Архив

Ркаил Зәйдулланың 1995 елгы әңгәмәсеннән: “Болай барса, XXI гасырда татар әдәбиятының киләчәге шөбһәле”

22 октябрь 2019

Татарстанның халык шагыйре, язучы, публицист, депутат Ркаил Зәйдулланың “Татарстан яшьләре” газетасында 1995 елның 3 июнендә чыккан интервьюсын тәкъдим итәбез. Язучы әңгәмәдә татар әдәбиятының бүгенге хәле, татар эстрадасында популярлашкан җырлар, бүгенге заман балаларының тарихны белергә омтылмавына борчылу, татар халкының холкы һәм мәхәббәт турында сөйли. Әлеге фикерләр бүгенге көндә дә актуаль.

(Әңгәмәдәш – Альберт Тәхәвиев)

– Бүгенге әдәбият белән кызыксынучыларның күпчелеге сине шагыйрь дип беләләр. Әмма, минемчә, син шагыйрь генә түгел, язучы да, публицист та…

– Хикмәт каләм иясенең нинди сүз белән аталуында түгел. Син әйткән “әдәбият дөньясы” бүген бик авыр чор кичерә. Беренчедән, анда җәмгыятебездәге кебек үк башбаштаклык хөкем сөрә. Икенчедән, аның белән кызыксынучылар даирәсе тарайганнан тарая. Иярдә хәзер – графоманнар. Моның сәбәпләре турында иркенләп сөйләшеп булыр иде, әлбәттә.

Болай барса, минем уемча, 21нче гасырда татар әдәбиятының киләчәге шөбһәле.

– Соңгы елларда язучыларыбыз тарихи әсәрләр язу белән мавыгып киттеләр. Тупас кына әйткәндә, бу үзенә күрә мода төсен алды. Синең бу күренеш турында фикерең бармы?

– Бу мода да, күренеш тә түгел. Киләчәгеңне белер өчен тарихыңны белергә кирәк. Әмма безгә үз тарихыбыз белән кызыксынырга мөмкинлек бирмәделәр. Гасыр башында әдәбиятыбызның югары ноктага күтәрелүе турында күп сөйләдек, күп яздык. Баксаң, нәкъ шул вакытта ук тарихыбызга да игътибар гаять арткан икән.

Әйе, тарихи әсәрләр арасында зәгыйфьләре, җиңел кулдан язылганнары да очрый. Бу – табигый. Авантюрага корылган тарихи романнар дәвере Европада ике-өч гасыр элек булган. Татар ул чагында исән калу өчен җан тырмашкан. Бүген бездә Вальтер Скотт кебек романчылар пәйда була икән, моңа сөенергә генә кирәк. Бу жанр безнең өчен очсыз-кырыйсыз дала. Анда минем өчен кадерле җайдаклар бар. Һенрих Сенкевич, Гор Видал… Үзебездән, билгеле, Нурихан Фәттах. Ауган байракны күтәрүче.

– Ркаил, син нәниләр өчен нәшер ителә торган “Салават күпере” журналында “Каһарман бабаларыбыз” рубрикасын алып барасың. Борынгы тарихыбызны балаларга аңлаешлы итеп сурәтләгән бу кечкенә хикәяләрне төсле рәсемнәр белән китап итеп чыгарсаң, татар балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфлар өчен нинди матур бүләк булыр иде, ә?

– “Салават күпере”нең чыга башлавына биш ел. Рубрикалар остасы, исемнәр-атамалар табарга маһир Ләбиб дустым “Без тарихта эзлебез” дигән баш астында миңа тарихыбызга багышланган хикәяләр язарга тәкъдим итте. Алар өчен мин тәнкыйть кенә ишеттем. Боларны сабыйлар аңламый, янәсе. Бервакыт без бер татар гимназиясендә очрашуда булдык. Андагы бик мөләем кыз – тарих укытучысы – 9-10 сыйныфларда татар тарихын фәкать шушы нәни хикәяләрдән файдаланып кына укытып булуын әйтте. Бу әлеге хикәяләрнең шәплеген түгел, ә яшүсмерләрнең надан булуын сөйли. Үз тарихыбызны белү мәсьәләсендә без сабый кималендә калганбыз. Шуңа күрә бу хикәяләрне китап итеп чыгарсаң, бик шәп буласы да бит. Рәссамы бар, вәгъдә бирүчесе дә, иң кирәкле кеше генә юк – спонсор дигәннәре. Бүрек тотып аларны эзләргә кирәк икән. Ләкин милләтне үз тарихы белән таныштыру – аерым кеше эше түгел.

