеге эшли, немец әдәбияты белән дә, Европаның башка илләрендә дә шулай.
Тәрҗемә эшен җайга сала алмасак, татар телле татар әдәбиятының ниндилеген күрсәтә алмаячакбыз.