– Күп кенә язучылардан аермалы буларак, Ркаил Зәйдулла газета-журналлар укырга маһир. Татар матбугатына мөнәсәбәтең?

– Элек матбугатны цензура буып тора иде.Хәзер ул тулысынча хөкүмәт казнасына бәйле. Акчаны кем түли – шул үз музыкасын уйнарга куша. Бездә кыю, әзерлекле журналистлар аз. Дөньяда журналистлык хезмәте иң куркынычлардан санала. Әнә, Мәскәүдә аларны даими үтереп торалар. Шөкер, безгә андый фаҗигаләр янамый. Фәлән районда фәлән гектардан фәлән центнер чөгендер алынган дигән хәбәрләр шул район башлыкларыннан башка беркемгә дә кирәк түгел.

– Былтыр айдан артык Төркиядә булган идең. Андагы тормыш белән танышу, зыялылар белән очрашулар сиңа тәэсир иттеме?

– Төркия – төрки халыкларының исән калган бердәнбер мөстәкыйль дәүләте иде. Мин үзем өчен анда өр-яңа дөнья ачтым. Борынгы корылмалар, мәчетләр, солтан сарайлары беркемгә дә тәэсир итми калмыйдыр. Миргазиян Юнысның бер әсәрендә бар бит: Босфор аша узганда гаҗәеп табигатьне күреп бер матрос чын күңелдән гаҗәпләнә, ничек бу җирләр моңарчы русныкы түгел, янәсе. Төркиядә үз тарихың өчен әрнесәң дә, алар белән очрашкач, үз халкың белән горурлану хисе арта. Бездә дары бетмәгән әле. Бәйсезлек кенә кирәк.

– Менә син, язучы буларак, татар милли холкын кыскача гына шәрехләп бирә аласыңмы?

– Бер анекдот сөйлим. Ике татарны тар урамнан эзәрлекләп киләләр. Кача торгач болар тупикка килеп чыга – алда биек дивар. Берсе әйтә: “Башта мин синең җилкәгә басып диварга меним, аннары сине өстерәп алырмын”. Тегесе риза була, аннары өстәге милләттәшенә кулын суза. Тик диварга менгән татар астагысының кулына тибеп җибәрә һәм башка телдә кычкыра: “Пшел вон, татарская морда!”

– Фирзар Мортазин синең “Мин сине яратмадым” шигыреңә җыр язган иде. Бу җырны берәр кызга җырлап күрсәтмәдеңме?

– Минем махсус җыр тексты язганым юк. Бу – аерым жанр, кыен жанр. Җыр өчен шәп сүзләр язган шагыйрьләр сирәк. Ә хәзер, гомумән, җыр текстларын колхоз рәисләре,бизнесменнар яза. Композиторлар, җырчылар да кеше – яшәргә кирәк. Ә нәфес, мәгълүм ки, торган саен үсә. Хәзерге җырларның сүзләре унбиш-егерме шаблон сүздән тора: мин сине яратам, сагындым авылымны, әнкәем, кадерлем һ.б. “Мин сине яратмадым” шигырен мин шундый җырларга пародия рәвешендә язган идем. Бер очрашу вакытында мин аны Фирзәргә күрсәттем. Күпмедер вакыт узгач бер дискотекага керсәм, яшьләр бик дәртле музыкага бииләр. Шау-шудан Фирзәрнең тавышын аерып алдым: “Мин сине яратмадым…” Үземнең җырлаганым юк.

– Ркаил, хәзер татар эстрадасында ике агым күзтелә кебек: берсе – Салаватлар, Зәйнәбәр, Зөфәрләр, икенчесе – Эльвира Розали, Ильяс Вәлишаһ. Синең күңелеңә шуларның кайсысы якынрак?

– Минем инде яшь шундыйдыр – халыкчан җырларны яратам. Шулай да җырчыларның төрле булуы яхшы. Сәләтле генә булсыннар. Юкса, оештыручыларның талымсызлыгыннан файдаланып, сәхнәне тавышсыз-моңсыз “җырчылар” басып китте. Аннары хәзер шундый аппаратуралар бар – тычкан чинаганны да сандугач аһәңенә әйләндерә. Безнең халык хәзер “эт сикертә торган көйләрне” яратарак төшә шикелле. Гасырлар дәвамында авызын яфрак калынлыгы гына ачып моңланган гавәм бүген такмазага типтерә. Аларның күбесен кызмача килеш кенә тыңларга мөмкин. Менталитет үзгәргән. Башка заман, башка җырлар.

– Син кайвакыт “самавыр кебек кайныйсың”, якын килерлек түгел, кайвакытта синнән дә сабыр, синнән дә тыныч кеше юк. Мондый капма-каршылык синең тормышыңда өстәмә кыенлыклар тудырмыймы?

– Бар инде, бар миндә кинәт кызып китү гадәте. Шуның аркасында мин шактый кыен ашадым. Хәзер инде яшь барган саен ниндидер кысага керәсең. Шигырь үзе дә мәгълүм кысаларга буйсына бит. Тирәнлек таләп итә. Ә болай сабыр, тыныч кеше мин, тик “сабыр төбе сары алтын” дигән мәкальне кабул итмим. Гаҗизлектән юану өчен тугандыр ул.

– Ркаил, озакка сузылган яшьлегеңдә мәхәббәтеңне кире каккан кыз булдымы?

– Булгандыр инде (көлә). Алай дисәң, төзәлмәс ярадай сулкылдап торган хатирәләр дә искә төшми. Мәхәббәттә кире кагылу да гадәти нәрсә… Мин аны җиңел кичерәм. Кызлар бик күп бит. Мәхәббәт турында бөтенебез дә күп сөйли, ләкин аның чынын бик сирәкләр генә татыйдыр. Үлеп яратыр өчен дә Алла биргән сәләт кирәк. Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте – идеал, аңа омтылып була, ирешү мөмкин түгел.

– Көзгедән үзеңнең сурәтеңне күргәч, бик канәгать булып елмаясыңмы, әллә йөз җыерасыңмы?

– Бер әдәби кичә вакытында сәхнәгә чыгар алдыннан минем чырайны акшарладылар, чәчне рәтләделәр. Мин учларым белән аксылланып калган яңакларымны чәбәкләп артист Камил Камалдан: “Йә, ничек, чырай әйбәтме?” – дип сорадым. Ул бераз карап торгач: “Башкасы булмаганда ярый”, – дип җавап бирде. Бит – битлек түгел, алмаштырып булмый.

– Татарча күңелеңә хуш килгән сүз һәм русча ачуыңны китергән җөмлә?

– Руслар гасырлар дәвамында ике сорауга җавап эзләп иза чигә: “Кто виноват?” һәм “Что делать?” Менә шулар минем ачуымны китерә. Югыйсә, В.Розанов бу сорауларга бик әйбәт җавап биргән: “Җәй көне җиләк җыярга кирәк һәм кыш көне шул җиләк кайнатмасы белән чәй эчеп ятарга”. Күңелемә хуш килгән татарча сүз… Мизгел… Шагыйрь гомернең фанилыгын, кыскалыгын тирәнрәк сизә. Аның башкалардан төп аермасы шул. Хәер, бер рус шагыйреннән яраткан сүзләрен сорагач, ул “Сумма прописью” дип җавап биргән.

– Тиздән без синең нинди әсәрең белән танышачакбыз?

– Мин аңа Баязит дип исем куштым.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/rkail-z-ydullany-1995-elgy-g-m-senn-n-bolay-barsa-xxi-gasyrda-tatar-d-biyatyny-kil-ch-ge-sh-b-le/

Көзге шигырь

***

Аһ,  син көз!

Күңел үзгә…

Тезләнәсе килә сары яфракларда…

Үз кешеләр ерагая бара,

Күңел төшә, бәлки, ятракларга?

Аһ, син көз!
Төсләр үзгә…
Кып-кызыл ла Миләш тәлгәшләре.

Мин Өрәңге булып басып торам,

Һәм озатам көзге кәләшләрне.
Аһ, син көз!
Син тик сүз лә…

Син бары тик фасыл!

…ул үтәчәк.

Кызыл керфекләре калгый әнә,

Күзен кыса миңа бер гөлчәчәк.

Казакъша

Татар жазушысы, ақыны Ркаил Зайдулланың осыдан екі жыл бұрын әңгімелер жинағын қазақ тіліне аударуды қолға алған едім. Екі әңгімесін аудардым. Төрт әңгімесін әріптесім Гүлнұр тәржіма етті. Соның бірі көзіме жас келтірген осы “Ботам” деген әңгіме еді. Осы жұмада “Қазақ әдебиеті” газетінде жарияланды. Ол үшін газет ұжымына көп рақмет. Газет-журналдарда шығарамын дегендерге ана тілімізге аударылған әңгімелерді жібере аламын.

На изображении может находиться: Rkail Zaydulla, текст

Көзге шигырьләр

Көзге шигырьләр

 

****

Хат язган ул төнәгенәк:

“Син миңа беркем түгел!”

Көлсәң көл, еласаң ела…

Һичьюгы – егыл да үл!

 

Йолкып атыйм йөрәктән, дип

Кулым түшемә тигәч,

Сизендем – йөрәгем күптән

Аны эзләргә киткән.

 

Әкрен генә иңләгәндә

Ике каен арасын,

Буш күңелем белән тоям

Аның сары карашын.

 

Йөрәгемне тиргәп барам,

Йөремсәк шул, биләмче…

Урап кайтыр микән инде

Кара көзләр килгәнче…

 

Бер йолдыз дерелди тышта,

Өшүе ишетелә…

Нишлим соң – хәтта алтмышта

Бер кем буласым килә.

 

****

Коңгырт күзе гел исемдә…

Кыйгачланып төшкән чәч…  –

Тонык томанга төренә

Сыман озак күрмәгәч.

 

Көндәлек сәлам күндердем,

Җылы сүз көтебрәк.

Кара такта. Салкын тавыш.

“Сиңа миннән ни кирәк?”

 

Чайкалып куйды өрәңге –

Шигыремнең әсире.

Көзнең адашкан яшенен

Куеныма яшердем.

 

Ком коелган сукмаклардан

Эзләгәндә җылы эз,

Аз гына шаян караштан –

Көз бит, көз!  – тереләбез.

 

Юкса берни дә кирәкми.

Ул үзенә, мин үзем.

Кысыр өмет кенә күздә,  –

Шул хасияте бар көзнең.

 

ИШКӘКЧЕ

Баш очында зөбәрҗәт күк йөзе

Китеп бара йөзеп көлә-көлә…

Түгәрәк күл… Әйтерсең лә көзге,

Кершәнләнеп томан йөгертелгән.

 

Соңарган көз ямансулап тора.

Мин ишкәкче бүген, теге ярга –

Тау ягына каегымны борам,

Һәм уралам ап-ак томаннарга.

 

Көзге иртә

 

Авыл читендә кечкенә өйдә –

Югары очта, ут юк, шомлырак.

Түбәләр буйлап – калай түбәләр! –

Нәрсәдер үтте, үтте шыбырдап.

 

Ниндидер тавыш – тонык гөрелте,

Һәм кемдер шәмгә ут элдермәкче…

Кымшанып куйды кара үрмәкүч,

Аннары тагын төнгә төренде.

 

Кайдадыр ялгыз каз каңгылдады.

Тавышы калын-куе-сиртмәле.

Нәни бер болыт тәрәзгә кунды –

Ирене дымлы, күзе иртәнге.

***

Амбар тулы иген.

Бер карт эчтә

Кагыла сак кына ашлыкка.

Караңгы кич…

Бармак арасыннан

Һәрбер бөртек җиргә ашыга.

 

Икмәк

 

Татлы тәм бар ипекәйдә.

Төшендем мин яши-яши:

Кеше аңа үз өендә

Сөенечен кушып ашый.

 

Ачы тәм бар ипекәйдә.

Карусыз гомер юлдашы:

Шуның өчен аңа кеше

Көенечен кушып ашый.

 

Бер тәм калмый ипекәйдә.

Язмышыңда — соңгы ашың:

Ул сиңа күченә тып-тын,

Син җир белән кавышасың.

*  *  *

 

Чылана яңак. Яңарып,

Пәрәвез йөзгә сылана.

Чалыма кемдер  баш ия…

Яшь кызлар күзгә чалына.

Аккош күле

 

Җикән камыш пышылдады тын гына:

“Ни эзлисең син дә монда ялгышып?

Уем-уем  эзеңә көз сыенган,

Колагыңда соңгы аккош тавышы”.

 

Йөзмә утрау ярга килеп сарылган, –

Шиңгән инде күптән яшел җилкәне.

Каеннарның тамырлары кымшана,

Күреп кара елан йөзеп килгәнне.

 

Иелгәннәр күлгә сырхау чыршылар –

Ни күрергә тели алар көзгедә? –

Гүя дөнья су төбенә юнәлә…

 

Аккош чаңрый… Аннан тагын өзелә,

Бәрхет төнне ертып гүя тавышы.

 

Акрын гына пышылдаша камышлар:

“Аккош күле… Аккош күле… сагышлы,

Күптән инде ташлап киткән аккошлар…”

 

Бакаларның җыры монда төс инде, –

Күккә аша, болытларга эленә.

Соңгы аккош… Соңгы аккош… авазы

Колагымда түгел, ахры, телемдә…

 

 

Кирмән

Үрмә гөлләр чорнап алган кирмән

күз күрмәгән ерак якларда

нинди сере белән – нинди сихер? –

тартты мине, гүя саклады

мең дә бер кичәнең кан уйнаткан,

гел кичеккән соңгы мизгелен.

 

Зелпе үскән яшел үзәннәрдән

ак коланнар чапты тезелеп.

 

Буаз болыт тиеп үтте саксыз

якты кыяларның очына.

Яңгыр тамчылары сикереште

тере-түм-түгәрәк-кечкенә.

 

Яшел хәтфә сарган кара кирмән!

кыя киртләченә ябышкан…

Өстән әхрам, эчтән сукыр төрмә,

кош оясы сыман ул тыштан.

 

Карап торам астан. Күңелем буш,

сискәнергә әзер. Ни көтәм?

Бичара кош, үксез, исемсез кош

очып чыгар кайсы төннектән?

 

Тоткарлар бит чәнечкеле гөлләр…

Энәләргә төренеп, үзе дә

кып-кызыл бер гөлгә әверелер ул,

Һәм сикерер минем эземә.

 

 

Җил таныды безне

 

                   Көз матур гына бер җәйге иртәдә килеп җитә.

                                               Мөхәммәт Мәһди.

Офыктагы учак ялкыны

и дөрләде капшап күк йөзен.

Таң сызылды, йотты яктысы

өметемнең сүрән йолдызын.

 

Янәшәдә урман. Тып-тын ул.

Кулны салып башың астына,

нишләп ятам монда, җиде ят…

Ә күңелем кая ашкына?

 

Юл бик озын сыман иде бит!

Мин сак кына сине уяттым.

Басу калды артта чайкалып.

Янәшәдә урман.

Бик якын.

 

Кайнап торды үлән ул көнне.

Урман авызында күренде

ялгыз поши –

карт ул, карт инде, –

чал кояшка карап йөгенде.

 

Җил таныды безне, эндәште.

Сиздеңме син? Нинди сүз икән?

Ике яфрак тамды тын гына

өрәңгенең сары күзеннән.

Абай

Абай Кунанбай үләңе

КӨЗ

Соры болыт төсе суык күкләргә ашкан,

Көз булып, дымсу томан җирә баскан.

Белмим, туйганмы соң, туңганмы соң,

Елкы уйнап, бия качкан, тай ярышкан.

Яшел үлән, гөлчәчәчәк юк борынгыдай,

Яшьләр көлми, йөгерми һәм бала шулай.

Ябага чал кәмпердәй төсе китеп,

Яфрагыннан аерылган агач, курай.

Берәүләр иңендә чыбык өем-өем,
Берәүләрнең сагышы – өстә ертык кием.
Энәсенә ияртеп саклап торган җебен,
Яшь хатыннар ямыйдыр, тегә ертык өен.
Каз, торналар тезелеп очып бара,
Ак чырайлы күк астында ул бер кәрван.
Кай авылны күрсәң дә, тынсыз калган,
Көлке-уен күренмидер, сөелү-сәйран.
Чал кәмпер дөнья гизә, эзли кершән,
Күңелсез кара суык кырда йөрсәң.
Аз гына да сөяк, шурба тимәгәндер –

Өйдә эт юк – тычкан аулый, кайда күрсәң.
Кузы тузган, утсыз юк илнең саны,
Томан булыр, җил чыкса, шаң-тузаны.
Ут якмаган өенең сере качып,
Эштән курыккан казакның корысын заңы.*

*заң – гореф-гадәт, йола, канун.

 

Поэзия

.